Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 28 декабря 2023 г.

МӘДӘНИ ҖОМГА, 9.12.2023 ел

Рөстәм Зарипов: Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән... admin, 9 декабрь 2023 - 08:30 1226 0 1 Әллә ниләр өйрәтәләр, син түз, мин түз, Сабыр савытлары тулмасын... Рөстәм Зарипов: Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән... # * * * Күз атышып йөрдек озак. Көне җитте. Кочаклаштык. ... Якыннанрак танышкач, Тыныч кына ераклаштык.... * * * Әллә ниләр өйрәтәләр, син түз, мин түз, Сабыр савытлары тулмасын... Дөрес, күпне белү әйбәт... Әмма ләкин Берсен дә эшлисе булмасын! * * * Өйрәтелгән этләр озак ашый, Тәмен тоеп, ягъни сузыбрак; Өйләнгән ир-атлар озаграк яши, Өйләнмәгәннәре – кызыграк.... ТӨП ЫСУЛ Беләсеңме, белмисеңме Саныйсың, барлыйсың, Башкаларга аңлатканда, Үзең дә аңлыйсың... НИШЛӘРГӘ? Күз чыгыла кояш яктыртканда, Кояш баткач, янә рәтләп күрми. Аякны чылатсаң – тамак шешә, Тамакны чылатсаң – аяк йөрми... ХӘЗИНӘ Башыңда җил уйный, шуңа уйлары саф, Бер дә төшми усал телләрдән, Ул бит күпләр өчен зур хәзинә, Баш ваталар кайда күмәргә... ДИАЛОГЛАР * * * (Мәчеттән кайтып барышлый) – Әллә кайчангы гөнаһлар борчый, Алар искә төшә, торып-торып; – Яңа гөнаһлар кыл, агай-эне, Алар искеләрен оныттырыр.... * * * (Кадрлар бүлегендә) – Ник сөйрәлүчене күтәрәсез, Канатлыны читкә этәрәсез? – Чөнки бу очракта ялгыш китми, Шуышучы башка кәкәй итми. * * * (Туктатып, аңлашу) – Нишләп карашыңнан сагыш саркый? Ник йөрисең болай күбенеп? – Кара көнгә, дип күп акча җыйдым, Инде көтәм шуны өзелеп. * * * (Ихлас киңәш) – Кайсына өйләним икән, әни, Берсе шактый тулы тәнле, берсе арык. – Тазасын ал, кыш көне җылытыр, Җәен күләгәләр, булма сарык! ТҮРӘ СУКРАНУЫ Акча түләми һава сулыйсыз, Тискәре уйларны куймыйсыз. Бушлай укыйсыз, дәваланасыз, Бушлай эшләгәнгә дулыйсыз... * * * Аз түләүле авыр эшкә Бик ансат урнашу; Күп түләүле «кәттә»сендә Төп максат – урлашу... * * * Югары урынны яулаучылар Нинди генә түбәнлеккә бармый Максатлары – кесә калынайту, Армый-талмый... * * * Уңышлы түрәләр бар да бериш, Сине акыллыга санап эшне йөкли. Шыр тилегә санап түли хезмәт хакын, Анысын да күп, ди.... БЮРОКРАТ Кирәк чакта тилегә салыша, Күрә торып «күрми», Ишетмәгән – белми, Кызык була – көлми... Ярты сүздән барсын да аңыша, Әмер бирсә түрә: Кызык түгел – көлә, Сүздән гөлләр үрә.... * * * Кеше суламыйча яши алмый, Һәм бу һәркем өчен ачык ласа; Ә һава турында онытабыз, Кемдер вакыт-вакыт сасытмаса.... * * * Карьераны ясый уртакуллар – Тормыш моны мең кат кабатлады... Талантлыга өскә үрмәләргә Гел комачау итә канатлары... ИХ, ЯШЬ ЧАКЛАР, ЯШЬ ЧАКЛАР... Ахмаклыклар эшләр өчен Дәрт кирәк, дәрман кирәк. Гомер уза, күлмәк туза, Ахмакланыла сирәк... ДУСЛАР Сораштыра калсаң Бар да шыттыралар, Балта сораганга Шөшле тоттыралар, Берни сорамасаң, Көеңне көйлиләр, Берни сорашмасаң, Дөресен сөйлиләр. КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС Гамил Афзалның «Мәүҗидәттәй»е дулкынында Гайшә түти, кызым, ди-ди Чүгә-чүгә бии, Гаиләсе нык булсын, дип, Колагына төйи: – Кызым, ирең соңлап кайтса, Ал кулыңа уклау, Дөрес юлга тиз бастыра Уклау белән тукмау... Әгәр үзең тоткарлансаң, Авыз ачып торма, Хатын-кыз – баш, ир-ат – муен Бүгенгесе чорда... Гайшә түти киленен дә Кызыдай үз күрә, Иреннәрен бөрә-бөрә Дөрес киңәш бирә: – Килен, ирең соңлап кайтса, Чыраеңны сытма, Кайда йөрдең, – дип тәфтишләп Ялганын да тотма... Күрәчәк гүргә кертә, дип Борчылып та йөрмә, Ара төзек калсын, дисәң, Күп нәрсәне күрмә... КЕШЕ Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән; Бик куәтле канат куя яки Егып сала сыңар сүзе белән... УРТАК ДУЛКЫН Көне буе бер сүз сөйләшмичә, Җитәкләшеп йөрү рәхәт бигрәк. Йөрәкләр уртак дулкында типкәч, Тагын нәрсә кирәк?.. ЯКИ, ЯКИ ... Намуссыз кеше саф күңеллене Риялыга саный, Кирәк тапса, яңагына ямый, Йә башмагын ялый... ИШЕТМӘСӘҢ ИШЕТ «Ирем өчен җаным тыныч минем, Ул бит бик уңышлы өйләнде. Мин тыңлаучан, һәм үземчә эшлим», – Дип, күршем хатыны сөйләнде... * * * Чак кына салдыммы, ул үз итми, Аек чакта минем ис китми, Күптән юл чатында торабыз, Алмаш-тилмәш авыз ерабыз... КҮРСӘТМӘ Түрәләр җыены. Дәве сөйли: «Чукракларыгыз да ишетсен: Шундый итеп алдыйк без халыкны, Үзен бәхетле дип хис итсен!» АЕРМА Яшьлекнең киләчәге бар, Ә картлыкның – үткәне, Яшьлек – тормыш яшеллеге, Картлык – шуның бүкәне. Яшьлек киләчәге картлык, Төптән уйлап карасаң Картлыкның үткәне – яшьлек, – Исәп тигез ләбаса? Картлык сагына яшьлеген, Яшьлек тоймый картлыкны. Картлыкны иярли сагыш, Яшьлек каулый шатлыкны. ТЕЛЧЕ ГАМЕ «Дуслык» дип атала пычкы, «Дуслык» дип атала сыр, Киреләй укыйм да аңлыйм: Аңа сыйган «суд» һәм «кыл». «Дуслык»ның асыл мәгънәсен Телим дөрес аңларга. Шул хакта баш ватып ятам Сызылып аткан таңнарда... СӘБӘП – Төне буе йоклый алмадым, дип, нык зарланды хатын. – Намус борчыганда мин дә шулай, дип аны юаттым. * * * Күңел байый, дип кылтайма, Килә бер көн – ул бөлә. Бәхет тә әүвәл елмая, Аннан шаркылдап көлә... * * * Кем очраса, шуңа елмаеп уз, Бозык тешләреңне яматсаң, Пенсиягә чыккач, озак торма, Әгәр ватаныңны яратсаң... * * * Танышканда канат куйды яры, Купты давыл, күккә ашты күңел. Өйләнешкәч мөгез куйды – тагы, Һәм ул шуннан бирле мүкләк түгел. * * * Кыш җиттеме, язны көттек, Җәй җиттеме – көзне, Көзен кыш, дип өзгәләндек, – Аңламассың безне... һәрбер фасыл әүвәл асыл, Аннан уңа яме. Сырлануларың төкәнә, Сүнгәч гомер шәме... Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/rostam-zaripov-kese-berkaican-da-ialgyz-tugel-kulagase-harcak-uze-belan

четверг, 2 ноября 2023 г.

КҮРСӘТӘ БОЛАР ЯШӘӘП, АЛДА ГӨЛ, АРТТА ЧӘЧӘК...

Безнең гәҗит 1 ноябрь 2023 ел Шәмәрдән бистәсенең "Ихлас" мәчетендә җомга намазын укыгач, шундый даими йөрүче дин кардәшләр белән тормыштагы үзгәрешләр турында да фикер алышулар булып ала. Эшмәкәр дустыбыз Айрат әфәнденең яңалыклары һәрчак тәҗел һәм кызыклы булып чыга. Бер әңгәмәбездә ул ясалма интеллект һәм аның тормышыбыздагы алымнары турында белгәннәре -ишеткәннәре белән бүлеште...Аның фикеренчә , тиздән, кеше авырып киткәч, интернет аша ниндидер программага кереп үзенең хәл-әхвәлен тиешенчә бәян итеп, төп төгәл диагноз алуга ирешәчәк.. Янә килеп төрле персонажлар турында бәян итү аша ясалма интеллект ярдәмендә әдәби әсәрләр тудыру мөмкинлеге бар... Шулаен шулайдырда , ә каян ничек табасы андый программаларны? Төркиядә интернетта диңгез кичүче танышлар җитәрләк, шушы хакта анда яшәүче танышымны борчырга булдым. Ул, үзе белгән CHAT GPT атлы ясалма интеллектка корылган чат ( мәйдан) хакында белүен хәбәр итте.. Аңа күп кенә илләрдән кереп була икән. Әлеге чат төрле , шул исәптән рус телендә эш йөртә, бик күп сорауларга җиткелекле җаваплар бирүе, әңгәмә кору мөмкинлеге тудыруы бер хәл, докладлар язышырга, фәнни диссертацияләр әзерләшергә, теләгән кысада мәкаләләр, әдәби әсәрләр язарга булышырга мөмкин, имеш. Әйтик, авыл турында соравыма, арадашчы танышым ярдәмендә менә мондый җавап алдым. (Русчадан үз тәрҗемәмдә бирәм): * Авыл- кеше гомере табигать һәм традицияләр үрелешендә тыныч кына ага ала торган урын.Ыгы-зыгылы шәһәр тормышыннан гарыкъ булып, гади һәм матур тирәлеккә омтылучылар өчен чып-чын оазис. Монда вакыт әкрен уза, кешеләр бер-берсе белән теләгән кадәр аралаша ала, һәм иҗат итү мөмкилегенә ия. Бакчачылык белән шөгылләнү, мал-туар асрау, көндәлек тормышның мөһим өлешен тәшкил итә. Авылның мактап бетереп булмаслык өстенлеге аның матурлыгы үзенчәлегендә.Саф сулы инешләр, яшел болыннар, куе урманнар – болар кабатланмас гармония тудыра һәм җанга тынгы табу бүләк итә. Мондый мохит кешеләргә иҗат итәр өчен ильһам бирә һәм матурлыктан тәм табу ләззәтенә ирештерә.. Гадәтләр, традицияләр авылларда аерым урын тота . Алар буыннан буынга күчә,тапшырыла, кешеләр арасында элемтәне ныгыта. Бәйрәмнәр,ярминкәләр, авыл җыеннары халыкны бергә туплап, бердәмлек тәрбияли, үзара теләктәшлек уята. Әлбәттә авыл тормышының үз катлаулыклары да бар. Белем учакларына, төзелеш материалларына, һәртөрле товарлар китертү, медицина ярдәме алуга ара ераклыгы ризасызлык уятырга мөмкин. Әмма авыл кешеләрне, күршеләре белән үзара ярдәмләшү аша һәртөрле киртәләрне җиңел узу мөмкинлегенә дә турылый. Кыскасы, авыл яшәү өчен урын гына түгел, ул үзенчәлекле яшәү рәвеше дә. Ул гап-гади нәрсәләрдә матурлык күрергә, вак-төяктән шатлык табарга һәм традицияләргә тугъры булырга өйрәтә. Шушы катлаулы, катмарлы заманда авыл, күңел көрлеге, җан тынычлыгы тәэмин итә торган ышык булып кала. *(Редакция өчен CHAT GPT җавабы :Деревня – это уникальное место, где время течет спокойно, а жизнь пронизана природой и традициями. Она представляет собой настоящий оазис для тех, кто стремится уйти от суеты городской жизни и насладиться простотой и красотой окружающего мира. В деревне каждое утро начинается с пения птиц и аромата свежего воздуха. Время здесь медленно тянется, и люди имеют возможность наслаждаться моментом, общаться друг с другом и заниматься творчеством. А забота о сельской местности, огородах и животных становится важной частью повседневной жизни. Одним из непередаваемых преимуществ деревни является ее красота и природное разнообразие. Чистые ручьи, зеленые луга, густые леса – все это создает неповторимую атмосферу гармонии и умиротворения. Такое окружение позволяет жителям находить вдохновение для творчества и просто наслаждаться красотой мира. Традиции и обычаи также занимают особое место в деревне. Они передаются из поколения в поколение и укрепляют связь между людьми. Праздники, ярмарки и сельские собрания собирают жителей вместе, создавая атмосферу общности и солидарности. Конечно, в деревне есть и свои сложности. Ограниченный доступ к современным удобствам, отдаленность от медицинских и образовательных центров могут быть вызовом. Однако деревенская жизнь также предоставляет людям шанс научиться быть самодостаточными, ближе познакомиться с природой и взаимодействовать близко с соседями. В заключение, деревня – это не только место, где живут люди, но и особый образ жизни. Она учит нас замечать прекрасное в простом, находить радость в мелочах и ценить традиции. В суете современного мира деревня остается умиротворяющим уголком, где можно найти покой и гармонию.) Кемдер, бу бик озын текст, дип ризасызлык белдерергә мөмкин. Әйе, мин бер ни дә төшереп калдырмадым. Әлеге программа буенча авыл темасын тирәнрәк ачуны сорасаң, ун битлек, ул гына җитмәсә 100 битлек текстны кабул итеп була, имеш... Димәк, кыска гына хикәя язып, шуның нигезендә тасвирламалар ишәйтеп аны 500 битле эпопеяга каулау да «ике тиен-бер акча» мондый «ярдәм» булганда..Әгәр дә тиражы ташка үлчим, ягъни зарурлыгын сатып алу билгеләми торган хөкүмәт химаясындагы басма редакцияләрдә әгъза булып торсаң,яки анда, чүп-чарларын мактаганың өчен сиңа бурычлы каләмдәш, оядаш, әшнәләрең утырса, үзең тырышып та бетмәс-төкәнмәс эпопеяләр тәпәләүнең , чәчмә һәм тезмә әсәрләр тудыруның әллә ни кыенлыгы күренеп тормый булып чыга.. Әйтик, дәү-дәү премияләр билгеләнгән конкурсларда катнашып җиңү яулатырдай терәк булганда, яз да яз... Мондый нәрсәләрне ясалма интеллектны җәлеп итми дә әтмәлләп була әлбәттә, сыйфат ягы гына аксаячак, чөнки интернеттагы җансыз программа җанлы графоманнан күпкә белемлерәк.. Кыскасы, дәүләт ярдәме белән яшәтелгән әдәби басмаларны теге яки бу дәрәҗәдә иярләгән һөнәри каләмзатларга, үзләре белгән һәм белеп бетермәгән өлкәләрдә сүз үрчетеп, төрле жанрлар өчен кабул ителгән кысаларда "җитештерү"нең әллә ни катлаулыгы күренеп тормый. Әлбәттә андый басмалар, хакыйкый талант ияләренә, өметле яшь авторларга, кызыклы тәрҗемә әсәрләргә юлны шартлатып ябып кую корылышында.. Чөнки затлы фон пүчтәклекне аямый ассызыклый. Тәрҗемә дигәннән, заманында төрек әдибе Решат Нури Гүнтекинның " Чалы кошы" романы татарчага тәрҗемә ителеп "Совет әдәбияты" журналы аша меңнәрчә укучыны җәлеп иткән иде. Аннары әлеге әсәр китап булып ике рәт нәшер ителде. Китапханәләрдә аларны очратсагыз, күп кулларда йөрүе сәбәпле аларның тышлыклары тузып беткән булыр... Әлеге авторның башка әсәрләре, шул исәптән "Яфрак явымы " исемле күңелләрне кузгату хәсиятенә ия бәяны рус теленә тәрҗемә ителгән. Ә нигә шуларны журнал аша татар укучысына да җиткермәскә? Янә килеп ни өчен Локман Закировның 1997 нче елны Россия күләмендә ел китабы булып танылган "Мостафа"сын һаман татарча "сөйләштермиләр"? Әлеге авторның юка дәфтәр күләмендәге "Якты киләчәк" исемле антиутопиясе дә журнал тиражын арттырырга булышыр иде, дип фаразлыйм. Тик андый максат бәгъзеләрнең мәнфәгатьләренә чапырыш булмагае... Хуш...