Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 30 мая 2014 г.

Югары Математика

              Илебез тарихындагы җан өшеткеч кырыс чорлар турында әле дә булса авылдашлар аһ итә, таныш-белешләр, якыннар искә алып көрсенә, язма чыганакларда һәм интернетта да мәгълүматка кытлык юк. Шунысы гаҗәп, сүз, фикер иреге буылган, әләкчелек бәйдән ычкынган, ачлык-ялангачлык, дөрес сүз әйткән өчен гомер өзелү, чагыштырмача иректән дә мәхрүм калып, ГУЛАГ тегермәнендә тарттырылу һәрдаим янаган тынчу шартларда ничек кешеләрдә иҗат ялкыны сүнмәгән, алай гына да түгел, дөрләгән соң? Мәхәббәт булганда, шалашта да оҗмах, дигән әйтем бар. Гаилә корганда мәхәббәт беренчел, әмма ул таркалмасын өчен матди якны кайгыртмый булмый. Җәмгыять белеме фәнендә “өскорма” һәм “базис” дигән төшенчәләр хәтергә уелып калган. “Иң алдынгы идеология”нең өстенлеген раслау, Ленин бабайның “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән күрсәтмәсен тормышка ашыру өчен җирлек, базис – зыялы катлам кирәк булган. Төгәл фәннәрне, чын гыйлемнәрне укытуга “шариковлар” яраксыз булу сәбәпле, бу эшкә “дошман сыйныф калдыклары”, ягъни затлы, зыялы нәсел вәкилләре тартылып, шуларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә илебездәге иң караңгы авыл мәктәпләре дә киләчәктә хәтта дөньякүләм танылырлык галимнәр әзерләүдә ышанычлы юл башы була алган. СССР дәүләтендә тора-бара бер-бер артлы корыч кою заводлары сафка баскан, ГЭСлар, ТЭЦлар, АЭСлар корылган, әледән-әле промышленнось гигантлары хутка җибәрелгән, яңа шәһәрләр төзелгән, зур-зур юллар, күперләр салынган, галәм яуланган, әдәбиятта фәнни фантастика жанры канат ярган.
Студентлар аудиториясе - югары
математика укытучысы күзлегеннән.
Алгарыш шартларында техник вузлар модада булып, аларга керү өчен иң әвәле математиканы бишлегә белү таләп ителде. Шәхес өчен һава кебек зарур рухи ирек, миңа калса, математика дөньясында исән кала. Шаккаткыч хәл, математика кагыйдәләре каршында КПСС, аның Политбюросы, хәтта съезды карарлары көчсез. Әнә шул сыгылмалы һәм кыю теорияләре белән егәрле хөр математика биргән шартлы ирек киңлеге СССР остазларына яшәү мәгънәсе, талантлы шәхесләр әзерләүгә һәм дөньякүләм казанышларга ирешүгә юл ачкан. Түрәсен ачыктан-ачык Хак Тәгаләгә тиңләп, аны “бердәнбер” дип олылап, баш орып, башмагын ялап карьера ясаучы, ирешкән кәнәфиләренә тырнак батырып аннан мәңге китмәскә тыпырчынучы икейөзле хәсис бәндәләр тормышта очрый икән, белегез: алар, беренчедән, чыгышлары белән әтрәгәләм нәселдән, икенчедән, имансызлар, һәм, өченчедән, мәктәптә укыганда математикалары йомшак булган.
Мин мәктәптә укыган дәвердә математиканы яхшы билгеләргә үзләштерүчеләр – фәһемле дип, ә начар үзләштерүчеләр, укытучым Бари ага Ишалинча әйтсәк, Мокытбайлар һәм Мокытдисәләр дип санала иде. Математикасы көчлеләргә башка төгәл фәннәрнең дә җиңел бирелүе исәпкә алынгандыр, әлбәттә. Хәтерлим, Юлбат башлангыч мәктәбендә арифметика серләрен төшендергән Сафия апа Гаянова – Казаклар авылы мулласы кызы, Сәлимә апа Шляпина – Әгерҗе яклары зыялылары нәселеннән, Сатыш сигезьеллык мәктәбендә математикадан укыткан Мулланур ага Таипов ишан нәселеннән иде. Саба урта мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыткан мөхтәрәм Бари ага Ишалин хакында, кайбер бәхәсле моментларга ачыклык кертү максатында, аерым тукталмый булмый.
