Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 20 сентября 2013 г.

УРЫНДЫКНЫ ҺӘЙКӘЛ ИТҮ КАСӘФӘТЕ


                                     


      Маразм крепчал. Сожжение новой книги про Гарри Поттера (10 фото)
                                                                                                           Аллы-гөлле урындыкка
                                                                                                           Утыргансыз түгелме?
                                                                                                           Яныгызга килер хәл юк,
                                                                                                        ...Төчкергәнсез түгелме?...
                                                                                                                Авылдаш  такмазасы
     
        Авылда ир-ат җыелышса, кәнсәләр катындамы, элегрәк капка төбендә яисә каравыл өендә була торган торган иде бәхәсләрнең ут ягулылары, дөнья хәлләре турында чәчелеп сибелергә ярата. Президентларга нишләргә кирәген дә белә алар, соң шулай гына итәсе бит инде, дип, тегеләрнең фәһемнәре җитмәвенә гаҗәпләнү дә белдерәләр. Янә килеп  яумаса, яңгыр кирәк иде, яуса,    туктау кирәк иде иде  дулкынындагы сүз куертулар була... Әле ярый, яңгыр яву, кояш чыгу мәсьәләләрен бәндә хәл итми, югыйсә, безнең ихтыяр белән бер урында мулрак яудырсак, кайлардадыр корылык чыгасын, җитте дип  үз белдегебез белән  туктатсак, кайдадыр су басасын көт тә тор...  Газетада  каләмзатлар , шул исәптән мин фәкыйрь дә остарышырга яратабыз. Тегеләй кирәк иде, болай кирәк иде...Әле ярый дөнья  үз дигәнен итә, югыйсә әллә ниләр китереп чыгарасыбыз көн күк ...Дөрес, безнең арада да соңгы инстанциядәге ахыргы дөреслекне язам, нигә милләт минем киңәшләрне бер төшенә дә элми, бөек фикерләремне шигарь итеп алмый,  дип  үрсәләнүче “бөек”ләр дә бар...Шәхсән үзем, язмамда турыланган юнәлештә кем дә булса  сыңар  адым ясап , соңыннан киреләй ике адым чигенсә дә кәнагать. Иң мөһиме язмаңның битараф калдырмавы, кемне дә булса урыннан кузгатуы...
              “ Татарстан яшьләре» газетасы да “сукмас олы күтәрер” дигән сыман, әллә ниткән булмастай  гамәлләр  кылырга азапланып көчәнми , аның да төп максаты күңелләрне мүкләндермәү, аларны  уяту, кузгату, тернәкләндерү, сафландыру  дип аңлыйм....
             Безгә, тарих дәреслекләрендә, кемдер дөреслекне халыкка аңлатты да, шуннан халык патшаны, алпавытларны бәреп төшереп үзе теләгәнчә тормышын үзгәртте, дип укыттылар. Әмма урамга чыгып шау шу ясау –ул айсбергның күренгән өлеше генә. Русия империясе атлы  “Титаникны”  йөзмә боз  тавының су астындагы өлеше  җимерде. СССР белән дә  шул хәл. Кемдер әйтер, Карл Маркс үзенең “Капитал” ын язып дөньяны  үзгәрткән, дип. Ә бит  “Капитал” да акчасыз тумый, ул тусын өчен инвестицияләрне Фридрих Энгельс ясаган… Большевикларның да, фашистларның да хакимияткә килүен бәгъзе акча капчыклары кайгырткан, билгеле. Аларның шау-гөре дә финанслау аша  хәл ителгән...Бер каршылык юк шартларда илебездә , миллионнарга төшереп депутатлар,  президент сайлаулары уздыру турында әйткән дә юк, шундый матавыкның район дәрәҗәсендәгеләре да шактый кыйбатка төшә,  оештыру эшләренә күпләр, һәм, иң мөһиме   гавәм тулаем диярлек җәлеп ителә.
            Кытый фольклорында шундый бер кыйсса бар. Бер патшаның мәңге яшисе килгән. Ә кайдадыр   моның чарасын белүче бөек табиб яши имеш. Патша әлеге табибны китерергә боера. Чапкыннар барып җитсәләр,  ике сәгать кенә элек  шул табиб җан тәслим кылганын беләләр. Һәм хикәят болай тәмамлана :  “ни кызганыч, чапкыннар алданрак барып җитсә, патша мәңге яшисе булган бит...” Безнең дә кайбер фикер ияләребез, әгәр татар  әйдәрләре Үктәбр революциясеннән соң тегеләй иткән булсалар, болай булган булыр иде..., әгәр СССР  таралмый торса, Татарстан союздаш буласы иде,  әгәр, тегеләр болай кыланса, Татарстан мөстәкыйль буласы иде , дип   остарырга яратабыз... Аннары гаеплеләрне эзләү башлана һәм бу матавык  милләтне сүгүгә барып чыга... Имеш, шул сүгүдән соң милләт,  акылына килеп, ”дөрес” яши башлаячак...                Хәлбуки, Антуан Сент –Экзепюри,  Бөек Ватан сугышында хәрби очучы буларак катнашкан әдип,  халкың өчен үләргә ярый, халкыңны үлемгә  әйдәргә ярамый дип язган...   Бер сүз белән әйткәндә милләт әйдәре буларак танылырга омтылган бәгъзеләрез, язмаларында тулаем хискә бирелеп, матди якны нигезләү , рухи мөмкинлекләрне исәпкә алу  кебек нәрсәләр белән вакланып тормыйлар...
             Ил хәтле ил төзү “каравыл өе ораторлары”  чәпчүе белән  генә барып чыкмый әлбәттә...  Җитди проект  эшләнүе, аның финансланганлыгы ,  тиешле халыкара һәм ил дәрәҗәсендәге бәгъзе инстанцияләр белән килештерелүе, башкаручыларның  җитәрлек саны, куәте тиешле квалификацияләре булуы, һ.б. кирәк.   Һәртөрле бутаучылар, хакимияткә тәлинкә тотучы  каләмзатлар, ялганчы  тарихчылар, тәти һәм батыр ролен уйнаучы бушбугаз сәясмәннәрне чиста суга чыгару  механизмы да  каралган булырга тиештер дип беләм  андый проектта. Мөстәкыйль ил кору бер хәл, аны бит әле күз карасыдай көн дә, төн дә саклый  һәм яклый белергә  кирәк  була. Ягъни, иң әвәле әлеге проектның халкыбыз өчен зарурлыгы , халкыбызның рухи сәламәтлеге ни дәрәҗәдә икәнен аныклау сорала. Егәр  әлләкем түгел, рухи сәламәтлек  какшау икән,   барлы-юклы көчне бирелгән мөмкинлекләрдән тулырак файдалана белүгә, шуның  механизмнарын  камилләштерүгә юнәлтү дөресрәк булмасмы?   Һавадагы торнадан баш тармыйча , кесәдәге чыпчыкны онытмыйча.
        Татарстан җөмһүриятенә нигез салган В.И. Ленинның “Бетерсә, безне бюрократия генә бетерәчәк” дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия. Ихтимал пролетариат юлбашчысы моны әйткәндә “ кызыл проект”ны гына да күз уңында  тотмагандыр... Бюрократия һәр өлкәгә, һәр тармакка  үз ихтыярын тага. Хәтта шигърият тә  афәттән читтә кала алмый ...Минем күңелне  рәнҗеткәне, хәзерге  олпат саналучы  бәгъзе өлкән буын иҗатчыларының үзләреннән алдагы әдипләрне өнәмәүләрен гавәмгә белдерүләре. Җөмләдән Рәфыйкъ Юныс,  “Татарстан яшьләре”ндә басылган( 3 нче август 2013 ел) “ Фәйзуллин шартлаткан бомба” атлы мәкаләсендә  ( шәхсән үзем , тагын террорчылык турында язганнар икән дип  шомланып укый башлаган идем ул язманы) Нурихан  ага Фәттахны  позиядән ерак торучы дип бәяли. Ә бит Нурихан аганың атаклы  “Әтил суы ака торыр” тарихы романы искитмәле шигъри тел белән язылган. Әлеге автор Хәсән ага Туфанны шагыйрь буларак танырга мәҗбүр хәлдә, аның ул чорда яшь булган шагыйрь  иҗатына карата әйткән кискен фикерләрен , һичбер дәлилләүсез ялгышка чыгара. Рәфыйк әфәнде бер төркем яшь шагыйрьнең радикаль  гамәлләрен,  өлкән буын иҗатчыларының китапларын  ( 15 ләп авторның)  яндыруларын сокланып һәм хуплап искә ала. Имеш, дөрес эшләгәннәр, ул авторлар язганнар  төссез, фикерсез, ялагайланулы һәм башка яман сыйфатларга ия ...Фикер хөрлеге, үз фикереңне  әйтә алу хокукы – демократик хокукый дәүләтнең беренче билгесе, ә китаплар яндыру  демократик хокукый  дәүләт өчен гайре табигый хәл,  хурлык санала. 
            Авторның,  эш буенча турыдан туры түрәсен шагыйрь  буларак та,  җитәкче буларак та  мактап язган, монысын аңлап була .  Ләкин ул  бүгенге көндә халык шагыйре титулын йөртүче  Равил Фәйзуллин һәм Разил Вәлиевнең, яшь чакларында шагыйрь  буларак танылу эстәпме, сәбәп бүтән булганмы,  өлкән буын шагыйрьләре китапларын  демонстратив рәвештә чүплектә яндыруларын  сокланып  һәм хуплап  искә төшерүе шаккатыра.  
             Редакция сәясәтен  шундый карашлы хезмәткәрләр еллар дәвамында уздырганда анда ихлас, чын, Укучы галиҗанәпләренең  күңел кылларын тибрәтә алырдай  талантлы , хөр фикерләр уздырылган әсәрләргә юл бирелүе  икеле.  Татарның төп әдәби журналы тиражының   бетемсезлеккә укталышы сәбәбе  ротация уздырылмаудадыр бәлки?  Китаплары яндырылуга мәхкүм булган,  мәкаләдә исемләп атап үтелгән һәм әйтми уздырылган авторларны , рухларын рәнҗетәсе килмәгәннән, тәгаенләп торуны кирәк дип тапмыйм. Ә бит   матбугат  битләрендә ошбу дулкында  өлкән буын каләм ияләренә карата саксыз фикерләр  бер бүген генә яңгырамый. Шәхсән үземне,  Зәки  ага Нури иҗаты хакында   , “үткен акыллы кеше иде, шигырьләрендә  шул үткенлек  чагылыш тапмады” , дип остарулар  битараф калдырмый. Гаҗәбе шул,  төркем хөкеменә чәчрәп каршы  чыгучы,  ризасызлык белдерүче   күренми... Гафу итегез,  мин,  сугыш чоры чыныктырган ул буын шагыйрьләр иҗатында , хәзерге кайбер өлкәннәребезнекеннән аермалы буларак, конкрет түрәгә тез йөгенүле, башмагын үбүле  бер генә әсәр дә тапмадым.   
                ... Мөслимдәге кызмача бер  агайның,  чалбар балагын сызганып, шома, чем кара аяк  протезына шапылдатып сугып , “матурмы? дип, янәшәсенә туры килгәннәрне сискәндерүе  искә төшә.  Моның белән әйтергә теләгәнем шул, өлкән буын шагыйрьләре иҗатына , хәзерге кайбер авторларныкыннан аермалы буларак, макетларга, протезларга хас шомалык ят. Мөхтәрәмнәребезгә карата бәгъзе төркем тарафыннан тәкърарлана килүче субьектив фикерләрнең бәхәсле булуын ассызыклау өчен өлкән буын иҗатчыларының күренекле вәкиле , заманында язучылар берлеген бик лаеклы җитәкләп  абруй казанган  Зәки агабыз Нуриның  бер шигырен  тулаем искә алырга рөхсәт итегез :
          
