Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 24 июня 2015 г.

Безнекеләр шәрли-мәрли түгел



Кулга каләм алырга Рәшит Минһаҗның “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Шарли Эбдо”га мөнәсәбәтле мәкаләләре (соңгысы 4 февраль санында басылды), анда яңгыраган тәҗел сөземтәләре һәм авторның әйткәннәрен куәтләү теләге этәрде.
mp2.jpg

Соңгы вакытта дөнь­я­күләм шау-шу уяткан вакыйга – Мөхәммәд пәй­гам­бәргә карикатура ясаган Шарли Эбдо редак­циясенә һөҗүм берара Украина вакыйгаларын да күләгәдә калдырды. Үте­рүчеләрне, судсыз гына, заказчыларны аныклап тормастан, җиңел кулдан ислам экстремистлары дип белдерделәр. Шушы уңай­дан, Франциядә мең­­нәрчә кешеләр күк­рәкләренә “мин – Шарли” дигән язулар тагып, урамнарга чыкты, әлеге фаҗига уңаеннан ил кайгысын ур­так­лашырга Парижга әллә кайлардан илбашлары агылды. Ошбу чыгыш ихлас­тан, үзеннән-үзе килеп чыктымы, әллә ислам ди­ненең спиртлы эчем­лекләр, тән сату, рибачылык, комарлы уеннар, наркотик­лар тарату, порно һәм баш­ка төр хәрам бизнесларга ислам дәүләт­ләрендә хут бирмәве өстенә, дөнья­кү­ләм куркыныч тудыруына җавап буларак, шул юл белән миллиардлар эшләү­челәр заказы белән уздырылдымы, бел­гән юк...


Безнең Илбашы В.Путин анда бармады, чит илләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыручы министр С.Лавров, вазифасы кушканга анда катнашып, үтерүчеләр гамәлен акламаган хәлдә, редакция эшчәнлегенә тис­кәре бәя бирде. Ә Чечен Республикасы башкаласы Грозныйда бер миллион мө­селман: “Мин – Шарли тү­гел, мин пәйгамбәремне яратам”,– дигән язулар белән митингка чыкты. Анда бары тик чеченнар гына түгел, Россиянең күп кенә төбәк­ләреннән дә мөсел­маннар катнашты...


Мәгълүм ки, Көнбатыш илләрендә атеизм идея­ләре XVIII-XIX гасырларда азу ярып, Россиягә үтеп керә һәм тора-бара яңа яралып килгән татар интеллигенциясе аңын да тынычлыкта калдырмый. Гегель философиясе, Ф. Ницшеның “Антихрист” хезмәте мил­лион­нарның аңын яулауга ире­шә. Мәшһүр атеистлардан Лео Таксиль, христиан дине тәгълиматын тән­кыйтьләү, кире кагу белән генә чик­ләнмичә, динчеләр даирә­сендә озак еллар үз кеше сыйфатында йөреп, дини даирәләр тормышыннан әллә ниткән негатив мәгъ­лү­матлар аулауга иреш­кә­нен, тарих дәва­мын­да конкрет дин башлыклары кылган яман гамәл­ләрне дөнья­га фаш итте... Яшерен-ба­тырын түгел, СССР чорында илебез китап­ха­нә­ләре мондый һәм җирле атеистик эчтәлекле әдә­биятка кытлык кичер­мәде.


Ни хикмәт, бәгъзеләр, матбугатта әйткән фикер­ләренә, кылган һәм кылырга тиеш булып та башкармаган гамәлләренә карата, Россиядәге матбугат кануны кысасында, Конс­титу­циядә каралган хокукларга таянып граждан буларак бел­дерелгән тән­кыйтьне “мил­ләткә һө­җүм” дип аңлый, бәяли һәм оппонентын гаепли... Үзләрен ил, милләт белән болай тиң­ләштерү шаукымы нәр­сәгә нигезлә­нә соң? Демократик Россия дәүләте Конс­титу­ция­сенең икенче мад­дәсендә, һәр граждан иң югары кыйммәт (высшая ценность), дип тасдыйклана, ягъни иле­безнең ту­рыдан-туры эш йөртүче Төп законы бе­рәүгә дә милләте, би­ләгән дәрәҗәле эш урыны, алган, ирешкән һәр­төрле бү­ләкләре икенче берәүгә карата ниндидер өстенлек тәэмин итми... Димәк, бу шундый ниндидер тайпылыш? Минем рус мил­ләтеннән булган бер курс­ташым, ил дәрә­җә­сен­дә шактый югары пос­тка ирешкән кеше, ан­дый­лар­ның кредосы, девизы: “һәр наратка!” гый­барәсе белән аңла­тыла,  дигән иде. Нарат – төзлек, биеклек, мәгъ­рурлык, кө­язлек символы. Һәм гади табутларны гадәт­тә нарат такталардан ясыйлар... Кыскасы, мин гыйба­рә­нең асылын якынча гына аң­лауга ирештем.


Рәшит Минһаҗ быел­ның 4 февраль санында басылган “Шарли Эбдо-2“ мә­каләсендә “Әлдер­меш­тән Әлмәндәр” ни­гезендә мульт­фильм төше­рүгә тис­кәре мөнә­сәбәтен, мәр­хүм автор тарафына кат-кат реверанслар ясап, турысын гы­на әйткәндә, тиешле катгыйлыкта җиткерми.


Мәкаләдә “Әлдер­меш­тән Әлмәндәр” пьесасы –даһи әсәр, дип тә ычкындырыла хәтта. Ләкин төп әдә­би журналыбыз “Казан ут­лары“ның 2004 ел, 9 санында чыккан “Пегас кашына микән?” атлы әдәби тән­кыйть мәкаләсендә бу әсәр хакында ошбу юллар бар: “Ә төптән уйласак, моңсу комедия дип тәкъдим ител­гән (бу) әсәр төбендә татар трагедиясе ята. Туксан бер яшькә җиткән карт, намазлыкка басасы урында, күрше урыс авылына барып, эчеп кайтып, үлә...”


“Казан утлары” журна­лының 2005 ел, 7 санында “Әдәби тәнкыйть“ дигән баш астында басылган “Төр­ле-төрле уйласак та” исемле мәкаләдә менә мондый юллар бар:“Роберт Энсон Хайнлайн дигәннән, 1907 нче елны Миссури штатында туган Америка язучысының, хатыны белән бергә язган “Явызлыктан өрекмәгән” (“Не убоюсь я зла”) романы бар. Бу әсәрнең русча тәрҗемәсе илебездә ике тапкыр ике исем астында дөнья күрде һәм аның ни­гезендә төшерелгән “Таныш булыгыз, Джо Блэк” фильмын (ул Интернетка да эленгән – Р.З.) карауны телевидение насыйп итте. Әсәрдә төп герой – сыгылмас рухлы, иманлы Кеше. Аны алмага, кеше кыяфә­тенә кереп, Әҗәл килә.