Аннары мин алда телгә алган программага, мәхәббәт турында Пушкин рухындарак шигырь язарга заказ бирдем һәм, ошбу вәзенле үрнәккә тап булдым.(Тәрҗемә минеке) ** Алтын кич, табигать йоклый, күктә ай нурын сибә. Мәхәббәт сере йөрәктә, сүнмәс дәрт белән тибә. Синең назлы карашыңда гүя бар дөнья гаме, вакыт-вакыт бизи аны йолдызлар җемелдәве, Мәхәббәт рухландыра һәм җан сызлауларын куа, аңарда җиһан егәре, аңардан бәхет туа. Исемең наздан уела, көй - моңнарда коена. Ул, асылда рухландыргыч тылсым булып тоела...Сихри кыллардан үрелгән мәхәббәт атлы барлык. Пушкин шигърияте сыман, яши ул белми тарлык... **(Редакция өчен CHAT GPT җавабы :Вечер золотой, природа спит, Луна на небе блеском играет. Но в сердце моем огонь горит, Любви страстной тайна неугасает. Твой взгляд, как звезда, ярко сверкает, В нем нежность и тайна мира вся. Любовь вдохновляет и мука таится, Вселенская сила, что вечна, как счастье. Твое имя в ушах моих звучит, Как музыка нежная, мелодия. Любовь – это волшебство, что вдохновляет, Как пушкинская рифма, сила своего рода.) Сер түгел, зур күләмле роман - эпопеяләр чоры инде узды. Пауло Коэльоның 175 миллион тираж җыйган "Алхимик" романы күләм ягыннан агитатор блокноты чамасында. Хәрби очучы Локман ага Закиров та заман таләбен тоеп, юка китапларын кызыклы кыска хикәячекләр тупламасы шәкелендә үз хисабына әдәби табынга куя тора. Тәлгат Нәҗми, тормыштан алып язган мәзәкләр җыемнары белән үз укучысын тапкан иде. Ягъни, халкыбызның "кыскалыкта осталык" дигән әйтеме тәҗеллеген җуймады. Әмма калын-калын роман-бәяннар тәпәләүчеләр дә йоклап ятмый, язганнары укырлык та укымлык та булмавы вак мәсьәлә, иң мөһиме гонорар һәм премияләр сосуга формаль күзлектән караганда нигез булып күренүләре...Ә әдәби тәнкыйть кая карый, дигән сорау тууы мөмкин. Татарстан Язучылар Берлегенең 2016 елны 25 майда үткән 18 съездында филология фәннәре кандидаты Рифә Рахман ясаган "Ике съезд арасында әдәби тәнкыйть» атлы доклад, башкалар рәтендә аерым китапта басылган һәм 40 бит тәшкил итә... Анда бәгъзе каләмдәшләр исемлек белән берсүзссез уңай иҗатчылар сыйфатында искә алына. Докладтан шул аңлашылды, әдәби тәнкыйть жанры тәмам сүрелгән булган икән. Ялкынлы чыгышның асылын чагылдыру максатында нәни бер өзек китерү артык булмас : "Гүзәл Яхина романы бер нәрсәне ачык күрсәтте: бүгенге шартларда тәнкыйть җанлансын өчен, теге яки бу әсәрнең милләткә соң дәрәҗәдә зыянлы булуы кирәк, бу җанлану хастаны шок терапиясе белән терелтү рәвешендә булачак". Россиянең иң югары әдәби премияләренә, дәүләт премияләренә, янә килеп чит ил премиясенә лаек булган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, чит илләрдә, шул исәптән Франциядә укылыш тапкан әсәр язган, шуның буенча төшерелгән күп серияле фильмын телеэкраннардам миллионнар каравына өстәп миллионнар интернет аша танышкан, эчтәлеге интернетка эленүенә карамастан китабы кыйммәт хакка(600 сумнан артык) сатылган ,тиражы зурлыгы белән Форбс китабына кергән милләттәш язучы хатын-кыхның береенче романына, үзара макташудан бүленеп, базар хатыннары рәвешендә, иҗатлары китапханәләргә тагу ярдәменә мохтаҗ, китаплары кибет аша өч тиенгә дә сатылу перспективасы юк калыпташларның төкерек чәчеп, ажгырып, төркем белән ташланулары "әдәби тәнкыйть", дип атала икән менәтерәк, фәнни күзлектән карганда... Әлбәттә,татарның тел галимнәрен дә аңлап була,бик тырышканда..."Иҗтимагый, фәнни, сәяси", дип тәгаенләнгән бердәнбер "Казан утлары" мәйданы аларны галимлеккә ирештерә, аннары да галимлекләре тузмавын раслап ел саен шунда "басылгалау" мәхкүм. Әгәр, "Казан утлары"ның сөекле авторларын җиренә җиткереп тәнкыйть итсәләр, бу журналны да бетереп ташлау, ягъни үзләре аяк салындырып утырган ботакны кисү булыр иде... Гүзәл Яхина иҗатына исә журнал тирәсенә сыенучыларның дәхеле юк, үги авторны өер белән талкуга алар битараф, яисә теләктәш булулары мөмкин... Әйе бар "үз" һәм бар "үги" авторлар... Минем тарафка да матбугат аша уклар очкалады. Татарның төп әдәби журналы "Казан утлары»нда ихлас, үткен тәнкыйтьче, плагиатны фаш итүдән курыкмаган Мансур Вәли Барҗылы эшләгәндә журнал тиражы йөз меңнән артык булып, бишәр йөз битле романнар әтмәлләү шаукымын ул бер язмасында "ми китү" дип бәяләнгән иде. Халык хуҗалыгында кайнашкан мин фәкыйрьнең "Тотынырга салам бармы?" исемле уен-көлкегә корылышлы бәяны, "Тозсызны күзсез дә күрә", "Пегас кашына микән",һәм Тукайның "Ышанмагыз, бабай Сәйдәш надан ул, түгел надан гына, анларга хан ул" дигән шигъри юллары эпиграф итеп куелган "Төрле-төрле уйласак та", исемле , иң абруйлы саналучы язучыларның, шул исәптән ул чордагы Язучылар Берлеге җитәкчесе Туфан ага Миңнуллин иҗатына да кагылышлы әдәби тәнкыйть мәкаләләрем , бер шәлкем сатирик шигырьләрем, әнә шул чорда, 2003-2005 елларда басылды. Бердәнбер калыпка буйсынмый торган "Мирас" журналы да ике әсәремне төзәтүләрсез тиз арада дөньяга чыгарып, киләчәктә әдәби эшчәнлекне дәвам итәргә рухландырган иде. ...Ирексездән Тукайның, " Үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби", дигән юллары искә төшеп куя... Үзләрен әдип санап туктый алмый бетмәс-төкәнмәс чүп-чар язу һәвәслендәге каләмзатлар графоманнар, дип атала бугай. Почта аша язылучылары төкәнгән, киоскларда сатылуга өмет калмаган басмаларны дәүләт хисабына асрау, китапханәләргә тагып ярдәм күрсәтү, асылда җимле тагаракка борын төртү җаен тапкан олы нәфесле каләмзатларның мәнъфәгатләрен кайгыртуга кайтып кала. Журналист Рузилә Мөхәммәтованың ИТ Интертат сайтында дөнья күргән язмаларында( 2020 ел, 4 март. Рузилә Мөхәммәтова:“Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” , 24 октября 2020 ел, "Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” ,30 март 2021 ел, «Тантана» могҗизалары — 2 яки премия бүлү серләре»https://intertat.tatar  culturта) хәлнең җитдилеге җентекләп яктыртылган. Койма ашамы, капканы бәрепме кергән кәҗәләрне пыраклатмасаң, алар бакчаның (әдәбиятыбыз бакчасы да шул исәптә) астын өскә китерәчәк. Кергәннәрен генә түгел, керә алмастайларын да кайгыртып, махсус җимлекләр белән тәэмин итү гомумән мантыйк киртәсенә сыймый. Сыймый, әгәр төп максат бакчаны тәмам харап итү булмаган тәкъдирдә... Җанын сыгып,күз нурларын түгеп язган ихлас, талантлы, белемле, үзенчәлекле авторларга юл ачылмый икән, җимле тагаракка танау төрткән тар даирә тагын да азу ярып, ясалма интеллектны да иярләп, тырышлыкларын макулатура ишәйтүгә генә турылавы ерак йөрми... Әдәбиятны исән калдыру , яшәтүнең, плагиаттан, ясалма интеллект продукциясеннән коткару юлы бер, сатып алу, язылу перспективасы беткән басмаларны бердәнбер калыпка мөкиббән мөхәррияттән, бер-берсен макташу корылышындагы алыштыргысыз әгъзаларыннан аралап, эшкә хакыйкый зарурлыкларын иҗатлары белән раслаган талантлы авторларны җәлеп итү... Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов , Гүзәл Яхинаны пыр туздырып язган мәкаләләренең берсендә, землянка корырга хатын-кызның акылы җитми, дип белдергән иде. Чирек гасыр төзелеш оешмаларында эшләгән кеше буларак әйтми калып булмый, төзелештә, манаралы краннарны иярләүдән башлап, бик җаваплы вазифаларны хатын-кызлар башкара. Әгәр әдәби басмаларга, әйтик аз тиражлы "Мәдәни җомга"га баш мөхәррир итеп хатын-кыз билгеләнсә, ул өлкәдә кемнәрнең акылы җитүе, кемнәрнеке җитешмәве җәһәт аныклануы да бик мөмкин... Әдәби басмаларның асрамада көн күрүе – гарьлек , һәм ник соң аларны үз көннәрен үзләре күрү егәренә ирештерү омтылышы шәйләнми? Хәлне аңышу өчен лирик чигенеш ясыйк. Әйтик 150 мең кирпеч чыгара торган заводның җитештерүчәнлеге тора-бара 4-5 меңгә генә калса, җитәкчегә, башка хезмәткәрләргә караганда 10-15 тапкыр югары эш хакы түләүне дәвам итмәсләр, заводлар буйсынган берләшмәгә башлык урынбасары итеп расламаслар, текә хезмәт хаклы киңәшче итеп тә күтәрмәсләр, ә вазифасыннан бушатып, урынына булдыклырак кадр чакырырлар иде...Аннары ярдәмче, булышчылары да алмашыныр иде. Налог түләүче хисабына асрамадагы басмаларда хәл башкача. Чөнки җитештерүчәнлекнең, әйтик йөз меңнән артык тиражның 4-5 меңгә таба тәкмәрләве( анысы да дәүләт хисабына китапханәләргә яздыру аша) тәкмәрләтүчеләрне отышсыз хәлдә калдырмый... Хәлне төзәтердәй кадрлар бардыр ул. Тик андыйларның иҗат җимешләре дәүләт химаясындагы басмаларда инде күренми.. Әйтик Ләйсән Мөгътәсимованы, сатирик әсәрләр бәйгесендәге уңышлы чыгышын һәм бәгъзе исемле-титуллы әдипләребезнең афоризмнарын көлкегә күтәрүен гафу итә алмадылар шикелле ... Әдәбият хадимнәренең чын йөзен яктырткан "Шәүлә" исемле бәян да "Казан утлары"нда басылмады. Рәхмәт Факил Сафинга, кызыклы әсәрен китап итеп чыгара алды. Ихтимал,минем дә алда телгә алган әдәби тәнкыйть мәкаләләрем, әдәбиятыбызның торышы, Гүзәл Яхинага ябырылу хакындагы язмаларым, рус телендә "Звезда Поволжья»( 21 мәкалә). «Великая Эпоха»(8 язма) басылган уйланулардагы әдәбиятыбызга кагылышлы өлешләр бәгъзе әфәнделәр күңеленә хуш килмәде бугай... "70 яше уңаеннан Рөстәм Зариповның берәр әсәрен бастырмыйсызмы?", дип бәгъзе кардәшемнең кызыксынуына «Казан утлары» журналының бер хезмәткәре, сер итеп кенә, ул язганнарга бездә "табу" бит, дип җавап күндергән. Кардәшем, шаярткандыр, бәлки?. Шаяртмаган булуы да ихтимал, чөнки, "Идел" журналының баш мөхәрриреннән, "Кукуруз чәкәне" исемле хикәяңне "бастырабыз, 20 санын сиңа калдырабыз", дигән хәбәреннән соң (2020 ел), кинәт кенә аны чыгармаска карар кылдылар... Бәхетемә, төп әдәби журналда хәзергеләргә оядаш түгел, төрле хезмәтләрдә үзен раслаган Ильфак Ибраһимов(Мөхәммәт Мирза) баш мөхәррир булып эшләп алды һәм тиражлар җилгәрелүдән туктаган шул кыска арада минем "Үзгә юлда" исемле фантастик хикәям, 10 ел буе редакция папкасында тузан җыеп яткан «Милициянең йөз кызыллыгы", һәм «Әниләр " исемле бәяннарым дөнья күреп өлгерде...Аларны " Автор яңалыклары. Рөстәм Зарипов, Казан утлары", дип кереп, интернеттан табып укырга мөмкин. Укыйлар да, күрсәткеч саннар шул хакта сөйли. "Казан утлары" хуп күрмәгән сатирик шигырьләрем "Чаян" журналында, «Татарстан яшьләре» һәм "Безнең гәҗит" кебек ирекле басмаларда күренә, публиөистик язмаларым ирекле басмаларда ышык таба..... Ә менә халык хуҗалыгында, медицина, хәрби һәм башка өлкәләрдә үзләрен раслаган, язучылык куәсе булган, Тәлгать Нәҗминең бер мәзәгендә "берсен-берсе бастырып ятучылар" , дип тамгаланган, редакция урындыкларын иярләгән яки шул тирәгә сырышкан затларга оядаш түгел, башка иҗатчыларга, бигрәк тә яшьләргә, әдәби эшчәнлекләрендә аякка торып басар өчен дәүләт химаясындагы газета-журналлар бер ара терәк ролен үтәргә тиештер. Күп бүләкләр алган, лауреат, халык язучысы титулларына ия авторларга асрамадагы басмаларда урын бирү мантыйк киртәсенә сыймый, аларга дәүләт имчәгеннән аерылып, үз көннәрен үзләре күрә башларга, зарурлыкларын үз хисапларына расларга инде күптән вакыт. Ә язганнары беркемгә дә кирәк түгеллеге, әйтик интернет ярдәмендә ачыкланган очракта, һәртөрле җыеннарда, телетапшыруларда матбугатка чыгып түш, бүксә кагудан туктап, арт кысып, шыпырт кына, дәшми-тынмый гына яшәү рәвешләренә күчүләре хәерлерәк һәм гаделрәк булмасмы? P. S.   ВӘГЪДӘСЕЗЛЕК      «Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,     «Идел»  исемле  журналга шуны юллаган идем,       Әсәрегезне     ошаттык!- дип ,  хуплап,  зурладылар,       Апрель (2020) аенда“ чыга”, -дип  мәктүб тә юлладылар.                   Соң мәлдә  баш мөхәррирдән  яман хәбәр саркыды,                   Кемдер, һәр өтерен укып,  аңа төшкән аркылы...                    Кем ул, кайсы, закон бозып  хикәяне суючы?                 -  Без түгел, - ди “медианерлар” , -  әсәреңне тыючы...                Әдәбияттан әдәпне  ниткән затлар качырды?  Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды…  Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды?  Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды?                   Этлек кылучы ялгызмы,  өер  кылган “эш”ме бу?                   Гүзәл Яхинаны яклап , язган  өчен , үчме бу?              Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы?             Яки  утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы?        Редакция  кабул иткән, имеш, мөстәкыйль карар...   Беләсе килә,  шәхсән кем  салды  әхлакый зарар?    “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек;     ..Чамалыйм, памперс киеп  йөридер ул  тирес бит...

среда, 11 октября 2023 г.

ТУКАЙНЫ КАЙЧАН ТУКМЫЙБЫЗ ?

