Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 23 июня 2014 г.

Дусларым, дус-ишләрем...

Шифер шыкырдатып, китек коеп,
Түбә китеп бара.
Алга бару тоеп, шуңа оеп,
Күңел күкәй сала.
Риваятьләрдә Муса пәйгамбәр г.с.нең кавемдәш-ләрен 40 ел буе комлы чүлдә адаштырып йөрткәнлеге бәян ителә. Ул аннан коллык татыган, буйсыну каннарына сеңгән илдәшләре үлеп беткәч кенә, бәйлелекнең ни икәнен белми үскән яңа буынны ияртеп алып чыга һәм ил-ватанны яңабаштан, сәламәт нигездән, азат рухлы кешеләр берлегеннән кора. Ә менә без – Казан төзүчеләр институтының юллар һәм транспорт корылмалары факультетын тәмамлаучылар, төрлебез төрле якларга таралып 40 ел узгач, корасын коргач, коеласы комнар коелгач дигәндәй, курсташлар белән кабат очраштык.
Бер ишебез лаеклы ялга чыккан, кайберләребез күзләренә ак-кара күренми һаман дөнья куа, дөнья белән исәп-хисапны өзгән сабакташларыбыз да юк түгел икән инде. Институт бинасының иске, колонналы корпусында Ким Юнг Сан математикадан лекция укыган аудиторияне галимнәр киңәше залына әйләндергәннәр. Иң әвәле шунда алып керделәр. Ни хәл итәсең, акыллы кыяфәт чыгарып галимнәр урындыкларына урынлаштык. Ректор ярдәмчесе әйтүенчә, без белем эстәгән чорда институтыбызда нибары өч профессор булса, хәзер аларның саны алтмышны узып киткән. Казанда калыккан иң күркәм биналар Р безнең вуз проектлары җимешләре, кызганычка каршы, иң күрексез биналар да безнең эш нәтиҗәсе диде ул. Күреклеләр исемлегенә Колшәриф мәчетен, “Корстон”, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ФСБның яңа биналарын да кертте. Казандагы кырык вуз арасында КИСИ (хәзерге исеме КГАСУ) кечкенәрәге булса да, әллә ничә уку йортын “йоткан” гигант КФУ һәм спорт академиясеннән генә калышып, даими рәвештә спорт ярышларында өченче урынны яулый икән. Бу җәһәттән студентлары саны ягыннан күп тапкыр артык авиация, химия-технология югары уку йортлары безнекеләр белән, сөйләүчебез әйтмешли, “янәшәдә тормый”. Без укыган чорда нибары бер спорт залы булса, хәзер биш һәм бу казанышта сабакташыбыз, озак еллар проректор булып эшләгән, студент елларында Татарстан җыелма волейбол командасында уйнаган, бүген дә спортны ташламаган Самойлов Юрий Егоровичның өлеше зур икән. Юра узган ел Италиянең Турин каласында ветераннар ярышында катнашып Динамо-КАМАЗ командасы составында Татарстан исеменнән чыгыш ясаган һәм безнекеләр иң куәтле төркемнәрне, шул исәптән АКШ, Италия, Бразилия командаларын җиңеп, беренче урынны яулаган. Шунысы да мәгълүм булсын, АКШныкында өч Олимпия чемпионы чыгыш ясаган. Юра Егорович Самойлов (ике метрлы гәүдәсе һәм ашкынышлы хәрәкәте өчен без аны “Самолет” дип йөртә идек) хозурыма килеп, зур канәгатьлек хисләре кичереп, дөнья чемпионы булуын раслаган таныклыгын күрсәтте.
Факультетыбыз комсоргы Павел Чернов элек тә әйдәребез иде, бу очрашуны да тиешле югарылыкта ул оештырган. Төрле яклап шул игелеге өчен рәхмәтләр ява башлагач, “мин җитәкчелек кенә иттем, барысына да Ринат Гобәев гаепле” дип, “акланырга” азапланды. Павел юллар төзү һәм автотранспорт министры урынбасары булып эшләгәндә, шундагы мөһим бер бүлекне Ринат Гобәев җитәкләде. Безнең факультетташ министр алмашынгач, җай чыккан саен саф татарча “Алла боерса” дип кабатларга яратучы Павел бүтән оешмага, Ринат исә үзен укыткан институтка укытучылыкка күчте. Сабакташлар белән очрашу уздыру нияте боларны кабат кулга-кул тоташтырган. Иң әвәле Ринат әфәнде адресларыбызны табып, хат аша безнең белән элемтә урнаштырды. Хатта символик күләмдә акча җибәрү дә күрсәтелгән иде. Хәлбуки, ике көн буе мәдәни программасы да каралган рестораннарда сыйлану, затлы автобусларда Казан эчендә һәм тирәли тарихи урыннарны зиярәт иттерү өчен ул кертемнәребез бокалдан бер тамчы сыман гына тоелды. Рестораннар бәгъзе сабакташларның хәләл җефетләре милке иде булса кирәк, берсе опера театры тирәсендәгесе татарчага тәрҗемәдә “Бәйрәм ишекләре” дип аталса, икенчесенеке французча язылышта булу сәбәпле, хәтергә эленмәде.
Төрлебезнең тормышы төрлечә барып чыккан. Коддусов Хәбир үз төзелеш бизнесын булдырып, Татарстанда канат яра. Ирек тә үз төзелеш фирмасын барлыкка китереп, Уфа, Стәрлетамак, Чаллы, Себерләрдә юллар сала икән. Ирекнең олы кызы фән докторы булып куйган. Аның якташы – Эстәрлетамак егете Габдрәшитов Фоатның кызы да фән докторлыгына диссертация яклаган. Минем әни марҗа, үзем дә марҗа, ә әти акыллы дип шаяртырга яратучы Людмила Беккер трестта бүлек җитәкчесе булып эшләгән, аннары улын укыту үз җилкәсенә генә калгач, эшеннән китеп, шәхси бизнеска күчкән. Хәзер өйдә утырам, улым бик игелекле, тормышымны кайгырта, әле АКШтан дус кыз сугыла дип чылтыраткан идем, бер шешә кыйммәтле коньяк, деликатеслар тулы кәрзин кертеп чыкты ди.
Байтак егетләребез эре-эре түрәләр булып җитешкән. Казаннан Илдар Фәйзрахманов шундыйлардан. Илдарның аерылмас дусты, заманында шәп бокс остасы Владимир Миллиардерович Махринский да әле эшләп йөрим дип, көрсенеп куйды. Сабакташ ханымнарга “миңа телефоннан чылтыратмагыз, барыбер ишетмим” дип кисәтте. Алайса смс язабыз дигәннәр иде, “кирәкми, мин аларны күрмим, шуңа укып та азапланмыйм” диде. “Махра” (без аны шулай атый идек) кыяфәте белән һаман егетләргә биргесез. Анысы да монысы, аның бабасы хәтәр кеше булган, башкалар балаларына коммунистик исемнәр (рухи евнух исемнәре) биргәндә бу кеше коммунизм төзүче җәмгыятькә, дөресрәге, “кызыл” режимга чакыру ташлап, улына Миллиардер дип исем куйдырган. Ул һәм Илдар төнге урамнарда тәртип саклауда актив катнаштылар. Махринский тәртипсез “текәләр” төркемен эзләп таба, башта япа-ялгызы гына килеп сүз куша, сүгенергә ярамавын, урамда балалар, хатын-кызлар булуын тыныч кына искәртә. Тегеләр ачуланып, йодрыкларын хутка җибәрсә, ник туганнарына үкендерә. Кайчан төркемдә аңа торышырдай каты чикләвекләр дә табыла һәм ул очракта сугышчан комсомол дружина төркеме белән гүяки җир астыннан Фәйзрахман пәйда булып (Илдарны бабасы исеме белән Фәйзрахман дип атый идек), “селтәнүле аңлашуга” нокта куя.
Үткәннәрне искә төшерәбез. Кемдер бирегә килә алмаган украина егете Станиславның Ким Юнг Санга югары математикадан 17 тапкыр имтиханга керүен һәм кырыс остаз ахыр чиктә ике кулын күтәреп, “биреләм”, мин сезгә бернәрсә дә өйрәтә алмаганмын икән дигәнен көлә-көлә искә ала. Әлмәттән РСУ җитәкчесе булып эшләгән Альберт Шакиров сабак-ташыбыз Заһидуллин Нурулланың биредә катнашкан “акыллы әти кызы” өчен “саргайган” чакларын шәрехли. Мәҗлесебез гөрләгән бер мәлдә телефон чылтырый, бер сабакташыбыз туган көнем булу сәбәпле килә алмадым дип гафу үтенә. Юра Самойлов түзми, зал уртасына атылып чыга һәм микрофонны кулына алып, әлеге егетне ялкаулыкта гаепләргә керешә.
– 1972 елда Чаллыда төзү отрядында эшләгән чак, экскаватор ватылды, машина әрҗәсенә көрәк белән вак таш төибез. Соскылы көрәкнең зурысы шахта көрәге дип атала. Без өч егет шуның белән селтәнәбез. Ә бу штыклы көрәк алган да, без өч ыргытканда берне генә озата. Түздем-түздем дә, моның үзен кузовка күтәреп ыргыттым.
Килеп туган урынсыз кискенлекне йомшарту зарурлыгыннан Павел Чернов сөземтә ясый:
– Аның генераль директор урынбасары булып күтәрелүенә беренче этәргеч шул булды дисең инде алайса, – ди ул һәм дустыбыз туган көне хөрмәтенә бокалларны чыңлатырга чакыра.
Элла Морозова визиткасын суза. Ачып укыйм. Баксаң, Эльвира Радомировна да Оренбург каласындагы берләшмәдә генераль директор урынбасары булган. Роза Хәмитова АКШта яши булып чыкты, яһүд егетенә кияүгә чыккан. Динар Гатауллин ярыйсы гына боксчы иде, Алабуга каласының хәтәр җитәкчесе булып куйган. Янә бер дустыбыз, пенсия яше җитү аркасында югары урыныннан җибәрүләренә рәнҗеп, Иреккә зарлана. Ирек җилкә сикертеп, гаҗәпләнү белдерә,