Әлбәттә, бу әсәрнең геройлары “Зәң­гәр шәл”дәге кортка әйткән­дәй, “синдәй-миндәй бозау” түгел. Гыйбатлык, прастуйлык, шапы­рын­кылыкка анда урын юк. Әсәр мистик драма жанрына карый, анда нечкә фәл­сәфәгә корылган, ак­сөяк­ләргә хас нәзакәтле һәм тирән мәгънәле әң­гәмәләр күңелне җәлеп итә... Төп герой үзе иреш­кән югарылыкны җуй­мый, иманына хилафлык китерми, Әҗәлне дә үзе белән хисаплашырга (фи­керләренә инандыру аша) ирешеп, мәңгелеккә үтә...”


Кыскасы, “Әлдер­меш­тән Әлмәндәр” әсәре ул икенче бер бөек әсәргә аваздашрак. Шәү­кәт ага Биктимеров та “Америка Әл­мәндәр”е ролен башкарган атаклы Голливуд актеры Энтони Хопкинстан кайтыш уйнамый уйнавын... Әҗәл, алар­ныкында Брэд Питт башкаруында тыннарны куырылдырса, безнекендә Равил Шәрәфинеке, кире­сенчә, ача, иркен сулата... Мин белгеч түгел, драма­тур­гиядә аваздашлыклар табигый кабул ителә бугай. Әйтик , Евгений Шатьконың “Пришелец“ әсәрендә (аның буенча шулай ук фильм төшерелгән) галәм кунаклары руслар яшәгән колхозга килеп төшсәләр, Зөлфәт Хәкимнең “Кишер басуы”нда татар колхозына рәхим итәләр. Колхоз­лар­ның һәркай­сында хә­мергә битараф түгеллек шәрех­ләнә... Әйе, дра­матургиядә, театрларда тәр­тип бәлкем шулайрактыр, әмма экраннарга чыккан фильм  яки мультфильмнарда охшашлыклар әллә ни хупланмый кебек...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 30, 03.03.2015/)

вторник, 23 июня 2015 г.

ГАДЕЛСЕЗ ЯРЫШ АЯУСЫЗ ҺӘМ МӘГЪНӘСЕЗ БУЛА. (журнал "Идел", 2015 ел, 4 сан)

                            
                                       