                        Бюрократ вәсыяте
            
             Арагыздан киткән чакта шушы сүзем калсын минем,
             Карамаска сезнең якка ике күзем калсын минем.
             Бүлмәм калсын –кеше килеп чират тормый кермәс өчен.
             Телем калсын – “Ярый!” диеп уңай җавап бирмәс өчен.
              Кулым калсын – катлы-катлы приказ язып торыр өчен,
              Миннән риза түгел затның колакларын борыр өчен.
              Кулым калсын - әшнәләрнең бүләкләрен алыр өчен.
              Миңа каршы дәшмәгәнне мактап имза салыр өчен.
              Калсын минем колакларым кеше зарын ишетмәскә.
              Калсын минем аякларым мәҗлесләргә кичекмәскә.
              Мин яшәргә тиеш түгел башлык булып хәзер генә,
              Урындыгымны куярсыз һәйкәл итеп каберемә....

     Көн кадагына суга торган  таң калдыргыч әсәр! Былҗып беткәч,  мидә сырлар юылып, акыл сидерәгәч, зарардан гайре бер ни кыра алмаслык хәлгә төшәч тә УРЫНДЫК ка  тырнак батырып ябышып  ятучылар һәр тарафта, һәр тармакта һәм өлкәдә ләбаса...Һәм Зәки агадан шәп итеп аларга бәя куючы әлегә булмады, күренми...  Аның байтак шигырьләре , хакыйкый композиторларыбызны рухландырып,  җырга  әйләнгән. Менә берсеннән  өзек:

            Юлымда-синең эзләрең, юлымда –синең шәүлә,
            Гел сине эзли күзләрем, син яшерен йолдыз мәллә?...
        
       Равил Фәйзуллинны  да Шагыйрь буларак таныткан  һәм Җырга  күчкән Шигыре бар. Ул –“Китәсез  дәмени аккошлар” –дип атала... Гомәр Бәшировның    андый   әсәре –  “Җидегән чишмә”...

          Ышанам, киләчәктә чын, хакыйкый , затлы талант ияләребез иҗатлары  барланып,  әсәрләре  дөнья  күрә башлап, китапханәләребез киштәләрен нурландырыр... Зөлфәт, Мөдәррис, Эдуард Мостафин, Адлер Тимергалин, Хәсән Сәрьян, Газиз Мөхәммәтшин ( аның “Кояш кызы” атлы искитмәле матур  бәяны  хәтердә),  Зиннур Насыйбуллин, Нияз Акмал  һәм башка күп кенә хакыйкый талантларыбыз мондый игътибарга  лаек...Халкыбыз яратып, үзенеке санап кабул иткән  тәрҗемә әсәрләр дә онытылмасын иде. Татарстан парламентыбыз , татар китабын яклап кабул иткән   карарны аерым авторларның мәнфәгатен чама югалтып кайгыртуга гына кайтарып калдырмыйча, әнә  шундый  юнәлештә эшләтү тәҗел. Исән, вазифалы, титуллы авторлар иҗаты  дәүләт сәдакәсеннән, череп-таралып төшмәсен өчен терәтүләреннән гайре яши  алырга тиеш, дип  санарга рөхсәт итегез...            “ Т.Я.” 2013 ел, август.

понедельник, 16 сентября 2013 г.

Тоннель азагындагы яктылык...