– Белемең бар, тәҗрибәң җитәрлек, ач үз фирмаңны һәм рәхәтләнеп төзе Русия буйлата, кем комачаулый? – ди.
Ирек чыгышы белән Уфадан, бүлмәдәшем иде, минем белән авылыбызга да кайтканы булган икән, әни хакында сорашты. Ул иң катлаулы техник фәннәрне китапка күз йөгертеп чыгу белән үзләштерә, күңелендә бикли һәм теләсә кайсы укытучыбыз белән бәхәскә керә ала иде. Аның белән сабак-ташлар да, галим укытучылар да хисаплашты. Ирек дөньяның иң атаклы Гардвард, Оксворд атлы вузларына имтихан тапшырып укырга керә һәм шуларда укый да алган булыр иде дип уйлыйм. Миңа калса, аны Русиягә төзелеш министры итеп куйсалар, эһ тә итми ул вазыйфаны өстерәячәк. Ирек үзенең хаклы булуына мөһер басуга тирән ышаныч белән Саша Юношев атлы сабакташка борылып, “шулай бит” дип мөрәҗәгать итә. Авырдан гына укыган, әмма комсомол комитетына сайланып, иҗтимагый эшләрдә активлык күрсәтеп, карьера өчен әллә кайчан кар ера башлаган Павел Чернов әйтмешли, арабызда иң зур дәрәҗәгә ирешеп, башы пеләшләнгән ул дустыбызның эш темасына сөйләшәсе килми.
– Мин мастер вазифасыннан керешеп, буш урында кала салып, шуның мэры булдым, 33 предприятиене хутка җибәрдем, – ди ул эре генә һәм миңа мөрәҗәгать итә.
– Рөстәм, әйдә, янәшә утырыйк әле, минем сиңа кайбер фотоларны күрсәтәсем килә. Мин хәзер ялда, Казанга 90 яшьлек әнине кайгыртырга кайттым, исәбем китап язу. Павел Черновтан синең бу җәһәттән тәҗрибәң бар дип ишеттем, – ди. Чыннан да, Павел Чернов, Юра Самойлов һәм Ринат Гобәевләр белән юлларым кисешкәләп тора. Нишлим икән дип берәр проблема хакында авыз ачар хәл юк, алар инде ярдәм итәргә алынган да була.
Саша фотоларын карыйбыз. Ул анда АКШ бизнесменнары, сенаторлары белән бер табында. Янә бер фотода Кытайда ниндидер килешүгә кул куя.
– Өч катлы йортым бар, балаларга дүртәр бүлмәле фатирлар сатып алдым, укыдылар, эшлиләр, миннән бүтәнен сорамагыз, калганын үзегез булдырыгыз дидем. Минем исәп әнигә яхшы караучы яллау һәм әз-мәз илләр буйлап сәяхәт итү. Студент чакта син бабаңнар шәҗәрәсе турында сөйләгәнеңне онытмадым. Ә бит минем дә дворян тамырлары юк түгел...
Институтта укыганда парлашучыларыбыз булмады түгел. Шундыйлардан икәве мәҗлесебезгә рәхим иткән. Болар: инде телгә алган Латыйпов Ирек белән Лидия. Янә берсе Мартьянов Гена белән Люда. Генаның хатыны һәм кызы белән кайсыдыр очрашуда күрешкәнем булды, ә үзе белән 40 елдан соң гына сыртлардагы тузаннарны кагыштык. Нәкъ әтисе төслегә әйләнгән Генка! Аның нинди дус булуын аңлату өчен бер кыйсса сөйләми булмый. Дүртенче курста укыганда зачетлар, проектлар тапшырып йөргәндә сукыр эчәге китереп кысып, сырхауханәгә эләктем. Анда халык мыж, урын коридордан тәтеде. Операция уңышлы узды, атна-ун көн дигәндә терелтеп, этеп-төртеп дигәндәй чыгарып та җибәрделәр. Минем зачетлар, бер-ике проект тапшырылмаган, ә аларсыз имтиханнарга кертмиләр. Бер ел күчми калам икән инде, дипломны ятлар белән яклыйсы була дигән фикердә ныгыдым. Имтиханнар өчен каралган ике атна узды-китте. Бүлмәдәшләр кышкы каникулга таралышты. Дербышки бистәсендә яшәүче Мартьянов Гена көн дә килеп, минем хәлне белешә, проектларны эшләшә, зачетларны, имтиханнарны тапшырырга институтка бергә бара. Укытучы эш биреп каядыр ялгызымны калдырып чыгып китсә, тиз арада тиешле чишелешләрне табыша. Әлбәттә, икәүләп керешкәч, эш җиңеләйде. Ике атналык каникулда аның булышлыгы белән барлык “койрык”лардан арынып, биш имтиханны да тапшырдым. Генкага шуларны исенә төшерәм, ә ул оныткан. Авылга безгә кайтканын, клубта кино караганыбызны сөйли, мәрхүмә әнием хакында сораштыра. Әле һаман эшли икән, Казан тирәсендә төзелүче “фәнни шәһәрчек” объектларын проектлау белән мәшгуль.
Практика вакытында Искож заводы биләмәсендә эшләгәндә минем өскә ишелә язган кирпеч төягән арбаны ике-өч секунд тоткарлап бәладән йолган Костя Комраковны башта танымый тордым. Ул гынамы!.. “Костя Комраков күренмәдеме?” – дип үзеннән сорадым. Костя Мордовиядә яши, чәчләренә көмеш йөгергән, лаеклы ялга чыккан, балык тотарга яратам диде.
Икенче көнне Тукай мәйданында сәгать унда җыелыштык. Анда безне гидлы автобус көтә иде. Казанны гизәбез. Башта татар бистәсенә юл тотабыз. Кабан күле буендагы ике катлы күркәм йортларда татар байлары яшәгән икән. Әни яклап туган тишле Фәесхан атлы туганыбызның да ике катлы өе бәлки шушы тирәдә булгандыр. КИСИда укыган чордан бирле аралашкан шагыйрь Акъегетнең (Рөстәм Фәйзуллин) әнисе Әминә апаларның да революциягә кадәр Казанда ике катлы өйләре булган. Татар бистәсен урагач, “урыс очы”на борылабыз. Чират урыс дворяннары йортларына җитә. Әлбәттә, аерма җир белән күк арасы һәм без татарлар файдасына түгел. Моны гид та ләззәт кичереп, ассызыклый. Бүгенге татар һәм урыс авылларындагы аерма фонында, мондый гайре табигый контрастның нилектән икәнен, тарихи сәбәпләрен аңлатуны ул кирәк дип тапмый.
Автобусыбыз Казанны гиздерә. Кала үзгәргән, таный торган түгел һәм андагы иң гүзәл йортларның проектлары, ректор ярдәмчесе әйтмешли, йә институт көче, яки институтыбыз чыгарган проектчылар, архитекторлар иҗат иткән. Инде Казанны да чыгып барабыз, ә алда безне Явыз Иван форпосты – Свияжск утравы көтә. Күңелгә мөхтәрәм Әминә апаның янә бер, “Казан утлары”нда озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән улы Равил Фәйзуллинның әлеге журналның 2011 ел, 12 нче санында бастырган бер шигыре искә төшә:
Хурлык атавын күтәрү
Зурлык билгесе түгел!
...Бер бисмилла әйткән өчен
Ике тапкыр төртенү!
Без – шигырь укып, тыңлап үскән буын. Студент елларымда әлеге шагыйрьнең японнар сыман өч юллы (хокку) һәм дүрт юллы (танка) шигырьләр язып, “Нюанслар иле” китабы аша татар әдәби дөньясында шау-шу уятуын хәтерлим. Булды сокланучылар, күккә чөючеләр. Рәфикъ Юнысовның “Т.Я.”ның 2013 ел 3 август санында басылган мәкаләсеннән әлеге ысулны Хәсән ага Туфанның хупламавы билгеле булды. Минемчә, мондый шигырьләр язар өчен үзеңә дә бераз гына япон булырга, ягъни дзюдо, каратэ көрәше мәктәбе үтәргә һәм “бусидо” (япон рыцарьлары – самурайлар кодексы) кушканны әз-мәз булса да тотарга кирәк.
Свияжск утравы инде утрау түгел, ә ярымутрау икән, аны күтәртелгән киң асфальт дамба белән “зур җир”гә ялгаганнар. Биредә төрле-төрле чиркәүләр урнашкан. Студент чагымнан ук яхшы таныш, гаҗәеп якты кеше шагыйрь Әхмәт абый Гаделнең шушы юллары ирексездән хәтердә яңарды:
Рус җиренә чиркәү килешә,
Татарныкына – мәчет.
Урыс җирен чиркәү күтәрә,
Татарныкын утыра яньчеп...
Биредәге корылмаларның кайберсе кызыл террор котырган елларда төрмә булып та хезмәт иткән. Нәрсә дим: килдем, күрдем, аңладым. Шәт, бүтән юл төшмәс.
Утраудан кайтуыбызга сый-хөрмәттән сыгылган табын көтеп тора һәм анда һәркем ни дә булса әйтергә тиеш иде. Истәлек өчен, видеоязмада калсын дип. Элеккеге Себер каласы мэры Саша Юношев комсомол чагындагы сыман бик гайрәтле сөйләде. Аныңча Русия бик хәтәр алга бара, ә илдә төзелгән барча объектларда нәкъ менә безнең дәхелебез бар. Чират миңа җиткәч, кабатландым, моннан ун ел элек узган очрашуыбызга әзерләп килгән җырны янә сабакташларымның исләренә төшердем. Ул җыр рус телендә язылган, эчтәлек болайрак: кайчандыр КИСИга укырга килгәнбез һәм безгә анда шифер түбә турында шигырь бикләткәннәр. Укуны тәмамлап, кошлар кебек таралышканбыз. Еллар узган, безне кабат КИСИ үзенә җыйган. Һәм сизәбез, түбәбез әкрен генә шуыша. Әмма ул “барып җиткәнче” бар да әйбәт.