Ватандашыбыз, математика даһие Георгий Перельманның 2006 елда Нобель премиясенең математиклар өчен төрдәше булган Филбс премиясеннән, 2010 елда янә бер халыкара премиядән баш тартуы күпләрне шаккатырды, аны аңлый алмаучылар күп булгандыр. Хикмәт шунда, бу кешенең рухы математик дәрәҗәдә абсолют бәйсезлеккә ирешкән. Бездә, әлегә миннән лаеклыраклар бар дип, Тукай бүләгеннән, башка төрле кызыксындыру чараларыннан, хәтта мактау кәгазеннәндә баш тартучылар юк икән, димәк, номинантларны математикадан хәбәрдарлар арасыннан сайламыйлар. Татар әдәбиятында фантастика жанрын Фатих Әмирханнардан кабул итеп алып яшәткән, үстергән, “Миллият Сүзлеге” атлы олугъ хезмәт тудырган Адлер ага Тимергалинның таланты, олуглыгы бүгенгә кадәр тиешенчә бәяләнмәвен, танылмавын, бер генә бүләкләнүче әдипнең дә мондый гаделсезлеккә ризасызлык белдермәвен бүтәнчә аңлап һәм аңлатып булмый.
Техник вузларда югары математика фәнен дүрт семестр, ягъни ике ел дәвамында сеңдерәләр иде дип истә калган. Әйтик, мин КИСИда укыганда, безнең курстан кырыклап студент беренче ике ел эчендә нигездә шушы фән аркасында коелып калды. Бу фәннән кореялы Ким Юнг Сан агай укытты. Арабызда рәсемгә маһирлар бар, дәверебездә кырыс укытучыларга шаржлар, карикатуралар төшереп, стена газеталарында чыгару гадәти хәл саналды. Күңелне күтәрә торган андый сурәт төшерү маһирлык таләп итә, әмма Ким агайны үзенә охшатып һәркем ясый белде: күзләр урынында түгәрәкләр, ягъни күзлек пыялалары, борын урынында ике нокта, авыз урынында – овал. Һәм шушылар башны гәүдәләндерәчәк түгәрәк эчендә калдырыла. Зур түгәрәк тирәсенә пеләш баш ялтыравын шәрехләүче сызыклар ясала. Ким агай Паркинсон авыруы белән җәфа чикте, башы, зур башына ияреп юантык бәләкәй гәүдәсе бертуктаусыз селкенеп торуга мәхкүм иде. Русча сүз запасы чикле, монысы миндәй авыл малайлары өчен бик кулай, уртасы күчәрле кара тактага очы-кырые юк формулалар, мәсьәлә чишелешләрен, әнә шул селкенүе аркасында акбурын артык кысып тотып, бик каты басып яза иде. Ким агайга предметны белмичә имтихан тапшыру мөмкин түгел. Билеттагы сорауларга җавапларны шпаргалка ярдәмендә күчереп килүгә аның исе китми. Аларны сөйләп чыгуга, ул сиңа берничә сорау бирә һәм берәрсен белмәсәң, тагын берне турылый. Анысында ык-мык килсәң, икеле куеп озата. Кемнеңдер үтенечен тыңлап, түрәме ул, башка хезмәттәшеме, үтерсәң дә компромисска бармый диләр. Аны яратмыйлар. Трамвайдан сугыпмы, тибепме төшергәннәр үзен дип тә сөйләделәр. Ләкин агай корыч холыклы, усаллыкны да, мескенләнү, күз яшьләре түгүне дә кабул итми, билгегә саран, өчлесе бүтән фәннән алган бишледән күпкә югары йөри. Саба урта мәктәбендә мине математикадан укыткан Бари ага Ишалинга мең рәхмәт, Ким Юнг Сан кабул иткән имтиханнарны беренче керүдә үк кайсын ерып, кайсын йөзеп чыктым лабаса!
