Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 27 декабря 2022 г.

ТУЛЫ БӘХЕТ

Казанга йөри торган электр поездының тиз йөрешле, экспресс атлысы гадәттә тыгызланып тула. Кеше өстендә кеше дип тормый бар да шунысына эләгергә омтыла. Чөнки,гадәтиләрендә иркенләп ике сәгать чамасы тирбәлеп барасы булса, монысы КАзанга сәгать ярымда илтеп җиткерә. Җомга көнне мәчеттә сөйләнгән вәгазьләрдә вакытның адәм баласына аманәт итеп бирелүе һәм кеше һәр минутының кадерен белергә тиеш, дип тукыла. Сер түгел, бик күпләр, кайда гына булсалар да, хәтта электр поездларында да телефон азаплап яки компьютер экраны каршына утырып гомеренең кадерле минутларын исраф итү, вакытны үтерү белән мәшгуль...Әмма барысы да түгел. Тимер юл станцияле бистәдә яшәүчеләр өчен гадәти хәл, Казан белән ике арада уралучылар җитәрлек, кем эшкә барып кайту хәстәрендә, кем уку йортларына ашыга, хастаханә юлында киләп сарып йөрүчеләр дә шактый... Ә электричка бик уңайлы транспорт чарасы, утырдың киттең, бардың- кайттың. Билет бәясеннән биш тапкыр югары хакка бензин салып шәхси машинаңда җилеп тә вакытны отуың суга сәнәк белән язылган. Өстәмәсенә ,ГИБДД хезмәткәре туктатып сәлам бирер, дип тә дулкынланасы юк... Электричкада йерүнең бердәнбер уңайсыз ягы шунда, радио -элемтә аша бертуктаусыз юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр, федераль законнар нигезендә нинди җавапка тартулары мөмкинлеге хакында кат-кат кисәтәләр, шомлы тавыш белән балаларны һәлакәттән саклау кирәклеген өзми-куймый колакка киртлиләр. Бер станцияне узып китәсең дә, уф дисең, әмма такылдаулардан котылулар юк икән, радио аша кисәтү тукулар кабатлана... Моннан тыш бер төркем кондуктор кат-кат билет тикшереп йөдәтә. Ә аннары шул билет сатучыларның үзләрен тикшерүчеләр төркеме килеп кереп, пассажирларның йоклаганнарын уятып, уяуларын, үзара әңгәмәләреннән бүлдереп тинтерәтәләр, теңкәләрен корыталар... Кыскасы, юл сәяхәте күңелле матавык. Вагон гөж килә, ә уртада сукмак калдырып як -яклап өчәр пассажир утырышкан кара- каршы эскәмияләрдә баручылар, бермәлне төркемчекләр булып оешып, һәркайчы үзләренчә уртак темага кереп сайраша башлый... Хәлбуки, әңгәмә оешканга кадәр бер- ара тормыштан зарлану, хакимияттә утырганнар өлешен күпсенү булып ала. Кемдер, хәзер юньле табиб калмады, алар аптекалар белән бер мафия, алар юит кешеләрнең сәламәт булуыннан түгел, ә чирләвеннән игелек күрә , дип куык очыра. Икенчесенә шул гына кирәк, үлгәч тә алардан котылу юк , йөзгә җитеп кәкерәйсәң дә бүксәңне ярырга пычаклары кайраулы, дип ябыштыра. Вузга, кемдер булам, дип хыялланучылар түгел, ә акчасы бар булыр-булмаслар керә, шуңа шулай, дип чәпчүчеләр бар. Кайберәүсе, хәзер мәктәпләрдә белем бирү тукталды, чөнки вузда акчаң булмаса укый алмыйсың, зачет, имтиханнарның үз тарифы, май ягылган ипили итә торган урыннарга таныш белешлек аша гына урнашып була, дип тә шыңшый башлый... Түрә кәнәфие атасыннан тинтәк малаена кала хәзер, акыллы кешегә анда менүләр, юк, дип нәтиҗә чыгаручы табыла...Зарланам дигәнгә сәбәп җитәрлек бит ул. Юл буе менә шундый булмачаларның чәчелеп сибелүләрен тыңлауга мәхкүмсең. Әмма арада юк - юкта уртак дулкынга чапырыш фикердәге кешеләр да очраштыра. Бер баруымда түрә кәнәфиен мирас итү турында сүз кызып кына барганда шундый үзгә зат табылып, тәрәзәгә карап, байтак ара тешен агартмый барган җирдән, төксе генә, Алай гына түгел әле ул егетләр, ташлагыз бу гадәтегезне, -дип ычкындырды.. Һәм алты кешелек "оя"быз бер мәл сүзсез калды.. Алай да , мәктәпләрдә белем бирү бетте, дип остарып утырган юлдашыбыз, ысылдык тавыш белән, Нинди гадәтне? – дип кызыксына алды. Читтән гаеп табып, үзеңнең пешмәгәнлегеңне аклап утыруны! Ничек шулай әйтергә телегез әйләнә?– дип карышасы итте дәү күзлекле, пеләшен түбәтәй каплаган , җыйнак сакаллы юлдашыбыз.– Хәлләр бит җырдагыча хәзер :уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк! Үзеңнең булдыксызлыкны башкага аудару иң җайлысы... Кулыннан өч тиенлек эш килмәүче өчен әлбәттә бердәнбер вариант. Дөрес шул, - дип әңгәмәгә кушылып китте , гәҗиттән кроссворд чишеп барган юлдашыбыз, бөдрә чәчле дәү башын күтәрә төшеп һәм тиорән көрсенеп. -Менә мин бывшый тарих укытучысы. Пенсиягә чыкканчы Россиянең артка калуын монгол-татар изүенә сылтап еллар буе балаларның миен черетүче... Инде, татарны гаепләү модадан чыккан диләр, ихтимал башканы тапканнардыр? Хәтерләсәгез,илдә үзгәртеп кору матавыгы башлангач, үзләрен милләтпәрвәр, дип бүксә кагучылар пәйда булып, бер мәлне бар гаепне Иван Грозныйга сылтап кинәнделәр. Ил казнасын, янә килеп Сөембикә ханбикәне Мәскәүгә әсирлеккә озаткан милләтебезнең шул чордагы "югары катлам"ы вәкилләренең "тапкырлыгы" вә үзләренең булдыксызлыклары өчен ул гаепле булып чыкты. Ә бит шул чордагы "тапкырлыгыбыз" бер кая да китмәде...Башканы гаепле , үзен тәти күрсәтү корылышы маргиналларга хас.. Большевиклар заманы әтрәк-әләмнәре патшаны сүккән, алпавытларны, поплпрны, муллаларны теткән. Имеш, шулар булмаса коммунизмга чыгыла. Демократларның Ленинны, Сталинны аямавы шаһите булдык. Тора бара чират Горбачевка җитте.. Навальный тирәсендәгеләр бүгенге башлыкларны төрләндерә... Ә бит бар да бер иш, гаепле сыйфатында кем генә сайланса да бу токым үзләрен судан ак, сөттән пакь саный.....Ник хет берсе Маркс хөрмәт иткән монах Мартин Лютер сыман "мин гаепле" (Mio kulpa) , мин үзгәрмәсәм бер нәрсә дә үзгәрмәячәк, дисен?... Бер мәл сүзсез калдык. Тик озакка түгел. Әңгәмә җебенә пеләшен түбәтәй каплаган юлдашыбыз ябышасы итте. Шулаен шулайдыр да, -дип куйды ул тел шартлатып- Ә барыбер яхшы эш урыннарына лаеклылар түгел, ә арттан этү аша гына хәл итүе белән нишләргә? Мондый сайланыш илне дә, халыкны да юньлегә итмәс бит... Барыбызның да балаларны шәп урынга менгерәсе килә.Булдыра аламы ул аны юкмы, анысын уйлап тормыйбыз...Һәркем , үзе биләгән кишәрлек үзен патша санап, урынын баласына калдыру корылышында. Кая карама шул хәл. Без менә шундый затлар. Шул мәлне әле үз сүзен бер дә кыстырырга өлгермәгән юантык карсак гәүдәле бәрхет тавышлы юлдашыбыз , тамак кырып куйды һәм зур түрә булып киткән танышы аша улын "зур" кеше итәргә мәтәләнүе хакында ашык-пошык бер кыйсса сөйләп ташлады. Егет чакларында булачак дәү абзый белән ул бер төркемдә дәрәҗәле дус саналып йөргән, бергә кызлар артыннан чапканнар. Ул агай гармунда уйнарга һәм җырларга һәвәс булгач, мәҗлесләренең күрке саналган. Олыгая төшкәч тә аны дәү түрә булып киткән чордашлары онытмаган...Ул үзе дә төшеп калганнардан булмыйча, җыйнак кына бер оешмада җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Үзгәртеп кору заманында ул җитәкләгән оешма төкәнә язып, хезмәт хакы да шактый курачлангач , дусларыннан ярдәм сорамаган. Тегеләре, "сорамаган балага имезлек каптырмыйлар" дигән кагыйдәгә тугъры калуны хуш күргәннәр. Ел саен яшьлек дуслары белән җыелышкан бер мәҗлестә утырганда , инде эше бар, шәхси машина алып җибәргән, хезмәт хакын турыдан туры да, конвертка да салып түли торган оешмада тырышып эшләп йөргән малаена тагын да шәбрәк булсын,дип ул шул дәү түрә танышына "малайны кеше итик әле" дигән гозерен җиткерә. Тегесе, "хәл ит" дип, фамилиясе әллә " г" хәрефенә башлана торган ярдәмчесенә күрсәтмә бирә. Һәм егет , түрәләргә текә эш хаклары билгели торган федераль саналган яңгыравыклы исемле оешмада эшләп китә. Ай узгач, акча ведомостенә кул куйганда күзләре маңгайга менә, гаҗиз калып әтисенә телефоннан чылтырата – "Әти, син мине кая китереп тыктың, монда түләү әвәлге эшемә караганда өч тапкыр ким! Сине бит мыскыл иткәннәр, ә казасы минем сыртка төшкән. -ди. Әти кеше , мең бәла белән яшьлектә бер сукмакта йөргән әлеге дәү түрә белән элемтәгә чыга. Нәтиҗәдә моның хезмәт хакы печтек кенә арттырыла, әмма баштагысын куып тотарга ерак кала.. Бер ел уза, ике, өч... Ә йөк барыбер урынында. Улына, төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең хатыннары урнашкан оешма һавасы ошамый, аннан тизрәк котыласы килә. Эзләнә торгач, Казаннан ерак түгел бистәдә урнашкан ниндидер Әлиф Банк филиалында адәм рәтле хезмәт хаклы эш   таба, сөйләшү , тикшеренүләрне уңышлы уза, эшкә чыгу көне билгеләнә. Бу, нужага төшергән "туклыклы" эш урыныннан азат итегез, дип гариза яза. Ә турыдан туры җитәкчесе имза салмый, сине югарырыдан урнаштырдылар, башыма бәлә аласым килми әле,ди. Малай , үз сүзеннән чигенмәячәген әйтеп, үзен эшкә урнаштырган фамилиясе "г" га башлана торган әфәнде белән элемтәгә керә. Анысы, турыдан туры җитәкчең белән сөйләштек, "эш хакыңны ике мең сумга арттырабыз диде", китмә, олы абзый игелеген санга сукмау була китүең, дип тукый. Бездә андый тәртип юк, дип тә өсти. Егет күнмәгәч, кайдан эш табуы белән кызыксына. Казаннан читтәрәк урнашкан филиалга керәчәген белгәч, үзәктәге төп офиска бар, сине шунда алырлар, дип ышандыра. Егет, моның сүзенә алданып барса, анда аны көтмәгәннәр буып чыга. Филиалга барып карый, анда да тискәре җавап, "син кичә килмәгәч, икенче кеше алдык инде", диләр. Егет "яхшылык эшләүче агайга шалтыратырга мәҗбүр. Ә тегесе, без куйган урыннан китсәң сиңа Татарстанда гомумән эш булмый, ди дә, элемтәне өзә. Егет, әтисенә әйтеп тормый гына, чөнки тагын бер "булышлык" итмәгәе дип шөлли, тиз арада элекке эшендә алган машинасын ярты хакына сатып, Татарстаннан читкә, Санкт Петербургка чыгып китә. Ярыйсы гына түләүле эшкә дә урнаша...Әмма фатир хаклары да бик югары икән анда...  Аннары пандемия башланып, китә илдә бәяләр үзгәрә һәм ул машинасын саткан хакка инде аның тәгәрмәчен дә алып булмавын аңлый... Кыскасы танышлык аша улын әлләкем итәргә азаплану, газизен җәяүгә калдыра... Ләкин әти кеше һаман өмет өзми, исәбе һаман улына "күтәрелергә" булышуда, әллә ниткән урау юллар аша аңа кайчандыр чордаш,табындаш булган дәү түрә белән август ае азагында янә элемтәгә чыгу насыйп була. Дәү түрә, "ярдәм булыр бераз сабыр ит", дип киңәш бирә. Русларда вәгъдәне өч ел көтәләр, дигән мәкаль бар. Өч ел уза, ә нәтиҗә юк . Баксаң ул даирәдәге алтын кагыйдә буенча, гозергә тискәре җавап бирмиләр, бары тик үтәмиләр генә икән... Хикәя тәмамлангач, кем авыр, кем җиңел сулап куйды. Ни дип әйтергә дә белгән юк. Алай да дәү күзлекле арык гәүдәле юлдашыбызның бу уңайдан үзенчәлекле фикере бар булып чыкты... -Тулы бәхеткә ирешү өчен текә Мерседеста җилдерүең аз, күршеңнең "Запорожец"ы баганага бәрелеп чәлпәрәмә килүе дә кирәк , -диде ул тел шартлатып.-Димәк ки ул танышыңа үзен тулаем бәхетле итеп хис итүе өчен текә урындыкка атлануы гына аз тоелган, аңа синең каршысында иелүең һәм төп башына утырып калуың да мөһим булган... Т Я 2022 ел

Тез чүгү системасы

Яшь чакта булган хәл. Сабакташ һәм авылдаш, әкәмәт горур, сабантуйларда шәп көрәшче булып танылган бер дускайны, инженер-механик булып эшләп йөргән җиреннән райкомга, инструктор вазифасына дәштеләр. Үз оешмаларында комсомол секретаре булуы да исәпкә алынгандыр дип фаразлыйм. Яңа эшендә ике атна чамасы казынгач, юллар кисешеп, сөйләшеп алдык. Яңа эшкә күнегүе белән кызыксындым. – Әй, парин, арт сөртү системасы икән анда, – дигән иде дускай, авыр сулап һәм районның беренче җитәкчесенең Казаннан килгән Татпотребсоюз башлыгын, әле уң якка, әле сул якка янтаеп чүгә-чүгә, әле уң, әле сул кулын болгый-болгый, йөзенә тилемсә елмаю кунган хәлдә озатуын, аннан үзенең һәм андагы хезмәттәшләренең, үзен үз оясында күркәдәй кукыраеп тотучы «первый» түрә алдында ничек бөгелергә тиешлеген бәйнә-бәйнә тезде... Әлеге даирәдә аның колхоз рәисе булырга лаекмы, түгелме икәнлеге хакында сүз чыккач, кайсыдыр берсе, «ул вазифага ирешкәнче әле аңа биш пот тоз ашарга кирәк, дип ычкындырган. Минем дус, шунда катнашкан, мәсьәләне уңай хәл итәрдәй агайны телгә алып, «ул нәрсә кушса, шуны ашыйбыз» диясе урында, «тоз ашаучылар юк монда, аракы ашаучылар күп монда», дип ябыштырып, аны үзенә каршы куйган... Ә бит бу системада судагы балыктай йөзеп уңышка ирешүчеләр буа буарлык. Хәтта иҗади өлкәләрдә дә. Асрамадагы басмаларда мәйдан тотучы әдипләр, журналистлар да кимен куймый бүген, тез йөгенүле мәкаләләр, мәдхияләр туа тора, калын-калын китаплар да калыплана бугай... Хәлбуки, тез чүгү системасының тамырлары тирән... Үзенчәлекле әдип, элеккеге хәрби очучы, егерме биш китап авторы Локман ага Закировның (аңа инде 94 яшь, соңгы, узган ел нәшер ителеп миңа ирешкән китабы «Мнение» дип атала) «Әйләнеп кайтып булмый торган нокта» (Точка невозврата) китабында да бу хакта үтә гыйбрәтле бер очерк урын алган. Шул кыйссаның каһарманы – армия хезмәтенә яраксыз, күз кабаклары ябышып кала торган зат, ул аларны бармаклары белән каерып ачарга мәҗбүр. Җитмәсә, төс-кыяфәте шөкәтсез, (авыл җирендә андыйларны «кашың – арыш башагы, күзең – ..., авызың – бала бишеге, борының – әрлән тишеге» сыман такмазалар белән ирештергәннәр ул заманнарда. Кыскасы, бичаракайга кияүгә чыгучы табылмаган. Ә менә сугыш чыгып, авыл ир-атларсыз калгач, райком аны ВКП(б) сафларына кабул итә һәм колхоз рәисе итеп билгели. Һәм әлеге шәхес үз карамагындагы карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалардан гыйбарәт җәмәгатькә кемлеген таныта: юл кырыендагы үләнне урган яки чапкан сабыйларны акырта-бакырта кыйный, уракларын, чалгыларын сындыра, ә эштән арып кайтучы хатыннарны шәхсән тенти һәм җавапка тарттыра. Ә бер көнне ул күптән түгел генә иренең һәм улының һәлак булулары хакында хәбәр алган хатынның куеныннан ярты кило орлык таба. Нәтиҗәдә, аның ихтыяры белән әлеге хатын төрмәгә озатылып шунда вафат була. Ә аның унсигез яшьлек кызы әлеге адәм актыгына кияүгә чыгарга дучар була... Кызның әнисен ул төрмәгә максат куеп, кызына өйләнергә комачауламасын өчен озата. Әлеге колхоз рәисе лаеклы ялга зур хөрмәттә озатыла, ә некрологында аны намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге дип зурлыйлар... Аннан калган балалар, оныклар карьера ясауда, матди мөмкинлекләргә ирешкән уңышларында бабаларының саллы өлешен күреп һәм танып, хөрмәт белән искә алалар. Һәм нинди шәп кеше булуы хакында, түрәләргә җаннары-тәннәре белән бирелүчән, «арт сөртү системасы»нда лаеклы урыннарын тапкан каләмзатларга заказ биреп, матур образын ассызыклаучы китаплар яздырсалар да ни гаҗәп? Һәр як ота... Һәм үзләренә иш, оядаш тәнкыйтьче исәбендәгеләрдән дә андыйларга җил-яңгыр тими... Локман ага бу язмасында каһарманының кемлеген, кайсы төбәктән икәнен тәгаенләмәвен варислары рухына травма ясамау хакына дип аңлата... Сталин җитәкчелек иткән кырыс дәвердә андый колхоз рәисләре теләсә кайсы районда да азу яргандыр, ихтимал. Әлеге каһарманны ул шуның гына нәсел очы, моның токымы башы, дигән фаразлар ишетергә туры килде. Һәр район вәкиле «юрганны» үзенә тарту корылышында... Әни Саба районы Урта Саба авылы , әти Актаныш районы Әҗәкүл авылы тумасы, үзем байтак еллар Мөслимдә эшләвем сәбәпле, төрле төбәкләрдә яшәүче танышларым җитәрлек, дип искәртәсем килә... 16 март 2022 ел, Безнең гәҗит.