понедельник, 16 июня 2014 г.

ЮЛ БЕР ГЕНӘ, ЮНӘЛЕШЛӘР ТӨРЛЕ....

                              

              Бер  ана  алты яшьлек кызын дәрәҗәле текә мәктәпкә урнаштырыга дип алып килә. Ә анда иң әвәле бала белән укытучылар арасында әңгәмә кору тәртибе бар  икән. Комиссия өстәлендә  катыргыдан   өй,   пластмассадан ясалган  банан, лимон ише уенчыклар  ауный имеш . Менә бәләкәчтән сораштыру башлана.  Укытучы берәм берәм бу нәрсә , бу нәрсә ди-ди  шуларны тәкъдим итә . Ә  кызчык ык та мык..  Аптырагач, әнисен  класска дәшеп кертеп, кызыңны ала алмыйбыз , дияргә мәҗбүр була  имтиханчылар.
-          Ни өчен алмыйсыз? –дип кызыксына ханым.
-          Чөнки ул менә мондагыларның берсенең дә ни икәнен әйтә алмады.
-          Кызым, син шуларны да белмәдеңмени? –дип сорый ханым, кызыннан.
-          Оныткан идем, хәзер исемә төште.
-          Я, әйт алайса!
-          Монысы, -ди кыз уенчык өйгә күрсәтеп –макет. Ә болары- муляжлар….
                   Макет димәктән, әле кайчан гына үтә тиз йөрешле поездларны күргәзмәләрдән алынган фоторепортажлардан уенчык рәвешендә генә күрсәк , инде чыны белән танышырга да ерак калмаган , имеш... Яңа  чуен юл  төзелгәч, Мәскәү безгә тагын да якынаячак , өч сәгать ярымда барып җитәрлек булачак . Бирсен Ходай, югыйсә  айга бер , атнага ике дигәндәй  бармый торылмый,  ә   алтын минутлар әрәмгә  оча. Соңгы баруымда,  нур чәчеп торган  офисыбыз каршына җемелдәп торган, энәдән җептән төшкән  мин танымаган, оча торган тәлинкәгә тартым иномарка  фәкыйрегезгә ышкыла язып килеп туктады...Кәчтүмем төймәсе тиеп берәр төше сыдырыла күрмәсен тагы, дип,читкә тайпылырга өлгергәнче каерылып ачылган киң ишектән елмаеп балкып  вуздаш сабакташым килеп чыкты. Фамилиясе Шакалин ,  минем нәселдә татарлар бар дияргә ярата иде, Шаһгалиннан үзгәрмәде микән дигән шигем юк түгел....Машинасы зәһәр, кайсыдыр илдә узган ниндидер автокүргәзмәдән эләктергән, ахрысы. Телефоннан чылтыратып, киләсемне алдан  белешкән иде сабакташ,  күпме баш ватып та  нигә кирәгем чыкканын аңламадым, әмма  ләкин җитди сәбәп булырга ошаган... Язучы Әхәт Гаффарның  “сезгә кирәк чакта мин бар, миңа кирәк чакта сез юк...” дигән җөмләсе һич истән чыкмый. Ягъни бу дуска  йомыш төшкәндә аны  табармын димә, Русиянең бер почмагыннан икенче очына атына,  ә үзе  кем кирәк  шуны “ә” дигәнче юллап таба белә.  Күп сөйләшеп тормый Мәскәүнең иң кәттә  ресторанына турылыйбыз. Яшерен-батырын түгел, үз гомеремдә мондый зиннәтле җирдә тамак ялгаган юк иде әле...Бәяләр  хакында иң яхшысы дәшми уздыру.  Ирексездән, институтта шулай ук бергә укыган, прораб булып эшләүче Кухаркин фамилияле икенче бер сабакташымны Әлмәт каласында очратуым искә төште. Ул да ай-ваема карамый  сыйларга теләп  кала уртасындагы  ашханәгә алып кергән иде...Беренчегә шти, икенчегә бәрәңге боламыгы белән кәтлит китертте. Күрәсең  сүзе үтә, бәлки биредә ремонт эшләре уздырганы булгандыр,  ниндидер  ханым дусның  пышылдап әйткәнен колагына элеп  каяндыр  бер чәки дә юнәтте ..Ә  ресторанда, кайсын теләсәң катыгын аша дигәндәй, ап-ак ябулы өстәлебезгә французның коньягы һәм   шәрабе  кунаклады , әллә ниткән мин белмәгән ризыкълар тезелде, сулар килде. Ризыкъларның кайнарлары чыгарган хуш исләрдән баш әйләнеп, авызга да сулар килде. Тормыш, көнкүреш хәлләребезне белешкәләгәч, нигә кирәгем чыгуы хакында кызыксынасы иттем. Сабакташ, ихластан бер сөйләшеп утырасы килде, ди. Аның әйтүенә караганда бүген һәркайда һәркем акча сосып калырга омтыла, ә аларның фирмасын нәкъ менә шул омтылыш яшәтә һәм чәчәк аттыра, имеш. Бик күп регионнар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга өлгергәннәр. Һәм
болар  өчен заказчының зуры, бәләкәе юк икән : мәктәп директоры, балалар бакчасы, аптека, клуб  мөдире, хастаханә баш табибы, ЖКХ, ТСЖлар , юл төзү оешмасы башлыклары, кыскасы урындагы теләсә кем окладтан тыш  акча эшләсен өчен бер-бер төрле  схема, бизнес-проект әтмәлли  болар, ә инде төрле- төрле министрлар өчен, түбән буындагыларның да мәнфәгатьләрен  дөм кисеп атмый торган икенче төрлеләрен әпәлиләр.
-                     Бер ни төшенмим, -  минәйтәм ,- Жуликлар өскормасы дип аңлыйсымы соң  канторагызны?
-                     Бар да  закон кысасында, дустым, - дип тынычландыра Шакалин.- Беренче этапта заказчыны, әлбәттә үлчәме- масштабыннан чыгып, бюджет акчасын аулау серләренә төшендерәбез. Үзең беләсең, дәүләт финанславын кеше факторы хәл итә . Аннары, финанслау буасы ерылгач, шуннан өлеш йолкуның кырыкмаса кырык алымнары бәян ителә. Аңлашылса кирәк, һәр төр консультациянең үз тарифы. Әйдә, авыл хуҗалыгына  мул гына  акчалар бүленүенә ирешелде, дип фараз кылыйк. Бүленгән акчалар тиененә кадәр адресатка барып ирешсә  авыл хуҗалыгының мантып китүе дә мөмкин, хәтта. Моның, авыл гыйбатларыннан гайре һичкемгә кирәге юк. Чөнки,  ул очракта кран ябыла,  агым туктый, күлдә балык төкәнә дигән сүз . Димәк,  агымның   барып җитмәве хәерле, ә аның   хәстәрен алдан күреп,әлеге  тармакны, аның һәр буынын  чит илдән кредитка кирәкле-кирәксез , өч йөз мең торганын өч миллионга төшереп , ягъни шәхси мәнфәгатьләрне дә онытмый, һәм “бүлү таблицасы”на да хилафлыклар китерми техникалар алып,  колагыннан бурычка батыру мөһим . Шул очракта бүленгән  миллиардлар Мәскәүдән китте һәм иясенә барып җитте чутланып, асылда , тармакланып,   кредит биргән банкларга  һәм конкрет кесәләргә сеңеп югалачак.
- Шәһәр транспорты, аптека, авыл хуҗалыгы, коммуналь  хуҗалыклар инде сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгелләрдер?- минәйтәм. -Аларның  кыңгыр эшләре хакында хәзер телевидениедән     көн дә  тугълыйлар.
-                     Заманында безнең тупсаны иң күбе шулар таптады. Юк, без эшсез утырмыйбыз,  яңадан  яңа тармакларга үтеп  керәбез. Ә иске дусларга исә шаккатып, тел шартлатып торышлы өр яңа алымнар тәкъдим итәбез.
-          Юлларыгыз кая  алып барып  чыгарыр икән соң  сезне ?...
-                     Юл берәү генә,   һавадан акча  эшләү,  юнәлешләр төрле...  Тырышып эшләп акча табу ахмаклар өчен бердәнбер юл.  Оешманы  банкротлыкка төшереп  акча эшләү  күпкә кызыклырак. Бер ни майтармый, әвеш-тәвеш аша  булдыру өчен   чүлмәгең  эшләве кирәк.
-          Оешмагыз перестройка җимешеме?