Барый ага классыбызда укучыларның әти-әниләрен белә, исемебез урынына фамилиябезне исемгә әйләндереп дәшә иде. Ирен читләренә һәрчак елмаю яшеренгән булыр, тавышы саф тенор, чыңлап, ике катлы мәктәбебезнең тәрәзәләрен зеңгелдәтүе истә калган. Бари ага районның иҗтимагый тормышында кайный, халыкара темаларга лекцияләр укый, үзешчән сәнгатьтә актив, халык театрында катнаша һәм “Зәңгәр шәл”дә Ишан ролендә Шәүкәт ага Биктимеровның үзен уздырмаган булса, рәхмәт әйтерсез. Мәдәният йортында фойеда музыка уйналса, ханымнарны вальска чакыра, бертуктаусыз комплиментлар сибә. Аның бер күзе күрмәвен, ике аягы протез икәнен, ихтимал, күпләр сизмәгәндер дә.
Алга таба сүзне укытучыларым турындагы бер язмамның Бари абыйга баглы өлешеннән өзек китермичә дәвам итеп булмый. Зарур чигенеш өчен мөхтәрәм укучыларым, шәт, гафу итәр. “Саба урта мәктәбендә “Е” дип тамгаланган рус классы булып, ул сыйныф балалары, нигездә татар милләтеннән булсалар да, “урыслар” дип йөртелде. Ә А, Б, В, Г, Д классларында исә без – “татарлар” укыдык. Рус классында математикадан тәбәнәк буйлы, почык борынлы, юка гәүдәле шактый кырыс холыклы завуч ханым укытты. Өстәвенә, ул зур гына түрә хатыны да иде һәм тәртип бозган укучыларны линейкага чыгарып арт сабакларын укыту вазифасы директорда булмыйча, ничектер аңа күчкән иде. Аңа ярарга тырышучы хезмәттәшләре адым саен: “О-о-о, ул бит бик көчле математик”, – дип төчеләнәләр һәм аны тагын да купайту максатында без “татарларны” укыткан математик Бари ага турында: “Бари Ишалин надан бит ул. Аның күн тышлы бер дәфтәре бар, ул мескен шуны әйтеп яздыра, үзе берни аңламый. Дәфтәрен югалтса, эшли дә алмаска мөмкин, бичаракай”, – диләр иде.
Әле күптән түгел бер сабакташымны очраттым. Сүздән сүз чыгып, мәктәп елларын искә алдык. Бари ага хакында авыз ачкан идем, “Е” классында, теге ханымда укыган “урыс” кордаш, тәкәллефсез генә: “Ишалин надан иде бит ул, аның шул бер дәфтәре булган, и ул шуннан диктовать итеп йөргән”, – дип ычкындырды.
Янә бер истәлек: хисап фәненнән чыгарылыш имтиханында классыбызга әлеге “көчле” завуч кереп утырды. Унбиш минут үттеме-юкмы, математиканы “чикләвек урынына ватучылар”, шул исәптән мин фәкыйрегез дә, ике сәгать буе утырасы килмичә, эшләребезне тапшырырга керештек. Завуч безгә сабыр итәргә боерды һәм язмаларыбызны күздән үткәргәч, хәлнең үз файдасына бармавын чамалап, өр-яңа канун чыгарды:
– Кемнәр дүртлегә риза, китә ала, бишле алыйм диючеләргә өстәмә эш бирәм.
Мондый хәрәмләшү яшь күңелләребезгә хуш килмәде, әлбәттә. “Без билге өчен түгел, белем өчен укыйбыз”, – дигән булып, бик шәп кеше кыяфәте ясап, чыгып киттек.
Завуч, безнең кәпрәюне өстәмә эштән курку дип бәяләп, Бари ага укыткан сыйныфны математикадан бишлеләрсез калдырган һәм бу “факт” янә мөгаллимебезнең “наданлыгын” раслаган.
Икенче елны яз көне Байлар Сабасы урамыннан барганда, ипи кибете янында Бари аганы очраттым. Аңа таба ашыгам. Ул да каударлана. Ике кулымны кысып селки, аркадан кага:
Р Берни әйтмә! Барысын да беләм! Математикадан имтиханнар тотып, син, аннары авылдашың Низам технический вузга кергәнсез. Рәхмәт, егетләр, йөземне ачтыгыз! – ди һәм, кинәт яшьләнгән күзләрен күрсәтәсе килмичә, ашыгып китеп бара. Соңгы күрешүебез булган, авыр туфрагың җиңел, рухың шат булсын, Бари абзыкай.