        Бер  мәҗлестә  танылган  театр артисты  белән  урыннар янәшә туры килеп, ”сүз югында сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы ” дулкынында,    “хәлләрегез ничек”, дип сорашып, һич теләмәстән, авырткан сөяленә басканмын. Ул, авыр сулады, һәм карлыгып китеп,  “элек,  тамашачы  килде микән, дип,  болконга күз ташлый идек, хәзер партер уртасына”, дип көрсенде. Гөнаһлары кирәкмәс,  татар  театры  үз тамашачысын җуймасын  өчен  хакимияттәгеләр тарафыннан   чаралар күрелми, дип булмый.  Биналары, бина яннары  җемелдән торуы күз алдыбызда, драматурглар үстерүне,  иҗатчы алмаш килүен кайгыртып,   “Яңа татар пьесасы” атлы конкурс даими финанслануы да  нур өстенә нур . Хәлбуки, бәйгеләрдә катнашкан  яңа, кызыклы, талантлы әсәрләрнең күпмесе сәхнәгә күтәрелә алуы хакында гына  конкурс уздыручы абруйлы  комиссиясенең налог түләүчеләр алдында җиткелекле хисап тотканы  юк шикелле... Югыйсә чираттагы җиңүчеләр хакында белдергәндә ул хакта да  искәртү  артык булмас  иде.  Әгәр,   җиңүче әсәрләр сәхнәгә бик сирәк менә яки гомумән  менми  икән, ул очракта бәйгенең өлешчә яки тулаем үзен акламавы игълан ителергә , һәм вәзгыятьне уңайлау  кайгыртылырга тиеш  сыман...
          Фараз итик,   җыр конкурсы тамашачы катнашыннан башка , нота һәм текст  тикшерүче ниндидер комиссия  әвеш-тәвеше кысасында  гына узган тәкъдирдә, мондый чара , йомшартып әйткәндә  күпләргә сәер тоелыр иде. Чөнки андый конкурста җырлар   яңгырарга тиеш!  Музыкаль озатылышта, дип тә өстисе килә. Пьеса бәйгесен  сәхнәдән, тамашачыдан  аерым форматта уздыру  да , шәхсән үземә  акылга  муафыйкъ гамәл  үк булып аңлашылмый...  Минемчә  бәйгедәге  әсәрләр ,кала, район, авыл яки уку йорты сәхнәләрендә җанланырга, һөнәриләр, үзешчәннәр, театр студентлары тарафыннан  уйналырга,  тамашачы ихтирамын һич югы кечтеки генә булса да казанырга тиеш. Һәм шул  тәкъдирдә генә бүләкләнүләр бөкләштереп булса да мантыйкка сыяр кебек. Спектакльдә соңгы сүзне пәрдә әйтә диләр.  Уртак проект нигезендә   әсәрләрнең  сәхнәләргә күтәрелешенә  мәгариф һәм мәдәният министрлыклары  үз өлешләрен кертә алыр иде ? Бездәге күп санлы  студентлар,  КВН хәрәкәте дулкынында, яки артистлыкка әзерләнүчеләр  мөстәкыйль башлангыч сыйфатында  халык  алдына чыгып,  театр һәм телевидение режиссерларыбыз күзенә чалынулары  , үзенә күрә кастинг ролен дә үтәр иде... Шулай тиеш сыман, төп максат  бүленгән акчаларны  баналь туздыруга гына кайтып калмаган тәкъдирдә...
         2014 елның 22 декабрендә  19 сәгатьтә, татар театрының туган көнендә, Камал Театрының зур сәхнәсендә чираттагы “Яңа татар пьесасы – 2014” бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителүе хакында белдек.   Соңгы бәйгенең жюри әгъзалары: театр белгече Гали Арсланов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Илдар Хәйруллин, сәнгать белгече Айгөл Габәши, кино һәм телевидение режиссеры Нурания Җамали, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, халык театрлары кураторы Кадрия Идрисова, шагыйрь Равил Фәйзуллин, журналист Исмәгыйль Шәрәфи, Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри рәисе җәмәгать эшлеклесе, публицист Фәндәс Сафиуллин. 
          Әлеге бәйге  нәтиҗәләре уңаеннан интернетта ( Матбугат ру)  , Камал театры сайтында   кызыклы  фикер алышулар барды.  Әйтелгән фикерләр нигездә  бәйгенең яңа авторлар үстерүгә хезмәт итмәве, бүләкләрне гел бер үк, театр белән элемтәләре нык авторлар алуына сәерсенүгә кайтып кала. Әйтик, Зөлфәт Хәким бәйгеләрнең монысында бер үзе өч  премия  алган икән.  Шулай ук, һичкемгә таныш түгел бер авторның  бәйге саен җиңү арты җиңү яулавының гаделлегенә шик тә белдерүче табылган.
             Әлеге әңгәмәдә мин фәкыйрь дә катнашып,   блогыма  сылтама куеп
( http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html ), шуннан  өзек җиткергән идем. Менә ниләр язылган иде анда :
 “Узган 2011 елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары” журналы “Печән базары” исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Телгә алынган театр конкурсында җиңгән пьесалар сәхнәгә күтәрелә алса да, алмаса да  аларны Казан утлары” журналында  бастырып , авторларына , алган премияләренә өстәп гонорарлар да түләнә.  Югыйсә  дәүләт тарафыннан финансланган  әлеге чараның асыл мәгънәсе  яңа талантларны табу, аларга зур сәхнәгә юл ачу булса да , җиңүчеләр булып ел да  һаман да шул таныш йөзләр аныклана : инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким, Батулла, һ.б...
             Әйдәгез, сатирик әсәрләр бәйгесенә әйләнеп кайтыйк әле. Анда катнашкан төрле  жанрдагы әсәрләр , журналда  басылудан тыш, интернетка (матбугат ру) га да эленде. “Сәйлән” исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенкасы Ләйсән Гатина әсәренә интернетта утыручылар 29632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм  барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча  журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина, һәм, әсәре ни өчендер интернетка  эленмәгән , интернетчылар хөкеменнән читтә калган Батулла игълан ителде. …Мин, җиңүчеләр конкурска кадәр үк  алдан билгеләнгән, дип раслаудан да, ә  күпләр өчен нәмәгълүм студентка Ләйсән Гатина  шулар арасына үзенең үткен, тәҗел, киң катлау укучыларда зур кызыксыну уяткан поэмасы белән очраклы рәвештә генә килеп эләккән, дип тә фаразлаудан  ерак торам. Хәлбуки, сан сыйфатны да чагылдыра һәм беренче урын, составы игълан да ителмәгән жюридагылар  рыцарьлык  күрсәтмәгән тәкъдирдә дә хаклы рәвештә аныкы булырга тиеш иде, дип саныйм. Ниткән контингент җиңүчеләр хакында карар чыгаргандыр, белмим, һәрхәлдә язучылар берлеге әгъзасы булган мин фәкыйрьнең фикере белән   кызыксынучы  булмады... Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит  мәйдан бирелә диелгән иде.  Зөлфәт Хәкимгә 25 бит мәйдан бирелгән.  Янә килеп, драматик әсәр , минем карашка , режиссер трактовкасы буенча сәхнәдә куелып, пәрдә төшкәч кенә тәмамланган санала ала. Җитмәсә, әлеге әсәр 2010 елда узган “яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып  икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган... Ә бу факт,   конкурста авторларның әллә кайчан язылган  әсәрләре белән дә катнаша алганлыгын тасдыйкълый, ягъни бәйгене    мантыйктан гомумән тайпылдыра сыман.”
               Кем ничек бәялидер, миңа калса проза һәм шигъриятне елларча араларга кысрыклау хисабына әдәби журналда пьесалар бастыру  кебек мөгез чыгару да  уңайсыз сораулар тууына сәбәп калдыра. Укучы сәхнә әсәрләре белән танышкач, тамашачы сыйфатында спектакльне карамаяча, ләбаса. Әсәрнең сәхнәгә менү перспективасы юк , дип акланганда ,  зарурлыгы шик астында кала. Пьесаны барыбер укымыйлар, дип бастырган очракта, бу матавык драматургка өстәмә гонорар түләүгә сылтау тәэмин итүне генә аңлата сыман. Аннары, конкурсны уздыру шартларында  бәйгедә катнашкан әсәрләр   нәтиҗәсе  буларак ел саен “Яңа татар пьесасы” җыентыгы дөнья   күрә, дип белдерелгән. Җыентык вакытында дөнья күрмәве, бүләкләнүче әсәрләрнең сыйфатына вакытында  бәя бирү  мөмкинлеген калдырмау хакына булып аңлашылырга мөмкин.
                 2011 елны узган “Печән базары” конкурсында  мин фәкыйрь дә катнашкан идем.  Конкурска юллаган шигырьләремә   унбиш түгел, ә ике бит мәйдан бирелде. Язучылар берлеге әгъзасы булуым да берлек әгъзасы түгел драматург конкурсант белән тигез шартлар тәэмин итмәде. Ни өчен? Берәр тәэсрле шәхеснең креатурасы булгангамы? Бәлки  шигырьләрем сәнгати яктан камил үк булмаганнардыр? Юмор, сатира ягыннан аксаганнардыр? Алай, дип фаразлау, әлеге әсәрләргә түрдән урын бирүче   халкыбыз яраткан  “Чаян” журналы  һәм “Татарстан яшьләре” газетасы бакчаларына таш ату булыр иде... Бәйгегә тәкъдим   ителгән әсәрләремнең  сыйфатын укучыларыбызга  чамалый алу мөмкинлеге тудыру өчен , шунда катнашкан бер шигыремне тәкъдим итәм :

