Гүзәл Яхинаның Русиякүләм “Ясная Поляна”, “Большая книга” атлы иң затлы әдәбият премияләрен яулаган “Зөләйха күзләрен ача” романы телләрдән төшми… Автор Сабага кайтып, якташлары белән очрашты. Аннары аны җөмһүриятебез президенты кабул итүе хакында ишетеп горурландык.
Язучыны зур уңышы белән Татарстан каләмзатлары да уздырыштан тәбрик итәргә керешер дисәк, көтелмәгән хәл килеп туды, мин тәмамлаган Саба урта мәктәбендә немец теленнән укыткан, безне мәктәп бакчасына җыеп А.Дюма романнары сөйләгән Гыйльметдин аганың оныгы Гүзәлне матбугатка чыгып өер белән “тәрбияләргә” керештеләр…
Барысы да җете милләтпәрвәрләр, һәммәсе судан ак, сөттән пакъ һәм як-яклап милләтне шөкәтсез күрсәтүдә, аны түбәнсетүдә Гүзәлне гаеплиләр, һәм ничек язарга тиеш булуын өйрәтәләр… Гаепләүчеләр арасында Тукай бүләге лауреатлары, фән кандидаты, ветеран, тагын әллә кемнәр… М.Булгаковның “Эт йөрәге” бәяны персонажы Швондер сыман "Бу ниндидер рәзиллек"( “Это какой-то позор”), дип сукранасы килә. Югыйсә, милләт абруен һич тә әлеге роман түгел, ә милләтәш әдипләрнең менә шушындый кыланышы адәм көлкесенә турылый.
Кушканга күрә очсызланумы бу? Киң катлау укучылар яратып кабул иткән, базары югары әсәрне гаепләргә керешү планлы бер түбәнсетү кампаниясеме әллә? Татар әдипләренең форпостларыннан саналган “Казан утлары” журналында һәм “Мәдәни җомга” газетасында роман хакында язмалар асылда авторны гаепләүгә корылышта. Батулланың “Казанские ведомости” газетасында һәм интернет сайтында урыс телендә инде дөнья күргән язмасы татарчага аударылып “Казан утлары”нда (“КУ”) басылып чыгуы да гаҗәп. Бу журналдан миңа, бер басылган язманы, хәтта ул интернетта, шәхси блогка эленсә дә кабат чыгармау турында кагыйдә кабул итүләре хакында хат килгәне булды. Күрәсең әлеге кагыйдә һәркем өчен дә гамәлдә түгел.
Якташымның әсәрен үз аршыны белән тискәре бәяләгән язмасы өчен Батулла әфәнде “КУ”дан гонорар алган тәкъдирдә, журналда, ул язганнар белән килешмәүгә урын бирелмәсә, әлеге басма Гүзәл Яхина иҗатын максатчан түбәнсетү кампаниясендә катнаша һәм хәтта аны финанслый да булып аңлашыла. “Мәдәни җомга” газетасында да газета баш мөхәррире Вахит Имамовның “Тешкә тигән Зәләйха” атлы мәкаләсе (5 февраль, 2016 ел саны) тулы бер битне били. Мәкаләдә ул Гүзәл Яхинаны, аның романын, аның каһарманнарын, әсәрне хуплаучыларны кискен гаепли. Язмасында әлеге автор, тәбикмәк хәтле генә китап чыгарган язучы Гүзәл Яхинаның әсәрен хуплап, Тукай бүләгенә лаек дип белдерә, дип, “Татарстан яшьләре”ндә “Гүзәлнең гүзәл романы” атлы мәкаләмнән чыгып мин фәкыйрьне утлы табага бастыра, дип чамаладым. Чөнки шул ук газетаның, шул ук санында “Мөхәммәт Хафиз, хезмәт ветераны” дип үзен танытучы автор “Лаеклы кызыбыз бар” исемле язмасында баш мөхәррирнең катгый фикерләрен куәтләп, һәм азагынача минем исем фамилиямне төрләндергән…. Ярый, мин тәбикмәк хәтле генә китап чыгаручы булыйм һәм томнар бастырган “медианер” Вахит Имамов, шул аермадан чыгып үзен хаклы санап, шартлы итеп әйткәндә якамнан алып җилтерәтсен дә ди. Әмма аның Гүзәл романын хуплаганы өчен күп кенә халыкара премияләргә ия талант иясе Л.Е.Улицкая мөхтәрәм ханым адресына тузынуы, ни мантыйк, ни әдәп киртәсенә сыймый.
