Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 7 апреля 2023 г.

САН БАР, СЫЙФАТ ЮК

Гавәмгә өч ноталы шалтырамалар таман, күпчелеккә классик музыка пычагыма да кирәкми, дигән фикер ишеткәләгән бар. Ләкин хикмәт җитди әсәрләрне ничек тәкъдим итүдә, ахрысы. Әйтик, Австрия композиторы һәм дирижеры Андре Рьеның иң зур, иң атаклы,иң күркәм залларда, мәйданнарда уза торган классик музыкаль әсәрләр тукылышындагы тылсымлы тамашалары илләр -җирләр яулый..Аның оркестрындагы берсеннән берсе якты йөзле гүзәл музыкант хатын-кызлар төрле төстәге матур, җете һәм мул-иркен киемнәр киеп, сәхнә нурлап утыралар, ә ир- ат музыкантларын һич мужикантлар, дип булмый, алары әкият принцларына иш. 2014 нче елны, Истамбулга баргач, һәркайда Андре Рье концерты афишаларына юлыктым. Концерт барышында, халыкара классик әсәрләр рәтендә төрекчә "Сөюеңне хәтерлә " дигән җырга чират җиткәч, тамашачыларның дәррәү кубып,елмаеп– балкып җырлый башлавы могҗизага тиң иде. Алар, камил рухи бердәмлеккә ирешеп, йөрәкләре бер ритмда типте шикелле. Интернеттагы роликта, Мехико каласында оештырган концертында Анде Рье оркестры " La Paloma (Күгәрченкәй)" атлы испанча җыр башлагач, шулай затлы киенгән, карашларыннан бәхетле нур саркыган тамашачыларның хисләнеп җырга кушылулары таң калдыра....Интернетка кереп ул язманы 50 миллион тапкыр ачканнар!...Кайчан да булса бу оркестр Казанга килер һәм башка әсәрләр рәтендә халкыбызның иң асыл берәр җырын, әйтик Тәфтиләүне башкарыр һәм милләттәш тамашачылар аңа кушылып җырлар, ә бәхет белән мөлдерәмә күзләрдә яшь тамчылары җемелдәр, дип өметләнәм.... Интернет аша популяр җырлар белән танышу табигый хәл. Төрек "йолдызы" Тарканның "Дуду" исемле җырын интернетка кереп ачучылар саны 199 миллион чиген узган... Казах җырчысы һәм композиторы Ахан Атыншыевның Шу буенда исемле (руслар елга исемен "Ык" ны "Ик" дип үзгәрткән ысулда "Чу" дип тәгаенләгән) җырын тыңлаучылар саны да дистәләрчә миллионнар белән үлчәнә. Кыргызларның "Буй-буй" дигән җырлары да дөньякүләм киң танылуга ирешкән... Инде, кем әйтмешли, үзебезнең былбылларга әйләнеп кайтыйк... Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев язганнар гына түгел, ә оркестр озатылышында иң затлы җырчыларыбыз башкарган борыңгы татар халык җырлары да дөнья сәхнәләре күрке булырлык классик әсәрләр дип саныйм.. Кызганыч ки, интернетта тәкъдим ителеше өзек-төтек, аннан моннан һәм роликлар артык примитив, кайберләре шөкәтсез үк булганга микән, татарча язмаларны караучылар аз. Күп кенә җырчылырыбызның язмаларын карау саны берничә йөз, яки 2-3 мең арасында тирбәлә. Һәр төр титул, бүләккә ия, халык әдибе дип тәгаенләнгән авторларыбыз сүзләренә язылган җырлар белән кызыксынучылар саны да ташка үлчим. Күпчелеге интернетка эленмәгән дә... Татар мәдәниятен пропагандалау вазифасындагылар тиешенчә эшләп җиткерми, дип фаразларга урын бар сыман?... Ә бәлки моны, исем, титуллар алып та бәгъзеләребезнең "бөеклек" тестын уза алмавына саныйсыдыр? Шөкер, һәммә интернет күрсәткечләре дә гарьләнерлек түгел. Әйтик Динә Гарипованың "Ай, былбылым" җыры белән 200 мең тапкыр кызыксынганнар. Алсуның "Сандугач" җыры 268 мең, Салават башкарган "Юлчы" җыры( көе минеке, сүзләре Эдуард Мостафинныкы) 