Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 8 июня 2011 г.

...ҺИЧ ТУЙМЫЙ БУ ЙИР...


    
          Романнар остасы , язучы Фоат Садриев туган ягы Мөслимдә яшәп иҗат итә. Кайчак аның белән телефоннан сөйләшкәләп куябыз.
-              Синең дус, Хәбиров абый мәрхүм булды бит әле, - диде Фоат ага соңгы сөйләшүебездә.
-       Авария-фәләнгә юлыкмагандыр бит?
-       Һаман да шул өч хәрефле чир диделәр...       
                       Риф  Хәбиров... Исем фамилиясе оперативник өчен бигрәк тә туры килеп тора. Риф-су асты кыясы дигәнне аңлата һәм бу кыяга туры килеп байтак хезмәт



 урыныннан явыз ният белән файдаланучыларның “корабы” батты. Ә фамилиясе хәбәр дигәнне аңлата һәм ул күп нәрсәләрдән, хәтта районның беренче сәркатибе подвалында  нинди делекатеслар саклануыннан , районга кемнәр кунакка килеп , әйтик кайсының күчтәнәчкә түшкәсе белән поши алып китүләреннән дә  хәбәрдар иде .  Милиция өстеннән күз колак итүче даирәдән кемнең кемнәр белән кайчан, кайда очрашып, ни хакында сөйләшкәннәренә хәтле  белеп торды. Үзе исә юк-барга кызыкмады,  ихатасындагы абзары диварының   бер алымы юкә кабыгыннан булып, астын бер метрга кадәр өлеше чермәсен өчен зәңгәр буяу белән буялган иде дип истә калган.
-               Әйтсәң сиңа теләсә кайсы оешма җитәкчесе бушлай, йә арзан хакка шифер, такта йә  калай китертә ич инде, - дип гаҗәпләнүчеләргә аның җавабы бер иде,
-              БХСС хезмәтендәге кеше намуслы булырга  тиеш. Бер тапкыр сатылса, ул инде гыйффәтен җуйган кыд хәлендә кала. Тора- бара , эндәшеп тә тормый, төртеп кенә аудара башлыйлар кайбер кыдларны...Беднең эштә дә шулай. Прокурор, сүдияләргә бәлки алай ярыйдыр , аларның постына эләгү дә, Үрәзмәт авылыннан Хираҗ  әйткәндәй “үде бер роман” , ә бедгә нифкүкәем случаи ...      
           Ул , чын профессионал, Татарстан эчке эшләр министрлыгында иң оста оперативниклар чутында йөргәндер дип фаразлыйм.  Җитмәсә кулыннан килмәгән эше юк, балта да тота, мал да суя, бер дигән фотограф та үзе, пенсиягә чыккач умартачылыкка керешеп, анысын да булдырды. Үтә дә сакчыл. Хатыны Рәзинә апа киресенчә ,артык юмарт кеше , бар булганны тизрәк табынга чыгарырга һәм күчтәнәчкә озатырга гына торучан  . Шуңа күрә Риф агайның хатыны белмәгән урында һәрвакыт “НЗ” сы була.  Әгәр, әйтик  мин аларга килеп чыксам , Рәзинә апа,
- Хәбиров. Чыгар инде һинд чәеңне. Рөстәмгә грузин чәе эчертеп утырмассың бит инде , -дип “кысарга” керешә.
         Риф агай каядыр югалып тора һәм табында тансык ашамлыклар һәм эчемлекләр пәйда була...
         Эштә дә аның төгәлләген сакчыллыгын  һәм пөхтәлеген белгәнгә, өлешчә завхоз эшен сыртына өя килделәр. 
   