                        БЕЗ   БУЛДЫРАБЫЗ

Алтын мөнбәр! Алтын мөнбәр!
Катрин Денев килгән безгә,
Мөселман тамгасы алган
Кинофестивалебезгә.
 Бигрәк затлы, бигрәк  күркәм
Гүзәлкәе французның,
Керфекләре түбән карый,
Түш каплаулы итәк озын.
Безнекеләр бирмәде сер,
Кер кунмады имиджка, -
Күлмәк үтә күренмәле,
Изү ачык, ими тышта...
              Хуш, шушы урында , төп темага кире кайту шарты белән, янә бер лирик чигенеш ясамый булмый, мөхтәрәм Укучым.
           ...Мин укыган төзүчеләр институтында  “кызыл” сүз генә сөйләп йөрүче комсомол активы юлын сайлаган курсташларны  карьерачыларга санап, аларга кырынрак  карау белән чикләнсәләр ,  КДУ да татар бүлегендә укучы, иҗат белән мәшгулияттәге  танышлар   үз араларында шымчылар,  “шакучылар” булуы хакында  чыш-пыш килергә   яратты... Имеш, андыйларга рәтләп укымаса да, хәтта дәрескә йөрмәсәләр  дә, барча предметлардан бишлеләр тезелә, югары стипендияләр билгеләнә...Хәлбуки, кайбер  принципиаль остазлар  табылып,  боларның  кемлекләрен яраткан студентларына чишә,  дәрескә йөрмәүләренә бәйләнеп, тормышларын катлауландырыру очраклары  да юк түгел, имеш.  Ләкин шомаларны коткару җайлары төрле-төрле ,  чыгарылыш сызыгына җиткәннәрен кич яки читтән торып укучылар белән имтихан бирдереп булса да дипломга тиендерәләр, сызыкка җитмәгәннәрен  башка вузга күчәргә ярдәм итәләр, имеш... Диплом алгач,  аларны  дәрәҗәле эш урыны көтә, янәмәсе. Булдыксызлыклары, наданлыклары аркасында биләгән урыннарында  күңелсез нәтиҗәләргә  ирешсәләр, кәнәфинең югарырагына күтәрәләр, дип тә тел шартлата болар...
            Мин моның ише имеш-мимешләрне җитдигә санамадым, иҗат белән мавыгучыларның   фантазиясе, дип кенә карадым... Графоманнарга, хезмәт, дип санаган мавыгуларын, ягъни язганнарын купайту хакына, гавәм каршында  бөркет булып кукыраю, бүгенгечә әйтсәк, пиарлану өчен  эзәрлекләнүче даны   кирәктер күрәсең, дип кенә фаразладым... Әллә нигә бер иҗатларының сыйфаты хакында матбугатта җитди сүз кузгатучы табылса, “миннән көнләшәләр”  дип чапаланулары, әйтелгән тәнкыйть фикерләрен кире кагарга дәлилләр эзләп мәшәкать чикми генә,  тизрәк оппонентны хәкарәтләргә, гаепләргә керешүләре дә , үзгә, үзләренә файдалы булмаган  фикерле шәхескә өер, төркем белән каршы күзгалырга укталышлары шул фикердә ныгуыма сәбәп булды… Һәм  янә бер  танышлык  әлеге мәсъәләгә катгыйлык өстәде.... Әниемнең Мәскәүдә яшәүче, мишәр кавеменнән булган  фронтовик дусты Роза ханым Баймашеваларга кунакка баргач, аның бертуган энесе  Равил абый белән дуслашу бәхетенә ирештем. Ул космик институтта компьютерлар белән эшли иде, фәнни казанышлары да юк түгел, үз бүлегенә   хезмәткәрләрне, ягъни катлаулы компьютер белгечләрен  гел Казаннан  тарттыруны кайгырткан, җайга салган.  Равил абый Мәскәүдә яшәүче шактый кызыклы шәхесләр белән таныштырды.
            Исеме  колакка чалынгалаган  мөхтәрәм  әдип белән   ул корган әңгәмәгә катышырга баштарак  кыймый торуым хәтердә. Хәлбуки, тора-бара  үзем дә сизмәстән  бәхәскә җәлеп ителеп, кисенләшә   башлаганмын.Ихти - мал,  уртак табында ризыкъ бүлешү  кыюлык өстәгәндер...Әлеге әдип, илебездәге кайбер милли әдәбиятлар  хакында , комлык мәйданчыклары (песочница) ыгы-зыгысы, дигәнрәк бәяләмә ычкындырды...“Комлык”тагыларның  нәрсәдер әвәләгәннәрен талантлы  тәрҗемәчеләр   чын әдәбият диңгезенә чыгарырга мөмкин икән... Аның фикеренчә,  партия һәм хөкүмәтебез кайгыртуы нәтиҗәсендә махсус , “комлык” гәҗитләре, “комлык” журналлары, нәшриятлары бар һәм шунда ат уйнатучы даирәләр төрле исемнәр, бүләкләр туплау белән мәшгуль.Ягъни,  терсәкләр тырпаюлы, шәхси мәнфәгать беренче, ә әдәбият язмышы соңгы  чутта ....  
          Минем үзебезнең иҗатчылар арасында көрәшчеләр булуын дәлилләргә азапланып, кайбер   әдипләребезнең яшь чакларында , театр болконыннан яшьләр журналы таләп итеп листовка ташлауларын, янә килеп, өлкән буын комунист шагыйрьләренең китапларын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырулары кебек егетлекләрен искә алдым. Хәлбуки, әңгәмәдәшем инануынча  “комлык мәйданчыклары”  әһелләре  вак булулары сәбәпле көч структуралары  өчен кызыксыз. Шуңа  да алар автоаварияләргә  тармый,   бәла-казаларга  юлыкмый, бар да күкрәккә калай тагуда Л.И. Брежневнең үзен уздыру корылышында... Урыннардагы КПСС өлкә комитетлары,   үз  хезмәт геройлары, үз коммунистик хезмәт ударниклары, рационализаторлар булдыру белән беррәттән, милли әдәбиятларны кайгыртып,  иҗатчылардан гыйбарәт катлам (Р.Юнысның “Фәйзуллин шартлаткан бомба” атлы мәкаләсендәге бәянынча - обойма) булдыруда да ярыша, әйдәрлеккә сайлап алган  гавәм каршына чыгарырдай кадрларына ясалма  абруй  тәэмин итү өчен  кайбер   хәйләкәр чаралар да оештыра... Аныңча,  хакыйкый бунтарьларны хакимият  беркайчан да  куенына алып, бәллиләми...        