Устав искергәнме, яңарамы әллә ямаламы?

Язучылар Берлегенең төп чакырылышы – язучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Хәлбуки, шәхсән үзем андый кайгыртуны тоям дип мактанырга кыймыйм. Илле тулгач, телефоннан шалтыратып булса да котламадылар, алтмыш яшем уңаеннан да әлеге оешма әгъзасы исәбендәге, җиде китап авторы мин фәкыйрьгә открытка юллап та мәшәкатьләнмәделәр. Җитмеш тулганда, шул датага турылап, оешмадан чыгарып ук болгамасалар рәхмәт әйтергәдер, бәлки, дип, дер калтырап торган көн... «Казан утлары» журналының «Милициянең йөз кызыллыгы» исемле, тәртип сагындагы хезмәткәрләргә хәерхаһлы бәянымны 10 ел чыгармый яткырганы онытылмый. Якташ әдип Нурислам Хәсәновка рәхмәт, үзенең милли түрәләрнең чын йөзен ачкан романын да ун ел тозлап яткыруларын әйтеп, тынычландырды. «Идел» журналында 2019нчы елны баш мөхәррир Радик Сабировтан, әсәреңне апрель аенда басабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз дигән хатыннан соң, «Кукуруз чәкәне» исемле, Сталинны рус әйтемендәге «янгыннан соң насос» төслеләр өере дулкынында орышмый гына, аның бүгенге тормышта, күңелләрдә тоткан урынын искәрткән хикәямне соң моментта «максатка яраксыз» дип тыюлары да үпкә-сапкаларга урын калдырды. Ул хикәя тора-бара рус һәм татар телендә чыккан китапларыма керде, ирекле матбугатта дөнья күрә алды һәм аңарда беркем бернинди криминал тапмады. Русияне данлаучы китап язу өчен грантлар бирелүе һәм инде басылган шул китапны кабаттан «Казан утлары» журналында «Хәл бу ки» исеме астында бастыру «максатка ярашлы» булуы янәшәсендә, үги авторларга карата әнә шундый «җылы» мөнәсәбәт... Әлеге ватанга кизәнү фактына галимә Хабетдинова ханымның кискен ризасызлык белдерүе игътибарга лаек. Ә менә җомга намазы вакытында яшь мулланың Коръән укырга килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе турындагы «Күкләр никахы», янә килеп хокук сагында торучыларны адәм актыклары итеп сурәтләгән «Бер утыру – бер гомер» исемле әсәрләрнең ансат кына дәүләт кайгыртуындагы, налог түләүче хисабына төп әдәби журнал түренә уздырылуы максатка ярашлы икән... Матбугатта мине өер белән «тәрбияләү» ниятеннән мәкаләләр дә басылгалады, аларга хәл кадәри җаваплар да биреп бардым кебек. Аерым бер шәхескә төркем белән ябырылу тәҗрибәсе уңаеннан, социаль челтәрдәге бер репликага юлыкканым булды. Аның авторы, көнчыгыш илләрендәге базарларда кәсеп итүче каракларның, үзләренә эшне җиңеләйтү өчен, берәр ишәкнең арт шәрифенә әрчеп кызыл борыч кыстыруларын, һәм бәлагә тарган хайванның акыра-бакыра һәрнәрсәнең астын өскә китерүен бәян итә һәм кемнең дә булса уңышлы чыгышы кайберәүләрне әнә шундый ишәкләр хәлендә калдыра, дигән нәтиҗә ясый. Бездәге байтак кына әдипләрне дә Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина романнары әнә шундый аяныч хәлгә куйды түгелме икән? Язучылар берлегенең яңа уставына проект юллауларын, һәм шуны кабул итәргә 8нче апрель көнне җыенга чакырылуымны, яңа устав нигезендә язучылар ай саен взнос түләргә тиеш булуы, һәм башка кайбер бәхәсле моментлар хакында ирекле матбугатта язган идем. Әллә шул мәкалә дә әз-мәз тәэсир итте, үзгә тарафлардан да басым булдымы, яңа уставны изге Рамазан аенда җомга көнне планлаштырылган вакытта кабул итү нияте барып чыкмады... Берлектән янә бер хат килеп иреште, анысында яңа устав кабул итү җыены билгесез вакытка чигерелә диелә... Яңа устав проекты нигезендә взнос түләтү зарурияте уңаеннан янә бер гоман тууга, Интертатта исемле-титуллы әдип Зиннур әфәнде Мансуровның, «һәркемнән елына мең тәңкә алу күп түгел», дип белдереп, күпме күләмдә акча җыю планлаштырылуын аныклавы сәбәп булды. Кем белә, бәлки, премияләр, исем, титуллар алып арган берлек идарәчеләренең үзләренә өр-яңа даими керем чыганагы булдырырга мәтәләнүедер бу, күпчелекне тәшкил итүче пенсионер әдипләрнең юка кесәсенә кереп?.. Күптән җитлеккән мәсьәлә, идарә әгъзасы булу белән премияләргә тиенү дәрәҗәсе бәйләнешен аныклау максатында билгеле бер чорларга аудит, анализлар уздыру сорала. Дәүләт, налог түләүче акчасын оешмабызга юнәлтүчеләрнең дә бу мәсьәләгә карата битарафлыгы аңлашылмый. Принципиальлек җитенкерәмәүдән генәме бу? Әгәр, бәгъзе дәверләрдә шушы яссылыкта турыдан-туры бәйләнеш булуы ачыкланса, ул чордагы идарәләр оешкан җинаятьчел төркем дип аталуга лаек булмаслармы, дигән шөбһәгә да урын кала... Әлеге шөбһә расланган очракта, идарә дигән структурага нокта куелып, исем, бүләкләргә тәкъдим итү һәм раслау хокукы язучылар җыены вәкаләтендә калуы хәерле булыр кебек. Кемнәрнедер кат-кат өчәр тапкыр тәкъдим итүләргә чик куелып, күпчелек башка, шул исәптән үги исәбендәгеләргә форсатлар ачылып куймагае... Җыенны билгесез вакытка күчерүне хәл иткән соңгы идарә утырышы язучыларны борчыган сорауларга аныклык кертеп тормаган. Мисал өчен, яңа устав буенча Берлек рәисен, ил башлыгын халык сайлаган үрнәктә, язучылар җыены турыдан-туры тавыш биреп билгели алмавы, 21 кешелек идарә әгъзалары мәнфәгатьләрен генә кайгырту, дигән шикне таратырлык аңлатма бирүне сорый кебек. Уставта берлек турында «әдәби конкурслар, төбәкләрдә әдәбият көннәре оештыра, үз әгъзалары өчен әдәби премияләрне гамәлгә куя; һ.б.» дигән пункт уңаеннан да тәфсир кирәк иде. Чөнки, бәйге, конкурста җиңүчеләр, премия алучылар, суммалар күзлегеннән караганда нигездә әнә шул 21 кеше, аларның якыннары, оядашлары арасында гына, күз буяу өчен, статистлар сыйфатында оядаш түгел башкаларны да җәлеп итеп һәм вак-төяк бүләкләргә дә сирәк-мирәк тиендереп бармыймы яки бармасмы? Миңа калса, әдәби гәҗит-журналлардагы мәйдан бүленешенә дә ел саен анализ ясау тәҗел. Ничә процентын шул редакциядә эшләүчеләр үзләштергән, ничә проценты коллегаларына, ягъни башка редакция хадимнәренә, бүленгән гонорар фондының күпме өлеше әдәби редакцияләрдә эшләүчеләргә тотылган, һәм «үги» (Диас Вәлиев тәкрарлавында «чужой») авторлар өлеше ни дәрәҗәдә? Язучылар берлеге әгъзасына уртача алганда ничә процент мәйдан һәм гонорар тәти һәм әлеге 21 кеше төркемендә гомер бакый утыручылар өлешенең күпме тәшкил итүен чагыштыру да кызык булыр иде. Устав проектында берлек әгъзалары берлек максатларына һәм бурычларына капма-каршы килгән гамәлләр өчен, әгъзалык взнослары түләмәгән, берлеккә әхлакый яисә матди зарар итеп, аның абруен төшергән өчен аннан чыгарылырга мөмкин дигән пункт аныклауга мохтаҗ килеш калган. Сүз бәгъзе әдипләрнең эш урынында хәмер эчү, вак хулиганлык яки зина кылу кебек тискәре гамәлләрен кисәтү яки булдырмау турында барамы, әллә иҗатта, тәнкыйтьтә сүз иреген чикләү күздә тотыламы? Тарихка артык тирән, узган гасырдагы утызынчы елларга кермик, үзебез белгән дәвердә ике әдипне Берлектән чыгару матавыгы булды... Беренчесе – Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев. Ул «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте (ул әсәр белән интернетта танышу мөмкинлеге бар). Нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, соңрак «Мирас» журналы баш мөхәрриренең китап булып басылган монографиясендә (фәнни редакторы академик Мансур Хәсәнов) хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын тасдыйкълаган академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә, ул һөҗүмдә дә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкка чыкты... Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка бер җыенда сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде һәм ул шәхси блогыма да эленгән. Аннары, озак та үтми, үзенчәлекле, тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады... Җирле хакимият яки Мәскәү таләбе яки гаебе белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән... Телгә алынган пункттагы «матди яки әхлакый зарар» дип нәрсәләр саналуы тасдыйкъланмаган һәм 21 хөкемдарга бу хакта төрле трактовкаларга һәм теләсә кайсы язучыны берлектән ансат кына куаларга җирлек калдыруы борчый. Мисал өчен, минем «Казан утлары» журналында басылган «Пегас кашынамы икән?», «Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?», «Барыбыз да әзме-күпме Айдарлар», «Төрле-төрле уйласак та...» исемле әдәби тәнкыйть кысасындагы мәкаләләремнән әлеге 21 зат криминал тапмаслармы? «Звезда Поволжья», «Великая Эпоха», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит»тә урын алган, Гүзәл Яхинага төркем белән ябырылуларга каршы, әдәби тормышка, әдәби мәйдан, гонорар, премия бүлешүгә кагылышлы мәкаләләр өчен үч алу көтелмиме? Закон кирегә чигенми (закон не имеет обратной силы) дигән кагыйдәне «әхлакый зарар»га таручыларым исәпкә алырлармы? Ягъни, үткәндәге язмаларым өчен сюрприз көтмиме? Яисә яңа устав киләчәктә әлеге темаларга якын бармавымны гына кайгыртамы? Берлектә өлкән яшьтәге әдипләр – күпчелек. Аларны әдәбиятыбызның бик күренекле шәхесләре анда кабул иткән булган... Һәм бүген шуларны да, кем әйтмешли, «сөтле борынлы урындыкпәрвәрләр» ансат кына чыгарып болгый алуы матур түгел... Минемчә, татар әдәбиятын татфак әдәбиятына калдыру, фантастика, фәнни фантастика жанрларының юклыкка турылануга китерүче, грамматика белгечләре монополиясен чикләү максатында редакция, татар тел белеме өлкәсендә фәнни казганучыларга, нәшриятларда кайнашучы, шуларда каләм чарлап лаеклы ялга чыккан язучыларның 21 кешелек «политбюрога» керү өлешенә лимит, әйтик 25 процент билгеләнсә, 25 проценты рус телле язучыларга, калганы халык хуҗалыгында, сәнәгатьтә, медицина, ветеринария, хәрби, хокук сагында торучыларга, эшче-крәстиәннәргә билгеләнсә, мондый кимәл гаделлек хакына максатка ярашлы булмас микән? Әдәби басмалардагы мәйданнарны бүлешүдә дә әлеге категория өчен лимит булдыру комачау итмәс, дип уйлыйм. Аларның налог түләүчеләр хисабына 500әр битле роман-эпопеялар калыплавы күпкә китмәде микән? Үз монополияләрен урнаштыруга ирешкән филолог белемле, редакция урындыкларын иярләгән каләмзатлар, оядаш булмаганнарның иҗатларын санга сукмаса, аңламаса, мәнфәгатьләренә аркылы төшсә, ә эшчәнлекләрен тәнкыйть итүчеләрне ансат кына берлектән чыгарып ташлап «тулы җиңү»гә омтылса, филолог түгел «үги» авторларга үз хокукларын ничек яклый алулары турында да маддә очрамады яңа Устав проектында. 400-500әр мең сум премияләр алуны җайга салган даирә өчен бер төрле, ә әдәби басмаларга әллә нигә бер үтеп, әйтик, 10 ел чират торып әсәр бастыручылар өчен үзгә тарифта гонорар түләү тәртибенең дә әхлак вә канун киртәләренә сыймавы хакында пункт өстәлсә дә артык булмас иде кебек... Максат Устав проектында аерым ачык шәйләнгән, бүселгән асыл ниятне каплаштыру, итәк-җиңне юридик яклап җыештыру гына микән, сәбәп, ният башкамы – тора-бара бар да аныклана төшәр дигән өметтә калыйк... Безнең гәҗит, 11 май, 2022 ел.

