Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 7 ноября 2014 г.

РОМАН НИЧЕК ЯЗЫЛА?

         
                   Каләм кыштырдатуда азу ярган бер дустым очраган саен колак итемне кимерә: — Эте-бете, наданы-мокыты җилләнеп роман арты роман сырлый, ә синдә белем дисәң — дәрья, нинди генә кәттә оешмаларда кемнәр генә булып эшләмәдең, текәләрнең төрлесе белән юлларың кисеште, дәрт иткән — җиңгәсен үпкән дигәндәй, нигә тәвәккәлләмисең? — дип йөдәтә.
 — Хикмәт романдамыни? — дип карышам мин моңа. — Әнә, Ләбиб Леронның “Халкым минем”, Айдар Хәлимнең “Без исән” дигән шигырьләре теләсә-кайсы поэмаңны сыртына сала торган. Янә килеп, Әмирхан ага Еникинең “Әйтелмәгән вәсыять” хикәясен алыйк. Аны кайчан, кемнең, кайсы романы куып җитә алганы бар?
 — Дурак син! — ди дустым. — Шигырь, хикәя, бәяннан толк юк хәзер, алар белән ничу пычранырга! Роман гонорары хикәя-микәя, шигырь-мигырьнекеннән йөз, мең тапкыр артык. Романны әпәләү дә җиңел иренмәгән җанга: шакмакны ахмакка, сукмакны тукмакка саплап, милләт, халкым дип уфылдый-уфылдый, кәлҗемәңне җәй дә җәй.
 — Тукта. Очсызлы шаяруларны куеп торыйк. Син шуны әйт: ничек алып барып чыгасы ул роман хәтле романны? — минәйтәм. — Аңа тотынырлык, чор иңләрлек багаж, ягъни акыл, белем, хыял, тәҗрибәне каян алырга?
 — Бала-чага булма, — ди ахири. Ал любой — чит илме, үзебезнекеме берәр шәп язучы әсәрен, шуны пәлтә дип хис ит тә, бишмәткә охшатып, әйләндереп, бозып тек. Шулай гына эшли бит хәзер акыллы кешеләр. Илен-җирен, табигатен үз ягыңа турыла, кешеләрен — авылдаш, райондашларыңа охшата төш — һәм вәссәлам! Инде бер дә булмаса, үзеңне дөм мокытка санасаң, алдыңа җәеп саласың гәҗитләр һәм шундагы мәкаләләрне туры сөйләмгә күчерәсең. Элек каз каурые белән “алтын” язып сүзләр калдырганнар хәзер алтын каләм белән “каз сүзләре"язалар. Тарихи әсәр мәтәштерим дисең икән, рәхим ит: аласың тарих дәреслегенең безгә кагылган өлешен һәм үзең шәп белгән район яки кала җитәкчесен патша, җаваплылыгы чикләнгән оешма башлыкларын бәкләр итеп тасвирлап, аларның маҗараларын, этлекләрен борынгыларга сылтап, кәҗә тизәгедәй чәчеләсең — и вчу! Машина урынына атка утыртасың, ишәккә атландырасың, кием, ашау-эчүне заманына турылыйсың. Андый чүпчар да шәп уза хәзер. Кайсы идиоты укып чиләнер дисең синең биш йөз битлек сафсатаңны бүгенге тизлек заманында, күз черетеп? Ярый, табылды ди шундый бер ахмак. Аның фикере белән кем чутлашыр дисең? Ике дә уйламый шартлатып Тукай премиясе тоттырсалар да гаҗәп түгел. Чүтәки роман бит, бите күп, нәрсәсе булса да бардыр дип фараз кылачаклар эчтәлекләрдән һәрвакыт гафил комиссия әгъзалары.
 — Барыбер төшенеп җитә алмыйм роман ясау серенә, бәлкем берәр мисалда технологиясен аңлатырсың, — минәйтәм.
 – Мисаллар, кәнишне, буа буарлык һәм барлык жанрларда да. Әйтсәң — сүз, төртсәң — күз. Бигрәк тә балалар поэзиясендә, аннары драматургиядә мул инде ул тегеннән- моннан пәчеп күчереп арканлаулар.
 —Юк, әйдә, алыйк бер үрнәк һәм син шуны үзгәртепме, балалатыпмы күрсәт.
— Әйт, үрнәгеңне!
 — Баш өсте. Агния Бартоның русча язганын татарчага күчергәч, Танясы Әминәгә әйләнгән шигырьне беләсеңме? Онытсаң, исеңә төшерәм: Әминә елый үкереп, Тубым суга төште дип. Чү, Әминә, елама, Туп батмый ул елгада...
       Дускай бер кавым уйланып торды, күз кысты, аннары учын учка уыштырды.
 — Күз алдыңа китер, — дип башлады ул, тавышын әкренәйтә төшеп. — Кич. Синең белән минем сыман ике дус гаражда сыйланып утыра. Булулары җиткән. Берсе түрәсеннән зарлана: “Кеше түгел, хайван ул, — ди. — Эткә әйтмәгән сүзләр белән бакыра. Эш асылын аңламый, куша, соңыннан, үз ахмаклыгы аркасында нәрсәдер барып чыкмаса, гаепне бүтәннәргә өя. Күпләрнең канына тоз салган иде, Ходай Тәгалә бар ул, ниһаять, кешеләренә туры килде, өстеннән, имзалар куеп, шикаять юллаганнар рәхмәт яугырлары! “Син дә куйдыңмы кул?” — дип кызыксына дусты. “Ә кәк же! — ди әшнәсе. — Тик анысын оныт. Кабул итү бүлмәсендә сылу секретарьша Рәхилә утыра. Аяклары колакларыннан башлана. Мин исә, юк йомышны бар итеп, хәлне аңышу өчен шунда кереп, стена читендәге урындыкка чүңкәям, Рәхиләгә: “Чакырганнар ие, кирәгем чыгуы бар дигәннәр”, —дип алдашып, түрә кабинеты ишегенә ымлыйм. Рәхилә, кәс-кәс басып, телефон аша сораган кәгазьләрне шул ишектән алып керә, анда утыручы эшем ияләренә минераль су ташый. Ишек ачылганябылган мәлләрдә абайлап өлгерәм, текә комиссия әгъзалары тикшерү эшенә йомгак ясап, шефны суганлап-борычлап, шабыр тиргә батырып “мунча кертәләр”, буранын очыралар, күлмәген күтәртеп эченә, чалбарын төшертеп артына тибәләр, чыдап кына тор! Судта җинаятьчегә ахыргы сүз әйтү мөмкинлеге бирелә бит инде. Биредә дә тәртип шундый ахры. Менә безнең алда көн дә яшеннәр уйната, күкләр күкрәтә торган тавыш, егәрен тәмам җуйган хәлдә, “бу-бубу” килеп, бутала-бутала нәрсәләрдер мөгри. Аны төксе генә сорау биреп бүлдерәләр. Сизелеп тора, туры сорауга җавап тапмый абзыең, “йөзә” башлый. Рәхиләнең шефка битараф түгеллеге, ниһаять, азаккача фашлана, ачыграк калган ишектән саркыган сүзләр аша хәлне тәгаен аңлап алып, өстәленә йөзтүбән капланып, җилкәләрен сикертә-сикертә сулкылдап еларга керешә. Мин аптырап калам, аннары урынымнан торып, аның катына киләм һәм балачактан яратып укыган шигырь җирлегендә болай дип юатам: Рәхилә елый үкереп,Шефым суга төште дип. Чү, Рәхилә, елама,...к батмый ул елгада...”
 — Ха-ха-ха! Кыска метражлы фильм өчен ярыйсы сюжет... Тик романлык материал юк монда. — Сабыр ит. Эш моның белән генә бетми әле. Комиссия текә түрәнең этлекләрен ахыргача ачыклый, булдыксызлыгын тәгаенли, әмма, эшне зурга җибәрмичә, артына тибү хакына эшне йома.
 — Анысы аңлашылды. Тик, үпкәләмә, әсәр азагы тормышчан ук түгел. Комиссия рәисенә ул бер капчык акча биреп, үзен бәладән йолса, ышандырырарак төшәсе иде.
 — Ашыкма, галстугыңа басарсың. Икенче берәүгә, кемнеңдер туганына моның кәнәфие ашыгыч кирәк булгандыр бәлкем? Шул хөрмәткә югарыга ике капчык акча киткән булса нәрсә дисең? Коллектив шикаятькә хут бирүнең бәлки шундый матди нигезе булгандыр? Бүтәнчә, каяндыр, ниндидер гаделлек урнаштыручы десант килүенә аңлатма табып та булмый
. — Менә монысы чынга охшый төшә. Хуш, дәвам ит.
 — Итәм. Кич. Түрә өендә траур. Хатыны Сәгыйдә ишекле-түрле йөренә. Тегесен атып бәрә, монысын томыра. Караватка ятып, акырып елап та ала. Кулыннан бер эш килмәгән шушы түтине, узган ел бизнеста казганып фәлән миллион акча эшләде дип, гәҗиттә мактап язганнар. Инде ярык тагаракка утырып, кая, ничек йөзәр? Боларның өендә хезмәтче вазыйфасында йөрүче, хуҗа хатыннан һичкайчан юньле сүз ишетмәгән, типке арты типкегә күнеккән апа аны җилкәсеннән сыйпап юата: Сәгыйдә елый үкереп, Ирем ярдан очты дип. Чү, Сәгыйдә, елама, Чук батмый ул елгада...
-    Ә ни өчен “чук”? — дип, корт чаккандай урынымнан сикереп торганымны сизми дә калам. — Ярый, алайса, чүп дисен, — дип шунда ук ризалаша дус. — Катырагын әйтергә яхшысынмый торгандыр итагатьле апа. Хәзер бит затсызлык иҗтимагый баскычның югары басмасында торучыларга хасрак.
— Тәмаммы?
 — Ә нәрсә? Сыңар дүртьюллыктан шулкадәр сыккач, җитмиме?
— Яхшы. Синең коткыга бирелеп, кулай үрнәк сайлап, шуны әвеш-тәвеш китереп, вакыт уздырып, чалбар туздырып дигәндәй, роман яздым да ди. Шуннан ни? Кайда, ничек бастырам инде мин аны?
 — Китәсең иң әүвәл мөхәррир янына. Бераз әрсезләнергә кирәк иде, артыннан йөрергә, йөз суы түгүдән тайчанмаска.
 — Мин бит Казанда яшәмим. Ә мөхәррир минем килгәнне көтеп урынында гына утырып тора алмый: әле тегендә чакырып алалар, әле үзе каядыр барып чыга торгандыр. Ничек туры китерергә икән соң аны, — дим, дусның басымына “сына” башлавымны тоеп.
 — Ансат. Биш килсәң, берсендә, һичшиксез, аны урынында тотасың.
 — Ә ул көнне кабул итү бүлмәсендә чират тезелсә? Бар ич әле Тукайның “Таз” шигыре. Таз малай бүреген бер дә салмый йөри. Менә шул малай, еллар узып, язучы таз бабай булып җитлеккән дә, ничә килсәң дә шунда бутала һәм, җитмәсә, гел чиратсыз кермәкче булып әрсезләнә дип фараз кылыйк. Аның бүреген салдырып, тәрәзәдән ыргыту ярап бетмәс бит. Янә килеп, әкият персонажы “Колобок” та анда көтсә? Инде ул катып, калҗая төшкән, бер кыры ашалып, яшелләнеп күгәрә башлагандыр. Ул да булмый, галстугын киреләй таккан Шомбай рәхим итә.
 — Дәвам ит, дәвам ит язачак романыңны!
 — Һәм башка шундый әкияти персонажлар өстәлә тора. Бар да тартып карый мөхәррир ишеген. Ә ул ачылмый. Шиккә каласың. Әллә нәрсәсенә Мөдәррис Әгъләмнең “Шигырьләр сыктым мин, кан икән, кан икән...” дигән юллары исеңә төшә. Һәм күңелеңне шом били. Мөхәррир шигырьләр сыгу белән артык мавыгып китеп, кан эчендә тончыгып ятмыймы алайболай? Бәлки аны коткарырга кирәктер? Ишек тоткасын үзеңә йолкасың. Нәтиҗә шул ук. Синең гөманны башкалар да хәвефләнеп кабул итә. Инде шундагылар белән сүз берләшеп, йөгереп килеп, ишеккә берәм-берәм чиратлашып бәрелә башлаудан гайре чара калмый. Үгез гәүдәле бер язучы “сөзгәч”, ишек, ниһаять, бирешә һәм кабул итү бүлмәсенә су ташкыны бәреп чыга. Баксаң, түрдә мөхәррир ахры, кулына кемнеңдер кулъязмасын тоткан хәлдә чуптыр-чуптыр йөзеп йөри, безне абайлап, буш кулын изи. “Романнар сыктым мин, су икән, су икән”, — дип, гаепле елмая. Ул да булмый, ачык ишектән эчкә таба иң әүвәле таз бабай чулт итеп сикерә һәм бака рәвешле, кушаяклап суга бәрә-бәрә йөзеп китә, аның артыннан каткан калач һәм башкалар тәвәккәлли. “Ә син нигә чуммыйсың, Зарипов? — дип кычкыра кайсыдыр тәнкыйтьче Мансур Вәлиев тавышы белән.
— Кулъязмаңны чылатсаң, әсәреңнең тозы юдырылыр дип шөллисең бугай? Курыкма, бүген бит тозсызлык модада...”