Үзләре ишеткән, чамалаган дөреслекне иҗатта ирештерү форсаты бирелсә, милләт уяначак һәм болар әйткәннәрне, язганнарны берсүзсез мәтәлә-кадала үтәргә керешеп, бар да ал да гөл булып үзгәрәчәк, дип хыяллана иде бөек язучы, бөек шагыйрь булам дип омтылып, университетта белем эстәүче танышларым... Еллар узды, теләгәнне әйтә дә, яза да алу хокукы күктән төште, ә милләтнең  болар язганнарга һәм әйткәннәргә керфеге дә селкенмәде. Нәтиҗәдә әлеге хыялый Хәйрүшләр сыртлары саргайган остазлары белән берлектә, татар тегенди, татар мондый, анасын сатар, ул уянмый дип коткарырга хыялланган милләтне уздырыштан сүгәргә керештеләр... Мин, әле төзелеш институты студенты чагымда, көне-төне сызым сызып, проект эшләгән араларда шул танышларымның кызып-кызып әйткәннәренә исем китеп, ничек инде милләт хәлен каяндыр финансланган проектларны эшкә җикми-ашырмыйча, аны башкарып чыгу, эш барышын даими күз уңында тоту өчен ресурслар, структуралар булдырмыйча, дөреслекне әйтеп кенә уңайлап була икән, дип баш вата идем. Әнә бит, аракы һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зыянын һәркем белә, бу хакта ачыктан-ачык язалар, бер-өзлексез такылдыйлар, тик кулланучылар кимеми, арта гына бара...
Чыннан да, дөреслекне әйтә алу хокукына ирешү алга китеш, сүз иреге мөһим... Шунсыз хыялдагы проектларга керешү күпкә катлаулы... Гәрчә яһүдләр һәм әрмәннәр нинди илдә генә яшәмәсеннәр, “акча – концентрацияләнгән ирек” формуласына чат ябышып, теләсә нинди шартларда милләтләрен саклау, күтәрү һәм үстерү әмәлен табалар... Хәлбуки, без алар түгел, бүтән камырдан, шанлы тарихыбыз безне үзгәчә шәкелләштергән...
Көннәрдән бер көнне илбашы булып М.С. Горбачев калыккач, дөреслекне буып торган бөя ерылды да куйды... Үзгәртеп кору чорында милли дәүләтчелекләрен торгызу проектлары әзер, шуны финанслау чыганакларын тиз хәл иткән илебез халыклары элиталары, гади халык белән бербөтенлектә, уңай мизгелне кулдан ычкындырмыйча, һавадан очып узган кошны сикереп тотып алгандагы өлгерлек күрсәтеп, бәгъзе даирәләрнең хәер-фатихасын да алып, милли дәүләтчелекләрен төрлесе төрле дәрәҗәдә торгызуга ирештеләр. Татарстанның да шул болгавыр чорда мондый форсаты юк түгел иде...Ул да шул юнәлештә талпынышлар ясап карады.
Империя бөтенлеге тарафдарларына илдәге үзгәртеп корылышның нәтиҗәләре ошамады, әлбәттә һәм алар “суверенитетлар парады”на каршы куярлык үз проектларын (ә бәлкем аны контрпроект дип атыйсыдыр) гамәлгә куя алдылар шикелле... Урыс патриотлары басмасы саналучы “Завтра” гәҗитендә Анна Серафимова атлы журналистның “Жили-были” дигән баш астында чыгып килүче һәр язмасы гүяки якадан эләктереп, дер селкетеп алу хәсиятенә ия. Менә берсеннән (25 апрель 2013 ел саны) өзек: ”Уйлап багыгыз, механизаторлар илдә уннарча мең, ә ярыйсы гына дисциплиналы коммунистлар бушкуык Горбачевны (М.С. хезмәт юлын механизатор буларак башлаган) түбәләренә меңгереп утырттылар... Кемнеңдер күрсәтмәсенә Үзәк Комитет карышырга базмаган, күрәсең... Хәмерпәрвәрләр дә җитәрлек иде, ә югарыга Ельцинны этәргәннәр... Карагыз министрларга, берсеннән берсе кабәхәтрәк, чырайларында мәгълүм булган барча бозыклыклар ярылып ята (фәһем генә бөркелми, анысы бу заманда бәла дәрәҗәсендә). Дегенерат һәм бозыклар рәтенә карыйсың да, сорау туа: ни өчен ул, алар? Ахмак, тинтәк, кабәхәт – ә аны әле министр, әле советник, әле депутат, әле сенатор, әле илче итәләр... Хикмәт нидә? Бу Р разнарядка (даирә билгеләгән бүленеш). Әгәр сезгә нәрәт килмәгән икән, хет Л.Н. Толстой булыгыз, бернинди премия тәтемәячәк. Ә килгән булса, Дума яки хөкүмәт утырышлары арасындагы тәнәфесләрдә хет балалар ашап тукланыгыз, фәһемегез җитмәгәнгә хәтта акылы зәгыйфьләр мәктәбен тәмамламаган булсагыз да, иң биек, иң ипиле кәнәфигә утыртылачаксыз... Җәмәгатьчелек фикере дулкынында өлгергәнлек аттестатыгыз да юклыгы, һәм тәнәфесләрдә балаларны тәгам итүегез фаш кылынса, хакимиятнең халык фикеренә битараф түгеллеген раслар өчен Сезне бер кәнәфидән алып икенчесенә күчерәчәкләр...”
Түрәләр өчен дөньяда күрелмәгән шәхси азатлык китерә торган проект милли азатлык юлын сайлаган бәгъзе халыклар бердәмлеген чатнатып, “азатлык алучы” бюрократия, күпчелек өлешенә керү хакына уртак максатка хыянәт итәргә, ягъни башлаган проекттан баш тартырга тиеш булды...
Тарихтан Октябрь түнтәрелешенә кадәр хәләл хезмәте белән тапкан байлыгын мәчет-мәктәпләр, татар матбугатын тоту, ятимнәрне кайгырту хакына сарыф итүче затлы татар байларыбыз булуы хакында аз-маз беләбез. Андый фидакарьләр бүген дә очраштыра. Шул ук вакытта халык мөлкәтен урлап-талап аргач, милләткә бөтенләй дә кирәкмәгән, хәтта ки аның рухын рәнҗетә торган ялтыравыклы, шау-шулы грандиоз проектларга зур-зур чыгымнар сарыф, дөресрәге исраф ителүләргә дә шаһитбыз. Гомәр Хәйямның бер робагыенда, вак җаннар борын күтәрүчән, алар җаннары ирешә алмаган һәм алмаячак югарылыкка борыннары белән омтыла, диелә. Телгә алынган беренче очрак – олы җанлылык, фидакарьлек үрнәге булса, икенчесе – борын мәрәкәсе сыман. Мине бүгенге көнгә кадәр Кол Шәриф мәчете хозурында уздырылган “Дөнья яратылышы” атлы рок-фестивальләр, “алтын арт сан” аталышлы конкурслы сыра бәйрәмнәре, җөмһүриятебез биләмәсендә соңгы елларда калкытылган һәм калкытылачак кайбер һәйкәлләрнең чакырылышы борчый... Янә килеп, сукыр тычкан атамасы лаек метроказыгычка “Сөембикә” исеме бирү, Казандагы, Бауман урамындагы татар китабы кибетенең җир астына төшерелүе, Тукай яшәгән йортның җимертелүе, татар фаҗигасенең чишмә башы – Явыз Иван форпостын торгызу, “Булгария” батуы, җөмһүрияттә чучкаларның баш санын миллионга җиткерү, мәгълүм даирәнең “закон безгә нипачум” дип узынуы кебек, тезелеп килгән “казанышлар”, уйлавымча әнә шул контрпроект күчтәнәчләре, төшләремә кереп, тынгылык бирми... Менә Сезгә, мөхтәрәм укучыларым, шулардан берсе... Биниһая иркен залгамы, ялангамы эре-эре җитәкчеләрне, түрәләрне, депутатларны туплаганнар, имеш һәм ниндидер даирә биек сәхнәдән, төрле дәрәҗәдеге перәннек шәкелендәге алтыннарны боларның борыннарына төртә-төртә, халкыгызга карата менә мондый этлек эшләсәгез бусы, ә менә мондые өчен монысы, дип, ымсындыру, котырту белән мәшгуль. Аларга этлекләрне гамәлгә кую үзмаксат та түгел, ахры... Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйбат, дигәндәй, кайсы “бөек”нең ни дәрәҗәдә түбәнлеккә баруы хакында үзара түләүле бәхәсләргә дә кереп күңел ачалар төсле... Дивардагы дәү экранда этлекләр прейскуранты чагылып ала, бәяләр курсы гелән үзгәрештә... Җитди-җитди агайларның байтагы лырт-лырт абына-сөртенә йөгерә-чаба отышлы тәкъдимнәрне үти... Арада бар пеләш башлылар, бар чабата кашлылар... Аерата бер өлкәнрәге яшьләргә биргесез каударлык күрсәтә. Ул “перәннек”ләрнең берсеннән дә баш тартмаска тырышып, ару-талуны белми. Сәхнәдәгеләр, “булдыра бу” дип, һай-һулап аңа көлә-көлә көч биреп, рухландырып торалар... Хәлбуки, перәннекләргә артык кызыкмаучылар да, һәр тәкъдимгә сөяк күргән эт сыман ташланмаучылар да арада юк түгел...
Прейскурантта язылганнарын укырга мәтәләнәм... Йә Хода, ниләр генә сырланмаган... Авыл халкының үз хуҗалыгында җитештергән сөт бәясен судан арзанга турылау да, кызларны “мисс ясау”, “депутатлау” да төшеп калмаган... Җыр-моңнарны чүпкә батыру, әдәби иҗатны бетемсезлеккә турылау, ... 309 нчы закон проекты, БДИне туган телләрдә уздыртмау һәм башка шундый эреле-ваклы этлекләр... Тукай премияләрен кемнәргә бирү кулайлыгы турындагы аңлатманы, вак шрифтта язылу сәбәпле, укып булмады...
Халкыбыз өчен кара алым (полоса) бер дә төкәнмәс сыман иде, бер заман... Ни гаҗәп, соңгы араларда яктылыклар да күренгәли башлады... Русия “Голос” проекты бәйгесендә беренче-икенче урыннарны татар кызлары бүлеште. Евровидениегә татар кызы барып, лаеклы чыгыш ясады... Мин моны Татарстанны һәм Татарстан Президентын санга сугу, аның белән хисаплашу дип бәялим. Русия гүзәле дип татар кызын игълан итүнең дә үз мантыйгы бар кебек. Инде менә шаулап-гөрләп Казан каласында Универсиада узды. Бу да бит бик мөһим, халкыбызны дөньяга таныту проекты. Моннан соң шәт Татарстанны Казагыстан белән бутамаслар дип тә өметләник... Казагыстан дигәннән, быел анда узган Сабантуйга җирле милләттәшләрне Татарстан исеменнән котлар өчен абруйлы делегация составында Татарстан дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев барган. Ни аяныч, әлеге бәйрәмдә катнашу өчен юлланган Нурлат районы үзешчәннәре коллективы баянчысы шунда гаип була. Делегация тулы составта баянчысыз кайтып төшә. “Шунда безнең районнан барган төркемнең җитәкчесе булган ханымның миңа бөтен кеше алдында: “Синең ирең бөтен Татарстанны оятка калдырды, ник авыру иреңне җибәрдең!” – дип кычкыруы йөрәкләремне телгәләде. Әле ул вакытта ирем турында бер генә хәбәр дә, табылганмы ул, әллә юкмы, исәнме, әллә юкмы – билгеле түгел иде бит”, – ди баянчының хәләл җефете, татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина. (“Азатлык” радиосы, 2013 ел, 8 июль, Наиль Алан ясаган чыгыштан).
Мәрхүмнең җәсаден бер баласын күтәреп һәм көмәнле хәлдә тол калган хәләл җефете Айгөл, ”Газель” машинасы белән барып, юллап алып кайта...Тулырак мәгълүматны интернеттан табып укырга мөмкин: azatliq.org/articleprintview/ 25040019.html.
Анысы да монысы, чит илгә абруйлы делегация составында чыккан Радик Хәйбуллинны җирле даирәләр, ул анда барганчы эштән азат ителгән иде, дип “сөенче” алалар. Нурлат районының Зирекле авылында яшәүче татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина иренең үлеменә китергән хакыйкать ачылырмы дип борчыла, әтиләрен югалткан балаларга тиешле акчаларны түләмәс, торак шартларын яхшыртмас өчен фаҗигасеннән соң гына Радикны эштән азат иткән булырга мөмкиннәр, диелә әлеге чыгышта. Өнемме-төшемме дип торышлы хәл... ”Пусть говорят” тапшыруы өчен сюжет төшермәгәйләре дип тә шыкаерга нигез юк түгел... Ә нәрсә, Нурлат районы Апастан киммени? Апас районы белән бәйле тапшыруда җитәкчелекнең роле чагылыш тапмаса, монысында хәл киресенчә...
Гаепне мәрхүмгә сылтау, “унтер офицерның тол хатыны үзен-үзе суктырды” кебек акланулар, урындагылар өстән кушкангамы, үз белдекләре беләнме, хактан да белдерүләре дөрес булгангамы, “тиеш түгел” дип торганда, райондагы түрәнең “әгәр тиеш икән – булышырбыз” дигәне, кесәдәге кукиш булмагае дигән шиккә урын калдыра. Миңа калса, бу гаиләгә, фаҗига мәгълүм булу белән, бернигә карамастан ашыгыч төстә җитди ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Миһербанлырак булу кирәк иде бит ямьле ураза айларында. Ураза гаетен ял көне итү турындагы карар җөмһүрият һәм ил җитәкчелегенең шундыйга фәтвасы дип аңларга кирәктер... Гаепне мәрхүмгә аудару җитәкчелекне акламый лабаса. Әгәр хактан да эштән чыгарылган авыру кешене чит илгә баручы делегация составында вәкаләте бар кемнеңдер ихтыяры белән, эшкә җәлеп итү максатыннан нәрсәдер вәгъдә итепме, куркытыпмы, башкачамы, эссе көндә ерак һәм авыр сәфәргә алып киткәннәр икән, ятимнәр өлешен кануный җирлектә шул эшлекледән эзләп алуга да урын кала кебек... Китерелгән матди һәм әхлакый зарар хакында да онытмыйча...
Татарстанда “закон безгә нипачум” дип яшәүчеләрнең астына су кергәли башлады лабаса... “Контрпроект” тарафдарларын уйландырырлык фал. Җөмһүриятебездә “климат” үзгәрә башлау барча төбәкләргә һәм урыннарга да барып җитәр дип өметләник. Искелекнең аяк терәп карышуы, яулаган позицияләрен бирмәскә маташуы табигый... “Булу һәм күренү” дигән сүз бар дөньяда... Сүз һәм эш дигән гыйбарә әйләнештә йөри. Соңгы елларда сүздә шапырынулар, һәртөрле коры куанычлар артка чигенеп, аларны реаль, күзгә күренеп торган, шул исәптән гаделлек җәһәтеннән дә гамәлләрнең шау-шусыз гына кысрыклый башлавы киләчәгебезгә ныклы ышаныч уята, өмет уты кабыза..        
                                                              22 июль, 2013 ел.  "Татарстан яшьләре"  газетасы

среда, 11 сентября 2013 г.