-                     Алай  димәс идем... Бер институтта аерым структура буларак күптәннән яши иде инде аның оеткысы. Минем әти, мәрхүм   озак еллар җитәкләде шул бүлекне. Аңардан калган язмаларны укыштыру хәзерге эшемә шактый  булыша . Һәр яңа идея ул бит кем әйтмешли онытылган иске-москы. Әле күптән түгел әллә кайчан язылган   ифрат кызык бер рефератка тап булдым.  Ниндидер студент тәпәләгән. Милли җөмһүриятләр белән ничек  эшләү турында. Җирле  номенклатураны мәктәптә өчкә-көчкә укыган һәм имтихансыз да кереп була торганрак вуз бетергәннәрдән әзерләү  зарурлыгын дәлилләгән ул. Гектардан җитмеш-сиксән центнер уңыш алу, ягъни метр, метр ярым озынлыктагы башак үстерүләр турындагы әкиятләренә ышанырга өндәгән, һәм “үстерүчеләрне”  гавәм күзендә абруйлы  итү өчен,   “нигез”ләре ышыгында  төрле исемнәргә , бүләкләргә коендырырга чакырган, фәнни дәрәҗәләргә ирештерергә , “мин мин микән, мин кем микән” дип торучы, идиотка  әйләндергәнче туктамаска  кодалаган.  Бик түбәннән өскә чыгарылган эшем ияләре,  чамадан тыш комсызлыклары белән алдырулары,  үзе җитәкләгән биләмәдә дәү кунаклар өчен шәхси фәхешханә булдырырга  һәм табын оештырырга хирыслыклары, ягъни сутенерлык һәм официантлык сәләтләре ачылуы белән беррәттән, талантлардан, башлылардан, ихласлардан үч алуга укталышлы булалар һәм  андыйларга үсәргә генә түгел, тын алырга да хут калдырмыйлар, дип тәкърарлана  рефератта. Җитмәсә, кылган гамәлләре өчен оялу, вөҗдан газабы кичерүнең дә ни икәнен дә белми һәм белергә дә теләмиләр, имеш...Автор элекке ил җитәкчелеген милли номенклатураларны дөрес оештырмауда гаепли. Аныңча союздаш җөмһүрияттәге партия һәм хөкүмәт  җитәкчеләре биләмәләрен тулаем мөстәкыйль итүгә, ә автоном дигәннәрендәгеләр союздаш итәргә корылышлы булган.Тегеләре дә, булары да   милли әдәбият, милли профессиональ музыканы, гомумән милли мәдәниятне бик күп азат илләрнең буе  җитмәс югарылыкка үрләтүгә ирешкәннәр... Ә бит ил бөтенлеген ныгыту хакына җөмһүриятләрне төкәндерергә телибез икән, урындагы җитәкчелеккә җирле әдәбиятны, музыканы, гомумән мәдәниятне  маргиналь  хәлгә төшерүгә корылышлы кадрлар үстерү һәм тәрбияләү сорала.. Кыскасы, кырым татарларын, Кавказ мөселманнарын Сталин ихтыяры белән сөрергә НКВД гаскәрләре кирәк булса, ул тәкъдим иткән шартларда оештырылган номенклатура  мондый гамәлләрне үз җилкәсенә алудан да тайчанмаячак дип гөмамлый, студент әфәнде..  Автор раславынча, үзләрен һәр өлкәдә белдеклегә санаучы  түрәкәйләр җирле милли тормыштагы һәр затлыны очсызлый, һәр матурны шөкәтсезли, һәр югарыны түбәнәйтә һәм һәр мәгънәсе барны  абсурдка әйләндерәчәк . Үз халкына рухи  юл күрсәтү вазифасын алырга тиешлеләрне , (поводырь  була инде урысчасы, милләтне сукыр дип чутлаганда ),  язучыларны, шагыйрьләрне , тарихчыларны  шулай ук төгәл фәннәргә теше үтмәгән , мәктәптә өчкә көчкә укыган, олимпиадаларда җиңмәгән наданраклардан рекрутлау отышлылыгы тәсфилләнә. Укыган ояларында алар күңеленә бөеклек һәм эзәрлекләнү маниясе орлыгы салып калдырылырга тиеш , дип яза реферат авторы һәм,  “Мин бөек булам”  дип йөрсен  каләм тибрәтүгә башын салганнар  һәм язганнары бер тиенгә тормавын әйтүчеләр табылса, “миннән көнләшәләр” дип акланырга гына җитенкерәсен фәһеме... Үзен  белмәве, танымавы өчен халкына үпкәләсен, матбугатка чыгып аны “уянмауда” гаепләсен, “татар башын татар ашый” дип, кәҗә тизәгедәй чәчелсен, -дип дәвам итә. Рефератта, таблица шәкелендә төрле төрле гамәлләр үткәрү тәҗеллеге  дә  тәгаенләнгән. Әйтик, ике -өч яшь  каләмзатны  кулга  ияләштереп, шулар коткысы белән бушбугаз каләмзатлар төркеме оештырырга кирәк , диелә студент хезмәтендә. Һәм шул   төркемдәгеләр чын әдипләрне, бигрәк тә  биографияле, ихласлыклары бәхәссез, сугыш кичкән, үз кыйблаларыннан ваз кичмәгән һәм кичмәячәк шәхесләрне яза белмәүдә, талантсызлыкта гаепләтү мөһим, имеш.  Хәтта китапларын, сүз йөртүчән бәгъзе ачык авызларны да җәлеп итеп чүплектә яндырып хәкарәтләү тәэсирле булачак, дип  акыл сата реферат авторы. Аныңча,  китаплары яндырылмый калган өлкән  каләмзатларның котлары ботларына төшеп,  ертлачларның узынуына каршылык күрсәтмәчәкләр... Ә аннары  ярпачларга, үз көчләрен бер тоеп алгач тагын да узынырга, өлкән буынның сыгылмас  вәкилләрен җыеннарда авыр сүзләр белән гаепләүдән туктамаска, күңелләрен яраларлык, рәнҗетердәй бинахак эчтәлекле, ялагайлыкта гаепләгән эчтәлекле мәкаләләр бастырырга, радио аша шундыйрак чыгышлар  ясарга  гына кала, янәмәсе.  Нәтиҗәдә,чын әдәбиятны  бетемсезлеккә чыгару өчен киртә  булып торучы азчылыкны  юлдан алып ташлау хәл ителә, димәкче. Аннары “җиңүчеләрне”  бүләкләргә , исемнәргә, мандатларга күмет , ипили урыннарга утыртырту кодалана студент хезмәтендә.   Бушбугазларга өзлексез калын-калын китаплар чыгаруга юл ачарга, су язып май чыгарулары дәвамлы булсын өчен  аларны махсус курсларга дәшеп,   карачкычы ( чучельник)  , макетчы һөнәре серләренә төшендерергә, протез, муляж ясау алымнарын сеңдерергә кирәк, имеш. Калыпласыннар бетмәс-төкәнмәс  чидибрларын бер-бер артлы әнә шундый эш осталары ысулында да, дип очына автор. Халык күңеленә керердәй бер генә кахарманы да булмаган үрчемле авторларны классик итеп күрсәтү кирпеч-кирпеч томнарын табадан  өзлексез төшереп  торып хәл итеп була, имеш . Янә килеп,  өстән-өстән нәрсәләрендер йолкыштырып ,  экзотик эшләнмәләр җитештерүне җайга салсыннар  өчен  махсус югары курсларга чакыртып, кытай, япон, иран, һинд, башка халыкларының  милли үзенчәлекле иҗатларыннан сабак бирү мөмһимлеге дә ассызыклана.  Чыгарган китаплары күләмнәре һәм саннары белән Лев Толстой, Бальзакларны  узса тагын да шәп , дип очлый рефератын әлеге  бәйдән ычкынган шәкерт...
        - Стоп, стоп. Минем боларга ни  дәхелем бар?
-  Рефератта, милли әдәбиятләрне төкәндерү өчен укучыны милли телдәге әсәрләрдән  биздерү сорала, ә анысын,  беркем дә укымый торган китаплар, журналлар чыгаруны дәүләт хисабына күчерү аша хәл итеп була, диелә . Чөнки үз көнен үзе күрүче  мөхәррир талантлы автор эзләргә , табаргә һәм ипиле итәргә мәхкүм. Ә максат бит талантлыларны  якын җибәрмәү, юклыкка озату. Басылып чыккан әсәрләрне беркем укымаслык булуы кыйммәт. Һәм талантлы әсәрләр  гомумән тумавы хәерле. Ул чакта тора бара тәнкыйть  тә җан тәслим кылачак.  Зарурсыз  китапларын   сату кайгысы кулга ияләндерелгән  сәләте чамалы автор башын авырттырырга тиеш түгел : иҗат җимешләрен бюджет хисабына, авыл, район, мәктәп китапханәләренә алдыруны канунлаштырылу бик мөһим. Аннары,  административ ресурс ярдәмендә китапханәләрдә эшләүчеләргә  туң томнарны, туң  журналларны  укуны йөкләп,  һич югы аларны укучы буларак күрсәтеп  булачак. Риза булмаганнарының штатын кыскартасың, һәм  бетте китте вәссәләм.  Заманча эстрадада акча эшләүне шул даирәдәгеләр “кәбестә чабу” диләр, ә акча эшләү өчен “бөтерелдерелү” (урысчасы  раскрутка) узган  башкаручыларны  “тузан суыргыч” дип атыйлар. Тузан – мазлум тамашачы акчасы дигәнне аңлата бу очракта. Менә шул үрнәктә дәүләт хисабына китап чыгаручы  ике-өч “тузан суыргыч  йолдыз”  әзерләргә мөмкин.  Әлбәттә башта берсе дә җитеп тора.  Гонорар, фараздан,   бер том китапка   өч йөз мең   тамызыла дип алыйк..  Биш йөзне  состыру да жәл түгел сәясәтне дөрес аңлап, үле балык сыман агым уңаена йөзгәннәргә ...Димәк,  1 томына нибары 300 мең сум  гына  гонорар язылса да , ә графоман , ирек бирелсә  илле томлык  боламыгын чыгарып салырга да яшь пионер сыман һәрвакыт әзер дип фараз кылыйк, 15 миллион сум  акча  аның кесәсен төртеп тишмәчәк!  Авылда  ай буе терлек арасында биш мең тәңкә хезмәт хакына җан асраучылар бар заманда, бу бит буй җитмәс югарылык!. Өч тиенлек авторның  язучылык компетенциясен раслау     бүләкләр, титуллар аша хәл ителә! Мәгълүм ки, чын  шагыйрьләр атылган йолдызга тиң, кыска гомерле булалар. Ә шагыйрьләрне  җимле тагаракка тиендереп, озак яшәтү кыйммәт Тәмам маразматиклыкка чыгып,  кайчандыр кемнәрнедер ялагайлануда ярсып гаепләүләрен онытып,  үзләрен кулга ияләндерүчеләрнең башмакларын үбүле мәдхияләр яза башласыннар!
-      Боларны син миңа нигә  сөйлисеңме соң, агай-эне?
 -  Татарстандагы вәзгыятьне белешәсе килә. Ничек икән? Ошбу проектны сатып , өлешкә кереп булмасмы дим....Соңармадым микән ул өлкәдәге агымнан  чумыручылар арасына кысылырга?....