Көлдерми торган юмор

Марсель Гали юмор язган,
Марсельдән булыр, булыр.
 Безгә дә кирәк бит инде
 Көлдерми торган юмор.
            Роберт Миңнуллин.
 лучшее (общий выпуск) :: 01 мая 2012
         Сөйләм осталыгы – Күкләрдән. Гап-гади ферма эшчесе, тракторчы, бүтән бер шундый хезмәтчән, очкын чәчрәтеп, гавәмне җәлеп итү сәләтенә ия, һәм әллә ниткән дәрәҗәле түрәләр, титуллары, фәнни исемнәре барлар авызларында ботка пешерә. Җор кешеләрнең матур сөйләвен тыңлавы – тәнгә сихәт, җанга рәхәт. Бәлкем аларның кулларыннан әллә ни эш тә килмидер, әмма кеше арасында күз өстендә каш, талга кунган сандугач була белүләре гөнаһлы җирдән үзләрен күккә таба ничәдер карыш күтәрә төшә. Карап торышка мокыт кына кыяфәтле булсалар да, тора-бара алар ягымлы, күркәм күренә, туганыңдай якын тоела башлый, күңелләрендәге яктылык, хәерхаһлылык һәм юмор хисе карашларына күчеп, гавәм җанына җылы һәм нур өсти. Бар икенче төр шәп егетләр: төс-бит, буй-сын карап кына торышлы, кием килешеп тора, куллары алтын, белгеч буларак төшеп калганнардан түгел, үсәчәкләре көн күк. Мондыйлар компаниядә шыпырт кына серле караш ташлашкалап, елмайгалап утырса, иң чибәр кызлар аларныкы дигән сүз. Гамил Афзалда “бер сүз дәшми елмайгалап йөрсәң, ахмак икәнеңне белмиләр” дигән юл бар. Хикмәт тә шунда шул, мөмкинлегеңне дөрес чамалап эш итәр өчен зиһен кирәк. Байтак уңай сыйфатларга ия икенче төр егетләрнең кайберләре кызык сүз сөйләп тә алдырасы, һәммәсен шаккатырасы, көлдерәсе, авызына каратасы килеп ялгыша. Һәм авыз ачыла да, аннан чабата күренә. Сүзгә оста танышы сөйләгәндә, тыңлаучылар тарафыннан хуплап, кызыгын табып кабул ителгән кыйссаны ул үзенчә дәртләнеп, хәтта беркадәр кабаланып сөйләп ыргыта һәм пырхылдап көлә башлый. Гөж килеп торган табын тын кала, берәү дә моңа кушылмый. Егет, эчтәлекне аңламадылар ахры дип, ирештергәнен тагын бер кат, катырак кычкырып бәян итә. Монысында да азактан тыелыбрак көлә. Аптырагач, һич югы елмаючы булмасмы дип, уңга-сулга борыла, табындашларының күзләренә тутырып-тутырып текәлеп карый. Юк, кушылмыйлар. Тешләре сызлаган кыяфәттә моңаеп тик утыралар. Менә шундый уңайсыз мизгел. Анысы бер хәл, тост күтәрү сылтавы белән шундыйлар кайчандыр күргән кинодагы кызыкны сөйләп, табындашларын көлдерергә, яки сокландырырга азапланырга мөмкин. Кино эчтәлеген кызу-кызу сөйли башлап, төгәлли алмый аһ итүчеләр очрый. Ә рюмка күтәргән куллар арый һәм сусынның басылмый торуы тоткарлаучыга карата ачуны чыгара, нәфрәт уята. Дөрес, әлеге егет солтаны, нотыгы барышында Могамаев яки Басков җырлагандагы аһәңне аңлатыр өчен алар төсле җырлап күрсәтүгә үк барып җитми, анысына да рәхмәт, нибары үзе кызык, мавыктыргыч дип тапкан эпизодларны үз хикәяләвендә җанландырырга гына мәтәләнә. Бахыркай, кызыклы эпизодлар тудыруда актер, режиссер, язучы акылы һәм таланты катнашуын һәм күмәк иҗат җимешен япа-ялгызы, җитмәсә әлеге өлкәләрдән сәләте дөм юк хәлдә табындашларына күзалларлык шәкелдә җиткерә алмавын, көчәнүенең мәгънәсезлеген аңламый. Әйтергә кирәк, Чарли Чаплинны, Луи де Фюнесны, яки Рәшит Шамкайны, Равил Шәрәфиләрне кабатлап булмый, аларны күрергә генә кирәк. Нәтиҗәдә, мәҗлеснең яме китә. Оста сөйли белүче табындашлар да сүрелә, чөнки күрделәр: бу егетнең азагы-очы күренмәгән ялкыткыч чыгышына нәкъ менә кайсыныңдыр оригиналь тостымы, йомры сүз кыстыруымы мәҗлес тарафыннан җанланып кабул ителүе рухландырды. Кичәнең сүрелеп калуында каһарманыбыз үз гаебен күрми, киресенчә, мине аңларга теләмиләр дип, табындашларына рәнҗи, яки “шуны” да аңлый алмаучы ахмакларга санап, аудиторияне ялгыштым ахры дип, кителгән күңелен юата. Ул гади бер нәрсәне, бик кызык һәм үткен фикернең дә ике тапкыр кабатлагач, кыйммәтен югалтуына, тәмен җуюына төшенми. Җитмәсә, каты кычкырып сөйләү табындашларның тыңлау сәләтен арттырмавын да аңларга теләми. Игътибар җәлеп итү, ихтирам казану өчен аның судагы балык кебек хис итәрдәй үз темасы бар, югыйсә. Ул исә үзенекенә түгел, ә чит “басу”га кереп, харап була. Ә бит белмәгән эштән шайтан көлгән диләр. “Үз атыңны ку” ди бит әле татар халык әйтеме дә. Авызыннан “чабата” күренү аркасында аңа инде беренче номерлы чибәркәйләрнең исләре китми, нәфис борыннарын гына җыералар. Әмма арада буйсыны да, төс-кыяфәте дә әлләкем түгел, әмма һушлы бер чандыр яисә бүлтерек гәүдәле кыз табыла һәм ул,юкка очсызланучы егеткә теләктәшлек белдереп, көләсе килмәсә дә көлә, кулларын чәбәкәйли башлый, батып барганда салам суза. Табындашлар туташны аңлап елмаешалар һәм аңа хөрмәт йөзеннән егетебезнең кайбер мокыт репризаларын риядан кул чабып, елмаеп билгеләп үткәли башлыйлар. Сөлектәй егетебез шул туташ катында үз-үзенә ышанычын кабаттан торгыза, соңыннан аны өенә озата китә һәм теге хәйләкәркәй, “сөйләгән кыйссагыз бик ошады” дип, табын салкын кабул иткән сакаллы анекдотны янә кабатлаттыра. Шул барысын да хәл итә. Бәхет өчен күп кирәкмени? Алар өйләнешә. Мәҗлесләрдә әлеге егет инде ир сыйфатында, сүз алып, гадәтенчә тоссыз-кызыксыз нәрсәләр хакында очына-очына сайрый башлаганда хатыны, күзләрен түшәмгә юнәлтеп, мәрткә киткән сыман тын гына утыра. Сайрасын, эчен бушатсын. Эше катлаулы, җаваплы, тарткан атка йөкне күп өяләр. Башкаларның саруы кайнаса ни? Аның каравы ире аның кадерен белә, кеше алдында зурлый, киемен салганда һәм кигәндә каударланып булыша, табында утырганда тәмнүшкәләрне тәлинкәсенә әллә кай очлардан үрелеп, чәнечкесенә эләктереп, өстәп кенә тора. Фатирлары иркен, машиналары затлы, балалар урнашкан, оныклар туып тора, тагын ни кирәк? Бауман урамындагы Матбугат йортында татар язучылары кайнап, гөрләп гомер сөргән чор хәтердән китми. Шагыйрь Наис Гамбәр нәшрият мөхәррире булып эшләгәндә шунда сугылгалый торган идем. Бина коридорында янә бер чын шагыйрь Нияз Акмалга юлыккалавым истә. Саф йөрәкле, күңелгә хуш кеше белән күрешеп сөйләшү тормышка яктылык өсти бит ул. Язучыларның да стена гәҗите булуын шунда күрдем. “Тынгысыз каләм” дип атала иде кебек, кызыклыгы, үткенлеге тар каләми даирәгә якынрак һәм аңлаешлырак, эчтәлек, производствода, башка даирәләрдә казганучыларны җәлеп итмәскә дә мөмкин дип чамалавым истә калган... Алдарак әйтергә теләгәнем аңлашыла төшсен өчен нәни бер лирик чигенеш ясамый булмый. ...Кыш ае буе туктаусыз кар ява, әллә өч, әллә дүрт норма тутырган, имеш. Кичке планеркадан чыккач, бер төркем хезмәттәшләр урамда гәпләшеп торабыз. Кайсыдыр берәү, тәэминатчыбызны ирештермәкче булып: “Фәлән Фәләнич, син кар кайтарту буенча заявкаларны бутап бетергәнсең бугай”, – дип куя. Төрле-төрле хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләре, әйтелгәнне кызык санап, дәррәү көлеп җибәрәләр. Әмма Фәлән Фәләнич тә төшеп калганнардан түгел: “Дефект ведомостьләрен дөрес төземәгәнсез”, – дип тегеләрнең авызын каплый. Көлеш янә кабатлана. Хикмәт шунда, материалларга заявкалар, төрле тармак җитәкчеләре, белгечләре тарафыннан имзаланган дефектлар турындагы мәгълүматтан чыгып төзелә. Әлбәттә, мондый мәзәк тар даирә өчен генә бата, киң катлау укучыларга эчтәлек хәтта аңлашылса да, бөтенләй дә кызык тоелмаска бик мөмкин (кызыгын аңлар өчен ул документларны үзең кырык кат төзеп, инстанцияләр белән килештерә-килештерә, кат-кат төзәтә-үзгәртә, әле югары, әле түбән катларны урап, чабуыңа ут капкандай йөгереп йөрүләрең кирәк). Кыскасы, әйтергә теләгәнем шул, бер мәлне менә шушындый “кыйсса” сыман үз даирәләре өчен генә кызык, үз стена газеталарына гына лаек нәрсәләрне язучыларыбыз гәҗит-журнал битләренә турылый башлады. Тәкъдим иткән язмалар, “менә мин шулвакыт нинди акыллы сүз ябыштырдым” дип үз-үзен мактау (самореклама) һәм “менә фәлән әфәнде шулчакны нинди тапкыр сүз әйтте” дип үзара макташу касәфәте ташып торуы белән үзенчәлекле иде. Мондый матавык, әйтми булмый, киң катлау укучылар хозурында авыздагы чабатаны күрсәтешүгә кайтып калды. Ә бит бар иде язучыларыбыз арасында да юмор белән нәзакәтле эш итүче осталар. Мөхәммәт ага Мәһдиев, самими геройларының гына түгел, үзенең дә ахмак ситуацияләргә таруын, үз-үзеннән көлеп бәян итүдән һичкайчан өрекмәде. Ә укучылар мактанчыкка, мин-мин дип кукраючы буш куыкка түгел, ә ихлас авторга теләктәш, чөнки берәү дә хатадан хали түгел һәм барыбыз да әледән-әле, язмабыз башында телгә алынган егет сыман, гел кирәкмәгән җирләрдә дә тилегә калгалап торабыз. Әйе, бар иде бездә юмор осталары. Гамил ага Афзал язганнар гомумән халык җәүһәрләре дәрәҗәсендә иде дип уйлыйм. Фаил Шәфигуллин язганнарны уку да җан рәхәте иде. Узган ел июнь аенда Ләбиб Леронның интернетка эленгән юморескасына бәйле шактый кызык фикер алышу булып алды. Шул әңгәмәгә 15 нче булып катнашучы берәү “Болай ул” дигән исем астында: “Нәфис юмор – Марсель Галиевтә, тарихи юмор – Р.Батуллада, халык юморы – Т.Нәҗмиевтә, сәхнә юморы – К.Кәримовта, калганнар – тәк сибә” дип язган иде. Аңа 19 нчы номерлы әңгәмәче “Алай түгел, болай ул” дигән баш астында “Бар яхшы фильмнар, бар начар фильмнар һәм бар кытай фильмнары: Бар – халык юморы, ә бар Батулла, Марсель, Кәримов, Буа театры юморлары” дип җавап кайтарды. Ни генә димәсеннәр, бүген дә юк юк та энҗе-җәүһәрләрне хәтерләткән үрнәкләр күренгәләп ала. Якташым, телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров башкарган, интернетка эленгән “Халкым минем” җыры шундыйлардан. Якташыбыз Айдар Тимербаев язган көй дә искиткеч шәп, Мөслим егете Ләбиб Лерон язган сүзләр дә җелекләргә үтәрлек. Ниндидер үзәк өзгеч сагышлы юмор. Язма кашына чыгарылган эпиграф авторын кемдер балалар шагыйре дип бара. Үзем исә “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”, “Әбиләр чуагы” кебек җыр канатларына күтәрелгән шигырьләре аша аны лирик шагыйрь дип белә идем. Гәрчә нәзакәтле юмор өлкәсендә дә сай йөзмәве әлеге эпиграммадан анык күренә. Быел Казанда опера-балет театры комырыгында моңаеп торган Тукай һәйкәле хозурында уздырыла торган бәйрәмгә килү насыйп булды. Роберт әфәндене очраттым. Исәнләшкәч-күрешкәч, ул хәйләкәр генә елмаеп? “Ай-яй, каты язасың мәкаләләрне. Миңа кайчан чират җитәр инде дип, куркып кына йөрим”, – дип шаяртты. Бик җиткерәсе иде дә чиратны, тик мин эшләгән идарә җитәкчесе аның якташы һәм якын дусты Ришат әфәнде Нурисламовны бергә узган егерме ел дәверендә бер тапкыр да сүгенмәгән җиреннән сүгендермәгәем дип шыкаям. Алай да, үзем ихтирам иткән иҗатчыларга, шул исәптән Роберт әфәнде язганнарга да, уенын-чынын кушып, эпиграммалар багышлаганым бар. 2004 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Тамчы гөл” исемле китабымда басылган бик ихтимал, көлдерми торган юмор жанрына караган берничәсен тәкъдим итсәм, бәлки гаеп итмәсләр.
         * * *
Как жену чужую, обнимал березу...
                                    С.Есенин.
Ялгыш каенны кочканмын, мин аны син дип торам..
                                     Р.Миңнуллин.
 Сексуаль азчылык төрләнештә,
 Бозыклыкка дөнья ничек чыдар?
 Зоофиллар гына җитми иде,
 Пәйда булды каен кочучылар...
                  * * *
               Акча булса бар да дус та, бар да яр,
              Акча исе янда бетсә бар да яныңнан таяр...
                                                Габдулла Тукай.
            Акчаң булса гөл сибәләр йөзеңә,
            Акчаң бетсә көл сибәләр күзеңә...
                                            Равил Фәйзуллин.
          Гасыр узды, калынаймый
          Шагыйрьнең кесәсе,
         Тапмый уңай чишелешен
          Акча мәсьәләсе...