         Әңгәмәбездән аңлавымча, заманча күп кенә әдәбиятларда космостан килүчеләр, суда яшәүче гүзәлкәйләр (русалкалар) турында байтак язылган һәм алар нигезендә фильмнар да төшерелгән. Бер кулланышта булган  материалга  “комлык мәйданчыгы батырлары” капланучан, имеш.  Әгәр, язарга уйласаң,  русча яз , русча гәҗит журналларында үзеңне расла,   “комлык мәйданчыгы”на бер кереп урнашканнар комнары  коелып беткәнче  анда   талантлыларны уздырмау өчен оборона  тота, дип колагыма   киртләде...
            Яшермим, баштарак мондый  “акыл”ны йотасым һәм аның киңәшен тотасым   килмәде.  Алай да,  берара, иҗатчы даирәдән   төркем хор белән  матбугатка чыгып мин фәкыйрьне  “тәрбияләргә” керешкәч,  һәм  шул “тәрбия учакларында”   үзебезчә җавап бирү мөмкинлеге бирелмәгәч,  ничарадан бичара , русча  яза башларга да  туры килде...( Русча язмаларым белән интернет аша   “Звезда Поволжья” һәм “Великая Эпоха” газеталары сайтларына кереп танышу мөмкинлеге бар. ) Янә килеп талантлы әдип Диас Вәлиевны кысрыкларга омтырышлар ( Бу хакта Диас Валеевның интернетка эленгән  “Чужой” романында тәсфилләп язылган) да уйларны чуалтып җибәрде. Ә инде обком обоймасына кереп, шундый протекция аркасында тъгел, ә үз көче, үз таланты белән СССР күләмендә, ил әдәбияте күгендә бөркет булып очкан танылган талантлы татар язучысы Габдрахман  Әпсәләмов иҗатына “милли түгел” дип өрүләр,  йодрык күрсәтүләрдән соң, “комлык” турындагы фикергә  күнәсе дә килеп куйгалады....
         “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәяным “Казан утлары” журналында  шактый озак чират көтеп  зарыккач ( була торган хәл, якташым Нурислам Хәсәновның “Золым» атлы  романы ун ел чират көткән),  үзем хөрмәт иткән җирле мөхәррирләрдән алган уңай бәяләмәләр  белән генә чикләнмичә, аны сүзгә сүз русчага авыштырып,  Мәскәүгә, Равил агайга юлладым, уртак танышыбызга җиткерүен үтендем.
            Атаклы журналист А.Г. Невзоров  рус әдәбияты көнбатышныкы  җирлегендә барлыкка килгән икенчел  продукт дип белдерә...Баксаң мондый фикердә ныгуда ул ялгыз түгел икән. Ә бит мантыйк буенча   “комлык”чыларныкы –“өченче сафлыкта”  булып чыга...  Шуңа күрә, җирлеге татарчарак  булсын дип, бәянымны Каюм Насыйри иҗатына сыгыныбрак , кыйссалар тупланмасы шәкелендәрәк оештырган идем . Мәскәүле  моны  Сирия хикәятләренә иярү,  дип бәяләп,  “комлык”тан тайпылуга юраган... Әсәреңдә хатмы, нәрсәдер җитеп бетми, уйлап бетер,  дип тә өстәгән... Ни хикмәт, бәян  басылып чыгар алдыннан “Казан утлары” журналының яңа  баш мөхәррире  дә  шундыйрак фикер ычкындырды... Журналда ул ниһаять дөнья күргәч ( “К У”, 2014 ел , 7 сан),   сатирик язучы Фәнзаман аганың хуплавы  ишетү күңелне  күтәреп  җибәрде...
            “Комлык әдәбияты” дигән  билгеләмә барыбер  җанга тынгы бирми. Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгат ага Фатиховның  1969 нче елда бугай, “укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатих Әмирханнан соң аңа аксөякләр килгәне юк, ә плебейлар шәхескә югары таләп куймый”, дигәненә чуан өстенә кутыр дигәндәй,   өстәлде  әлеге  сәер билгеләмә... Әлбәттә  мондый хөкемнәр белән килешүе авыр, һәм алар минем өчен  эзсез дә  узмады. “КУ” журналында 2004 елның  9 нчы санында “Пегас кашына микән?”, 2005 нче елның 7 санында “Төрле-төрле уйласак та...” атлы тәнкыйть мәкаләләремдә бәгъзе әдипләребез, шул исәптән  драматург Туфан Миңнуллин иҗатына карата  бәхәс уятырдай фикерләр тәгәрәтеп, аның иң күренекле әсәре -  “Әлдермештән Әлмәндәр»е, Американың Миссури штатында туган  Энсон Хайнлайн атлы язучының , хатыны белән бергә узган гасырның утызынчы елларында язган “Явызлыктан өрекмәм” әсәренә ( ул әсәр  буенча “Таныш булыгыз :Джо Блэк” атлы фильм да төшерелгән, кызыксынучылар аны интернет аша карый да ала) аваздашлыгы хакында язып чыктым... 
           Зөлфәт Хәкимнең “Кишер басуы” пьесасында галәм кунаклары сәрхүшлек хөкем сөргән татар авылына рәхим итә. Ә менә рус  сатиригы Евгений Шатьконың да җитмешенче елларны гөрләткән “Пришилец” әсәрендә( аның буенча кино да төшерелде) космос кунаклары хәмергә битараф түгел рус авылына килеп чыга.  Бәйгедә катнашучы әсәрләргә моңарчы басылган үрнәкләр белән  охшашлыклар  конкурс комиссия әгъзаләрен кызыксындырамы, юкмы? Шик шөһбәләргә урын калмасын өчен халык хуҗалыгындагы сыман конкурс бәйгеләренә ревизия уздыру  да зыян итмәс иде.  Андый аудит, карарларның гадел кабул ителүен расларга, яки аларны кире кагып, гаделлекне торгызу өчен лязем. Г.Камал исемендәге театр эшчәнлегенә бәйле тагын нәрсә дә булса өстисе килми, чөнки Зәки ага Зәйнуллинның “Шәһри Казан”  газетасының 2006 ел 8 сентябрендә басылган “Театр хакында уйланулар” атлы кискен мәкаләсендә аталган кимчелекләр  әлегәчә  урыннарыннан купмады кебек...
                 Инде, вәгъдәгә туры калып, төп темага янә әйләнеп кайтыйк. Мәкаләмдә телгә алынган “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәянымда “Түбәнүбә” атлы язучы персонаж бар.  “Казан утлары” мөхәррире тарафыннан әсәр ,  шул кахарманның иҗади конкурста берүзе өч премия алуны кайгыртуы хакындагы абзац  кыскартылган. Мөхәррирне аңларга була, ул мондый хәлнең булуы һич  мөмкин түгел, мантыйкка сыймый, дип фикер йөрткән,  күрәсең....                       