P. S. Икенче көн кунакханә номерымда уянып киткәч, кичәгеләрне искә төшереп утырдым. Дус әйбәт сыйлаган күрәсең ,  урыннан кузгаласы килми. Шунысы ару, сый- хөрмәт үз кесәмнән булмаганда башымның авырта торган гадәте юк.Нүжәли шундый сүзләр сөйләштек икән, дип аптырыйм. Әллә, төшкә генә кердеме  хәтердә яңарган әңгәмә?...  Мин, дустыма “ә” дип тә, “җә” дип тә җавап бирә алмадым кебек. Ник дигәндә , хәлләребез   җәһәтеннән хәбәрем  ташка үлчим....Дөрес, соңгы елларда метр, метр ярымлы башак үстерү турында рапортлар яңгырамый.  Иншаллаһ, башкасы да җайга салыныр....Моңа өмет тә бар. Әйтик, күптән түгел интернетта (матбугат ру) популяр бер яшь  йолдыз җырчының консерваториягә  җырдан имтихан тапшырганда икеле алуын яздылар. Миңа калса, барча эстрада йолдызларыбызны шул комиссия аша  аттестацияләргә иде.  Имтиханнан уза алмаганнарын сәхнәгә якын җибәрмәскә.  Әдәбиятны табынга куючыларга да аттестация  артык булмас куебек .  Барча профессия кешеләре өч-биш елга бер аттестация  иләге аша уза ләбаса. Шул исәптән ризыкъ әзерләүчеләр дә.  Ә үтә алмаучылар вазифаларыннан читләштерелә.  Рухи азык җитештерүчеләр кемнән ким, бер авылдашым  әйтмешли, аркалары чокыр, күкрәкләре киң....

четверг, 12 июня 2014 г.

ДУСЛАРЫМ , ДУС ИШЛӘРЕМ ....

                                
                        
                                                                                     
                                                                                                  
                                                                                                Шифер   шыкырдатып, китек коеп,  
                                                                                                Түбә китеп бара ...
                                                                                                Алга бару тоеп, шуңа оеп,
                                                                                                 Күңел  күкәй сала...
                                