Балтасызлык

Халкыбыз язмышында коточкыч роль уйнаган фаҗига – 1921нче елгы ачлык афәтенә 100 ел тулуын узган ел искә алдылар. Хәлбуки, шушы датаны мин дә әгъза булып торган, 300дән артык каләмзатны берләштергән, тар даирә өчен «милләтне күтәрә торган» әсәрләр язуга 400-500 меңнәр түләүне җайга салган Язучылар берлеге битарафлыкта уздырды... Хәер, алай ук дип кистереп әйтү ярамастыр, чөнки оешмабызның иң күренекле саналучы әгъзалары үз итмәгән, байтагы матбугат аша социаль челтәрләргә чыгып гаепләгән Гүзәл Яхина да берлегебезгә, күп илләргә таралуга ирешкән, кыйбат хакка сатылып зур тираж җыю җәһәтеннән Форбс китабына кергән «Зөләйха күзләрен ача» исемле романы уңышыннан соң, теш кысып микән, әгъза буларак кабул ителгән иде. Менә шул Гүзәлебез берүзе ачлык дәвере турында «Сәмәркандка сәфәр» («Эшелон на Самарканд») роман бастырып, янә бик күпләрнең төн йокысын качырды. Талантлы авторга кизәнүче сталинчыларның да, шовинистларның да, «русский мир» тарафдарлары да ярсуы мине гаҗәпсендермәде. Ә менә милләтпәрвәр битлеге астында, асылда теләпме, аңышмыйчамы, шуларга хезмәт күрсәтүче үзебезнең лауреат, исемле, титуллы каләмзатларның, аларга дәррәү кушылган, шул даирәне остаз санаучы «шәкерт», «пишкадәмнәр»нең ыгы-зыгысы гаҗиз итте... Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дигән Тукай. Ләкин ялгыз авторга төркем белән ябырылу, уздырыштан хор белән гаепләү, асылда шәхес буларак бетереп ташларга маташу – ул башка нәрсә... Бу – узган гасырдагы ГУЛАГ чорына «сәяхәт», утызынчы еллардагы «һава торышын»а тартылу. Гүзәлне, аның романын гаепләүче гуманитар белемле каләмзатларны беренче чиратта әсәрдәге тискәре каенана образы чыгырдан чыгарды. Имеш, татарда андый зат булмый... Болар Тукайның «Исемдә калганнар»ын да укымаган (нәни Габдулланы кышын, бозлы ишек катында яланаяк тотучы Шәрифә карчык), Тукайның 3нче томына кергән (ТКН, 1985ел) прозасы, мәкаләләре, фельетоннары белән дә таныш түгел ахры. Андагы «Яңа кампустан берничә лөгать» атлы язмасында «кайнана – киленне жаркой итеп ашаучы вә киленгә үлмәс борын кабер казып куючы» дигән аңлатма бирелә... Хуш, Гүзәлне буыла-буыла гаепләүчеләр «бердәнбер дөрес» дип санаган дәлилләрен кабул итеп, аның илкүләм, халыкара уңышларын күрмәмешкә салыштык, ди. Ә ни өчен әдәби даирәләр тарафыннан халкыбыз ихлас яраткан чын талантларга халыкара аренага чыгарга таяныч булу моңарчы бер дә күзәтелмәде. Әйтик, татар әдәбиятының Гулливеры Адлер Тимергалин ни өчен һич югы Тукай бүләгенә тәкъдим ителмәде? Мөхәммәт Мәһдиевкә докторлык диссертациясенә юл ябып, әдәби иҗаты өчен ике тапкыр Тукай премиясе белән бүләкләнүдән мәхрүм калдыргач, өченчесендә, бәгъзе әдипләрнең, каләмдәшләренең аны ГУЛАГ тәмугы кичкән Ибраһим Сәләхов белән «ярыштырырга» маташуы да тетрәндерде. Әтисе Сөнгатулла хәзрәт Арчадагы НКВД подвалында атылган Мөхәммәт агабыз, әлбәттә, мондый алышта ярышып «җиңү»дән баш тартты... Ахыр чиктә, әсәрләре халкыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән хакыйкый талант иясен, хактан да андый олылауга лаек затны Ибраһим Сәләхов өлешенә кертмичә, Тукай бүләге лауреаты итү җөмһүрият хакимияте тарафыннан хәл ителде... Татар әдәбияты өчен ихлас борчылулы язмалар, миңа калса, нигездә урыс телендә нәшер ителгән «Звезда Поволжья» газетасында ешрак күренде. Мин үз көннәрен үзләре күрү куәтенә ия басмалардагы язмаларны кайта-кайта караштырам. Менә 2019нчы елның 17-23нче октябрендә басылган басманы ачам һәм анда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың фотосын күрәм. Томас Нигъмәтҗанов язган мәкаләдә аның кандидатурасын өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, чиновник ир-атлар тарафыннан (араларында иҗатташ саналучы титуллы, исемлеләр дә булган һәм алар сүзе хәлиткеч роль уйнаган, дип фаразлыйм) өчесендә дә кире кагулары чиктән тыш гаделсезлек дип белдерелә. «Югыйсә, Хәсән Туфан үзе аны татарның Анна Ахматовасы дип атаган иде», – дип өзгәләнә мәкалә авторы. Минем фикеремчә, тиешле, җиткелекле ярдәм, булышу булганда Саҗидә Сөләйманова татарның дөньякүләм таныласы шагыйрәсе иде. Искә төшерик, Салават та татар җыры дөньясына сүзләрен ул язган «Урсал тау» җыры белән ак атта очышта килеп керде шикелле... Саҗидә ханымны кемнәр файдасына кире кагуны, кире каккач, кемнәр ул бүләккә ирешкәнен, ирештерелүен әйтеп тормыйк, «миннән көнләшәләр» дигән стандарт акланулар яңгыраячак... Саҗидә ханымны Тукай бүләгеннән кат-кат мәхрүм калдыручы ир-атларның типажы, гәүдәләнеше аның бер шигырендә аерым-ачык чагылыш тапкан иде шикелле. Менә бәгъзе шәп саналучы ир-атларыбызның чын йөзен, холкын-фигылен ачкан үтемле, утлы юллары: Син барында каен яга идем, Син киттең дә, калдым усакка, Әзрәк җаным җылынмасмы, диеп, Балта сабын салдым учакка... Балта сабы утта янып бетте, Күмере дә хәтта калмады, Шулчак Хәйбүш агай килеп керде, Бирегез, – дип, – кая, балтаны... ...Мич катында торам күшегеп, Әллә инде җаным өшегән, Белмәгәнмен, балта кирәк саен, Син алгансың икән күршедән... Менә шундый «балтасызлар» бәяли микәнни бездә иҗади казанышларны? Шулар корыштыра микәнни әдәбиятыбыз яшәешен? Иҗади казанышлар дигәннән, кайда алар? Җырда Динә, Эльмира, Сәйдәләребез ил күләмендә йолдыз булып балкый алды. Ә шуларны лаеклы хезмәт хакы билгеләп, ТНВга кызыклы тапшыруларны алып баручы сыйфатында җәлеп итү, Татарстанда Мәскәү көнләшерлек телейолдыз итү хәл ителмәде... Кызыклы тапшырулар проектын булдыру өчен Татарстанның иҗади көчләреннән файдалану омтылышы шәйләнми. Кара-каршы такылдап утыру яки көчәнеп көлдерергә азаплануларны иҗади казанышлар дип кабул итәсеме икәнни? Ә татар әдәбиятын ил, дөньякүләм таныткан уңышлар кайда? Әдәбиятыбызны алгарышка илтердәй шәхесләр кайда? Тукта, Зарипов, кызма, үзең нишләр идең әгәр блач тоттырсалар, дип сорарга мөмкин бәгъзе мөхтәрәм укучылар? Минем кулда булса, иң беренче чиратта әдәби басмаларга җитәкче итеп үз-үзен татарча аңлата алмый торган татар филологиясе белгечләрен һаман һаман билгеләүне туктатып торыр идем. Мисал өчен, талантлы шагыйрә – «Казан утлары» журналы уздырган «Печән базары» бәйгесендә беренче урынга чыгарылучыдан 20 тапкыр күбрәк тавыш җыеп, икенче урынга калдырылган талантлы шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованы әдәби басмаларның сыйфатын кайгыртучы вазифасына турылар идем... Ул очракта, фаразымча, әдәби басмалар талантлы, яңа, укучы өчен кызыклы, зарур авторларны җәлеп итү аша тора-бара аякка басып, үз көннәрен үзләре күрә башлар иде... Бүген алар асрамада яши, китапханәләр – аларга батмас өчен тотынырга дип ташланган салам өммәтендә, ә укучы өчен рухи азыкка заказны грамматика белгечләре зәвыгы хәл итә... Ул бик шәп булган очракта да, майлы ботка да туйдыра, дигән мәкаль андый иҗатка зарурлыкны сыртына салмый кала алмый... Безнең гәҗит 3.11.2022 2022, №44 (9 ноябрь)

пятница, 4 ноября 2022 г.

Айдар Хәлим хаклы

Безнең гәҗит 19.03.2019 Выпуск: 2019, №11 (20 март) «Безнең гәҗит» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарының быелгы гыйнвар азагы саннарында шагыйрь, прозаик, публицист Айдар ага Хәлимнең гамәлдәге шартларда Тукай бүләге өчен «ярыш» процедурасыннан баш тартуы игълан ителде. Язма эчтәлегеннән күренгәнчә олуг әдибебезне мондый адымга елның елында этик-эстетик яктан җитлекмәгән язмалар бүләкләнүе этәргән. Әлеге темага язмалар матбугатта даими күренә килә, хәлбуки, атаклы урыс мәсәлчесе язганча, йөк кенә һаман кузгалмый, урынында кала бирә… 2012нче елның май аенда «Азатлык радиосы»на биргән интервьюсында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова, Тукай бүләгеннән язучылар мәхрүм калуын күздә тотып: «Быел язучыларның битләренә төкерделәр», – дип белдергән иде һәм ул белдерү әле дә булса интернетта эленеп тора. 2017нче елның 27нче апрелендә янә шул ук «Азатлык радиосы» сайтында аның «Тукай бүләген бирү милләтне мыскыл итү булды» исемле мәкаләсе дөнья күрде. Үзе лаеклы дип исәпләгән затларның бүләксез калуына гаепле итеп ул хакимиятне, Казан Кремле әһелләрен, һәм «палицайтлар министрлыгы», дип, эчке эшләр ведомствосын билгели, ә бүләкләнүчеләрне уптым илаһи лаексызга чыгара. Хакимият ничек алай ансат кына кайчандыр халкыбыз күз өстендә каш дип таныган, яклаучысы, гаделлек яугире санаган каләм әһелләре дәрәҗәсен төшерә алган, ничек язучылар фикерен очсызлауга ирешкән, алар белән хисаплашмый башларга җөръәт иткән соң? Бәлки, бүләккә тәкъдим итү хокукын яулаган һәм шуннан тулы куәтенә файдалануга корылышлы ике дистәдән чак кына артык каләм ияләре катламы, язучылар берлегенең брахманнары, дип атыйк микән инде аларны, исем, титул, бүләк юллауда үзара ярдәмләшүгә артыграк бирелеп китеп, күрәләтә чүп-чарга юл ачулары тора-бара аларның фикерләре җитди кабул ителми башлавына китергәндер? Хәер, узган ел Тукай премиясе, кат-кат тәкъдим итүләрдән соң, ниһаять, «Казан утлары» журналы хезмәткәре, Язучылар Берлеге әгъзасы Камил Кәримовка бирелде һәм, димәк ки, бу факт, Фәүзия ханым мантыйгы буенча, әлеге аралыкта язучыларның битләренә төкерми калу булып кабул ителергә тиеш микән инде? Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев исә «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте. Соңрак, нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын аерым китап булып басылган (фәнни мөхәррире академик Мансур Хәсәнов) монографиясендә тасдыйкълаган «Мирас» журналы баш мөхәррире академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә ул һөҗүмдә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкта торган булып чыкты… Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка матбугатта басылган интервьюсында сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде. Аннары, озак та үтми, әрсез һәм ертлач тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады… Туктатылды. Хакимият таләбе яки гаебе һәм Мәскәү катнашы белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән корбан ителде… Әллә соң Муса Җәлил турында язу хокукын аерым шәхесләр үзләштергән һәм алар «бакчасына» керүчене» ник туганына үкендерү көтәме икән? Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның, «Солтангалиев татарның каһарманы түгел, ә хыянәтчесе» дигән фикер салынган язмасы Айдар Хәлим мөхәррир вакытта «Аргамак» журналында басылып чыккан иде. Аннары ул «Муса Җәлил – социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы» атлы язмасын ике газетага үзе алып барып бирде. Ошатып алып калганнар. Хәлбуки басмадылар. Хакимиятнең язмага юл ачмауда катнашы юк. Телгә алынган «роман-документ» бәянендә Диас Вәлиевкә каршы татарның иҗади интеллигенциясе саналучылар төркеме, хакимият вәкиле, өлкә комитет сәркатибе Рәис Беляев җитәкчелегендә эш йөртүе хикәяләнә. Алга китеп әйтик, Рәис Кыям улы Беляевны өлком сәркатиплегеннән озату роман-документта, депутат-язучы доносы нигезендә, дип белдерелә. Диас әфәнденең драматик әсәрләре СССР калаларында һәм шул исәптән Мәскәүдә җәмгысе 75 театрда гөрләп барган шартларда, Казан каласында, үзе раславынча, иҗатына киртә арты киртә корылган… Бигрәк тә Муса Җәлилгә багышланган «День Икс» атлы әсәрен сәхнәгә куйдырмас өчен кемнәребез ни генә кыланмаган, кат-кат тикшерүләр оештырып, әллә ниткән үзгәртүләр таләп иткәннәр, һәм һәркайсының ни әйткәне документаль тәртиптә «роман-документ» дип тамгалаган ул әсәрдә урын алган. Драматургны «тәрбияләүдә» катнашучылар арасында Гариф Ахунов һәм Әмирхан Еники генә уртак линиягә азмы-күпме чапырыш фикер әйтә алган… Ахыр чиктә, Диас әфәнде, илкүләм матбугат чараларын да эшкә җигеп көрәшүләреннән соң, «День Икс» спектаклен сәхнәгә чыгаруга ирешә. Һәм премьерасына, театр директоры тарафыннан кемнеңдер фәрманын үтәп, тамашачылар сыйфатында махсус мәктәпләрдән акылга зәгыйфь балалар китереп утыртыла… Күренә ки, «язучыларның битләренә төкерделәр» дип белдерү белән эш төгәлләнми, моны кем эшләвен тәгаенләү дә тәҗел… Сатира остасы Фәнзаман Баттал, үзенчәлекле әдип, элекке хәрби очучы Локман Закиров (аның «Мостафа» атлы бәяне үзгәртеп кору чорында Русия күләмендә ел китабы дип бәяләнде), фантастика һәм фәнни фантастика жанрларын ялгызы диярлек өстерәгән Адлер Тимергалиннарны Тукай бүләгеннән «үсепеснең» шул тар даирә вәкилләре үз ишләре файдасына «коткара килде» ләбаса… Инде аларга, безне санга сукмыйлар, дип, «крокодил күз яшьләре» түгү бер дә килешми. Дәүләт химаясындагы әдәби журналга яңаларга, яшьләргә, үз ояларыннан булмаганнарга юлны ябып, тар даирә өчен генә җимле тагаракка кайтарып калдыруларына да хакимият түгел, нәкъ менә «обойма»дагы әдипләр сәбәпче. Кыскасы, биткә төкерүчеләрне әллә каян эзлисе юк… Гүзәл Яхина һәм Диас Вәлиевләргә, әллә ниткән гаепләр ташлап ябырылучыларның борын астындагыларны күрмәүләре таң калдыра… Әйдәгез, төп әдәби журналда басылган әсәрләрне кыскача күз уңыннан уздырыйк… Күтәрәме алар милләтебез дәрәҗәсен, төшерәме? Даими автор Марат Әмирханның «Казан утлары»нда сиксән яшьлеге алдыннан басылган «Ир-Мамай» атлы тарихи романыннан бер өзек: «Ыштаннарыгызны төшерегез, – дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!» («К.У. 2013 ел» №6, 44 б.) Аңлавымча, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә… Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез, тулаем халкыбыз нинди булып чыга инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар, хөкем карарын җиренә җиткерүчеләр булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән, дип раслау түгелме соң бу? Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә үк алып барып чыгармыймы әлеге язучы фантазиясе? Шул ук авторның «Гәүһәршад» атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз. «…Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады». Чорыбызның атаклы романчысы әлеге дә баягы Паоло Коэльо үзенең «11 минут» романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен «эһ» тә итмичә урам этләре матавыгы яссылыгына төшерә. Алай да Батулла Тукай бүләгенә лаек ителгән (!) «Сөембикә» романы белән мондый дулкындагы әсәр бастырып чыгаручыларның һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп, аның кочагына кермәкче була… Айгөл Әхмәтгалиеваның Мәхмүт Кашгари исемле конкурста Татарстанда – беренче, Бакуда икенче урын алган һәм «Казан утлары» журналында басылган «Капка» хикәясендә татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да нәмәгълүм, күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт, бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле булуы хакында «Татар Левиафаны» атлы мәкаләмдә бер язган идем инде, кабатлануым өчен гафу үтенәм. Янә килеп «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы ел 16нчы декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның «Чак Гузель Яхина» исемле мәкаләсендә, тузга язмаган, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерелә… Бүләкләр, урыннарның кемгәлеге алдан ук хәл ителә һәм бүлешүгә кануни төсмер бирү өчен «үги» авторлар статистлар сыйфатында «бәйге»ләргә җәлеп ителә, дип шикләнүләргә җирлек җитәрлек. Кыскасы, язучы битенә кем төкерә, дигән сорауга җавапларны эзлисе дә эзлисе әле… Ошбу җәһәттән, Татарстан гимны текстын кабул итү кыйссасы да ихлас һәм гадел бәянчесен көтә… Кыскасы, Айдар ага Хәлимнең, татарның түбәнгә тәгәри баручы абруен кайтаруны Тукай бүләген лаеклы әсәрләргә бирүдән башларга, моның өчен бу бүләкнең яңа уставын, шартларын яңадан язарга кирәк, дигән фикеренә кушылып, әдәби бәйгеләрне бәяләүне китап сөюче абруйлы халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы милләттәшләргә тапшырырга вакыт, димәкчемен. Рөстәм ЗАРИПОВ,

понедельник, 3 октября 2022 г.