Безнең гәҗит, 11 октябрь 2023 ел. Казанда«Болгар» кунакханәсе дип аталган, соңгы 7 ел гомерен уздырган, аның рухы яшәгән бинаны ишеп, сөекле шагыйребез шартлы рәвештә бомж хәленә куелгач, инде аны тукмарга да озак калмагандыр инде, дип хәвефләнгән идем. Хәлбуки, Казан аэропортына исемен биреп, шартлы рәвештә пропискага тиендергәч, хөрти фаразлар бимазалавы беркадәр кими төште... Әмма, иҗтимагый, фәнни, сәяси дип тәкъдим ителүче "Казан утлары " журналында Ринат Мөхәммәдиевнең "Ак кәгазь нидән саргая?» исемле романы басылып чыгу һәм шул уңайдан әлеге әсәр турында фикер алышулар янә төн йокыларын качырды... Хакыйкый журналист Рузилә Мөхәммәтова, 2019 нчы елны басылган , Салават Камалетдинов фотолары белән сипләнгән "Татар башын татар ашар."Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турында әсәренә бәя бирде" исемле язмасына (http://kunelradio.ru/2019/10/08/tatar-bashyn-tatar-ashar-yazuchylar-rinat-mohemmedievnen-donoschy-nekis-turyndagy-eserene-beya-bird), " Татарстан Язучылар берлеге онытылыган традицияне яңартып, язучы әсәре буенча җыелыш җыйды", дип керешә һәм үгезне мөгезеннән эләктереп, әсәрнең геройлары конкрет шәхесләр – репрессия корбаннары булган фольклорчы галимнәр Җамал Вәлиди белән Нигъмәт Хәким һәм алар өстеннән донос язган Нәкис булуын, Нәкиснең прототибы кемлеге әйтелмәвен, искәртә. Чыгыш ясаучылар, Тукай премиясе лауреатлары , берлекнең тотанагы сыналган затлар, шартлы рәвештә Берлекнең генералитеты дияргәдер бәлки, аларның йөз-кыяфәтләре утыру рәвешләре фотоларда чагылыш таба, татар әдәбиятының аксакалы ( автор билгеләмәсе) Тәлгат Галиуллин, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов, халык шагыйре Ренат Харис, депутат Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов , халык язучысы Марсель Галиев, кайчандыр Язучылар Берлеге рәисе, ягъни җитәкчеләре булган роман авторы, Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев үзе, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов,.язучы галим Фәрит Яхин һәм әлеге даирәдә яңа кеше, башкалардан аермалы буларак татфак тәмамлап канат ярмаган, оядаш ук түгел, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова.. Журналист бәянында әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов әлеге утырышның инициаторы булса да, Нәкиснең прототибы турында фикер алышмау яклы...Җыелышның барышын, атмосферасын, асылын аңышыр өчен һәр чыгыш ясаучының язмада бәян ителгән 1-2 җөмләсен булса да искә алу урынлы булыр сыман: Халык язучысы, депутат Ркаил Зәйдулла: ...Бу нәфис әсәр генә булса, болай җыелып утырмас та идек, без аның прототибының кем икәнен беләбез. Ринат Мөхәммәдиев: Язмый кала алмаганга яздым. Мин КГБ архивларын кирәк кадәр өйрәндем. Татар әдәбиятының аксакалы Тәлгат Галиуллин: Ринат Сафиевичка олы шәхесләребезне күтәргән өчен рәхмәт... Карагыз ничек яза!... Ринат Сафиевич тормыш ваклыкларны фәлсәфи фикергә төреп бирә бара. Әсәрнең теле бик матур. Онытыла башлаган сүзләрне әйләнешкә кертеп җибәргән. Халык шагыйре Ренат Харис Ак кәгазь нидән саргая» — роман исемендә гаҗәеп зур, тирән метафора ята. Кәгазьне хәбәр белән тәңгәлләштерәбез. Саргаю – сары сагыш. ..Гений и злодейство совместимы. Район җитәкчеләрен алыгыз. Алар доктор наук та, кандидат наук. Берсе дә үзе язмаган. Плагиат темасы — бүгенге көннең чире. Роман безне шул яктан да кисәтә. Тукай премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов: ...«Кырын эш кырык елдан соң да беленә», дигән татар мәкале бар. Мин моны бик кыю әсәр дип саныйм. Бу әсәрне «Казан утлары»на бирүегез өчен рәхмәт. Баш мөхәрриребез яшь һәм кыю. Шулай да үзегездә булган документларны миңа да күрсәтсәгез иде. Әйдәгез, плагиталыкка шлагбаум куйыйк Язучы галим Фәрит Яхин: Бездә бер-беребезне юкка чыгарып кемдер булырга теләү омтылышы бар.… Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов: ... Безнең милли фаҗигане ача торган роман. Ринат абый шушы фаҗигане исбатлап һәм тасвирлап бирә алган. Милләтнең күзен ачкан өчен рәхмәт. Халык язучысы Марсель Галиев: Ренат Мөхәммәдиевның романын кызыксынып укып чыктым. Нигездә әйбәт фикер калды. ...Ринат доносчының исемен дә яшергән инде. Ләкин ул…ачык күренеп тора. Язучы галим Фәрит Яхин: Бездә бер-беребезне юкка чыгарып кемдер булырга теләү омтылышы бар.… Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: ...Ашыгып язылган. Монда әле роман юк ....Нәкис тарихы артыннан ашыгып барырга кирәкми. ... Сез бай архив материалы дисез. Мин ул материалны бер новеллада да күрмәдем.... Озын сүзнең кыскасы, КДУ ның татар факультеты канат куйган, бер-берсенә лауреатлыкка ирешүдә терәк булган, оядаш, каләмдәш, фикердәш, һәм бер гыйлем учагыннан белем алу, аннары еллар дәвамында дәүләт асрамасындагы бер әдәби казанда кайнап аралашу сәбәпле, бу минем фикер,иҗатлары күпмедер дәрәҗәдә калыпташ, уртак алгоритмга кауланган әдипләрнең фикерләре "үз кеше" Ринат Мөхәммәдиев әсәрен нигездә хуплауга кайтып кала... Тар даирә язучыларыбызның әдәби тәнкыйть! исеме астында чыккан , бер-берсен мактауда узышучы мәкаләләрен укыган кеше буларак, бу мине гаҗәпләндермәде...Үпкәләштән булмасын, әлеге лауреатларның нинди әсәрләре кемнәрне таң калдыруы, кызганыч ки, мәкалә авторы да искәртмәде,миңа мәгълүм түгел . Аларның иҗат җимешләре чит илләрдә дә, Русия киңлекләрендә шау-шу тудырмады , кебек.. Дәүләт , ягъни налог түләүче хисабына, китапханәләргә яздырып җан асраучы аз тиражлы журналда басылган әсәр өчен нинди кретерийдән чыгып Тукай премиясен бирүләре мин фәкыйрьгә аңлашылмый. Нигез итеп, бу очракта да китапханәчеләрдән белешмәләр хезмәт итә микән? Төп кретерий нәрсәдә соң?Тукай бүләгенә элегрәк лаек булган " Сөембикә" романында атаклы татар ханы, үткәндәге илебез җитәкчесе Сафагәрәй хан, Сөембикә ханбикәнең булачак ире, Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы хакында укыгач, гафу итегез, бүләк билгеләүче жюридә сексуаль хафадагылар утыра ахры, дип шомлаган идем. Янә килеп, "Звезда Поволжья" газетасының 2016 ел 16 декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның “Чак Гузель Яхина” исемле мәкаләсендә , тузга язмаган әсәргә, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе һәм башка шундый әкәмәтләр* тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерүе турында укыгач, бүләккә омтылучылар белән аларны кәнәгатьләндерүчеләр нигездә оядашлар микән әллә, дип тә аптырадым...Янә килеп Сафагәрәй хан турында шулай тирәнгә кереп язгач, чират республика җитәкчеләренә җитмәгәе дип борчылган идем, анысы кысыр хәсрәт булып чыкты, алар турында язылган әсәрләр төче һәм мәдхиячел булып, әле бер җитәкче шәхесебезгә ак атка атландырып Ленин бабайныкы урынына һәйкәл салдыру идеясе дә кайсыдыр танылган авторыбыз язмасында яңгырады... Ә менә, Гүзәл Яхинага, аның беренче "Зөләйха күзләрен ача" романына үчегеп ябырылган төркемдә бер мәкаләсе белән катнашкан филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинованың ошбу даирәнекенә карата капма-каршы фикер уздыруы гаҗәпләндерде һәм, дөресен әйтим, сокландырды да... Социаль челтәрдә " Шау-шуны әдәбият белгече КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова чыгарды" , дип башланган язмага юлыкканым булды. Анда Миләүшә ханым "Казан утлары"нда басылып чыккан "Хәл бу ки" исемле әсәрдә Русияне Пидороссия дип "зурлауга" ризасызлык белдерә.Хәзер чит ил агенты дип кабул ителгән Азатлык Радиосы сайтында ( 30 январь 2020 ел) басылган интевьюсендә ул әлеге әсәрне телгә алып ни өчен каршы булуын аңлата, авторныж дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә."Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз"....Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова. Миләүшә ханымның ризасызлык белдерүенә "җимле тагарак"ка тиенгән язучылар даирәсе аптырамый, авторны яклый, шундый нәрсә бастырган баш мөхәрриргә дә тел тидерми. Нәрсә бу? Ни өчен шундый "батырлык өчен авторга да, баш мөхәрриргә дә җил-яңгыр тими? Яшлек хатасымы, әллә провокацияме? Милләт мәнфәгатьләренә чапырыш карарлар кабул ителсен өчен җирлек тәэмин итү түгелме, алай болай ?Инде Нәкый Исәнбәтне, татарның бөек шәхесен түбәнсетергә азаплану өчен дә баш мөхәрриргә җил яңгыр тимәде. Кушканны эшләү, дип аңлыймы моны? Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова 2019 нчы елның 4 декабрендә иртәнге 7:00 сәгатьтә Рәмис Латыйповка бирән интервьюсендә «Нәкый Исәнбәтне донос язуда, бурлыкта гаепләргә нигез, репрессияләр чорында татар язучыларын утыртуга бернинди дә катнашы юклыгы хакында тәсфилле җаваплар бирде. (Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/mil-sh-h-betdinova-n-kyy-is-nb-tne-donos-yazuda-burlykta-gaepl-rg-nigez-yuk-5696744) Аның бу интервьюсе гадәти әңгәмә генә түгел, ә тирән фәннни эзләнүләр нәтиҗәсе. Ни хакында ничек сүз барганы чамалансын өчен берничз өзек китерми булмастыр : ..."Мин аңа кадәр Җамал Вәлидинең допросын Рафаэль Мостафин интерпретациясендә укыдым. Минем өчен Рафаэль Мостафин, НКВД архивында эшләгән кеше буларак, чын хакыйкать булды. Хәзер инде икенче тапкыр Рафаэль Мостафинны фальсификациядә тоттым. Кызганыч, Рафаэль Мостафин исән түгел, ни өчен алай эшләгәнен аннан сорый алмыйм.".... ..."Ринат Мөхәммәдиев ни өчен Нәкый Исәнбәтне гаепләп яза?Бу чыганак татар язучылары арасында 1990 елларда нәрсә булганын күрсәтә. Беләбез бит инде «Идегәй» басылып чыга, аның өчен суд була, үзенең авторлык хокуклары өчен Нәкый Исәнбәт көрәшә. Судның икенче ягында — Ринат Мөхәммәдиев (китап нәшрияты), Ринат Харис (Язучылар союзы була, «Казан утлары» журналы). Казанда җиңә алмагач, Нәкый Исәнбәт Мәскәүгә Верховный Судка мөрәҗәгать итә. Мәскәүдә Н.Исәнбәт җиңә һәм аның автор хокуклары бозылуы эше Самарага күчерелә — Самарский областной суд — өченче инстанциядәге суд. Ләкин Н.Исәнбәт үлә һәм эш тукталып кала.Минем Нәкый Исәнбәтнең судка нинди гариза язганын бик укыйсым килә. Минем фараз бар. «Идегәй”не хәзер дастан кебек кенә чыгаралар. Анда тәрҗемәченең мәкаләсе бар, Нәкый Исәнбәтнең исеме күрсәтелмәгән. Ләкин беренче тапкыр бастырганда, Нәкый Исәнбәтнең «Идегәе» 17 чыганак белән басыла. Ягъни ул кайсы чыганактан нинди җөмлә алганын күрсәткән. Хәзер мин уйлыйм: Нәкый Исәнбәт шуның өчен тавышланмаган микән. ".. Бәлки мин моны ачыклармын." ..."Ринат Мөхәммәдиев әсәре турында әләкчеләрне фаш итәбез дип әйтәләр. ... Һәм Ренат Харис бу әдәбията яңалык диде. Ә мин әйтәм — яңалык түгел. Безнең әдәбиятта мондый фаш итү булды инде. " ..."Мин бу әсәрне чыгарганга дәгъва белдерәм. Бу романның рецензентлары кем булган дип сорыйм. Нәкый Исәнбәткә кул күтәргән кешеләр тарихка кереп калсын. Үзләренең кем икәнен яшермәсеннәр." ..."Нәкый Исәнбәт «әдәби бур» дип әйтә алмыйм, чөнки ул бик белемле кеше булган. Ул энциклопедик белемле белгеч. Бер кешенең дә чыганакларын ул урламаган. «Татар халык мәкальләре"ндә чыганаклар күрсәтелгән. Монда Җамал Вәлиди генә түгел бит, анда кем генә юк. Березин, Радлов, Иванов, Кукляшов, Мәхмүтова, Яхъя Халитов, Шәриф Хөсәеновлар — кем генә юк. Бурлык түгел бу. «Идегәй”не бастырып чыгарганда 34 чыганактан 17 не файдаландым дип күрсәтә Нәкый Исәнбәт. Бу — текстолог хезмәт." Мин фәкыйрь дә язучыларның кемне дә булса күмәкләшеп дөмбәсләүләрен ризасызлык белдерүлә мәкаләләр язганым булды. Диас Вәлиев(аның " Чужой" исемле бәянында кемнәрнең нинди золым эшләгәне исемнәр әйтеп тәгаенләнә) Миңнәхмәт Сәхапов( аңа ташланган гаепләрнең нигезсезлеге Фәнзаман Батталның "Мирас" журналында, бәгъзе әдипләр тырышлыгы белән яшәүдән туктатылганчы чыгып өлгергән «Хакыйкать кадерлерәк" исемле мәкаләсендә бәян ителә) ,Гүзәл Яхина , теге яки бу дәрәҗәдә әнә шундый казага тардылар. Үз көнен үзе күрүче "Татарстан яшьләре" газетасыныңа 2019 елның 14 ноябрендә Нәкый ага Исәнбәт атлы мәшһүр шәхесебезне түбәнсетергә маташуга ризалашмыйча " Ак кәгазьне кем саргайта? дигән мәкалә язып,проблемага үз тәҗрибәмнән чыгып, үз каланчамнан торып якын килгән идем. Ул мәкаләне мин башта "Ак кәгазьне кемнәр, кайчан, ничек куллана? дип атамакчы булган идем, мөхәррирләр аталышта тупаслык тоемлавы мөмкин, дип, тукталып калдым. Рәхмәт, Миләүшә ханымга, ул шактый нәрсәләргә ачыклык кертте һәм киләчәктә д бу теманы тулысынча ачар, дигән өметтә калам...Чөнки , Нәкый Исәнбәт кебек шәхесләребезне яклый алмасак, дөбәсләү чиратның Тукайга җитүенә әллә ни ерак калмагандыр сыман шикелле тоела башлады кебек....

суббота, 30 сентября 2023 г.