              Риваятьләрдә Муса  пәйгамбәр г.с.нең  кавемдәшләрен 40  ел буе комлы  чүлдә адаштырып йөрткәнлеге бәян ителә. Ул  аннан коллык татыган, буйсыну каннарына сеңгән илдәшләре үлеп беткәч кенә, бәйлелекнең ни икәнен белми үскән яңа буынны ияртеп алып чыга һәм ил - ватанны  яңабаштан, сәламәт нигездән,  азат рухлы кешеләр  берлегеннән кора... Ә менә без  Казан төзүчеләр институтының юллар һәм транспорт корылмалары факультетын тәмамлаучылар, төрлебез төрле якларга таралып  40 ел узгач, корасын коргач,  коеласы  комнар коелгач дигәндәй, курсташлар белән  кабат очраштык..Бер ишебез лаеклы  ялга чыккан,  бәгъзеләребез күзләренә ак-кара күренми һаман   дөнья куа , һәм дөнья белән исәп –хисапны өзгән , ягъни тәмам “азат”лыкка ирешкән сабакташларыбыз да юк түгел икән инде... Институт бинасының  иске, колонналы  корпусында Ким Юнг Сан  математикадан лекция  укыган аудиторияне галимнәр киңәше залына әйләндергәннәр.  Иң әвәле шунда алып керделәр. Ни хәл итәсең, акыллы кыяфәт чыгарып галимнәр урындыкларына урынлаштык. Ректор ярдәмчесе әйтүенчә, без белем эстәгән чорда институтыбызда нибары өч профессор булса, хәзер аларның саны алтмышны узып киткән... Казанда калыккан иң күркәм  биналар –безнең вуз проектлары җимешләре,  кызганычка каршы, иң күрексез  биналар да безнең эш нәтиҗәсе, -диде ул. Күреклеләр исемлегенә “Колшәриф” мәчетен, “Корстон” , авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ФСБ ның яңа биналарын да кертте. Казандагы кырык вуз арасында  КИСИ  (хәзерге аты КГАСУ), кечкенәрәге булса да,  әллә ничә уку йортын “йоткан” гигант КФУ һәм спорт академиясеннән генә калышып, даими рәвештә спорт ярышларында өченче урынны яулый икән. Бу җәһәттән студентлары саны ягыннан күп тапкыр артык авиция, химия-технология югары уку йортлары  безнекеләр белән, сөйләүчебез әйтмешли “янәшәдә  тормый”. Без укыган чорда нибары бер спорт залы булса, хәзер биш  һәм бу казанышта сабакташыбыз, озак еллар проректор булып эшләгән, студент елларында Татарстан  җыелма воллейбол командасында уйнаган, бүген дә спортны ташламаган Самойлов Юрий Егор улының өлеше зур икән. Юра узган ел Италиянең Турин каласында ветераннар ярышында катнашып Динамо-КАМАЗ командасы составында  Татарстан исеменнән чыгыш ясаган һәм безнекеләр иң куәтле такымнарны, шул исәптән АКШ , Италия, Бразилия командаларын җиңеп беренче урынны яулаган. Шунысы да мәгълүм булсын, АКШ ныкында өч Олимпия чемпионы чыгыш ясаган...  Юра Егор улы Самойлов (ике метрлы гәүдәсе һәм ашкынышлы хәрәкәте өчен без аны “Самолет” дип йөртә идек), хозурыма килеп  зур кәнәгатьлек хисләре кичереп, “Дөнья чемпионы” булуын раслаган таныклыгы белән таныштырды . 
           Факультетыбыз комсоргы  Павел Чернов,  элек тә  әйдәребез иде, бу очрашуны да  тиешле югарылыкта ул оештырган. Төрле яклап шул игелеге өчен рәхмәтләр ява башлагач , “мин җитәкчелек кенә иттем, барысына да Ринат Гобәев  гаепле”, дип “акланырга” азапланды. Павел юллар төзү һәм автотранспорт  министры урынбасары булып эшләгәндә, шундагы мөһим бер  бүлекне Ринат Гобәев җитәкләде.  Безнең факультетташ министр алмашынгач, җай чыккан саен саф татарча “алла боерса” дип кабатларга яратучы Павел бүтән оешмага, Ринат исә үзен укытан институтка  укытучылыкка күчте. Сабакташлар белән очрашу уздыру нияте боларны кабат кулга кул тотыштырган.  Иң әвәле Ринат әфәнде адресларыбызны  табып ,хат аша безнең белән элемтә урнаштырды.  Хатта  символик күләмдә  акча җибәрү дә күрсәтелгән иде. Хәлбуки, ике  көн буе мәдәни программасы да каралган рестораннарда сыйлану, затлы автобусларда Казан эчендә һәм тирәли тарихи урыннарны зиярәт иттерү өчен ул кертемнәребез бокалдан бер тамчы сыман гына тоелды...Рестораннар бәгъзе сабакташларның  хәләл җефетләре  милке иде  булса кирәк,  берсе , опера театры тирәсендәгесе татарчага тәрҗемәдә  “Бәйрәм ишекләре” дип аталаса, икенчесенеке французча  язылышта булу сәбәпле, хәтергә эленмәде. Мәдәни программа шуннан гыйбарәт, япь яшь сылу гәүдәле, белмим кайларда кызынып   бронза төсенә кергән  тәннәрен вак-төяк чүпрәк кисәкләре каплаган туташларның  төрле-төрле биюләре....  Мәҗлесне алып баручы,   ыспай киенгән сылу гәүдәле, нәзакатьле, чибәр егетнең, борынына карганда яһүд  булса кирәк, саф татарча “Алмагачлары”н  җырлавы да  күңелгә   хуш килде. Менә бер заман алып баручыбыз “Зу-ля-ля” дип игълан итмәсенме... “Зөләйлә” ансамбле теле-экраннарда күреп ияләнгән киемнән пәйда булып иркен залны тәмам тутырды, бер буш почмак та калдырмады... Ниләр башкаруын әйтеп тормыйм, янымда утырган “Усть – Илим” каласының  ( Үз илемнән ясалгандыр инде бу исем) элеккеге мэре  Саша Юношев башын чайкаштырып, сагыш белән,
-                                       Болар татар эстрадасының йолдызларымы  инде? – дип кызыксынды...
-                                       Иң яктылары, -дип баш кактым .
     Сашканың , күзләре түгәрәкләнде.
      -      Шаяртасың? 
       -    Синең әле  безнең бүтән “йолдызлар”ны күргәнең  юк....
              Төрлебезнең тормышы төрлечә барып чыккан. Коддусов Хәбир үз төзелеш бизнесын булдырып, Татарстанда канат яра.  Ирек тә  үз төзелеш фирмасын барлыкка китереп, Уфа, Стәрлетамак,  Чаллы , Себерләрдә  юллар сала икән....... Ирекнең олы кызы фән докторы булып куйган. Аның якташы Эстәрлетамак егете Габдрәшитов Фоатның кызы да фән докторлыгына диссертация яклаган.  Минем әни марҗа, үзем дә марҗа , ә әти акыллы,  дип шаяртырга яратучы Людмила Беккер треста бүлек җитәкчесе булып эшләгән, аннары  улын укыту үз җилкәсенә генә  калгач, эшеннән китеп шәхси бизнеска күчкән. Хәзер өйдә утырам,    улым бик игелекле, тормышымны  кайгырта, әле АКШ тан дус кыз сугыла дип чылтыраткан идем, бер шешә  кыйммәтле коньяк, дилекатеслар тулы кәрҗин кертеп чыкты , ди .  
             Байтак егетләребез эре-эре түрәләр булып җитешкән...Казаннан Ильдар Фәйзрахманов, шундыйлардан. Ильдарның аерылмас дусты ,  заманында шәп бокс остасы,  Владимир Миллиардерович Махринский да, әле эшләп йөрим, дип, көрсенеп  куйды. Сабакташ ханымнарга, “миңа телефоннан шалтыратмагыз, барыбер ишетмим”, дип кисәтте. Алайса СМС язабыз дигәннәр иде, “кирәкми, мин аларны күрмим, шуңа укып та азапланмыйм”, диде. “Махра”, без аны шулай атый идек, кыяфәте белән һаман егетләргә биргесез . Анысы да монысы аның бабасы хәтәр кеше булган, башкалар балаларына коммунистик  исемнәр ( рухи евнух исемнәре ) биргәндә , бу кеше  коммунизм төзүче җәмгыятькә, дөресрәге “кызыл” режимга чакыру ташлап, улына Миллиардер дип исем куйдырган... Ул һәм Ильдар төнге  урамнарда тәртип саклауда  актив катнаштылар. Махринский тәртипсез “текәләр” төркемен эзләп таба, башта япа-ялгызы гына килеп сүз куша, сүгенергә ярамавын, урамда балалар, хатын-кызлар булуын тыныч кына искәртә. Тегеләр ачуланып, йодрыкларын хутка җибәрсә, ник туганнарына үкендерә. Кайчан, төркемдә аңа торышырдайлар каты чикләвекләр да табыла, һәм  ул очракта   сугышчан комсомол дружина төркеме белән гүяки җир астыннан  Фәйзрахман пәйда булып ( Ильдарны  бабасы исеме белән  Фәйзрахман дип  атый  идек),  “селтәнүле аңлашуга” “нокта” куя... 
            Үткәнннәрне искә төшерәбез. Кемдер бирегә килә алмаган украина егете Станиславның Ким Юнг Санга югары математикадан 17 тапкыр имтиханга керүен һәм кырыс остаз ахыр чиктә ике кулын күтәреп, “биреләм”, мин сезгә бер нәрсә дә өйрәтә алмаганмын икән, дигәнен, көлә-көлә искә ала. Әлмәттән  РСУ җитәкчесе булып эшләгән Альберт Шакиров, сабакташыбыз Заһидуллин Нурулланың биредә катнашкан  “акыллы әти кызы”    өчен  “саргайган” чакларын шәрехли...  Мәҗлесебез гөрләгән бер мәлдә телефон чылтырый,   бер сабакташыбыз, туган көнем булу сәбәпле килә алмадым , дип гафу үтенә. Юра Самойлов , түзми, зал уртасына атылып чыга һәм микрофонны кулына алып, әлеге егетне ялкаулыкта гаепләргә керешә.
-                     1972 нче елны Чаллыда төзү отрядында эшләгән чак, экскаватор ватылды , машина әрҗәсенә көрәк белән вак таш төйибез. Соскылы көрәкнең зурысы шахта көрәге дип атала. Без өч  егет шуның белән селтәнәбез. Ә бу,  штыклы көрәк алган да, без өч ыргытканда берне генә озата... Түздем-түздем дә моның үзен  кузовка күтәреп ыргыттым.
               Килеп туган урынсыз кискенлекне йомшару зарурлыгыннан  Павел Чернов  сөземтә ясый :
