Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 15 апреля 2023 г.

Мәктүбе нинди, мәктәбе шундый

Безнең гәҗит. 2023, №13 (5 апрель) ..Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре – Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан. Татар халык әкиятләре аталышлы тупламнарда бар да бер камырдан «бии», уртак тамырга сырышкан... Хезмәт тора өч бүлемнән, башта хайваннар турында. «Әтәч белән төлке» дигән әкият ача ул бүлекне. Эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: «Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны», – ди. Әтәч әйтә: «Алай булгач, уят башлап имамны», – ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. «Кадалгыры, тәһарәтем ычкынды», – дип, төлке шыла... Әкиятнең икенчесе «Торна белән төлке» атлы, мәктәптә үткән Крылов мәсәленә нык ук тарткан... Өченче әкият «Аю, бүре, төлке» дип атала. Имеш, шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала. Ниятләре: «Киләчәктә бер затка да тимик», була. Боларга дөя иярә, алар аны тотып суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа. Күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя...«Наян төлке» дигән әкият күпләргә ошыйдыр шаять: ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгаллимә Төлкебикә «укытам» дип алып кала, «ике атналык ризык» дип, нәни бүреләрне чала...«Нәзәкатьле» әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... «Елан патшасы Шаһмара»... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам дип, өчкә кисә...Икенче әкият – «Зөһрә», аның анасы бик «ушлый». Күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана. Бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – «Каракош». Иншамы соң дип торышлы, ул «Аленький цветок»ка нык охшаган, «патамышты»... Аның артыннан килгәне «Балыкчы һәм гыйфрит» була. Шуннан бер өзек китерик: «Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана. Патша малае тота да бу гыйфрит хатынын чала...» Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр.Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә. Иң алгы сызыкта – Шомбай, алдап-йолдап гомер итә... Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый. Мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый– мактый?.. Әкиятләр иң әүвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры?Мондый хезмәтләр иясе – исеме матур ИЯЛИ, «түлке» миндә бер «вапрус» бар, аны «кимнәр» соң иярли? «Фольклор»ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны «духтыр» илә кандидатлар? Титул-дәрәҗә алырга мондый «мал» торамы ярап? Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына, гавам көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкаләте вәссәлам.

пятница, 7 апреля 2023 г.

ТАТАР КИТАБЫН УКЫЙ ТОРГАН ҖИРДӘ

Быел , март аенда Истабул каласын күреп кайту насыйп булды...Үз үземне туган көнем белән шулай котларга булдым. Җиде ун дияргә микән тутырган яшемне, ун җиде дип кенә тәгаенләргәме, кайсына да риза... Казаннан туры рейслар өзелеп тормый икән: утырдың киттең, бардың кайттың. Ни хикмәт, барганда очкычыбыз буш диярлек иде, ә кайтканда тула язды...