Каеннан балан җыйганда

11.09.2022 Безнең гәҗит 2022, №35 (7 сентябрь) «Казан утлары» журналының 2004нче елгы 10нчы санында галимә Дания ханым Заһидуллина «Безнең заман герое» дискуссиясе сәхифәсе кысасында чыккан «Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр» дигән язмасында «каеннан балан җыеп алып булмый, усакны яңа елга бизәк итеп бастыру мөмкин түгел», дип керешә дә, «Бауман урамында ике бина тора, берсе – матбугат йорты – конструктивизм, ә каршысындагысы – Париж күлмәкләре сата торганы модернизм стилендә», дип ассызыклый һәм «һаман социалистик реализмга хас сыйфатлар эзләп, башка кануннарга карап язылган әсәрләрне үзебезгә мәгълүм ноктадан карап кына бәяләү» дәвам итүенә хафа белдерә, әдәбиятта постмодерн ысулына хәерхаһлык итеп, яңа ысул кулланганда әдәби геройның булуы мәҗбүри түгеллеген белдерә. Хәлбуки, беренчедән, ул искә алган һәр ике бинага да нигез геологик киселештән чыгып, ныклык тәэмин ителер дәрәҗәдә булганы сайлана; икенчедән, ике очрак өчен дә каркас ныклыгы һәм тотрыклылыгы хәл ителә; һәр икесенә кирәкле коммуникацияләр уртак таләпләрдән чыгып ялгана, бинаның һәр икесе дә җылы тотарга, түбәсеннән су үткәрмәскә, тәрәзәләре табигый яктылык уздырырга тиеш... Ә аерма, нигездә, бизәлештәге төрле формаларда, уртак таләпләргә җавап бирерлек яңа материаллар файдалануда һәм дизайнда. Әдәбиятта да – иске ысулда языламы ул, яңачамы – төп принциплар, намус, вөҗдан, кешелеклелек кыйммәтләре сакланырга тиештер, дип фаразлыйм. Әсәрдә төп герой аламы ул йөкне, әллә модага кергән «яңа» ысул нәтиҗәсендә ул вазифа хикәяләүче автор җилкәсендә каламы – барыбер, чын әдәбият – Кеше турында. Ә Пауло Коэльо язган атаклы «Алхимик» әсәренең төп герое, Дания ханым ассызыклаганча, сарык көтүчесе генә түгел, ул шул көтүнең хуҗасы да һәм сәях җанлы ирекле кеше... «Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак язган «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә Дания ханым әлеге дә баягы ысулны телгә алып, Зөлфәт Хәким әсәрен, ул шул яссылыкта язылган, дип хуплады. Кайчандыр модада булган постмодернизм ысулына карата әдәби дөньяда караш салкынайган, ә рус әдибе һәм галиме, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Михаил Веллер әлеге ысулга күчү әдәбиятның үлеме, дип белдергән шартларда, милләттәш галимәбезнең мондыйга мөкиббәнлеге аерым игътибарга лаек... Ихтимал, М. Веллер һәм башкалар ялгыша, ә Дания ханым һәм аның коллегалары хаклыдыр? Әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Белмим, тел белгечләре өчен, специфик яклап караганга, бәлкем аларда мин, һәм минем кебек техник белемле китап сөюче танышларым тоемламаган рухи кыйммәткә ия нәрсәләр, нечкәлекләр бардыр?.. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы тәҗеллеге, иң киме хәрбиләр өчен, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр»ен генә түгел, яшермим, моңа кадәр язганнарын бәяләргә дә фәһемем җитенкерәми. Аның «Таккүз» хикәясе дә мин фәкыйрегез өчен «бу ни бу?» дип торышлы табышмак булып калды. Ихтимал, «Казан утлары»нда «такбаш» төшенчәле хикәя бастыруны үзенчәлекле юмор, гаярьлек дип кабул итәседер?.. Аның Тукай бүләгенә лаек табылган, үзе имза салып миңа бүләк иткән китабыннан Тукай бүләгенә лаек булган «Сөембикә» романын укыгач та хәйраннарга калып утырганым булды. Менә шуннан бер өзек: «... Ләкин Сафа тилергән иде инде. Ул Франгизәнең (сүз атаклы Сафагәрәй хан һәм кол хатын турында бара) ике аягын тиң кочаклады... Сафа кайнар башын хатынның ике тезе арасына тыкты» Романда булачак ханбикәбезнең яшьлегендә ир-атка тартым булуы, атта чабарга, сүгенергә яратуы, бер хатынның аны ир-ат дип белеп, кочагына керергә омтылуы һәм башка шундый әкәмәтләр тулып ята... Әлеге авторның Гүзәл Яхина язган «Зөләйха күзләрен ача» романына татарча һәм русча матбугатта басылган тискәре бәяләмәсен ни дип бәяләргә дә белми аптырадым... «Казан утлары» элегрәк, Тукай юбилеена турылап уздырган «Печән базары» атлы бәйгедә дә 1-2нче урыннарны Зөлфәт Хәким белән Батулла бүлеште, дип истә калган. Анысында мин дә шигырьләр белән катнашкан идем. Бәйге шартында унбиш бит диелеп, Зөлфәт Хәкимгә – 25, миңа ике бит тамыздылар. Бәйгедә катнаштырылмаган шигырьләрем дөм яраксыз булмаган күрәсең, «Чаян» журналында басылдылар... Тагын да кызыграгы – Зөлфәт Хәким анда, үткән елда «Татар пьесасы» бәйгесендә икенче урын өчен бүләкләнгән әсәре белән катнашып, беренче урын бүләгенә лаек булды… Күрәсең, комиссия, бу бит былтыргы «А», инде бер тапкыр бүләкләнде, дип вакланып тормаган... Ә миңа бу журналдан, кая да булса бер басылган әсәрләрне генә түгел, ә интернетка, шәхси блогыма кунаклаган әсәрләрне дә бастыра алмыйбыз, дигән аңлатма биргәннәре булды... Ә бит шәхси блогка элүнең сәбәбе ничарадан бичара, ягъни кая да булса бастырып чыгарудан өмет өзү аркасында... Бәлки, әдәби редакцияләрдә филологлар өстенлек алган шартларда татар әдәбиятында искән мода җилләренә без, филолог түгелләр, әзер түгел яки төшенми торганбыздыр? Балалар табибы Зиннур Закиров та, «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы елның 24нче декабрендә басылган мәкаләсендә («Чак Гузель Яхина») Аксубай урманында француз балеты примадоннасының колхоз рәисе белән мәхәббәт уены уйнаулары турындагы тузга язмаган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә тискәре мөнәсәбәтен белдереп, хаталангандыр? Халык язучысы исеменә лаек булган, шул титул хакына айлык өстәмә матди керем алып торган, янә килеп җөмһүрияттә тәтергә мөмкин барча премияләрнең эресен-вагын кырып-себереп җыеп алган авторларның һаман-һаман дәүләт химаясендәге журналда әсәр арты әсәр бастырып кинәнүләре, яңа, үзгә һәм яшь авторлар өчен әдәби мәйданга юлны ябулары ни мантыйк, ни әдәп, ни намус киртәсенә сыеп бетми. Хактан да халык язучылары икән, алар калыплаган китапларга халыкта сусау, ихтыяҗ булырга тиеш ләбаса. Һәм хактан да талантлы булсалар, аларның дәүләт химаясенә мохтаҗлык кичерүләре нонсенс, олыгайган көннәрендә булса да дәүләт имчәгеннән аерылып, иҗатларын үз хисапларына чыгара башласалар, ару буласы... Әйтик, Зифа Кадыйрованың үз хисабына бастырган романнарын кулга да тидерми алып бетереп торалар. Югыйсә, ул ханымның халык әдибе дигән титулы юк, хәтта язучылар берлегенә алырга омтылу шәйләнми, димәк ки, премияләргә дә тәкъдим итәргә җыенмыйлар... Бүген татар әдәбиятында татфак белемле грамматика белгечләренең тулы монополиясе шартларында, дәүләт асравындагы әдәби газета-журналларда әдәби мәйдан бүлешүдә редакция хадимнәре бер-берсенә аерата хәерхаһлы булу белән алдыралар... Шундыйларның дәүләт асраган басмаларда 500әр битле роман-эпопеяләре урнаштырып торуы уңаеннан танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиевнең «ми китү» дигән бәяләмәсе тетрәтте. Майлы ботка да туйдыра, тормышка бүгенге татар әдәбиятында бердәнбер татфакчыл караштан, ракурстан әдәбият сөючеләр миңа калса инде гарык. Элек бит татар әдәбиятында табиблар, укытучылар, хәрбиләр, колхоз җитәкчеләре, халык хуҗалыгы белгечләре, галимнәр, хокук сагында торучылар да мәйдән тота иде... Ә хәзер, Хәсән Сәрьян үзенең «Нокталы өтер» әсәрендә кисәткән хәл, Тукайның үзен төзәтү корылышындагы грамматика белгечләре, Чәмәт шәкертләре, нигездә редакцияләр урындыгын-кәнәфиен иярләүчеләр алдынгылыкны бирми... Әдәбият мең төрле тормыш кайнаган диңгезне хәтерләтергә тиеш. Әгәр чыганаклар бер-икегә генә калса, ул каз-үрдәк, чебен-черкигә кулай буаны хәтерләтә башлый, анда сөлекләр үрчи һәм мондый вәзгыять А. Толстойның Буратино турындагы әкиятендәгечә, Дуремарлар өчен генә кулай булып кала. Иҗади бәйгеләрдә хөкемдарлыкка да әдәбият сөюче төрле профессия вәкилләре җәлеп ителә башласын иде. Картаеп былҗыган каләмзатларның азгын сексуаль фантазияләренә хөҗерләнми торган, аек акыллы, реаль, саф күңелле чын хезмәт кешеләре хөкемдарлыкка килсә, соңгы егерме биш елда шактый мөшкел хәлгә төшкән әдәбиятыбыз өчен хәл-тын алу булыр иде...

пятница, 30 сентября 2022 г.