четверг, 18 июня 2015 г.

БОСФОР БУЙЛАРЫНДА ЙӨРГӘН ЧАКТА...


Күзгә сыймый күкнең зәңгәрлеге, –
Тәгәри дә тама, тәгәри дә тама...
Мөдәмил Әхмәтов.
                  Истанбулда әледән-әле халыкара ярминкәләр, фестивальләр үткәрелә. Дөньякүләм туристлык үзәге булган борынгы кала өчен мондый чаралар агымының үз мантыйгы бар, әлбәттә. Гү-зәлләрдән-гүзәл Босфор, ташлардан чәчәк атып күтәрелгән мәһабәт һәм мәхәббәтле Айя Суфия, дөньяның даһи архитекторы Синан иҗат иткән Солтанәхмәт җәмигъ мәчете, бер ягы диңгез ярына барып чыккан иркен, гүзәлләрдән-гүзәл Гөлханә паркы, шул парктагы бербөтен мәрмәр ташны шомартып ясалган Рим империясе истәлеге – 18 метр ярымлы колонна-терәк һәм башка бик күп адым саен очрап торган архитектура могҗизаларын, янә килеп ризык-тәгамне иҗат югарылыгында әзерләүче меңнәрчә кафе-рестораннар – барысы да бар дөнья халкын кунак итү укталышында... Хак Тәгаләгә мең шөкер, Русиядә борынгыдан патшалар башкаласы – Царьгород дип саналган Истанбулга барып кайту янә насыйп итте. Төркиянең иң текә гомуммилли “Fox” каналыннан унынчы май көнне әлеге каланың Әсәннәр районында халыкара әниләр көненә багышланган тамаша, ә Үзкюдар атлы районында туризм һәм яз матурлыгына багълы халыкара ярминкә узачагын белдем. Ул гынамы, әниләр бәйрәмендә Казаннан үзебезнең Русия дәрәҗәсендә узган “Голос” бәйгесендә финалга барып җиткән Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячагы ачыкланды. Тапшыруда булачак чыгышлардан кыска-кыска өзентеләр бирелде, күпчелек төрки халык вәкилләренә күренеп алулар насыйп булды. Ә менә Башкортстан җырчысы башкарачак җырының тулы бер куплетын ирештерде. Сәйдә Мөхәммәтҗановага исә телеканал аерым хөрмәт күрсәтте. Алып баручы, тамашачыларына, “ләззәтләнеп тыңлагыз” дип мөрә-җә-гать итеп, аңа халкыбызның “Су буйлап” җыры белән әлеге тапшыруны матур итеп тәмамлау форсаты бирде...
Рәсемнәрнең өстәгесендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова Истанбулда халыкара әниләр бәйрәменә багышланган тамашада чыгыш ясый. Икенчесендә, чыгыш ясаганнан соң, ул, әнисе белән бергә, тамаша карарга килгән милләттәшләре арасында.

Х И М Е Р А

                Быел, әдәбият елында,Тукай туган көне алдыннан, ягъни 25 апрельдә, Татарстан язучыларының ел йомгакларына багышланган чираттагы җыены узды. Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Корбан ясаган чыгыштан татар каләмзатларының халыкара дәрәҗәдә ирешкән уңышлары барланды һәм алда торган бурычларыбыз тәгаенләнде. Аннары мөнбәргә берәм-берәм башка әдип-әдибәләр күтәрелде... Бәхеткә, чыгышлар ялыктыргыч түгел иде, “дилбегәнең озын, сүзнең кыскасы яхшы” дигән халкыбыз әйтеменнән быелгы нотыкчылар, ни хикмәт, хәбәрдар булып чыкты. Ихтимал, көн тәртибендә сәгатъ 12дә Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасында концертка баруыбыз каралуы да тәэсир иткәндер...
...Менә чыгышларның төшкә кадәрге өлеше төкәнде һәм Ирек мәйданы тарафына юл алдык. Хәлбуки, концерттан кыяклаучылар да булды сыман... Яшерен-батырын түгел, үзем дә берара барыргамы-юкмы, дип икеләнә калдым. Бармас идең, бинасының тышы ук әкияти... Барыйм дисәң, йолдыз исәбендә йөреп, чишенеп җырлаучыларны, әүвәл керешә, аннары кабатлый-кабатлый очына чыга алмыйча интектерүчеләрне, кайсы рус частушкасына, кайсы һинд яки төрек мотивларына, яисә Америка көтүчеләренең “кантри” калыпларына турыланган, примитив, өч ноталы химера-көйләрне, шигъриятьтән ерак, грамматика кагыйдәләреннән бәйсез, хәмерле мәҗлесләрдә чыныгу узган текстларны тыңлаудан гарык һәм гаҗиз... Сер түгел, теле-радио эфирга үзгәртеп кору чорыннан башлап нигездә шундый мәдәни кыйммәтләр дөңгечләнә. Җыр-моңга гашыйк таныш табибдус бәгъзе башкаручыларыбызны тыңлаганнан соң, моңысында гайморит, монысында хроник тонзиллит, монысында бронх авыруы, фәлән-фәсгуть дип, диагноз куюга махсуслашты... Сәхнә, эфирларны яулаган сәнгатькәрләребезнең тирәләрендә сикергәләүче, адым саен бот күтәрүгә укталышлы биюче төркемнәр исә, корсак тибрәтеп, ирен кыймылдатучы, яки бот күрсәтү, арт боргалау белән алдыручы “йолдызбай” вә “йолдызбикә”ләребезнең шөкәтсезлекләрен, кием сайлауда зәвыксызлыкларын, тавышлары ямьсезлеген күләгәләми генә түгел, ә ассызыклый дип санарга рөхсәт итегез...