Җиктереп “Тулпар”, Кырымга !..

                Кырымны урысның күренеклеләре җәннәткә тиңләгән. Бу җәннәт белән Татарстанны “Тулпар” очу компаниясе ялгый икән. Өч сәгать тә үтмәде, без, Казан пассажирлары, Украина составындагы Кырым Автономияле Республика башкаласы Симферопольгә аяк бастык. Кала гадәти урыс өязе шәһәре булып яши, биредә урысча гына сөйләшәләр һәм базарларында Русия акчасы әле дә әйләнештә. 


Урыс тарихны үзенчә яза

Республикадагы мәктәпләр өчен тарих китабы да иҗат ителгән һәм ул “Наша Родина – Крым” дип ачылып китә. Ягъни, монда яшәүче урысларның ватаны Русия түгел, ә Кырым икән, ә республика – алар ия булган дәүләтчелек формасы... Биредә күп төрле төп халыклар тарих дәвамында бер-берсен алмаштырган һәм әлеге алмашыну урыс чираты белән төкәнгән... Татарстан тарихы китабындагы сыман, фәнни төсмер бирү зарурлыгыннан, бу китап та Кырымда элек кыргый кешеләр гомер сөргәнлеге хәбәреннән башлана. Аннары, безнең эрага кадәр фәләненче гасырда, кавемнәре нәмәгълүм кимериялеләр яшәгән диелә. Әмма грек тарихчысы Геродот алар хакында “бия савып көн итүче, дөньядагы иң гадел кешеләр”, дип язып калдырган. Ә бияләрне төркиләр, ягъни казакълар, башкортлар һәм Мөслим районының Татбүләр авылында савалар түгелме соң? Өстәвенә, кимериялеләр патшаларын тәңречелек кануннары буенча – төркичә, курганнар корып җирләгәннәр. Әмма дәреслек авторлары өчен хакыйкать мөһим түгел, чөнки асыл максат – әлеге җирдә урысларның хуҗа икәнлеген кануный төсмердә әвәләү. Кимериялеләрне (бәлкем камәр ияләредер?) скифлар алмаштырган, болары һинд-аурупалылар дип раслый дәреслек авторлары. Әмма грекның борынгы тарихчысы бәянында скифлар үзләренең башлангычы дип “Апи” һәм “Папай”ны саный, өстәвенә “праздник плуга” да уздыралар, ә патшаларына “Атей” дип дәшәләр...
...Атилла дәүләте таркалгач, күпмедере бирегә, ватанына кайткан һуннарның төркилеген әлеге “тарих” дәреслеге таный тануын, әмма аларны килмешәкләр һәм Кырымга зур зарар китерүчеләр дип тәгаенли. Кыскасы, дәреслек авторлары биредә яшәгән кимерия, скиф, һун халыкларының бер, төрки кавемнән булуларын танырга теләми.
Православ греклар Кырымны Таврика, Таврида, җирле халкын таврлар дип тәгаенләгәннәр. Ул “таврлар” диңгез буендагы тауларда яшәгән, һәм үзләрен төркичә “таулы” дип таныштырганнардыр да, әмма дәреслек авторлары фикеренчә, “таурос” грекча үгез дигән сүз икән, һәм боларның атамалары кай яктандыр үгез белән бәйле булырга тиеш... Тора-бара, гректан соң Кырым Рим, аннары Византия империясе составына эләгә – болары исә “тарих”чы фикеренчә, начар түгел. Әмма монгол-татар явы нәтиҗәсендә Кырымның Алтын Урда составында калуын ул ошатмый һәм мактамый.
Әби патша чорында Кырымдагы татарча атамаларның күбесен бетереп, грекча исемнәрне “торгыза” башлыйлар... Акмәчет каласын “тарихчы” Симферопольнең “предшественнигы”, ягъни элгәре дип атый, һәм аны булган да беткәнгә чыгарып, Симферополь каласына нигез 1874 нче елның 8 февралендә салына дип тәгаенли. Бу җәһәттән караганда, безгә язмыш мәрхәмәтлерәк булган икән: Казанны 1552 нче елның 15 нче октябрендә нигезләгәннәр дип тарихка кертмәгәннәр бит.

Күперләр азая, коттеджлар күбәя

Җитмешенче елларда СССР да иң шәп юл-күперләр Кырымда дип сөйлиләр иде. Бүген вәзгыять бүтән – юллар-күперләр дигәндә Кырым Татарстанга көндәш түгел икән инде. Хуш, автобуска утырып Фороска, Ялта ягына таба кузгалабыз. Форос – грек сүзе, ясак дигәнне аңлата, ул баскынчы греклар өчен кайчандыр ясак җыю вазифасын үтәгән дә. Татар ханлыгы чорында да ул Форос дип аталган. Урыслар килгәч, бу төбәккә Потемкин хуҗа булып тора. Аннан ул Кузнецов, анысыннан Ушков фамилияле (Алабуга каласыннан күчеп килә) сәнәгатьче кулына күчә. Өйләнүе аша соңгысы белән атаклы якташыбыз Шаляпин туганлаша һәм 1921 нче елны ул биредә М.Горький белән очраша. Пролетар язучы аның исеменнән истәлекләр язуга алына. М.Горький биредә утызынчы елларда да ял итә. (Даһи юлбашчы кемне ГУЛАГка, кемне Фороска озатырга кирәген яхшы белгән...)
Бүгенге Форос – өч мең чамасы кеше яшәүче бистә, элек партаппаратчылар ял иткән санаторий һәм балалар ял итүе өчен биналар комплексларыннан гыйбарәт. Өч ел элек балалар өчен лагерь булган бер комплекс Русия хөкүмәте тарафыннан арендага алынып, таш коймага төреп үзгәртеп корылган. Шунда чагымда анда Касьянов һәм Черномырдин очраша дип сөйләделәр. Ул көн диңгездә сак корабы торды һәм төн уртасында искитмәле фейерверк күзәттек. (Заманасында, әби патша килгәч тә Кырым шәп фейерверк шаһиты булган.) Форосның көнчыгышында, әлеге резиденциядән соң бер ара киткәч, кайчандыр татарныкы булган Мухалатка авылы тирәсендә – Кучма әфәнденең ял биләмәсе. Ә бистәбезнең көнбатыш юнәлешендә, диңгез ярында элек Максим Горький, космонавтлар ял иткән “Теселли” (төрекчә юаныч дигән сүз ) комплексының санаторийга якын ягында яшел түбәле яңа коттеджлар төзелгән. Монда Украина җитәкчеләре хозурлана, ә икенче ягында Татарстан арендалаган дачалар, шулай үк яшел түбәлеләр. Якташым Николай Иванович аларны Татарстанның Кырымдагы вәкиле арендалый дисә, гидыбыз, зур горурлык белән, биредә Шәймиев Минтимер Шәрипович ял итте диде. Президентыбыз ял иткән комплекска терәлеп, тарихка СССРны таркату символы булып, Горбачев дачасы исеме астында кергән мәһабәт корылма кукыраеп утыра. Бу урынны Раиса Максимовна ошатып сайлаган икән һәм 50 гектар биләмәле “дача” 1988 нче елны тиз арада өлгертелгән булган. Кыскасы, М.С.Горбачевка атап, “ил утырганда галушка, сарай салган Фороста” дип такмак әйтергәме, инглизнең “кем яхшы замок салдыра, анда яшәмәс...” дигән җырын шыңшыргамы белми аптырап торасың...
Бу төбәктә җирләр сатылып бетеп бара. Гидның әйтүенә ышансак, тиздән биредә балалар өчен лагерьлар калмаячак. Тау битендәге урманны кыркыштырып, яңа хуҗалар, яңа колонистлар-киевләннәр өчен егерме сигез данә биек йортлар салыначак. Чөнки аларның да диңгездә дельфин сикереп уйнаганын күзәтәселәре килә икән. Ә монда җирләшкән иске колонист урыслар (коммунистик хакимият чорында, кырымтатарлар сөрелгәч, монда аларны Потемкин чоры “аборигеннарына” өстәү өчен вербовка тәртибендә чит өлкәләрдән партия-партия китереп, ссуда, тораклар биреп төпләндерәләр) “дикарьларга” фатир, тору урыны тәкъдим итүне кәсеп иткән. Килгән көнне, өстемдәге “Татарстан яшьләре” дигән язулы футболкамны чамалапмы, базарга барганда арттан берәү “земляк” дип оран салды. Оран салучым, алда телгә алган Николай Иванович атлы, Казанның Дәрвишләр бистәсеннән, 7 ел элек бирегә килеп төпләнгән урыс кешесе булып чыкты. Ул да фатир тәкъдим итәргә чыккан. Казанны сагынган, күзләре яшьләнде, сораша да сораша, һич калдырып китәр хәл юк. Болай интекмә, рас сагынгансың, кайт Казаныңа дим. Коля ризалашмый, быел янына энекәше дә күчеп киләчәк икән.
Бер-ике урында төзелеш күрдем. Прораблар әйтүенә караганда, биредә аена 200 долларга төзүче эшче табып булмый башлаган. Ерактан, бүтән калалардан китертергә туры килә диләр. Фатирга кертеп, тир түкми генә ансат акча эшләүгә бер күнеккәч, чын эшкә кул тартмый, күрәсең...
Форос искиткеч матур урында. Ул зәп-зәңгәр диңгезнең ташлы яры һәм таш кыялар тезмәсе арасындагы яшеллеккә чумган тау итәгенә киртләчләнеп кереп урнашкан. Биредә тау, урман һәм диңгез һавасы. Әлеге таш-кыялар үзгәрешсез 18 миллион еллар торалар, имеш... Әгәр үзеңә сиздерми генә бирегә китереп ташланган булсаң, кайда, кайсы чорда, нинди планетада икәнеңне аңларлык түгел. Каршыңа динозаврлар килеп чыкса да, куркуын куркыр, әмма аптырамас идең. Тау-кыя очларына болыт утырып, кайбере тиздән ата башлаячак тере вулканга охшап кала: борынгы Помпей фаҗигасе кабатланыр төсле. Җир тетрәсә, тау итәгендә яшәүчене афәт сагалый. Әмма, ни генә булмасын, диңгезле тау итәгеннән һичкем китәргә теләми генә түгел, монда берегергә теләүчеләр арта бара... Шәп тормыш символы – яхталар да зур түрәләр яшәп яткан дачалар тирәсендә күбрәк күзгә чалына.

