Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

КӨЛӘРГӘМЕ, ЕЛАРГАМЫ ?


                                                                                Безгә дә кирәк бит инде
                                                                                Көлдерми торган юмор....
                                                                                          Роберт Миңнуллин

                                 Без бәләкәй чакларда..
       
         Тормыш  үзгәрештә. Машинада элдерәбез, киемнәр матур , ризыкълар киң. Әле сайланабыз, машина  иномарка булсын , кием икән асылрагын,  хәтта ризыкъның  да модадагысын  хуп күрәбез. Ә бит кайчан гына  ашау яки кием талымлап торулар юк , ә кирәк төшкә машина әрҗәсендә дә бик әйбәт барып җитә идек .Өч-дүрт яшьлек чагым, алга таба үсүемне күздә тотып чабуы аяк йөзеннән бишмәт тегеп киерткәннәре хәтердә. Кара  төстәге саржа дигән тукымадан, эченә мамык кыстырып тегелгән иде ул. Шуны  киеп авылыбыз урамы буйлата  чыгып киттем ! Өй борынча  йөрисең, белмәмешкә-күрмәмешкә салынып, “ни йомыш” дип сораган булалар . Бишмәт котлатырга кергәнәңне әйтергә туры килә ... Син бәхетле, авыз ерык,  чөнки  олысы-кечесе  шатлыгыңны уртаклаша, кем перәннек, кем конфет тоттыра, көмеш ун тиенлек тамызучылар да юк түгел.
-          Рөстәм, бу матур бишмәтеңне кем текте соң ? – дип тә кызыксыналар.
-          Пайзан бабай, -дим мин .
 Фәйзрахман бабай инде ягъни мәсъәлән.  Ул авылыбыз тегүчесе, бишмәтләр , сырмалар сырырга оста, пәлтәләрне дә әйләндереп бирергә күп сорамый диләр.
        Бүген авылдагы кайбер йортлар хан сарайларын хәтерләтсә, элек бар да бер чама,  үтә дә  тыйнак, җыйнак , күбесе дүрт почмаклы һәм өйалды өлеше буралап төрттерелгән була торган иде . Ә алты почмаклысына тиенү зур казаныш , уңганлык күрсәткече . Һәр йортта  балалар  ишле булып, алар  урамга чыгарга   атлыгучан иде дип тә  истә калган. Тамак ачса да өстәл кырында тоткарланасы килми, күкрәккә терәп, каерып киселгән  кара ипи телемен күтәреп тизрәк иптәшләрең арасына, өзелгән уенны ялгарга сыптырасың. Чөнки ул анда тәмлерәк. Өстенә сөт өсте яки ак май ягылып берәр калак шикәр комы да сибелгән булса, бигрәк тә . Тоз сибеп кенә дә тоттыргалыйлар иде, кайчак. Сусасаң, өй алдына йөгереп кереп, бактан бер чүмеч суны чумырасың ,йотлыгып чөмерәсең һәм янә чыгып чабасың.  
               Әнинең беренче сортлы ак оннан нечкә иләктән иләп төче күмәч пешергәнен хәтерлим. Кайнар килеш шуның белән чәй эчкәч, артып калганнарын кемнәргәдер кертәсе. Күршедә сукыр  Маһиәсма әби  ялгыз яши иде, ике күмәч аңа. Аннары, олы улы читкә, кечесе    армия хезмәтенә киткән Гайшә җиңги бар Аны бөтен авыл ни өчендер шулай җиңги яки Гайшәтти  дип йөртә . Гайшә җиңги бер мәлне мин керткән  шул күмәчләр белән чәй эчкән дә , кичен безгә кереп, әнидән,
-          Саҗидә, теге күмәчләрең бик тәмле булды, тагын юкмы  -ди сорый икән бахыркай...