PARDONE MOI

Таныш - белеш очраганда, гадәттә, - Кайларда кәкерәясең яки күпмегә бөкерәясең? -дип кызыксынып, тез астына орырга яраталар. Хәлең мөшкеллегеннән уфтансаң, йөзләр яктырып, борыннар кояшка турылана, алтын тешләргә нур куна, күзләрдән очкыннар чәчри башлый. Ә бүксә яки түш кагып куык очырсаң эш харап, капылт үз эчләренә бикләнәләр, йөзләргә кара коела, сүзләр сөрлегә, тавышлар тоныклана, тамаклар карлыга башлый... Акчалы урында эшләвем, хатынымның да шунда калкынуы хакында хәбәрем карсак гәүдәмне үстереп һәм кабартып җибәрүе шул мизгелдә үк карашларда сагыш сөреме куеруы аша чагылыш таба... Әгәр минем сайравыма тулы ирек куеп тыңларга сабырлыклары җитсә, "хәвефсезлек хезмәте" дигәнемнең ишек катында сакта тору, ә хатынымның чисталык менеджеры дигән вазифасы җыештыручыга тәңгәллегенә төшенеп, бәлки аларга да кояш чыгар иде. Юк бит, алга таба әңгәмәне дәвам итәргә хәлләреннән килми, сулышлары кысыла, тыннары йомыла, мөһим эшләре кылт исләренә төшә.. Ә бит элек, хатын татар теле укытучысы, мин дәүләт асрамасындагы гәҗиттә журналист булып, сыер савучылардан интервью алып, "дуңгызчылык-табышлы тармак" темасына багълы мәкаләләр язып йөргән дәвердә, илгә андый вазифалар да кирәк иде бит әле заманасында, сөйләшеп сүзләре бетми торган иде... Сер түгел, һәр нәрсәнең алды һәм арты була. Көннәрдән бер аяз көнне яшен сугуга тиң кәгазь тоттырдылар... Миңа гына түгел, хәләл җефетемә дә тоттырганнар икән аны, тик карчыгым, юкка барга чәүчәләкләнә торган гадәте бар, дип миңа әйтеп вакланмаган. Яңгырдан соң гөмбәләр сыман үрчеп торган көндәш фирмалар кысрыклавы ипиле итүче төп йортыбызның хәлен мөшкелләткән дә , штатларны кыскартуга күп уйлап тормый, һәрвакыттагыча, "балык башыннан чери, ә коерыгыннан чистарталар" кагыйдәсе буенча керешкәннәр, ахрысы... Эшкә кергәндә ике ай буе һәртөрле тәфтишләүләр уздырып, акча түләүле табиблар тегермәне аша үткәреп, имтиханнар алып азаплаганнар иде, хушлашканда араны тиз өзмәкчеләр кебек, кыскартылуым сәбәпле ике атна эчендә хезмәт биржасына теркәлергә тәкъдим ясаганнар. Димәк, ике атна эшлисең дә, аннары, "әнә бара юлың" була .. Көннең башланган гына чагы иде алмаш хезмәттәшкә эш урынымны тапшырганда, «Жигули»емә утырганым томанлы гына истә,ул кабынды һәм кала урамнары буйлап алып-биреп китте... -Һәр нәрсәнең уе була, чыпчыкның да туе була,- дипме шунда, яки сые , буе, тагын нәрсәседер булуын искә алыпмы, әйтәләр бит әле... Кыскасы, беркем дә түгеллегеңне искә төшерүләреннән үртәлү җанны били, рухны изә, күңелне талкый. Тотындым,ничарадан бичара,сагыш диңгезендә йөзеп, эш эзләргә. Тәкъдимнәр күп бит ул, почта әрҗәбезгә кемнәрдер кыстырып китә торган төсле гәҗит битләрендә дә эшкә чакырулар тулып ята. Өстәмәсенә радио-телевидение өзми-куймый кайгырта язмышташларны, шатлыгыңнан хет тәгәрәп кит, йә чүгә - чүгә бие.. Компьютерне ачсаң, тагын җан рәхәте: вакансия, вакансия, вакансия... Кая барып борын төртергә белми аптырыйсың...Тик, булгач -булгач чук, яки, чәк кенә башкачамы булсын, дип, җимлерәк тагараклысына урнашасы килә. Аптырагач-йөдәгәч, нишләргә дигән сорауга җавап табу ниятеннән, милициядә карак түрәләрне дер селкетә торган ОБХСС хезмәтендә майор дәрәҗәсенә ирешеп ялга чыккач, минем сыман өч көнгә бер каравылда торуы өстенә рухи сукмакка да салулаган Насертдин күрше хозурына юл тотам. Ишетмәсәң ишет, колагыңда булса ике тишек, дигәндәй, ул әле читтән торып мәдрәсә дә тәмамлаган һәм шул хөрмәткә мәчетнең икенче имамы дәрәҗәсенә дә ирешкән икән. "Әссәләмәгаләйкем", дип барып кергән идем ишектән,"вәгаләйкем әссәләм", дигән җавап ишетелде... Кыскарту хакында әйткәч, аның тамчы да исе китмәде, Бу хакта ишеткән идем, ихтимал иртәгә, кизү торырга чыккач,миңа да, имза куйдырып шундый ук күчтәнәч тоттырырлар", -дип кеткелдәп көлде. Көлми нишләсен, мәчеттә сүгенергә ярамый бит... Ул зар-моңнарымны игътибар белән тыңлады. Аннары имән бармагын югары чөеп, - Без кемнән ким, арка чокыр, күкрәк киң, өч борынга үзебез банк ачабыз! -дип шаккатырды. -Ашыкма , агай-эне, -минәйтәм.- Галстугыңа басмагаең. Ниткән банк турында шапылдый синең яргаланган иреннәр? Ярлыкау банкы ! – диде хәзрәт, күзләрен очкынландырып- Чөнки һәркем ахыр чутта ярлыкауга мохтаҗ!Һәм беренче чиратта исән чагында! Ә өченче борын кемнеке була? Бәй, әллә карчыгыңны кыскартмаслар дисеңме? Рәттән кыркыйлар, дип ишеттем мин ышанычлы кешеләрдән. Ә безнең банкка татарча укый-яза белә торган кеше бик тә кирәк булачак. Хәзер сирәк бит андыйлар. Барыбер аңламадым, - минәйтәм, күзләрне челт-мелт китереп. – Банк-ул бит финанс-кредит оешмасы.Минем карчыкның акылы кредитны бирү түгел, алу ягына гына эшли, иде шикелле. Сабыр, сабыр. Син дингә ничек карыйсың болай? - Бисмилла әйтми ашый башлаган юк үзе.... - Нәрсә дигән сүз икәнен беләсеңме бисмилланың? - Мәрхүм әти,бәләкәй чагымда “күп ашама дигән сүз”, дип аңлаткан иде... Эш болай тора. Бәндә бәндәне җәберли, каһәрли, изә, хакәрәтли, аның өлешенә керә, өстеннән әләк яза, күлмәген күтәртеп эченә, чалбарын төшертеп артына тибә, башына җитәргә дә күп алмый. Табигате шундый. Ә Хак Тәгалә, денсезләр тасвирлаганча, коллык тарафдары да, колларга мохтаҗ да түгел. Бер-берсен җәберләү, күрмәгәнен күрсәтү корылышына авызлык киертү өчен барлык бәндәләрнең Аллаһ колы булуы иң хәерле чишелеш. Аллаһ үзе каршында һәр кемнең дәрәҗәсе тигез, дип белдерә һәм дөньяга сыймый артыгын кыланучының да колагын, син минем колым, дип, киртли. Өстәмәсенә, минем колым була торып, милкемә, башка колларыма зыян эшләргә, аларны җәберләргә хакың юк, дип кисәтә. Күренә ки, мәсьәләнең юридик ягы тел-теш тидерешле түгел. Аллаһ милкенә тукынучыга, ягъни кеше рәнҗетүчегә теге дөньяда җавап тотарга туры киләчәк. Һәм ислам тәгълимәте искәрткән үтә мөһим бер нечкәлек бар: золым итүчене, корбаны бу дөньяда бәхилләмәсә, Аллаһы Тәгалә аны гафу итми. Икенчедән, каза кылучының булган барча саваплары рәнҗетелүчегә күчә. Ә өченчедән, рәнҗетелгән затның гөнаһлары рәнҗетүче сыртына менеп утыра! Һәм, җәһәннәмгә туп-туры рәхим итәсе генә кала...Димәк, араларны алданрак төзәтү хәерле. Кыскасы, йөрерсең мин кылган саваплар тау хәтле, дип. Ә тавың тузып, аннан калкулык та калмавы ихтимал. Менә без изге эшкә, рәнҗетелгәннәрнең җан җәрәхәтләрен сихәтләргә һәм рәнҗетүчеләрне, тәүбәгә китереп,тәмугъ кисәве булудан араларга алынабыз. Ният әйбәт икән,-минәйтәм.– Әйтерең бармы?Алым да зур. Тик эшне нинди җирлектә оештырасы соң? Тәмугъка юл изгә ниятләрдән түшәлгән, дигән сүз дә бар бит әле. Аннары коры кашык авызны ерта дигәне ...Ул як ничек? - Төп таяныч, югарыда!- дип Насердин хәзрәт имән бармагын түшәмгә төби, һәм,- әйдә әле! -дип, чапаны чабуына абына- сөртенә өскә укталышлы сырлы баскыч тарафына атлап китә. Мыш-мыш килеп укталабыз югарыга. Мәчет бинасының чарлагында, бәлки французчалатып мансардасында дияседер, мәктәптәге төсле уку бүлмәсе урнашкан икән. Ә түрдә акбурсыз языла һәм язганың юеш чүпрәксез сөртелә торган заманча сыйныф тактасы эленеп тора. Ике яклап шәкертләр өчен өстәлләр һәм урындыклар тезелеп киткән. Өстәл саен текә компьютер кунаклаган.. - Болар белән таныштыр ич?Татар телендә эш итә белү кирәк була, -дип, Насертдин хәзрәт шуларга ымлый. Әлбәттә! -минәйтәм – Без бит- Равил һади* шәкертләре! Бар иде университетта шундый бер остаз. Тик менә мәчеткә дин сабагы укучы шәкертләр килә башласа нишләрбез? Тәһарәтханәгә күчәсе булмасмы? -Әлегә бик күренмиләр иде. Аннары , намаз уку залында урын болын хәтле. Аяк бөкләп келәмгә утырырлар, алларына китап куярга, нәкышлы тәбәнәк такта күтәртмәләр бар. Укысыннар гына! Мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт , дияргә җыенмыйм. -Мокыт булсалар бик хуп та. Тик менә арада артык күп белүчеләре табылып , банк риба оясы, бу бидгать эш , дип остара, кәҗә тизәгедәй чәчелә-сибелә башласалар нишлибез? Бездә бит, мөхтәрәм Җәлил хәзрәт әйтмешли, баш юк килеш кашны төзәтергә яраталар.. - Һы.Син чутлыйсың алтыга, ул килә дә чыга яртыга..Ярый..Алайса минем гаражга күчәбез. Ул да ике катлы. Мәчет биләмәсенә сыенган булгач, сүзе булмасын, ни икәне аңлашылмасын, дип мин аңа айлы манара да торгыздым... Күп уйлап тормый ул үз, мин үз машинама утырып, киләчәктә булачак офисыбыз тарафына кузгалабыз. Хактан да айлы манара кунаклаган гараж әллә кайлардан күренеп тора. Барып туктыйбыз катына, үтәбез түренә, тар баскычтан күтәреләбез югарыга. Хикмәти Хода! Биредә дә икенче катта шәп бүлмә, түрдә императив такта, ике өстәлдә дәү мониторлы ике текә компьютер! Күрәсең, мәчетне җиһазлаганда артып калганнардыр... Хуш , офис бар , анысы ару,- дим, тел шартлатып.- Ә штатта кемнәр кем була безнең? Сез - менеджерлар, мин – идарәче.Минем кубызга биисез .. Танго диярсең әле син, чукынган, -дим мин, авызны беткәнче ерып. Үзеннән үзе борын астыннан көй мыгырдый башлап, тирбәлә-тирбәлә барып, хәзрәтне иңеннән эләктерәм һәм җиңелчә карышуын җиңеп, әйләнә-тулгана биеп китәбез. - Ярый, хуш. Банкка нинди исем ябыштырабыз соң? -дим биюебездән шып туктап калып.- Исем мөһим нәрсә, корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк, диләр. Ә бәлки банк дигәнне җавапчылыгы чикләнгән җәмгыятькә алыштыру хәерле булыр? Хуп. Син ни атлы әле, онытып торам? Гафур. - Бәрәкалла! Гафу сүзен күтәреп тора бит исем-шәрифләрең.Ә абыстаең? – Гөлли. Батмый, -дип, тешен суырып куйды Насертдин хәзрәт, чалмалы башын чайкап, – кушамат төслерәк ишетелә икән Ислам тәгълиматы кушамат тагуны катгый тыя. Ярый, алайса оешмабызга башта уйланган "Ярлыкагыл" исемен калдырабыз... – Тукта, тукта! Минем хатынның тулысынча исеме Гөлҗәннәт бит, – минәйтәм. -Әле ярый үзе биредә түгел, ир-ат әңгәмәсенә кысылуны шәригать кануннары хупламавын онытып җибәреп, йомры йодрыгын, гадәтенчә , касыгыма турылаган булыр иде.. ООО "Гафур -Гөлҗәннәт" - горур яңгырый!- дип тел шартлата хәзрәт. - Гафу ителеп, җәннәткә керү чарасы булуын исеме үк әйтеп тора! Кем дә кем шушы аталышны хуплыйм ди , кулларны күтәрик. Хикмәти Хода, икебез дә хуплыйбыз булып чыкты. Төшерик. Анысына да каршылык тумады... Төшерик, дигәч, төшерми кая барасың...Төшердек. Аннары инде интернетта сайт булдырасы гына калды. Шунда " Гафур-Гөлҗәннәт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исеменнән белдерү элдек. Исәп-хисап ясауны тизләтү өчен, дип, хәзрәтнең кесә телефоны номерын да күрсәтергә онытмадык. .Хәзер бит бик ансат, сәмәнне телефон аша да күчереп була. Хәзрәт, минем, ягъни баш менеджерның исем фамилиясен һәм шулай ук телефон номерымны күрсәтү зарурлыгын искәртте. Анысы нигә тагын?- дип кызыксынасы иттем.. Компьютер рәтен белмәүче карт-коры клиентлар элемтәгә керсен өчен, әлбәттә. Ул бахырларның колагына токмач элү сиңа ышанып тапшырыла! Клавишаларда бармак биетеп хәзрәт әйтеп торганнарны сайтка турылый башладым. Ул, клиентларны җәлеп итүгә, "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкатенә рәхим итегез, аңа килми һич ярамый, чөнки хәдистә "чакырган җиргә барыгыз" диелә, дип керешеп, -Адәм баласы хатадан хали түгел, -дип ассызыклады. Ары таба, инде минем колакка киртләгәннәрен кабатлап, кешеләрнең исән чакта риза-бәхиллеген алырга өлгерү зарурлыгын бәйнә-бәйнә тезде, ә алмасаң, бар кылган савапларың шул син рәнҗеткән затка күчеп, тик гөнаһлар төрелешендә дөрләп янган утка барып керү куркынычын тасвир итте. Ә анда эләгергә теләмәгән һәркем өчен бердәнбер юл, безнең сайтка мөрәҗәгать итү булып чыкты. Әлбәттә, зарар күрүчене, рәнҗетелгән затны эзләп табып сөйләшүләр уздыру һәм араны төзәтү өчен тотылачак чыгымнарны каплау максатында, саранланмый гына кертемнәр ясау мәгъкульлеге дә онытылмады. Аннары , татар телле радиоларга, беренче өч сәгать бушлай дип тә кызыктыргач, рекламабызны урнаштырырга тәвәккәлләдек. Бер сәгать узды, исәнме-саумы юк. Ике сәгать үтте , ләм-мим. Ә өченче сәгатьнең соңгы минутлары төкәнеп, мишәр кардәшләр әйтмешли "сүмәделәр бугай безне", дип борын салындырып торганда, бер кыю зат табылды, ләбаса. Аның безгә юллаган озын хатының кыскача эчтәлеге болай иде : Элек заманда оешмалар урманнан делянка алып, шуны кисеп һәм ташып, эшче һәм хезмәткәрләрен утын белән тәэмин итә торган булган. Бер җәйне боларның оешмасындагы ир-атлар агач кисеп-турап әзерләгәч, төяп озатуларга чират җитә. Урман эше авыр, көннәр бөркү һәм болар һәр озатылган йөк артыннан “кызыл” эчеп сусауны басуны кагыйдәгә әйләндерәләр. Калай бөкегә нечкә корыч чыбык урап, шуны кыздырып, бөкене ертмый да ачып була икән. Нигәдер, шешәләрне шулай ачуны гадәт итә болар. Ә беркөн, машина килми көттергән мәлдә, бушаган шешәгә пес итә дә бу, кызуда тотып киңәйтелгән бөкене шул шешә башына турылый. Бөке суынып урынына утыргач, чыбыкны сүтә һәм әлеге “байлык” тузанлы юл уртасына чыгып утыра. Менә ниндидер, берәр хәерче колхозның микән, яньчелеп беткән 17-15 ТТБ дигән тамгалы Газ-51 машинасы шешә каршында шып туктый. Юлга нәни малай, бәлки, шоферның улы, яки туганының малаедыр сикереп төшә һәм табылдыкны кабина тәрәзәсе аша эчкә суза. Бик ихтимал, алдагы көндә шофер агай нык кына арган, кан язылсын дип арурак тоткан һәм шул сәбәпле хәле мөшкел булгандыр. Җәй ич, эштән соң да эшләр тезелеп көтеп кенә тора, арып кайтып, хокук кәчәйт итеп бот күтәреп ята алмый авыл кешесе. Һәм, каян нәрсә табарга микән дип моңга батып барган бер мәлдә, каршыңа матур “алъяпкычлы” шешә чыгып утырсын әле! Шофер, кулына эләккән шешәне болгаткалап, кояшка куеп карый. Күрә, бөке төзек, ачылмаган, ә этикеткада таныш шәраб исеме язылган, градусы күрсәтелгән, “полусладкое” дип тәгаенләнгән һәм ул шешәнең бөкесен тешләп кубарып, кабина тәрәзәсеннән төкерә. Озак та үтми, ярсу белән тәрәзәдән шешә чыгып оча, авыздагы йотылмый калган өлеш тышка бөркелә һәм машина, яман каты үкерүдән урында хәтәр тузаннар туздырып, капылт кузгалып китә.... Беренче заказчыбыз, алданган агайны, ә ул бакыйлыкка күчкән булса, шул чакта янында булган малаен эзләп табып, үз исеменнән гафу үтенүне сорый һәм эзләп табу һәм араны төзәтә тору өчен, дип безнең карамакка йөз мең тәңкә акча да юллаган. Әлеге язмада вакыйга булган урын да тәгаенләнгән булгач каза күрүчене эзләп табу әллә ни кыен булмады. Картлач исән икән, ә менә әтисенә ошап хәмер эчәргә хирыслык белән алдырган малае гына узган ел гүр иясе булган. Ни хәл итмәк кирәк, яшьләр йомшак бит хәзер, чебен тимәс чер итәргә торалар, тиз сыгылалар", дип уфтанып аңлатма бирде эзләп тапкан картлачыбыз. Дилбегәнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы, дип, бер шешә шәрабка өметләндереп этлек эшләүчене гафу итәр өчен ниткән хакка бәхилләве ихтималы белән кызыксынам. - Бер әрҗә шәраб! Кимгә риза түгел. Пинесе белән шулай чыга, дип аңлатырсың ул мөртәткә. Шәраб урынына коньяк та ярый. - Тик катыргы әрҗәдә нибары ун шешә коньяк була. - Ун тек ун. Кем әйтмешли, эттән бер уч йон ал, ул да мал. Тукта әле Тагын иске фокусын күрсәтмәсме соң ул мәлгунь? Исәп-хисапны арадашчы, ягъни без ясыйбыз. Сездән риза-бәхиллек турында белешмә, ә тиешле мал - бездән. Беләсездер, безнең ширкать -иң-иң ышанычлы! Әйе. Радиодан тырт-мырт җырлар арасына кыстырып өзми-куймый инде өч сәгать рәттән шуны тугълыйлар. "Ә" дигәнче, "Хәрам" атлы кибетнең җитез хезмәткәрләре ярдәмендә араны өзеп, каза күрүченең ватсап аша юллаган имзалы риза - бәхиллеген заказчыбызга күчереп арканлыйм. Ә ул рәтле кеше булып чыга, «Уррра!» дип җавап язып, «кул җиле өчен» янә сәмән сона... Яшибез икән,минәйтәм, болай булгач. Яшәп күрсәтәбез икән әле. Кулы җиңел икән мәлъгүннең, буа ерылды, эш күбәйде, штатларыбызны арттырмый да булмас. Безнең банкка каза күрсәтүчеләр генә түгел, үләр алдыннан риза-бәхилләтергә җыенмый микән, дигән өмет белән каза күрүчеләр дә хәбәр юллый башладылар...