Узган ел, шунда чакта Сәлимия мәчете имамы, Гүкдениз Карадениз уйнаган Рубин командалы Казан ягыннан икәнемне белгәч, "анда бит ул җами япты (мәчет салдырды), мин дә , аның кебек Трабзон каласыннан", дип очынып, футболчы милләттәше белән горурлануын белдергән иде. Шактый вакыт узгач та онытмаган икән футбол сөюче дин әһеле мине, ерактан танып алып, кул болгап сәламләде. Әлеге мәчеттәге имамнар догаларны шул кадәр чыңлап торган тавыш белән көйләп укыйлар ки, опера җырчыларың бер почмакта сагышка батып тәмәке пыскытып тормалы...Әлеге имам укыганнар да кан тамырларына кадәр үтеп кереп, җанны тирбәлдерә, сулышны иркенәйтә.Ихтимал, стадионда футбол караганда да аның егәрле тавышы башкаларныкына күмелеп калмыйдыр... Истанбулның Азия континентына урнашкан Ускюдар районындагы, архитектура могҗизасы саналырлык Сәлимия мәчетеннән ерак түгел, ике катлы "Харам җами (мәчет)" урнашкан. Аның каршысында Харам районына караган ХАРАМ ОТЕЛЬ дип тамгаланган кунакханә балкып утыра. Шулар чигендә диңгез яры буйлата "Харам сәхил юлы" сузыла. Ә сәхил дигәннәре диңгез яры дигәнне аңлата . Шунда ук Харам эскәләсе ягъни шул исемдәге пристань. Биредә,җирле танышларым әйтүенә караганда борыңгы чорларда хаҗ сәфәренә килүчеләр, Босфорны көймәләрдә кичеп чыккач, хаҗ өчен тиешле ихрам(махсус кием) кия торган булганнар. Гүзәл Босфорның капма каршы, европа континентына караган ярында әвәл чиркәү булган Айя София һәм Солтанәхмәт мәчетләре , Галата манарасы, һәм башка тарихи биналар калкып күренеп тора. Быел биредә рус телендә сөйләшүчеләр еш очрый. Хактан да барча туристлар беренче чиратта Айя София һәм Солтанәхмәт мәчетләре урнашкан Солтанәхмәт мәйданына ашыга. Беренче тапкыр шунда аяк баскач минем күңелдә көй яралды һәм ошбу тезмә юллар белән үрелде ..." Солтанәхмәт диләр шатлык тоеп, кем төзегән күкне каеп уеп? Гүя мәрмәр атып торган фонтан бер мизгелгә туктап калган, оеп.Солтанәхмәт тора нурлар чәчеп, Айя Суфияне күккә дәшеп. КЕше рухы мәхәббәтне шулай бәян иткән, ташлар аша, шашып...Зәңгәр мәчет илә Алсу мәчет тора ярда икәү җитәкләшеп...Китәр кебек алар диңгез өсләп, югалырлар төсле күккә ашып... Аһ Төркия-алсу гөлләр иле, сине назлый зәңгәр диңгез җиле, ташларыңны сыксаң шул ике төс, тамчы тамчы янып тамар иде..." Һәм соңгы кушымтаны төрекчә үзем чамалаган дәрәҗәдә кабатлауны да кирәк таптым: "Аһ Төркия-пәмбе гүлләр эве, сәни ахшар мави дениз йеле, ташларың сыкарсаң о ике рәнк, дамла-дамла янып дамлар иди..." Һәм бу җырны концертларда Шәмәрдән хастаханәсенең баш табибы Радик Борһанов (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) концертларды җырлап йөрде...Бу шигырь китапларыма керде, хак булса, ниндидер коллектив басмада төрекчә дә дөнья күрде ддип ишеттем... Ә быел Айя Сафия мәчетенә керергә теләүчеләрнең чираты ифрат озынайган икән....Истанбул искиткеч кала, иртә көндез һәм кояш батканда үзгә матур, төнлә , серлелек өстәлеп, тагын да гүзәлләнә.Әлбәттә аның матурлыгын сүз белән аңлатып тору буш эш, кем тели барып күрә ала, ләбаса. Интернет аша танышыйм дигәннәргә дә яшел юл, берсеннән берсе кызык, күркәм роликларның исәбе -хисабы юк..... Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсенеңдә үзәк мәчетендә намаздашлар белән әңгәмә корганда Харам мәчетендә булуым, имамы белән дуслашуым хакында ычкындырдым. Шунда торган имам хатыйп Дамир хәзрәт, ихластан шаклар катып "Харам мәчетендә булдың", имамы белән дуслаштың", дип тел шартлатканы, һич хәтердән китми. Баксаң ул, Харам мәчете дигәч, биләмәсенә ел саен миллионнар хаҗ кыла торган Кәгъбә ташы урнашкан әл -Хәрам мәчете, дип уйлап, тынсыз калган икән... Истанбул буел да,элек күргәнемчә шаулап гөрләп тора. Туристларны диңгез буйлата сәяхәт итүче махсус экскурсия корабына да өзми-куймый чакырып торалар. Бәясе бәләкәй түгел. Шунда ук вапур дигән аталыштагы, аскы каты йөк машиналары өчен паром вазифасы башкаручы ак кораблар бер ярдан икенчесенә өзлексез бара-кайта торалар. Ярдан ярга егерме минутта барып яки кайтып җитешле, ә бәя бик очсыз.... Моны, бер континенттан икенчесенә круиз, дип тә атап була, дип аңлатты бер танышым. Вапурларның икенче яки өченче катында кафелар эшли, ә тәм-томның ниндиләре генә юк. Диңгездә йөзү бер могҗиза булса, Босфор яры буйлата җәяүләп тәпиләү дә күңелләргә хозурлык китерә. Кая бакма, берсеннән берсе күркәм мәчет манаралары, ә диңгезне аркыла буйга кораблар, йөк ташучы танкерлар "сөрә". "Катибым" исемле ресторанга җитәрәк "САТЫШ ҖИРЕ" дигән язуны күргәч аптырап калам. Мин үскән Юлбат авылы янәшәсендәге, кайчандыр атаклы мәдрәсәсе булган Сатыш авылының монда җире бар микәнни? Ә Юлбатныкы да юкмы тагы? Шулчак "сатыш җире "дигән язу өстендә эрерәк хәрефләр белән "балык" сүзе язылганлыгын абайлыйм. Аңлашылады, биредә яңа тотылган балыклар сатыла икән...Ә атаклы "Кыз күләсе" (кыз манарасы) төзелеш җайланмалары белән уралышында калган. ...Анда төзекләндерү эшләре бара......Ак корабта диңгез кичү генә түгел, Босфор аша салынган асылмалы күпердән автомобильдә җилеп чыгу да гаҗәеп тәэсир калдыра. Алары гына җитмәсә Босфорны диңгез аслатып салынган ике катлы метро аша да кичәргә мөмкин... Төркиядә булып узган җир тетрәү белән бәйле фаҗига хакында юл чите буйлап тезелгән,яктырткычлы баганаларга рамлап беркетелгән, кара тукымага ак белән "Гүчмеш олсун, Түркиям" дигән язулы җыйнак теләкнәмәләр сөйли. Татарда, бәла-казаларга карата, "узгынчы булсын" дисәләр, боларда "күчмеш булсын", дип әйтелә икән... Минем өчен бу баруымда иң зур яңалык, диңгез эчендә, бер бина урнаштырырлык кечтеки утраучыкка салынган китапханәне күрү булды. Аңа басмадан керелә. Затлы матур бинаның калын пыялалы дәү тәрәзәләренә төрле яклап дулкыннар бәрә иде ул көнне. Чөнки җил бик көчле иде. Ә иркен уку залының бер читенә урнашкан буфет чәй, кофе, төрле-төрле тәмнүшкәләр тәкъдим итә... Һәр шимбә көнне биредә Төркиядә яшәүче , туган телләренә гашыйк милләттәшләр җыелып нинди дә булса китаптан берәр татарча әсәрне чиратлашып укыйлар икән. Берәү укыганда , калганнары әсәр тексты белән телефоннары аша танышып бара, дөрес укылышны бәяли...Ә ул шимбәдә минем 1976 нчы елны "Идел" альманахында басылган, "Тамчы гөл" исемле , интернетка да эленгән, 2004 нче елны Татарстан китап нәшрияты бастырган китабыма кергән, заманында "Татарстан" радиосыннан мәшһүр артистыбыз Ринат Таҗетдинов тарафыннан укылган "Аууу..." исемле хикәямне сайладылар...Аннары , әсәргә һәм бүгенге татар әдәбиятына кагылышлы әңгәмә корылды.. Күмәкләшеп татарча китап укуны чыгышы белән Актаныш районыннан булган Римма атлы туташ оештыра булып чыкты... Исән сау өйгә әйләнеп кайткач, халык язучысы Фоат ага Садриев белән телефон аша Истанбулда алган тәэсирләрем белән уртаклашкан идем. Ул әлеге башлангыч хакында ишеткәч, бу хакта матбугатта язып чыгу кирәк, дип кат-кат искәртте. Мөхтәрәм Фоат ага әйткәнне үтәми булмый, укучылар ни дияр,язмамны яраткан газетабыз "Татарстан яшьләре"нә юлларга булдым.Татарстан яшьләре, 6 апрель 2023 ел.