Юксыллык якасыннан алганга кергәндер инде ул... Ә каян килсен соң ул барлык. Хәтта басудан чүп үләнен дә җыйдырмыйлар, җыеп алып кайтучыны тотсалар уфалла арбасының тәгәрмәчен ваталар иде бит пләвәйләр (полевой- кыр каравылчысы-Р.З.). Әни, хакимияткә әтрәгәләм утырганга шундый хәл ,бары тик әтрәгәләм хакимият кенә халыкны соң дәрәҗәдә таптарга, изәргә, таларга  сәләтле дигән фикердә торды. (Ихтимал, бүгенге сөт җыю бәяләре түбәнлеге дә шул проблемага кайтып каладыр?)
              Таҗикстаннан, оныкларын төяп әнинең иң өлкән апасы Зәйнәп абыстай кунакка кайтса тормыш  тагын да уңайланып китә,  тәмледән- тәмле ризыкъларга тиенелә.. Колхозлашу еллары башланып, ирен , Нырсы бае Касыйм хәзрәтне Беломорканал төзелешенә озатып юк иткәнче, алар әнинең туган авылы Урта Сабага, төп йортка пар атта ике сәгатьтә җилеп кунакка килә торган булганнар. Касыйм җизнинең бер килгәч китәргә җыенып та китәлми интегә торган гадәте булган “Малайлар, җигегез атларны”,”Малайлар туарыгыз атларны”  дип әмер бирә -бирә кичкә ,  караңгыга калганчы  сый хөрмәттә әңгәмәләр корып ял иткән. Аннары, “ярый иртәгә кайтырбыз” , -ди торган булган. Әнинең абыйлары атларны әле җиккән, әле туарган, әле инешкә алып төшеп сугарган әле солы белән сыйлаган. Әни сөйләгән иде , Касыйм җизни Казан каласына сәүдә эшләре белән барган да, кайтышлый, тарантасына кырын ятып берне көйрәтеп җибәргән. Шулчак ,  авылдашы  очрап  тора һәм моңа килеп,
- Әссәләмәгаләйкүм, хәзрәт, -дип сәлам бирә.
          Нишләргә? Сәламне алсаң да вай, алмасаң да вай. Нырсыга кайткач, сәүдәгәр- хәзрәтнең тәмәке тартканын күрдем дип йөриячәк бит бу, гөнаһ шомлыгы.
-          Пошел отсюдова, -дип җикергән моңа җизни.
Элек урыстан курку бик көчле булган,  агай  тизрәк таю ягын караган. Ә авылга кайткач, “шулкадәр хәзрәткә охшаган бер урысны күрдем, ошаса да ошар икән,шуңа мөселманча сәлам биреп хур булдым тәки -дип сөйләнеп йөргән... 
           Зәйнәп абыстай  шул, элеккеге иркен тормышлары чоры ризыкълары белән безне узындыра . Җуача,  эченә баллы тура тыгылган ачыгавыз, әлбә, пәхләвә, катлама,  бәрәңге пәрәмәче, кыстыбый, елгыр, пилмән , итле бәлеш, гөбәдия, павидло сылаулы паштет, тагын әллә ниләр, әллә ниләр...Чүт онытмаганмын,  әни ел да каз каклый иде бит , яшел суган белән аның телемнәре дә куна иде өстәлебезгә.  Янә килеп,  елына бер булса да чуенда  томаланып  ат итеннән чумарлы борчаклы аш пешерүебез  дә истә...
           Элек  сугымга дигән малларны машинага төяп озату мөмкинлеге юк , көтүчеләр атна дәвамында көтә-көтә озаталар иде аларны ит комбинатына. Менә шундый сыер көтүе авылыбызга якынлашса барча хатын-кыз чиләкләр алып сөт саварга чабышты. Көтүчеләр хак  сорамый, күпме булдыра аласың шул кадәр сау ! Вакытында саумасаң аларның җилемнәре шешә , каулавы  кыенлаша ,авырлыклары да кими, имеш..