Һәр ике төр мөрәҗәгать өчен мәгълүмат базалары булдырдык.Өстәмәсенә, һич уйламаганда безгә ярдәм итәргә теләүче энтузиастлар үрчеп китте. Гаеп-кыеклар турында хәбәрләргә күмүләре бер хәл, рәнҗетүче, золым кылучылар белән үзләре элемтәгә кереп, кайчандыр зыян салган мазлумнарның риза-бәхиллекләрен безнең аша алырга кыстарга керештеләр. Иң зур яманлык, акырта-бакырта эшләнгән яхшылык, диләр... Менә шундый игелек кылучылар басымы астында тәгәрмәч эчендәге тиендәй зырылдауга дучар ителдек..Кемнәр ни генә сырламый, әйттерерләр әллә ни, чыдап кына тор. Бер математика укытучысы ,әйтик, татар теленең алфавиты өчен тел галимнәре халыктан риза-бәхиллек сорарга тиеш, дип, хатын менә болай очлаган: Башкорт “йәшлек” диеп яза,ул йәшлек, булып укыла, татар “яшьлек” дип сырлагач, йәшлек ёшьлёккә сыпыла.“Къазан къала”, дип язылмый,ә языла “Казан –кала”, һәм татарның башкаласы нәҗес савыт булып къала.“Сука” сүзен укыйсың да, күңелләрне сагыш баса... Язын бакча эшкәртергә ана эт җикмибез, ләса....Аһ, татфилфак галимнәре, кандидатлары, духтыры ...Шушымы безнең алфавит, инәгезне корт чаккыры! Әле ул банкыбызга 100 тәңкә акча да күчергән, рәхмәт яугыры.Әлбәттә андый клиентны җавапсыз калдыру, үзең утырган ботакны кисү булыр иде Һәм бармакларым клавишаларда биергә керешә: "Безне тануыгызга тәшәккүрдән тәгәҗҗепбез. Әгәр ул галимнәр халыктан риза– бәхиллек эстәп безгә мөрәҗәгать иткән очракта Сезгә аерым хәбәр юлларбыз. Өлешегезгә тиеш көмешегезгә ирешүдән берүк өмет өзмәгез..." Ул да булмый, үзгә клиенттан йөз илле тәңкә һәм янә шактый озын язма килеп төшә. Балалар бакчасында татар теле сабаклары бирүче тәрбияче , дип үзен танытучы ханым, әкият китабы чыгаручылар сабыйлардан, аларның әти-әниләреннән гафу үтенергә, аларның риза бәхиллеген алырга тиеш саный булып чыкты. Ул, сабыйларның йокы сәгатендә шактый гына әкият китаплары укыштырган, ахры, менә нинди нәтиҗә(резюме) белән төгәлләгән үзенең хатын : Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре - Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан.Татар халык әкиятләре атлы башка тупламнар да, бер камырдан “бии” бар да, уртак тамырга сырышкан...Хезмәт тора өч бүлемнән, хайваннар турында башта, тик тармадым ул эргәдә йолдыз кашка чабыш атка... “Әтәч белән төлке”, дигән әкият ача ул бүлекне, эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны”,-ди.Әтәч әйтә: “Алай булгач, уят башлап имамны”, -ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. “Кадалгыры, тәһәратем ычкынды”, -дип , төлке , шыла...Әкиятнең икенчесе “Торна белән төлке” атлы, мәктәптә уткән Крылов мәсәленә ныкъ ук тарткан...Өченче әкият “Аю, бүре, төлке”, дип атала, имеш шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала.Ниятләре :“Киләчәктә бер затка да тимик”,- була,боларга дөя иярә, алар аны тотып, суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа, күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя... “Наян төлке” дигән әкият , күпләргә ошыйдыр шаять,ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгәллимә Төлкебикә, “ укытам” , дип алып кала, “ике атналык ризыкъ”, дип, нәни бүреләрне чала... “Нәзәкатьле” әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... “Елан патшасы Шаһмара” ... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам , дип өчкә кисә... Икенче әкият –“Зөһрә”, аның анасы бик “ушлый”,күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана, бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – “Каракош”, иншамы соң дип торышлы, ул “Аленький цветок”ка нык ошаган, патамышты...Аның артыннан килгәне, “Балыкчы һәм гыйфрит” була, шуннан бер өзек китерик : “ Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана, патша малае тота да, бу гыйфрит хатынын чала...” Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр..Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә,иң алгы сызыкта Шомбай, алдап-йолдап гомер итә...Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый,мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый- мактый?... Әкиятләр иң әвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры? Мондый хезмәтләр иясе , исеме матур ИЯЛИ, түлке миндә бер вапрус бар, аны кимнәр соң иярли? “Фольклор”ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны духтыр илә кандидатлар? Титул- дәрәҗә алырга мондый “мал” торамы ярап?Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына , гавәм, көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкәләте вәссәләм.. "Әкият китаплары чыгаручылар гаепләрен танып, гафу сорап мөрәҗәгать итсәләр, бу хакта барча балалар бакчаларына хәбәр юллаячакбыз, дип хәбәр күндерәм. Ул да булмый ниндидер "әдәбият сөюче"дән яңа хәбәр ирешә. Анысы татарның төп әдәби журналы «Казан утлары»на «мичкә тәгәрәткән»: “Казан утлары” –укып туйгысыз, һәм кыйбат та түгел бәясе, “әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Романнары саллы, шактый ерак башы һәм азагы арасы... Эч бушата монда шагыйрь-шөгърә, ассызыклап , агын-карасын.... Авторларның оялары уртак - бар да тәмамлаган –татфилфак, аннан редакция урындыгы алар өчен булган толпар ат... Иҗат иткән алар арып-талып, җиң сызганып, терсәк тырпайтып. Шактый нык сизелә уртак калып,барны күрмәү, юкны купайту... Галим-голәмәләр тора монда милли тарихыбыз сагында ,күптән түгел укып чыктым әле Яуширмә авылы хакында...“Ширмә” сүзе елганы аңлата бугай,- дигән галим,- шикелле... Моның ише “гыйльми” расламалар журнал битен ямьли бит инде... Капылт искә төшә , безнең якта җәмгысе өч авыл “ширмә”ле,хатыннары чая, кызларының күз- керфеге озын, сөрмәле.... Орымширмә белән Караширмә Мишә тугаенда, янәшә! Ике авыл - гүя ,су буенда Ик(е)шермә хакында серләшә.... Ә бит “ширмә” төптән уйлап баксаң һичшиксез - гаскәри атама, “яу” , “орым” –һөҗүмчеллек билгесе, хәрби бүленешкә тап-таман... Әби патша юлыннан кайтышлый Казан каласыннан Сабага,“чы” (че, җе) иҗекле, һөнәр белән бәйле авыллар тезелеп калалар...Княжа( Кенәче?), Чуча(Сучы?), Күкчә(е), Теләчә(е) кала, Ачы(Ашчы?), Тиләҗе һәм Кибәче ( Көбәче? Галим-голәмәне мондый тезелеш артык рухландырмый күрәсең... Аптырагач барсын читкә куеп, укырга керешәм хикәя. “Таккүз”* атлысы кулга эләгә, “такбаш” сүзен күреп шыкаям... Ә кем белә бәлки урынсыздыр,юк-барга юлыгып хурлану, “КУ” журналы өчен хозурлыктыр, яңа сүзләр белән нурлану.... “Такбаш”лы “КУ”, шактый кызык журнал, һәм кыйбат та түгел бәясе. “Әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... (Таккүз* - “КУ” журналы идарәсе әгъзасы Рабит Батулла хикәясе.) - Сайтыбызны каләм тибрәтүчеләр аерата үз итә ахры, -дип тел шартлатып куйды Насертдин кордаш.– Тема гел әдәбият тирәсендә бутала. Мондый мөрәҗәгатьләргә дә, әлбәттә акча күчергән очракта, әйдә, бездән булсын яхшылык, җавап бирми калып булмый...Укмаштыр берәр нәрсә! Әллә кайчан сатып алган маркасыз бер конвертым бар иде. Йөз илле тәңкә акча да күчергәч,әллә соң әлеге хатны, почта аша гонорар түләми торган берәр гәҗиткә озатыйммы. дип уйга калдым. Тик уемны бүлдереп, алдагы хатның коерыгыннан этеп дисәң дә ярыйдыр, яңасы килеп иреште: Телебездән, җырыбыздан югала моң,сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә шом. Әдипләребез артыннан коела ком, күрче, чыгарып яталар... том арты том... Томнар гына кибет киштәләрен күрми, аларда ни язылганын һичкем белми... Китапханәләр шул малдан шыплап тулган,чекерәеп тора алар уңнан, сулдан. -Бу тәртипне кем кануный уңайлады? .. Әлбиттә, милләтнең шома шомбайлары ... Җавап-савап, дип башладым бу юлы мәктүбемне. Һәм,"шома шомбайлар" бәхиллек сорап мөрәҗәгать итү белән Сезгә җиткерәчәкбез, дип төгәлләдем. Анысы белән эш бетте дигәндә , мониторда хатның мондые пәйда булды: Бар руста Козьма Прутков - уйлап табылган әдип ; Шул исем артына качып тәкъдим ителә кәмит . Псевдоним түгел Прутков, Козьманың бар үз йөзе, үз холкы вә үз фигыле, фикер сөреше , сүзе... Бар татар язучылары, Һәм дә бар шагыйрьләре.Янә бар тәнкыйтьчеләре , өстәмәсенә тагы... Язган роман, бәяннары, “акыллы” җөмләләре, шигырь вә поэмалары,тәнкыйть мәкаләләре, Прутковча ала сулыш! Исән Козьма әмәле! Мокытлыкны әләм итү - шәкертләре гамәле... Прутковчыны өркетми тәкыйтчеләр талкуы... Максаты - катыргы тышта исеменең балкуы ... Монысына ниткән җавап бирим микән инде, дип аптырап торганда, "кул куеп алыгыз дигәндәй, тагын да кәттәсе "рәхим итте": Әтрәк-әләм түбән иелүчән,түрә хуплавына сөенүчән, югарылар кырын караш атса, җаны-тәне илә көенүчән...Әтрәк-әләм маһир тырпаерга, кылтаерга, әзер, туңкаерга, өстәгеләр артларына типсә, шыңшып, бер почмакка чүңкәергә... Әтрәк-әләм гәҗит- журналларда, яхшы әсәрләргә юл юк анда,укыйм дисәң, бер ни табам димә, яшәр өчен сулыш кысылганда... Болай булмый - дип Насертдин хәзрәт бот чабып куйды. Хәлбуки, бот чабу файда итмәде, арт чабу кирәк булды микән, төп темадан бөтенләй тайпылган үзгә төрле "күчтәнәчкә" юлыктык. Бул минеке генә , юкса бетәм! Үлә - бетә сине генә көтәм! Сине сөям, сине генә телим! Үлсәм үләм, башкаларга бирмим ! Сине генә даулый минем күңел,синнән башка мин бит беркем түгел,сине генә аулый минем күңел, ки дә камыт, арбабызга җигел.... Әтрәгәләм шагыйрь шулай сырлый. Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...Рухи хәерчеләр эчтән елый ,шундый чүп-чарларны тыңлый-тыңлый... Ә бит ихлас гашыйк андый булмый! Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...Аңа шартлар һәм таләпләр куймый ,тик аның хакын хаклауны уйлый... ... Онытылмый бер борыңгы кыйсса , ахыры тетрәтә, чыкмый истән, гадәти бер сөю өчпочмагы : сылу кыз һәм ике егет тагын. ...Сөйгәнем, дип берсе төшә суга, бергенәм , дип керә янган утка, үз күкрәген куя ахыр чутта, көндәшенә кемдер аткан укка... Кыз иңрәвенә каршы шул егет,соңгы сулышында телгә килеп: -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -дип әйтә дә, тынып кала, җансыз...... Замандаш әдипләр иҗатында, кытлык, адәм рәтле ир затына . Геройлары үзләре күк мүкләк, укыса кем, интегәчәк, үтләп.. Күренеп тора, безнең сайтка хактан да нигездә бөек язучы, бөек шагыйрь булу турында хыялланып гомер уздырган каләмтотарлар "чиртә". Кем белә бәлкем алар гаделлекккә сусагандыр, оядаш шомаракларның үзләренә дәүләт асрамасындагы басмаларда әдәби мәйдан тәтетмәүләренә гаҗизләрдер һәм аптыраган үрдәк хәлендә безгә сыеналарыдыр. Менә тагын берәүсенең җан ачысы белән бушануы : Татарның Анна Ахматовасы! Хәсән Туфан шулай, дип зурлады...Әмма Саҗидә Сөләйманова ул бүләктән бар(ы)бер мәхрүм калды.. Аны өч тапкыр тәкъдим иттеләр,өч тапкыр сыздылар исемлектән, ир-ат саналучы түрәкәйләр, Һәм рухи һәм физик бүлтерекләр....Мөхәммәт Мәһдиев исеме дә хөҗерләнеп ике рәт сызылды Ә аннары Ибраһим Сәлахов көтмәгәндә аңа көндәш булды...Әтисен аткан ГУЛАГчыларны фаш итүче автор белән көрәш?! Мондый мәкерле җәтмәне үрде кайсы оешмадан, ниткән “иптәш”? Ул баш тарткач, хурлыклы бәйгедән,шау-шу кубармыйча, шыпырт кына,классик әдипне зурладылар өстәмә хисапка, “болай гына”. Адлер Тимергалин кебекләрне исемлеккә гомумән кертмиләр.Чөнки намуслылар, чын талантлар тез йөгенмиләр һәм арт сөртмиләр.... Мин, алга таба нәрсә эшләргә белмәвемне танып, "биреләм," дип ике кулны югары күтәрәм.. Насертдин кордаш, нишләсен,тәвәккәлләп, клавиатура каршына үзе утыра. Һәм болайрак тезеп китә: "Юридик яктан караганда җинаять составы бар саналсын өчен аның дүрт билгесе булуы шарт.Обьект, субьект, обьектив як һәм субъектив як. Гөнаһ белән дә хәл шундый ук . Сезнең мөрәҗәгатьтә өч билге бар, ә субьект юк. Исегезгә төшерәбез, без суд түгел, гаепләрне дәлилләү һәм хөкем итү вәкаләтебезгә керми, уставта каралмаган. Безнең вазифа, кешенең үз теләге белән үз гаебен танып, үз ихтыяры белән бәхиллек, ярлыкау соравына ярдәм итү ", дип тәгаенләде ул. Һәм шул текстны үпкә сапкылары конкрет шәхескә багъланмаган барча клиентларга да турылый башладык. Тырышлык бушка китмәде, корыны бушка аударып хөкүмәткә, министрлыкларга,иҗат оешмаларына,мөхәррирләргә, депутатларга таләп куеп, быжгып утырулар кимеде. Байтак азаплана торгач аралашу, без планлаштырган, кем кемнедер рәнҗеткән һәм гафу соравы, яки кемдер рәнҗегән һәм рәнҗетүченең акылга килеп, гаебен танып, гаебен юууына өмет багълавы эргәсенә төште... Әлбәттә сыйфат турында да онытмадык. Насертдин хәзрәт, пагонлы чактагы хезмәттәшләре аша алдашуны тоемлаучы җайланма юнәткән булган икән.