САН БАР, СЫЙФАТ ЮК

Гавәмгә өч ноталы шалтырамалар таман, күпчелеккә классик музыка пычагыма да кирәкми, дигән фикер ишеткәләгән бар. Ләкин хикмәт җитди әсәрләрне ничек тәкъдим итүдә, ахрысы. Әйтик, Австрия композиторы һәм дирижеры Андре Рьеның иң зур, иң атаклы,иң күркәм залларда, мәйданнарда уза торган классик музыкаль әсәрләр тукылышындагы тылсымлы тамашалары илләр -җирләр яулый..Аның оркестрындагы берсеннән берсе якты йөзле гүзәл музыкант хатын-кызлар төрле төстәге матур, җете һәм мул-иркен киемнәр киеп, сәхнә нурлап утыралар, ә ир- ат музыкантларын һич мужикантлар, дип булмый, алары әкият принцларына иш. 2014 нче елны, Истамбулга баргач, һәркайда Андре Рье концерты афишаларына юлыктым. Концерт барышында, халыкара классик әсәрләр рәтендә төрекчә "Сөюеңне хәтерлә " дигән җырга чират җиткәч, тамашачыларның дәррәү кубып,елмаеп– балкып җырлый башлавы могҗизага тиң иде. Алар, камил рухи бердәмлеккә ирешеп, йөрәкләре бер ритмда типте шикелле. Интернеттагы роликта, Мехико каласында оештырган концертында Анде Рье оркестры " La Paloma (Күгәрченкәй)" атлы испанча җыр башлагач, шулай затлы киенгән, карашларыннан бәхетле нур саркыган тамашачыларның хисләнеп җырга кушылулары таң калдыра....Интернетка кереп ул язманы 50 миллион тапкыр ачканнар!...Кайчан да булса бу оркестр Казанга килер һәм башка әсәрләр рәтендә халкыбызның иң асыл берәр җырын, әйтик Тәфтиләүне башкарыр һәм милләттәш тамашачылар аңа кушылып җырлар, ә бәхет белән мөлдерәмә күзләрдә яшь тамчылары җемелдәр, дип өметләнәм.... Интернет аша популяр җырлар белән танышу табигый хәл. Төрек "йолдызы" Тарканның "Дуду" исемле җырын интернетка кереп ачучылар саны 199 миллион чиген узган... Казах җырчысы һәм композиторы Ахан Атыншыевның Шу буенда исемле (руслар елга исемен "Ык" ны "Ик" дип үзгәрткән ысулда "Чу" дип тәгаенләгән) җырын тыңлаучылар саны да дистәләрчә миллионнар белән үлчәнә. Кыргызларның "Буй-буй" дигән җырлары да дөньякүләм киң танылуга ирешкән... Инде, кем әйтмешли, үзебезнең былбылларга әйләнеп кайтыйк... Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев язганнар гына түгел, ә оркестр озатылышында иң затлы җырчыларыбыз башкарган борыңгы татар халык җырлары да дөнья сәхнәләре күрке булырлык классик әсәрләр дип саныйм.. Кызганыч ки, интернетта тәкъдим ителеше өзек-төтек, аннан моннан һәм роликлар артык примитив, кайберләре шөкәтсез үк булганга микән, татарча язмаларны караучылар аз. Күп кенә җырчылырыбызның язмаларын карау саны берничә йөз, яки 2-3 мең арасында тирбәлә. Һәр төр титул, бүләккә ия, халык әдибе дип тәгаенләнгән авторларыбыз сүзләренә язылган җырлар белән кызыксынучылар саны да ташка үлчим. Күпчелеге интернетка эленмәгән дә... Татар мәдәниятен пропагандалау вазифасындагылар тиешенчә эшләп җиткерми, дип фаразларга урын бар сыман?... Ә бәлки моны, исем, титуллар алып та бәгъзеләребезнең "бөеклек" тестын уза алмавына саныйсыдыр? Шөкер, һәммә интернет күрсәткечләре дә гарьләнерлек түгел. Әйтик Динә Гарипованың "Ай, былбылым" җыры белән 200 мең тапкыр кызыксынганнар. Алсуның "Сандугач" җыры 268 мең, Салават башкарган "Юлчы" җыры( көе минеке, сүзләре Эдуард Мостафинныкы) 78 мең, "Бүре"(көе һәм сүзләре