      Авыл урамнары хәтфәдәй яшел чирәм .  Һәм без - яланаяк..Якты күздән караңгы төшкәнче  әллә нинди уеннар уйныйбыз: әбәкле, чүрәкәйле, кач-кочлы , туп атып тиерешле, һ.б. , һ.б.ш.и..  Кыш көне ак белән караны аермас хәлгә җиткәнче текә таудан чана шуабыз.. Бу юлы гына шуып төшәм дә, инде кайтам, дип уйлыйсың. Әмма выжлап аска төшүләре рәхәт, кабат тауга  күтәреләсе килә...Чабулар, бияләйләр, олтанлы итегең асты  бозланып, шакыраеп  катып беткән , кайсыларыбызның борын тишекләреннән яшкелт “токмачлар” күренеп торуы  ихтимал, ә бүрек астыңнын пар күтәрелә.
            Аннары килеп, авыл халкы матур әдәбиятка капланган. Китапханә китапларының тышлыклары   тузып , таушалып бетә , ә кайсыберен чират торып укыйлар. Өстәвенә ай саен өйгә “Совет әдәбияты”  (хәзерге Казан утлары”) журналы килеп тора һәм анысы да кулдан кулга китә.  Өстәмәсенә, кич утырганда телдән  җирле кыйссалар да  сөйләнелә. Минем күңелгә  шундый  кыйссалардан  авылыбызда юк Зөлкамал,  Җамалия, Газзәмбану  кебек исемнәр уелып урнашкан. Һәм, хикмәти хода, менә быел “Казан утлары”нда якташыбыз Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану” атлы романы басыла башлады. Ихтимал, ул мин кайчандыр ишетеп оныткан, безнең якта булган хәлләр-вакыйгаларны эченә алгандыр. Моңарчы, бигрәк тә соңгы елларда язучыларымыз хатын- кызны интим клубта сатыла торган резин курчак шәкелендә тасвирларга махсуслашып беткән иде кебек. Хәтта тарихи дигән романнарда да күзәтелде шундый калыплаулар.  Ә Гөлчәчәк ханым тасвирлаган кызлар һәм ханымнар хисләр давылында кораблар булып чайкала! Һәркайсы үзенчә яна, үзенчә көяләнә, чапалана , яши.. . Әйтерең бармы, әсәр  шәп язылган , бер сулыштан укыла.. Нәп- нәни килеш  ниндидер кыйссадагы исемнәрне истә калдыруыма   шикләнүләр булуы мөмкин. Хикмәт шунда, әлеге кыйсса берәүнең ике хатын алуы белән бәйле һәм кичке озын кичләрдә шушы хакта сүз кузгалса минем яраткан кендек әбием Маһинур әбине дә  телгә керттеләр. Намаз укучы үтә җыйнак гәүдәле ул әбекәйне, гәрчә алай булмаса да мин үземнеке дип беләм , аның дүрт улын,  минем өчен агай тиешле кешеләрне шулай ук туганнарыма чутлый идем... Ә кендек әбиемнең кыйссасы болайрак. Ул япь-яшь килеш берәүгә кияүгә чыга. Һәм ай да үтми  хәләлен армиягә алалар. Элек хезмәт срогы  озын булган. Әби ирен  дистәдән артыкмы, күбрәкме  ел  көтеп яши. Менә теге хезмәтен тутырып кайтып керә. Үзе генә дә түгел, ә бер хатынны иярткән. Әби  сүз әйтми. Кич җиткәч икесенә ак җәймәләрен сандыктан алып, түшәкләрен кабартып   урын җәя. Әмма теге хатын ир белән йоклаудан баш тартып, моның белән бер ятакта төн куна да, иртүк торып җәяүләп Шәмәрдән стансасы ягына таба  китеп бара. Әби дә  малларга печәнен- суын сала, кош кортка орлыгын сибә һәм төенчеген төйнәп шулай ук туган авылы Бакшанды ягына турылый. Горур була ул. Ә тегендә аны бик көтеп торучы юк. Якты чырай күрсәтмиләр...”Кискән ипи кире ябышмый”, фәлән дә төгән..Ярты ел чамасы әтисе өендә артык кашык булып көн иткәч бу ишетә, Түлешкә авылында Сәләхетдин атлы ирнең хатыны үлеп киткән , балаларын кочаклап,  тол калган. Әби җәяүләп Түлешкәгә килә дә шул иргә үзенең кияүгә чыгарга теләвен әйтә. Килешеп китә болар һәм әби  иренә бер-бер артлы дүрт малай алып кайта...
                                                