78 мең, "Бүре"(көе һәм сүзләре мин фәкыйрьнеке)51 мең чиген узган... Җырлар гына түгел,әдәби әсәрләр, шигырьләр, публицистик язмалар сыйфатын һәм кыйммәтен дә интернет мөмкинлекләре чагылдыра ала. Шәхсән үземнең нигездә публицистик язмаларым тупланган шәхси блогыма (блог рустема зарипова) мөрәҗәгать итүләр 110 мең чиген узды... "Казан утлары" сайтына "Автор яңалыклары. Рөстәм Зарипов" дип кереп "Милициянең йөз кызыллыгы", "Әниләр" исемле бәяннарым һәм "Үзгә юлда" исемле хикәям белән танышучылар да юк түгел. Янә килеп , "Рөстәм Зариповның утлы шигырьләре", "Огненные строки Рустема Зарипова" дип эленгән соңгы елларда татарча һәм русча язган тезмә әсәрләремне укучылар да өстәлеп тора... Боларны тәсфилләвемнең сәбәбе шул, әсәрләре Тукай бүләге, башка төр премияләргә, исем, титулларга тиендерелгән авторларның язганнарын да интернетка эләсе һәм шуларны ябырылып укучылар саныннан чыгып, иҗатларына гадел бәя бирәсе иде ...Шәт, барысы да банкротлыкка чыкмас, дип өметләник...Бигрәк тә китапханә биргән отчетларга таянып Тукай премиясе кадәр "күчтәнәч" алуга китергән әсәрләрне аудиокитап шәкелендә эләсе иде интернет түрләренә.. Әнә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" атлы китабын кыйбат хакка да күпләп сатып алдылар, интернетка да кереп укучылар саны бихисап, инде аудио китапларын укучыларга да кытлык юк. Интернетка эленү, шәп исәбендә түш яки бүксә кагып йөргән бәгъзе "классик" , бүләкпәрвәр авторларыбызның әсәрләре укырлык та, укымлык та түгеллеге ачыкланса, нишләрбез, дигән сорау туарга мөмкин. Мондый бүләкләрдән әсәрләре күпләп укылган Зифа Кадыйрованың читтә калуы да мин фәкыйрьгә аңлашылып бетмәде. Димәк, вазифалы затларыбызга чарасын эзләргә һәм табарга кирәк була. Күптән түгел, дүртенче сыйныфта укучы оныгымның дәреслегендә , бер ир, үзенең хатынына, ир– бала тап, кыз бала алып кайтсаң суга салам, дип янавыннан башлана торган хикәягә юлыктым... Андагы башка әсәрләрдән дә күңел әллә ни хушлык тапмады. Элек, дөньякүләм танылган әсәрләр татарчага тәрҗемә итеп тә бастырыла иде..А.П. Чехов хикәяләре, Вилис Лацисның "Яңа тормышка" романы, һәм башка бик күп кызыклы әсәрләр. Колумбияле Гарсия Маркесның "Ялгызлык" романы йөз мең тираж белән татар телендә басылып "ә" дигән сатылып бетүе шаһиты булдык. Решат Нури Гүнтекиннең "Чалы кошы" романы татар телендә китап булып кат-кат нәшер ителде. Тәрҗемәләр дәүләт химаясындагы әдәби журналларда да дөнья күрә килде. Тиражлар дөм җилгәрелмәсен өчен, тәрҗемәче хезмәтен лаекле бәяләп, шул традицияне кабат торгызу мәгъкүл. Ә дәреслекләрне тәрҗемәләр хисабына да тулыландырып булыр кебек.. Көнчыгышның даһи шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Алишер Навои, Сәгъди, Низами кебек гигантларның татарчага тәрҗемәләре азмы-күпме бар, дип беләм. Паола Коэльлинең "Алхимик" романы, Иерусалим профессоры Ной Харариның "Кешелекнең кыскача тарихы" хезмәтен дә татарчага тәрҗемә итүгә лаек, дип саныйм Нобель бүләге лауреаты Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл"(Бәнем адым Кырмызы) романы ис китмәле әсәр. Шул ук Гүнтекиннең "Яфрак явымы"" бәяны да көн кадагына суга торган . Әлеге төрек язучылары әсәрләрен мин Минск шәһәрендә басылган сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итеп укыдым. Алар рус теленә дә аударылган...