Мәки нәсихәте

Элек теләсә-кайсы оешмада, хәтта ябык дигәннәрендә дә хезмәт хакы алгач, яки эч пошканнан, эш урынында табын ясап алу гадәте бар иде. Анда инде сүз башта хатын-кыз темасына кагыла, аннары сәясәткә кереп кителә һәм, утыру озагракка сузылса, эш турында остара башлыйсың. Минем әти күп еллар психиатрия табибы булып эшләде. Аның чагыштырмача яшь буйдак бер хезмәттәше сыйланырга туры килгән шундый мәлләрдә «Мәки» тегеләй әйтте, «Мәки» болай ябыштырды дип, гел «Макиавелли» кушаматлы пациентын искә ала торган булган. Әлеге табиб сырхауханәдәге эчке кагыйдәләрдән тайпылып, күңеле хуш күргән шул пациентын дәфтәр, карандаш, маркалы конвертлар белән тәэмин итеп торган. Баш табиб моңа ни өчендер күз йомган, ә башкаларның исе китмәгән. «Мәки» исә нәрсәләрдер яза, аннары боза, ягъни төзәтә һәм чистага күчергәнен конвертка тыгып, каядыр юллый, имеш. Барып ирешкәнме хатлары адресатка, юкмы, бу кадәресе нәмәгълүм. Ул мәрхүм булып, җәсәде сырхауханә биләмәсендәге ташсыз, тамгасыз каберлеккә иңдерелгәч, буйдак табиб сагышка батып, моңсу агачлыкта күпмедер каңгырып йөргән-йөргән дә, үз теләге белән эштән азат итүләрен үтенеп, гариза язган. Хушлашырга дип, әти кабинетына сугылгач, башта бер чәкине бөкләгәннәр. Берзаман егет китәсе барын исенә төшереп, кесәләрен капшап, паспортын эзләргә керешкән. Табылмагач, чемоданын таратып ташлаган. Эзләгәне каяндыр килеп чыккач, әйберләрен ашык-пошык кабат тутырганда дәфтәрләренең берсе кушетка астына шуып кереп киткән. Качып калган шул әсбап тора-бара кабинеттагы шүрлек киштәсенә кунаклап, байтак еллар тузан җыеп яткан. Ахыр чиктә, бәлкем берәр эшкә ярар дип, һәм минем әдәбият эргәсендә кыймылдавымны истә тотып, әти шул иясез ядкарьне миңа тапшырды. «Макиавелли» дигәннәре шакмак киңлеге юл калдырып язган-язган да, аннары, битләр төкәнгәч, дәфтәрне киреләй әйләндереп, буш аралыкларны икенче яклап, арттан алга таба тутырган. Бик акыллы карар. Казах әдибе Олжас Сөләймановның әгәр җүләр икән, дөресен әйтер дигән искәртүен истә тотып, сүзне Мәки әфәндегә бирик. “Миңа калса, үзенең җүләрлекләрен соң булса да аңлый алучы кеше генә акыллы. Шәхес – бөртек сыман, чәчелеп сибелергә генә тора. Үзләрен алдынгы, алга киткән, демократик дип санаучы илләрдә халык чәчелгән-сибелгән, ягъни таркаулыкта. Ә империя казанында кайнау мондый бөртекләрне боткага яки өйрәгә әйләндереп, бергәлеккә, бердәмлеккә турылый һәм кирегә юл калдырмый. Империя һәрвакыт хаклы, ә аның ихтыярына карышучылар, аның омтылышларына комачаулык тудыручылар һәрвакыт гаепле. Империя табигате белән артуга, күтәрелү һәм киңәюгә юнәлешле, аның тамырлары гел ашлама, сугару таләп итә һәм җиңелгән халыклар ассимиляцияләнүе, шуларның кан-яшь һәм тир түгүләре – мәсьәләнең чишелеше. Табигый ки, ул яугирлектән баш тарта алмый, Җир шары полюсларын урый, галәмне иңли, йолдызларга ашкына, фәнни казанышларга, техник могҗизаларга, гигант төзелешләргә юл саба, һәр иҗади эргәне, архитектураны, сынчылыкны, әдәбиятны, музыканы, театрны, киноны, башкасын үзенә хас масштабларда колачлый. Мондый корылышның алтын арбасын күпләр өстерәп караган: фарсылар, греклар, римлеләр, төрекләр, гарәпләр, монголлар, инглизләр, французлар, испаннар, португаллар, майялар, ацеклар... Ахыр чиктә, йөгенеп, туктаганнар. Безнекенең исә әллә ниткән упкыннарны, җил-давылларны, тозак-капкыннарны исән-имин кичеп, алга барган көне. Тумыштан кавырсыннары сыек, башкаларга буйсынуга яки көйләнүгә генә яраклы яки егәрле булып та, инде йончыган, яисә илсез үк калган кавемнәрнең бушбугаз вәкилләре барча империяләр дә үлемгә мәхкүм дигән әкияткә үзләрен һәм башкаларны ышандырмакчы. Хәлбуки, әлегә моның киресен исбатлый торган бер ил калды һәм аның һәр көне, үзләре хакында үтә югары фикердә кукраючыларны кыен хәлдә калдыра. Шуңа да безнең сөекле империябезнең таркалуын, төкәнүен күпләр тели, зарыгып көтә һәм булдыра алганча “ярдәм”нәреннән дә ташламыйлар. Әлбәттә, империя казанындагы кавемнәрне төрле сортка бүлеп, кайсын союздаш, кайсын автономреспублика, яки башка статус белән тамгалап, үзара көндәшлек тудырып, бер-беренә каршы кую һәм шул шартларда үзәкнең бәхәссез өстенлеген тәэмин итү начар идея түгел иде. Байтак еллар ул үзен аклап килде. Төп халыкның берсүзсез өстенлеге һәртөрле “автоном” һәм “союздаш”ларны тора-бара уртак максатка алгысытты. “Союздаш” статуслылар беренче номерлы халык дәрәҗәсенә ирешү өчен матди һәм интеллектуаль үсешкә җан-фәрман көчәнсә, “автоном” дигәннәре “союздашлык” хокукына ирешүне яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әйтергә кирәк, кайберләренең рухи казанышлары байтак кына азат илләрне дә көнләштерерлек сыйфатка тиенде. Ә бит мондый уңышлар бер яклап империя дәрәҗәсен арттырса, икенче яклап аның бөтенлегенә хәвеф тә тудыра. Дөрес, хакимиятнең милли мәктәпләрне кысрыклау, яңа әдәби, фәнни журналлар, матбугат чаралары ачарга ирек куймау, радио-телевидениедә милли телдә тапшыруларга вакытны чикләү, киностудияләрне “автоном”нарга тәтетмәү һәм башка шундый канат кисүләр ирекле очышка талпынуларны беркадәр авызлыклый килде. Әмма сүрелдермәде. Минемчә, моның ише чараларны хәйләкәррәк ысулда, очы табылмаслык итеп уздыру мәслихәт, югыйсә, капма-каршы нәтиҗәгә ирешү котылгысыз. Сөзә торган сыерга Ходай мөгез бирмәгән дигән әйтем бар. Минем ихтыярда булса, мин милли берәмлекләрне сүтеп, кабаттан, бүтән нигезгә утыртып җыяр идем. Тоттырыр идем кулларына мөстәкыйльлек турында ниндидер карармы яки боерыкмы шунда, кыскасы, алдавыч, фетиш һәм шуңа мөкиббән китүләреннән айныганчы, матди якны да онытмастан, әмма беренче чиратта рухи яклап, чишендереп, шыр шәрә калдырыр идем. Шәрәлек өшәндерә һәм мөстәкыйльлек турындагы хыялларны таратып, гомуми юрган астына куалый. Һәр милләтнең иң татлы хыяллары – әкиятләрендә. Димәк, шул әкиятләрдән башларга кирәк. Чыннарын әкрен-әкрен җуйдырып, оныттырып, филолог студентларның, “чыктыкмы-чыктык” дип хисап бирер өчен оешкан экспедицияләре чорында, өйдән өйгә йөреп җыйдык дип хисап тоткан, чынлыкта башка халык әкиятләрен бозып тәпәләгән эшләнмәләрен җәүһәрләр дип игълан итәргә юл куяр идем. Шул чүп-чар тупланмаларны китаплар шәкеленә керткән остазларга фәнни исемнәр бирдерер, бүләкләр яудырыр идем. “Фәлән авылның исеме фәлән сүзгә охшаган, ул шуннан чыкмады микән, төгәне төгәннән алынган булырга мужыт” дәрәҗәсендәге “раслау”лардан гыйбарәт кәлҗемәләрне “фән”гә чутлатыр, шундый мәшгулияттәге шомаларны тарихчы-галим дип раслатыр идем. Беркетер идем театрларга бер ике штатный драматург, тудырсыннар иде алар бертуктаусыз чит-ятлар язган әсәрләрне үз милләтләре җирлегенә куып чидибыр арты чидибырларын. Янә килеп, эшләтеп тотар идем көне-төне милли телләрдә радио һәм телевидениене. Эфирда көне-төне такылдаулар, “чүбек чәйнәп май чыгару”, “сүз югында сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы” эргәсеннән чыкмау шарты белән. Ә тапшырган җырлары милли аһәңнәрдән җәяүләп качкан, туйда тукмакны биетә торган ике-өч нотадан гыйбарәт такмаклар шәлкеме булса таман гына. Ягъни, иҗат эшчәнлегендә һөнәриләрнең әрсезлекләре чиктән ашкан физик һәм рухи тәләкләр тарафыннан кысрыклануына хут ачар идем. Янә килеп, әйләндерсеннәр үз телләренә ярым-йорты тәрҗемәдә телесериаллар, тик рухларына дөм ят, диннәре, гореф-гадәтләре үзгә халыклар тормышыннан булсын аларның эчтәлеге. Сәхнәләрдән, радио-телевидениедән, әдәби басмалардан фәһем һәм затлылыкны көлле пумала белән куарга! Бүленсен җирле милли телне үстерү өчен дип миллионнар. Ә шул эшне башкаруга туган телендә рәтләп сөйләшә белмәүче, аны сөймәүче, кирәген тапмаучылар билгеләнсен һәм тырышканнары җаннарга төкерү булып аңлашылсын. Кыскасы, ташысыннар иләк белән су, ишсеннәр комнан бау һәм ишәк чумарын. Милли кинофестивальләр уздыруга сәмән жәлләмәскә, тик анда җирлеләргә “менә без” дип күрсәтерлек рәтле нәрсә әзерләү җае чыкмасын. Күрсәткәннәреннән мескенлек һәм маргиналлык бөркелеп торуы күркәм. Моны караган үз кеше их, нигә мин шушы милләт вәкиле икән дип үртәлсен, ә ятлар, әле ярый мин бу халык улы яки кызы түгел дип, шөкерана кылсын. Курчак театрлары сәхнәсенә әкиятләр менсен, тик үзләренеке түгел, әйтик, японныкы, яки кореялеләрнеке. Тотсыннар текә спорт командалары. Әмма составларына җирле кавем вәкилләренә юл ябык торсын. КВН командалары Мәскәүне “алса” да сүз юк, тик уенчылар арасында җирле халык вәкилләре исәпкә бар санга юк дәрәҗәдә генә катнаштырылсын. Бөтенләй булмасалар тагын да әйбәт. Гыйбадәтханәләр төзелсен һәм музейлар сыман буш һәм ябык торсын. Монголларныңмы, казахларныңмы “бер алама терлек бөтен даланы буйый” дигән мәкальләре бар. Башланган эш – беткән эш. Бер ахмак майтарганны соңыннан йөз акыллы да рәткә китерә алмаска мөмкин. Чияләндерү тиз, чишү катлаулы һәм озак. СССРны ничек ансат таратып ташладылар. Кабат җыя башлаган тәкъдирдә ниләр буласын бер Ходай гына белә. Анысы да монысы, чама хисен беркайчан да югалтырга ярамый. Уңайлы язу графикасын кануный тыю, туган телләрне кысрыклый торган законнар чыгару, аларны мәктәп имтиханнары уздыруларда катнаштырмау кебек нәрсәләрдән сак булу кирәк. Уздырсыннар имтиханнарын рәхәтләнеп үз телләрендә, чыксын кәҗә майлары, болар пычагыма да кирәк түгел бит безгә дип, үзләре үк моң-зар түксен, югарыга хатлар юлласын. Мәгълүм ки, таяк ике башлы. Империя теле башка телләргә карата киртә, золым чарасы, аларны юк итү коралы буларак кулланыла дип җәнҗал чыгарып, халыкара инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләргә җирлек тудырырга һич ярамый. Вәзгыять болай да зарланырлык түгел ләбаса, аборигеннар арасында үз теләкләре белән балаларын туган телдә укытуга теш-тырнагы белән каршы ата-аналар кимеми, ә арта тора. Әйе, куллану даирәсе тар, ни хәл итмәк кирәк, бу һәркайда шулай, дөньякүләм табигый процесс дип, кулларны як-якка җәясең һәм бетте-китте. Ә шул дулкында үзәкне уңайсыз хәлгә куя торган документлар, кануннар чыгару – гафу ителмәслек беркатлылык. Киресенчә, җирле туган телләр өчен кануный нигездә барча мөмкинлекләрне кәгазьдә йөз процентка, хәтта артыгы белән тудыру мәслихәт. Ә инде урыннарда чабатасы түргә эленгән түрәләр тиешенчә эшләп җиткерми икән, анысы башка мәсьәлә. Җитешсезлекләргә каршы көрәш игълан итәргә, сүз чынлыгы өчен шелтә белдерергә, каты шелтә сыларга, тагын да саллырагын тамызырга. Күлдән алып, елгага, елгадан алганын күлгә җибәрергә дә ярый. 30 февраль, киләсе ел”.