                                     Фәлихлар, Фәлихалар...

          Бүтән авылларда мәктәпләрендә кемнәр ничек укыгандыр, бездә бер класста беренчеләр белән дүртенчеләрне, ә икенчесендә икенчеләр белән  өченче сыйныфтагыларны парлыйлар иде... Ул укытучылар  ике сыйныфка караган иллеләп балага белемне бер бүлмәдә  , кырык биш минут дәвамында ничек биргәннәрдер?...  Хәтерлим, Юлбат башлангыч мәктәбендә беренче көнем, иң арткы партадан урын алдым һәм миңа дәрес вакытында  югарырак сыйныф укучысы Гыйндулла  шыпырт кына алмалар суза. Алмалар кып- кызыл, хуш исле, тешләгәндә сутлары чәчрәп чыгышлы. Әлбәттә инде  кыңгырау чылтыраганын көтеп торырлык тәкать юк, иң шәбенә тешләремне батырганымны сизми дә калам. Алма ашаган тавышка сыйныфташлар ялт борылып карый, кайсылары көлешә үк башлый.  Нигә көлгәннәрен аңышырга да өлгермим, Сәлимә апа сүз әрәм итеп тормый гына җилкәмнән эләктереп ала да җилтерәтеп коридорга чыгарып  җибәрә. Икенче дәрестә   урыным беренче партада булып чыкты... Мәктәпкә формадан йөрибез, билдә аеллы каеш та бар, әле җитмәсә, кәнсәләрдә эшләүче хисапчылар сыман җиңсә кию дә мәҗбүри . Янәсе, шуны кигәч өске  киемеңнең терсәк турлары тузып тишелми. Бер тапкыр Сәлимә апа “кая икенче җиңсәң”, дип таптыра. “Бар өеңә кайтып икенчесен дә табып киеп кил”, ди. Өйгә кайтып эзлим, таба  гына алмыйм. Баксаң , ике җиңсә  бер кулга киелгән булып чыкты... Дүртенче сыйныфта укыганда  безнең белән бер класста беренчеләрне кертеләр. Мин инде ул заман арткы партада утырам һәм күршемә нәни гәүдәле, әмма гаҗәп тере Фәлих атлы малай туры килде. Фәлих тормышындагы укый-язарга өйрәнүгә багълы беренче дәресендә кара савыты һәм ручкага куллану  җаен үзенчә тапты: бөрмәле бумази ыштанын  бераз төшерде дә   бик бирелеп, телен чыгара-чыгара “чыпчыгын” шәмәхә кара белән буярга кереште. Ачуланып  карадылар аны, әмма бу шөгыленнән тиз генә биздерә алмый байтак йөдәде мөгаллимәләребез . Еллар узгач , Фәлихны искә төшерәм дә аклыйм үзен, әгәр аның кулында бүгенге заман  телефонын  тоттырган булсалар, ул әлбәттә  шуның белән уйнаган булыр иде ! Аннары ул  бәләкәй  иде ләбаса...Ә хәзер  җитү  кызлар , борын астына мыек типкән егетләр урам буйлата, машина астына керә яза-яза телефон белән уйнап бара. Машиналар сигнал бирә, ә болар чамалап кына кырыйга  чыга , телефоннарыннан күзләрен  алырга вакыт таба алмыйлар .  Янә килеп Фәлих  бит  ул уены белән  үзе кызык  дип тапмаган дәресләрдә генә мавыкты...  Ә бүгенгеләр исә транспортка да ,бәдрәфкә дә шуны тотып керәләр, ашарга өстәл янына килгәндә дә аннан аерыла алмыйлар... Кемнәрдер аны кәрәзле , бәгъзеләр кесә телефоны дип атый, ә мин -  “фәлихлаткыч” дим. Нинди үсеш, үзгәреш, әверелешләр,элек мәктәбебезгә нибары бер Фәлих  булса, хәзер “Фәлих” һәм “Фәлиха”лар адым саен...
         Кием мәсьәләсендә дә аерма шакккатмалы. Элек аны, искәртүемчә, аяк  йөзеннән тексәләр, хәзер кендекне каплавы да зарур түгел... Ашауга килгәндә , бер караганда бар да ару кебек . Әмма алмалар хуш ис бөркеми, ак май һәм сөттә дә тәм  үзгә.    Арчада, Әлмәттә, бүтән төбәкләрдә  ишеткән гайбәтләргә ышанып сөтне- майны   әллә нәрсәләр кушып бозып бетерәләр дип ялгышканым булды. Бер көн Вамин җитәкчесе телеэкранга чыгып барча шикләремне таратты – хыянәт кертмибез диде ул! Әмма авылда яшәүче танышлардан ишеткән бар, сөт җыю бәясе ифрат түбән булгач, авыл халкы үзе дә су кушкалый имеш ки... Әмма мин монысына да ышанып ук җитмим , чөнки, бездәге продукция сыйфаты  койты булса, көн-төн “Татарстанныкын ал” дип кыстамаслар иде...

                                  Кеше –бөҗәк?