Ә татарчалары юк. Ә иң мөһиме,дәреслекләргә проза әсәрләреннән Тукайның гаҗәеп "Хаҗи" хикәясен уздыру онытылмасын иде! Ул интернетка рус телендә эленгән һәм аны русча рәхәтләнеп тыңлыйлар, ә татарчасын, берәр танылган артистыбыз укуында, затлы музыка озатылышында тәкъдим итү киләчәк эше булып кала.. Тукайның "сүз башым бит Шүрәле", дигәнен истә тотып, язмабызның җыр турында башлануына әйләнеп кайтыйк әле. Русларда , зәвыклар хакында бәхәсләшмиләр, дигән әйтеме бар. Аяныч, ки, соңгы елларда татарча радиолардан композитор һәм музыкант Бәхти ага Гайсин уйнавы озатылышында Фәридә Кудашеваның аһәңле тавышы яңгырамый. Хәер, Ильһам Шакировның яшь чагында, тавышы искиткеч матур, чыңлы чагында башкарган халыкыбыз һәм асыл композиторларыбыз иҗат иткән җырлар да ишетелми. Сөләйман Йосыпов, Гали Ильясовлар гомумән онытылу сукмагында...Мөнирә Булатова, Зилә Сөнгатуллина, Усман Әлмиев, Габдулла Рәхимкулов,Гөлзадә Сафиуллина һәм башка танылган җырчыларыбыз да эфирга чыгудан туктады шикелле? Чын татар җыры ниндилеген онытмас, оныттырмас өчен атнага, яки айга бер тапкыр гына булса да, мәгълүм бер вакытта атаклы, затлы җырчыларыбыз башкаруында татарның классик әсәрләре теземгә салынган концертлар тыңлау, карау мөмкинлеге тудыру көн кадагына менмәдеме икән? Заһидулла Яруллинның "Тукай" маршын татарча радиоларыбызның "Тукай" елында да яңгыратмавын ни дип аңларга да белмим? Тәүлекнең якты вакытында Тукай һәйкәле янында аны көн дә бер яңгыратып алу да артык булмас иде, югыйсә.....Татарстанның беренче президенты указы белән Болгар радиосы оешып, көнебезне "Казан сөйли" дип башлый торган "Татарстан радиосы" бинасына кереп урнашкач, элгәренең кыйммәтле фонды хуҗасыз калып, юкка чыкмадымы икән, дип борчылам. Ул фондка минем Буа балалар ансамбле башкарган "Алфавит" исемле җырым (сүзләре Кави Нәҗминеке),Хәмдүнә Тимергалиева, Вадим Усманов җитәкләгән инструменталь ансамбль озатылышында башкарган "Тамчы гөл" җырым, Празат Исәнбәт, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев укылышында "Аууу!" һәм "Сабан туе" исемле хикәяләрем бар иде... Миңа калса әлеге артистлар башкарган, укыган һәр әсәр, алар катнашкан һәр спектакль язмалары күз карасыдай саклануга лаек. Мин тәмамлаган Казан төзүче инженерлар институтының "Идель" инструменталь ансамбле ( бас һәм соло гитараларда бертуган Сабитовлар. барабаннарда Рөстәм Галиев, ритм гитарада һәм синтезаторда Вадим Усманов уйный иде дип истә калган)филорманиягә, Ильһам Шакиров карамагына күчкәч, шул озатылышта башкарылган җырларның язмалары да кайдадыр сакланып калмадымы икән?... Бәлки , әлеге фондка рухи байлык сыйфатында сайлап алынган җырларны, әсәрләрне, тапшыруларны, спектакльләрне шәхси коллекционерларга мөрәҗәгать итеп эзләү, юллау, өлешчә булса да табып туплау һәм халкыбызга даими рәвештә кире кайтаруны хәл итәседер? Кем эшләргә тиеш икән бу тәҗел эшләрне? Рухи кыйммәтләребез сагында торыга тиеш шәхесләребез кем? Кем җитәкләгән оешма, ниткән комиссия йокыдан уянмый? Соңгы чирек гасыр дәвамында ошбу сорауларга җавап таба алганым юк. Татарстан яшьләре, 2023 ел, 1 кв.

Комментариев нет:

Отправить комментарий