К Ү Ч Т Ә Н Ә Ч ( хикәя)

Таныш - белеш очраганда, гадәттә, - Кайларда кәкерәясең, күпмегә бөкерәясең? -дип кызыксынып, тез астына орырга яраталар. Хәлең мөшкеллегеннән уфтансаң, йөзләр яктырып, борыннар кояшка турылана, алтын тешләргә нур куна, күзләрдән очкыннар чәчри башлый. Ә бүксә яки түш кагып куык очырсаң эш харап, үз эчләренә бикләнәләр, йөзләргә кара коела, сүзләр сөрлегә, тавышлар тоныклана, тамаклар карлыга... Акчалы урынга урнашуым, хатынымның да шунда калкынуы хакында хәбәрем шунда ук карашларда сагыш сөреме куеруы аша чагылыш таба... Бүрттерүемә ирек куеп тыңларга сабырлыклары җитсә, "хәвефсезлек хезмәте" дигәнемнең ишек катында сакта тору, ә хатынымның чисталык менеджеры дигән вазифасы җыештыручыга тәңгәллегенә төшенеп, бәлки алар иркен сулыш алыр иде... Юк шул, алга таба әңгәмәне дәвам итәргә хәлләреннән килми, тыннары йомыла, кыбырсыйлар,мөһим эшләре исләренә төшә... Ә элек, хатыным татар теле укытучысы, мин дәүләт асрамасындагы гәҗиттә журналист булып, "дуңгызчылык-табышлы тармак" рухында мәкаләләр язып йөргән дәвердә, сөйләшеп сүзләре бетми торган иде... Сер түгел, һәр нәрсәнең алды һәм арты була. Көннәрдән бер аяз көнне , кулыма яшен сугуга тиң кәгазь тапшырдылар... Хәләл җефетемә дә тоттырганнар икән андыйны, тик карчыгым, юкка көяләнә торган гадәте бар, дип, бу хакта миңа чишелеп тормаган. Озын сүзнең кыскасы, штатларны кыскартуга күп уйлап тормый, ияләнгән, "балык башыннан чери, ә коерыгыннан чистарталар" кагыйдәсе буенча керешкәннәр... Эшкә кергәндә ике ай дәвамында һәртөрле тәфтишләүләр уздырып, акча түләүле табиблар тегермәне аша үткәреп, имтиханнар алып азаплаганнар иде, хушлашканда араны тиз өзмәкчеләр : ике атна эчендә хезмәт биржасына теркәлергә тәкъдим ясаганнар һәм аннары "әнә бара юлың" була .. Моңарчы ипиле иткән бинадан чыгып, «Жигули»емә утырганым томанлы гына истә.. Ул кабынды һәм кала урамнары буйлап алып-биреп китте... -Һәр нәрсәнең уе була, чыпчыкның да туе була,- дипме шунда, сые , буе, тагын нәрсәседер булуын урысчалап та искә алып, әйтәләр бит әле... Кыскасы, тотындым сагыш диңгезендә чуптыр-чуптыр йөзеп, күңелем белән эш эзләргә. Почта әрҗәбезгә кемнәрдер кыстырып китә торган төсле гәҗит битләрендә эшкә чакырулар тулып ята иде сымак, шуларны барлыйсы булыр... Өстәмәсенә радио-телевидение өзми-куймый кайгырта эштән чыкканнарны, әллә кайларга чакыралар, рәхмәт яугырлары : шатлыгыңнан хет тәгәрәп кит, йә чүгә - чүгә бие.. Компьютерне ачсаң янә вакансияләргә төртеләсең. Яшерен -батырын түгел, булгач -булгач чук, яки, чәк кенә башкачамы булсын, дип, күңелгә хуш килердәй җимле тагараклысына танау төртәсе килә. Тукта, кая барам соң әле мин?...Әһә аңлашылды, СССР заманында милициядә карак түрәләрне дер селкетә торган, ә "без булдырабыз" чорында кирәксез табылган ОБХСС хезмәтендә майор дәрәҗәсенә ирешеп, бүгенгесе көндә минем сыман өч көнгә бер каравылда торуы өстенә рухи сукмакка салулаган Насертдин күрше хозурына юл тотам икән... Ишетмәсәң ишет, колагыңда булса ике тишек, дигәндәй, ул, эштән бушаган араларда читтән торып мәдрәсә дә тәмамлаган һәм шул хөрмәткә мәчетнең икенче имамы дәрәҗәсенә дә күтәрелгән икән. "Әссәләмәгаләйкем", дип барып кергән идем ишектән ,"вәгаләйкем әссәләм", дигән җавап ишетелде... Кыскарту хакында хәбәремә аның исе китмәде, Иртәгә кизү торырга чыккач,миңа да, имза куйдырып шул күчтәнәчне тоттырырга кыҗрыйлар", -дип кеткелдәп көлде генә. Аңлыйм, көлми кая барсын, мәчеттә сүгенергә ярамый бит . Аннары ул имән бармагын югары чөеп, - Без кемнән ким, арка чокыр, күкрәк киң, өч борынга үзебез банк ачабыз! -дип сөенче алды. Ниткән банк тагы? – дидем мин, шаккатып. Ярлыкау банкы ! – диде хәзрәт, аксыл керфекле зәңгәр күзләрен очкынландырып– Ни өчен,чөнки һәркем ахыр чутта ярлыкауга мохтаҗ! Астагылар да, өстәгеләр дә! Һәм, әлбәттә исән чакта. - Тукта, тукта. Өч борын дидең. Өченчесе кемнеке була? - Бәй, әллә карчыгыңны кыскартмаслар дисеңме? Рәттән кыркыйлар, дип ишеттем мин ышанычлы кешеләрдән. Ә безнең банкка татарча укый-яза белә торган кадр бик тә кирәк булачак. - - Хәзер сирәк бит андыйлар. Хәтта мәдәният, мәгариф министрлыкларында татарча сөйләшә белүчеләрне көндез чыра яндырып та табып булмый дигән хәбәрләр йөри...Ә синең хатын, ялгышмасам, татар теле укытучысы булып эшләде кебек, ул предметның куллану срогы чыкканга хәтле? - Барыбер аңламадым, - минәйтәм, күзләрне челт-мелт китереп. – Банк- финанс-кредит оешмасы. Ә минем карчыкның акылы кредитны бирү түгел, алу ягына гына салулый иде шикелле. - Сабыр, сабыр. Син дингә ничек карыйсың болай? - Бисмилла әйтми ашый башлаган юк үзе.... - Нәрсә дигән сүз икәнен беләсеңме соң аның? - Мәрхүм әти,бәләкәй чагымда “күп ашама дигән сүз”, дип аңлаткан иде... - Эш болай тора. Бәндә бәндәне җәберли, каһәрли, изә, хакәрәтли, өлешенә керә, өстеннән әләк яза, күлмәген күтәртеп эченә, чалбарын төшертеп артына тибә, башына җитәргә дә күп алмый. Табигате шундый. Бер-берсен җәберләү, күрмәгәнен күрсәтү корылышына авызлык киертү өчен барлык бәндәләрнең да Аллаһ колы булуы иң хәерле чишелеш. Аллаһ үзе каршында һәр кемнең дәрәҗәсен тигез саный һәм дөньяга сыймый артыгын кыланучының да колагын, " син минем колым", дип, киртли, минем милкемә, колларыма зыян эшләргә, аларны җәберләргә хакың юк, дип тә кисәтә. Күренә ки, мәсьәләнең юридик ягы тел-теш тидерешле түгел. Аллаһ милкенә тукынучыга, ягъни кеше рәнҗетүчегә теге дөньяда җавап тотарга туры киләчәк. Һәм ислам тәгълиматы искәрткән үтә мөһим бер нечкәлек бар: корбаны рәнҗетүчесен бу дөньяда бәхилләмәсә, Аллаһы Тәгалә золым итүчене гафу итми. Икенчедән, каза кылучының булган барча саваплары рәнҗетелүчегә күчә, ә өченчедән, рәнҗетелгән затның гөнаһлары рәнҗетүче сыртына менеп утыра... Кыскасы, йөрисең, мин кылган саваплар тау хәтле, дип, ә сине җәһәннәмгә пахут пашул көтә... Менә без изге эшкә, рәнҗетелгәннәрнең җан җәрәхәтләрен сихәтләргә һәм рәнҗетүчеләрне, тәүбәгә китереп,тәмугъ кисәве булудан араларга тәвәккәллибез! - Ният әйбәт икән,-минәйтәм.– Алым да зур. Тик эшне нинди җирлектә башлыйбыз? - Төп таяныч, югарыда!- дип Насердин хәзрәт имән бармагын түшәмгә төби, һәм,- әйдә әле! -дип, чапаны чабуына абына- сөртенә өскә, югары катка укталышлы сырлы баскыч тарафына таба атлап китә. Мыш-мыш килеп , аллы-артлы өскә күтәреләбез. Мәчет бинасының мансардасында мәктәптәге төсле уку бүлмәсе урнашкан икән. Түрдә акбурсыз языла һәм язганың юеш чүпрәксез сөртелә торган заманча сыйныф тактасы эленеп тора. Ә як - яклап шәкертләр өчен, текә компьютер кунаклаган өстәлләр һәм аларга теркәлеп пар- пар урындыклар тезелеп киткән... - Компьютер белән таныштыр ич?Татар телендә эш итә белү кирәк була, -ди, Насертдин хәзрәт шуларга ымлап. - Әлбәттә! -минәйтәм – Без бит, хатын да мин дә Равил һади* шәкертләре! Тик менә мәчеткә дин сабагы укучы шәкертләр килә башласа тәһарәтханәгә күчәсе булмасмы? - Әлегә бик күренмиләр иде. Аннары бит , намаз уку залында урын болын хәтле. Аяк бөкләп келәмгә утырырлар, алларына китап куярга, нәкышлы тәбәнәк такта күтәртмәләр бар. Укысыннар гына! -Мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт... -Мокыт булсалар бик хуп та. Тик арада артык күп белүчеләре табылып , банк риба оясы, бу бидгать эш , дип остара башламагайлары ... Бездә бит, кем әйтмешли, баш юк килеш кашны төзәтергә яраталар.. - Шуннан ни ? - Чутлаганың алтыга, килеп чыга яртыга... - Һәм планнарның көле күккә очамы? - Очмый.Ул очракта , план "Б" , ягъни минем гаражга күчәбез. Ул да ике катлы. Мәчет биләмәсенә сыенган булгач, сүзе булмасын, ни икәне аңлашылмасын, дип мин аңа да айлы манара торгыздым... Күп уйлап тормый, машиналарыбызны иярләп, бер-бер артлы шул тарафка кузгалабыз. Хактан да айлы манара кунаклаган гараж әллә кайлардан күренә. булып чыкты. Барып туктыйбыз катына, үтәбез түренә, тар баскычтан күтәреләбез югарыга. Хикмәти Хода! Биредә дә икенче катта шәп бүлмә, түрдә императив такта, ике өстәлдә дәү мониторлы ике текә компьютер! Күрәсең, мәчетне җиһазлаганда артып калганнар... -Хуш , офис шәп икән ,- дим, тел шартлатып.- Ә штатта кемнәр кем була соң безнең ? - Сез - менеджерлар, мин – идарәче.Минем кубызга биисез була ... - Танго диярсең әле син, чукынган, -дим мин, авызны беткәнче ерып.– Һәм , борын астыннан көй мырлый-мырлый хәзрәтне эләктерәм, һәм борыла-сырыла биеп китәбез. - Банкка нинди исем ябыштырабыз соң? Исем мөһим нәрсә, корабны ничек атасаң, ул шулай йөзә диләр, -дип шып туктыйм. - Банк урынына җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дисәк әйбәтрәк булмас микән?-дип мыгырданып куя хәзрәт.- Тукта. Син ни атлы әле, онытып җибәрдем? - Иртә белән Гафур идем кебек. - Бәрәкалла! Гафу сүзен күтәреп тора икән исем-шәрифләрең.Ә абыстаең? – Гөлли. - Батмый, -дип чыраен сыта Насертдин хәзрәт, чалмалы башын чайкаштырып, – кушамат төслерәк ишетелә. Ә ислам тәгълиматы кушамат тагуны катъгый тыя. Алайса, башта уйланган "Ярлыкагыл" исемен калдырабыз... – Тукта! Минем хатынның тулы исеме Гөлҗәннәт бит, – минәйтәм.- Әле ярый үзе биредә түгел, ир-ат әңгәмәсенә кысылуны шәригать кануннары хупламавын онытып җибәреп, йомры йодрыгын, гадәтенчә , касыгыма турылаган булыр иде.. - ООО "Гафур -Гөлҗәннәт" - горур яңгырый!- дип тел шартлата хәзрәт. - Гафу ителеп, җәннәткә керү чарасы булуын исеме үк кычкырып тора! Кем дә кем шушы аталышны хуплыйм ди , кулларны күтәрик. Хикмәти Хода, икебез дә хуплыйбыз булып чыкты. - Төшерик. Анысына да каршылык тумады... Төшерик, дигәч, төшерми кая барасың... Аннары инде интернетта сайт булдырасы гына калды. Шунда " Гафур-Гөлҗәннәт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исеменнән белдерү элдек, исәп-хисап ясауны тизләтү өчен, дип, хәзрәтнең кесә телефоны номерын күрсәтергә онытмадык. .Хәзер бит ансат, сәмәнне телефон аша да күчереп була. Клавишаларда бармак биетеп хәзрәт әйтеп торганнарны сайтка турылый башладым. Ул, клиентларны җәлеп итүгә, "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкатенә рәхим итегез, аңа килми ярамый, чөнки хәдистә "чакырган җиргә барыгыз" диелә, дип кереште, һәм ары таба, -Адәм баласы хатадан хали түгел, -дип дәвам итте, минем колакка киртләгәннәрен кабатлап, гөнаһлар төрелешендә дөрләп янган утка барып керү куркынычын тасвирлады. Анда эләгергә теләмәгән һәркем өчен бердәнбер юл, безнең сайтка мөрәҗәгать итү булып чыкты. Әлбәттә, зарар күрүчене, рәнҗетелгән затны эзләп табып сөйләшүләр уздыру һәм араны төзәтү өчен тотылачак чыгымнарны каплау максатында саранланмый кертемнәр ясау мәгъкульлеге дә онытылмады. Аннары , кайсыдыр татар телле радиога, беренче өч сәгать бушлай дип тә кызыктыргач, рекламабызны урнаштырырга тәвәккәлләдек. Бер сәгать узды, исәнме-саумы юк. Ике сәгать үтте , ләм-мим. Ә өченче сәгатьнең соңгы минутлары төкәнеп, мишәр кардәшләр әйтмешли "сүмәделәр бугай безне", дип борын салындырып торганда, бер кыю зат табылды, ләбаса. Аның сайтыбызга юллаган хатының кыскача эчтәлеге болай иде : Элек заманда оешмалар урманнан делянка алып, шуны кисеп һәм ташып, эшче һәм хезмәткәрләрен утын белән тәэмин итә торган булган. Бер җәйне боларның оешмасындагы ир-атлар агач кисеп-турап әзерләгәч, төяп озатуларга чират җитә. Урман эше авыр, көннәр бөркү һәм болар һәр озатылган йөк артыннан “кызыл” эчеп сусауны басуны кагыйдәгә әйләндерәләр. Калай бөкегә нечкә корыч чыбык урап, шуны кыздырып, бөкене ертмый да ачып була икән. Нигәдер, шешәләрне шулай ачуны гадәт итә болар. Ә беркөн, машина килми көттергән мәлдә, бушаган шешәгә пес итә дә бу, кызуда тотып киңәйтелгән бөкене шул шешә башына турылый. Бөке суынып урынына утыргач, чыбыкны сүтә һәм әлеге “байлык” тузанлы юл уртасына чыгып утыра. Менә ниндидер, берәр хәерче колхозның микән, яньчелеп беткән 17-15 ТТБ дигән тамгалы Газ-51 машинасы шешә каршында шып туктый. Юлга нәни малай, бәлки, шоферның улы, яки туганының малаедыр сикереп төшә һәм табылдыкны кабина тәрәзәсе аша эчкә суза. Бик ихтимал, алдагы көндә шофер агай нык кына арган, кан язылсын дип арурак тоткан һәм шул сәбәпле хәле мөшкел булгандыр. Җәй ич, эштән соң да эшләр тезелеп көтеп кенә тора, арып кайтып, хокук кәчәйт итеп бот күтәреп ята алмый авыл кешесе. Һәм, каян нәрсә табарга микән дип моңга батып барган бер мәлдә, каршыңа матур “алъяпкычлы” шешә чыгып утырсын әле! Шофер, кулына эләккән шешәне болгаткалап, кояшка куеп карый. Күрә, бөке төзек, ачылмаган, ә этикеткада таныш шәраб исеме язылган, градусы күрсәтелгән, “полусладкое” дип тәгаенләнгән һәм ул шешәнең бөкесен тешләп кубарып, кабина тәрәзәсеннән төкерә. Озак та үтми, ярсу белән тәрәзәдән шешә чыгып оча, авыздагы йотылмый калган өлеш тышка бөркелә һәм машина, яман каты үкерүдән урында хәтәр тузаннар туздырып, капылт кузгалып китә.... Беренче заказчыбыз, алданган агайны, ә ул бакыйлыкка күчкән булса, шул чакта янында булган малаен эзләп табып, үз исеменнән гафу үтенүне сорый һәм эзләп табу һәм араны төзәтә тору өчен, дип безнең карамакка йөз мең тәңкә акча да юллаган. Язмасында вакыйга булган урын да тәгаенләнгән булгач каза күрүчене эзләп табу әллә ни кыен булмады. Картлач исән икән, ә менә әтисенә ошап хәмер эчәргә хирыслык белән алдырган малае узган ел гүр иясе булган. Ни хәл итмәк кирәк, яшьләр йомшак бит хәзер, чебен тимәс чер итәргә генә торалар, тиз сыгылалар", дип уфтанып аңлатма бирде эзләп тапкан клиентыбыз. Дилбегәнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы, дип, бер шешә шәрабка өметләндереп этлек эшләүчене гафу итәр өчен ниткән хакка бәхилләве ихтималы белән кызыксындым. - Бер әрҗә шәраб! Кимгә риза түгел. Пинесе белән шулай чыга, дип аңлатырсың ул мөртәткә. Шәраб урынына коньяк та ярый. "Ә" дигәнче, "Хәрам" атлы кибетнең җитез хезмәткәрләре ярдәмендә араны өзеп, каза күрүченең ватсап аша юллаган имзалы риза - бәхиллеген заказчыбызга күчереп арканлыйм. Ул рәтле кеше булып чыга, «Үрря!» дип җавап язып, «кул җиле өчен» янә сәмән сона... Яшибез икән,минәйтәм, болай булгач. Кулы җиңел булды картлачның, буа ерылды, эш күбәйде, штатларыбызны арттырмый да булмас сыман. Безнең адреска каза күрсәтүчеләр генә түгел, үләр алдыннан риза-бәхилләтергә җыенмый микән, дигән өмет белән каза күрүчеләр дә хәбәр юллый башладылар... Һәр ике төр мөрәҗәгать өчен мәгълүмат базалары булдырдык.