«Химера» димәктән, әлеге төшенчәнең татарчасы “эт баш, сыер аяк” бугай... Грек мифологиясе буенча химера – арыслан башлы, кәҗә гәүдәле, елан койрыклы җан иясе, ягъни мутант. Ул төшенчәне тарих фәненә милләтебез ихтирамын казанып, Казан каласында һәйкәлгә лаек булган Лев Гумилев кертеп җибәргән. Аның теориясе буенча уртак ватанлы, Мәскәүгә карап торган чукча, әрмән, татар һәм руслардан гыйбарәт “совет халкы” дигән бергәлек тә химера... Галимнең бәгъзе дәвамчылары фикеренчә, СССРның җимерелүенең төп сәбәбе, аның химера булуында... Алар фикеренчә, “Алтын Урда” да гайре табигый корылышлы дәүләт булган һәм шуңа күрә юкка чыккан...
Үзгәртеп кору елларында милләтне химерага каулау, икенче сулыш алып, яңа баскычка күтәрелә. Татарстанда дуңгызчылык чәчәк аттырыла, Явыз Иван форпосты торгызыла, Кол Шәриф мәчете хозурында трусик төшерешле сыра бәйрәмнәре, Андрей Макаревич, Борис Гребенщиковларны йолдыз булып балкыткан рок концертлары хутка китә, татарча телеэкраннарны рухыбызга ят католик дин тотучылар тормышыннан сериаллар баса, радиодан мәгънәле тапшырулар бетеп, буш урынны такылдавыклык яулый, әдәбиятыбыз нигездә бармак суырып язучы, үзләрен мастер һәм батыр милләтпәрвәр санаучылар кулына кала... Кайчандыр модада булган постмодерн ысулына карата дөньяда караш салкынайган, ә рус әдибе һәм галиме, бик күп әдәби премияләр лауреаты Михаил Веллер әлеге ысулга күчү әдәбиятның үлеме дип атаган шартларда, җыеныбызда катнашкан бер галимә ханым аны татар әдәбияты өчен иң зарур нәрсә сыман тәкъдим итте, шул ысулда иҗат үрнәкләрен күкләргә чөеп мактады, дөресрәге, “Казан утлары” журналында басылып чыккан мәкаләсен вакытка сыешырга теләп, ашыга-кабалана укып чыкты... Журнал алдыруым сәбәпле, мин эчтәлек белән таныш идем инде... Ә чыгыш ясаучыбыз, язучылар “Казан утлары” журналын алдырмый һәм укымый, дип исәпләгән күрәсең...
Бераз читкәрәк киттем бугай, без Ирек мәйданына – Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасына концертка барырга кузгалган идек бит. Ни булса, шул булыр дип, тәвәккәлләдем. Үзгәртеп кору елларында “Аваз” газетасын мөхәррир буларак гөрләткән шагыйрь Камил әфәнде Сәгадәтне дә концерт карарга күндердем. Билетларда күрсәтелгән урыннарыбыз биектә, иң соңгы яруста иде, хәлбуки без партерга үтеп, арткы рәткә утырдык һәм оттырмадык. Урыныбыздан кузгатучы хөрмәтлерәкләр күренмәде...
Туган тел бәйрәме сыйфатында башланып киткән тамашабызга җөмһүриятебезнең мәдәният министры озатуында Президент Рөстәм Нургали улы рәхим итте... Әлбәттә инде, залдагылар дәррәү урыннардан кубып, алкышлап, аңа карата хөрмәтләрен белдерделәр...
Президентыбыз әле татарча, әле русча сөйләп, толерантлык уены уйнап мәшәкатьләнмәде, саф татарча гына туган телебезнең хәле, аны саклауның мөһимлеге турында искәртеп, җөмһүриятебездә бу уңайдан ниләр майтарылуын санап узды. Аннары Тукай бүләгенә лаек могтәбәр затларыбызны кул биреп, аркаларыннан кочып котлады, һәркайсына бүләк таныклыгы , түшкә кадаулы билге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Бар да бик табигый, ихлас һәм туганнарча килеп чыкты, ясалмалылыкның эзе дә юк иде бу тантанада.. Ә аннары концерт башланып китте...
Йә, Хода... Биредә җыр шабашчыларының берсе дә юк икән ич. Алып баручылар да, башкаручылар да – бар да зифа буй-сынлы, зәвыклы киенгән, искиткеч матур тавышлылар, камил дикцияле сәхнә күрке булырлык матур кешеләр генә... Им өчен ник бер тәләкә, карсак, яки майлы карашлы бот ялтыратучы күренсен... Мондагы җырчылар, башкарылган әсәрләр, сәхнә бизәлеше Париж, Сан Ремо тамашачылары йәрәген яуларлык!.. Үзгәртеп кору елларында азу ярган химерачылыкның әсәре дә сизелми түгелме?.. Безнең Татарстандамы соң бу?!
Тамаша сәхнәдәге экранда очыштагы хәрефләр җыелуыннан әкәмәт зур Дәрдмәнд портреты тукылуы белән башланды. Аннары могтәбәр Камал театры артисты сәхнә түреннән, биеклектән, аның тылсымлы шигырьләрен җиткерде... Һади Такташ сүзләренә Җәүдәт Фәйзи көе кушылышыннан туган җырны тыңлаганда сәхнәдә биегән балет остасы туташның очышы, ахырдан күккә ашып югалуы искиткеч тәэсир калдырды... Һәр номерны сәхнәгә куюга талантлы режиссер һәм артистларның зур көч куюы, фидакарь хезмәте сизелде... Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Хәсән Туфан шигърияте,Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи моңнары аша татар халкының бөеклегенә, киләчәге булуына иман китердек...
Хәлбуки, Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәренә ремейк күрсәтү тамашачыларга ике япьле тәэсир калдырды. Берәүләр кул чапты, бәгъзеләрнең йөзләренә күләгә сарылды. Әҗәлне урыс һәм татар картының эчертүен бию телендә күрсәтүләре минем күңелдә дә химера хакында шөбһәле уйларым өермәсен кабаттан кузгатып җибәрде...