Аларның үз акыллары үзләрендә


           Хатын-кыз акыллыракмы, ир-атмы? Соңгы елларда бу сорау бик еш яңгырый. Тарихтан беләбез, борынгы заманда ук хатын-кызның хокукы ир-атныкы белән тигез булмаган. Аңа кадәр матриархат чоры хөкем сөргән диләр-диюен, тик анысы Русия тарихчылары уйлап чыгарган монгол-татар изүе ише әкияттерме, чындырмы – белгән юк. Үзләрен дөнья кендеге дип санаган европалылар да хатын-кызның физик мөмкинлеген һәм акыл дәрәҗәсен ир-атныкыннан кайтыш дип санаган. Хатын-кызның иҗтимагый тормышка лаек биләмәсен Германия кайзеры Вильгельм II “к” хәрефенә башланган өч сүз (кinder, кuche, кirche) белән тамгалап чикләгән һәм шуны Европада кайчандыр канун дәрәҗәсендә хакка чыгарганнар. Ул сүзләр бала, кухня, гыйбадәтханә дигәннәрне аңлата. Бүген хатын-кыз ир-атныкы дип саналган барча даирәләргә дә үтеп, кайберләреннән көчле җенес вәкилләрен кысрыклый ук башлады. Әдәбият, сәнгать, фән, спортта алар яңадан-яңа уңышлар яулый тора. Хәтта бокс, самбо, футбол, хоккей, штанга күтәрү кебек хатын-кыз табигатенә ят төрләрне дә тынычлыкта калдырмыйлар. Татарның “сыер дуласа аттан яман” дигәненә җирлек әллә кайчан туган, күрәсең. Мәгълүм ки, тәрбияче, укытучы, мөгаллим вазыйфалары бездә тулаем диярлек хатын-кыз кулына калды. Нәтиҗәдә, күңеле белән күпчелек хатын-кыз – остаз, ә ир-ат – шәкерт, сүз тыңлаучан яки тәртипсез малай роленә күнде. Хатын-кыз сүзеннән чыгарга омтылу шәкертнең хәлфәсен санламавы сымаграк аңлашыла башлады. Бүтән илләрдә хәл бездәгедәй кискен тормый, чөнки шәхес формалашу чорында тәрбияче, укытучы вазыйфалары бүленешендә әлегә тигезлек саклана. Ә менә кагыйдәдән искәрмә сыйфатында Япониядә укытучы булып һаман да бары тик ир-атлар гына эшли ала һәм аларда ир-ат абруе һаман да югары. Анысы да монысы, үзен өстен, акыллырак санаган ир-ат халкы инде, соңгы ныгытмадан чигенеп, хатын-кызларның фәйләсуфлыгын да танырга мәҗбүр булды. Интернетта бөек дип тәкъдим ителгән хатын-кызлар авызыннан чыккан афоризмнарга багышланган махсус сайт бар. Чит илләрнең язучы ир-атлары, хур булудан куркып микән, бу жанрда “ат уйнату”дан тыйлыктылар. Ә менә татарның язучы ир-атлары 2012 елда “Казан утлары” журналында фәйләсуфлыкта сынашып, ягъни афоризмнар язып мавыгып алдылар һәм иҗат үрнәкләре интернетка да эленгән иде. Үзенчәлек шунда, алар язганнар әйтем, афоризм дип түгел, ә үз исемнәренә пролетар юлбашчылар сыман “изм” койрыгы тагып тәгаенләде. Мин бу шаукымга яраткан газетабызда басылган “Бюст бәйгесе” дигән мәкаләмдә (2012 ел, 12 май) кыскача шәрехләмә биреп узган да идем инде. Өстәп шуны гына белдерәм, язучыларыбызның акыллы фикерләренә карата сайтта язышучылар үз фикерләрен белдереп, бер ханым ошбу тәҗрибәне б...зм дип тамгалады (фәнни телдә аны экскрементизм дип тәрҗемә итәсе микән инде). Һәм ул үз вариантларын тәкъдим итте. Аныкылар төплерәк, үткенрәк, үтемлерәк булганлыктан, һөнәри әдип чутында чыгыш ясаган ир-ат каләмзатларыбыз шактый мөшкел хәлдә калды. Минем дә үземне шул жанрда сынап караганым булды. Әмма интернетта ханымнар иҗатына багышланган сайт белән танышканнан соң ниятемнән кире кайттым. Эч пошканда әлеге битне ачам һәм үткен зиһеннәрен бер җөмлә кысасында яшендәй уйнатырга маһир ханымнарның иҗаты белән танышып, хозурланам. Алар үзтәнкыйтьтән дә куркып тормыйлар, каләмнәреннән һәр төшкәне “10”га барып кадалышлы аткан укка тиң. Язганнарымны куәтләү җәһәтеннән кайбер ханым-авторлардан берәр-берәр генә мисал китерү артык булмас дип уйлыйм. Ошамаса, гаеп миндә, димәк, тәрҗемәм чиле-пешле чыккан. СССРның мәшһүр артисткасы Фаина Раневская: “Әгәр хатын-кыз ир-атка син иң акыллы дип әйтә икән, димәк, ул бүтән андый җүләрне таба алмаячагына иман китергән”. Танылган АКШ язучысы Гертруда Стайн: “Теләгәнеңә ниһаять ирешкәч, аны бөтенләй теләмәгәнлегең аныклана”. Җырчы Анна Герман: “Мин, мөгаен, беркайчан да ир-ат муенына асылына алмамдыр. Буем ирек бирми”. Җырчы Алла Пугачева: “Һәр хатын-кыз һәрвакыт актриса. Начар уйнаганы – оттыра”. Америка язучысы Бетти Дейвис: “Яшьтәшләрем шундый тиз картая, карап торулары үзе бер күңелле”. Израиль дәүләтенең беренче премьер-министры Голда Меир: “Хатын-кызның тигез хокуклыгы өчен көрәшүче хәрәкәт кайбер нәрсәләрне аңышмый. Нәкъ менә ирләр дискриминациядә, чөнки бала тапмыйлар. Һәм беркем шушы хәл белән көрәшми”. Ил тәхетендә кайчан да булса хатын-кыз утырачагы, “дилбегәне” Ангела Меркель алачагы Вильгельм II нең ике ятып бер төшенә дә кермәгәндер. Черчилльне инглиз халкы зурлап искә ала, ләкин Маргарет Тетчерның олуглыгын да дөнья таныды. Кешелек үзгәрә һәм һәр нәрсәнең акча сыман иләк һәм күн ягы бар. Бүген психологлар, табиблар, галимнәр чаң суга, имеш ки, ир-ат хатыншалана, ә хатын-кыз ирдәүкәләнә бара. Аналарның табигате үзгәрә. Янәсе, карьера өчен яшәү хатын-кызга икенче яклап китереп суга. Әйе, табигатьтә дә үзгәрешләр бихисап – үсемлекләр, агачлар, җәнлекләр, кошлар, кыскасы, төрле җан ияләре берәмләп һәм төркемләп тә юкка чыга тора. Акыл иясе, ягъни Кеше булмаса Җир шары табигатенә, үсемлекләренә, җан ияләренә юкка чыгу һәм чүпкә бату куркынычы янамас иде. Димәк, акыл Җир шарының яшәешенә аяк чала булып чыга. Ир-атның гына акыллы булуына планета бәлкем түзәр дә иде, хатын-кыз акылы да үзенә куллану даирәләре яулагач, эшләр гомумән хәтәрәя. Мәгълүм ки, радиация турында гыйлемгә ирле-хатынлы физиклар Мария һәм Пьер Кюрилар нигез салган. Шушы гыйлем атом-төш энергиясен тыныч һәм сугыш шартларында куллануга юл ачкан. Шунысын да тәгаенләү артык булмас, бу икәүнең кайсы акыллырак булган дигән сорау борынласа, Пьер – бер, ә Мария ике тапкыр Нобель премиясе лауреаты. Шәхсән үзем дә, бүген татарның иң шәп шагыйре кем дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Саҗидә Сөләйманова, иң талантлы һөнәри композиторлар кем дип кызыксынсалар, Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари дип җавап бирәчәкмен. Ә иң бөек җырчыбыз кем иде дип тәфтишләсәләр, Фәридә Кудашева дими хәл юк. Милләтпәрвәрләребез арасында хатын-кызлар алгы сафта. Ир-атлар нишлиме? Сөембикә-ханбикәгә күрекле мәйданда шәп һәйкәл калкытасы урында, балчык казый торган машинага затлы исемен куеп, җир астына төшереп, метро казыта. Сара апабыз Садыйковага чүплек урнашкан мәйданда һәйкәл сала башлап, чүплекне күбрәк кирәксенү хакына ул нияттән ярты юлда баш тарта. “Чаян” журналында микән, шундый карикатура истә калган: ир – 0, хатын 1 саны кыяфәтендә янәшә 10 саны тәшкил итеп басып торалар һәм ир, мин булмасам гомерең буе 1 булып каласы идең бит син, дип хатынны табалый. Язмабыз башында хатын-кызлар акыллыракмы, ир-атлармы дигән сорау куелган иде. Татарда ике төрле уйларга шик калдырмый торган “Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска” дигән мәкаль бар-барын. Аның кайчан яралганын беркем белми. Халкыбызның янә бер мәкале алдагысын сызып ташлый кебек: “Ир – баш, хатын – муен”. Мәгънәсе: ир үзен баш саный һәм хатын-кыз ихтыярына берсүзсез буйсына. Димәк, хатын-кызның үз акылы үзе белән, ә ир-атныкы хатын-кызныкына бәйле булып чыга.