         - Хәбиров! Кичә генә аркан алып кайтып, шушында гына элгән идем. Монда бүтән беркем  йөрмәде, син генә алгансың арканны, -ди Мөслим милициясе начальнигы Ильгиз Мөҗипыч .
- Үде бур кеше шикчел була инде, -дип мыгырдана Риф Фәйзрахман улы   
- Хәбиров, шушында гына бер пачка электрод апкайтып куйдым кана . Суктың да  штоли ?
-  Бөтен кешене дә  үдегед белән тиңләмәгед инде...
           Хикмәт шунда, Ильгиз  Мөҗип улы бүлекнең үз көче, ягъни хуҗалык ысулы белән милиция өчен административ бина төзергә алынды һәм каян нәрсә туры килә шуны төзелеш мәйданына ташуны җайга салды, ә Риф  ага  җилкәсендә кайтканны урнаштыру, җуймый-югалтмый саклау. Менә дигән бина төзелеп, озак та үтми Илгиз әфәндене Лениногорск каласына  күчерделәр. (Хак булса, ул анда да төзелеш эшен җайга салган  һәм эшне төгәлләгәч, Минзәләгә  китеп барган дип ишетелде).
         2005нче елда Мөслимгә кайсыныңдыр “юбели”енә кунакка кайткач ( килгәч дип язарга кул бармый), җирле эшкуар, элек юл бүлеген җитәкләгән,”Т.Я” ндә “Суверинетет чалымнары” дигән мәкаләмдә милләтпәрвәр һәм районның беренче җитәкчеләрен урынннарыннан кузгатучы буларак тасвирланган, КИСИ тәмамлап кайтып, заманында  миннән юл бүлегенең баш инженеры вазифасын кабул иткән  Фәндүс Галиевнең иномаркасында  гизәбез.  Риф абыйның хәлен белергә сугыласы иттек һәм ихаталарында , ачык һавада табын корып гапьләшеп утырдык.
           Шул әңгәмәдә Риф ага шактый кызык фикерләре белән бүлешкән иде, мәрхүмкәй.  Ул әйткәннәрне кабат хәтердә яңартып хөрмәтле укучыларга үзе әйтмешли сүдгә сүд җиткерергә телим.
       ...Дарипов , үдең беләсең, мин учасковый булып бик әд , ә егерме елдан артык гомер  обыхыеста  үтте, социалистик милек сагында... Мактану түгел , ил башында кем утыруга карамастан һәр бирмеш ел  якынча утыд  җинаятьнең  очына чыга килдем. Шунысы да бар, берәү дә, “ай һай Хәбиров мине, яки анда туганыбызны туры юлга чыгардың бит дип”,  рәхмәт укып янга килүче булмады эш дәверендә. Берничә ел милициянең партия оешмасын да җитәкләдем, райком кешеләре белән дә аралашылды. Бусы сүд уңаеннан . Мин менә бу СССР таркалуын , алдан уйлап  кылынган җинаять дип карыйм. РСФСР  Уголовный Кодексындагы 64 нче маддәдә илгә хыянәт,  аның  хәрби куәтенә  , биләмәсе кагылгысызлыгына зарар китерү һәм башкалар өчен үлем җәзасы каралган. СССР   биләмәсе кечерәйде, байлыгы таланды, байтак фигурантлар тарафыннан байлыклары үдләштерелде, хәрби куәте дә кимеде.   Җинаять обьекты – ил дидек, субьекты – КПССның верхушкасы дип уйлыйм . Илнең бармавын күреп торган  верхушка аны үзгәртеп кормакчы була, анысы аңлашыла .Һәм шул үзгәртү барышында үдләрен онытмау, социалистик милекне бүлеп кесәгә салу да планлаштырыла. Болар бит  иң әвәле беднең  службаны , БХСС ны бетереп кереште. Нәтиҗәдә эш урыныннан явыз ният белән файдаланып  ил байлыгын үзләштерүгә һәм спекуляциягә һәркайда хут ачылды. Хәтерләсәгед, башта телеэкранга чыгып Кашпировский, Чумаклар халык башын әйләндерде. Бу беднең мокытлыкка үденә күрә сынау,  тест уздыру булып чыкты.  Аннары , икенче этапта МММ нар калыкты. Иң өстәге коммунистларның бер төре демократ битлеге киеп төрлечә узына башлады ,халыкның үлемтеклек акчасын да таладылар,  телевизордан теләсә нинди оятсызлыклар күрсәтә башладылар. Татарстан парламентындагы сакаллылар демократ идеме?. Настаяшшый шовинистлар иде алар . Уголовный элементларны да тышаудан ычкындырдылар. Ачыктан ачык ясак салып йөри башладылар ләбаса бер турны. Болар бөтенесе гади халык демократиядән җирәнсен, каты кулны, Сталинны сагынсын дип эшләнде.  ...Чиновниклар солдатка караганда да дисциплиналы халык, аларга теләсә ни кыланырга “добро”ны өстән төшерделәр  дип беләм... Кемнәрдер бедгә дә демократия килде дип ялгышты, ә аны вакытлыча , мал-мөлкәтне үзләштергәнче генә  өстән бирделәр һәм алдан төделгән план буенча бөтенесенә дә гаепле , крайный итеп шуны калдырдылар. Кыскасы Рәчәйдә гаеплеләр исемлегендә янә берәү артты, татарлар, яһүдләр, чеченнарга демократларны   өстәп куйдылар.
           Шушы урында мин Риф аганы бүлдерәм,
- Минем белән эшләүче бер инженер да,  перестройка башлангач ук, 37 нче ел бер кая китмәде, кирәк булса иртәгә үк кайтарып куялар 37 нче елны дигән иде, -дип сүз кыстырам.
         Ә Фәндүс Риф аганың фикер сөрешеннән риза түгел,
-              Алдан планлаштырылса шуладәр биләмә югалтуга юл куелмый иде, СССР череп таралды, байтак халыклар азатлык алды, ә без татарлар авыз ачып калдык, -ди.
        Ә  Риф абыйның үз туксаны туксан,
-  Биләмә чепуха ул каракка, кесәгә миллиард долларлар ургылып кергәндә рәҗе биләмә турында уйлап торыла. Комсызлык күдне дә аңны да томалый, җинаять кылучыларның  уртаклыклары да шунда , -ди. Бакчы армия генераллары нишләде, хәрби техниканы урлап сатуларга да юл куелды бит, адәм көлкесе. Бөтен кешедән дә җинаятьче ясарга  һәм әхлагын бозарга тырышты верхушка. Җеп очын югалту өчен әлбәттә.     
        Табында булганы белән авыз итәбез, һәм Риф агабыз  дәвам итә.
           Егетләр, башта кемдер моның сценариен, писсасын язган дим мин. Ну моны сырлаган драматург  беднең Фоат Садриев кебек кенә булмаган кәнишне. Вәт шул писсыны уйныйлар хәзер. Зюганов та уйный, Жириновский да, башкасы да. КПРФ ул бит хәзер элитасыз фирка, Майн Ридның  “Башсыз җайдагы” ише нәрсә. КПСС урынына  элита партиясен хәзер икенче исем астында оештыралар , барып чыгармы юкмы, анысы икенче мәсьәлә. Гәҗиттә зарланалар, имеш театр артислары акчаны әз көри. Ә менә Клинтон кебекләр , и шуның рәтендәге үдебеднекеләрне  һич тә әд алалар димәс идем.  Әнә , Хэмингуэй “Карт һәм диңгез”  хикәясен язып 1 миллион доллар Нобель премиясе алган булган. Ә хоккейчылар, футболистлар ай саен  шундый берничә хикәя яза булып чыга бүгенгесе көндә. Имеш аларның сәламәтлекләре куркыныч астында. Ә  милиция яки хәрбиләрнең гомере куркыныч астында түгелме? Хэмингуэй  да бик хәтәр тәвәккәл кеше булган, фашистларга каршы сугышкан , и ахырдан атылып  үлгән бугай, шулаймы Дарипов?..
        ...Риф ага елын тутырып лаеклы ялга чыгар алдыннан Мөслим милиция бүлегендә тагын бер Хәбиров фамилияле  сержант  эшли башлады. Аксыл чәчле, ыспай гәүдәле , аз сүзле , француз киноактерларына хас сөйкемле һәм көләч егет  бер кулы белән ике бармагына ике потлы ике герне  элеп югары күтәрә иде!...
        Бала чагымда кышларын шәп атта кыңгыраулар чыңлатып кыз алып кайтулар истә калган.  Чабып барган атны башыннан алып туктата алучы авылда берәү генә, Мәрвәр исемле егет иде, бүген ул агай чутында. Яшьләр дискотекасын төнге 11 дә туктатып , шуны тарата алу да охшаш гаярьлек сорый.  Мондый егетлекне   Риф аганың шул улы майтара иде...Иде дим, чөнки Мөслим районын никтер үз иткән өч хәрефле атлы авыру шул шәп егетне алды да китте. Инде Риф ага да улы артыннан ияргән.  Ә Риф абыйга кадәр шул ук чир Фәндүс дусны тырнагына эләктерде...  Ирексездән Тукайның “...Ашый гына, һич туймый бу йир...” дигән юллары искә төшә ...   

Комментариев нет:

Отправить комментарий