мин фәкыйрьнеке)51 мең чиген узган... Җырлар гына түгел,әдәби әсәрләр, шигырьләр, публицистик язмалар сыйфатын һәм кыйммәтен дә интернет мөмкинлекләре чагылдыра ала. Шәхсән үземнең нигездә публицистик язмаларым тупланган шәхси блогыма (блог рустема зарипова) мөрәҗәгать итүләр 110 мең чиген узды... "Казан утлары" сайтына "Автор яңалыклары. Рөстәм Зарипов" дип кереп "Милициянең йөз кызыллыгы", "Әниләр" исемле бәяннарым һәм "Үзгә юлда" исемле хикәям белән танышучылар да юк түгел. Янә килеп , "Рөстәм Зариповның утлы шигырьләре", "Огненные строки Рустема Зарипова" дип эленгән соңгы елларда татарча һәм русча язган тезмә әсәрләремне укучылар да өстәлеп тора... Боларны тәсфилләвемнең сәбәбе шул, әсәрләре Тукай бүләге, башка төр премияләргә, исем, титулларга тиендерелгән авторларның язганнарын да интернетка эләсе һәм шуларны ябырылып укучылар саныннан чыгып, иҗатларына гадел бәя бирәсе иде ...Шәт, барысы да банкротлыкка чыкмас, дип өметләник...Бигрәк тә китапханә биргән отчетларга таянып Тукай премиясе кадәр "күчтәнәч" алуга китергән әсәрләрне аудиокитап шәкелендә эләсе иде интернет түрләренә.. Әнә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" атлы китабын кыйбат хакка да күпләп сатып алдылар, интернетка да кереп укучылар саны бихисап, инде аудио китапларын укучыларга да кытлык юк. Интернетка эленү, шәп исәбендә түш яки бүксә кагып йөргән бәгъзе "классик" , бүләкпәрвәр авторларыбызның әсәрләре укырлык та, укымлык та түгеллеге ачыкланса, нишләрбез, дигән сорау туарга мөмкин. Мондый бүләкләрдән әсәрләре күпләп укылган Зифа Кадыйрованың читтә калуы да мин фәкыйрьгә аңлашылып бетмәде. Димәк, вазифалы затларыбызга чарасын эзләргә һәм табарга кирәк була. Күптән түгел, дүртенче сыйныфта укучы оныгымның дәреслегендә , бер ир, үзенең хатынына, ир– бала тап, кыз бала алып кайтсаң суга салам, дип янавыннан башлана торган хикәягә юлыктым... Андагы башка әсәрләрдән дә күңел әллә ни хушлык тапмады. Элек, дөньякүләм танылган әсәрләр татарчага тәрҗемә итеп тә бастырыла иде..А.П. Чехов хикәяләре, Вилис Лацисның "Яңа тормышка" романы, һәм башка бик күп кызыклы әсәрләр. Колумбияле Гарсия Маркесның "Ялгызлык" романы йөз мең тираж белән татар телендә басылып "ә" дигән сатылып бетүе шаһиты булдык. Решат Нури Гүнтекиннең "Чалы кошы" романы татар телендә китап булып кат-кат нәшер ителде. Тәрҗемәләр дәүләт химаясындагы әдәби журналларда да дөнья күрә килде. Тиражлар дөм җилгәрелмәсен өчен, тәрҗемәче хезмәтен лаекле бәяләп, шул традицияне кабат торгызу мәгъкүл. Ә дәреслекләрне тәрҗемәләр хисабына да тулыландырып булыр кебек.. Көнчыгышның даһи шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Алишер Навои, Сәгъди, Низами кебек гигантларның татарчага тәрҗемәләре азмы-күпме бар, дип беләм. Паола Коэльлинең "Алхимик" романы, Иерусалим профессоры Ной Харариның "Кешелекнең кыскача тарихы" хезмәтен дә татарчага тәрҗемә итүгә лаек, дип саныйм Нобель бүләге лауреаты Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл"(Бәнем адым Кырмызы) романы ис китмәле әсәр. Шул ук Гүнтекиннең "Яфрак явымы"" бәяны да көн кадагына суга торган . Әлеге төрек язучылары әсәрләрен мин Минск шәһәрендә басылган сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итеп укыдым. Алар рус теленә дә аударылган...