-    Аның генераль директор урынбасары  булып күтәрелүенә беренче этәргеч шул булды, дисең инде алайса, -ди ул, һәм дустыбыз туган көне хөрмәтенә бокалларны  чыңлатырга чакыра.
         Элла Морозова , визиткасын суза. Ачып укыйм. Баксаң  Эльвира Радомировна да  Оренбург калсындагы берләшмәдә генераль директор урынбасары булган... Роза Хәмитова АКШ яши булып чыкты , яһүд егетенә кияүгә чыккан. Динар Гатауллин, ярыйсы гына боксчы иде,  Алабуга каласының текә җитәкчесе булып куйган. Янә бер дустыбыз, пенсия яше җитү аркасында югары урыныннан  аткаруларына   рәнҗеп, Иреккә зарлана. Ирек җилкә сикертеп, гаҗәпләнү белдерә,
-   Белемең бар, тәҗрибәң җитәрлек, ач үз фирмаңны һәм рәхәтләнеп төзе Русия буйлата, кем комачаулый, -ди.
         Ирек чыгышы белән  Уфадан,бүлмәдәшем иде, минем белән   авылыбызга да кайтканы булган икән, әни хакында сорашты. Ул иң катлаулы техник фәннәрне  китапка күз йөгертеп чыгу белән үзләштерә, күңелендә бикли һәм теләсә кайсы укытучыбыз белән бәхәскә керә ала  иде. Аның белән сабакташлар да, галим укытучылар да хисаплашты. Ирек дөньяның иң атаклы  Гардвард, Оксворд атлы вузларына имтихан тапшырып укырга керә һәм шуларда  укый да алган булыр иде, -дип уйлыйм. Миңа калса аны Русиягә төзелеш министры итеп куйсалар, эһ тә итми ул вазифаны өстерәячәк... Ирек, үзенең хаклы булуына мөһер басуга тирән ышаныч белән  Саша Юношев атлы сабакташка борылып, “шулай бит” , дип , мөрәҗәгать итә. Әмма  авырдан гына укыган, әмма комсомол комитетына сайланып , иҗтимагый эшләрдә активлык күрсәтеп, карьера өчен әллә кайчан кар ера башлаган, Павел Чернов әйтмешли, арабызда иң зур дәрәҗәгә ирешеп, башы  пеләшләнгән ул дустыбызның  эш темасына  сөйләшәсе килми.
-   Мин мастер вазифасыннан керешеп, буш урында кала салып,  шуның мэры булдым, 33 предприятене хутка җибәрдем, -ди ул эре генә.  Һәм мин фәкыйрьгә мөрәҗәгать итә,
-   Рөстәм, әйдә  янәшә утырыйк әле, минем сиңа кайбер фотоларны күрсәтәсем килә.  Мин хәзер ялда, Казанга 90 яшьлек  әнине кайгыртырга кайттым, исәбем китап язу. Павел Черновтан, синең бу җәһәттән тәҗрибәң бар дип ишеттем ,  -ди. Хактан да Павел Чернов, Юра Самойлов һәм Ринат Гобәевләр белән  юлларым кисешкәләп тора.  “Нишлим микән” дип берәр проблема хакында авыз ачар хәл юк, алар инде ярдәм итәргә алынган да була...
            Саша фотоларын карыйбыз. Ул анда АКШ бизнесменнары , сенаторлары  белән бер табында. Янә бер фотода Кытайда ниндидер килешүгә кул куя...
- Өч катлы йортым бар, балаларга дүртәр бүлмәле фатирлар сатып алдым, укыдылар, эшлиләр, миннән бүтәнен сорамагыз, калганын үзегез булдырыгыз, -дидем. Минем исәп, әнигә яхшы караучы яллау һәм әз-мәз   илләр буйлап сәяхәт итү.  Студент чакта син бабаңнар шәҗәрәсе турында сөйләгәнеңне онытмадым. Ә бит минем дә дворян тамырлары юк түгел...
- Дөньяның үзәге Казанда, кайтып дөрес эшләгәнсең, -дидем.
         Институтта укыганда парлашучыларыбыз  булмады түгел. Шундыйлардан икәве мәҗлесебезгә рәхим иткән. Болар : инде телгә алган Латыпов Ирек белән  Лидия. Янә берсе  Мартьянов Гена белән Люда.  Генаның хатынын һәм кызы белән  кайсыдыр очрашуда күрешкәнем  булды, ә үзе белән 40 елдан соң гына сыртлардагы тузаннарны кагыштык... Нәкъ  әтисе төслегә әйләнгән Генка!.  Аның нинди дус  булуын аңлату өчен бер кыйсса сөйләми булмый.  Дүртенче курста укыганда, зачетлар, проектлар тапшырып йөргәндә сукыр эчәге китереп кысып, хастаханәгә эләктем. Хастаханәдә халык мыж, урын коридордан тәтеде. Операция уңышлы узды, атна ун көн дигәндә терелтеп , этеп-төртеп дигәндәй чыгарып та җибәрделәр. Хәлбуки  минем зачетлар, бер ике проект тапшырылмаган , ә  аларсыз имтиханнарга кертмиләр. “Бер ел күчми калам ,икән инде, дипломны ятлар белән яклыйсы була”, дигән фикердә ныгыдым... Имтиханнар өчен каралган ике атна узды-китте. Бүлмәдәшләр кышкы каникул таралышты. Дербышки бистәсендә яшәүче Мартьянов Гена көндә килеп минем хәлне белешә, проектларны эшләшә, зачетларны, имтиханнарны тапшырырга институтка бергә бара. Укытучы, эш биреп  каядыр ялгызымны калдырып чыгып китсә, тиз арада тиешле җавап –чишелешләрне табыша. Әлбәттә,  икәүләп керешкәч, эш җиңеләйде. Ике атналык каникулда аның булышлыгы белән барлык “коерык”лардан арынып, биш имтиханны да тапшырдым.  Генкага шуларны исенә төшерәм , ә ул  оныткан. Авылга безгә кайтканын,  клубта кино караганыбызня  сөйли, мәрхүмә әнием хакында сораштыра. Әле һаман эшли икән, Казан тирәсендә төзелүче “фәнни шәһәрчек” объектларын проектлау белән мәшъгул...
           Практика вакытында Искож заводы биләмәсендә эшләгәндә минем өскә ишелә язган кирпеч төягән арбаны ике- өч секунд тоткарлап  бәладән йолган Костя Комраковны башта танымый тордым. Ул гынамы,  Костя Комраков  күренмәдеме? –дип үзеннә сорадым.. Костя Мордовиядә яши, чәчләренә көмеш йөгергән, лаеклы ялга чыккан  , балык тотарга яратам,  диде...
          Икенче көнне Габдулла Тукай исемендәге мәйданга сәгать унда җыелыштык. Анда безне гидлы автобус көтә иде.  Казанны гизәбез. Башта татар бистәсенә юл тотабыз.  Кабан күле буендагы  ике катлы күркәм йортларда татар байлары яшәгән икән. Әни яклап туган тишле Фәесхан атлы туганыбызның да  ике катлы өе бәлки шушы тирәдә булгандыр. КИСИ да укыган чордан бирле аралашкан  шагыйрь Акъегетнең ( Рөстәм Фәйзуллин) әнисе Әминә апаларның да Үктәбр түнтәрешенә кадәр Казанда ике катлы өйләре булган... Татар бистәсен урагач, “урыс очы”на борылабыз.. Чират урыс дуәрәннәре йортларына  җитә. Әлбәттә аерма җир белән күк арасы һәм без  татарлар  файдасына түгел...Моны гид та ләззәт кичереп, ассызыклый... Бүгенге татар  һәм рус авылларындагы  аерма фонында, мондый гайре табигый контрастның нилектән икәнен, тарихи сәбәпләрен   тасдыйкълауны ул кирәк дип тапмый...
            Дөнья классик әдәбиятеннан билгеле, фәхешханәләрдә хезмәт күрсәтүче  туташлар чиркәү кушкан исемнәрен читкә куеп , “Мальвина” , “ Ивелина” һәм башка шундый  купшы, ялтыравыклы курчак, йолдыз,  чәчәкләргә хас исемнәре ала торган була . Төрекнең “Великолепный век” сериалы аша шул билгеле булды, гаремда хезмәт итүче  евнухлар (печелгән ирләр) дә, мөселманча исемнәрен читкә куеп ,  үзгә исемнәргә ( Сөмбел ага , Шәкәр ага  һ.б.ш.)  тиендерелгән..  Кемгә ничектер, әмма безнең татарда   кыз балаларга да , ир балаларга да мөселманча күркәм исемнәр урынына әнә шундый фәхишә һәм евнухларга хас, курчаккка, чәчәккә турыланган назлы  атамалар бирү эпедемия төсмерен алган. Миңа калса хәтта Ильнур, Ильназ кебек исемнәр дә артык “баллы”.   Әле бит “Тузик” ка охшашларын да кемнәребез генә кушмый...Корабны ничек атасаң ул шулай йөзәчәк, диләр. Әнә  бокс, яки кагыйдәсез  орыш-көрәш ярышларында катнашучыларның исемнәрен күрегез!  Чын мөселманча, кайсы Баһаветдин, кайсы  Сөләйман, кайсы Рәхим . Шуңа җиңәләр дә.  Евнух исеме белән андый  җиңү  яулау мөмкин түгел, әлбәттә... Автобусыбыз гиды хатынның да исеме һәм атасының исеме әнә шундыйрак сорттан иде. Бик каты кычкырып сөйли...Ә безгә аның булуыннан булмавы артык, чөнки  үзара сөйләшеп, аралашып бару кыйммәт. Гид кулында  микрофон булу сәбәпле, әлеге ханым  тормышыбызны шактый катлауландыра... Җитмәсә безнең сөйләшүгә дә эче дә поша икән,  шактый тупас тонда үзенә эшләргә комачау тудырмауны таләп тә иткәләп ала...
      Мин түзмим, ахыргы рәттән , аңа мөрәҗәгать итеп,
-                                       Начар ишетелә, катырак кычкырып сөйли алмассызмы? – дип сөрән салам.
            Сабакташ ханымнар ,кулларын бутап, “болай да колакны тондырып бетерә бит инде” дип, мине орыша башлый.
- Ул, катырак кычкырып сөйләгәч, теле  тизрәк арып, безне тынычлыкта калдырачак, -дип , акланам...
            Автобусыбыз Казанны гиздерә. Кала үзгәргән,  таный торган түгел һәм андагы иң гүзәл йортларның проектлары, ректор ярдәмчесе әйтмешли, йә институт көче, яки институтыбыз чыгарган проектчылар, архитекторлар иҗат иткән.  Инде Казанны да чыгып барабыз, ә алда безне Явыз Иван форпосты – Свияжск утравы көтә.  Күңелгә мөхтәрәм Әминә апаның янә бер, “Казан утлары”нда озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән улының , әлеге журналның 2011 ел, 12 нче санында бастырган  бер шигыре  искә төшә:                          