Рухи хәерчеләр бәхете

Авылга, төп йортка хәл-әхвәл белешергә кайткан җирдән, бераз чалшая төшкән урыс капкасы түбәсен сүтеп, җепсәләрен өлешчә яңартырга керешкән таныш хезмәттәшемне әтисе: “Нигә миннән сорамыйча тотынасың? Аның төзеклеге минем гомергә җитәрлек, үзгәртәсең килсә, мин үлгәч үзгәртерсең”, – дип орышкан. Ихтимал, күп еллар элек, әле яшь, көче ташып торган чагында агач кисәргә рөхсәт язуы артыннан йөреп йөз суы түккәндер ул. Аннары урманга барып, имәнен кискән, наратын аударган, тактасын ярдырткан, кадагын, буявын юнәткәндер. Нияте барып чыгып, капкасы күршенекеннән биегрәк калыккач, куангандыр. Кемнәр бар да, кемнәр юк... Ләкин капка исән һәм һәр каккан кадак урынында чакта аны эшләгән, инде бакыйлыкка күчкән авылдашлары якында гына сымандыр. Икенче белешем, хатынына бирнә сыйфатында ияреп килгән, әллә кайчан ватык тегү машинасын йокы бүлмәләреннән чоланга чыгарып кую хакында сүз кузгаткач, хәләл җефете: “Башта мине чыгарып атарсың, аннары аңа тотынырсың”, – дип тәртәгә типкән. Оешмабызда казганучы яшь кенә егет әтисеннән зарлана: “Кибеттән яңа мебель, урын-җир, велосипед, матай, кыскасы, ни генә алып кайтылса да, яки өйгә, абзар-курага ремонт-фәлән узса да, эшкә яраксыз калдык-постыкны һәм иске-москыны чүплеккә томырырга бирми, тәмам Плүшкингә әйләнеп бетте, хәерче психологиясеннән арына алмый”, – ди. Вакытында иске-москыдан, чүп-чардан арынып тормасаң, ул сине тормышыңнан кысрыклый башлый, гауга чыгарта, сулышны тарайта, яшәү гармониясен боза дип яза белгечләр. Әңгәмәдәшләрне, хәлләренә кергән атлы баш кагып, тел шартлатып, белгәннәремне әйтеп юатам, гәрчә үзем дә шул шаукымнан әллә кая ерак китмәгән. Мин дә искесен сатып, яңа машина алу мәсьәләсе гаиләбездә көн тәртибенә менгәч, байтак кына карышып маташтым. Миңа калса, машина белән идарә итүче һәркем грек мифларындагы ат-кеше (кентавр) образын тирәнрәк аңлый башлый. Машина тулаем синең ихтыярда ич, рулен уңга борсаң – уңга, сулга икән сулга борыла, туктатасың килсә туктый, чаптырасың килсә чаба һәм тора-бара аны күзәнәкләрең белән дә тоя һәм аңлый башлыйсың. Ияләнгән, тугры хезмәт иткән “арба”ңны кемгәдер сатып җибәрү хыянәткә тарта сыман. Дөрес, кайберәүләр тәвәккәлләп, хатынын, балаларын да калдырып чыгып киткәли, ниндидер сәбәпләр аркасында фатирын, эш урынын, ияләнгән хезмәт коллективын алмаштыра, дусларыннан, туганнарыннан, туган ягыннан аерыла. Нәтиҗәдә, тормышка бәйләп торган меңнәрчә җеп өзелә дә, “чылбыр”дагы “ток” агышы туктый. Яңа урында “тамыр” җибәреп, тормыш һәм күңел өчен яңа ялганышларга тиенгәнче, яшәвең автоочыш халәтендә җан асрауга кайтып кала. Шуңа да китүләр – сагышлы, ә кайтулар – канатлы. Киек казлар, торналар турында җырлар шул дулкында. Кызык, меңнәрчә чакрымнардан туган илләрен сагынып кайтучы кошларны көтеп алып ату өчен ни дәрәҗәдә бәдбәхет булу кирәк икән? Мондыйлар һәр төбәктә бар, ватан үз каһарманнарын белергә тиеш, исемлекне нейтральрәк баш астында, әйтик, фәлән районның мәргән аучылары дипме, уңышлы ауларын да күрсәтеп интернетка элү, артык булмас кебек. Ислам тәгълиматы һәртөрле юньсезлеккә каршы гамәлең, булдыра алмасаң сүзең, һич югы, күңелең белән булса да карышырга куша. Киләчәккә кыю юл ярган чакта, тәвәккәл зат артык-портыкны аяп тормый. Әйтик, Тукай яшәгән йортны иске-москы сыйфатында юк иттеләр. Кемнәрдер, туган телләрен комачау санап, аннан баш тарта, аннан балаларын һәм оныкларын да арындыра һәм хәле кадәренчә милләтне дә аннан “азат итәргә” кыҗрый. Миңа шундый рухтагы текә бер түрә белән табындаш булырга туры килгәне бар. Мәҗлестәге милләттәшләр кунакның авыл малае икәнен яхшы хәтерлиләр һәм табигый ки, аңа үзебезчә эндәшәләр. Текә кунагыбыз өстенә басылган еландай бөтәрләнә, җавапка татарча керешә дә, урысчага күчә, аннары тагын, исенә килеп, үзебезчәгә салулый. Әллә аны югары урынга утыртканда туган теленнән баш тартуы хәлиткеч роль уйнады микән? Шулай булмаганда үз телендә сөйли башлауга ник әле аның тар маңгаена шартлап эре тир тамчылары бәреп чыга, сөмсез күзләре түгәрәкләнеп каядыр еракка карый башлый, нигә дип ул, кемнән уңайсызланып, ямьсез елмая, тырышып көлә? Бахыркайның тавышы йомшак һәм майлы. Әлеге җитәкче хакында кул астындагыларга карата үтә мәрхәмәтсез дип ишеткән бар иде. Ихтимал нахактыр, чөнки биредә ул Такташның “Тәүфыйклы песи”енә әйләнде дә бетте. Үткән гомер – аккан су. Еллар үзенекен итә, егәр кими, якын кешеләр бакыйлыкка күчә, һәртөрле югалтулар басымы хафаларны арттыра һәм һәркем, шул исәптән әлеге танышыбыз да, җил искән саен тузгыган салам яки печән чүмәләсе шикелле өлешләп тарала, кими башлавын абайламый калмыйдыр. Югалтуларга илтүче кискен карарлар кабул итәсең икән – үз колагың үзеңә. Ә бит, ихтыярыңнан тыш та бәла-каза аяк астыннан чыгып кына тора: юл фаҗигасе, ут-күз, чирләп китү, комарлы уенга алданып, оттырулар, фатирлы булам дип казганучыларны оешкан тәртиптә массакүләм төп башына утыртулар, һ.б. Халыкны, бер яктан, законга таянып, икенче яктан аннан тайпылып талаучыларны мәнфәгатьләр уртаклыгы берләштерә ахрысы. Мәсәлән, капка төзәтүе ярты юлда бүленеп калган танышым фикеренчә, бюрократлар һәм канун бозучылар “сөйләшенеп эшлиләр”. Теләсә-нинди югалту кешене какшата, куырылдыра, җимерә. Сәнәктән көрәк булган, туган теленнән ваз кичәргә һәм киек казларга атарга сәләтлеләргә эре күренү һәм гавәмне үз хөкемнәренә күндерү өчен бердәнбер юл – халыкны вагайту. Югалтуларны оештыру шул максатны алга кәшәли. Татар һәм моң – бергә. Милләтебезнең теле, чәчмә һәм тезмә әсәрләре, җырлары да моңнан тукылган. Соңгы елларда сәхнәләрдә һәм эфирда затлыга киртә салып, аның урынына дыңгычлап чүп-чар тутыру, матбугатта басылган ачынулы язмалардан да күренгәнчә, бик күпләрне борчый. Минемчә, дәүләт химаясындагы радио-телевидение, матбугат чаралары, әдәби журналлар, театрлар тарафыннан рухи табыныбызга куелган продукция, хакимиятнең, вазыйфалы вә вәкаләтле әфәнделәрнең рухи үлчәме нинди булуын күрсәтә. Кәрләме алар, карсакмы, олпатмы барысы да көзгедәге сыман чагыла. Габдулла Тукайның “Җүбәләй” атлы нәни хикәясендә мондый юллар бар: “Утыз ел мөфти булып торды, халыкка бер зарары да тимәде, ул да бик зур эш, ул да бик зур эш...” Тукай – даһи, аның һәр язганы үз чоры өчен генә түгел, бүгенгебез өчен дә мөһимлеген бер дә җуймый. Алдарак язганымча, иске-москыдан арынып тормасаң, ул синең тормышыңны кысрыклый. Кәнәфиләрдә озак утыручы һәм китми интектерүче, һәр өлкәдә һәм тармакта, хәтта иҗади эргәләрдә дә сару кайнатучы “мәңге кичәге”ләр бар. “Иске-москыларыбыз”ның кайберләре вакытында иярләгән кәнәфиләреннән төшсә, халык күңелендә сөекле әкияти герой сыйфатында каласылар иде. Китә белмәү аларны Кәддәфи язмышына турылый дип юраудан ерак торам, гарәпләргә хас катгыйлык бездә, милли дәүләтчелектән колак какканнан соң гасырлар дәвамында кичергән гарасатлар нәтиҗәсендә кими төшкән. Аумакайлыкка авышкан дип фаразлаучылар да юк түгел. Әмма шундый ният ватандашлар күңеленә бер дә сугылмый дип тә булмый торгандыр. Табигатьтә дә иске яңага юл бирә. Яшәеш хакына. Иҗтимагый тормышыбызда яңаның искене алмаштыра алмавы үсешне тупикка тери, бетүгә алып бара. Шуны инстинкт дәрәҗәсендә тоемлау күпләрне ничарадан бичара Сталинны сагынуга китереп тери. Мәгълүм ки, ул чорда җитәкче кадрларга кәнәфиләрдә нәфесләрен тыя алмыйча тамыр җибәрергә НКВД комачаулаган. Брежневны да юксынучылар юк түгел. Аның чорында кәнәфилеләрнең нәфесләрен ОБХСС атлы структура хәл кадәри чикләвен хәтерлибез. “Иске-москыларыбыз” интервью биргәндә тележурналистларның алардан өч-дүрт сүздән булса да җөмләләр төзетеп, өч тиенлек кенә булса да фикер тартып чыгарырга җан-фәрман тырышуларын күргәлибез. Фәһем дәрәҗәләре әлләкем булмаса да, туклыклы түрәкәйләребез “генераль тазарту”га җирлек әзерләүләрен аңыша торганнардыр дип өметләнәм. Хәлбуки, артык дулкынланмыйлардыр. Чөнки урыс акыл хәзинәсендәге гасырлар дәвамында ачы тәҗрибә сөземтәсе буларак формалашкан, дәүләтчелек үзенчәлеген тәгаенләгән мәкаль раславынча, балык башыннан чери, тик аны чистартуга койрыктан керешәләр. Димәк, коммунист битлеген демократныкына, анысын салып, башкасына, модадагысына алмаштырырга һәрчак ара кала.