Өстәмәсенә, һич уйламаганда безгә ярдәм итәргә теләүче энтузиастлар пәйда булды. Гаеп-кыеклар турында хәбәрләргә күмүләре бер хәл, рәнҗетүче, золым кылучылар белән үзләре элемтәгә кереп, кайчандыр зыян салган мазлумнарның риза-бәхиллекләрен безнең аша алырга кыстарга ук керештеләр. Иң зур яманлык, акырта-бакырта эшләнгән яхшылык, диләр бит әле... Менә шундый игелек кылучылар басымы астында тәгәрмәч эчендәге тиендәй зырылдауга дучар ителдек..Кемнәр ни генә сырламый, әйттерерләр әллә ни, чыдап кына тор. Бер математика укытучысы , чиле-пешле татар теле алфавиты өчен тел галимнәре халыктан риза-бәхиллек сорарга тиеш, дип, тузынып, хатын болай очлаган: " Башкорт “йәшлек” диеп яза,ул йәшлек, булып укыла, татар “яшьлек” дип сырлагач, йәшлек ёшьлёккә сыпыла.“Къазан къала”, дип язылмый,ә языла “Казан –кала”, һәм татарның башкаласы нәҗес савыт булып къала.“Сука” сүзен укыйсың да, күңелләрне сагыш баса... Язын бакча эшкәртергә ана эт җикмибез, ләса....Аһ, татфилфак галимнәре, кандидатлары духтыры ...Шушымы безнең алфавит, инәгезне корт чаккыры!" Ул да банкыбызга 100 тәңкә акча күчергән, рәхмәт яугыры.Әлбәттә андый клиентны җавапсыз калдыру, үзең утырган ботакны кисү булыр иде Һәм бармакларым клавишаларда биергә керешә. Ул да булмый, үзгә клиенттан йөз илле тәңкә иңә һәм янә шактый озын язма килеп төшә. Балалар бакчасында татар теле сабаклары бирүче , дип үзен танытучы ханым, әкият китабы чыгаручылар сабыйлардан, аларның әти-әниләреннән гафу үтенергә, аларның риза бәхиллеген алырга тиеш саный булып чыкты,һәм, менә нинди нәтиҗә(резюме) белән төгәлләгән хатын : " Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре - Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан.Татар халык әкиятләре атлы башка тупламнар да, бер камырдан “бии” бар да, уртак тамырга сырышкан...Хезмәт тора өч бүлемнән, хайваннар турында башта, тик тармадым ул эргәдә йолдыз кашка чабыш атка... “Әтәч белән төлке”, дигән әкият ача ул бүлекне, эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны”,-ди.Әтәч әйтә: “Алай булгач, уят башлап имамны”, -ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. “Кадалгыры, тәһәратем ычкынды”, -дип , төлке , шыла...Әкиятнең икенчесе “Торна белән төлке” атлы, мәктәптә уткән Крылов мәсәленә ныкъ ук тарткан...Өченче әкият “Аю, бүре, төлке”, дип атала, имеш шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала.Ниятләре :“Киләчәктә бер затка да тимик”,- була,боларга дөя иярә, алар аны тотып, суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа, күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя... “Наян төлке” дигән әкият , күпләргә ошыйдыр шаять,ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгәллимә Төлкебикә, “ укытам” , дип алып кала, “ике атналык ризыкъ”, дип, нәни бүреләрне чала... “Нәзәкатьле” әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... “Елан патшасы Шаһмара” ... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам , дип өчкә кисә... Икенче әкият –“Зөһрә”, аның анасы бик “ушлый”,күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана, бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – “Каракош”, иншамы соң дип торышлы, ул “Аленький цветок”ка нык ошаган, патамышты...Аның артыннан килгәне, “Балыкчы һәм гыйфрит” була, шуннан бер өзек китерик : “ Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана, патша малае тота да, бу гыйфрит хатынын чала... Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр..Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә,иң алгы сызыкта Шомбай, алдап-йолдап гомер итә...Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый,мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый- мактый?... Әкиятләр иң әвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры? Мондый хезмәтләр иясе , исеме матур ИЯЛИ, түлке миндә бер вапрус бар, аны кимнәр соң иярли? “Фольклор”ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны духтыр илә кандидатлар? Титул- дәрәҗә алырга мондый “мал” торамы ярап?Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына , гавәм, көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкәләте вәссәләм.." "Әкият китаплары чыгаручылар гаепләрен танып, гафу сорап мөрәҗәгать итсәләр, бу хакта барча балалар бакчаларына хәбәр юллаячакбыз", дип вәгъдә күндерәм. Ул да булмый ниндидер "әдәбият сөюче" янә чаң кага. Анысы татарның төп әдәби журналы «Казан утлары»на «мичкә тәгәрәтә: “Казан утлары” –укып туйгысыз, һәм кыйбат та түгел бәясе, “әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Романнары саллы, шактый ерак башы һәм азагы арасы... Эч бушата монда шагыйрь-шөгърә, ассызыклап , агын-карасын.... Авторларның оялары уртак - бар да тәмамлаган –татфилфак, аннан редакция урындыгы алар өчен булган толпар ат... Иҗат иткән алар арып-талып, җиң сызганып, терсәк тырпайтып. Шактый нык сизелә уртак калып,барны күрмәү, юкны купайту... Галим-голәмәләр тора монда милли тарихыбыз сагында ,күптән түгел укып чыктым әле Яуширмә авылы хакында...“Ширмә” сүзе елганы аңлата бугай,- дигән галим,- шикелле... Моның ише “гыйльми” расламалар журнал битен ямьли бит инде... Капылт искә төшә , безнең якта җәмгысе өч авыл “ширмә”ле,хатыннары чая, кызларының күз- керфеге озын, сөрмәле.... Орымширмә белән Караширмә Мишә тугаенда, янәшә! Ике авыл - гүя ,су буенда Ик(е)шермә хакында серләшә.... Ә бит “ширмә” төптән уйлап баксаң һичшиксез - гаскәри атама, “яу” , “орым” –һөҗүмчеллек билгесе, хәрби бүленешкә тап-таман... Әби патша юлыннан кайтышлый Казан каласыннан Сабага,“чы” (че, җе) иҗекле, һөнәр белән бәйле авыллар тезелеп калалар...Княжа( Кенәче?), Чуча(Сучы?), Күкчә(е), Теләчә(е) кала, Ачы(Ашчы?), Тиләҗе һәм Кибәче ( Көбәче? Галим-голәмәне мондый тезелеш артык рухландырмый күрәсең... Аптырагач барсын читкә куеп, укырга керешәм хикәя. “Таккүз”**атлысы кулга эләгә, “такбаш” сүзен күреп шыкаям... Ә кем белә бәлки урынсыздыр,юк-барга юлыгып хурлану, “КУ” журналы өчен хозурлыктыр, яңа сүзләр белән нурлану.... “Такбаш”лы “КУ”, шактый кызык журнал, һәм кыйбат та түгел бәясе. “Әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... - Сайтыбызны каләм тибрәтүчеләр үз итә, -дип тел шартлатып куйды Насертдин кордаш.-Укмаштыр берәр нәрсә! - Әллә соң әлеге хатны, почта аша гонорар түләми торган берәр гәҗиткә озатыйммы,- дип уйга калдым. Тик уемны бүлдереп, алдагы хатның коерыгыннан этеп, яңасы килеп иреште: "Телебездән, җырыбыздан югала моң,сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә шом. Әдипләребез артыннан коела ком, күрче, чыгарып яталар... том арты том... Томнар гына кибет киштәләрен күрми, аларда ни язылганын һичкем белми... Китапханәләр шул малдан шыплап тулган,чекерәеп тора алар уңнан, сулдан. -Бу тәртипне кем кануный уңайлады? .. Әлбиттә, милләтнең шома шомбайлары ..." "Җавап-савап", дип башладым бу юлы мәктүбемне. Һәм,"шома шомбайлар" бәхиллек сорап мөрәҗәгать итү белән Сезгә җиткерәчәкбез, дип төгәлләдем. Анысы белән эш бетте дигәндә , мониторда хатның кәттәрәге пәйда булды: " Бар руста Козьма Прутков - уйлап табылган әдип ; Шул исем артына качып тәкъдим ителә кәмит . Псевдоним түгел Прутков, Козьманың бар үз йөзе, үз холкы вә үз фигыле, фикер сөреше , сүзе... Бар татар язучылары, Һәм дә бар шагыйрьләре.Янә бар тәнкыйтьчеләре , өстәмәсенә тагы... Язган роман, бәяннары, “акыллы” җөмләләре, шигырь вә поэмалары,тәнкыйть мәкаләләре, Прутковча ала сулыш! Исән Козьма әмәле! Мокытлыкны әләм итү - шәкертләре гамәле... Прутковчыны өркетми тәкыйтчеләр талкуы... Максаты - катыргы тышта исеменең балкуы ..." Монысына ниткән җавап бирим микән инде, дип аптырап торганда, "кул куеп алыгыз дигәндәй, тагын да хәллесе "рәхим итте": " Әтрәк-әләм түбән иелүчән,түрә хуплавына сөенүчән, югарылар кырын караш атса, җаны-тәне илә көенүчән...Әтрәк-әләм маһир тырпаерга, кылтаерга, әзер, туңкаерга, өстәгеләр артларына типсә, шыңшып, бер почмакка чүңкәергә... Әтрәк-әләм гәҗит- журналларда, яхшы әсәрләргә юл юк анда,укыйм дисәң, бер ни табам димә, яшәр өчен сулыш кысылганда..." - Болай булмый – дип, бот чабып, авыр сулады Насертдин хәзрәт. Хәлбуки, бот чабу файда итмәде, арт чабу кирәк булды микән, төп темадан бөтенләй тайпылган үзгә төрле "күчтәнәчкә" тардык. "Бул минеке генә , юкса бетәм! Үлә - бетә сине генә көтәм! Сине сөям, сине генә телим! Үлсәм үләм, башкаларга бирмим ! Сине генә даулый минем күңел,синнән башка мин бит беркем түгел,сине генә аулый минем күңел, ки дә камыт, арбабызга җигел.... Әтрәгәләм шагыйрь шулай сырлый. Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...Рухи хәерчеләр эчтән елый ,шундый чүп-чарларны тыңлый-тыңлый... Ә бит ихлас гашыйк андый булмый! Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...Аңа шартлар һәм таләпләр куймый ,тик аның хакын хаклауны уйлый... ... Онытылмый бер борыңгы кыйсса , ахыры тетрәтә, чыкмый истән, гадәти бер сөю өчпочмагы : сылу кыз һәм ике егет тагын. ...Сөйгәнем, дип берсе төшә суга, бергенәм , дип керә янган утка, үз күкрәген куя ахыр чутта, көндәшенә кемдер аткан укка... Кыз иңрәвенә каршы шул егет,соңгы сулышында телгә килеп: -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -дип әйтә дә, тынып кала, җансыз...... Замандаш әдипләр иҗатында, кытлык, адәм рәтле ир затына . Геройлары үзләре күк мүкләк, укыса кем, интегәчәк, үтләп.." Күренеп тора, безнең сайтка нигездә бөек язучы, бөек шагыйрь булу турында хыялланып гомер уздырган каләмтотарлар "чиртә". Кем белә бәлкем алар дәүләт асрамасындагы басмаларда әдәби мәйдан тәтетмәүгә, җимле тагаракка борын төрткәннәре урын бирмәвенә гаҗизләрдер һәм аптыраган үрдәк хәлендә безгә сыеналарыдыр? Менә тагын берәүсенең җан ачысы белән бушануы : " Татарның Анна Ахматовасы! Хәсән Туфан шулай, дип зурлады...Әмма Саҗидә Сөләйманова ул бүләктән бар(ы)бер мәхрүм калды.. Аны өч тапкыр тәкъдим иттеләр,өч тапкыр сыздылар исемлектән, ир-ат саналучы түрәкәйләр, Һәм рухи һәм физик бүлтерекләр....Мөхәммәт Мәһдиев исеме дә хөҗерләнеп ике рәт сызылды Ә аннары Ибраһим Сәлахов көтмәгәндә аңа көндәш булды...Әтисен аткан ГУЛАГчыларны фаш итүче автор белән көрәш?! Мондый мәкерле җәтмәне үрде кайсы оешмадан, ниткән “иптәш”? Ул баш тарткач, хурлыклы бәйгедән,шау-шу кубармыйча, шыпырт кына,классик әдипкә өлеш чыкты, өстәмә хисапка, “болай гына”. Адлер Тимергалин кебекләрне исемлеккә гомумән кертмиләр.Чөнки намуслылар, чын талантлар тез йөгенмиләр һәм арт сөртмиләр...." Мин, алга таба нәрсә эшләргә белмәвемне танып, "биреләм," дип ике кулны югары күтәрәм.. Насертдин кордаш, нишләсен,тәвәккәлләп, учларына төкеренгәләп клавиатура каршына үзе утыра. Һәм яза башлый. "Юридик яктан караганда җинаять составы бар саналсын өчен дүрт билге булуы шарт.Обьект, субьект, обьектив як һәм субъектив як. Гөнаһ белән дә хәл шундый ук . Сезнең мөрәҗәгатьтә өч билге бар, ә дүртенчесе юк. Исегезгә төшерәбез, без суд түгел, гаепләрне дәлилләү һәм хөкем итү безнең вәкаләткә керми, ни өчен чөнки уставта каралмаган. Безнең максат, кешенең үз теләге белән үз гаебен тануына һәм үз ихтыяры белән бәхиллек, ярлыкау соравына ирешү, булышу, ярдәм итү ", дип тәгаенләде ул. Һәм шул текстны үпкә- сапкылары конкрет шәхескә багъланмаган барча клиентларга да турыладык. Тырышлык бушка китмәде, корыны бушка аударып хөкүмәткә, министрлыкларга,иҗат оешмаларына,мөхәррирләргә, депутатларга таләп куеп, быжгып, сукранып утыручылар кимеде. Әлбәттә сыйфат турында да онытмадык. Насертдин хәзрәт, пагонлы чактагы хезмәттәшләре аша алдашуны тоемлаучы җайланма юнәткән булган икән.Хатыны белән ызгыш-талаш килеп чыккач кирәксенгән булган. Ә аңа электроника өлкәсендә шактый казанышлары бар бер хезмәттәшебез үз өстәмәләрен керткән. Ул дустыбыз да, институтлары ябылгач, ахыр чиктә безнең оешмага каравылчы сыйфатында килеп сыенган иде... Кыскасы, каза күрсәтүче, чын күңеленнән гафу сорап, тәүбә итә һәм әлеге җайланмадагы прибор моның ихласмы түгелме икәнен аныклап кына калмый, ә тәүбә белән нурланган җанның яктысынмы, авырлыгынмы, кыскасы үлчәмен тәгаенли һәм каза күрүче моны тоемлап, аңлап,рәнҗештән каткан күңеле йомшый вә нечкәрә... Без танышкан кыйссалардагы моң - зарларда уртаклыклар шактый иде. Әйтик, ниндидер агай, гаилә елында, кызы бәби табып яткан шатлыклы мәлдә , киявен эшеннән азат итүгә ризасызлык белдерә. Баксаң моның эш урынына, ике сүзнең берендә халыкны кайгыртам, дип шапырынучы дәү түрәнең тән сакчысы малае гашыйк булган. Һәм, мәсьәлә аның файдасына ансат кына хәл ителгән дә куйган... Ә яшь гаиләне шундый мәлдә яшәү чыганагыннан мәхрүм итүчегә каршы болар бер ни кыра алмаганнар. Ярдәм эстәп мөрәҗәгать итәргә ул чакта әле "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкәте дә юк.. Агай, алай да аптырап тормаган, бар булган сәләтен эшкә җигеп шигырь тәпәләп , шуны социаль челтәрләргә элгән : " Сиңа күршең йөз ел гомер теләдеме? Ә күршең бит сине каргаган... Алишер Нәваи ... Мин ул затка йөз ел гомер телим. Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Илне талаганын хаптыр-хоптыр, рәхәтләнеп мең ел ашасын...Балалары мең ел гомер сөрсен,оныклары мең ел күшәсен,әйдә, сыптырсыннар бер утыруда, дүрт аяклы маллар түшкәсен...Андый “уңышлыларның” артыгы,ул бит мазлумнарның актыгы....Еллар узган саен өскә чыга Тукай дөреслеге , хаклыгы. Мин ул затка йөз ел гомер телим.Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Күбенгәнче эчсен мескеннәрнең күз яшьләре тулы кәсасен... " Монда инде эш калмаган, шартлы рәвештә әйткәндә кылычка кылыч турылану сәбәпле араны өзек һәм төзек санап, башка хатлар белән танышуны дәвам итәбез.Менә тагын берсе яза. Аның улы студент чагыннан ук танышкан төзелеш оешмасында эшли башлаган, төрле заказчы оешмалар белән хат алыша, шуларга барып бригадалары эшләгән эшләргә исәп-хисап ясау белән шөгылләнә. Шәхси машинасын файдаланган өчен өстәмә дә түләгәннәр үзенә. Ниндидер бер мәҗлестә әлеге агай күптәнге танышы белән очраша. Ә танышы текәләрдән текә түрә булып күтәрелгән имеш...Бу , улымны шәбрәк эшкә урнаштыр әле, дип ычкындыра . Теге әфәнде урынбасарына шалтырата һәм малай акча диңгезенә төрдәш федераль казнада "списиәлис" дип аталучы иң түбән вазифада эшкә керешә. Ай уза һәм моның эш хакы әвәл алганыннан бер ярым тапкыр ким булуы аныклана. Бер ел үтә, ике ел, ә хәл уңай якка рәтләп үзгәрми. Егет "Әлиф" исемле банк белән элемтәгә керә, сөйләшүләр уздыра һәм аңа шәһәр читендәге филиалда эш тәкъдим итәләр. Егет "шәп" урыннан азат ителергә теләп гариза яза. Ә анда, кая китүе белән кызыксыналар. фәлән агай урнаштырган урыннан китмәскә кыстыйлар, китсәң безнең регионда сиңа эш табылмый, дип тә аңлаталар. Егет, сүзендә нык торгач, алайса син Әлиф банкның төп офисына бар, сине шунда алырлар, дип алдыйлар. Анда барса, көтмәгәннәр булып чыга. Филиалга да алмыйлар, кичә килергә тиеш идең, соңардың диләр. Егет, машинасын сатып, Санкт Петербургка чыгып китә. Эш таба. Әмма фатир хакы анда шактый каты тешли икән. Ул арада машина бәяләре югары сикерә һәм егет "атсыз" кала... Кыскасы, акырта бакырта эшләгән "яхшылыгы" өчен агай улыннан гафу сорамакчы... Үзен төп башына утырткан дәү түрәнең иманга килүенә дә тычкан уты кадәр генә өмете юк түгел...Этлекне, берәр дошманы сүзен тыңлап, урынбасары эшләде ахры, дип шикләнә. Бер урыс танышы да, "аның бит фамилиясе на букву "Г" башлана, шул тырышкан булырга тиеш", дигән фаразын тәгәрәткән.. ...Менә, җыештыручы булып эшләгән бер хатын яза. Ул ниндидер бай гына оешма карамагындагы балалар бакчасында эшләгән икән. Мөдирәләреннән зарлана. Аны бу урынга, һәртөрле чараларда активлыгын, үзенчәлекле булдыклылыгын искә алып, район партия партия комитеты тәкъдим иткән булган. Яңа себерке яңача себерә дигәндәй,яңа мөдирә, вазифасына керешү белән тәрбиячеләрнең туган көннәрен тостлар әйтеп уздыруны тәртипкә салган. Җыештыручысын да үги итәсе килмәгән, компаниядән аерылырга ярамый, дип оялтырга да тырышып кат-кат үгетләгән. Әмма күндерә алмаган. Тора бара ул югарыдарак утырган түрәләрнең туган көннәренә бүләк алу сылтавы белән, кул астындагы персоналдан акча җыю тәртибен гамәлгә куйган..Берәүнең дә эштән куыласы килми, бар да карышмый ризалаша."Бит мин ул җыйнак хезмәт хакымны ике кулым белән пычрак кыргычлап,себереп, юып, чүп җыеп алам. Ә ул мәҗлестән мәҗлестә күңел ачып йөри, безнең хисапка булдыклылык казана. Балалар тәрбияләү учреждениясендәге шул җитәкче түтине колагыннан тотып кояшка чыгара алмассызмы?" -дип тәмалана хат. Рәнҗетүчене эзләү өчен безнең исәпкә акча күчерергә онытуы сәбәпле, аның хатын , матди яктан ныгытылмаган мөрәҗәгатьләр өчен, дигән озынча аерым махсус тартмага күчерәбез. ...Ә менә чираттагы клиентыбызның сайтыбызга юллаган гыйбрәтле хаты "Гафур- Гөлҗәннәт" ширкатенең язмышын шактый катлаулы хәлдә калдыра язды... Бу әфәнде дус-ишләре белән электричкага утырып каядыр барыргамы, кайтыргамы җыенган. Поезд килгәнче дип, вокзал катындагы "рюмочная"ны ураштырганнар. Белмим, хәмергә кайнамаган су өстәлгән булганмы, закускага кулланган чибәрәктәге ит төре яки сыйфаты килешмәгәнме, моның эче бора башлаган. Нишләсен, тизрәк бәдрәфкә йөгерә бу. Ә бәдрәф ишегенә ат башы хәтле йозак эленгән, ремонт дип тә язганнар... Инде нишләргә? Моның өстендә ул чорда модалы саналган болонья плащ. Әфәндебез тимер юлны аркылы чыгу өчен салынган күпергә йөгереп керә, ләкин аргы якка чыгып җитәрлек чамасы калмавын төшенә һәм плащын җилбәгәй җибәреп басмага утыра да, ботинка бауларын сүтеп ташлый. Ә аңарчы каешын ычкындырып, секунд эчендә чалбарын аска шудырырга өлгерә. Утырган хәлендә сүтелгән ботинка бауларын ашыкмый гына бәйләгән атлы кылана. Яныннан узып баручылар плащ астындагы процесстан бихабәр... Ул “эшен” тәмамлый һәм баскычтан югары күтәрелеп, “җинаяте” нәтиҗәсен көтәргә керешә. Дуслары ашыктыра , әйдә тизрәк, нишләп торасың инде дип кул болгыйлар, чөнки боларга дигән электричкага утырту башланган. Әмма әфәндебез урыныннан купмый түзеп, фараз иткән манзараны көтеп җиткерә. Каяндыр килгәнме, кайтканмы поезд ничәнчедер юлга туктаган һәм ниндидер делегация төркеме тимер юл өстендәге күпер аша чыгып, үзенчәлекле "эз" калдырылган баскычтан аска төшә башлыйлар. Түрәләр төрелешендәге иң "зур" кешегә башкалар кырыйгарак тайпылышып юлны ачып, артка чигенә чигенә атлап, әфәнде калдырган "күчтәнәч"кә туп-туры атлаталар. Һәм, нәтиҗәдә, әлеге шәхес, шул "күч"кә басуы сәбәпле аягы таеп китеп артына утыра, һәм аркасына барып төшеп төшеп аска шуганда, умыртка баганасы белән баскычларны саный...Кырыендагы сакчы, ярдәмче,булышчылары берни кыра алмый авызларын ачып кала... Һәм аларга, әлеге хәл турында ләм-мим дәшмәскә, ант эчертеп, җылы урыннарын бушатырга туры килә... Әлеге этлеге өчен заказчыбыз, аванс тәртибендә туксан тугыз сум акча да күчергән... Рас, печтеки генә булса да акча кергән, хәбәрне теркәми булмый бит инде. Теркәгәч, эзләдек, ә эзләгәч тапмый кая барасың? Ә баскычтан тәкмәрләгән затның тормыш юлы шактый гыйбрәтле булып чыкты. Ул , колхоз рәисе гаиләсендә туа. Утызынчы елларда, авылның барлыклы, булдыклы гаиләләрне кулак, дип гаепләп, малларын тартып алып, үзләрен илдән сөрүдә башлап йөргән Шадра Шакир ВКП (б) сафларын кабул ителә, колхоз рәисе булып куя. Аның, якын дуслары, туганнары, балалары белән уртаклаша торган , "авылдан бик күп белүчеләрне, артык уңган, һушлыракларны сөрергә кирәк, шулчакта халык терлек көтүе көненә кала һәм аңа кәҗә дә әйдәр була, ала", дигән уй -фикере, киңәш -табышы булган. Каладан авылларына очрашуга килгән танылган әдип белән икәүдән-икәү сый-хөрмәтле өстәл артында утырганда да теленнән ычкындырган ул әлеге ачышын . Ә тегесе, салган баштан, аның кәнәгатьлек хисе кичереп әйткәнен зарлану дип кабул итеп бу фикерең , колхоз өчен генә түгел, әдәбият-сәнгать һәм башка тармаклар өчен дә уртак, хәзер кайда да кәҗәләр утыра, дип өстәл суккан. "Син мине дә кәҗәгә саныйсың штули?"– дип кычкырып җибәргән мәҗлес хуҗасы. Әздән генә сугышып китмәгәннәр. Сугыш дигәннән, Шадра Шакирны, аркасы дугасыман булуын искә алып, тагын ниндидер чирләре бар саналып, яу кырына озатмыйлар. Ул, тылда калып, өстән кушканны җан - фәрман тырышып, хәтта арттырып үтәү белән алдыра, өстәге түрәләрнең көйләрен көйләүдә чослык күрсәтә, эшне белеп, дөрес оештыра белүче уңган-булганнар исемлегенә керә, ә кул астындагыларга карата кырыслыгы хакында даны еракларга таралган." Заманасы шундый , иде, безнеке төсле камыт кигәннәрнең дә хәле хәл, уңга-сулга бер адым тайпылу һәркайда гафу ителмәде. «Уфалла» арбасы белән чүп үләне алып кайтучы балаларны туктатып, йөкләрен бушаттыру, арбалары тәгәрмәчен балта белән тураклау, көне буе эссе челләдә бөкерәеп урак урып, өйдә утырган ач балаларын туендыру өчен дип куеннарында баш яулыкларына төреп, әз-мәз арыш яки бодай бөртеге уып алып кайтучы хатыннарның юлларына аркылы төшү, тентү, "гаепләрен" фаш итү, җавапка тартулар, ул бит һәр төбәк өчен дә норма иде ул чорда. ..Аннары бит кешенең артын мамык белән сөртсәң "ааа" дип акырачак, ә тигәнәк белән керендерсәң рәхәтләнеп торачак, чөнки анда бабасыр бар, дип тә ябыштыргалап, партия һәм хөкүмәт куйган бурычларны бәллиләп торып кына үтәтеп булмый бит, дип сайрый торган булган Шадра Шакир, уңайсыз сораулардан тайпылып булмый торган мәлләрдә. Ә, азактан, без яхшылыкларны да эшли белдек, дип сүзен очларга яраткан ул. Хактан да, сугыш барган дәвердә, көннәрдән беркөнне әтиләре яу кырында һәлак булган, ә әниләре бер уч бодай орлыгы өчен төрмәгә озатылган хатынның өч баласын Шадра Шакир үз канаты астына сыендыра. Авылдашлары, "кара моның да йөрәге бар икән",дип тел шартлаталар, аптырыйлар. Ә усал телләр, аның бит хатыны чирле, өч ятимнең олысын, уналты яшьлек кызны икенче хатыны итеп тота, энесе белән сеңлесен шул хакка колхоз хисабына асрый, дип чыш-пыш килә. Кызның кечкенә энесе һәм сеңлесе рәис йортында артык кашык сыйфатында озакка калмыйлар, ай да үтми, ул аларны балалар йортына урнаштыра. Аннан әлеге сабыйларны эшелонга төяп каядыр җылы якка озаталар...Шуның белән шул... Ә тормыш дәвам итә...Өлкән хатыны бакыйлыкка күчкәч, Шакирга хатын эзләп хактан да мәшәкатьләнәсе булмый... Кайгыртучан әти булып чыга ул тора-бара, балаларын укытып "кеше" итә,урындагы түрәләрнең кайсын җайлап, кайсын көйләп, кайсын майлап, дигәндәй аларны җылы урыннарга урнаштыра... Балалар да әтиләренең йөзләренә кызыллык китермиләр, кул астындагыларны акырта-бакырта булса да хөкүмәт кушканны җиренә җиткереп үтәтүдә алгы сызыкка омтылалар. Үзенә тамчы судай охшаш, олы башлы куе кашлы Миңнәхмәт атлы улын ул район үзәгендәге урта мәктәпнең ул чакта бердәнбер булган урыс классында укыта. Аны авылда яшьтәшләре Минәт , дип атап йөрткән булсалар, биредә аңа Минет дип кенә дәшә башлыйлар. Менә шул олы малай район җирендә "үсеп" кенә калмый, зур түрә сыйфатында калага үрмәли... Тора-бара оныкларны да "төшеп калганнар" рәтенә кертеп булмый башлый. Хәлбуки, уңышның каян башланганын берсе дә онытмый, рәхмәт төшкерләре. Ә шундый әти-бабайларны мактап китаплар яздырасың килә икән, рәхим ит, түрәләргә ярап, өлкә җирлегендәге исем, титул, премияләрне ялмап, шәхси мәнфәгать хакына шайтанны да фәрештә итеп сүрәтләү корылышындагы "бөек" каләмзатлар чиратка тезелгән, роман дисәң роман, эпопея дисәң анысын да "ә" дигәнче корыштырып бирәләр... Андый талантларның дәүләт хисабына саллы гонорарлар алып том -том китаплар чыгарып ятулары бер хәл, Туңкай бүләгенә дә лаек булулары ерак йөрми, дип язды бер әче теллесе үзгәртеп кору дип аталган шаукымлы чорда нәшер ителгән бәйсез, ягъни бәйдән ычкынган бер гәҗиттә.... "Туңкай" сүзенә, җәя эченә алып, "хата минеке" дигән аңлатма да биргән иде әлеге әрем тел. Тукай соңгы елларын яшәгән тарихи бинаны җимерү сәбәпләре җитәрлек булган, күрәсең... Тукай дигәннән, аның "сүз башым бит Шүрәле" дигәне сыман, бабайның беренче улы турындагы кыйссага әйләнеп кайтыйк, әле ..Яшерен – батырын түгел, башкаладан килеп, авыл районнарында пошкырыпмы, эш кырыпмы йөргән түрәкәйләрнең күңелләрен күрер өчен җирле гүзәлкәйләр белән таныштыру гадәте чәчәк ата дигән сүзләр йөрештерә. Бу хакта бер дуамал әдип, ялгышмасам, Фәритов Гыйльметдин дип истә калган, үзгәртеп кору чоры башланып, сүз иреге тәмам бәйдән ычкынып киткән көннәрдә яралган ниндидер әдәби журналда "Өлком сәркатибе куышы" атлы хикәя бастырып чыгарган, иде кебек. Дөрес, ул язганга карап кына коммунизм төзүчеләр тудырган "социаль секс" дип тамгаланган "матур" гореф-гадәткә хилафлык килмәде бугай. Чир китәр, гадәт китмәс, диләр бит. Кунакларның күңелләрен күргән туташларны гадәттә югары уку йортларына урнаштырып бәхилләтү тәртибе әлеге әдипнең телгә алган әсәрендә чагылыш тапкан. Аннары аларның чаяракларын, сылуракларын, телләренә шайтан төкергәнрәкләрен комсомол җитәкчеләре итеп канат куеп, Мәскәү кунаклары белән таныштыру аша да чарлап, яшь буынны тәрбияли, милләт әхлагын кайгырта торган вазифаларга турылыйлар, дигән гайбәт сатуларга да киртә коручы күренмәде.. Хәер, гавәм теленә ни менмәс. Ә менә яңа оешкан районга килгән, киләчәктә безнең клиент булачак олы башлы, куе кашлы кахарманыбыз күңелен күргән туташ , югары белемне инде алган була. Җитмәсә болар бер-берсен ошатыша, очрашулары дәвамлы булып чыга. Түрә әлеге районга юк-бар йомыш табып килүен ешайта, тегесе дә сөйгәне бүләк иткән җиңел машинасында Казан каласын урап кайткалауны авырыксынмый. Гыйшык-мыйшык уеннары озакка китеп, гүзәлкәй йөккә уза. Түрәбез инде ир-уртасы кеше, чәч көмеш, авызда тешләр алтын, өйдә хатын, өч баласы бар. Үзен югары урынга ашырган җитәкләүче һәм юнәлтүче фирка да риядан булса да мондый элемтәләрне хуплап бетерми бит әле ул заманда. Нишләргә? Һәм ул, янә бер талантлы язучының Тукай бүләгенә лаек булган романында да урын алган сыналган ысулга мөрәҗәгать итә. Ягъни җирле бер кечтеки түрәне, сине киләчәктә район җитәкчесе итәм дигән вәгъдә биреп үзенең сөяркәсенә өйләнергә тәкъдим ясый, күндерә һәм сүзендә дә тора. Сөяркәсе белән араны өзми, очрашкалап яшиләр. Ә уртак уллары үги ата кырында үсә. Бәйрәм ашы, кара каршы, диләрме, үзенчәлекле юл белән район башлыгы булып алган ир дә кимен куймый, үзенең яңа эш урыныннан "укытучысы" үрнәгендә хәл кадәри файдалана башлый. Кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук. Ә көннәрдән беркөнне бу әфәнденең күзе институт тәмамлап, моның кул астында уңышлы гына эшләп киткән яшь ирнең әкәмәт чибәр хатынына төшә. Ул, үзе ышанычлы санаган ике дустын һәм әлеге ирне туган көне сылтавы белән табигать кочагына, шашлыкка дәшә. Бераз сыйланып, кызып алгач, "ачыктан ачык" әңгәмә корыла. Әмма нияте барып чыкмый. Егет моңа, шундагы ике түрә алдында авызын беткәнче ерып, "Сез мине үзегез белән бутамагыз", дип ычкындыра... Эш сугышуга барып җитә һәм нәтиҗәдә әлеге бәрелеш, яшь ирне җан тәслим кылу белән тәмамлана. Мәрхүмнең хатыны гаделлек эзләп әллә кайларга барып карый, хатлар юллый. Ирек алган матбугатта да очкын чәчрәтүле язмалар дөнья күрә. Мәрхүмнең авылдашлары, төркем белән калага барып, рәсми биналар хозурында пикетка чыгып җинаятьнең ачлуын таләп итәләр. Ахыр чиктә алар белән элемтәгә җинаятьченең "баҗасы" керә һәм "барлык җинаятьләр дә ачылып бетмәскә мөмкин", дип аңлата... Тол калган хатын үкереп елый елый иренә кул күтәрүчеләрнең куллары корсын иде, ди-ди каргый. Хактан да берсе, авариягә юлыгып кулын өздерә. Төп гаепленең дә уң кулына нидер булып, чери башлый. Кулны өч тапкыр кисәләр, ә черү туктамый. Чит илгә барып дәвалану да файда бирми. Ахыр чиктә ул күп газаплар күреп, якты дөньядан китеп бара.. Менә шундый имеш-мимешләргә уралган зат безнең хозурыбызга килүне кирәк, дип тапкан...