                                      *   *    *
Хурлык атавын күтәрү
Зурлык билгесе түгел!

...Бер бисмилла әйткән өчен
   Ике тапкыр төртенү!
        
           Без, шигырь укып , тыңлап үскән буын. Студент елларымда  әлеге шагыйрьнең  японнар сыман өч юллы(хокку) һәм дүрт  юллы (танка)  шигырьләр язып, “Нюанслар иле” китабы аша татар әдәби дөньясында   шау-шу уятуын хәтерлим... Булды сокланучылар, күккә чөючеләр. “Т.Я” 3 нче августында басылган Рәфыйкъ Юнысов мәкаләсеннән, әлеге ысулны Хәсән ага Туфанның хупламавы билгеле булды.  Минемчә, мондый шигырьләр язар өчен үзеңә дә бераз гына япон булырга, ягъни дзюдо, каратэ көрәше  мәктәбе  үтәргә һәм “бусидо” ( япон рыцарьлары -самурайлар кодексы) кушканны әз- мәз  булса да тотарга кирәк. Ә “бусидо” яшәү һәм үлемнең катгый  тәртибен билгели , һәр сүзне үлчәп сөйләүне, җенси тотнаклылыкны, лачынның  кеше ташлаган бөртекне ашамаганы сыман, түрәләр ыргыткан  бүләкләргә капланмауны һәм башка күп кенә нәрсәләр вә сыйфатлар таләп итә. Моннан тыш,   бусидо  үз әфәндеңә ук төзәүне рөхсәт итми...
           Свияжск утравы инде утрау түгел, ә ярымутрау икән  , аны күтәртелгән киң асфальт түшәүле  дамба белән “зур җир”гә ялгаганнар . Биредә төрле төрле чиркәүләр урнашкан... Студент чагымнан ук яхшы таныш, гаҗәеп якты кеше шагыйрь Әхмәт абый Гаделнең шушы юллары ирексездән хәтердә яңарды :
        
             Рус җиренә чиркәү килешә,
             Татарныкына – мәчет.
             Урыс җирен чиркәү күтәрә, -
             Татарныкын утыра яньчеп....

              Биредәге корылмаларның кайберсе , кызыл террор котырган елларда төрмә булып та хезмәт иткән.. Нәрсә дим : килдем, күрдем, аңладым...Шәт, бүтән юл төшмәс...
             Институтта беренче курста укыганда Явыз Иван яугирләре хөрмәтенә салынган мемориалга группабыз белән бару турында  бер укытучыбыз сүз чыгаргач,  сикереп торып, анда бармаячакмын һәм башкаларны да бармаска чакырам , дип , остарганымны хәтерлим. Ә бу юлы, дию пәрие оясы санаган  төбәккә теләмәсәм дә барылды... Дуслардан аерыласы килмәде, чөнки....Җитмәсә кайтуыбызга сый хөрмәттән сыгылган табын көтеп тора... Һәм анда һәркем ни  дә булса әйтергә тиеш...Истәлек өчен, видеоязмада калсын дип. Элеккеге Себер каласы мэры  Саша Юношев  комсомол чагындагы сыман  бик гайрәтле  сөйләде.  Аныңча Русия бик хәтәр алга бара, ә илдә төзелгән барча объектларда нәкъ менә безнең дәхелебез бар...Чират миңа җиткәч,   кабатландым, моннан ун ел элек узган  очрашуыбызга әзерләп килгән җырны янә сабакташларымның исләренә төшердем. Ул җыр рус телендә язылган,  эчтәлек  болайрак : Кайчандыр КИСИ га укырга килгәнбез   һәм безгә  анда шифер түбә   турында шигырь  бикләткәннәр. Укуны тәмамлап,  кошлар кебек таралышканбыз . Еллар узган, безне кабат КИСИ үзенә җыйган. Һәм  сизәбез, түбәбез әкрен генә шуыша... Әмма ул “барып җиткәнче”  бар да  әйбәт...

         (Искәрмә :  җыр кушымтасы оригиналда болай : “Тихо шифером шурша, крыша едет не спеша, пока едет , не доедет, всем нам хорошо...”)