Ә татарчалары юк. Ә иң мөһиме,дәреслекләргә проза әсәрләреннән Тукайның гаҗәеп "Хаҗи" хикәясен уздыру онытылмасын иде! Ул интернетка рус телендә эленгән һәм аны русча рәхәтләнеп тыңлыйлар, ә татарчасын, берәр танылган артистыбыз укуында, затлы музыка озатылышында тәкъдим итү киләчәк эше булып кала.. Тукайның "сүз башым бит Шүрәле", дигәнен истә тотып, язмабызның җыр турында башлануына әйләнеп кайтыйк әле. Русларда , зәвыклар хакында бәхәсләшмиләр, дигән әйтеме бар. Аяныч, ки, соңгы елларда татарча радиолардан композитор һәм музыкант Бәхти ага Гайсин уйнавы озатылышында Фәридә Кудашеваның аһәңле тавышы яңгырамый. Хәер, Ильһам Шакировның яшь чагында, тавышы искиткеч матур, чыңлы чагында башкарган халыкыбыз һәм асыл композиторларыбыз иҗат иткән җырлар да ишетелми. Сөләйман Йосыпов, Гали Ильясовлар гомумән онытылу сукмагында...Мөнирә Булатова, Зилә Сөнгатуллина, Усман Әлмиев, Габдулла Рәхимкулов,Гөлзадә Сафиуллина һәм башка танылган җырчыларыбыз да эфирга чыгудан туктады шикелле? Чын татар җыры ниндилеген онытмас, оныттырмас өчен атнага, яки айга бер тапкыр гына булса да, мәгълүм бер вакытта атаклы, затлы җырчыларыбыз башкаруында татарның классик әсәрләре теземгә салынган концертлар тыңлау, карау мөмкинлеге тудыру көн кадагына менмәдеме икән? Заһидулла Яруллинның "Тукай" маршын татарча радиоларыбызның "Тукай" елында да яңгыратмавын ни дип аңларга да белмим? Тәүлекнең якты вакытында Тукай һәйкәле янында аны көн дә бер яңгыратып алу да артык булмас иде, югыйсә.....Татарстанның беренче президенты указы белән Болгар радиосы оешып, көнебезне "Казан сөйли" дип башлый торган "Татарстан радиосы" бинасына кереп урнашкач, элгәренең кыйммәтле фонды хуҗасыз калып, юкка чыкмадымы икән, дип борчылам. Ул фондка минем Буа балалар ансамбле башкарган "Алфавит" исемле җырым (сүзләре Кави Нәҗминеке),Хәмдүнә Тимергалиева, Вадим Усманов җитәкләгән инструменталь ансамбль озатылышында башкарган "Тамчы гөл" җырым, Празат Исәнбәт, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев укылышында "Аууу!" һәм "Сабан туе" исемле хикәяләрем бар иде... Миңа калса әлеге артистлар башкарган, укыган һәр әсәр, алар катнашкан һәр спектакль язмалары күз карасыдай саклануга лаек. Мин тәмамлаган Казан төзүче инженерлар институтының "Идель" инструменталь ансамбле ( бас һәм соло гитараларда бертуган Сабитовлар. барабаннарда Рөстәм Галиев, ритм гитарада һәм синтезаторда Вадим Усманов уйный иде дип истә калган)филорманиягә, Ильһам Шакиров карамагына күчкәч, шул озатылышта башкарылган җырларның язмалары да кайдадыр сакланып калмадымы икән?... Бәлки , әлеге фондка рухи байлык сыйфатында сайлап алынган җырларны, әсәрләрне, тапшыруларны, спектакльләрне шәхси коллекционерларга мөрәҗәгать итеп эзләү, юллау, өлешчә булса да табып туплау һәм халкыбызга даими рәвештә кире кайтаруны хәл итәседер? Кем эшләргә тиеш икән бу тәҗел эшләрне? Рухи кыйммәтләребез сагында торыга тиеш шәхесләребез кем? Кем җитәкләгән оешма, ниткән комиссия йокыдан уянмый? Соңгы чирек гасыр дәвамында ошбу сорауларга җавап таба алганым юк. Татарстан яшьләре, 2023 ел, 1 кв.