Кипарис та - геноцид корбаны

Биредәге паркларда нинди генә агачлар, нинди генә чәчәкләр-үләннәр юк: Кытайдан да кайтартып утыртканнар, Төньяк Африкадан да, башка кыйтгалардан да. Һәм иң гаҗәбе, бары бу төбәккә генә кипарисларны юк итү кагылмаган. Бер мәлне Кырымда Сталин әмере буенча кипарисларны юк итү кампаниясе башланып, һәр җитәкче көн саен ничә кипарис юк ителүе хакында хисап биргән. Сталинның үлеме генә әлеге гүзәл агачка каршы геноцидны туктаткан. Без Кытай җитәкчеләренең чыпчыкларга каршы көрәшеннән көлгән булабыз булуын, ә бит Мао бу җүләрлеккә, ашау мәсьәләсе илдә авыр чорда, икмәккә экономия ясап булмасмы дигән изге ниятеннән чыгып бара. Ә биредә – бүтәнчә. 2003 нче елны Симферопольдә дөнья күргән “Форос, очерклар, истәлекләр һәм фотолар” дигән китапның 64нче битендә Сталин гамәленә шома гына аңлатма бирелгән. 1944 нче елны, Ялта конференциясендә очрашкач, Рузвельт Сталинга Кырым зиратны хәтерләтә, бездә кипарисларны зиратка гына утырталар һәм табутны да шул агачтан ясыйлар ди, имеш. Мондый аңлатма, андый сөйләшү булмаган очракта зеклар телендә бу “подстава” дип атала, ә булган очракта – “акыллы әйтте, тиле йөгерде”гә килеп чыга һәм берсе дә “юлбашчы”, “халыклар атасы” файдасына түгел. Кырымтатарлар күңеленә урыстелле газета аша шундый, минем карашка легенда бикләтелгән. Кем белә, бәлкем ул чындыр да. Имеш, 1943 нче елны Тәһрандагы очрашуда Рузвельт яһүдә хатыны тәэсирендә көн тәртибенә яһүдләргә дәүләт төзү мәсьәләсен керттерүгә ирешә. Өч вариант тикшерелә: Палестина, Уганда һәм Кырым. Сталин шушы максаттан, Кырымны татарлардан тазартырга йөкләмә ала. Нәтиҗәдә, әлеге җинаятьчел килешү төзегән “цивилизацияле дөнья” җитәкчеләре форсаттан файдаланып, Сталинның Кырым, берочтан Кавказ мөселманнарына карата үткәргән геноцидына бармак аша карарга мәҗбүр була. Сталин, үзенә кирәген эшләгәч, боларны төп башына утырта: Кырым урынына, мыскыл иткән сыман, Ерак Көнчыгышта Яһүд Автономияле Округы оештыра. (Яһүдне Кырымга ия булуга омтылышта гаепләү урынсыз: нәкъ шул максат җилкендергән грек, итальян, нимес, урыс яки төрекләрдән ул киммени?!)
Кырымдагы кипарислардан тыш, 16 нчы гасырдан бирле кулланып киленгән чирәп түбәләр дә законнан тыш дип игълан ителә. Әлегә “татарник”ны юк итүчеләргә бушлай шифер өләшенә. Хәзер Кырымда кызыл чирәп түбәләр бик сирәк очрый, алар бу җирләр өчен матур, ятышлы, өстәвенә, әллә кайчан ясалган булсалар да, әле дә сыйфатлылар. Ә иске, каралып черегән шифер түбә кала-авылларның ямен качыра, урманлы таулар һәм бакчалардан гыйбарәт Кырым җирен шөкәтсезли. Биредә урыс авыллары бездәге төсле. Калалар да әлләкем түгел һәм урыслар бирегә килеп әллә ни мантыганнар димәс идем.
Бүген базарларда кырымтатарлар да сәүдә итә. Форостагы базар сәүдәгәренең берсе югары категорияле теш технигы, икенчесе радио-релечы инженер, өченчесе педагог... “Эш юк, урнашсаң – штат кыскара, һәм кыскарганнарның кырымтатар булмаганнарына кабаттан эш табыла”, – ди яңа танышым, Үзбәкстаннан кайтып төпләнгән Рөстәм Аббазов. Биредә аларны радио-телевидение аша “депортированные”, “татары”, сирәк кенә “наши татары” дип атыйлар, ә кырым татарлары дип әйтергә әлегә телләре әйләнми... Кырым татарлары ничектер рәхәтләнеп, тәм табып сәүдә итсә, урыс сатучыларның карашында аптырау һәм өметсезлек бар шикелле. Сөйләшә торгач, бер марҗа апа үзенең Саратовтан икәнен, һәм шул кала исеменең Сары Тау дигәнне аңлатканын әйтте. Ә икенчесенең төп чыгышы Вологдадан икән. Базарчы урыслар Кырымның Украинага эләгүеннән риза түгел, Русиягә кайтасыбыз килә диләр. Татарстандагы тормышлар белән кызыксыналар. Мин инде шыттырам: Татарстанда уртача хезмәт хакы 1000 доллар, дим. Шуны ишеткәч, тегеләрнең күзләре дүрт була, анда нефть диләр, Шәймиевне мактарга керешәләр.
Кырым колхоз-совхозларында “төп халык” – урысларга пай җирләре бирелгән, ә күптән түгел пәйда булган татарларга бу тәтемәгән. Җирне арендага бирү дә “абориген” хуҗалар ихтыярында. Татар аренда хакын түләп үстергән җимешне базарда сатып яши. Әле шул шартларда үстергән бакчаларын да өлкән туган “вәкилләре чистарткалап” тора икән...

Балыксыз Балаклава

Ак теплоходта Балаклава шәһәренә сәяхәт кылдык. Бу каланы борынгы Римның яшьтәше диделәр. Гомерның “Илиада” поэмасында да телгә алына әлеге төбәк. Диңгездә давыл куба, поэма каһарманнары корабыбыз белән таш ярларга бәрелеп челпәрәмә киләбез дип торганда, кинәт кыялар арасында бер култык ачылып китеп, болар шул тыныч гаваньга кереп, исән калалар. Балаклава каласы әлеге култыкка урнашкан. Бер Европа сәяхәтчесе биредә хәерчеләр дә ифрат тук булуын, шәһәрдә балык исе аңкуын, хәтта йоклаган йорт кошларының авызыннан ашалып бетмәгән балык чыгып торуын язып калдырган. Төрекләр әлеге төбәкне “Балык юве”, ягъни балык өне дип тәгаенләгән, ә урысларга болай дип әйтү кыен булган (гид шулай ди), һәм яңа хуҗалар кала исемен Балаклава дип төзәткән (ә болай, урысча әйтелеше безгә кыен – Кукмараны Кукмор дип төзәткән төсле). Биредә СССР атом-төш су асты көймәләре урнашкан булган, шул сәбәпле экологиягә зур зыян килеп, чупырдап торган балык өнендә балык корган. Бүген исә яшерен объектларны салкын сугыш музеена әйләндермәкчеләр. Хәер, Фороста да балык базары юк, ашханәдә Ерак Көнчыгыштан кайтарылганын тәкъдим итәләр. Алай да базар да берсе 200-300 сумлык кипкән “җирле” балыклар да очраштыргалады.
Телевидениедән күреп беләбез, диңгезле илләрнең яр буйларында кырыкмаса кырык төрле балык, башка диңгез продуктлары сатыла. Истамбул яры буендагы андый базарны үземә дә күрергә насыйп булганы бар. Ни хикмәт, әүвәлге СССР биләмәсеннән бәрәкәт качкан, иксез-чиксез басулары була торып, икмәкне читтән ташый, ә диңгезләре буенда балык юк. Хәй исемле танышымның үз начальнигы турында: “Бу эт асрап карый, алган бер эте йә кача, йә үлә, аквариум белән мавыкты, балыклары яшәми, ә без түзәбез, ялагайланабыз, мактыйбыз үзен”, – дип сукранганы искә төшә. Кырымда халык үтә православ, үтә дини төсле, күбесенең муенында тәре. Санаторий тирәсендәгеләр нүлгә калып баручы коену кәчтүменнән йөрсә йөри (арттан караганда киемнең барлыгы күп очракта шәйләнми дә), аның каравы, муеннарында тәре ялтырап тора. Ягъни болар өчен материя мөһим түгел, беренче планда – рух! Форос бистәсендәге бер кыяга чиркәү менеп кунаклаган. Тау арасындагы юлларда да адым саен тәреле часовня. Кырым татарлары салган “Ватан” һәм “Кайту” кафелары янында кукырайтканнар аларны. Хәтта юл читендә, юл билгесе шәкелендә дә тәре очратырга туры килде. Хәер, Татарстанда да кайбер район яки хуҗалык исемнәре тәресыман конструкциягә беркетелгән. Ахры милләттәш җитәкчеләребез арасында да Алексий Икенче атакайның яшерен фанатлары бардыр...