понедельник, 1 июня 2015 г.

БИТАРАФЛЫК

Гыйбадлыгыңны һичничек яшерә алмыйсың, чөнки, авызың ачылуга, чабатаң
күренеп тора.
     Марс Ахунов.

            
      
         Ни ул битарафлык? Кыйбласызлыкмы? Вак җанлылык, куркаклык яки чарасызлыктан, я булмаса күңел кайтудан, яисә фәтвасы юклыкка иман китерүдән мөһим мәлләрдә дәшми калуга күнегү, катышмау, читкә тайпылу, юл кую, кырыйга борылумы? Һәммәсенә төкереп бирүме? Гректан алынган “апатия” төшенчәсе ачмыймы аның асылын? Анысының төп билгеләре – янәшә тирәдәге хәлләргә ис китмәү, ихтыяр көче кимү, кызыксыну сүрелү, яшәүдән ямь һәм тәм тапмау, өметсезлеккә чуму, “балтаң”ның суга төшүе... Апатия психик чирлеләргә, шизофрениядән интегүчеләргә хас һәм ул баш миенең аерым өлешләре зарарлануы белән аңлатыла, дип саный белгечләр... Җәмгыятебезгә шундый чир эләккәнме, югыйсә? Бездә хәзер кая карама җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дип аталучы оешмалар... Шулар кушылышыннан тулаем җәмгыятебезнең сыйфаты тәгаенләнсә, ни диярсез?
              Бу хакта сүз озайту нигә кирәк? Чирен яшергән – үлгән, ди безнең татар... Аның әле үлгән балык кына агым уңаена йөзә, дигән әйтеме дә бар. Ә бит битарафлык шаукымы тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә бара. Бездәге хәлләрнең әчмухасы гына да башка илләрдә чагылыш тапкан очракта, меңнәр, миллионнар урамнарга ташып чыгар, әллә ниткән вазифа биләүчеләр отставкага аткарылыр, бәгъзеләре җавапка тартылыр иде...Түрәләр узына, без – тыныч... Айга сикерерлек хәлвакый-галарга төкереп тә бирми башлавыбызның сере, чишмә башы кайда? Кемнәр даими рәвештә тез астыбызга сугып, безнең күңелләребезне сүрелдерә, өметсезлеккә этәрә? Әллә тормышыбызны һаман саен катлауландыруга корылышлы кануннар кабул ителүе исән-герәтәме безне? Һәрвакыт һәм һәрьяклап этлек көтү, уяулык сакларга тырышып, даими киеренкелектә яшәү рухыбызны кимерә-кимерә җимерәме, югыйсә?.. Бәяләрнең мантыйкка бәйле һәм бәйсез рәвештә кискен күтәрелүләре төшенкелеккә этәрәме? Татар җыры исеме астында моңнан әрчелгән өч ноталы такмакчыл, примитив, чит ятлар рухына иярешле чүпчар ташкынына түзү һәм күнүебез нәрсә белән аңлатыла? Мәрхүм Виктор Черномырдин шәкелләштергән “яхшы булсын дигән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты” формуласы кысасында әбәләнү, гаделлеккә һәм тигезлеккә өметләр чәлпәрәмә килүе йончыттымы әллә безне? Милләт намусы булуга, пәйгамбәрлеккә дәгъва итүче, халык язучысы, халык шагыйре аты алган каләмзатларыбыз ни уйлый икән бу җәһәттән...
          Ислам тәгълиматы битарафлыкны катгый кабул итми, чөнки мөселман тарафсыз була алмый, аның кыйбласы тәгаенләнгән. Ислам дине бер хәдисендә “начарлыкка гамәлең белән каршы чык, гамәл кыла алмасаң, сүзең белән каршы тор, алайга да егәр тапмасаң, күңелең белән карыш, тик соңгысы иманың зәгыйфьлегеннән” , дип тасдыйкълый. Ник битарафлыкка, гафләткә тәмам бата барабыз?.. Хикмәт нәрсәдә? Кемдер түрәләрне гаепләр, алар, ярдәм сорап барсаң, демагогия белән сыйлый, проблемаңа төкереп карый, бар белгәннәре өстәге түрәләргә тез йөгенү һәм үз кесәләрен, балаларын, нәсел нәсәбен кайгырту, дияр...Кемнәрдер депутатларны орышыр, үзләренә дәү-дәү хезмәт хакы ясап, гади халыкның тормышын көннән-көн катлауландыру мәшъгулиятында, дип тузыныр... Ләкин, болар бит – кем әйтмешли, үзебез сайлаган язмыш.. Без бит алардан риза-бәхил, һичнинди каршылык күрсәтмибез икән, димәк, эшчәнлекләрен хуплыйбыз... Бу – хуплау түгел, безне битарафлык чире параличлаган дип, карышучы табылуы мөмкин...
Карышу сәләтеннән дөм мәхрүм калып, түрәләргә ләббәйкә дип кенә торуга корылыштагы гыйбадларга әйләнүебезнең серен аңышырга тырышып карыйк...Һәр халык катламнардан гыйбарәт. Безнең асыл, белемле, вөҗданлы, батыр һәм хөр йөрәкле катламыбыз гасырдан-гасырга берөзлексез барган сугышларда, сыйнфый көрәшләрдә, ачлыкларда, ГУЛАГларда кыерланган...Затлы вә зыялыларны юк итү, аларны төпкә батыру белән максатчан һәм даими шөгыльләнүләре дә сер түгел...Бәлки, шартлы итеп әйткәндә, уңдырышлы катламыбыз шуңа күрә төкәнә язгандыр?
Әтрәк-әләмнәр – гыйбадлар катламы ул... Гыйбадлык гади халыкка гына хас нәрсә түгел, барча катламнарда да тантана итә, шул исәптән, хакимияттә һәм иҗади даирәләрдә дә...Гыйбад һәрвакыт мөстәкыйль һәм үз фикерен әйтә алучыга каршы корылышта. Гыйбадның шәхси активлык күрсәтүче, көтүдән аерылып чыгучы затларны җене сөйми. Аның өчен кешелек дәрәҗәсе сукыр бер тиен дә тормый. Ул шамакайлыклары ярдәмендә түрәлеккә чыккан гыйбадларның һәр сүзенә буйсыну, һәр төчкерегенә ярхәмикалла дип тору һәм тордыру ягында. Аның өчен ирек дигән төшенчә – буш сүз. Сайлау хокукы кирәк түгел. Гыйбад нинди генә югары постка менеп утырса да, ирекле рухлы Кеше дәрәҗәсенә ирешми, ул рухи “ялчы” баскычына гына күтәрелә ала... Аның өчен кешенең кыйммәте үзенә кирәге чыгу-чыкмау ихтималы белән бәяләнә. Төп омтылышы бөтенесен дә гадиләштерүгә, ике-икең дүрт дәрәҗәсенә калдыруга юнәлгән. Татар җырларын өч-дүрт ноталы такмакчылыкка әйләндерү һәр катламда гыйбадлашуыбызның иң якты мисалы.
           АКШта иң бай компания җитәкчеләренең акчасы безнең Русия дәүләт компанияләре җитәкчеләре алган хезмәт хакыннан күп тапкырга калыша. Илебезгә хас янә бер үзенчәлек – бездә түрә хатыннары акчаны соскылы көрәк белән көрәп ала. Лужков хатыны Батуринаны тынычлыкта калдырып, яңарак мисалга туктыйк. “Новая газета” раславынча, Түбән Новгород каласы мэры Олег Сорокин 2013 нче елда нибары 168 млн сум акча эшләгән бер мәлдә, хатыны Элада Нагорная гаилә казнасына 1 миллиард 734 миллион 441 мең сум акча китергән, имеш... Һәм бар да закон кысасында... Мондый мисалларны күпләп, һәр төбәккә һәм эргәгә турылап китереп була торгандыр. Җитмәсә, бездә күп акча эшләүчеләргә салымны Көнбатыш илләрендә байларга турылаган сыман 90%ка кадәр тамызу юк, бу җәһәттән андыйларыбыз хәерчеләр белән тигез шартларда...
               Һәм мондый “тигезлек”кә барыбыз да риза-бәхил, урамнарга чыгып протест белдерергә җыенмыйбыз кебек... Ихтимал, өскә калыкканнар - ирекле, матди мөмкинлекләргә ия чын Кеше булырга омтыла, ә астагылар мисез масса шәкелендә моңа комачауламаска тиеш, дип караладыр. Бу исә Р урта гасыр тәртибе... Исебезгә төшерик, урта гасыр әдипләре изелгән, гади халык ягында булган, аларны яклаган...
              Безнекеләр ничек соң? Иң югары максатлары – милләт бәхете өчен көрәшме, әллә түрәләргә багышлап, Хак Тәгалә дәрәҗәсенә күтәреп, мәдхияләр иҗат итү, депутат мандаты, төрле исемнәр, титуллар, премияләр алу, җимле ялгашка тиенү, ягъни “Кеше”ләр рәтенә чыгу һәм аннары, “миннән көнләшәләр, татар башын татар ашый” дип, әтәч сыман канат кагып сукранумы?
          Хуш, ә нишләргә соң диярсең, мөхтәрәм Укучым, бу чиргә каршы тору җәһәтендә? Мәкаләдә искә алынган хәдистә әйтелгәннәргә, миңа калса, ни дә булса өстәү артык сыман... Игелек кылу, яхшылыклар эшләү, сәдака бирүләр белән генә эш бетми, явызлыкка, гаделсезлеккә гамәл белән каршы тору йөкләнә, булмый икән сүз белән, һич югы күңел белән карышу тәкъдим ителә изге хәдис аша... Безгә бит, онытмасак, Кеше булып калу миссиясе йөкләнгән. Битарафлык исә хак юлдан кешелексезлеккә салулау...