Ваппараппачылык

 
          
          Әле кайчан гына китапларны эзләп, сатып алып, китапханәләрдән юллап табып, чират торып укыйлар, олысы-кечесе сәхнәләргә чыгып яттан шигырь сөйли, шуны алкышлыйлар иде. Икенче сыйныфта укыганда мине дә район күләмендә узган бәйгедә Сирин дигән шагыйрь әсәрен сәхнәдән укып, икенче урынны алган өчен мактау кәгазе белән куандырганнар иде. Шигырьнең исеме истә калмаган, эчтәлеген сүзгә-сүз хәтерлим: Баласына сөт җитмәгәч, Фәкыйрь мескен бер заман, Теләк теләп, дога кылып, Сыер сорый Алладан. Шунда очкан бер фәрештә Моның сүзен ишеткән, Бераз сөйләшеп чыгыйм дип, Килеп кергән ишектән. Син, дигән, сыер сорадың, Тик үзең өчен генә; Без сиңа сыер бирербез, Искә ал күршеңне дә. Ә бу кеше күршесенә Гел ачу саклап йөргән. Алай күршегә дә биргәч, Кирәкми сыерың дигән... Әлеге бәйгедә патриотик, сәяси шигырьләргә басым ясалды. Әйтик, Муса Җәлилнең “Вәхшәт”ен төрле мәктәп вәкилләре кат-кат яңгыратты. Ул шигырьнең, балалар гына түгел, өлкәннәр куйган концертларда да еш кабатлануы, ялкынлы юллар тәэсирен киметә дә бара иде шикелле. Көннәрдән беркөнне талантлы шагыйрь Нияз Акмал, Җәлил каләменнән төшкән шул юлларны янә җаннарны тетрәтү дәрәҗәсендә яңгыратуга иреште. Менә ничек язды ул: Алар... алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар. Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән көлеп карап тордылар. Укыдым да мин шушы юлларны, Туктап калдым шушы урында... Моабиттан язып яткан шагыйрь, Кырым татарлары турында... “Ач, шигърият, серләреңне” дигән “сүрә” Саҗидә Сөләйманованыкы дип хәтерлим. “Кеше барыбер кошлар нәселеннән” дигән шигъри ачыш та аныкы дип истә калган. Әлбәтттә, кеше күңелен очышка шигъри, ә тагын да төгәлрәге, ярты җаны шигырьдән гыйбарәт җыр канатлары ирештерә. Элек һәр яңа җыр сәнгать әсәре булып туа һәм аны авыл, бистә, калаларда, хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә тиз арада өйрәнәләр иде... Мәктәптә җыр дәресе бездә икенче класстан керә башлап, Сәлимә апабызның шул елны “Тракторчы кыз” һәм “Халисә” исемле җырларны өйрәткәнен, парта арасына басып, күмәкләшеп җырлап торуыбызны хәтерлим. Элек мәҗлесләргә шабашчы җырчы ялламыйлар, һәркем хәле кадәри үзе суза, ә табын артында “Алмагачлары”н башкарганда, вакыт-вакыт үзенчәлекле дүртьюллыклар яңгырап куя торган иде. Күрше Тенеки авылының тракторчылар бригадиры Тимерҗан абыйдан бала чакта менә мондыен отып калдым: Су буйлары, су буйлары, Су буйлары – талигать * Кысып-кысып, суырып-суырып Үпсен дигән шәригать... Һәр нәрсә чагыштыруда беленә. Нәрсәнең дә булса сыйфатын билгеләүгә гомум кабул ителгән стандартлар хезмәт итә. Гүзәллек конкурсларына эләгү өчен тән үлчәмнәре мөһим. Җырчының талантын һәм сәләтен билгели торган стандартларның берсе – итальян композиторы Томазо Альбиониның “Адажио”сын башкару... Адажио – салмак дигән сүз, көйнең темпын аңлата. Бүтән исеме юк. Аны арада иң мөкәммәл дәрәҗәдә, таш сыннарга җан кертерлек рух белән Лара Фабиан атлы җырчы ханым башкара дип саныйм. “Голос” бәйгесенең беренчесендә икенче урынны яулаган Эльмира Кәлимуллина ярыш барышында бер этапта шул “Адажио”ны җырлап, тыңлаучыларны тәмам әсир итте. Бу башкару интернетка эленгән һәм анда кемнең кемлеге һәм ниндилеге хакында бәхәсләр дә бара. Татарның “Адажио” вазыйфасын үти торган халык җәүһәрләре – Тәфтиләү, Гөлҗамал, Зиләйлүк, Зөбәрҗәт, янә килеп Солтан Габәшидән “Кәккүк” җыры иде сыман. Боларны җиренә җиткереп, тыңлаучы күңелен әсир итәрлек итеп башкару өчен тавыш тембры матурлыгы да, тын да, көч тә, һәм талант та кирәк, әлбәттә. Интернетка кереп моңлы татар җыры эзлим... Эзли торгач, кырым татары Эльзара Баталованың “Гүзәл Кырым”, “Безнең тараф”ларына юлыгам. Милли моң ташый бу җырлардан, башкаручы сылу гәүдәле гүзәлкәй үтә зәвыклы киенгән, үз-үзен тотышы ифрат затлы, тавышы соклангыч, музыкаль озатылыш искиткеч... Йөрәк белән җырлаучыны йөрәк белән тыңлыйсың да. Җырчының тавышы булу беренче шарт, әмма соңгысы түгел. Кем ул бүгенге татар йолдызыбыз? Шөкәтсезлеген ассызыклап бөтерелүче нәфис гәүдәле очкалак биючеләр төркеме уртасында, диварларны ишәрдәй куәткә акыртылучы, көе такмак, сүзе ахмак эшләнмәгә ирен турылап, корсак селкетә-селкетә тирбәлүче арыш капчыгы сыман, яки тәләкә бер затмы? Яки киресенчә, буй-сын, килеш-килбәт секс-символ дип игълан итешле, ә җырлау сәләте түзәрлек, яисә ташка үлчим кемсәме? Татар сәхнәсенә чыгу өчен ниндидер стандартлар каралганмы? Татар сәхнәсенә Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина кебек талантларга юл ачыкмы, әллә алар бүгенге татар эстрадасы мэтрлары җырлаганда кушылгалау (подпевка) өчен генә чакырыламы? Җыр кушымтасында, әйтик, “ваппараппа” дип торучылар сыйфатында. Хак булса, Мәскәүне яулап кайтучыларыбызның берсе шундый чыныгу узган. Татар эстрадасы хакында хет каравыл кычкыр дип, интернетта нәкъ менә ул юкка гына түгел, ә кичергәннәреннән чыгып, әрнеп язгандыр дип фаразларга рөхсәт итегез. Татарча тансык җырларны дөньяны таң калдырырлык югарылыкта башкарырдай талантларның орлыгы бездә бетмәгәнлеген әле дә ярый мәскәүләрнең “Голос” проекты тәгаенләде. Шигырьне, бигрәк тә җыр өчен дигәнен тиледән туры хәбәр ысулында, сине сагынам, синең белән йоклыйсы килә, яратканың өчен рәхмәт, тагын шулай язсын, синсез авыр, һ.б.шуның ише декларатив белдерүләр түгел, ә метафора, образлы тел, чагыштырулар канатлы итә. Татарча теле-радио дулкыннарда һәм сәхнәдән өч нотага корылган такмаклар, Ходай исемен катыштырып, “ими виду” күлмәкчән, гүләйт итмәгез, болай булыгыз ди-ди үгет- нәсихәт яудырулар, янә килеп, әнием, әтием, апам дип төчеләнү, авылым дип шыңшу, туган көн ди-ди өтәләнүләрнең асыл мәгънәсе нәрсәгә кайтып кала соң? Нишләп безнекеләр башкарган җырларда грамматика ягы аксый, татар моңы дөм калмады, кайсы халыкныкы икәнен, нинди мәдәният җимеше булуын аңлый торган түгел, һәм аларны колак белән генә тыңлыйсы? Татар моңы пентатоникага (биш тавыш), мажор аккордларга корылуын кайда, кем, ничек, ни өчен кулланыштан чыгарган? Милли мәдәниятне җете маргиналлыкка, мәҗлес сандугачлыгы кысасына кем һәм ник кысрыклый, яисә каулануына юл куя? “Тыңлагыз, Казан сөйли” дип көнебезне башлаучы “Татарстан” радиосы фондында искиткеч затлы халык җырлары һәм хакыйкый, һөнәри һәм үзешчән композиторлар (Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Солтан Габәши, Латыйф Хәмиди, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев, Фәтхрахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Фәрит Хатыйпов һ.б.) милли фольклорга таянып, чын шагыйрьләр белән берлектә тудырган гүзәл җырларның исәбе хисабы юк иде. Кая югалды алар? Бу хакта милләтебезнең йөзек кашыдай мөхтәрәм затлары Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Рафаэль Ильясов, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Нәҗип Бәдретдиновлар катнашында татар мәдәнияте өчен җаваплы вазифалы әфәнделәр вә ханымнар, вәкаләтле депутатлар белән берлектә телеэкраннарга чыгып, газета һәм журнал битләрендә, сайлау кампаниясенә турылап зур, җитди, “подпевка” рухында түгел, ихлас әңгәмә корасы иде. Җыр мирасыбызны шәп “түбә”ле кемнәрдер үз милке итеп документлаштырган да, аларга эфирга һәм сәхнәгә юлны ябып, түләүле чүп-чар әйләндереп акча эшләүне хутка җибәргәннәрме, югыйсә? Атаклы романчы Гомәр ага Бәширов шагыйрь дә булган. “Намус”ы ипиле иткән, ә халык күңеле түренә, көен Сара Садыйкова язган “Җидегән чишмә”се уздыргандыр дип фаразлыйм? Имамнарыбыз әйтмешли, сират күпереннән кичкәндә кайсы игелекле гамәле исәпкә алыначагын беркем белми. Роман һәм җырны янәшә кую мөхтәрәм укучыларны сәерсендермәс дип өметләнәм, чөнки чын роман җыр сыман агыла, ә чын җыр, кем әйтмешли, ул үзе бер роман. Башкача икән, димәк, иҗат җимеше пешмәгән, ул табигый түгел, ә муляж, макет сыңары гына. Халкыбыз күңеленә Гомәр Бәшировның романы һәм җыры тәэсире нисбәтен чамалый торып, һаман-һаман башы-азагы юк роман язып, тарих арбасына эләгергә теләүчеләр кимеми, ә арта бара. Бүгенге дөньякүләм иң популяр әдипләрнең берсе Пауло Куэльли сыман, нәни брошюралар күләмендә түгел, ә биш йөз битле, мең битле, аннан да калыннарын тудыралар һәм дәүләт химаясы шартларындагы маркетинг турында гамь түгүдән азат мөхәррирләр әдәби табыннарга шундыйны уздыруга корылышта. Хәлбуки, андый әсәрләргә, хәтта үтә шәп булсалар да, күләменнән куркып, бер укучы да якын бармаска мөмкин, дип тә шыкаймыйлар. Туган телебездә китап, әдәби журнал укучыларның яшьләре шактый өлкән булуын истә тотып, аларның күрү сәләте кими төшкән күзләрен дә аярга кирәктер. Танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиев “ми тотмау” дип бәяләгән бу тенденциягә төп әдәби журналыбызның яңа җитәкчелеге дә тиз арада дәва таба алмаска охшап тора. Юк, мин күп язу – чүп язу димим, искәрмәләр, әлбәттә, булырга мөмкин. Үрчемле авторларны тыю һәм аларга җыр текстлары язарга киңәш бирү ниятендә дә түгелмен. Кем әйтмешли, көчләп ачтырган күзнең нуры булмый. Миңа калса, әйтәсе килгәнен җыр канатларына күчереп түгел, ә артык күп сүз сарыф итеп җиткерүчегә, түләүне бит саныннан, билгеле бер чикне үзгач туктатып, һәр артык кәлимәсе өчен, әйтик, өч тиеннән, үзеннән эзләп алуны гамәлгә кую кулай. Мәгълүм ки, төгәл белгәнне аңлату тиз һәм җиңел, ә белмәгәнне, каяндыр ишеткәнне, үзең очына чыга алмастайны тугълау мең биткә дә бетмәскә мөмкин. Ихтимал, язучы автор филолог, ягъни тел белгече булса, аның өчен ниндидер фикер җиткерүгә караганда, шуны ирештерү юлында кырлы-сырлы җөмләләр төзү процессы мавыктыргычрак һәм мөһимрәктер. Ә менә, “ике икең дүрт” кебек “хакыйкать”не томнар аша тапшыру мәрәкәсе үзгә эргәдә, әйтик, халык хуҗалыгында казганучыларны ялкытуы котылгысыз. Экономистларны, хисапчыларны үртәлдерүе дә мөмкин әле. Анысы бер хәл, тарих, дин, аш-су, хокук белеме һәм башка өлкәләрдә ни белеме, ни практикасы юк каләми затларның “эзләнүләре”, наданлыклары зур гыйлем сыйфатында басма сүз аша тәкъдим ителү, ягъни “ваппараппачылык”ның шундый төрдәше белгечләрне ничек рәнҗетүен, ә бәлки укшытуындыр, чамаларга гына кала. Янә килеп, “кыска” хикәя, “кыска” бәян дигән ярлык, тәгаенләмә белән килешәсе килми. Кыскалыкта – осталык. Алайга китсә, киресенчә, күләмлерәкләрен “озын хикәя”, “сузан бәян”, “калын роман” дип тамгалау максатка ярашлы сыман? “Күп сүз – чүп сүз” диелә ләбаса татар халык мәкалендә. Бәлкем ул башкачарак әйтеләдер дә, тик ни хикмәт, төгәлрәге хәтердә калмаган. * Талигъ иск. Кеше, шәхес табигатенең уңай яклары, әйбәт характер, ипле холык һ.б. (Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән).