Анда - Чатырдаг, бездә - Чатыртау...

Кырым ханлыгының башкаласы Бакчасарай бүген Малмыж төслерәк бер урыс каласы булып калган. Дөрес, хан сарае урнашкан музей бар, Пушкин-фонтанны да күрдек. Ак күлмәк, кара яка дигән сыман, ап-ак мәрмәр фонтан янәшәсенә шагыйрьнең кап-кара бюстын утыртканнар.
Яхшы пәлтәнең затлы мех якасын сүтеп алып, матур төймәләрен тупас каптырмаларга алыштырып, тузанда аунатып элеп куйсаң, андый кием соклану уятмас. Хан заманы корылмалары белән дә шундыйрак хәл. Үтә очсызлы буяу белән стена-идәннәре буялган диварларны Екатерина заманындагы солдат ясаган тонык сурәтләр бизи... Юлдашым, кырымтатар Рөстәм Аббазов элек биредә гидлар татарга каршы агу чәчә иде, хәзер алай түгел икән ди. Мәчеткә, реставрация бару сәбәпле, кереп булмады. Алай да манарадан азан яңгыравы күңелгә хуш килде. Музейдан чыккач, Рөстәм Аббазовның төзелеп бетеп килгән өенә киттек. Карасана, Бакчасарайның бер ягы кырымтатарлар салган ике катлы коттеджлар бистәсеннән гыйбарәт икән ләбаса хәзер! Йортлар арасында өр-яңа мәчет тә матур булып калкып күренә. “Без бу җирләрне митинглар ясап, көрәшеп алдык”, – ди Рөстәм. Җирле хакимият әлеге “басып алу”га каршы ОМОНнар һәм бульдозерлар ярдәмендә көрәшкән. Әмма кырымтатарлар кислород баллоннары, бензин канистралары белән коралланган, “башта мине тапта” дип трактор көрәге астына керә башлаган. Хакимиятнекеләр дә төшеп калган кешеләр түгел, кызылармияче тапкырлыгы күрсәткәннәр: төзелеш мәйданының ике ягыннан, берни булмагандай, ике авыр машина килә, ә арадагы юан корыч аркан күренми, һәм каршыга туры килгән һәр нәрсә искәрмәстән җимерелеп кала. Ләкин кырымтатарларның рухы сынмаган. Бүген Бакчасарайның бу районы – татарныкы. Арада бер катлы, тәбәнәк коттеджлар бар, алары Литвадан килгән ярдәм икән. Кырымтатарларның лидеры Мостафа Җәмилев йорты янәшәсендә медпункт урнашкан.
Кырымтатарлар быел июль аенда Ялта тирәсендә җир дәгъвасы белән митингка чыккан булганнар һәм таләпләре үтәлде дә ахры: җирле телевидение алып баручысы, тирән канәгатьсезлек белән, Милли Мәҗлес хакимиятне якадан алырга тәмам остарды, җир башкаларга да кирәк, ә татарлар таләбе генә хәл ителә дип сукранды. Телевидение янә татарларның үзләре салган өйләрендә балалар бакчасы ачуын күрсәтте һәм бер-ике кырымтатар җырчысын тыңлау-күрү бәхетенә дә ирештерде. Шуны аңладым, биредәге кардәшләребез эшчән, матур һәм батыр кешеләр, алар бердәм булып, яшим дип яшиләр һәм бетәргә бер дә җыенмыйлар.
...Чечняда – чеченнар, Башкортстанда – татарлар, биредә – кырымтатар кардәшләр яшәү, исән калу өчен җан тартыша. Безләргә каршы явызлыкның чишмә башы кайда соң? Кырымда бу сорауга да җавап таба алдым шикелле. “Голос Крыма” газетасының 2003 нче ел, 20 нче июнь санында тарих фәннәре докторы, Санкт-Петербургның Меньшиков исемендәге институт директоры Валерий Возгринның “Кырымны аннексияләү һәм урыс расизмы тарихы” дигән мәкаләсе басылган. Изге Русьнең беренче христиан кенәзе Владимир булып, шул ук шәхес беренче номерлы урыс изгесе буларак канунлаштырылган. Мәкалә авторы Владимир кенәз биографиясендәге кайбер моментларга туктала. “Святой” кенәз, күрше Полоцк кенәзлегенә басып кереп, шундагы кенәз кызы яшь Рогнеданы әтисе, туганнары күзе алдында көчли. (Көчләүчесен үтерергә омтылган өчен соңрак шул кызны хөкемгә тартып, җәзалатып үтерттерә.) Мондый “батырлыкны” беренче Русия христиан патшасы Иван Грозный да кабатлаган. Тагын бер рухи ориентир: Петр Беренченең асылда кемлеге һәм ниндилеге хакында “Звезда Поволжья” газетасының быелгы 30 нчы санында атаклы совет кинорежиссеры Юрий Ильенко Лев Толстой бәянында искәртә. Әлеге мантыйк буенча китсәк, Юрий Буданов та урыс изгеләре сукмагындагы шәхес. Фән докторы Валерий Возгрин фикеренчә, мондый изгеләштерүләрнең төбендә элек тә, хәзер дә яшь буыннан көчләүче-үтерүчеләр әзерләү максаты ята. Ягъни, хикмәт урысларга хас ниндидер абстракт явызлыкта түгел, ә аларга гасырлар буе тагыла килгән куркыныч рухи ориентирларда ахры...
Өч атна үтте дә китте. Урыслар оҗмах җирләре дип сокланган Кырымны калдырып, шулар ук “подрайские”, ягъни җәннәт тирәсе дип тәгаенләнгән Татарстаныбызга кайтып киттем. Йә, хода! Безнең яклар да бик матур икән! Аерма шул: тегендәге матурлык кыргыйрак, ә бездә – кулга ияләшкәнрәк...
Ә мин яши торган Саба якларында, гаҗәеп, иксез-чиксез болыннар бар. Мишә буе болыннары... Кырым тау чишмәләре матур, ә безнеке – сандугачлы. Ә иң мөһиме, кешеләребез матур, тырыш, күндәм. Чын эш, чын хезмәт кешеләре һәм иманлы кешеләр булгангадыр, аларның йөзендә самими яктылык бар. Кыскасы, искиткеч катлаулы язмышка дучар халкыбызның, Мәскәү “күлегезне күккә асам!” дип даими куркытып торса да, рухын хезмәт белән савыктырып, киләчәккә өмет җуймый яшәп яткан көне...

Рәсемнәрдә: язма авторы кырымтатар дуслары арасында. Патшалар “дачасы” Форосның бер почмагы. 

Ләлү татарлар, ләлү ирләр...