Яхина ГБар дүрт гамәлле арифметика һәм бар, дифференциаллы, интеграллы югары математика. Ул күзлектән караганда арифметик фикер йөртүче әдәбиятчылар, мөхәррирләр, югары математика белән гамәл итүчене аңламыйлар, орышалар, үз җирлекләрендә хәлләре кадәренчә әдәби мәйданга юлны ябалар. Әдәби жанрларны музыкаль яссылыкта караганда, роман оркестрга салынган музыка булып аңлашыла. Фараздан, күп төрле, классик уен коралларыннан торган тулы канлы оркестр. Анысында, музыкантлар нотага карап, үз партияләрен дирижер җитәкчелегендә уйныйлар һәм музыка аерым партияләр кушылышыннан туа. Һәм бар, берничә гармунчы, яки мондалиначы бер үк көйне бер төсле, хәлбуки кушылышта уйный. Әйтик өч сәгать буе чын композитор язган музыканы оркестр башкарылышында тыңлау рухи ләззәт бирә, тыңлаучыларның күңелләрен күкләргә ашыра, галәмнәр иңләтә, ә шул вакыт буе гел бер мотивка тальяннар шыңгырдату, гәрчә ул бик милли булса да сары сагышларга салачак, укшыта башламаса, рәхмәт укырсың. Әле бит алар шыңгырдаткан нәрсәләр “Болгар” радиосы тапшырган такмакка корылышлы, оранжировкасын бер үк калыпчы тәпәләгән игезәк эшләнмәләрдән ерак китми… Галәми оркестр музыкасына ирешкән иҗатчы язучыларыбыз дип Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Адлер Тимергалин һәм Әмирхан Еникиләрне санарга мөмкиндер, дип саныйм… Ләкин бүгенге күпчелек төрле премия лауреатлары иҗат җимешләре оркестр башкарган музыкага түгел, ә бер мотивка гармун шыңшытучылар кушылышындагы эшләнмәләре белән дан казана, дип саныйм. Шыңшытучылар бик милли, бар да чигүле түбәтәйдән, читекчән, буй-сыннары, төс кыяфәтләре дә бер чама… Ә безнең филолог тәнкыйтьчеләр менә шундый “концерт”ларны мактап язуга махсуслашкан район газетасы хәбәрчеләрен хәтерләтә …
Мин инде татарда тәнкыйть беткән, әдәби басма тиражлары төпкелгә укталган шартларда Тукай кирәкле шәй санаган жанр үзара макташуга гына кайтып калган, дип саный идем. Әдәби журналда шунда эшләүче, идарә составында торучы тар даирәне мактап мәкалә бастыру филолог-тәнкыйтьчеләргә галим-галимәлекләрен раслау чарасы булып куйды. Мәнфәгатьләр уртаклыгы нигезендә филолог-тәнкыйтьчеләр һәм җимле тагаракка тиенгән тар даирә язучылар берлеге хасил булды. “Тәнкыйть” мәкаләләрендә индусларның мантрасы сыман кат-кат ранжирга салынган тар даирәне телгә алу кагыйдә булып китте. Тар даирә олы ифрат нәфесле булып чыкты, зур премия алгач та тынычланмыйча, һәртөрлесен, хәтта район дәрәҗәсендәге вакларын да уру хәстәрендә… Татарстан гимны тексты белән килеп чыккан матавык, “Туган ягым” җырының сүзләре авторы мәрхүм шагыйрь Рамазан Биктимеровны кырыйда калдырырга азаплану, ике йөз мең сум хак билгеләп, текстка конкурс игълан итү, аннары шагыйрьнең кызы әтисе хокукын якларга алынуы сәбәпле үзгә текстны аныкы итеп күрсәтү кебек хәлләр күңелләрдә сагыш уятты. Ярый ла текст өчен билгеләнгән сәрмаяны Рамазан Байтимеровның мирасчысы тулаем алган булса? Әгәр ул гонорар бәгъзеләр өлеш каерган булса, бу хакта детектив роман гына язасы кала…
Әллә соң тар даирә аерым бер җирлектә Язучылар оешмасын, ирекле иҗатчыларны ранжирга салу аша бер төрле генә уйлаучылардан торган сектага әверелдерү хәстәрендәме? Уртак фикергә каршы төшүчегә төркем белән ябырылу очракларының чишмә башы әнә шул ранжирлашуга барып чыга шикелле? Менә шул ранжирлашу күзлегеннән караганда үзләрен “бөек” санаучыларга Гүзәл Яхинаның “чират бозып” Русиякүләм уңышка ирешүе котчыккыч гаделсезлек булып кабул ителде, кебек? Алар фикеренчә, Русиякүләм бүләкләр Татарстанда мөмкин булган барча премияләрне, исемнәрне, титулларны алып бетерүчеләргә тиеш… Нәтиҗәдә талантлы якташыма төркем белән ябырылу һәм аны гаепләү күренешенә юлыктык. Әйтергә кирәк ямьсез, Татарстан өчен хурлыклы күренеш. Рәссам булсам, мин бу хакта картина тудырыр идем… 10 март көнне Татарстанның милли музеендагы җәнҗаллы очрашу җирлегендә төшергәндә ул шактый тәэсирле чыгар иде.