              Чип- чиста суга бер тамчы пычрак тамса , аның төсе бозыла, ә пычранган суга, шакшыны чиләге белән тондырсалар да үзгәреш әллә ни сизелми. Күрәсең элек һавалар үтә дә саф булган һәм шуңа ипи яки алма исләре еракларга таралган. Хәзерге һава элеккеге үзлеген җуйганга охшап тора... Мин башлангыч мәктәптә укыган чакта, безнең өй турындагы электр баганасына  беркетелгән кызылга буялган рамланган фанер тактага  ак белән “гектарыннан 9 центнер уңыш алуга ирешик”, дигән өндәмә язылган иде... Ә бит элек басуларга кыш дәвамында тирес түктеләр, кош тизәге һәм көл җыеп чыгардылар һәм бу эшләргә сабыйлар да җәлеп ителде....  Хәзер 30-40 центнер уңыш чыга, әмма ләкин белгечләр җир наркоманга әйләнде , ашламасыз бер ни үсмәс иде диләр....Хәзерге ипидән без белгән-хәтерләгән  хуш ис  тә килмәве хак...  Вәт шундый үзгәрешләр,  әверелешләр... Әверелеш дигәч, ватаны һәм язган теле буенча чех, милләте буенча яһүд  Франц Кафканың шул исемдәге бер хикмәтле хикәясе һич хәтердән китми.. Хикәядә бер егет  ниндидер фирмада финанслар белән эш итә,  көн-төн эш дип яна, анда чаба, монда уктала, гаиләсен, әти-әнисен, туганнарын гелән кайгыртка, кайчан кемгә нинди кием алу,  әйтик сеңлесен музыка мәктәбенә кертү, аңа пианино алу һәм башка шуның ише хәстәрләр дә аның аңын били. Ә көннәрдән бер көнне  ул үз бүлмәсендә уянып эшкә барыйм дисә , үзенең бөҗәккә әверелүенә төшенә. Аны эштән таптыралар, якыннары  янына кереп хәлне аңышалар һәм аннан куркалар, хәтта җирәнә башлыйлар Бары тик сеңлесе генә  бүлмәсенә  ашарга куеп чыккалаудан туктамый. Башта аңа , яшәргә уңай булсын дип, инде кирәге калмаган йорт җиһазларын алып чыгып китәләр. Ә тора бара барча артык портыкны әкренләп шул бүлмәгә аткара башлыйлар. Һәм аңа анда хәрәкәт итүләр көннән-көн җайсызлана.  Берзаман моңа ашарга кертү дә онытылгалый башлый. Аптырагач ул төнлә, качып-посып бүлмәсеннән чыга һәм кухняга юнәлә. Кайчандыр моның акчасына алынган  зур йортларында  фатир торучылар котычкыч зур бөҗәкне күреп куркалар һәм алдагы өч ай өчен дә түләмәячәкбез дип , дулап, болардан чыгып китәләр. Гаилә әгъзаларының әлбәттә инде ачулары чыга,
-          Аңламый бит ул, хәлне, -дип өзгәләнәләр.
Сеңлесе,
-                     Мин бит аны ничек кайгырттым, ә аның рәхмәте нинди булды, -дип шулай ук бөҗәккә әйләнгән абыйсын гаепли. Бу  бүлмәсенә кереп бикләнә. Ә бер айдан аның ачлыктан, сусызлыктан ябыгып-көеп беткән үле гәүдәсен  табып җирлиләр.
      Тормыш дәвам итә. Сеңлесе кияүгә чыгарга җыена. Башкаларның шулай ук үз планнары. Ә моны инде искә алучы да юк... 
         Әсәр бик тә гыйбрәтле. Бер көн телевизордан күрсәттеләр, таза-чибәр урыс  егете сылу кызга өйләнә. Әмма бәлагә тара, урманда аюга юлыккан  дустын үлемнән аралаганда  гарипләнә, йөзе котычкыч кыяфәткә кереп бозыла. Шуннан моны марҗасы ташлый, башкага кияүгә чыга, хәтта баласын да аннан биздерү хәстәрен күрә... Менә бу Кафка сүрәтләгән очрак та инде.. Хәер, бөҗәккә әйләнүләр бик тиз, әйтик , әйтик өендә кайберәүләрне хатыннары шул юнәлештә  үкчәләре астына кауласа, эштә түрәләре тырыша ..  Армиядәге бөҗәкләштерүләр хакында инде язып арыдылар... Ә бөек төзелешләр дигән нәрсә, кешедән кырмыска ясау чарасы түгел идеме?