Йә, Хода, татарның ниндие генә юк. Төрек татары, Америка татары, Япония татары, фин татары... Янә килеп мишәре, типтәре, керәшене, Казан арты, саз, гәйнә, Барда, Әчтерхан, Себер татарлары. Башкортостан татарларының хәтта гимны да бар... Ә Татарстанның һәр районында үзенә бер төрле татар яшәве? Әйтик, Киров өлкәсеннән Кукмара районына килеп керәсең һәм бу параллель дөньяга күченүдән бер дә ким тәэсир калдырмый. Һич көтмәгәндә, түл белән төрелгән терәүле мескен өйле, җимерек капка-коймалы, киң урамнарын тигәнәк баскан, үлемгә хөкем ителгән дөнья кырт кына тәмамлана да менә дигән асфальт түшәлгән урамлы, Киров урманнарында гына була торган әкәмәт юан чыршылардан буралган, атаклы хан Атилла сараена биргесез йортлар, төзек ихаталар, кояшлы капкалардан гыйбарәт, күкрәп яшәүче икенче дөнья башланып китә. Кукмара халкы белән бәлкем Балтач бераз тартыша аладыр, әмма без, сабалылар, боларның булдыклылыгын танып, һәм гаҗиз хәлдә: “А, алар бит кукмаралылар!” – дип сокланудан, һәм тел шартлатудан узмыйбыз.
Шул Кукмара ягыннан бер әби белән поездда сөйләшеп кайтабыз, Әгерҗегә, ире ягына кунакка барган икән.
– Бик кара яклар, – ди бу Әгерҗе хакында.
Атаклы Бубилар төбәгенең шулай бәяләнүе мине аптырашта калдырды, әмма әби үз фикеренә ачыклык кертте:
– Менә безнең Кукмарада сәхәр вакытында тышка чыксаң, бөтен тәрәзәләр яп-якты. Ә ул якта кап-караңгы...
Ә Мөслимдә Сарманны (мөслимлеләр Сарманга кушылып торган “хурлыклы” чорны һаман оныта алмый) безне талап кына мантып калдылар, карарлык җирләре юк аларның диләр.
Әтиемнең туган ягы Актаныш хакында “иң татар ягы, иң денсез як” дигәннәрен ишеткән бар.
Миңа Мәскәүдә әниемнең якын дусларында кунакта булырга туры килде. Чыкылдап торган Пенза ягы мишәрләре болар. Мине кунак иткән Равил ага Баймашев космик эзләнүләр институтында эшли, үзе янына белгечләрне Казаннан, гел татар егетләрен тарта икән. Теләсәм мине дә, бөтенләй белгечлегем туры килмәгән килеш, шунда урнаштырасы. Бар нәрсәгә курыкмый тотынып, шуны алып барып чыгу әлеге тәвәккәл кавемгә хас.
Озын сүзнең кыскасы, татарлар кырыкка бүленеп, кирәкмәгән көрәшләргә дә тартылалар, әмма аларны бер нәрсә: киләчәккә өмет, яшим дип яшәү, иҗтиһад берләштерә! Сабада да төзелеш кайный, Киров өлкәсенең татар яшәгән авылларында да, татар булган бар төбәктә дә. Татар мәчетләрне Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да, Кавказда да, Камчаткада да – кайда яши, шунда корырга җай һәм әмәл таба.
Татарның тагын бер үзенчәлекле төре белән танышканчы мин үз халкыбыз турында бары тик бөек фикердә генә идем... Милли хәрәкәт, милләтпәрвәрләр бер мәлне читтә яшәүче татарларны Татарстанга кайтару теләге белән янды. Кайтучылар да байтак булды. Бигрәк тә Урта Азия якларыннан. Әмма “качаклар” белән якыннанрак танышкач, хәтта, көчле рухлы якташыбыз Фәүзия апагызның да сабыры төкәнеп, каләменнән болар адресына йомры-йомры бәяләмәләр очкалады... Һәм бу мәсьәләдә ул ялгыз түгел иде. Рифкать атлы таныш колхоз рәисе сөйли:
– Апам ире белән Үзбәкстаннан кайтып төште. Унбиш көн кунак булдылар һәм мин җизнигә әйтәм: “Без монда агай-эне киңәштек, сезгә “финский” йорт алып бирәбез, ташын, комын,цементын китереп аударырмын”, – дим. Ә бу, күзләрен тасырайтып:
– Ә кем соң аны миңа корып бирә? – димәсенме!
Шуннан әйттем апага: “Йә балаларың белән, бу имгәгеңне ияртми үзең генә кайт, ул чакта йортыңны корып бирермен, йә күз көеге булып йөрмәгез, үзегезнең Урта Азиягезгә олагыгыз”, – дидем. Китеп бардылар... Мәчеткә барып, котылганыма сөенеп, хәер биреп кайттым.
Таныш токарь Мәннаф агай зарлана: “Безнең оешмага эре, көпшәк гәүдәле берәү сакчы булып керде. Урта Азиядән кайткан “качак”. Бер аягын күтәргәнче, икенчесен эт ашый. Капка ачасы булса, чыга алмый тинтери; чыккач, нишлисе икәнен уйлап баш вата. Эшкә киләсең, бу синең күзеңә көн саен беренче кат күргән төсле, сарык карашы белән багып тора. Сүгенсәң, барып әләкли.
Мин, оешмада утыз ел эшләгән ветеран, шушы “кар кешесе” сакка баскач, көн дә проходнойдан үтә алмый иза чигәм...
Күршем сөйли:
– Апамнарга Урта Азиядән туганнары кайтып, бер ай яттылар. Бер нәрсә эшләмиләр, шулкадәр эредән кубып сөйләшәләр, тыңлап торсаң, кара мин дә кеше булып йөрим икән дип, артыңа утырасың... Апалар боларга өй табып, сатып алып бирешкәннәр иде. Теге төше эшләнеп бетмәгән, бу төшенә ремонт кирәк дип, шул өйләренә күчмичә тәмам зык чиктерделәр. Бушка эшләп бирүчене көтеп тик яталар. Аптырагач, апамнар, болардан бүтәнчә котылып булмас дип, ремонтны үзләре эшләп бетерергә мәҗбүр булдылар.
Ә таныш участковый: “...Шул хәчтерүшләр милицияне сүккән була. Чегәннәр дә төрле бит, әмма иң шөкәтсезләре – Урта Азиянекеләр. “Ләлү” диләр аларны. Казанны шулар тутырды хәзер. Чегәннең генә түгел, татарның да иң сөмсезе шул яктан кайта...” – дип зарлана.
Монысы таныш агрофирма җитәкчесе кыйссасы:
– Бер шәп танышыма: “Сиңа бер яхшылык эшлим әле”,– дигән сүзем бар иде. Шул чылтырата: “Урта Азиядән туганнар кайтты, торырга урын, эш тап”, – ди.
– Килсеннәр, – минәйтәм. Эш, кирпечтән салынган унга уникеле аерым коттедж бирдем. Идән җәясе, штукатурлыйсы һәм обой ябыштырасы гына калган.
– Материал миннән, калганын эштән соң хәл итеп бетерерсез, – дим.
Һәм рәхмәт урынына ни ишетәм димсез? Болар бу эшләрне хезмәт хакы алып, эш сәгатендә башкарырга телиләр, ә эштән соң аларга ял тиеш икән... Ярты ел болганып йөрделәр дә үпкәләп кайтып киттеләр... Сигез җан иде болар, тулы бер бригада... Басар-басмас атлап йөриләр, иренеп кенә, үзләрен әллә кемгә куеп сөйләшәләр, ә кулларыннан эш килми. Һәм шуның өстенә кушканны, өйрәткәнне дә колакларына элмиләр, хөрәсәннәр чөнки, эт ялкаулары...
Менә шундый бәяләмәләр яңгырый Урта Азиядән кайткан, яки кайтырга талпынган милләттәшләребез адресына. Ни өчен алай, эш нәрсәдә икән соң? Әлбәттә, кайткан берсе мондый түгелдер. Аннан кайтучылар арасында зур уңыш белән эш оештыручылар, җитәкчеләр дә юк түгел ләбаса. Әмма, кем әйтмешли, рас болар шундый имидж тудырганнар икән, әйдәгез, сәбәпләрен ачыклыйк.
Тормыш арбасын нормаль җәмгыятьтә ирләр тарта, бу табигый һәм шулай тиеш. Кемгә дә булса салыну – кеше буларак җитлекмәү билгесе. Төркиягә кунакка баргач, җирле татарлар белән ресторанда утырырга туры килде. Боларның хатыннары эшләми, йорт тоту белән генә мәшгульләр, ә тормыш тулаем ирләр җилкәсендә. Шунда бер кардәшем икенчесенә: “Менә боларда ир кеше “эһ” тә итмичә хатынын, балаларын язмыш хөкеменә калдырып чыгып китә ала икән”, – дип, миңа ымлап күрсәтте. Әлеге, алар өчен гайре табигый тоелган хәлләрнең безнең тормышта очравын мин танырга мәҗбүр булдым. Ә бит ир кешенең үзе корган гаиләсеннән шулай ансат китә алуы, чыннан да, шаккаткыч хәл! Уйлый торгач, мондыйрак аңлатма таптым, һәм аның белән укучылар килешерме-юкмы, ышанып ук бетмим. Озак дәверләр КПСС җитәкчелек иткән илебездә ирләрнең барысы да рухи яктан ир булып җитлекми башлаган ахры. Әлбәттә, бар чын ирләр, бар малай ирләр һәм бар бәбәй-бала ирләр... Әйтик, өч балалы гаилә таркала, ир өйдән китә һәм икенче бер өч балалы хатынга йортка керә. Кем бу? Бу, чын ир түгел, ә хатынының дүртенче улы сымак яшәгән дегенерат, икенче хатынга уллыкка алынган яки малайлыкка ялланган мәхлук... Әлбәттә, физиологик яктан ул ир кешедер дә, әмма рухи яктан алай түгел.
Җылы яктан кайткан кардәшләребезгә дә андагы җиңел тормыш (ә элек анда тормыш бик җиңел иде) “аю хезмәте” күрсәткән. Алар урыс империясенең ул-кызлары булып, шуңа сыенып көн иткәннәр һәм рухи бәбәйлектә калганнар, шуңа да үпкәчелләр, әләкчеләр, киреләнәләр, авырлыкларны җиңү мәшәкатеннән котлары алына, һәрдаим кемгә дә булса сыену җае эзләп, тормыштан зарланып, я им дип яшәүченең эшен калдырып яшәп яткан көннәре... Яшәсеннәр, әйдә. Таҗикстан чегәннәренә аптырамыйбыз бит, болар да бер төр... Алар арасында бәбәй ирләр күбрәк, ә бездә әлегә азрак, аерма бары шунда гына бугай.

четверг, 5 сентября 2013 г.

ШӘМӘРДӘННЕҢ ДАНЫ ЕРАКТА...