Кояштан ник куркабыз?

Бразилиядә бу җәйдә футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Дине, теле, тән төсе төрле һәр дүрт кыйтга вәкилләре туп типте һәм бөтен дөнья халыклары, хәйраннар калып, шуны күзәтте. Стадионнар шыгрым иде, кемнәр, нинди чыгымнар түгеп, кайлардан гына килмәгән. Элегрәк стадионнарда нигездә ир-атлар гына җан атса, инде бу чир гүзәл җенес вәкилләренәдә йокты. Әлеге тамашаны якыннан, стадионнарда карый алу бәхетенә ирешүче илдәшләр бер төсле киемнән, бер күңел, бер йөрәк булып уртак хисләр кичерә, анысына ук ирешмәгәннәр, махсус кафеларга җыелып, үзара теләктәшлек, терсәк тоеп хушлана. Актык чут (анысына мин дә керәм), өйдә диванга кырын ятып, телевизор экраны аша хозурлык ала... Кайбер философлар, атаклы классик әдипләр бу дөньяда кеше ялгыз дип бара. Аның рухы ялгызлыктан иза чигә, имеш. Әкиятләрдә, әйтик, татарныкында – дию, урысныкында үлемсез Кощей урлап киткән кызны батыр, чибәр егет коткара һәм шуңа өйләнә. Әгәр, явыздан йолып алгач, өйләнмәсә, коткару тулы булмый кебек. Ә бит дию дә, башкасы да кызның намусына, сафлыгына кагылмый. Миңа калса, әлеге котсыз образлар ялгызлыкны гәүдәләндерә. Батыр егет гүзәл туташны һәм үзен шул афәттән аралый әкиятләрдә. Футбол үз тарафдарларын теләктәш меңнәр уралышына кертә: җанатар икәнсең, синең белән бергә меңнәр кайгыра, шатлыгыңны, кичерешләреңне ихластан меңнәр уртаклаша һәм сиңа, һәм үзенә тантана, бәйрәм тели. Бүген футбол ниндидер куәтле дингә тартым табынулы хәрәкәткә охшый. Стадионнар – гүя гыйбадәтханәләр. Изгеләре – атаклы туп тибү осталары, беренче чиратта Месси, Пирло, Буффон һ.б. Сәхәбәләр – Пеле, Эссебио, Марадона, Зидан һәм тагын кемнәрдер. Капкага туп керүне миллионнар бөек казаныш буларак кабул итә һәм бәяли. Футбол уены... Үзенә җәлеп итү куәтеннән чыгып караганда аның белән ярышырдай ни бар? Футбол турында дөньяның барча матбугат чаралары яза. Хәтта дини басмалар да! Мәсәлән, Балтач районында җирле мөхтәсибәт чыгара торган “Нәсыйхәт” дигән газетада Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның “Бразилия 2014” – “Рамазан 2014”. Кем җиңде?” дигән ифрат кызык мәкаләсенә юлыктым. Хәзрәт китергән саннар үтә тәэсирле: “Быелгы “Бразилия-2014” футбол бәйгесенә 3 миллион билет сатылган, “Рамазан –2014”не уздыру өчен Мәдинә шәһәрендәге “Хәрам” мәчетенә көненә уртача 500 мең кеше килгән. Финал матчы узган “Маракана” стадионы 73 мең кешене сыйдырса, “Хәрам” мәчете көненә 820 мең кешегә исәпләнгән. Хаҗ вакытында ул миллионнан артык мөселманны сыйдыра, кара таш яныннан көненә 5 миллион кеше уза...” Саннарга таянып, хәзрәт ислам динен футболдан популяррак дип раслый. Әлбәттә, футболның халыкара популярлыгы дин әһелләрен дә битараф калдыра алмыйдыр. Ләкин динамика дигән нәрсә бар, ягъни футболга табынучылар саны, шул исәптән, мөселманнар хисабына артканнан-арта бара һәм көннәрдән беркөнне саннар, нисбәт үзгәреп, алар хәзрәт әйтергә теләгәннең киресен раслый башларга да бик ихтимал. Хакыйкать хәтта аңа бөтен кешелек каршы чыкса да хакыйкать булудан туктамый. “Рубин” командасының уңышлары Казанны, Татарстанны дөньяга танытты. Чит илләргә еш чыгучы танышларым әйтүенчә, Татарстан дигәнне дә, Казан дигәнне дә анда белүче юк диярлек, бездә Универсиада узды дигәнгә гомумән аптырамыйлар, имеш. Ә менә “Рубин”ны беләләр. Аның аша Казанны чамалыйлар. “Рубин” тренеры Корбан Бердыевның һәр матчта тәсбих тартып утыруы күпләрнең хәтеренә уелып калган. “Рубин” дөньяның иң көчле командасы “Барселона”ны (Испания) үз стадионнарында җиңгәч, шул тренерның яшел мәйданга йөгереп чыгып, кыйблага карап, ике кулын югары сузып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укуын, шөкерана итүен бөтен дөнья күргән һәм аның куанычын аңлап кабул иткән, уртаклашкан. Димәк, футболны исламга көндәш итү дөрес түгел. Янә килеп, Хак Тәгалә коллары уйный торган ниндидер уен Хак Тәгалә хакыйкатен адаштыра алырга тиеш тә түгел. Кайчандыр кешеләр кояшка табынган. Исламда кояшка табынуга каршы көрәш өйлә намазын кояш иң югары ноктасында, зәвәлдә торганда уку тыелуда чагылыш таба. Янә килеп, кичке намаз офыкта кояш кызыллыгы тәмам беткәч кенә укылырга тиеш. Ифтар мәҗлесе бары тик шуннан соң башлана. Коръәннең Фатиха сүрәсендә Хак Тәгаләнең галәмнәр хуҗасы булуы язылган һәм Галәмнәр Хуҗасы өчен үзе яраткан чиксез галәмдәге ниндидер күк җисеме, хәтта ул кояш булса да, көндәш була алмый. Кояш, дингә өндәүчеләр, дәгъвәтче-миссионерлар өчен кайчандыр зур проблема саналган. Менә алар аны Хак Тәгаләгә көндәш итеп тойган. Бүген кояшка табынучылар юк кебек, булса да бик аздыр. Ләкин мине бер хәл сагайтты: әллә дин дәгъвәтчеләре бүген дә кояшны Хак Тәгаләгә конкурент саныймы? Аңлатым үтәм. Татарстан мөфтияте тарафыннан мәчетләргә, җомга намазларында бердәнбер текст укылуын таләп итеп, “Шура” журналы килә. Хәрбиләргә хас мондый “бердәйлек” таләбенә күбесе армия хезмәте узган мөселман бистәдәшләрнең әллә ни исе китмәде. Журналга ияреп мәчетебезгә бер ягында намаз вакытлары күрсәтелгән, икенче ягы төрле-төрле рекламалар белән чуарланган кәгазь кисәкләре, открыткалар да килә. Шул кәгазьләрдә язылганча, август аена караган намаз вакытларында зур үзгәрешләр бар иде. 2014 елгы дини календарьларда тәгаенләнгән намаз вакытларын 9 август көненнән башлап үзгәрткәннәр. Әйтик, ястү намазы (соңгы, бишенче намаз) 22 сәгать 05 минуттан 23 сәгать 05 минутка күчерелгән. Ястүне мәчеттә укучыларга өйләренә кайтып җитү өчен мәгълүм бер вакыт кирәк. Моннан тыш, әйтик, августның 9ында ураза тотучылар сәхәрне элек 3 сәгать 03 минутта төгәлләп (дини календарьда ул шулай), 3 сәгать 33 минутта иртәнге намаз укырга тиеш булса, яңа фәтва нигезендә сәхәрне 1 сәгать 17 минутта төгәлләргә тиешләр. Ягъни, мөселманнар ястү намазыннан соң ике сәгать ял итә алалар иде, ә ихтыярый карар нигезендә, 9 августтан башлап бу мөмкинлек бетерелә. Мәчетләргә шундый экстремаль күрсәтмә юллаганчы, яңача ысулда ураза тотуны мөфтият һич югы үз даирәсендә, имамнары өстендә сынап карады микән? Әлбәттә, көтелмәгән яңалык мин яшәгән Шәмәрдән бистәсенең җәмигъ мәчетенә йөрүчеләрдә ризасызлык тудырды, байтак сораулар да уятты. “Ничек инде? – дип сорады сиксәнне узган, әмма бер намазны да калдырмый, мәчеткә велосипедта килүче, СССР чорында да ислам кушканны төгәл үтәгән мөхтәрәм бер агаебыз әлеге яңалыкны җиткерүче имам Дамир хәзрәткә. – Моңарчы 1500 ел ялгышканбыз һәм бүген генә шуны төзәтәбезмени?” Дамир хәзрәт, вазыйфасы кысасында, кояшның офыктагы кызыллыгын сәбәп итеп, югарыдан төшерелгән күрсәтмәнең мәгънәле эш булуын аңлатырга тырышты. Мин фәкыйрегез дин әһелләре кояшка, таң алсулыгына үчегүне берәр вакыт туктатып, дин тотуны пәйгамбәребез с.г.в. кушканча, җиңеләйтү ягына фәтва кабул итеп, ураза тоту вакытын уңайламаслармы дип өметләнә идем. Чөнки, әле генә кояш бата, авыз ачып озак та үтми, черем итәргә өлгерәсеңме-юкмы, сәхәр вакыты җитә. Ә сәхәрне иртәнге намазга кадәр ярты сәгать алдан тәмамларга кирәк. Иртәнге намаз вакыты исә кояш чыгарга ике сәгать кала алдан тәмамлана. Кыскасы, кояштан, аның печтек кенә нурыннан шулкадәр качу, өркүнең сәбәбе аңлашылмый. Кояштан, яктылыктан кара көчләр, куркыныч кинофильм каһарманнары – вампирлар гына куркырга тиеш түгеме соң? Интернетка кереп, намаз вакытларын карадым – аларда үзгәреш юк, искечә калган. Хәлбуки шунда ук мөфтинең фотосы астында, быелның август аеннан ястү һәм сәхәр вакытларын кискен рәвештә артка күчерү турындагы фәтвасын табарга мөмкин. Ул анда ниндидер аноним мөрәҗәгатьне телгә ала, мөфтиятнең дини календарьны яңача – астрономик исәп-хисапларга таянып төзүче голәмәләр шурасына сылтама ясый. Сорау туа: әлеге әһелләр астрономия фәненнән аттестацияне соңгы тапкыр кайсы илдә, нинди фәнни академия комиссиясе хозурында узганнар? Шундый карарлар кабул итәрлек сертификат аларга кем тарафыннан кайда, кайчан бирелгән? Көтелмәгән үзгәреш хакында Татарстанның элеккеге мөфтиләре фикерен дә ишетәсе иде. Алар хаталанган булганнар микәнни? Әлеге үзгәреш Татарстанга карый, ә республика чигендә Татарстан мөфтияте фәтвасының куәте бетә булып аңлашылды. Димәк, татарстанлылар уразаны республикадан читтә яшәгән туганнарына барып тота һәм хәлләрен шул рәвешле җиңеләйтә алалар? Шәхсән үзем, кайбер мөселман бистәдәшләрем сыман, күнегелгән календарьдан тайпылмый торырга булдым. Алла колы булу дөрес, ә менә ниндидер тәккәбберлек ихтыяры колы булу бернинди киртәгә дә сыймый. Бу үзгәртеп корудан алдагы мөфтиләр надан булган, хәзергеләре акыллы дигән сөземтә борынлый сыман.

четверг, 6 ноября 2014 г.

Cаф татарча, үзебезчә...