                                          Дөрес, ул ничек?

              Берәү, урамда пешкән итле ризыкъ сатучыдан,
-                     Бу ит әвәлрәк мияуладымы, әллә өрә идеме – дип сораган . Тегесе, исе китми генә,-
-                     Юк,    ул ахмак сораулар биреп йөдәтә иде”, -дип җавап күндергән ... 
Мин дә шул беркатлы бәндә сыман  шундый ук сатучы ханымнан,
-                Берәр итсез нәрсәгез юкмы? –дип кызыксынган идем, әлеге ханым, авызын беткәнче ерып,
-          Сосиски тәкъдим итсәм генә инде , -диде...
              Иткә , сөткә яки башкага теләсә нәрсә кушу ,   ризыкъны фальсификацияләү дип атала бугай . Сөткә  һәм депутат чыгышларына гына  түгел , ә тарихка да кушалар имеш, суны.  Әле менә Думада тарихны “дөрес” чагылдыру турында карар кабул итәргә җыеналар. Ихтимал,  2 нче бөтендөнья сугышы уңаеннан Виктор Суворов калкыткан версияне тыю да күздә тотыладыр . (Аның фикеренчә  Гитлерга хакимияткә килергә булышып, аның белән уртакка  Польшаны бүлешеп, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия җирләренә ия булып, Балтыйк буе илләрен яулап , Румыниянең Буковина һәм Бессарабия  биләмәләрен,  Финляндиянең  Выборг (Вильно)  каласы кергән өлешен тартып алып башланган һәм   миллионнарча гомерләрне өзгән сугышны СССР кабызган булып чыга. Баксаң танк армиясе генералы Гудериан да хәрби белемне Казанда алган ... Мәгълүм ки ,сугыш чорында татарча мәктәпләр гөрләп эшли, дистәләрчә татарча газеталар , шул исәптән фронтта да  чыгарыла. Әле татарга опера балет театры да ачыла. Милләттәшләр уртак ватанны яклап арысланнарча сугыша, тиңе юк кахарманлыклар кыла, каннарын да җаннарын да жәлләмиләр.  Ә бүген вәзгыять үзгә, мәктәпләрдән туган телебезне сөрәләр, туган тарихны укытуны тыялар, уңайлы хәрефләр кулланырга да рөхсәт юк... Ихтимал, безне Франц Кафка кахарманы итеп күз аллыйлар булыр... Һәм шушы нәрсәләр, 1978 нче елны СССР суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән элекке  разведчик Виктор Суворовның (Владимир Богданович Резун)хаклы булуын дәлилли кебек. Аның китапларын район һәм кала китапханәләреннән табарга була . Ә киләчәктә, рас тарихны “дөрес” чагылдыру гына рөхсәт ителә дигән сүз чыккан , алар аннан алынырга һәм юк ителергә дә мөмкин..  Фронтовик-язучы Виктор Астафьев , данлы совет хәрби җитәкчеләренең  “даһи”лыклары нәтиҗәсендә,  сугышта халкыбызның чебен урынына кырылуын,  ә боларның шул шартларда эчеп, уйнаш итеп, мародерлык кылып “рәхәтләнүләре”н бәян итә. Һәм ул язганнарны әле берәүнең дә ялганга чыгарырга җөръәт итеп караганы  булмады... Астафьев китаплары да рәсми версиягә туры килми. Димәк аларның да киләчәк язмышы кыл өстендә...  Рус классикларын укып та беләбез, халыкны бөҗәклеккә каулау бүген генә чыккан мөгез түгел, ул ил тарихының буеннан буена дәвам итә. Ә шушындый эшләрне  шома гына тормышка ашыруга каршылыклар тумасын өчен аңга буталыш кертәләр,  күп нәрсәне үз исеме белән түгел, ә бүтәнчә атыйлар. Әйтик, ил гомер бакый дәүләти террор шартларында яши. Әмма  бу фактны танымыйлар, ә һәр чор өчен аңа яңа исемнәр биреп, бары тик шул чор күренеше дип инандырмакчылар. Явыз Иван чорындагы дәүләти террорны опричина узынуына сылтасалар , Октябрь түнтәрелешенән соң котырган дәүләти террорны шәхес культы дип тамгаладылар, ә  армиядә яшь солдатларга карата барган бандитизм һәм террорны  –бабайлык , уставтан тыш мөнәсәбәтләр дип тамгалыйлар. Хәтерләсәгез, Әфганстанга бәреп кергән солдатларыбызны  оккупантлар дип түгел, ә яугир-интернационалистлар , ә суверен дәүләткә корал күтәреп бәреп керү –интернационал ярдәм дип тәгаенләнде.  Ташламаларны бетерү –тәңкәләштерү ...Әле күптән түгел беленде –туган телебез –ул милли компонент кына икән, ләбаса... Үзгәртеп кору  башыннан бүгенгәчә татарның матбугаты кискен тараюы, милли музыкабызны ниндидер, “тегеләй булырга кирәк”, “болай булыгыз” яки “миләшем” , “баланым” , “Куакбашым”, “Матагым” кебек шаблон эчтәлекле моңнан тайпылган җырларга калдыру сәясәте, Кол Шәриф мәчете хозурындагы ыштан төшерешле сыра бәйрәмнәре уздыру , рок-музыкантлар котыруы , болар һәммәсе шулай ук безнең бөҗәккә каулануыбыз, өлешчә шуңа әйләнә баруыбызны  ассызыклый...  Моны оештыручылар киләчәктә әлеге төр “бәйрәмнәрне” Мәккәдә ,хаҗ кылу урынында уздырырга да хыялланалары бик ихтимал...Ә андый хыялларга этәргечне без биргәнбез булып чыга... Киләчәктә, ярминкә мәйданында Макаревич һәм Гребенщиковка , гитараларын аскан хәлләрендә , Минин һәм Пожарскийга охшатып һәйкәл дә салмагайлары...