Шәмәрдәннең тимер юл вокзалы.
Шәмәрдән бистәсендә һөнәрле халык яши. Горур, уңган, Такташ әйтмешли, “югарыга, һаман яктыга” омтылучылар. Биредә нигездә тимер юлчылар, төзүчеләр, ит комбинаты эшчеләре, газчылар дөнья куа. Шәмәрдәндә СМУ, ПМК-2 кебек төзелеш оешмалары булып, яңа заманда аларның кирәге калмагач, алтын куллы төзүчеләребез Казанга, Мәскәүгә, Сочига барып эшләүдән дә куркып тормый. Бистәбез СССР чорында затлы бүрек тегә торган, инде сагынып сөйләргә калган фабрикасы белән дә данлыклы иде. Бүрекне өлкәннәр өйдә дә теккән, ә үсмерләр узгынчы поездларга кереп аны сата торган булган. Мәрхүм Марсель ага Миңнегалиев та: “Үсмер чакта бер бүрекне әллә ничә тапкыр сата торган идек, ягъни бер-ике минутка туктаган узгынчы поезд вагонына кереп, бүрекне кемнеңдер башына киертеп, акчасын санап аласың һәм вагон кузгала башлау белән, башыннан салдырасың да сикереп төшеп каласың”, – дип сөйләгән иде. Шулай бервакыт, Кукмара районының Байлангар мәктәбендә укытучы булып эшли башлагач, Казан урамында ике укытучы кызны култыклап барганда ниндидер салмыш агай аны төсмерләп таныган (эре сөякле, зифа буй-сынлы, чибәр кеше иде мәрхүм) һәм: “Һайт, Шәмәрдән жулигы, хәтерлисеңме миңа ничек итеп бүрек сатканыңны?!” – дип кычкырынып, ярты квартал чамасы артларыннан ияреп барган.
Шәмәрдәннең хулиганнар оясы дигән даны да юк түгел. Җинаятьчелек тәмам бәйдән ычкынган туксанынчы елларда Казанның бәгъзе вәкилләре биредә үз тәртипләрен урнаштырырга килеп, югалтуларга дучар булулары да хак.
Шәхсән үземә бистәбездә гел яхшы, уңган, булдыклы, якты күңелле кешеләр генә яши кебек тоела. Шәмәрдән турында сырхауханәбезнең баш табибы Радик Борһановның – “Шәмәрдәнем”, ә элемтәче Рамил Байгузинның “Шемордан – поселок мой” дигән җырлар иҗат итүе биредә җирле патриотизмның куәтлелеге хакында сөйли. Шәмәрдән сырхауханәсе базасында ачылган “Надежда” савыктыру-ябыктыру шифаханәсенә илнең кайсы почмакларыннан гына агылмыйлар. “Хайваннар дөньясында” телетапшыруын алып баручы Н. Дроздов үзе генә түгел, туганын да ияртеп килә башлады. Берсендә чалбарына ябышкан тигәнәкне кемдер алып ташларга үрелгәч: “Сез нәрсә, ул бит тере табигать күчтәнәче”, – дип, кайгыртучан персонал ярдәмен кире каккан. Космик корабларны медицина ярдәме белән тәэмин итүче академик И.П.Неумывакин да биредә булып, ылыслы урман уралышындагы бистәбезгә соклануын белдергән. Баш табибыбыз аны татарның кара мунчасы белән дә таныштырган. Шәмәрдән спорт мәктәбендә тәрбияләнгән егет-кызларның илкүләм ярышларда уңышка ирешүләре хакында язган идем инде, аларын кабатлап тору артык булыр. Сәламәт тәндә сәламәт акыл диләр, бирсен Ходай. Шул ук сырхауханә базасында тернәкләндерү үзәге ачылып, анысы районыбыз ветераннары өчен иң шәп санаторийлардагы кебек шартлар булган ял итү һәм көч җыю үзәгенә әйләнде.
Физик сәламәтлек ныгыту мөһим, тик рухи якны да онытмый бистәдәшләр. Шәмәрдәндә агачтан һәм таштан салынган ике мәчет гөрләп эшли. Быел Рамазан аенда Төркиядән килгән Орхан исемле Коръәнхафиз таш мәчеттә дәресләр бирде. Зур гына оешма җитәкчесе, Шәмәрдән бистәсендә иң затлы машинада җилдерүче Габделнур әфәнде Әхмәтҗанов: “Орхан киткәч мәчетебезнең яктысы кими төште”, – дип көрсенә. Таш мәчеттә Рамазан ае дәвамында көн саен ифтар мәҗлесләре оештырылды. Габделнур әфәнде үзе һәм шәхси бизнеслары булган ике улы үзләре оештырган мәҗлесләргә мине дә дәшкәннәр иде. Чыннан да, төрек кардәшебезнең мәчеткә ямь һәм нур өстәгәнен шунда тоеп кайттым. Ә Габделнур әфәнде киләсе җәйдә Төркиягә, туганыдай якын күрә башлаган шул Орхан дустына кунакка барырга җыена.
Тоткан элемтәләр Русия өлкәләре һәм Төркия дәүләте белән генә чикләнми, Германия, Испания, АКШ та якынайды бистәбезгә соңгы елларда. Шушы урында, океан аръягына сикереш алдыннан нәни генә чигенеш ясап алу урынлы булыр. Сугыш чорында Шәмәрдәнгә эвакуация белән төрле халык вәкилләре килеп, яшәп алган. Бер хезмәттәшем чегән гаиләсен хәтерли. Менә ниләр сөйләде ул: “Минем малай чак, шуларның малайлары белән дуслаштым, өебезгә дә ияртеп алып кайткаладым. Ашау ягы такы-токы булса да, әти-әни табынга икебезне бергә утырталар, хәзинәдә бары белән сыйлыйлар иде. Бер тапкыр моның әтисе, күзләре ут янып торган кара, бөдрә чәчле чегән, улының бездә тамак ялгавын белгән, урамга чыгуыбызны көтеп алды да, малаен үзләренчә каты гына орышты: үзең башкаларда сыйлангач, бәйрәм ашы кара каршы булырга тиеш дип аңлатты бугай. Аннары кискен генә әйдә безгә кайтыйк дип боерды. Шикләнебрәк кенә кердем өйләренә. Өстәл янына утырдык. Шуннан бу агай алдыбызга кып-кызыл ике зур алма чыгарып куеп: “Ашагыз!” – диде. Минем андый зур, матур алманы гомердә дә күргән юк иде. Ул алма сусыл һәм бик тә тәмле булып истә калды”. Шәмәрдәндә сугыш чорында яһүдләр дә яшәгән. Берсе Америкага китеп урнашкан булган, кайсыдыр бистәдәш милләттәшебез шунда барып чыккач, әлеге әфәнде бу хакта белеп алып, океан арты иленең бер очыннан икенче очына кадәр юл узып, аны эзләп тапкан һәм яңа урында тормышын корып җибәрергә ихластан булышкан. Бу хакта шул бистәдәштән килгән хат килгәч, берара шау-гөр килеп алдылар.
Сукмакны әвәл берәү сала, аннары аны такырайтучылар табыла. Инде минем уртанчы кызым белән бергә Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлаган Ирек Кәримовның анда яши башлавына да байтак вакытлар узган икән. Бер җәйне ул әти-әнисен Испаниядә каршылап, шуннан АКШка кунакка алып китүен белдек. Үз туганымның улы, биредә йөк машинасы алып, товар ташып йөргән уңган, җитез егет Динар да (зур суыткычны күтәргән хәлдә машина әрҗәсеннән ансат кына сикереп төшүе һич күз алдымнан китми) шул илдә ныклап урнашып, үз эшен булдырып, ел саен әти-әнисен кунакка алдырып тора.
“Т.Я.” газетасының бер санында Кукмарадан Шәмәрдәнгә килеп, ГАИ хезмәткәрләре сыйфатында машиналарны тикшерүне җайга салган милиция формасы кигән кәсепчеләрне акылга утырткан Алсу Фазлыевна атлы ханым турында язган идем. Сатып алган машиналарының тәүгесе – дүрт ишекле “Нива” иде аларның. Иренең шуны алырга чыгып китәр алдыннан: “Әгәр автосалонда андый “Нива” булмаса нишлибез?” – дигән соравына, көлемсерәп: “Ул очракта дүрт-биш “Ока” алып кайтырсыз”, – дип җавап биргән булган Алсу. Күпмедер вакыттан соң боларның шул “Нива”сын “Ока” машинасы сөзеп кешелеген калдырмады. “Мескен “Ока”дан көләргә ярамый икән, Ходай Тәгалә әнә ничек итеп сабагын бирде”, – дип нәтиҗә чыгарды әлеге каза уңаеннан мөхтәрәм гаилә дустыбыз. Менә шул Алсу ханымның Вакыйф абый белән бергә үстергән үзләре сыман мәһабәт гәүдәле, сылу кызларының төпчеге бүген Германиядә укый, икенче кызы Мәдинә АКШта үз бизнесын булдыруны кайгырта. Мәдинәнең ире – Казан егете, политолог Ринат әфәнде Шәйхетдинов Флорида университетында укыта, фән докторы. Андагы фән докторлары гыйльми исемнәрен даими раслап тору өчен АКШ, Канада, Европа илләрендә нәшер ителүче халыкара журналларда ел саен фәнни мәкаләләр бастырырга тиеш икән. Аларның балалары һәм минем Төркиянең Истанбул шәһәрендә урнашкан Русия фирмасында эшләүче кызымның улы һәм кызы Шәмәрдәнгә кайткач саф татар телендә сайрашып, рәхәтләнеп уйнадылар. Аяныч ки, Шәмәрдәннең үзендәге яшьтәшләре белән алай ансат аралашу мөмкинлеге чамалы, чөнки балалар бакчасында “стульчикларыгызны уберите” дип сөйләшә торган “воспитательница”лар шактый дәвер ифрат нәтиҗәле эшләп килә.
Узган ел Алсу ханым, кайда ял иттегез дигән сорауга, "Бакчасарайда" дип  җавап биргәләгән.  "Кырымдамыни" дип кызыксынсалар, "Юк, бакчада эшлим дә сарайда ( утын сараенда) ял итәм, аннары тагын һәм тагын ", дип җавап күндергән. Быел Алсу ханым АКШка сәфәр чыкты. Анда  баргач, бистәдәшем шунда яшәүче төрекләрнең чирәмлеккә чыгып уздыра торган бәйрәмнәрендә сату-алу белән катнашырга ният кыла. Шул максат белән ак он, йомырка, газ миче, газ баллоны, туңдыргыч сатып ала һәм көненә мең данә норма билгеләп, ун көн эчендә, бала белән утыручы кызы белән берлектә, ун мең пилмән бөгә. Бәйрәмдә сату урыны өчен алты йөз доллар түлисе икән, рөхсәт бирүчеләр белән сатулашып, беренче тапкыр катнашуын ассызыклап, ул өч йөз доллар хакка ризалык ала. “Дүрт мең пилмәнне саткач, бөтен чыгымнар капланды”, – ди Алсу ханым. Миңа калса, мондый каһарманлыкны һәм егетлекне Шәмәрдән бистәсендә тәрбияләнгән ханым гына эшли ала. Алсу Фазлый кызы Әпсәләмова мәктәптә инглиз теле укыткан иде. Пенсиягә чыгып, өч катлы гомуми йорттагы фатирлары янганнан соң, бизнеска кереп китте дип хәтерлим аны. “Поезд китте, ә без вагонның соңгысына булса да эләгә алдык”, – дияргә ярата ул.