Кемнеңдер игелекле эшләре гөрләп барса һәм аның турында матбугатта мәкалә язылса, яки телетапшыру эшләнсә, журналист иң элек ул шәхеснең хезмәт җимешләрен барлап, аннары гына шул ышыкта гаилә тормышына, ничек ял итүенә, мавыгуларына кагылып узарга мөмкин. Һәрхәлдә акылга муафыйк нисбәт саклап, эштәге казанышларга бирелгән мәйдан һәм вакытны ял итү, мавыгуларга багышланган өлештән ким итмичә. Әгәр каһарманының төп эшендә еллар дәвамында гел арт белән алга китеш кенә күзәтелсә, андый эшем иясе турында ел саен мәкалә язу яки тапшыру оештыру мәгънәсезлек булыр иде. Ә инде шундыйларның эштәге чатаклыкларына күз йомып, тормышындагы мөгез чыгаруларын аклап, гаиләсе, дуслары белән ничек шәп ял итүе, кухняда он иләве яки бозда шар сугуы белән газета укучыларын, телевизор караучыларны елның-елында куандырырга азапланган очракта, укучы галиҗәнапләренең әһә, моның «б... иләп йөргәнгә” яки “шар сукканга” эше бармаган икән дип нәтиҗә ясавын көт тә тор. Ирдән-иргә йөрү, хатын арты хатын алмаштыру бер халыкта да мактанычлы гамәл саналмый һәм дәрәҗә дә арттырмый. Чорыбызның популяр язучысы Александр Бушков “Сталин. Боз тәхете” дигән китабында “үзбәкләр картайган ишәкләрен далага чыгарып җибәргән шикелле, кайбер ир-атлар, олыгайган көннәрендә гомер иткән хатыннарын аерып, яшьрәккә өйләнә дип башлап, мәшһүр бер маршалыбызны, ул менә шундыйлардан иде” дип, искә ала. Әгәр бәгъзе журналистлар кемнеңдер хатын арты хатын алмаштыруын хуплап һәм шуның һәр яңа “икенче яртысы” фотосын бастырып, матбугат аша гавәмны таныштырып баруны гадәт итсә, укучылар күңелендә боларның башына тай типкән ахры дигән бәяләмә борынлавы да бик табигый. Ник алай дисәгез, чөнки болай була алмый, булырга тиеш түгел, болай ярамый кебек. Кайберәүләр башкалардан заказ белән матбугатта мактаттыруларына гына канәгатьләнмичә, пиар өлкәсендә үз-үзләренә хезмәт күрсәтә башлап, “үзем турында үзем”нәрен, газета-журнал битләренә җәелдерүгә махсуслашты. Заказ белән яздырганнары ниндидер исемнәр, бүләкләр эләктерүдә нигезләмә һәм тәнкыйтькә каршы калкан хезмәтен үтәсә, соңгысы “җүләр үзен мактар” дигән халык әйтеме дулкынында авторга аю хезмәте күрсәтми микәнни соң? Әлбәттә, милләт, халык өчен зур хезмәтләр куючыларның шәхси тормышына багълы язмалар чыгару хилаф эш түгел. Әмма аларга, беренче чиратта, кылынган игелекле гамәлләр турында объектив мәгълүмат йөге салынуы шарт. Караны – ак, әхлакый череклекне егетлек дип исбатларга көчәнүләрне укыгач, ирексездән, бөек Дәрдмәнднең “ил мөмәез, аңлар ул тиз, син аны сизмәс димә...” дигән үлемсез юллары искә төшә. Хәлбуки тормышыбызда, милләт өчен игелекле хезмәт куеп, билгеле бер дәрәҗәдә уңышларга ирешеп, тыйнак кына гомер сөрүче шәхесләребез дә булды, бар һәм, иншаллаһ, булырлар да. Журналист Гөлназ Шәйхи, миңа калса, нәкъ менә шундыйларның берсе. Ул курыкмыйча алынган һәм очлап чыккан саллы проект – “Бәхетле балачак” исемле дөньякүләм интернет бәйгесе турында сөйлисем килә. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән оештырылган ул бәйге җыр, декоратив-гамәли сәнгать, инструменталь башкару, сынлы сәнгать, әдәби әсәр, рәсем ясау, бию, сәнгатьле сүз номинацияләре буенча 3-6, 7-10 һәм 11-14 яшьтәге балалар арасында игълан ителде. Ярышта катнашучылар үзләренең видеороликларын конкурсны оештыручыларга юллады. Бәйге үзагымына куелмады, ә инде кемнең ничәнче урын алуы, хәрәмләшеп, кода-кодагыйлык уены ясап түгел, ә интернеттан файдаланучылар тарафыннан билгеләнде. Программа шулай эшләнгән – бер компьютердан 1 генә тавыш биреп була иде. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган интернет-бәйгегә йомгак Казанда 24 июльдә Милли-мәдәни үзәкнең тамаша залында ясалды. Шулкадәр зур залны тутырырга каян тамашачы табып бетерерләр дип, оештыручылар өчен борчылуым юкка булган: балалар, аларның ата-аналары, әби-бабайлары, туганнары, тәрбиячеләре, укытучылары, спонсорлар, телевидение хезмәткәрләре, журналистлар, бәйгене оештыручылар, дәрәҗәле кунаклар килә торгач, ул шыгрым тулды. Ярышта җиңүчеләрнең чыгышларын рәхәтләнеп күзәттек. Бигрәк тә Әстерхан каласыннан килгән Мәрьям исемле кызның утлы табада сикергән борчак сыман “Чабата” биюен башкаруы шаккатырды. Остазы әнисе иде бугай, очынып йөрүенә караганда, үзе дә кайчандыр хәтәр биюче булганга охшап тора. Һөнәри саналучы, ике-өч ноталы такмаклар язылган фонограммага авыз селкетеп, уңга-сулга кинәт кул сузып калкынучы “атказанган халык артистлары” үзебезнең татар сәхнәсен тоткан бер заманда, төрле кыйтгалардан җыелган төрле яшьтәге татар кызлары һәм малайлары чын безнеңчә матур милли җырлар башкарып, мастер-класс күрсәттеләр һәм, әйтер идем, чын сәнгатьнең нинди булырга тиешлегенә сабак бирделәр. Тавышлары ифрат матур, сулышлары киң, репертуарлары затлы, киенүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары зәвыклы... Әлбәттә инде, мондый да камил чыгышлар артында музыкаль белем, һөнәри осталык, сәләт һәм әллә никадәр репетицияләр ясау, фидакарь хезмәт ята. ...Менә гәүдәсенә үтә дә килешле затлы яшел күлмәк кигән, гаҗәеп сөйкемле бер кыз бала рәсем сәнгатендә җиңгән өчен бүләк ала. Баксаң, ул Франциядән икән. Исеме кем дисезме? Юк, Регина да, Рания дә, Налия дә, башка шундый да түгел. Аның исеме Сөембикә булып чыкты. Сабитова Сөембикә. Тагын кайсыдыр җиңүчене Канададан диделәр. Кызганыч ки, ул бала килеп җитә алмаган, алып баручыбыз бүләкне иясенә җиткерергә вәгъдә бирде. Туган теленнән, мәдәниятеннән аерылмаган талантлы балаларны бүләкләү өчен Бөтендөнья татар конгрессы абруе ышыгында спонсорлар да табылган һәм кичәбездә алар исемләп телгә дә алынды. Бәйрәмгә килгән нәниләрнең берсе дә бүләксез калмавын әйтми булмый. Бар да уйланылган, берни дә төшеп калмаган. Әгәр шунысында хилафлык китсә, оныкларым Нурбикә, Наилә һәм Сөләйман нәүмиз каласылар иде. Инде мактанырга рөхсәт итегез, минем алты яшьлек өлкән оныгым Нәҗипов Әмирхан интернет бәйгедә иң күп тавыш җыючы дип танылып, Гран-прига лаек булды. “Су анасы” һәм “Шүрәле”поэмаларын татарча мультфильмнар карап хәтеренә сеңдергән оныгыбыз бу ярышта бөек шагыйребезнең “Бәйрәм бүген” шигыре белән катнашты. ...Әйе, гомер уза, инде оныклар өчен куаныр чаклар җиткән. Быел 3 август көнне Балтач районы, Бөрбаш авылында мөхтәрәм Җәлил хәзрәт уздыра торган балалар сабан туена тагын бардык. Узган елгысы яшь муллалар ярышы һәм азактан ун тәңкә генә бәя белән һәркемне бисмилла әйтеп пешергән тәмле пылау белән сыйлаулары белән истә калган иде. Бергә ризык бүлешүнең мәгънә йөге саллы, ул бәйрәмдә катнашучыларны табындашлар ясап, кардәшлек җепләрен, рухи бердәмлекне ныгыта. Быел да пешергәннәр пылауны һәм аны чират булмасынга бу юлы өч урында өләштеләр. Биредә балалар өчен Казанның Кырлай паркындагы төсле аттракционнар да эшләде. Бәяләр Казанда 100-150-200 тирәсендә тирбәлсә, биредә 50 сум гына. Бәйрәм башланыр алдыннан аны уздыру өчен химая кертүче игелекле милләттәшләребезнең исемнәрен әйтеп уздылар. Бөтенесе дә эш кешеләре, юкны бушка авыштырып, тәти сүз такылдап йөрүчеләр мондыйлар арасында булмый. Сабан туе мәйданы киң җәелгән, кая карама бала-чага карусельләрдә әйләнә, кабартылган биек таулардан очашуа төшә, әллә нинди батутларда сикеренә, ук атуда ярыша, көрәшә, йөгерешә. Алар биредә иң бәхетле кешеләр. Балаларның ихлас куанулары өлкәннәргә күчә. Бу бәйрәмдә милли, рухи традицияләр саклануы аны алып баруда да, кешеләрнең киенүендә һәм тик туган телдә генә аралашуында да ассызыклана. Атаклы Мәкәрҗә, Ташаяк ярминкәләре дәвамы булып аңлашылды миңа әлеге галәмәт җыен. Җәлил хәзрәтне бөек кеше дип әйтергә тел кычыта, тик мондый бәяләмә аны рәнҗетер күк, чөнки бу сүзне бәгъзе даирәләр өреп кабартылган затларга карата еш куллана торгач, тәмам очсызландырып бетерделәр. Җәлил хәзрәт – дөньяви һәм дини белемләргә ия, кулыннан күп төрле эшләр килә, кайда да сүзе үтә торган, абруйлы, уңган чын ир кеше. Гадел, туры сүзле. Шундый кешеләр бар чакта татар булуың өчен горурланасың. Җәлил хәзрәтне тулаем аңлар өчен аны үзе уздырган, меңнәрне җәлеп иткән, гаҗәеп бәйрәмендә күрү кирәктер. Биредә ул – полководец. Аның абруе бәхәссез, һәр әйткәнен куанып, тиз, җиренә җиткереп, шатланып үтиләр. Балаларым, оныкларым белән килгән мәлдә уртадагы төп – түгәрәк мәйданда кимоно кигән яшь каратэчылар чыгыш ясый иде. Берәүләре такта кисәге тотып тора, икенчеләре шуны орып, яки тибеп яра. Бер нәни малай бер сукты, ике сукты, ә такта бирешми. Малайның йодрыгын авырттыруы чыраена чыккан. Әмма үҗәт икән, селтәнә торгач, тәки максатына иреште, такта кисәге урталай ярылып читкә очты. Җиңү дисәң дә җиңү! Биредә сабантуйга хас спорт уеннарыннан тыш, кайбер үзгәлекләр дә бар. Әйтик, нәни балалар мәйдан уртасында чират торып, дога укып күрсәтеп бүләкләр ала. Чамалавымча, ел дәвамында дини белемнәр алуда уңыш казанган балаларны да зурлап бүләкләделәр кебек. Өйлә намазы җиткәч, сабантуй мәйданына ике урында паласлар җәеп, хатын кызлар – аерым, ир-атлар аерым намаз укыдылар һәм бу вакытта спорт ярышлары туктап торды. Язмамда өстән-өстән телгә алынган ике бәйрәмнән дә рәсми, һөнәри журналистлар искиткеч репортажлар бирерләр диебрәк көткән идем. Андый хәл күзәтелмәгәч, яраткан газетабыз укучылары гафил булып калмасын дип, күргәннәремне хәл кадәри җиткерергә тырыштым. Күп кенә кызык вә гыйбрәтле нәрсәләрне төшереп калдыруым өчен алдан ук гафу үтенәм, чөнки һөнәри журналист түгелмен, теләсә-кая борын тыгарга хокук юк, җитмәсә бер минут тик тора белмәүче оныкларны ышанып тапшырдылар, кайсы туңдырма, кайсы лимонад, кайсы татлы мамык таптыра... Бәйрәм быел да бик күңелле узды, атаклы классигыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең бер персонажы әйтмешли, “бөтенләй икенче тормыш” иде биредә. Әлеге бәйрәмдә балтачлар гына түгел, сабалар, кукмаралар катнаша, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсеннән дә халык шактый иде. Белми калучылар, их, ник безгә дә әйтмәдегез дип үпкәләүчеләр дә табылды. Димәк, киләсе ел Җәлил хәзрәт бәйрәменә агылучылар тагын да артачак. P.S. Тормышыбызда чын безнеңчә, саф татарча матур бәйрәмнәр булгалап тора. Күңеллелек ягыннан Бразилиядә узган футбол бәйрәме белән ярышырлык, якынча 50 мең кеше катнашкан атаклы Миңгәр сабан туе да, толерант булабыз дип көчәнмичә, саф татарча, үзебезчә узды. Рәсемнәрдә: гран-при лауреаты Әмирхан Нәҗипов бүләк ала. Борбаштагы балалар сабан туе.