Чөнки аны рәнҗеттем дип санаучы шәхес табылып, туксан тугыз тәңкәгә безнең банк аша риза- бәхиллеген сорау белән генә кәнәгатьләнмичә, үзенә дә хат юллаган икән... Урамыбызны ГИБДД хезмәткәрләре тутырып, анда нинди машиналар төркеме килеп кергәнен тәсфилләп тормыйк... Нинди әзмәверләр төрелешендә төп офисыбызга кем рәхим иткәнен тәгаенләү урынсыз, дип санарга рөхсәт итегез. Бинабызга ул ялгызы килеп керде тагы. Сәлам бирде. Сәламен алып, җавап күндердек. Каты эшлисез. Бүген һәркемнең телендә сезнең ширкәт, – диде ул, елмаеп-балкып. - Без булдырабыз! -дигән җавап күндердем, түшне киерә төшеп. Кунагыбыз барлыклы кеше икән, маябызны ярыйсы ук котайтты, рәхмәт төшкере.... Әйбәткә әйбәт булмый кая барасың, әлеге шәхесне, атасы, нәсел нәсәбе , туган-тумачасы һәм үзе тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең аһ-зарлары белән танышырга форсат тудырдым. Аңа, каза күрүчеләрне хәл кадәри бәхилләтеп , үзенең , якыннарының кайчан да булса җәннәткә эләгүен хәл итү мөһимлеген колагына киртләдем. Бу эшендә аңа уңыш теләп, булышлык итәргә әзер икәнлегемне белдердем. Ул, серле елмаеп, экранда язылган үзенә кагылышлы кыйссаларны аерыла алмый бирелеп, алай ук түгел бит инде" -ди-ди укыды . Күрше компьютер аша ни укыганы белән, дөнья хәлен белеп булмый, дип, үзем дә танышасы иттем. Менә ул бирелеп танышкан хатларның озынрагы: " Мәскәү каласында –Дума, Казанда – Дәүсовет, тулырмы берәр чак безнең сабыр дигән савыт; Дума – боярлардан мирас, ул –мантыйкый дәвам, совет сүзен совок(соскы) белән буташтыра гавәм... Мәҗлес , йә Корылтай түгел, киңәш түгел, хәтта, советка барып ябыштык, таңы сүнгән чакта. ...Милли галәмебез ул чор чиксез иде кебек, талантларга юллар ачык, биксез иде кебек...Гәҗит-журналлар тиражы йөзләрчә мең иде, “суверенитет” алуга, алар капылт шиңде... Татарча җырлар татарча, һәм алар җыр иде, өч ноталы такмакчылык белмим, каян иңде. Графоманнар армый-талмый үрчетәләр роман, биографиясе юклар сырлый мемуарлар... Сыер калдырган “коймак”ны торт дип булмый сатып, ник рухи галәмебезгә чүп – чар ургый ташып? Туплар да вата алмаган халкыбыз җыр -моңын, чүп-чар белән күмү бара, бутап уңын-сулын... Туплар көчсез, димәк үзгә чарасы табылган, графоманнарны билгеләп, җыр-моңнар сагына? Нәтиҗәдә “йолдызкайлар”, сөртенә-абына, сәхнәгә -эфирга чыгып, өзлексез “кабына”?... Кушылып җырлардай җырны кем, ник тыя, белмим, әллә нишләп кылт итә дә искә төшә гимн... Әллә шуның матавыгы булды “эш”нең башы? Болай дисәк, киермәсме депутатлар, кашны?... Утлар-сулар кичкәнгәме, яклап, газиз халкын, Рамазан ага язганнар - җырга күчкән ялкын...Рөстәм Яхин көйләгәне “Туган ягым” атлы, Ренат Ибраһимов аны илгә яңгыратты... Кызык, җырдан текст бунау ампутацияме? Ур(ы)нына яңасын тегү имплантацияме? Ә нишләргә , җыр җәсаде “яңа”дан баш тартса? Яки, алмашынудан соң асылын югалтса? Күмәкләшеп җырлаганда канатлана күңел , гимнның җыр булуы шарт, киресенчә түгел... ....Рөстәм әкә алды “Ока” , ул шулай зурланды, ә Рамазан Байтимеров бер кырыйда калды... Композитор агаебыз күчкәч бакыйлыкка, яңа текст өчен бәйге кузгалды бар хутка... Әҗер ике йөз мең тәңкә, гимн өчен , димәк, татар әдибенә мондый форсат тәти сирәк...Йөз дә сиксән ике шигырь сынашты ярышта, утыртканчы авторларны вәзгыять, галушка...Шагыйрь кызы әтисенең рухын яклый алды, автор буларак хокукын, хакын хаклый алды.Нәтиҗәдә бәйгечеләр төштеләр сагышка, гимн өчен яңа текст куелды тавышка ...Анысын кем язды, илнең былбыл кошларымы? Әллә бәйге рәисенең ахир дусларымы? Яңа сүзләр музыкага юлдаш булырлыкмы? Җаннарны уртак дулкынга көйләп корырлыкмы? Әҗер барып җитте микән, адресатка туры? Өлеш йолкып калмадымы бәгъзеләрнең кулы? Ошбу хакта кызыксынсак Дәүсоветка язып, авыртмаган башыбызга төшмәс микән казык?.. Җәбер, золым изгән җанны моң дәвалый бары, татар яши алмаячак җырларыннан ары.. Татар яши алмаячак, моңнарыннан язса, юкны-барны җыр, дип белеп, ялгышса, саташса...Сораулар күп , җавабын тик вакыт әйтеп бирер, милләтебез әле беркөн акбүз атта җилер ... Акбүз атта җырлап килер “Туган ягым” җырын , киләчәккә илтеп безнең күңелләрнең нурын!..." Аның ошбу текстан аерылганын көтеп алдым һәм тамак кырып, теге, вокзал баскычыннан тәкмәрләү белән бәйле кыйссаны, алай-болай сары матбугатка эләгеп, каза күрүче кабаттан рухи травма алмасын өчен, мәгълүматлар базасыннан бөтенләйгә сөртү максатка ярашлы булмасмы, дип кызыксындым. Юк! – дип кырт кисте ул. – Бәлки ул тәкмәрләүне миңа Хак Тәгаләнең бүләге санап кабул итәргәдер? Ничек инде? – дим, аптырашта калып. Иң яхшысы, син хәзер үк ул клиентыгызга, аның гафуын кабул итмәвемне җиткер. Мин , клавиатурада бармакларымны йөгертә-йөгертә клиентыбызны үпкәләтмәслек, бездән йөз чөермәслек сүзләр сайлап җөмләләр корыштыра башладым. " Бар да нияткә бәйле, -дип башладым җавабымны.-Сезнең ул тискәре гамәлегез явыз ният аркасында түгел. Сез котылгысыз хәлдә калгансыз һәм үзегез өчен уңай, зирәк чишелеш тапкансыз. Шуңа күрә мондый тапкырлыкны гаепләп булмый, ягъни, гафу сорарга сәбәп күренеп тормый. Клиентыбыз компьютереннән аерылмый җавап көткән ахрысы, шул минутта ук җавабы килеп иреште. "Ләкин бит мин кемдер килеп үзем калдырган күчкә басканнарын хөҗерләнеп көттем, һәм ул кемдер шуңа басып тәкмәрләгәч, ләззәт кичереп , аҺахайлап көлдем. Мин мең кат гаепле. Каза күрүчем бәлки үзе минем белән элемтәгә керер? Күпме сораса да сорасын, хәлем җиткән кадәрен авырыксынмый түләргә телим. Бу минем тормышымда бердәндер олы гаебем. Сират күперенә шуннан ничек тә арынып тәпи басасы иде." Кунагыбыз әлеге хатны укыгач пырхылдап көлеп җибәрде һәм җавапны шәхсән ирештерергә теләген белдерде. Аңа үз урынымны тәкъдим иттем. Тора-бара аның ни өчен серле елмайганы аңлашыла төште... - Кадерле каза күрсәтүчем, коткаручым -дип башлады ул сүзен . Һәм, – Мең -мең рәхмәтләр сиңа , дип дәвам итте.-Бу тормышта минем тарафтан башкаларга кылган гөнаһларны санап бетерешле түгел. Кайберәүләр хәтта туган җиребез һавасы агулануын да, сәйраннарда былбыл сайрауларын чучкалар чинавына алмашынуын да, Тукай яшәгән йортның ишелүен дә, татар мәктәпләренең ябылуына, җырларыбызның моңнан язуына, кемнәрнедер шәп эш урыннарыннан колак кагуына һәм башка бик күп нәрсәләр өчен теге яки бу дәрәҗәдә шәхсән мине гаеплиләр. Ышанмасаң, "Гөлҗәннәт-Гафур" ширкәте сайтына кер. Анда эте-бете минем хакта ни генә сырланмый. Ләкин акланырга җыенмыйм. Мартин Лютер әйтмешли, мин гаепле! Гаепне "мин гаепле" дип тану булмаса, бер ни дә үзгәрмәячәк, дигән Карл Маркс хөрмәт иткән әлеге монах. Әйе, мин синнән каза күрдем. Син миңа каза кылдың. Әмма миннән риза-бәхиллек юк. Булмаячак ! Бер хакка да! Шул сәбәпле, синең барча савапларың минем активка күчә, ә гөнаһларым сыртыңа менеп атлана. Рәхмәт! Берочтан "Гафур-Гөлҗәннәт" ширкәтен оештыручыларга да баш иясе килә. Ач башак кына тырпаеп тора бит ул, ә тугы иелүчән. Сизеп торам, аларны орышучыларга да, каргаучыларга да кытлык булмас...Син дә шул исемлектә булырсың.Тырышлыклары аркасында үзләре дә җәһәннәмгә ягулык булмагайлары...Ни, дим? Флаг кулларына!" Ул сөйли , ә кыяфәте әкрен-әкрен үзгәрә. Тора бара ул кәҗәгә ошый башлады...Мөгезләр очлы һәм хәтәр бөгелешле, тояклар да гүзәл кызларның биек үкчәләреннән ким түгел... Мин, котым алынып, "ак тәүбә, кара тәүбә, Гафур-Гөлҗәннәт ширкәтендә эшләүдән ваз кичәм", дип кычкырып җибәрәм. Уз тавышымнан үзем өркеп уянып китсәм, Насердин кордаш гараҗында , машина тәгәрмәче өстендә утырам икән. Ул үзе күренми, икенче каттагы төпсез иске диванында гырлап йоклап ята булыр ?. Капка ачык, машиналар тышта эшләп утыралар. Ни күрим , Насертдин кордаш күршесенең кәҗәсе бәеннән ычкынып гаражыбызга кергән дә, ни өчендер миңа текәлеп карап тора, сакалын селкетеп, башын чайкаштыра. Бераздан эчкә җылы кергәндәй итте, ахры ул минем белән түгел, минем арттагы шүрлеккә кунаклаган чүлмәктәге яран гөле белән кызыксына ахры .... Сәгатькә карыйм, көндезге өч. Гараждан атылып урамга чыгам. Монда һава арурак , рәхәт булып китә. Аптырап , беренче кат күргәндәй текәлеп карыйм, Насертдин кордаш гаражының бернинди манарасы да юк. Тукта, тукта, , арткарак чигенеп бакканда, ерактагы мәчетнең манарасы аныкы сымак булып күренә түгелме соң?.. Машинамны барлыйм. Шөкер, бәрелгән сыдырылган җирләре киренми. Сигналына басам, тавышы көр. Ул арада кесә телефоным чылтырый. Хатын икән, - Кайда буталып йөрисең инде тагы,ничә чылтыратып та җавап бирмисең, дачада казынасың ахры,баш күтәрми? Саграк кылан, билеңә төшмәсен, – дип тәкелди. - Кыскартабыз дигәннәре сукты . Иртәдән бирле аңга килеп булмый,-минәйтәм. - Сөенче! Синнән бер мутон тун ! Безне кыскартулары бер уен гына икән ! - Ничек алай? Аңлатыбрак сөйлә әле кадерлем.. - Безнең "Казмазтаз" оешмабыз ООО дигән кереш белән башлана иде бит, "җавабы чикләнгән җәмгыять" ягъни мәсәлән. Хәзер барыбызны да аннан азат итеп, оешманы төкәндерәләр дә аннары гариза яздырып "яңасына" кабул итәләр. Яңа оешмабыз исеме Тазмазказ булып үзгәреп, алда торган ООО урынына "П" куелачак. Нәрсәне аңлата соң ул "П"? Күршеләр талашканда үтә еш кулланыла торган сүз түгелдер ич, алай-болай? Ничек шулай әйтергә телең әйләнә?Предприятие дигәнне .аңлата ул сантый баш! - Ә ни пычагыма кирәк булды икән андый алмаш-тилмәш? - Модасы шундый. Яңа оешма беренче елын налог түләми. Аннары өч ел ташлама каралган. - Юкәдә икән чикләвек...Ә син каян белдең? - Кабинетын җыештырганда, хуҗаның телефоннан такылдаганыннан ... Мине абайламаган булган икән. Беркемгә дә тишәсе булма, дип кат-кат кисәтте. Китәсе кешеләр үз теләге белән китә бирсен, юлларына ак җәймә, ди. Машинамны кабызам да өйгә элдертәм. Хатын кайтканчы кичне ашны әзерләргә кирәк бит инде. Машинамның багажнигын ачсам, ни күрим, кемдер бер әрҗә шәраб калдырып киткән. Әрҗәдә "Гафу итегез" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять штампы сугылган кош теле хәтле кәгазь кисәге ята. Шул кәгазь кисәгендәге, акча күчерер өчен генә, дип язылган телефон номеры да күрсәтелгән. Әлеге номерга биш тәңкә акча озатам да, саф намус белән чылтыратып, миннән кем риза бәхиллек сорый, дип кызыксынам. Гафу итегез" мондый мәгълүматны бирүне мәгъкүл санамыйбыз, чөнки, кемнәрдер "гафу итмим", дип киресенә катып, клиентыбызны рәнҗетергә мөмкин. Ә, гафу итмәве белән әле ул үзенә дә кәкере сугып,гөнаһ җыя. Дин бит ачу сакламаска,гафу итәргә, явызлык кылучыга изгелек белән җавап бирергә куша. Аннары бу күчтәнәч Сезгә этлек эшләүченеке түгел, явызлыгыгызга изгелек рәвешендә җавап юллау булуы да ихтимал.. - Сезнең мондый хәйләкәр ысулыгыздан шайтан ярсымасмы соң?– дип куйдым мин шаккатып.-Курыкмыйсызмы? - Гафу итегез, "Гафу итегез" ширкате беркемне дә үпкәләтми.Һәм беркемнән дә курыкмый.Нәрсә белән бәхилләтүебезне исегезгә төшерегез.. - Алай икән.. Миндә янә бер сорау бар. - Сайра! - Әйтик үтә чибәр, чая чәчби иренә әллә кемнәр белән мөгез куеп яшәсә һәм моның "баҗайлары" сезнең оешма аша бер мәлне бертуктаусыз күчтәнәчләр яудыра башласа, нишләргә? Әйбәт бит инде, ха-ха-ха! Кайчандыр журналист булып эшләвем искә төшеп, мин, ирексездән стандарт сорау салулыйм: - Алга таба планнарыгыз нинди? - Без хәзер һәр урында реклама рәвешендә "Гафу итегез!" тамгасын кадаклауны кайгыртабыз. Рәхим итегез! дигән язулы такталарны да Гафу итегез! гә алмаштыру турында Дәүсоветка канун проекты юлларга исәп. Намуслы налог түләүче буларак андый хокукыбыз, бар, чөнки.. Алайса налог түләү сезне хәсрәткә салмый? Әлегә юк. Алдагысын Аллаһ белә. Бер елдан "Гафу итегез"не "Ярлыкагыл"га алмаштырырга исәп. Аннары "Ара өзү"гә. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" әсәре исеме дә кызыктыра. Көннәрдән беркөнне, хактан да кыскартуга тарып, безгә килсәгез, "Гафур-Гөлҗәннәт" исеменә күчүгә дә ерак калмый... Ширкатебез киңәеп китеп, халыкара аренага французчалап «Pardone moi» дигән аталышта атлауга да чират җитмәгәе. Төчеләнеп көлүдән колак чыңлый, баш чыңлый башлый минем. Үзем дә сизмәстән, автопилотта димме икән,катырка әрҗә өслеген каезлап ачып андагы бер дистә шешәгә аптырап карап торам. Тирән сулап көрсенеп куям. Нәрсә соң бу, инәңнең коерыгы? Ниткән күчтәнәч? Бер данәсен кулыма алам. Шайтан алгыры, бу бит француз коньягы. Димәк кемдер миңа эшләгән җитди этлеген лаеклы күчтәнәч белән юдырмакчы. Яки, киресенчә, минем җитди җүнсезлеккә саллы җавап...Тәвәккәләп, дәмләп карарга карар кылам.. Шәт, ул-бу булмас, бөкесе ару күренә, җитмәсә үтә җете ялтыравыклы ука төрелешендә.. . ( * Равил Һади– КДУ ның информатика буенча өлкән укытучысы, татарча программалар төзүче. ** Таккүз* *- “КУ” журналы идарәсе әгъзасы Рабит Батулла хикәясе.)