Милли хисләр белән уйнау, милләт атасы вә анасы маскасы киеп, Гүзәл Яхина әсәре милләт дәрәҗәсенә хилафлык китерә, дип сыктауларны, интернетта язышучылар “крокодил күз яшьләре” дип кенә кабул итте, дип санарга рөхсәт итегез. Минемчә, роман үзенчәлекле тест ролен үтәде. Зарурсыз китаплар чыгару, аларны китап кибетенә кертми генә китапханәләргә озату, берөзлексез, озын-озын романнар белән дәүләт химаясындагы әдәби журналның мәйданын үзләштерү аша гонорар, исемнәр, премияләр, титуллар алуны көйләгән төркемнең, бәлкем аны тар даирә дип тәгаенләү дөрес булыр, халык әдәбият укымый дип акланулары ялган икәнлеге, язганнарының әдәбият белән уртаклыгы чамалылыгы фаш булды һәм шул кытыкларына тиде шикелле. Мондый укталышлар элек тә булгалады. Әйтик Диас Вәлиевнең интернетка да эленгән “Чужой” романы шул хакта. Хәтерлим, дини мәнфәгатьләр өчен җан атучы сыйфатында гаепләр аша балалар язучысы Гариф Гобәйнең без яратып укыган әсәрләре дәреслекләрдән алынды. Кемнәр файдасына икәнен әдәбият дәреслекләре “әйтә”. Анысы барып чыккач, милли мәнфәгатьләр өчен ут йотучы сыйфатында, иҗаты зарурлыгы илкүләм танылган шәхескә Габдрахман ага Әпсәләмовка бәйләнүләр дә булды. Күптән түгел узган Мәхмүт Кашгарый исемендәге бәйгедә Айгөл Әхмәтгалиеваның Татарстанда – беренче, Бакуда икенче урын алган һәм “КУ” да басылган “Капка” хикәясе татар милләтенең, бигрәк тә татар аналарының рухи шөкәтсезлеге һөнәри тәнкыйтьчеләрнең дә, фән кандидатларының да, Тукай бүләге лауреатларының да тамчы да исләрен китермәде һәм тешләрен дә сызлатмады. Күрәсең ике япьле стандарт белән сәясмәннәр генә эш йөртми…
Шунысы факт, бәясе алты йөз сум торган Гүзәл язган китапны хәтта авылларда сатып алалар, йотлыгып укыйлар, бәхәсләшәләр.
Гаепләүчеләр якташымның искиткеч зур уңышын аңлату өчен нинди генә сәер фаразлар калкытмасын, китабы сатылмаса, табыш китермәсә аны илебездә зур тираж белән басмаслар, һәм дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә итеп азапланмаслар иде… Зарурсыз каләмзатлар мәсъәләнең бу ягын гомумән белмәмешкә салышалар. Рус әдибе Юрий Поляковның “Әсәр язучы язучы түгел, әсәре укылучы – язучы” дигән сүзе бар… Бу яклап караганда, безнең әлләкем саналучыларыбызның күбесе Зифа Кадыйрова янәшәсендә дә язучы булып санала алмый. Татарстанның мәдәният министры да бер чыгышында, “бездә иҗатчылар әле һаман “мин иҗат итәм, дәүләт түләсен” координатлар системасында яши, дип юкка гына сыкрану белдермәгәндер…
Әлбәттә, Гүзәлнең бу әсәре баш калкытучы сталинистларга да кәкре сукты. Шуңа күрә әлеге авторга кизәнүләрне кара көнләшүгә генә кайтарып калдыру дөрес үк булмаска да мөмкин. Һәртөрле бүләк алуда, дәүләт химаясындагы әдәби мәйданны үзләштерүдә алгы сызыкта торучы тар даирә язганнарга, аларны ару күрсәтүче филолог “тәнкыйтьчеләр” мәкаләләренә бәйсез экспертиза уздырасы иде. Төркем тарафыннан мошенниклык гамәле шәйләнмиме бу ыгы-зыгыда? Гүзәл Яхина романына оешкан төстә ябырылу шундый шикләнүләрнгә дә җитди урын калдыра, ләбаса. Роман авторы Тукай премиясенә лаек дип белдерү аерата ярсытты бәгъзеләрне. Әйтерсең, андый премияләр үз кешеләргә генә юнәлтелә һәм үзара бүлешенә. Инануымча, әдәбиятыбызны бетемсезлеккә, җырыбызны чүпкә күмелүгә дучар итүчеләр барысына да гаепле итеп Гүзәл Яхина һәм аның Зөләйхасын калдырмакчы… Аларга иярүчеләр ихластанмы, рияданмы, чәпчи, аңлый торган түгел…
Үзләрен “кашка тәкә” санаучыларның иҗатлары гына түгел, Гүзәлнең йотлыгып укыла торган романы да милләтебез имиджын үзгәртә алмый. Ягъни, каләм ияләре үзләрен иҗтимагый тормышта хәлиткеч роль уйныйбыз, дип саташа күрмәсеннәр. Аны көннән-көн Казанның гүзәлләнүе, җөмһүриятебездәге эш уңышлары, чын иҗатчылар, чын хезмәтчәннәр, бүләкләр, исемнәр белән терәтеп, өреп кабартылган иҗатчылар түгел, ә асыл талантлар үзгәртә. Урыс начар уйлар дип, тискәре образлар тудырудан да куркырга кирәкми. Безгә әле милли кабәхатләребезнең чын йөзен ачасы да ачасы. Моңа киртә булып торучы даирәне дә онытмыйча…