Хатыны белән ызгыш-талаш килеп чыккач кирәксенгән булган. Ә аңа электроника өлкәсендә шактый казанышлары бар бер хезмәттәшебез үз өстәмәләрен керткән. Ул дустыбыз да, институтлары ябылгач, ахыр чиктә безнең оешмага каравылчы сыйфатында килеп сыенган иде... Кыскасы, каза күрсәтүче, чын күңеленнән гафу сорап, тәүбә итә һәм әлеге җайланмадагы прибор моның ихласмы түгелме икәнен тәгаенләп кенә калмый, ә тәүбә белән нурланган җанның яктысынмы, авырлыгынмы, кыскасы үлчәмен тәгаенли һәм каза күрүче дә моны тоемлап, аңлап,рәнҗештән каткан күңеле йомшый һәм нечкәрә... Без танышкан кыйссалардагы моң - зарларда уртаклыклар шактый иде. Әйтик, ниндидер агай, гаилә елында, кызы бәби табып яткан шатлыклы мәлдә , киявен эшеннән азат итүгә ризасызлык белдерә. Баксаң моның эш урынына, ике сүзнең берендә халыкны кайгыртам, дип шапырынучы дәү түрәнең тән сакчысы малае гашыйк булган икән. Һәм, мәсьәлә аның файдасына ансат кына хәл ителгән дә куйган... Ә яшь гаиләне шундый мәлдә яшәү чыганагыннан мәхрүм итүчегә каршы болар бер ни кыра алмаганнар. Ярдәм эстәп мөрәҗәгать итәргә ул чакта әле "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкате дә юк.. Агай, алай да аптырап тормаган, бар булган сәләтен эшкә җигеп эпиграф белән сипләп шигырь тәпәләп , шуны социаль челтәрләргә элгән : Сиңа күршең йөз ел гомер теләдеме? Ә күршең бит сине каргаган... Алишер Нәваи ... Мин ул затка йөз ел гомер телим. Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Илне талаганын хаптыр-хоптыр, рәхәтләнеп мең ел ашасын...Балалары мең ел гомер сөрсен,оныклары мең ел күшәсен,әйдә, сыптырсыннар бер утыруда, дүрт аяклы маллар түшкәсен...Андый “уңышлыларның” артыгы,ул бит мазлумнарның актыгы....Еллар узган саен өскә чыга Тукай дөреслеге , хаклыгы. Мин ул затка йөз ел гомер телим.Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Күбенгәнче эчсен мескеннәрнең күз яшьләре тулы кәсасен... Монда инде эш калмаган, шартлы рәвештә әйткәндә кылычка кылыч турылану сәбәпле араны өзек һәм төзек санап, башка хатлар белән танышуны дәвам итәбез. Менә, җыештыручы булып эшләгән бер хатын яза. Ул ниндидер бай гына оешма карамагындагы балалар бакчасында эшләгән икән. Мөдирәләреннән зарлана. Аны бу урынга, һәртөрле чараларда активлыгын, килгән текә кунакларга хөрмәт күрсәтүдә үзенчәлекле булдыклылыгын искә алып, район партия партия комитеты тәкъдим иткән булган. Яңа себерке яңача себерә дигәндәй,яңа мөдирә, вазифасына керешү белән тәрбиячеләрнең туган көннәрен тостлар әйтеп уздыруны тәртипкә салган. Җыештыручысын да үги итәсе килмәгән, рәхмәт төшкере, компаниядән аерылырга ярамый, дип оялтырга тырышып кат-кат үгетләгән. Әмма күндерә алмаган. Тора бара ул югарыдарак утырган түрәләрнең туган көннәренә бүләк алу сылтавы белән, кул астындагы персоналдан акча җыю тәртибен дә гамәлгә куйган..Берәүнең дә эштән куыласы килми, бар да карышмый ризалашуга мәхкүм. "Бит мин ул җыйнак хезмәт хакымны ике кулым белән пычрак кыргычлап,себереп, юып, чүп җыеп алам. Ә ул мәҗлестән мәҗлескә күңел ачып йөри, безнең хисапка булдыклылык казана. Балалар тәрбияләү учреждениясендә вәт менә шундый тәртип. Шул түтине колагыннан тотып кояшка чыгара алмассызмы?" -дип тәмалана хат. Рәнҗетүчене эзләү өчен безнең исәпкә акча күчерергә онытуы сәбәпле, аның хатын , матди яктан ныгытылмаган мөрәҗәгатьләр өчен, дигән озынча аерым махсус тартмага күчерәбез. Алай да аны эзләп табуны кирәк саныйбыз. Баксад түтиебез инде пенсиягә чыккан һәм мәчет юлында йөри башлаган икән......Ә чираттагы клиентыбызның сайтыбызга юллаган гыйбрәтле хаты "Гафур- Гөлҗәннәт" ширкатенең язмышын шактый катлаулы хәлдә калдыра язды... Бу әфәнде дус-ишләре белән электричкага утырып каядыр барыргамы, кайтыргамы җыенган. Поезд килгәнче дип, вокзал катындагы "рюмочная"ны ураштырганнар. Белмим, хәмергә кайнамаган су өстәлгән булганмы, закускага кулланган чибәрәктәге ит төре яки сыйфаты килешмәгәнме, моның эче бора башлаган. Нишләсен, тизрәк бәдрәфкә йөгерә бу. Ә бәдрәф ишегенә ат башы хәтле йозак эленгән, ремонт дип тә язганнар... Инде нишләргә? Моның өстендә ул чорда модалы саналган болонья плащ. Әфәндебез тимер юлны аркылы чыгу өчен салынган күпергә йөгереп керә, ләкин аргы якка чыгып җитәрлек чамасы калмавын төшенә һәм плащын җилбәгәй җибәреп басмага утыра да, ботинка бауларын сүтеп ташлый. Ә аңарчы каешын ычкындырып, секунд эчендә чалбарын аска шудырырга өлгерә. Утырган хәлендә сүтелгән ботинка бауларын ашыкмый гына бәйләгән атлы кылана. Яныннан узып баручылар плащ астындагы процесстан бихабәр... Ул “эшен” тәмамлый һәм баскычтан югары күтәрелеп, “җинаяте” нәтиҗәсен көтәргә керешә. Дуслары ашыктыра , әйдә тизрәк, нишләп торасың инде дип кул болгыйлар, чөнки боларга дигән электричкага утырту башланган. Әмма әфәндебез урыныннан купмый түзеп, фараз иткән манзараны көтеп җиткерә. Каяндыр килгәнме, кайтканмы поезд ничәнчедер юлга туктаган һәм ниндидер делегация төркеме тимер юл өстендәге күпер аша чыгып, үзенчәлекле "эз" калдырылган баскычтан аска төшә башлыйлар. Түрәләр төрелешендәге иң "зур" кешегә башкалар кырыйгарак тайпылышып юлны ачып, артка чигенә чигенә атлап, әфәнде калдырган "күчтәнәч"кә туп-туры атлаталар. Һәм, нәтиҗәдә, әлеге шәхес, шул "күч"кә басуы сәбәпле аягы таеп китеп артына утыра, һәм аркасына барып төшеп төшеп аска шуганда, умыртка баганасы белән баскычларны саный...Кырыендагы сакчы, ярдәмче,булышчылары берни кыра алмый авызларын ачып кала... Һәм аларга, әлеге хәл турында ләм-мим дәшмәскә, ант эчертеп, җылы урыннарын бушатырга туры килә... Әлеге этлеге өчен заказчыбыз, аванс тәртибендә мең сум акча да күчергән... Рас, печтеки генә булса да акча кергән, хәбәрне теркәми булмый бит инде . Теркәгәч, эзләдек, ә эзләгәч тапмый кая барасың? Ә баскычтан тәкмәрләгән затның тормыш юлы шактый гыйбрәтле булып чыкты. Ул , колхоз рәисе гаиләсендә туа. Утызынчы елларда, авылның барлыклы, булдыклы гаиләләрне кулак, дип гаепләп, малларын тартып алып, үзләрен илдән сөрүдә башлап йөргән Шадра Шакир ВКП (б) сафларын кабул ителә, колхоз рәисе булып куя. Аның, якын дуслары, туганнары, балалары белән уртаклаша торган , "авылдан бик күп белүчеләрне, артык уңган, һушлыракларны сөрергә кирәк, шулчакта халык терлек көтүе көненә кала һәм аңа кәҗә дә әйдәр була, ала", дигән уй -фикере, киңәш -табышы булган. Каладан авылларына очрашуга килгән танылган әдип белән икәүдән-икәү сый-хөрмәтле өчтәл артында да теленнән ычкындырган ул әлеге ачышын . Ә тегесе, салган баштан, аның кәнәгатьлек хисе кичереп әйткәнен зарлану дип кабул итеп бу фикерең , колхоз өчен генә түгел, әдәбият-сәнгать һәм башка тармаклар өчен дә уртак, хәзер кайда да кәҗәләр утыра, дип ябыштырган. Син мине дә кәҗәгә саныйсың штули?– дип кычкырып җибәргән мәҗлес хуҗасыздән. Әздән генә сугышып китмәгәннәр. Сугыш дигәннән, Шадра Шакирны, аркасы дугасыман булуын искә алып, тагын ниндидер чирләре бар саналып, яу кырына озатмыйлар. Ул, тылда калып, өстән кушканны җан - фәрман тырышып, хәтта арттырып үтәү белән алдыра, өстәге түрәләрнең көйләрен көйләүдә чослык күрсәтә, эшне белеп, дөрес оештыра белүче уңган-булганнар исемлегенә керә, ә кул астындагыларга карата кырыслыгы хакында янәшә-тирә авылларда да искә алучылар , ни гомерләр узып та төкәнми, имеш. Заманасы шундый , иде, безнеке төсле камыт кигәннәрнең дә хәле хәл, вертухайлар уяу, уңга-сулга бер адым тайпылу һәркайда гафу ителмәде. «Уфалла» арбасы белән чүп үләне алып кайтучы балаларны туктатып, йөкләрен бушаттыру, арбалары тәгәрмәчен балта белән тураклау, көне буе эссе челләдә бөкерәеп урак урып, өйдә утырган ач балаларын туендыру өчен дип куеннарында баш яулыкларына төреп, әз-мәз арыш яки бодай бөртеге уып алып кайтучы хатыннарның юлларына аркылы төшү, тентү, "гаепләрен" фаш итү, җавапка тартулар, ул бит һәр төбәк өчен дә норма иде ул чорда. ..Кешенең артын мамык белән сөртсәң дә "ааа" дип акырачак, ә тигәнәк белән керендерсәң рәхәтләнеп торачак, чөнки анда бабасыр бар, дип тә ябыштыргалап, партия һәм хөкүмәт куйган бурычларны бәллиләп торып кына үтәтеп булмый бит, дип сайрый торган булган Шадра Шакир, уңайсыз сораулардан тайпылып булмый торган мәлләрдә. Ә, азактан, без яхшылыкларны да эшли белдек, дип сүзен очларга яраткан. Хактан да, сугыш барган дәвердә, көннәрдән беркөнне Шадра Шакир әтиләре яу кырында һәлак булган, ә әниләре бер уч бодай орлыгы өчен төрмәгә озатылган хатынның өч баласын үз канаты астына сыендыра. Авылдашлары, "кара моның да йөрәге бар икән",дип тел шартлаталар, аптырыйлар. Ә усал телләр, аның бит хатыны чирле, өч ятимнең олысын, уналты яшьлек кызны икенче хатыны итеп тота, энесе белән сеңлесен шул хакка колхоз хисабына асрый, дип чыш-пыш килә. Кызның кечкенә энесе һәм сеңлесе рәис йортында артык кашык сыйфатында озакка калмый, ай да үтми, ул аларны балалар йортына урнаштыра. Аннан әлеге сабыйларны эшелонга төяп каядыр җылы якка озаталар...Шуның белән шул... Ә тормыш дәвам итә...Өлкән хатыны бакыйлыкка күчкәч, Шакирга хатын эзләп мәшәкатьләнәсе булмый... Кайгыртучан әти булып чыга ул, балаларын укытып "кеше" итә,урындагы түрәләрнең кайсын җайлап, кайсын көйләп, кайсын майлап, дигәндәй аларны җылы урыннарга урнаштыра... Балалар да әтиләренең йөзләренә кызыллык китерми, кул астындагыларны акырта-бакырта булса да хөкүмәт кушканны җиренә җиткереп үтәүдә алгы сызыкка омтылалар. Ә бабасына тамчы судай охшаш, олы башлы куе кашлы олы малай район җирендә "үсеп" кенә калмый, зур түрә сыйфатында калага үрмәли... Тора-бара оныкларны да "төшеп калганнар" рәтенә кертеп булмый башлый. Хәлбуки, уңышның каян башланганын берсе дә онытмый. Ә шундый әти-бабайларны мактап китаплар яздырасың килә икән, рәхим ит, түрәләргә ярап, өлкә җирлегендәге исем, титул, премияләр ялмап, шәхси мәнфәгать хакына шайтанны да фәрештә итеп сүрәтләү корылышындагы "бөек"лек эстәүче каләмзатлар чиратка тезелгән, роман дисәң роман, эпопея дисәң анысын да "ә" дигәнче корыштырып бирәләр... Андый талантларның дәүләт хисабына саллы гонорарлар алып том -том китаплар чыгарып ятулары бер хәл, Туңкай бүләгенә дә лаек булулары ерак йөрми, дип язды бер әче теллесе үзгәртеп кору дип аталган шаукымлы чорда нәшер ителгән бәйсез, ягъни бәйдән ычкынган гәҗиттә.... "Туңкай" сүзенә, җәя эченә алып, "хата минеке" дигән аңлатма да биргән иде әлеге әрем тел. Тукайның, "тәнкыйть кирәкле шәйдер" дигәнен исә язмасына сүз башы итеп чыгарган, җитмәсә. Тукай дигәннән, аның "сүз башым бит Шүрәле" дигәне сыман, бабайның беренче улы турындагы кыйссага әйләнеп кайтыйк, әле ..Яшерен – батырын түгел, башкаладан килеп, авыл районнарында пошкырыпмы, эш кырыпмы йөргән түрәкәйләрнең күңелләрен күрер өчен соңгы елларда җирле гүзәлкәйләр белән таныштыру гадәте чәчәк тә ата дигән сүзләр йөрештерә. Бу хакта бер дуамал әдип, ялгышмасам, Фәритов Гыйльметдин дип истә калган, үзгәртеп кору чоры башланып, сүз иреге тәмам бәйдән ычкынып киткән көннәрдә яралган ниндидер әдәби журналда "Өлком сәркатибе куышы" атлы хикәя бастырып чыгарган, иде. Дөрес, ул язганга карап кына коммунизм төзүчеләр тудырган "матур" гореф-гадәткә хилафлык килмәде бугай. Чир китәр, гадәт китмәс, диләр, ич.. Ә кунакларның күңелләрен күргән туташларны гадәттә югары уку йортларына урнаштырып бәхилләтү тәртибе әлеге әдипнең телгә алган әсәрендә чагылыш тапкан иде. Аннары аларның чаяракларын, сылуракларын, телләренә шайтан төкергәнрәкләрен комсомол җитәкчеләре итеп канат куеп, Мәскәү кунаклары белән таныштыру аша да чарлап, яшь буынны тәрбияли, милләт әхлагын кайгырта торган вазифаларга турылыйлар, дигән гайбәт сатуларга да киртә коручы күренми.. Хәер, гавәм теленә ни менмәс. Ә менә яңа оешкан районга килгән, киләчәктә безнең клиент булачак олы башлы, куе кашлы кахарманыбыз күңелен күргән туташ , югары белемне инде алган була. Җитмәсә болар бер-берсен ошатыша, очрашулары дәвамлы булып чыга. Түрә әлеге районга юк-бар йомыш табып килүен ешайта, тегесе дә җиңел машинасында Казан каласын урап кайткалауны авырыксынмый. Гыйшык-мыйшык уеннары озакка китеп, гүзәлкәй йөккә уза. Түрәбез инде ир-уртасы кеше, чәч көмеш, авызда тешләр алтын, өйдә хатын, өч баласы бар. Үзен югары урынга ашырган җитәкләүче һәм юнәлтүче фирка да риядан булса да мондый элемтәләрне хуплап бетерми. Нишләргә? Һәм ул, Сафил Факин атлы талантлы язучының Тукай бүләгенә лаек булган "Гөлйөзем" романында да урын алган , сыналган ысулга мөрәҗәгать итәргә була. Ягъни җирле бер кечтеки түрәне, сине киләчәктә район җитәкчесе итәм дигән вәгъдә биреп үзенең сөяркәсенә өйләнергә тәкъдим ясый, күндерә.Һәм сүзендә дә тора. Сөяркәсе белән араны өзми, очрашкалап яшиләр. Уртак уллары үги ата кырында үсә. Бәйрәм ашы, кара каршы, диләрме, үзенчәлекле юл белән район башлыгы булып алган ир дә кимен куймый, үзенең яңа эш урыныннан "укытучысы" үрнәгендә хәл кадәри файдалана башлый. Кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук. Еллар уза. Аның улы саналган егет, калага китеп үз әтисе канаты астына урнаша. Ә көннәрдән беркөнне бу әфәнденең күзе институт тәмамлап, моның кул астында уңышлы гына эшләп киткән яшь ирнең әкәмәт чибәр хатынына төшә. Ул, үзе ышанычлы санаган ике дустын һәм әлеге ирне туган көне сылтавы белән табигать кочагына, шашлыкка дәшә. Бераз сыйланып, кызып алгач, "ачыктан ачык" әңгәмә корыла. Әмма нияте барып чыкмый. Егет моңа, шундагы ике түрә алдында авызын беткәнче ерып, "Мине үзегез белән бутамагыз", дип ычкындыра... Эш сугышуга барып җитә һәм нәтиҗәдә әлеге бәрелеш, яшь ирне җан тәслим кылу белән тәмамлана. Мәрхүмнең хатыны гаделлек эзләп әллә кайларга барып карый, хатлар юллый. Ирек алган матбугатта да очкын чәчрәтүле язмалар дөнья күрә. Мәрхүмнең авылдашлары, төркем белән калага да барып, рәсми биналар хозурында пикетка чыгып җинаятьнең ачлуын таләп итәләр. Ахыр чиктә алар белән элемтәгә җинаятьченең "баҗасы" керә һәм "барлык җинаятьләр дә ачылып бетмәскә мөмкин", дип аңлата... Тол калган хатын үкереп елый елый иренә кул күтәрүчеләрнең куллары корсын иде, ди-ди каргый. Хактан да берсе, авариягә юлыгып кулын өздерә. Йодрыкларын эшкә җикми генә , җинаятькә битарафлыгы белән генә юл куючы затның кулларына зыян килми, күзләре генә сукырая. Төп гаепленең дә уң кулына нидер булып, чери башлый. Кулны өч тапкыр кисәләр, ә черү туктамый. Чит илгә барып дәвалану да файда бирми. Ахыр чиктә ул күп газаплар күреп, якты дөньядан китеп бара.. Менә шундый имеш-мимешләргә уралган зат безнең хозурыбызга килүне кирәк, дип тапкан...