“Т.Я.”да шушы язмам дөнья күргәч, тәэминатчы булып эшләүче дус хезмәттәшем, Барый абый Борис булган, ул керәшен иде, кызы да Зоя исемле иде аның дип белдерде. СССР чорында урыннарда ике генә сабан туе рөхсәт ителүгә карамастан, керәшен кардәшләр ныклык күрсәтеп, тыюлардан курыкмыйча Петровка авылында һәм бер атна чамасы вакыт үткәч Тәмтедә рәсми рөхсәтсез үз сабантуйларын төнлә уздыралар иде. Көрәш яратучы сабалылар мондый фидакарьлекне югары бәяли һәм керәшеннәргә карата мөнәсәбәттә ул чагылыш таба килә. Бари ага шул шартларда үз асылын нигә яшерәсе итте икән? Ошбу хакта кызыксынып, Тәлгат Нәҗмиевкә мөрәҗәгать иттем. “Юк, юк, Зояны алар балалар йортыннан алып үстергәннәр”, – дип чатакама килде мәшһүр әдибебез. Шул кызыксынуым хакында алтынчы сыйныфта мине физикадан укыткан, роно мөдире булып та эшләгән, бүген исә район тарихын язуга баш-аяк чумган Хәйдәр ага Хисамов ишетеп, Бари аганың үз кулы белән язган һәм имзалаган автобиографиясенең ксерокопиясен тапшырды. Ә аны тыныч кына укып та булмый...
“Мин Ишалин Бари Тат.АССРның Сарман районы, Морбаш авылында 1908 елның 15/Iдә мөәзин-мулласемьясында туганмын. 1910 елда атам-анам холерадан үләләр. 1921 елдан 1924 елның сентябрь аена кадәр Чаллыда балалар йортында тәрбияләндем. 1924 елның сентябреннән 1929 елның июленә кадәр Чаллы шәһәре К.Маркс исемендәге педагогик уклонлы II баскыч мәктәптә укыдым”.
Шулай башлана әлеге документ.
Алга таба ул 1930 елда Совет Армиясе сафларына алынуын, кайткач туган ягында укытучы булып эшләвен бәян итә. 1937 елда Бари Мәрдан улы Казан пединститутына имтиханнар тапшыра, гаилә хәле буенча Каракалпакстан АССРның Турткуль шәһәренә китеп, укытучылар институтына укырга керә, физика кабинетына лаборант булып та эшкә урнаша. Укытучылар институтын 1939 елда бишле билгеләренә генә тәмамлагач, шәһәр мәктәбендә укыта, мәктәп директоры була.1941 елның 9 сентябрендә сугышка алына. 1942 елда каты яраланып, II группа инвалидлык алып, Каракалпакстанга әйләнеп кайта. Анда бер үк вакытта мәктәптә, педучилищеда һәм институтның әзерләнү курсларында математикадан укыта башлый, 1944 елда пединститутка укытучы булып билгеләнә, бер уңайдан физмат факультетының III курсына укырга кереп, аны 1946 елны тәмамлый. Шул ук елны пединститутның өлкән укытучысы итеп билгеләнә. 1948 елда малярия белән авырганнан соң, табибларның контроль комиссиясе карары нигезендә,климат алмаштыру заруриятеннән, Татарстанга кайта, Саба мәктәбендә завуч, директор булып эшли. 1958 елда, директор камытын салып, балалар бәхетеннән, укытучы гына булып эшләп, 40 ел хезмәт стажы тутырып, пенсиягә чыга.
Автобиография 1977 елның 29 сентябрендә Бари аганың үз кулы белән язылып имзаланган...
Гомере буе укытучы булып эшләгән әнием Бари аганы очучы-каһарман, Борис Полевой әсәре аша миллионнарга таныш Маресьевка тиңли иде. Минем өчен ул – чын зыялылык үрнәге, Математика дигән фәннең чиксез пространствосының югары катламнарын иңләп-буйлаучы хөр рухлы Кеше. Һәм ул шулай булып истә калды да.
Татарча радио-телетапшыруларда вакыт-вакыт үзләрен, үз ишләрен, якыннарын зыялыга чыгарып чыгыш ясаулар булгалап тора. Югары математикадан хәбәрләре булса, һич сүзем юк, шулайдыр, бик мөмкин...