воскресенье, 3 сентября 2023 г.

ЛӘЙСӘН - ЯЗНЫҢ ЯҢГЫРЫ

("Безнең гәҗит", 31 август) ..Нигә күңел кара җыя икән? Агартырга телим күңелне... Күңел агартырга каләм алдым – Ак кәгазьгә кара түгелде... Ләйсән МӨГЪТӘСИМОВА Газеталарны укучылар барыбер дә байтак әле. Язганнарыма үз мөнәсәбәтләрен белдереп, телефоныма шалтыратучылар, хәтта хатлар юллаучылар юк түгел... Үз фикерләрен дөрес санап, шуңа күндерергә азапланучылары аноним рәвештә кереп булган социаль челтәрләрдән «сайрый». Домино кисәкчекләрен бер җепкә тезсәң, җиңелчә генә бер төртү барчасының ишелүенә китерә. «Бердәнбер дөрес фикер»гә күндерергә азапланучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе дә шуңа иш... Хәлбуки, һәркемне дә башкаларның фикерен үзгәртү, төзәтү нияте алгысытмый, күпчелек, мин дә шул исемлектә, төрле фикерләр рәтендә үзенекен ирештерү белән канәгать... Алган хөкүмәт бүләкләреннән, исем-титулларыннан чыгып бакканда, бүгенге әдәбиятыбыз тоткасы саналучыларны да тәнкыйть сәнәгенә элү күпләрне битараф калдырмый икән. «Укырлык берәү дә калмадымыни соң», «Ә кемне укырга соң, үзебезнекеләрдән?» кебек сорау тәгәрәтүләр булгалый. Зәвыклар турында бәхәсләшмиләр, диләр... Шуңа да халкыбызның «кайсын теләсәң, катыгын аша» дигән әйтеменә тотынып, «кемгә нәрсә ошый, шуны укысын», дигән карашта калам. Шәхсән үземә Саҗидә Сөләйманова иҗаты күңелемә хуш килә. Исән язучылардан Айдар Хәлим, Локман Закировны укыштырам, ә Ләйсән Мөгътәсимова шигырьләренә кабат-кабат әйләнеп кайтам... Аның «Сагынам сине» дигән шигыренә көй дә яздым, ничек кенә шуны берәр җырчы ханым яки туташка тәкъдим итәсе, дип баш ватам... Андый тәҗрибәм да юк, чөнки моңарчы мин язган җыр-көйләрне башкаручылар үз инициативалары белән кабул итә иде... Ләйсән Мөгътәсимова Тукай елы дип тамгаланган 2011нче елны «Казан утлары» журналы тарафыннан социаль челтәрне дә җәлеп итеп уздырган әдәби бәйгедә, көн кадагына суккан «Авыл мәктәбен япкач, мөгаллимнәре ни диләр?» исемле поэмасы белән танылды. Аның интернетта укылышы, шундагы уңай бәяләмәләре башкалардан дистәләрчә тапкыр өстен торуы белән бик күп каләмзатларның борыннарына чиертте. Нәтиҗә ясалганчы «Матбугат.ру» сайтына эленгән әлеге әсәрне интернет аша 29632 тапкыр ачканнар һәм 526 уңай бәяләмә калдырганнар иде дип истә калды... Бәйге тәмамлангач та поэма белән кызыксынучылар кимемәде... Ә беренче урынга лаек дип, инде 2010нчы елны узган бәйгедә икенче урын алып бүләкләнгән пьеса аталды. Кем, ниткән составтагы жюри шулай хәл итте, монысы әлеге бәйгедә шигырьләре белән катнашкан мин фәкыйрь өчен дә сер булып калды. Ни дим, без үскәндә телгә менгән «Былтыргы «А» дигән мәзәкне хәтерләп яки сәхнәләрдән еш яңгыраган шаян шигырьдәге «бу шул куян шулпасының шулпасының шулпасы» дигән юлын искә төшереп тел шартлатыргамы, белмәссең... Ярышта катнашучыларга 15 бит бирелә дип тәгаенләсәләр, миңа ике бит тәтеде, ә беренче урынга чыгарылучыга, лимит дип вакланмыйча, 25 бит биргәннәр... Беренче урынны алган әсәргә интернет аша 1645 тапкыр мөрәҗәгать итеп, 18 шәрехләмә калдырганнар иде һәм бу саннар хәтта минем күрсәткечләрдән дә кайтыш булуы белән гаҗиз итте. Ләйсәннең искиткеч, күпләрнең күңелләрен тетрәткән, эреткән поэмасын икенче урынга чыгарганнар. Әсәре интернетка эленмәгән Рабит Батулланың иҗаты җимешен дә, ниндидер критерийдан чыгып, икенче урынга лаек дип тапканнар... Китап сөюче якташ танышым, призлы урыннар алдан хәл ителгән булган, ә Ләйсәнне, поэмасы зур кызыксыну уятуы, интернетта артык күп тавыш җыюы сәбәпле, ничарадан бичара, икенче урынга аптыраганнан раслаган булсалар кирәк, диде... Әгәр аның фаразы хак булса, ул әсәрне исемлектән бөтенләй төшереп калдырмаганнары өчен рәхмәт әйтергәдер, бәлки. Әдәби бәйгегә интернет киңлекләрендә урын бирү бәгъзе оештыручыларны әнә шундый мәзәк хәлдә калдырды һәм андый «ярыш» уздыручылар киләчәктә мондый «хата»ларын инде кабатламас, хакыйкый зарурлыкны аныклау мөмкинлегенә башка беркайчан да мөрәҗәгать итмәсләр, юл куелмас, дигәнрәк тәэсир калды... Теләгән, танышырга өлгермәгән кешегә Ләйсәннең ул хикмәтле поэмасын «Казан утлары» журналының 2011нче елгы 2нче саныннан табып укып була һәм интернет аша әлеге журнал сайтына кереп аны табу мөмкинлеге бар. Ләйсән Мөгътәсимова – юморга ифрат бай, үткен телле әдибә. 2014нче елны Татарстан язучылар берлегенең 80 еллыгы Казанда, М. Горький исемендәге ял паркы каршындагы «Корстон» ресторанында узган иде. Озак та үтми, газета-журналлар андыйга йөрәксенмәсләр дип чамалыйм, социаль челтәрдә бугай, аның ошбу шигъри шәрехләмәсенә сөрлектем: Митингта өч язучы, Калганнары посып тора; Бушлай табын, 400 әдип Һәр чыкканны сосып тора... Дөрес сүзгә җавап юк, шулайрак булды шул... Ул чактагы Берлек рәисе Рафис Корбанга рәхмәт, язучыларга шундый зур мәҗлес оештырып сый-хөрмәт күрсәтте... Сосучылар арасында булуым сәбәпле, әлеге үткен юллар минем дә касыкка бәреп, кытыкны китерде... Миндә Ләйсән Мөгътәсимованың 2014нче елны Татарстан китап нәшрияты нәшер иткән «Кыл уртасы» исемле китабы бар. Мин аны, хакыйкый шагыйрәбез, өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим ителеп, өчесендә дә бүләкләнүчеләр исемлегеннән сызып атылган, Хәсән Туфан татарның Анна Ахматовасы дип зурлаган мөхтәрәм Саҗидә апабыз Сөләйманова аһәңнәрен тоеп, кайта-кайта укыйм... Менә Ләйсәннең, яраткан шагыйрәбезгә атап язылган ягымлы шигыреннән өзек: ...Осталыкта Синнән шактый калышсам да, Синең кебек шигырь язам, әлбәттә, мин! Бәлки берәр ерак туган апамдыр Син? Бер нәселнең чыбык очы Әлмәттә? – дим. ...Ә бәлки, мин ялгышамдыр, Саҗидә апа?! Ә бәлки, дим, бу очраклы охшашлык бер? Ни булса да, миңа син бик якын кешем! Тик язмаган аңлашырга очрашып бер... Ни кызганыч, миңа да шигырьләре белән әсир иткән Саҗидә ханым белән дә, аның талантлы дәвамчысы Ләйсән сеңлекәш белән дә бер тапкыр да очрашып сөйләшергә туры килгәне булмады. Ләйсән язганнардан ихласлык бәреп тора. Шундый шагыйрәнең Язучылар берлегенә кабул ителмәвен гариза язасы килмәүдән генә, дип аңлатасымы икән? Шагыйрь Роберт Миңнуллин хакимият үз иткән, кайгырткан әдипләрне «обойма»дагы каләмзатлар дип тәгаенләгән иде. Бер мәлне әнә шундый әдипләребез, роман-эпопеяләр, трактатлар тудырып аргач, поэмалар сырлап йончыгач, афоризмнар жанрына күчеп, фәйләсуфлыкка дәгъва кыла башладылар, һәм төп әдәби журналда «баттализм»нар, «батуллизм»нар, «кәримизм»нар һәм башка «изм»нар ташкыны пәйда булды. Алар «Матбугат.ру» сайтына да үрләде. Әлеге ноу-хауга байтак каләм тотучылар, шул исәптән мин фәкыйрь дә игътибар иттек һәм Ләйсән дә битараф калмаган булып чыкты. Иң әвәле ул «Матбугат.ру» сайтына ошбу шигырен элде: Мәртәбәле аксакаллар яңа жанр уйлап тапкан, Һәр язучы шул жанрга үз исемен җайлап таккан. Батуллизм – Батуллада, Баттализм – Фәнзаманда, Әмма әйтем, күпме измә, әйтем инде һәр заманда. Әдипләрнең әллә иҗат чишмәләре кипте микән? Әллә дулап, Пегас аты башларына типте микән? Аннары алар иҗат иткән афоризмнарга мөнәсәбәтен белдереп, әлеге экспериментны димме, фәнни телдә экскремент төшенчәсенә туры китереп, татарчалап «б.г.-зм» дип бәяләде. Аларга үз төзәтмәләрен турылады. Һәм аныкылар янәшәсендә шәп әдипләребез укмаштырган җөмләләр шактый тоныкланды. Нәрсәнең ничеклеге аңлашылсын өчен берничә мисал китерик. Менә Фәнзаман ага Батталның «баттализмнар»ы: *«Айлык пенсияң түзәрлекме?» дип сорамагыз. Түзәрлек! Соңгы егерме тугыз көне генә бик авыр уза... *Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә. *Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот. *Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте. Ләйсәннең боларга ирештерүле «җаваплары»: *«Исәнме?» – дип сорамагыз, исән булмасам, үлгән булыр идем. *Кайбер патшаларның шамакае да елата. *Тешеңне саклыйм дисәң, б. к чәйнәмә. *Йоклаган милләткә матәм маршы уйнаучылар күбәеп китте. «Ләбибизмнар»дан берничә үрнәк: * Минем иң куркыныч дошманым – үзем. * Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек. * Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә. Ләйсәннең җавабы: * Куянның иң куркыныч дошманы – үзе. * «Куян тауга менсә дә түмгәк астына кача». * Шигырь язган саен эче китсә, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә. «Кәримизм»нардан: * Дәшми калу – үч алуның бер төре. *Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала. *Кәрлә патшага бил бөгүе кыен. Ләйсәннең җавабы: * Дәшми калу –телсезлекнең бер төре. * Татар туарына өч көн алдан тибенә башлый. * Кәрлә патша күрешкәндә үк бил бөктерә. «Гаффаризмнар»дан: * Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк. * Үлүе авыр, яшәве – авыррак. * Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә. * Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән. Ләйсәннең җавабы: * Гел кирәк кеше үзенә бер кирәкле кеше табалмас. * Дөнья газабы мең – үтелә, Әҗәл газабы бер – үтерә. * Башкалар өчен җанын бирәм дип уйлаганнар да, җаннарын ходайга бирәләр. * «Сукыр тавыкка бар да бодай» дип, авыл халкына срогы чыккан азык-төлек кайтаралар. Зиннур Мансуров һәм Батулла әйтемнәре интернетка эленмәү сәбәпле, Ләйсән үзенчәлекле һәм тапкыр версияләрдән мәхрүм калды. Шундый әдипләргә игътибар күрсәтмәү әдәп вә мантыйк киртәсенә сыймас, аларны үпкәләтер, дип, газета укучыларны, әлеге авторларның зиһен сандыкларыннан чыккан җәүһәрләрен «Казан утлары» архивыннан юллап табып, Ләйсән үрнәгендә үз сөземтәләрен язарга димлим. Һәм шәхси үрнәк күрсәтеп, үзем дә бер-ике фаразымны тәкъдим итеп карыйм: Зиннур әфәнденең бер әйтеме: «Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кыллары ясап булмый». Бу уңайдан минем фараз: «Бу кадәр зирәк нәтиҗәгә шәхси тәҗрибәләр аша гына килеп була...» «Батуллизмнар»дан сыңар мисал: «Элек хатыннарның чәче озын, акылы кыска иде, хәзер чәче дә, акылы да кыска. Элек ирләр акыллы-сакаллы иде, хәзер сакал да юк, акыл да». Минем фараз: «Элек «Сакалы бар, акылы юк» табышмагы гадәти бакчаларны кыркучы кәҗәләргә кагылса, инде әдәбият бакчасын таптаучыларын да иңли сымак? Ләйсәннең бер шигырендә: «Бүген нигә берсе дә юк? Әллә кая киттеләр, Сүккәннәр дә, сөйгәннәр дә Бар да ятим иттеләр», – дигән күз яше аша елмаюлы юллар бар һәм ул: «Бүген туган көнем иде, «искә алсын ник берсе...» дип тәмамлана... Менә мин шундый гаҗәеп талантлы шагыйрәбез булуын искә алырга һәм моң-зарларын хәл кадәри таратыр өчен «Безнең гәҗит»кә хат юлларга булдым... Ә башка тагын кая язасың?.