Чөнки аны рәнҗеттем дип санаучы бер шәхес табылып, мең тәңкәгә безнең банк аша риза- бәхиллеген сорау белән генә кәнәгатьләнмичә, үзенә дә хат юллаган икән... Урамыбызны ГИБДД хезмәткәрләре тутырып, анда нинди машиналар төркеме килеп кергәнен тәсфилләп тормыйк... Нинди әзмәверләр төрелешендә төп офисыбызга кем рәхим иткәнен тәгаенләү дә урынсыз, дип санарга рөхсәт итегез. Бинабызга ул ялгызы килеп керде. Сәлам бирде. Сәламен алып, җавап күндердек. Каты эшлисез. Бүген һәркемнең телендә сезнең банк, – диде ул, елмаеп-балкып. - Без булдырабыз! -дигән җавап күндердем, түшне киерә төшеп. Кунагыбыз барлыклы кеше икән, маябызны ярыйсы ук котайтты, рәхмәт төшкере.... Әйбәткә әйбәт булмый булмый, әлеге шәхесне, атасы, нәсел нәсәбе , туган-тумачасы һәм үзе тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең аһ-зарлары белән танышырга форсат тудырдым. Аңа, каза күрүчеләрне хәл кадәри бәхилләтеп , үзенең , якыннарының кайчан да булса җәннәткә эләгүен хәл итү мөһимлеген колагына киртләдем. Бу эшендә аңа уңыш теләп, булышлык итәргә әзер икәнлегемне белдердем. Ул, серле елмаеп, экранда язылган үзенә кагылышлы кыйссаларны аерыла алмый укыды . Күрше компьютер аша ни укыганы белән, дөнья хәлен белеп булмый, дип, үзем дә танышасы иттем. Менә ул бирелеп танышкан хатларның озынрагы: Мәскәү каласында –Дума, Казанда – Дәүсовет, тулырмы берәр чак безнең сабыр дигән савыт; Дума – боярлардан мирас, ул –мантыйкый дәвам, совет сүзен совок(соскы) белән буташтыра гавәм... Мәҗлес , йә Корылтай түгел, киңәш түгел, хәтта, советка барып ябыштык, таңы сүнгән чакта. ...Милли галәмебез ул чор чиксез иде кебек, талантларга юллар ачык, биксез иде кебек...Гәҗит-журналлар тиражы йөзләрчә мең иде, “суверенитет” алуга, алар капылт шиңде... Татарча җырлар татарча, һәм алар җыр иде, өч ноталы такмакчылык белмим, каян иңде. Графоманнар армый-талмый үрчетәләр роман, биографиясе юклар сырлый мемуарлар... Сыер калдырган “коймак”ны торт дип булмый сатып, ник рухи галәмебезгә чүп – чар ургый ташып? Туплар да вата алмаган халкыбыз җыр -моңын, чүп-чар белән күмү бара, бутап уңын-сулын... Туплар көчсез, димәк үзгә чарасы табылган, графоманнарны билгеләп, җыр-моңнар сагына? Нәтиҗәдә “йолдызкайлар”, сөртенә-абына, сәхнәгә -эфирга чыгып, өзлексез “кабына”?... Кушылып җырлардай җырны кем, ник тыя, белмим, әллә нишләп кылт итә дә искә төшә гимн... Әллә шуның матавыгы булды “эш”нең башы? Болай дисәк, киермәсме депутатлар, кашны?... Утлар-сулар кичкәнгәме, яклап, газиз халкын, Рамазан ага язганнар - җырга күчкән ялкын...Рөстәм Яхин көйләгәне “Туган ягым” атлы, Ренат Ибраһимов аны илгә яңгыратты... Кызык, җырдан текст бунау ампутацияме? Ур(ы)нына яңасын тегү имплантацияме? Ә нишләргә , җыр җәсаде “яңа”дан баш тартса? Яки, алмашынудан соң асылын югалтса? Күмәкләшеп җырлаганда канатлана күңел , гимнның җыр булуы шарт, киресенчә түгел... ....Рөстәм әкә алды “Ока” , ул шулай зурланды, ә Рамазан Байтимеров бер кырыйда калды... Композитор агаебыз күчкәч бакыйлыкка, яңа текст өчен бәйге кузгалды бар хутка... Әҗер ике йөз мең тәңкә, гимн өчен , димәк, татар әдибенә мондый форсат тәти сирәк...Йөз дә сиксән ике шигырь сынашты ярышта, утыртканчы авторларны вәзгыять, галушка...Шагыйрь кызы әтисенең рухын яклый алды, автор буларак хокукын, хакын хаклый алды.Нәтиҗәдә бәйгечеләр төштеләр сагышка, гимн өчен яңа текст куелды тавышка ...Анысын кем язды, илнең былбыл кошларымы? Әллә бәйге рәисенең ахир дусларымы? Яңа сүзләр музыкага юлдаш булырлыкмы? Җаннарны уртак дулкынга көйләп корырлыкмы? Әҗер барып җитте микән, адресатка туры? Өлеш йолкып калмадымы бәгъзеләрнең кулы? Ошбу хакта кызыксынсак Дәүсоветка язып, авыртмаган башыбызга төшмәс микән казык?.. Җәбер, золым изгән җанны моң дәвалый бары, татар яши алмаячак җырларыннан ары.. Татар яши алмаячак, моңнарыннан язса, юкны-барны җыр, дип белеп, ялгышса, саташса...Сораулар күп , җавабын тик вакыт әйтеп бирер, милләтебез әле беркөн акбүз атта җилер ... Акбүз атта җырлап килер “Туган ягым” җырын , киләчәккә илтеп безнең күңелләрнең нурын!... Аның ошбу текстан аерылганын көтеп алдым һәм тамак кырып, теге, вокзал баскычыннан тәкмәрләү белән бәйле кыйссаны, алай-болай сары матбугатка эләгеп, каза күрүче кабаттан рухи травма алмасын өчен, мәгълүматлар базасыннан бөтенләйгә сөртү максатка ярашлы булмасмы, дип кызыксындым. Юк! – дип кырт кисте ул. – Бәлки ул тәкмәрләүне миңа Хак тәгаләнең бүләге санап кабул итәргәдер? Ничек инде? – дим, аптырашта калып. Иң яхшысы, син хәзер үк ул клиентыгызга, аның гафуын кабул итмәвемне җиткер. Мин , клавиатурада бармакларымны йөгертә-йөгертә клиентыбызны үпкәләтмәслек, бездән йөз чөермәслек сүзләр сайлап җөмләләр корыштыра башладым. " Бар да нияткә бәйле, -дип башладым җавабымны.-Сезнең ул тискәре гамәлегез явыз ният аркасында түгел. Сез котылгысыз хәлдә калгансыз һәм үзегез өчен уңай, зирәк чишелеш тапкансыз. Шуңа күрә мондый тапкырлыкны гаепләп булмый, ягъни, гафу сорарга сәбәп күренеп тормый. Клиентыбыз компьютереннән аерылмый җавап көткән ахрысы, шул минутта ук җавабы килеп иреште. Ләкин бит мин кемдер килеп үзем калдырган күчкә басканнарын хөҗерләнеп көттем, һәм ул кемдер шуңа басып тәкмәрләгәч, ләззәт кичереп , аҺахайлап көлдем. Мин меж кат гаепле. Каза күрүчем бәлки үзе минем белән элемтәгә керер? Күпме сораса да сорасын, хәлем җиткән кадәрен авырыксынмый тълщргә телим. Бу минем тормышымда бердәндер олы гаебем. Сират күперенә шуннан ничек тә шуннан арынып тәпи басасы иде. Кунагыбыз әлеге хатны укыгач пырхылдап көлеп җибәрде һәм җавапны шәхсән ирештерергә теләген белдерде. Аңа үз урынымны тәкъдим иттем. Тора-бара аның ни өчен серле елмайганы аңлашыла төште... Кадерле каза күрсәтүчем, коткаручым -дип башлады ул сүзен , һәм, – Мең -мең рәхмәтләр сиңа , дип дәвам итте.-Бу тормышта минем тарафтан башкаларга кылган гөнаһларны санап бетерешле түгел. Кайберәүләр хәтта туган җиребез һавасы агулануын да, сәйраннарда былбыл сайрауларын чучкалар чинавына алмашынуын да, Тукай яшәгән йортның ишелүен дә, татар мәктәпләренең ябылуына, җырларыбызның моңнан язуына, кемнәрнедер шәп эш урыннарыннан колак кагуына һәм башка бик күп нәрсәләр өчен теге яки бу дәрәҗәдә шәхсән мине гаеплиләр. Ышанмасаң, "Гөлҗәннәт-Гафур" сайтына рәхим ит. Анда минем хакта ни генә сырланмый. Һәм мин акланырга да җыенмыйм. Мартин Лютер әйтмешли, мин гаепле! Гаепне "мин гаепле" дип тану булмаса, бер ни дә үзгәрмәячәк, дигән Карл Маркс хөрмәт иткән ул монах. Әйе, мин синнән каза күрдем. Син миңа каза кылдың. Әмма миннән риза-бәхиллек юк.Булмаячак та! Бернинди хакка да! Мәңге бакый! Шул сәбәпле, синең барча савапларың минем активка күчә, ә гөнаһларым сыртыңа менеп утыра. Рәхмәт, кәнишне! Берочтан "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкәтен оештыручыларга да баш иясе килә. Ач башак кына тырпаеп тора бит ул, ә тугы иелүчән. Сизеп торам, аларны орышучыларга да, каргаучыларга да кытлык булмас...Син дә шул исемлектә булырсың төсле. Тырышлыклары аркасында үзләре дә җәһәннәмгә ягулык булмагайлары..." Ул сөйли , ә кыяфәте әкрен-әкрен үзгәрә. Тора бара ул кәҗәгә ошый башлады...Мөгезләр очлы һәм хәтәр бөгелешле, тояклар да гүзәл кызларның биек үкчәләреннән ким түгел... Мин, котым алынып, "ак тәүбә, кара тәүбә, Гафур-Гөлҗәннәт ширкәтендә эшләүдән ваз кичәм", дип кычкырып җибәрәм. Уз тавышымнан үзем өркеп уянып китсәм, Насердин кордаш гараҗында , машина тәгәрмәче өстендә утырам икән. Ул үзе күренми, икенче каттагы төпсез иске диванында гырлап йоклап ята булыр ?. Капка ачык, машиналар тышта.. Ни күрим , Насертдин кордаш күршесенең кәҗәсе бәеннән ычкынып гаражыбызга кергән дә, ни өчендер миңа текәлеп карап тора, сакалын селкетеп, башын чайкаштыра. Бераздан эчкә җылы кергәндәй итте, ахры ул минем белән түгел, минем арттагы шүрлеккә кунаклаган чүлмәктәге яран гөле белән кызыксына ахры..... Сәгатькә карыйм, көндезге өч. Гараждан урамга чыгам. Монда һава арурак , рәхәт булып китте. Аптырап , текәлеп карыйм, Насертдин кордаш гаражының бернинди манарасы да юк. Тукта, тукта, , арткарак чигенеп бакканда, ерактагы мәчетнең манарасы аныкы сымак булып күренә түгелме соң?.. Машинамны барлыйм. Шөкер, бәрелгән сыдырылган җирләре киренми. Сигналына басам, тавышы көр. Ул арада кесә телефоным чылтырый. Хатын икән, Кайда буталып йөрисең инде тагы,ничә чылтыратып та җавап бирмисең, дачада казынасың ахры,баш күтәрми? Саграк кылан, билеңә төшмәсен. Кыстартабыз дигәннәре сукты . Иртәдән бирле аңга килеп булмый,-дим. Сөенче! Синнән бер мутон тун ! Безне кыскартулары бер уен гына икән! Ничек алай? Аңлатыбрак сөйлә әле кадерлем.. - Безнең "Газмазтаз" оешмабыз ООО дигән кереш белән башлана иде бит, "җавабы чикләнгән җәмгыять" ягъни мәсәлән. Хәзер барыбызны да аннан азат итеп, оешманы төкәндерәләр дә аннары гариза яздырып "яңасына" кабул итәләр. Яңа оешмабыз исеме Тазмазгаз булып үзгәреп, алда торган ООО урынына "П" куелачак. Нәрсәне аңлата соң ул "П"? Күршеләр талашканда урыччалап үтә еш кулланыла торган сүз түгелдер ич? Ничек шулай әйтергә телең әйләнә?Предприятие дигәнне .аңлата ул сантый баш! Ә ни пычагыма кирәк булды икән андый алмаш-тилмәш? Модасы шундый хәзер. Яңа оешма беренче елын налог түләми. Аннары өч ел ташлама каралган. Юкәдә икән чикләвек...Ә син каян белдең? Кабинетын җыештырганда, хуҗаның телефоннан такылдаганыннан ... Мине абайламаган булган икән. Беркемгә дә тишәсе булма, дип бик каты кисәтте. Китәсе кешеләр үз теләге белән китә бирсен, юлларына ак җәймә, ди. Машинамны кабызам да өйгә элдертәм. Хатын кайтканчы кичне ашны әзерләргә кирәк бит инде. Машинамның багажнигын ачсам, ни күрим, кемдер бер әрҗә шәраб калдырып киткән. Әрҗәдә " Pordone moi" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте штампы сугылган кош теле хәтле кәгазь кисәге ята. Шул кәгазь кисәгендәге, акча күчерер өчен генә, дип язылган телефон номеры да күрсәтелгән. Шул номерга биш тәңкә акча озатам да, саф намус белән чылтыратып, миннән кем риза бәхиллек сорый, дип кызыксынам. Гафу итегез" мондый мәгълүматны бирүне мәгъкүл санамый, чөнки, кемнәрдер "гафу итмим", дип киресенә катып, клиентыбызны рәнҗетергә мөмкин. Ә, гафу итмәве белән әле ул үзенә дә кәкере сугып,гөнаһ җыя. Дин бит ачу сакламаска,гафу итәргә, явызлык кылучыга изгелек белән җавап бирергә куша. Аннары бу күчтәнәчне Сезгә этлек эшләүче генә түгел, явызлыгыгызга изгелек рәвешендә сездән каза күрүче юллавы да ихтимал.. Сезнең мондый хәйләкәр ысулыгыздан шайтан ярсымасмы соң?– дип куйдым мин шаккатып.-Курыкмыйсызмы? Гафу итегез, без беркемне дә үпкәләтмибез.Һәм беркемнән дә курыкмыйбыз.Нәрсә белән бәхилләтүебезне исегезгә төшерегез... Алай икән.. Миндә янә бер сорау бар. Сайра! Әйтик үтә чибәр, чая чәчби иренә әллә кемнәр белән мөгез куеп яшәсә һәм моның "баҗайлары" сезнең оешма аша бер мәлне бертуктаусыз күчтәнәчләр яудыра башласа, нишләргә? Әйбәт бит инде. Интеккәннәренең әҗерен күрә башлый, ха-ха-ха! Кайчандыр журналист булып эшләвем искә төшеп, мин, ирексездән стандарт сорау салулыйм: Алга таба планнарыгыз нинди? Без хәзер һәр урында реклама рәвешендә "Гафу итегез!" тамгасын кадаклауны кайгыртабыз. Рәхим итегез! дигән язулы такталарны да Гафу итегез! гә алмаштыру турында Дәүсоветка канун проекты юлларга исәп. Намуслы налог түләүче буларак андый хокукыбыз, бар, чөнки.. Алайса налог түләү сезне хәсрәткә салмый? Әлегә юк. Алдагысын Аллаһ белә. Бер елдан "Гафу итегез"не "Ярлыкагыл"га алмаштырырга исәп. Аннары "Ара өзү"гә. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" әсәре исеме дә кызыктыра. Дөньякүләм аренага чыксак "Pardone moi" дип тамгаларга ярар иде...Көннәрдән беркөнне, хактан да кыскартуга тарып, безгә килсәгез, "Гафур-Гөлҗәннәт" исеменә күчүгә дә, хи-хи-хи, карышмаска була... Каһкаһәле көлүдән колак чыңлый, баш чатный башлый минем. Үзем дә сизмәсәтән, автопилотта димме икән,катырка әрҗә өслеген каезлап ачып андагы бер дистә шешәгә аптырап карап торам. Тирән сулап көрсенеп куям. Нәрсә соң бу, инәңнең коерыгы? Нәрсә булыр бу? Бер данәсен кулыма алам. Шайтан алгыры, бу бит француз коньягы. Димәк кемдер миңа эшләгән җитди этлеген лаеклы күчтәнәч белән юдырмакчы. Яки, киресенчә, минем җитди җүнсезлеккә саллы җавап...Тәвәккәләп, дәмләп карарга карар кылам.. Шәт, ул-бу булмас, бөкесе ару күренә, җитмәсә үтә җете ялтыравыклы ука төрелешендә.. . P S . Хикәя тәмам. Кая юлларга дигән сорау туа. Дәүләт асрамасындагы, әдәби журналда бер бәянымны, техник белемле, математикасы төзек булганга үги санап микән, ун ел чират көттереп басканнары булды. Ислам тәгълиматы ачуланмаска, гафу итәргә куша ләбаса. Әмма, адәм баласы хатадан хали түгел. Ялгышыныла. "Дус-дошманга эч пошканнан бер-ике сүз" атлы тезмә әсәрем дә шуңа якты мисал : Ятлар, искәрсә дә сулышыңны,кайчан нишләреңне тоймасын ; елыйсы килсә, тыелып калсын,көләсе килгәндә, кыймасын.Җилең җилфердәтсен дошман җанын, типмә артына, тез астына,борыныннан кысып тартсаң, ярый,йодрык турыламый касыгына... Алагаем түбәсенә орма, җан тәслим кылу бар, белмәссең, нәфрәт шәмең сүнеп , көтмәгәндә,караңгыда калсаң, нишләрсең?Дошманнар бар чакта – син ак атта,каның кызган, әмма җан тыныч;Аларсыз калу – бушлыкка тару ,- бушлык шомлы, анда куркыныч.... .. Кирәк чакта табылмасалар да,көч бирә дусларың булуы.Син алардан уңу әле бер хәл,аларның да кирәк уңуы....Дус-ишләрең тойсын барлыгыңны,кайда, нишләвеңне белсеннәр,әйткән сүзләреңне санга сугып, берәр төшләренә элсеннәр... Дусларың шәплеген сәбәп итеп,саилче шикелле сузма кул ;көчләп ачтырган күздә нур булмый ,ихлассыз игелек – бәла ул... Дусларыңны җаның белән җылыт,җырың белән юат, белмәссең,гомер шәмең сүнеп, киткән чакта,озатырга килер берәрсе...Тулы канлы тормыш көткән чакта, дошманы да газиз, дусты да,әле алар һич тә көтмәгәндә урын алмаштыра еш кына... "Т Я" август 2022 ел ( бик нык кыскартып басылды.)