                                     
                                          Алга килми белеп булмый...

          Җир шарында кеше артык күп дип кайгыра башладылар. Миңа калса кешеләрне рухи яктан кәрләләндерү, һәрхәлдә бездә,  уңышлы дәвам итә. Рухи вагайтылганнарны  физик яктан кечерәйтү, габаритларын рухи үлчәмнәренә тәңгәлләштерү дә катлаулы булмастыр кебек. ЕГЭ белән әвеш-тәвешләр, компонентны бетерү кебек талпынышлар, татар җырыннан моңны һәм мәгънәне юдырып чыгару, әдәби һәм журналистика өлкәләрендә милли пространствоны кечерәйтү –болар һәммәсе татарлар өстендә барган чираттагы тәҗрибә кысаларында ахры?  Хуш, ачыктан-ачык кабул ителгән карар буенча безнең балаларыбыз, оныкларыбызның туган телдә укырга, туган тарихны  өйрәнергә хокуксыз калды диик. Ә чын сөт эчәргә  хокукыбыз калдымы ? Ә чын җыр тыңлау хокукыбыз  ниндидер яшерен указлар белән чикләнмәгәнме?... Солдатлар , приказ бирелсә уйлап та тормый теләсә кемгә атарга тиеш. Әмма әхлакый яктан уйлап та тормый кеше үтерергә сәләт тәэмин ителсен өчен яшерен фәрман, норматив актлар җирлегендә хутка җибәрелмәгәнме  бу “бабайлык” дигән шаукым...  Тормыш үзгәрештә. Тыштан ялтырыйбыз анысы... Алга барабыз шикелле... Демократия җиңде дигән булабыз. Ә бит 1917 елны  хакимияткә канун бозып килгән әтрәк-әләмнәр дилбегәне бирмәде. Нәтиҗәдә илдә, һәм шул исәптән Татарстанда  көлдерми торган юмор жанры куәт ала. Көн саен аны радиодан тыңлап, ә атнага бер телевидениедән күреп хозурланырга мөмкин... Хәер,  Мәскәүдән өзми-куймый тәкъдим ителгән юмор-сатира  да әлләкем түгел, ә маймыллану буларак кына кабул ителерлек. Ә бәлкем безнең яшәешебез  үзе  дөнья көлкеседер?.. Уинстон Черчель , “мин үз үлемем белән үләрмен дигән идем, көлеп үләрмен ахры, СССР чит илдән икмәк сатып ала?!”-дигән булган.  Ул чорда әле фәһемебез  алай ук такыраймаган булган,  ипи генә сатып алганбыз ләбаса..  Ә хәзер , бүтәнен әйткәндә юк, читләргә  газ һәм нефть озату өчен торбаларны да немесләр, японнар ясап бирә...

1 комментарий: