Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 28 июня 2011 г.

ЮЛГА ЧҮПНЕ КЕМ АУДАРА ?

     

  


           “Казан утлары”нда басылган романнар   белән танышканда , әллә нәрсәсенә   Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бер әсәрендәге, “бар якшы кинолар , бар начарлары һәм бар кытай кинолары”, дигән бәяләмәсе искә төшә. Романда,  шәхес проблемасы, аның мохит белән күп төрле бәйләнешләре,   катлаулы дөньяда кешенең четрекле философик, иҗтимагый, этик  мәсьәләрне чишүе, очына чыгуы  бәянләнә, дип чамалыйм...Безнекеләрнең алымнары  дөньяларны түгел, ә  тар  кишәрлекне генә биләп, ак, кара һәм соры җепләр белән “Хупҗамалның күргәннәре”, “Котбеттиннең өшкерелгәннәре”  өлгесенә генә турыланып  тукылмыймы? Паоло Коэльоның үз юлыннан тайпылмаучы кахарманлы, барча төсләр җемелдәгән галәмнәр сыйдырышлы кыска романнары янәшәсендә алар, ялыктыргыч , бетмәс-төкәнмәс сүз боламыгы тәшкилияте  булып кына  калмыймы?                
              Мөслимдә, “Шуганка” совхозында директор булып эшләгән  Әхмәтханов Сәлимхан  әфәнде (соңрак ул Сарманга күчте, Дума депутаты булып сайланды)  милиция майоры,   Хәбиров Риф абыйдан,  “ кайсыдыр юньсезе юлга йөге белән чүп аударып киткән, һәм  бу беренче тапкыр гына  да түгел, участковыйга да, уголовный розыск егетләренә дә әйтеп тормадым, эзләмиләр дә, тапмыйлар да,   кемлеген ачыкласам ,  эшне зурга җибәрми генә, “совхозда каласың килсә, көн яктысында, кеше күргәндә ял көне тачка белән ташып  юлны тазартасың”, дип  гөнаһын юуу мөмкинлеге биреп, башкаларга сабак  укытырга телим, булыш зинһар, бар ышаныч синдә,  дип үтенгән... Риф агай, һәр эшнең очына чыгучы хәтәр оперативник, ОБХСС җитәкчесе,   вазифасына     туры килмәгән эштән  кыенсынып тормаган,  дуслык хакына машина калдырган өем янына барып,  бер кулына таяк алган да актарырга керешкән.  Иренмичә, үзенә хас ыхтыматлык белән һәр чүп кисәген күз уңыннан уздырган.  Тырышуы бушка китмәгән, өем астында  укучы дәфтәре күренгән. Ә аның тышлыгында укучының исем фамилиясе ярылып яткан... Шулай итеп,  чүпнең кайсы ихатадан чыкканы аныклана...Минем “Милициянең йөз кызыллыгы»  бәяным (К.У., 2014 ел, 7 сан) кахарманнарының  прототиплары иде  әлеге мөхтәрәм шәхесләр, инде  икесе дә бакыйлыкка күчте ,авыр туфраклары җиңел булсын. Һәм Сәлимханның “безнең заман герое” булырга хаклы икәнлегенә ике генә мисал китерим. Беренчедән, Татарстан гимны музыкасы өчен Рөстәм ага Яхин “Ока” белән бүләкләнгән шартларда , ул  комбайнчылар ярышында җиңгән якташын һәм якташ бер җырчыны ул чор өчен  текә  булган “Жигули” маркалы машиналы итте. Янә килеп халыктан үз хуҗалыгында җитештерелгән сөтне  кибеттәгедән  күпкә, судан арзан хакка җыюларын беләбез. Ә Сәлимхан әфнде, Мөслим районында “Шуганка” совхозы директоры булып эшләгәндә моның киресен эшли алды.  Менә шулар да бәян ителгән әсәрем  журналда басылу  нәүбәтен көткән елларда, минекен артка этәреп   дөнья күргән   зур күләмле романнар белән,    Риф агай ысулында  журнал тиражы  кызу  темпларда  җилгәрелүе сәбәбен   ачыклау максатыннан,   танышып барасы иттем.  Алган тәэсоратларым  “Звезда Поволжья” , “Безнең гәҗит ““Татарстан  яшьләре” ,  “Идел”  атлы басмаларда һәм тагын кайлардадыр чагылыш  тапты.  Тәнкыйть ярдәмендә уңай үзгәрешләргә багъланган беркатлы өметләрем  акландымы соң? Миңа калса, өлешчә акланды.  Әгәреңки журналның тиражы, җитәкче алмашынгач ары таба әле бер ара  кимесә дә  моны ,  стабильлек, процесс тизләнмәде, дип  хуплап була, чөнки бер  хут алган  җимерелү-таркалуны ансат  кына туктатырмын димә, ул әле алып биреп тә китүчән.  Тираж искечә калса , моны, негатив тенденциягә чик куелу санап, казаныш, дип  тә юанырга  ярый.  Безнең очракта  журнал тиражы аз булса да артты...
          Үзем яшәгән Шәмәрдән бистәсендә очраклы рәвештә ике ханымның  әңгәмәсе шаһиты булырга туры килгәне бар. Бистәдәш дигәне, каладан  кайтканыннан, акчасын ничек туздыруы хакында сораштыра...Тегесе, нинди киемнәр алуын, парикмахерга күпме түләвен, тагын нәрсәләргәдер  сарыф итүен һәм янә килеп фитнес өчен расхутлануын тәмләп  сөйли. Шулчак,  очкалак гәүдәле  сылу бистәдәшем,
-     Мин билгеле гафу үтенәм. Әмма кайда соң монда фитнес? –дип, әңгәмәдәшенең май  катламы үреп калынайган корсагына төртә.   
           Әлеге әңгәмәне искә алу сәбәбе шул, бәгъзе танылган   язучыларыбыз,  халык алдындагы чыгышларында,  “әдәбият әдәп сүзеннән яралган”, дип куык очырырга ярата. Шундый мәлләрдә, төп әдәби журналның кайбер саннарын   борын төпләрендә җилфердәтеп, “ә кайда соң монда әдәп?” -дип сорыйсы килеп куйгалый. Әлеге омтылышның гаделлеген раслау җәһәтеннән  элегрәк басылып чыккан кайбер әсәрләрдән  өзекләр китерми  ярамастыр. Бу хакта “Т.Я”нең , 2014 ел 15 ноябрь санында басылган “Түр башына кемнәр уза?” мәкаләсендә әйтелә башлаган иде, ошбу мәкалә тукымасына зарур кайбер кабатланулар өчен алдан ук гафу үтенәм. Марат Әмирханның “Казан утлары” журналында сиксән яше тулар алдыннан басылган “Ир-Мамай” атлы тарихи романыннан бер ләүхә : “Ыштаннарыгызны төшерегез,- дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!” (“К.У. 2013 ел” №6, 44 б.) Аңлавымча, биредә  мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә... Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез , тулаем халкыбыз  нинди булып чыга инде,  җә?  Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар, хөкем карарын җиренә җиткерүчеләр булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән, дип раслау түгелме соң  бу?...Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь  итүгә ук алып барып чыгармыймы  әлеге язучы фантазиясе ?  Шул ук авторның  “Гәүһәршад” атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз. “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады”. Чорыбызның атаклы романчысы әлеге дә баягы Паоло Коэльо үзенең “11 минут” романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен “эһ” тә итмичә урам этләре матавыгы яссылыгына төшерә. Әгәр әлеге романчыбыз Татарстанның бүгенге җитәкчеләре, аларның хәләл җефетләре турында шундый фантазияләргә бирелергә җөрьәт итсә, әсәре журналда басылыр иде микән? Ай-һай... Ихтимал ул очракта авторның гына түгел, ә әсәрне әдәби табынга куючыларның да психик яктан сәламәтлеге табиблар игътибарын җәлеп итми калмас иде. Ошбу әсәрләрне кемнәребез нинди дәрәҗәдә данлавы хакында сүз озайтып тормыйм, кызыксынучылар интернеттан эзләп табар.  Әлеге авторның, Тайдулла ханбикәне “ана үрдәк сыман алпан-тилпән килеп йөри”, дип сурәтләвенең дә каян сут алуы аңлашылмый. Шәхсән үзем Алтын Урда дәүләте язмышында фаҗигале роль уйнаган, уйный алган әлеге шәхесне күз явын алышлы гүзәл, зиһенле, үткен фикерле, югары даирәдә сүзе үтә торган тәвәккәл ханым булгандыр, дип күзаллыйм. Шулай булмаса, ул үз улын, канун бозып, тәхеткә менгерә алыр идемени? Шул гамәле аркасында илдә болганыш башланып, егерме ел дәвам итә, ә  үзе һәм тәхет яулаган улы ярты елдан соң һәлак ителә... Сафагәрәй ханның , хатыны Сөембикәне урлау ихтималын кисәтү йөзеннән сарай сакчылары өчен өйрәнү уздыртуы турындагы хыял җимешен  укучыларның кайсы  көлемсерәп, ә кайсы берсе чырай сытып  йоткандыр, дип фаразлыйм... Искәндәр Сираҗиның  төп журналыбызда басылган “Күкләр никахы” хикәясендә мәчеттә җомга намазы вакытында яшь мулланың “Коръән” укырга өйрәнергә килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе тасвирлануын укыгач та,  без татарларның дини җитәкчеләре шундыйга да  сәләтле, тәмам барып җиттек  микәнни, инәңнең коерыгы, дип исәңгерәп торуым истән чыкмый...Алай да Батулла  Тукай бүләгенә  лаек ителгән!? Сөембикә романы белән мондый  ларның һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә  Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана,  хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп аның кочагына кермәкче була...
             Әдәби басмаларда ,  мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы расланмаган,  эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр,  аш-су  хакында  остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, гыйльми сәркатип Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк,  дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә итүләргә дә  күнектек һәм күндек, ахры... Белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала . Дәүләт химаясындагы журнал  хадимнәренең моны белмәве  яки  белергә теләмәве  кызганыч.
             Ярый, хуш, үткән эшкә салават, аларына дога кыйлып, инде  соңгы вакытта яңа баш мөхәррир җаваплылыгында чыккан романнарны күз уңыннан кичереп багыйк. 
             9 -10саннарда (2014) Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романы урын алган. Урыс авторы ханыбызны, аның хакимиятен, ул урнаштырган тәртипләрне  үзебезнекеләрдән  күпкә уздырып, хәкарәтләп кинәнгәндер инде дисәм, ялгышканмын булып чыкты. Егет икән  Егин әфәнде!  Нобель  бүләге иясе Орхан Памукның “Минем атым Кызыл”ы  янында торырлык егәрле роман иҗат иткән... . Алда искә алынган “тарихи” романнардан соң,  бай мәгълүматка таянып язылган, татар күңелендә горурлык хисләре   уятырлык, Алтын Урда” чорына караган чын тарихи әсәр басылып чыгуын бер могҗиза дип бәяләргә рөхсәт итегез... Бабаларыбыз кырыс, мәгърур һәм затлы кешеләр булган, ләбаса. Әлбәттә тәрҗемәче  Рөстәм Галиуллинга да  хезмәте  өчен рәхмәт әйтү кирәктер. Әсәр бер тында укыла,  вакыйгаларга бай, “тыгыз тәнле”, һәр күзәнәгеннән тирән белем,олугъ  хезмәт нәтиҗәсе буларак, чынлык бәреп тора..
              2014 елның 6 санында Әнәс Хәсәновның “Бәхет кайда оя кора” атлы романы басылган.  Автор әсәр кахарманнарын кыска нуктада тота, аларны үз ихтыярына буйсындырып, әңгәмәләр барышында,  сүз арасында    җырчы Ильһам Шакировны  мактата, Минтимер Шәймиев  Политбюро әгъзасы Яковлевтан акыллырак, дип   белдертә, Фәтхрахман Әхмәдиевне  хуплап искә алдыртырга да җитешә һәм үз фикерләрен  халык мәкалләренә мөрәҗәгать иткәләп дәлилләп баруны да  онытмый.... Әсәрдә мәхәббәт линиясе бар.  Концертта  урыннар янәшә туры килүдән танышып киткән кыз белән егет  бер кичне бергә йоклыйлар да,  уянгач , кызның әнисенә барып, өйләнешүләрен белдерәләр. Шунда ук тормышларының матди ягын хәл итү  өчен җәһәт кенә алыпсатарлыкка керешергә карар кылалар.. Ул да булмый,  болар авызыннан рэкеттан, илдәге тәртипләрдән  зарлану, сукрануларга бөя ерыла. Дәүләт коррупционер дип белдерелә, бизнеска комачаулаучы тикшерүчеләр әрләп телгә алына, җитәкчеләрнең миллиардлар урлаулары хакында сукранулар китә һәм армиядәге “дедовщина» да онытылып калмый. Хәлбуки, автор, үзе элеккеге  хәрби  булгангамы, шунда ук,  армия җәмгыятнең көзгесе икәнлеген искәртергә ашыга.  Ул,  әйтәсе килгәнен бик гади,  бер кахарманыннан сорау, ә  икенчесеннән җавап бирдертү шәкелендә урынлаштыра... Кыскасы, бәян ителгән кимчелекләр вакыйгалар агышыннан тумый, ә декларатив тәртиптә генә белдерелә Янә килеп , Әлдермештән Әлмәндәр спектакленең шәплеген әсәрнең төп герое аңлый, ярата, ә аның хатыны Тәнзилә  яратмый һәм  бу яратмау аңламау дип бәяләнеп, аның тискәре образ булуына  саллы дәлил сыйфатында тәгәрәтелә. Тәнзиләнең тагын бер гаебе - армиядә хезмәтен тәмам итеп,  болар гаиләсенә кайтып  күренгән ире абыйсына төксе торуы... Тәнзиләнең әлеге олы яшьтәге элеккеге хәрби карт буйдакка  тискәре мөнәсәбәтен аңларга һәм акларга да була торгандыр.  Янә килеп, “КУ” журналында, 2005 нче елда басылган “Төрле- төрле уйласак та” исемле мәкаләдә  туксан бер яшькә җиткән картның намазлыкка  басасы урында урыс авылына барып эчеп кайтып бакчасында үлүе матур түгеллеге , әсәрнең Энсон Хайнлайнның хатыны белән бергә язган “Явызлыктан өрекмәм”атлы затлы романына аваздашлыгы , аның буенча интернетта “Таныш булыгыз, Джо Блэк” атлы фильм эленүе,  “Америка Әлмәндәрен”  Энтони Хопкинс , ә Әҗәлне Бред Питт уйнавы  искәртелә.. Кыскасы, Тәнзиләнең  бу әсәрне яратмавын , зәвыгы үзенчәлеге белән дә аңлатып була... Әсәр бара тора көнкүреш эргәдән детективлыкка салулап,  алга таба анда  криминаль  үлем белән бәйле тикшерү эшләре урын ала... Мәгълүм ки, үлем белән бәйле җинаятьне ачыклаудан җинаять эзләү (уголовный розыск) оперативниклары читтә кала алмый. Бу әсәрдә һәр соравы белән җаныңны бугазыңа китерергә сәләтле андый  тәфтишләүчеләр гел юк,  тикшерүченең сорау алуы  балалар бакчасы тәрбиячесенең сабый бала белән әңгәмәсен хәтерләтә...Ә бит бу  эргәдә  сорау алу тактикасын теориядә махсус өйрәнеп, практикада  кулланып шомарган затлар казгана...  Әсәр геройларына тирән уйланулар, нечкә психологик кичерешләр  хас  түгел, ә тасвирланган җенси мөнәсәбәтләр нәзәкатьле эротикадан ерак, алар факт буларак искәртелә  һәм романның нинди укучыларга өметләнеп тәкъдим ителүе   мин фәкыйрьгә аңлашылып җитмәде... Бу гаҗәп тә түгел. Салтыков Щедрин иҗатына гашыйк кешене андый гына лирика белән алгысытып булмый  торгандыр?...  “Бәхет кайда оя кора?” романы  тәмамлангач, аста вак хәрефләр белән  авторга  сиксән яшь тулуы хәбәр ителә.  Димәк , агайның  шундый олы яшьтә дә мәхәббәт темасына тугърылыгына  сокланырга гына кала.
            2014 елның   7 санында Әмирҗан Моталлаповның “Гамь” романы басыла башлап өч санга җәелә... Роман социалистик реализм ысулында эшләнгән, матур азак белән тәмамлана.  Романда авыл тормышы, бөтен ваклыкларын белән  автор хикәяләвендә  саф татарча, тере телдә бәян ителә. Автор тарафыннан  арттырып җибәрүләр, белмәгәнне белгәнгә сабышып язу, акыллы күренергә көчәнүләр гел юклыгы күңелне хушлый. Әлеге әсәрне ,вакыт-вакыт туры сөйләмгә күчерелгән очерклар, мәкаләләр  җыелмасына охшап кала , дип расларга җөръәт итмәвемнең җитди сәбәпләре бар. Бәгъзе  каләмзатлар  әдәби әсәрне мәкаләгә охшаган, дип әйтеп, мәкалә  язуны роман, бәян, хикәя сырлаудан гади, пүчтәк бер шөгыльгә калдырмакчы. Түрәләрнең аяк астында уралып, каршыларына чыгып, көчәнеп  елмая - елмая аларны күккә чөеп язганнарын мәкалә, алар турында, тез йөгенеп әтмәлләгән китапларын публицистика, дип иман китерүләре шундый фикердә ныгырга этәрә булса кирәк. Хәлбуки, минем карашка Аркадий Ваксбергның суд очерклары, Дмитрий Холодов, Анна Политковскаяларның мәкаләләре янында бәгъзеләрнең бармактан суырып язган романнары чүп өемнәреннән гайре һич ни түгел. Мин мәсәлән быел татар матбугатында игътибарга лаек бер генә шәп мәкалә басылды  дип саныйм. “Шәһри Казан” газетасында Рәмис Латыйповның “Рифгать окопы”, дигән язмасын күздә тотып әйтүем.  Интернетка да эленгән  бу мәкалә бәгъзе  романнарны, кем әйтмешли, этеп ега,  бүгенге көнгә  кырыс,  өметсез диярлек, әмма ләкин гаделлеге шик уятмаслык диагноз куя.
            Әмирҗан әфәнде әсәренең, иң тетрәндергеч мизгеле,  Фәнияне алдап киткән егет Фаязның  Фәниянең ире  Сафа белән яу кырында очрашуы, һәм, үләр алдыннан аның  Фәния белән кавышу турында хыяллануы... Әгәр  гонорар  бит санына карамыйча, әсәрнең сыйфатыннан чыгып түләнсә, бәлки бу автор  романга сарыф иткән материалы нигезендә Ибраһим Газиның “ Тургай картая микән?”, Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән вәсыять”е янәшәсенә куярлык хикәя иҗат итә алган булыр иде, дип фаразлыйм...
           Романда  мәхәббәт тарихлары да , җинаятьчеләр дә, хөкем сагында торучылар да бар һәм вакыйгалар агышы да  табигый сыман.  Украин кызы белән татар егетенең мәхәббәте, аларның кушылуы тарихы , малайларының татарча сөйләшүе  бар да әйбәт,  укучы күңеленә хуш килерлек . Интермилли гаиләләр шулай корылса , кем каршы килер? Әсәрнең бәян ителеше күпмедер дәрәҗәдә рефератны, намус белән бөртекләп  ирекле формада төзелгән  хисапка (отчетка) тарта төшкән. Анда сугыш юк, ә сугыш турында авторның шәрехләмәләре, НКВД хезмәткәре  юк, ә аның турында авторның  тасвирламасы... Бу социалистик реализм ысулында язылган әсәр  үзгәртеп кору чорына кадәр, СССР заманында, әйтик Сөббух Рафиков кебек авторларныкы янәшәсендә басылып чыкса, бәлкем әдәби вакыйга буларак та кабул ителгән булыр иде... Крокодил , аулаган киеген су астында тотып, сасытып ашаганы сыман, бәгъзе мөхәррирләр  әсәрләрне көннең кадагында суккан чагында чыгармый тоткарлый шул, шайтан алгырлары. Ә бүген,  Астафьевның “Прокляты и убиты”романы ,  Георгий Климов  бәяннары, Ибраһим Салаховның “Тайгак кичү”е, Локман Закирның “Мостафа”сы (менә кайда НКВД хезмәткәре образы бар ичмасам!) һәм башка тәҗел әсәрләр белән таныш укучыга шактый зур күләмдәге ошбу романга төялгән мәгънәви йөкнең   барлыгы-юклыгы, кыйммәте һәм зарурлыгы   аңлашылып   җитмәскә  дә мөмкин.   Хәзер  авыл, район тарихлары язып, китаплар бастыру модада. Бу әсәрнең әһәмияте бигрәк тә Актаныш районы, аның аерым төбәге өчен әйтеп бетергесез мөһим булуы ихтимал... Шунысын да әйтим, әлеге роман “КУ”(Казан утлары) журналының даими авторлары соңгы елларда  калыплаган иҗат җимешләреннән соң, барыбер дә алга китеш, ә  кем белә,  бәлкем сикереш  үктер..
             Зиннур Хөсниярнең “Гарасат” атлы романы  да  бит саны буенча  байтак кына авторларның  борыннарына чиерткән.  Романны язганда авторның күп көч түккәнлеге, тырышканы  сизелеп тора. Оригиналь шәхес Камай образы  шактый уңышлы хәл ителгән.  Су турында фәлсәфә кызык кына. Бу әсәрне тәнкыйть итәргә дә шыкаеп  торышлы, чөнки автор романда әйтелгәннәрен Коръән сүрәләренә таянып дәлилләүне җайга салган...
         Әсәрдә, илдәге вәзгыятькә ризасызлык белдерелә,  бер милләтәшебезгә  (Рәис Сөләйманов – Р.З.) артык каты бәреленә( хаинлектә гаепләнә?!! –Р.З.).  Мин ул әфәнденең РИСИ кысасындагы эшчәнлеген тәнкыйтьләүгә каршы түгел анысы , хәер,  аны тәкыйтьләүче мәкаләләргә матугатыбыз кытлык  кичермәде дә шикелле , хәлбуки суд вердикты юк килеш кемне дә булса  алай гаепләү ни мантыйк, ни  канун киртәсенә сыймый. Нинди гаепләре бар соң аның шул  тиклем? Татарстанда татарлар белән дуңгызлар санын тигезләштерү проекты –аныкы булмады кебек? Авыл халкы җитештергән сөтне кибетнекеннән күпкә арзан хакка җыюдан кесә калынайтучы ул түгел. Әдәби журналларның тиражларын бетемсезлеккә турылауда  аның гөнвһы юк. Татар җырларын моңыннан, рухыннан бунап алып такмакка каулауга һәм эфир вә сәхнәләрне шулар яулавына юл куюга аның  дәхеле юк.. Белер белмәс Коръәнгә тотынып,  “яратты” ( сотворил) дигәнне “яралтты” ( зачал)га үзгәртеп “Казан утлары”  журналы мөмкинлекләрен  дә эшкә җигеп ( моны Адлер агабыз Тимергалин искәреп язып чыкты),  аңнарга буталыш , ә бәлки вирус дип әйтү дөресрәктер, кертүдә аның  шулай ук катнашуы юк, ләбаса.  Дөрес, “Звезда Поволжья” газетасы  битләренәдә басылган мәкаләләре,  аерым милләттәшләр күңеленә хуш килмәве хак. Мин дә шул исемлектә. Ә менә җавап буларак басылган  егәрле аналитик мәкаләләр тууына җирлек биргәне өчен, бәлки аңа рәхмәт әйтергә дә кирәктер?...
             Камил Кәримов  иҗатын халык язучысы Батулла  “КУ”да ,Тукай бүләгенә мөнәсәбәтле мәкаләсендә “энҗеле иҗат” , дип зурлады   “Звезда Поволжья” газетасында басылган «Синтезатор” исемле мәкаләмдә мин фәкыйрь аның иҗаты хакында  бүтәнчәрәк яздым... Аның чираттагы  чират тормый басылган  романы, биләгән мәйданы буенча башкалардан күпкә өстен, дип санарга рөхсәт итегез. Романның исеме  дә хәлле -“Тургайлы болытлар”... Сүз дә юк, автор исемне сайлый белгән. Аның үзе эшләгән журналда алдарак  дөнья күргән романнарының исем шәрифләре һичкайчан тел-теш тидерешле булмады. “Игезәкләр йолдызлыгы” атлы моннан алда дөнья күргән романында , сугыш чорында,  бәбәйгә узган хатын –кызларның  челләдә,  урак урганда ураза тоту-тотмавын авыл мулласы  яраннары ярдәмендә  катгый контрольдә тота...Яраннары, ике арада, тыз-быз чабыша , ә төне буе ашап эчкән имам,  өендә,  салкын-җиләс шартларда хәбәрләрне кабул итү белән мәшгуль... Кырыс сугыш законнары, барча ресурслар НКВД уяулгы шартларында җиңү өчен тулы куәтенә эшләп торган шартларда, совет авылында менә  шундый әкәмәт... Гүяки  муллалар белән әллә кайчан эш бетерелмәгән, һәм, әйтерсең,   муллалыгыннан баш тартып, авыр салымнардан изелеп, күкрәк көче белән яшәүче, Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе, әбием Гайниҗамал белән бертуган Сөнъгатулла хәзрәтне НКВД подвалында атмаганнар... Шунысы кызык,  совет чорында азу ярган атеистлар пропагандасы өчен кулай эпизод сипләнгән әлеге романны Татарстан язучылар берлеге идарәсенең Тукай бүләгенә тәкъдим итүе беренче тапкыр гына түгел... Ә бит,  хатын-кызларга көмәнле  чакларында гына түгел , күрем күргән көннәрендә  дә ураза тотуны   ислам  тәгълиматы гөнаһ санап, катгыян тыя...
                  Матур исем кую  укучыны җәлеп итү өчен зарурдыр иде ул. Ә менә укып чыккач,  аның җисемгә туры килмәве  ризасызлык уятырга мөмкин...Хәер, анысы инде  автор иркендә. “Арт тегермәне”, дигән ат куйса да, эчтәлеккә чат ябыша, аны ача икән, кемнең ни дәхеле?...Мач килүче исем, әсәрне тәнкыйтьтән  араларга да сәләтле, миңа калса...
          “Тургайлы болытлар” романы иске машинаны сату турында сүз куертудан  башланып китә...Автор тегеләй төрләндерә теманы, болай бора, җеп очын чуалтып, чияләйләндереп бетерә, әйтерсең ике ноктаны туры сызык тоташтыруын әллә аңламый, әллә җаны тәне белән кабул итми.                    
                Безнең якта булган хәл, бер әби туганнарына күчтәнәчкә  тавык йомыркасы керткән. Икенче көнне , туганы очрагач, күкәйне ашавы ашамавы белән кызыксынган. Тегесе, юк, дигән. Өченче көнне дә кызыксынган. Тегесе ашадым , дигән. Минем бертуган апам шушы җирлектә уен уйлап чыгарды. “Ул күкәйне суда пешереп ашадыгызмы, майда куырыпмы?” Суда булса, “күкәйне кайсы башы белән ваттыгыз? Аны тозга манчып ашадыгызмы, әллә тоз сибепме?Май ягыпмы, сөт өсте сылапмы?  Суда пешкән булса, җеп белән бүлепме, пычак ләнме?” Һ.б,һ.б.ш.и. Менә шушы дулкында күрше кызы белән боларның сораулары бер мәл йөздән дә артып китте... Кызганыч ки, әйтелгәннәрне җыеп бастырып, роман дигән исем куярга  һәм “КУ”га юлларга берсенең дә башына килмәгән.  Әлбәттә бу уенда  ниндидер иҗат очкыннары бар. Радиода телгә ни килсә, әлбәттә белгән-ишеткәннәрдән чыгып бете-бете килеп сөйләп утыру һәм  телеэкраннан акыл сату   да  иҗади эшкә  санала ахрысы бүген. Шушы ысулда такылдаганнарыңны, әйтергә теләгәннәреңне кәгазьгә төшереп аңа роман дигән баш куеп та, номер үтми микән инде? Әйтик, әгәр редакциядә  эшләсәң, яки идарә әгъзасы булсаң?…Аннары автор үзенең мәхәббәт маҗаралары, интим мәнәсәбәтләре белән таныштырырга керешә. Бөек иҗатчылар турында халык арасында гайбәтләр дә тарала, йөремсәк мәзәкләр дә чыга, аларның шәхси тормышлары белән танышу ихтыяҗы да булмый калмый... Редакция хадиме исә  үзенә  карата мондый ихтыяҗның булу-булмавы белән санлашып тормастан дүрт санга җәелгән роман язып ташлаган һәм ул “беренче китап тәмамланды” , дип төгәлләнә, рәхмәт яугыры. Кыскасы  Камил Кәримовның интим тормышы турындагы истәлекләре    дәүләт заказы (госзаказ) тәртибендә химаяга лаек ителә... Димәк, әле тиздән,( бар икән күрәселәр!) икенчесе, өченчесе төп әдәби журналның яртышар еллык  араларын ничәдер тапкыр томаларга мөмкин. Минемчә язучыларга  әйтик йөз яки ике йөз бит әсәрен гонорар түләп бастыру форсатын дәүләт хисабына хәл итүне аңлап була. Язучылыгын раслау, киң катлам укучыларына язганын җиткерешергә андый ярдәм кирәк.  Аннары инде ул , укучысына кирәк булса ирекле йөзүгә күчәргә , китапларын үз хисабына  чыгарырга тиеш була. Әгәр язучы  билгеләнгән лимитны, әйтик ике йөз битне арттырып тагын да бюджет химаясындагы журналда  әсәр бастырырга тели икән, инде гонорар түләнмәскә һәм чыгымнар  автор җилкәсенә төшерелсә  гадел була. Һич югы артык һәр бите өчен , әйтик өч тиеннән символик хак түләтелсә дә ярап торыр иде. Шушылай эшләнмәсе тар даирә журналны җимле тагаракка  әйләндереп, үзе һәм әшнәләре өчен игелек чыганагына  турылый  һәм  андыйларның һәр романы, һәр бәяны, сыйфатлары нинди булуына карамастан,  яңа язучылар  юлына ярты ел саен ишелеп, әдәбиятыбызны бетемсезлеккә турылый....  
           Ә бит  татар язучысына язар өчен тәҗел темалар җитәрлек..... Әйтик, Гётенең, “китап яндыручылар ахыр чиктә кешеләрне яндыра”, дигәнен  эпиграф итеп алып, әдәбиятыбыз язмышы хакында,  яки Дәрдмәнднең “сөт калыр, ватан китәр”еннән керешеп,  авыл халкыннан кибет бәясеннән күпкә арзан хакка сөт җыйнау  һәм башка шундый “игелекләр” аша  татар авылы,  милләт язмышы белән уйнау, яки якташыбыз, гимннар язу остасы Николай Марянинның интернетка эленгән “Моя твоя не понимает” атлы язмасыннан хут алып, Татарстан гимнының егерме ел дәвамында  тууы  турында хет тарихи,   хет фәлсәфи , хет сатирик бестеллер  тудыр...Һ.б.Һ.б.ш.и.  
           ..Әлбәттә минем бәя, минем фикерләр ахыргы дөреслек була алмый торгандыр.  Әдәбият белгече  түгелмен, һәм тәгәрәткән фикерләрем техник белемле гап - гади китап укучыныкы буларак кына кабул ителсен иде. Җитешмәгән җирен әдәбият галимнәре дөресләр, димәкче идем дә, тукталып калдым.  Аларның  редакциядә эшләүчеләр иҗатын мактап язганнарын укыгач, фәнне кызганып, ә үзләрен жәлләп елап җибәрәсе  килә...
         Мәгънәви йөк шырпы кабына сыешлы икән, аны тарттыру өчен К-700 тракторына тагу мәҗбүри түгел... Зур романнар бүген  динозаврларны хәтерләтә : алар котсыз зур,  башларыннан коерыкларына кадәр  ара ифрат ерак, ә ми зурлыклары тавык күкәе чаклы гына...  Андый җитештерү  шаукымы уңаеннан  танылган әдәби тәнкыйтьче  Мансур Вәлиев, бер тапкыр “ми китү”  дигән бәяләмә дә ычкындырган иде, шикелле...
           Язмам башында әз булса да төп әдәби журналыбызның тиражы   үсүе искәртелгән иде...Кем белә , моның кискен борылышка ишарә булып куюы да бик мөмкин. Ул чакта чын, хакыйкый тәнкыйть терелеп, галим дигәннәребез ихласлыкларына хилафлык китерми башлар, ә бу теләсә нәрсә бастыру  юлын бикләр һәм әдәбиятыбыз савыгыр, мантыр...Нәтиҗәдә бер юньсезе дә, бар  яхшы романнар, бар начар романнар һәм бар “КУ” ский романнар , дип теш агартырга кыймас, шәт иншаллаһ...
              Кемдер, тәнкыйтьтән бер файда юк, дип санап, минем язмаларымны җил тегермәнәре белән көрәшү,  иләк белән су ташу сыман буш эшкә чыгарыр.  Ә бит бу очрак өчен көрәшнең  үтемле юлы   атаклы совет диссиденты Владимир Буковскийның “И возвращается ветер” әсәрендә җиткелекле һәм тәсфилле  бәян ителгән. Иректән мәхрүм  шартларда да мәхбүсләр төрле-төрле инстанцияләргә, хәл итә алу-алмавына карап тормастан, әле шундыйракларга күбрәк басым ясап,  көненә  ким дигәндә  утызлап заказлы хатлар  яудыралар... Аңлашылса кирәк, бер-ике  омтылыш белән генә  боз таулары бөялешен кузгату мөмкин түгел. Кем әйтмешли,  тамчы ташны тама-тама  тишә. Архимед, бирегез таяну ноктасы һәм мин  дөньясын  әйләндереп  каплыйм , дигән. Ә  таяну ноктабыз бар, ул - Конституциябезнең икенче маддәсе : анда илебезнең һәр гражданы иң  югары  кыйммәткә  ия зат( высшая ценность), диелгән. Һәм мөрәҗәгатьләрнең ( бу мәкалә дә мөрәҗәгать) ишле булуы отышлы, чөнки,  иртәме-соңмы сан сыйфатка күчә...  “Дошманнарның күле кипсен, безнең диңгез шауласын” дигән куркыныч җыр дулкынында, “әдәбият кипсә кипсен, безнең кесәдә чыңласын”, дип яшәүчеләргә битараф  тору милләтебезнең мәгънәләр пространствосын  бетемсезлеккә турылый...             

           

СӨТ ҺӘМ ВАТАН


                                     
          “Мунча ташы” эстрада театры куйган бер скетчта ,  кош фабрикасы җитәкчесе (Гамил Әсхәдулла),   корреспондентка (Шәмси Закир) интервью бирергә азаплана, әмма  һаман бутала,
- Тавык әле ул кош кына түгел,  ит тә , сөт тә, май да, җон да, -дип тә ычкындыра ...
Моннан тыш татарда “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль дә  бар. Озын сүзнең кыскасы, Гәбделфәт Сафинны җырчы, гәҗит чыгаручы буларак белә идек, инде аны, талантлы шәхесләребезгә багышланган “Яралы язмышлар” атлы проект башчысы, телефильмнарга сценарий авторы һәм алып баручы сыйфатында күреп шатландык. ТНВ 17 апрель көнне җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанга багышланган фильм күрсәтте.  Әлегеге талант иясенең ,  “Молодые голаса России” атлы конкурста татар җыры белән беренче урынны яулап кайтуын  Татарстанда  чәчәкләр, фатирлар , бүләкләр белән түгел,  ә эшеннән куу белән каршылаганнар икән. Нәкъ шушы шәкелдә,татар җырлары җырлап Европада зур уңыш казанып кайтканы өчен сөекле җырчыбыз, консерватория профессоры, дәүләт дәрәҗәсендәге олугъ титуллар һәм бүләкләр иясе Зилә Сөнгатуллинаны да Муса Җәлил исемендәге татар-опера балет театры түрәләре эшеннән чыгару хакында приказ язганнары хәтердә. Бу хакта Җөмһүрият Югары Советында да сүз булды, депутатлар әлеге приказ уңаеннан катгый төстә ризасызлык белдерделәр. Алай да Зилә ханымга театр түрәләре белән судлашырга, суд аша үзенең хаксызга эзәрлекләнүен исбатларга туры килде.
                    Фатирсызлыктан, үз үзен таба алмаудан  иза чиккән  Нурәхмәтне ахыр чиктә ике ерткыч бәндә җәзалап үтерә. Суд, берсен, автор фикеренчә ,тавык үтергән дәрәҗәдә җәзага тартса, икенчесен суд залында азат итә. Нурәхмәтнең тол калган хатыны һәм нәни кызы бик ягымлылар , югалтуны авыр кичерәләр, мәрхүмне сагынып , юксынып елыйлар. Автор фаразында, җырчыны үтерү, элегрәк,  филармония җитәкчеләре тарафыннан башланган , һәм моңа көнчелек сәбәпче...
               Тәлгатъ Нәҗминең “Саба мәзәкләре” китабында, ниндидер мәҗлестә, берәүсе, магнитофонга ымлап,  “Гәбделфәт Сафинның чыпчыгы кычытканын куегыз әле”,  ди. Имеш, әлеге җырчы башкарган “Кычыткан чыпчыгы” дигән җырны бутавы. Күренә ки,  кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумма шул килеш калса да, сүзләр  урын үзгәртүдән мәгънә кискен үзгәрә икән.  Фильм тудырудагы изге нияте белән анда яңгыраган  төп фикер дә , миңа калса,   шушы рухта  каршылыкка кергән . Әйтик, Нурәхмәтне конкурста җиңеп кайтуын “татарча каршылау” дигән гомумиләштерү, “татарстанча” диелсә бер хәер иде)ягъни милләттәшебез фаҗигасен милләтебез үзенчәлегенә, яманлыгына кайтарып калдыру белән килешәсе килми.  Бу җәһәттән Сталин репрессиясенә тарган асыл  затларыбызны искә төшерү дә хәтеребезне яңартыр, хатаны аңларга ярдәм итәр иде . Аяныч ки, мисалларга кытлык юк , һәр чор өчен дә  бихисап. Әйтик  Солтан Габәши, Латыйф Хәмиди, Салих Сәйдәш, Фәрит Яруллин, Хәйдәр Бегичев, Таһир Якупов, Мөдәррис Әгъләм, Эдуард Мостафин, Фәннүр Сафин ,Нияз Акмал  һәм башка күп кенә   талантлы шәхесләребез язмышларын да бер җепкә тезеп , кояшка куеп карасак ,  илебездә, һәр  дәвердә системалы рәвештә татар талантларына каршы ау баруын искәрербез. Бүген  зурланучы Рудольф Нуриевны , әгәр  чит илгә качып котылмаган булса  Нурәхмәт язмышы сагаламый иде дим кем кистереп әйтә ала? Җәлилне һәм җәлилчеләрне, үлемнәреннән соң, 1956 елга кадәр сатлыкҗаннар дип кәһәрләүләрне дә онытмыйк. ..  Фильмда Нурәхмәтне җәзалап үтерүчеләргә мәрхәмәт күрсәткән  судка карата автор тарафыннан белдерелгән шелтә саллы яңгырамый.  Табарга иде җинаятьне ачкан ,җинаятьчеләрнең эзенә төшкән һәм мең каршылыкны һәм басым ясауларны, янауларны лаеклы узып, гаеплеләрне суд каршына бастыра алган, үз эшләрен җиренә җиткереп үтәгән  милиция  оперларын һәм милиция тикшерүчесен.  Алар фикерен  ишетәсе иде. Милләтнең асыл улларын һәм кызларын чукып, бетемсезлеккә чыгарып  торуны җайга салган Система  өчен, милләт үзе гаепле дигән  нәтиҗә чыгару бик тә кулай. Ә бит картина  аңлаешлы, уңышка ирешкән милләттәшне эзәрлеклиләр ,  рухи,  аннары физик яктан бетерәләр һәм рухи бетерүчеләргә карьералары барып чыксын өчен булышсалар, “юеш эшне” башкаручыларны да ярдәмнәреннән ташламыйлар...            Милләтне гаепле калдыруга махсуслашып , хакимиятнең җимле тагарагына ияләндерелгән, борын төрткән, тиешле-тиешсез бүләк арты бүләк сосучы талант ияләребез байтак  безнең. Һәрвакыт һәр очракта шулар алга сөрә, шулар куәтли шәпи шикәредәй шомарып беткән әлеге “версияне”. Алар моны инде аксиомага әйләндерә язды. КИСИ тәмамлаган, югары математикадан хәбәрдар  Габделфәт әфәндебез әлеге кәлиягә инерция буенча гына салулап, ялгыш кына  төшкәндер - ияргәндер дип чамалыйм. 
             Хөкем карары чыгарган судьяларның, гаепләүче прокурорның, җинаятьчеләрнең исем-фамилияләре дә аталырга тиеш иде. Автор фикеренчә җырчыдан көнләшкәннәр, түрәсе көнләшкән булып аңлашыла. Хикмәт шунда , бюрократлар бик тә дисциплиналы кавем, өстән күтәрергә, мактарга кушсалар, адәм актыгын да күккә чөяләр, титулын да , дәүләт бүләген дә тоттыралар, ә батырырга әмер бирелсә әүлияны да аямаячаклар. Мотлак, әтрәгәләм түрә априори талантка каршы. Нәкъ шул сыйфаты өчен, мәгълүм бурыч үтәтү зарурлыгыннган туа шундыйларның хакимияткә чакырылышы. Әзербәйҗанда Полад Бүлбүл оглы, Латвиядә Раймонд Паулус, Казахстанда Олжас Сөләйманов, Кыргызстанда Чыңгыз Айтматов кебек талантларның хакимият түренә үтүләре бик тә күңелле фал. Аларга рухташ булырдай үз милләттәшләребез бездә дә лаеклы дәрәҗәләргә ирешсә, берничек тә Тукай яшәгән йортны аяныч хәлгә калдыру мөмкин булмас , талантлы милләттәшләребез эт типкесендә яшәмәс иде кана.  Милләтебезнең рухи тормышы өчен җаваплы эшкә куелган шәхесләребез рекламачы сыйфатында үзләрен танытуларын күреп, көләргәме, еларгамы белми аптырарлык... 
                Шаккаткыч хәл, апрельнең беренче атнасына караган, “ТНВ  күрсәткән “7 көн” дигән урысча тапшыруда халыктан сөт сатып алу бәяләренең гаделсезлеге ике икең дүрт дәрәҗәсендә дәлилләнде. Бәйсез экономистлар хисаплавынча, 6 сумга  халыктан җыйналучы сөтнең бәясе кибеттә  8 сум илле тиен торырга тиеш икән. Арадашчы һәм кибетнең өлеше 15 % тан арттырмау дөрес диде белгечләр. Хәер СССР да да аны халыктан литрын 22 тиеннән җыеп 26 тиенгә саталар иде кебек. Ә базарда ул 30 тиен торды.  Әлеге тапшыруга җәлеп ителгән экспертлар фикеренчә,  кибеттәге бәяләр үзгәрмәгән очракта, халыктан сөт сатып алуның гадел бәясе -18 сум булып чыкты . Тапшыруда  “Вамин” фирмасының чамадан тыш керем артыннан кууы аркасында , авыл халкында  сыер  асрау, сөт җитештерүгә мотивация төкәнүенә , баш саны кимүгә, авыл халкының матди яктан аяныч хәлдә калуына басым ясала. Шунысын да искәртик, “Звезда Поволжья” газетасында барган “Казан трибунасы” атлы дискуссиядә бу фирманың исеме ни аңлатуы хакында  үзгә фикер дә тәгәрәтелде һәм бу тапшыру бәлкем шуңа җавап йөзеннән тугандыр?...  Аяныч ки, милләт башына сөт җыйнаудагы мантыйксыз аерма төшергән  бәла моның белән генә чикләнми шул әле.  Авыл халкын сүленәчә сыгу аркасында , татарча гәҗит һәм журналларга да үлем куркынычы яный. Алар бетү юлында.Чөнки тоталь руслаштыру барышында, калада яшәүче  халкыбызны татарча матбугаттан аеру инде хәл ителгән. Кала татарлары татар матбугатына , Мөхәммәт Мәһдиевның бер кахарманы әйтмешли, “едва ли кайтырлар” ... Татарның милли мәгънәләр пространствосын юк итүне дә хәл итә булып чыга бит әле бу сөт бәяләре сәясәте... Бер нинди уртаклыгы булмаган сыман тоелган сөт мәсъәләсе һәм талантлы милләттәшләребез фаҗигасе тыгыз бәйләнештә түгелме? Ирексездән Дәрдмәнднең,
           Сөт калыр, Ватан китәр  , -дигән юллары искә төшә.   Әллә шагыйрь  Ватан белән Ваминны бутады микән?

                                                        20 апрель 2009 ел.

понедельник, 27 июня 2011 г.

Сагыналар аны авылдашлар...

             Саба урамында бер   ханым,
- Исәнмесез, Рөстәм абый, -дип дәшеп туктата.  Ул  заманында авылыбызның гына түгел, ә тирә-якның атаклы көрәшчесе булган Фарук абый кызы икән. 
           ...Яшь чак, җүләр чак, кич клуб тирәсендә яшьтәшләр Тимергазиз , Рәфыйкъ һәм Равиль, өчәүләп мин фәкыйрьне тукмарга мәтәләнә.  Бильярд,  домино сугарга дип кич чыккан  өлкәнрәк ир-атлар да тәмәке тартырга болдырга чыккан, этеш- төртеш, әйткәләшүебез ни белән төкәнәсен кызыксынып күзәтәләр. Мәһабәт гәүдәле Фарук абый да биредә, һәм минем якага үрелүчеләрнең берсе сыйныфташым Рәфыйкъ  шуның туганы. Беткән баш беткән дип, иң әвәле Рәфыйкъ яшьтинең ияк астына кундырам.   Шулчакны Фарук абыйның  көр тавышы төнне ярып яңгырый,
-          Һай, рәхмәт  төшкере, булдырдың ! Бирешмә,  син аларга гына торышасың !

воскресенье, 26 июня 2011 г.

ХАН ТУНЫ

       Җинаятьләр эзләү бүлеге хезмәткәре өлкән лейтенант Зәбит  Шәвәлиев өстәлендә кизү бүлеге белән турыдан туры ялганыштагы телефон чылтырады:
      -      Теге калай әтәчне   кайчан китерик?  
-       Хәзер.
             Зәбит , тимер сейфын ачып ,  “эш” дип язылган папка тартып чыгарды һәм шуны актарып  ашык-пошык укыштырырган  арада ишекне   шакыдылар .

суббота, 25 июня 2011 г.

ХӘТЕР - ХӘТИРӘ...





БОРЫННЫ  КОЯШКА   ТУРЫЛАП

        Авылдашым Фәесхан абый озак еллар юл оешмасында Т-100 тракторында эшләде.Аның борыны нәкъ башкаларныкы сыман ике күз арасыннан башланып, бер кавым юл узгач нәни генә сикертмә ясап, янә дәвам итә. Төркиянең төсле бер журналында  “Бөек борын –чук гүзәл” дигән баш астында дөньякүләм мәшһүр шәхесләрнең һәм дә төрекнең  үз ир-ат һәм хатын-кыз йолдызларының фотолары белән бизәлгән язмага юлыкканым булды. Арада Италия актрисасы Софи Лорен да бар иде. Фәесхан абый фотосы да болар арасына эләксә һич тә ким-хур күренмәс иде. Бермәлне аңа  Лесхоз бистәсенә баручы юлда машина  әрҗәсенә тезелеп баскан танышлары очрый. Фәесхан абый тегеләрне күрмәмешкә салышып, башын тракторының кабинасы ишеге тәрәзәсеннән тышка чыгара да, юл читендә тезелгән чыршыларга ихласын салган атлы кылана. Ә теленә шайтан төкергән берсе трактор һәм машина гөрелдәвен басардай яңгыравыклы тавыш белән :
-       Фәесхан! Борының агачка эләгә бит, -дип кычкыра.

среда, 8 июня 2011 г.

КАРАҢГЫ БҮЛМӘДӘ КАРА ПЕСИ ТОТУ....

                         Обои hq The School of Athens 1600 x 1200 на рабочий стол, high quality обои, 3d обои, фоны, заставки, картинки, wallpapers
            Кытайларның,  “кара песине кап-караңгы бүлмәдә, бигрәктә ул анда булмаса тотуы ифрат кыен”, дигән  әйтемнәре бар. Ягъни кыен, әмма мөмкин...  Шулайдыр да. Әле менә Татарстанда тырышып-тырмашып террорчылар, ваххабитлар, салафитлар эзләү, җөмһүриятебезгә шулар оясы имиджы ябыштырырга  тырышулар очы  һич көтелмәгән яктан бүселеп чыкты. Кайчан гына  “Нурлат вакыйгалары” дигән телесюжет күрсәтелеп, кулга алу барышында һаләк булган, жинаять кылучылар буларак шиккә алынган кемнәрнедер  “террорчылар” дип  белдергәннәр иде.  Кылганыңның, яхшысы да, яманы да үзеңә әйләнеп кайта, дигәннәре хак ахры . Ягъни, башкаларны  суд вердикты юк килеш  җинаятьче, террорчы дип телеэфирга чыгып атаучы бәгъзе погонлыларыбызның үзләрен шулай ук хөкем карары юк хәлдә,  җәлладлар  дип “олылау” илкүләм кузгалыш алды.
            Террор –    куркыту аша ниндидер максатларга ирешү әмәле.  Илнең массакүләм  информация чаралары , митингта яңгыраган чыгышлар,  намуслы гражданнарга карата закон сагындагылар террор оештырганнар  дип тасдыйкълый.  Кайбер авторлар хәтта  Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгын террорчылар оясы дип  тәгаенләүгә,  министрның, “Казан феномены азагы” дигән китабын җәзалауларга теоретик нигезләмә дип расларга да җөръәт итте. Әлбәттә һәр язган яки әйткән сүзне  кыекка борып, кирегә саплап була. Җөмләдән, ” Звезда Поволжья” газетасының 2009 нчы ел, 16 нчы июль санында “Республика прокуроры” дигән язмада мөхәррир Рәшит Әхмәтовның , аларда (көнбатыш илләрендә) һәм бездә аклаучы приговорлар нисбәте ничек дигән соравына, Кафиль Фахразый улы Әмиров , 30 : 1 нисбәте хасил булуны бездәге һәм андагы суд системасының төрлелеге аркасында дип аңлатты. Хата китмәсен өчен җавапны оригигиналда, рус телендә китерәм : “ У нас разные судебные системы. Прежде чем дело дойдет до суда , у нас идет предварительное следствие. Идет года два, три. Следователь собирает доказательста. В результате выкристаллизовывается окончательное решение...”  “Дальний” фаҗигасе “кристталлаштыру”ның үзгә, законнан тыш вариантлары килеп чыгу ихтималы булуын да  яктыртты...Инде кулга алынган гаепләнүчеләр әхвәлен  проктологлар җәлеп итеп  тикшерергә туры килер  микән , законлылыкны күзәтү һәм тәэмин итү инстанцияләренә?...
                       АКШ та алтын бюсты коелган  Зөфәр Фәтхетдиновның “Афоризмнар һәм ХХ гасыр максималары” дигән китабында “демократик дәүләттә иң югарыда утыручылар барысы  өчен дә җавап бирә, ә тоталитар дәүләтләрдә түбәндәгеләр бөтенесе өчен дә, ә югарыда утыручылар бер ни өчен дә җавап бирми” дигәнрәк  җөмләсе истә калган. Мәгълүм ки, полиция - дәүләт  кулындагы тәртип тәэмин итү инструменты, һәм аның эшчәнлеге  дәүләт органнары контроллегендә. Кинолардан күреп беләбез,  цивилизацияле илләрдә гаеплеләргә гаепләрен танымау хокуклары булуы полиция тарафыннан кулга алу мәлендә үк укыла. Бездә  шушындый хокук  гамәлдәме соң? .  Сталин чоры баш хөкемдары  Вышинский  фикеренчә дәлилләрнең патшабикәсе( “царица доказательств”  ) ягъни гаепләнүченең  гаепне тануына ирешү заказчысы кем?   Әгәр  полициядә җинаятьчел ысуллар кулланып эшләү нормага әверелгән икән,  хакимиятнең һәр дүрт тармагында шундый вәзгыять тәэмин итүче шартлар өйрәнелергә һәм тиешле чаралар күрелергә тиеш кебек...
... Минем  ахир дус агай, озак еллар БХСС җитәкләгән мәрхүм  Риф Фәйзрахман улының :
- 20 еллык БХСС та эшләү дәверемдә бик күпләрне җинаять җавапчылыгына тартырга туры килде.  Әмма  әле беркемдә бер тапкыр да фәлән туганыбызны ялгыш юлдан туктаттың, рәхмәт сиңа, - дип килгәне булмады , - -дигәне истә. Әсгатъ әфәнде Сәфәровнең  отставка сорап рапорт язуы уңаеннан да иркен сулап куючылар аз булмагандыр һәм мондый карар, ни генә димик, демократик дәүләттә яшәвебез чагылышы...                 
            Татарстанга бәйле негатив материалларга кытлык бер дә булмаска охшап тора. Болгар каласында куелачак “Хранилица» һәйкәле дөнъякүләм яңгырашка иреште...Һәйкәл куелуга каршы имзалар җыела, президентка хатлар юллана, дин  җитәкчеләре белдерүләр ясый... Кемдер “Дальний” тирәсенә калкытырга өнди...Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия ханым Бәйрәмова “Татар Заманы” интернет газетасында,  яңа калыккан һәйкәлләрне  һәм пирамида корылмасын да искә алып, экспрезидентка  җитди гаепләр ташлады. Аның соңгы һәйкәлне җен-пәриләр символы дип бәяләве белән килешәсе килми, чөнки Бафаметның башы бит кәҗәнеке бугай...  АКШ та яшәүче  Вил Мирзаянов  бу сынны хуплады , толерантлык чагылышы дип бәяләп, аңа данлы киләчәк  юрады.
              “Аллаһ сакласын”, “бер Аллаһ  кына саклый” дигән сүзләр ишетеп үскәнгәме, шәхсән үземә дә мондый “Саклаучы”ның бүгенгебезгә чакырылышы һәм зарурлыгы аңлашылып җитмәде... Минем карашка, мөселман өммәтенә караган халкыбызга һәйкәлләр торгызу гомумән килешми , һәр салынганы ризасызлык тудыра тора. Хәтта Кремль хозурындагы Җәлил һәйкәле уңаеннан да фикерләр төрле иде, Мөхәммәт агабыз Мәһдиев,әйтик, ” шагыйрь һәйкәле мондый булмый,  ул штангачы Жаботинскийны  хәтерләтә”, диебрәк язган иде...Шәхсән үзем аны азатлыкка омтылучы мазлум халкыбыз гәүдәләнеше дип таптым һәм шул хакта шигырь дә язып бастырдым. Сәйдәш һәйкәле, янә килеп Җиңү паркында “Сагыш” атлы проекттан башланып,  соңыннан рус кыяфәтле ханым булып күтәрелгән “Хәтер” (Память) атлы һәйкәлләр  уңаеннан да “Звезда Поволжья» газетасында төрле фикерләр яңгырады. Сара Садыйковага һәйкәл салына башлап ярты юлда калуы турында да матбугатта үпкә  сүзләре күренгәләде... Шәхсән үземә “Память” һәйкәле катнаш никах аша милләтебезне  сыртына салган  Рус хатын кызына , ә парк исә шул җиңүгә багышлангандыр кебек тоела... Сәйдәш һәйкәлендә исә, сөекле композиторның рухы, очышлы музыкасы аһәңе бөтенләй дә чагылыш тапмаган сыман. Парламент хозурындагы “Хөррият” һәйкәленә карата  халык теленә менгән образ да шактый шөкәтсез ...  Бер Тукай һәйкәле, анысының да татарныкы булудан тайпылган татар опера балет театры комрыгына сыенганы җанга якын бугай ...
            АКШ та яшәүче милләттәшебез  Болгарда куелачак һәйкәлне куюны хуплау белән беррәттән Ленинны палач дип атап,  шул   һәйкәлгә кизәнү зарурлыгын искәртте... Шәхсән үземә Казанның иң күркәм Ирек мәйданында Ленин һәйкәле тору  урынлы тоела, чөнки Татарстан җөмһүрияте Ленин имзалаган карар буенча барлыкка килгән... Кыскасы кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә... Болгарда куелачак “Хранилица” өчен ризасызларга тынычрак булырга , артык бетеренмәскә киңәш итәсем килә, күрәселәр алда,  киләчәктә Лука Канашевич, Ильминскийларга да һәйкәлләр торгызылгач , дуларга да бераз хәл калсын...
         Сүзне караңгы бүлмәдә песи тотудан башлаган идек. Инде, мәчесыман җан иясенең күз уңында торачак һәйкәленә барып җиттек... Даша атлы бүрәт сынчысы иҗатына...  “Болгар җилләре” дигән фильм төшерергә күп акчалар җилгә очып, фильм булмый калгач , Татарстан акчасына  халкыбызны мыскыллый торган иҗат җимеше тумавына куанып, җиңел сулап куйганым хәтердә... Капкан саен калҗа, үпкән саен марҗа булмый, дигәндәй, бу юлы андый бәхет елмаймас кебек...





...ҺИЧ ТУЙМЫЙ БУ ЙИР...


    
          Романнар остасы , язучы Фоат Садриев туган ягы Мөслимдә яшәп иҗат итә. Кайчак аның белән телефоннан сөйләшкәләп куябыз.
-              Синең дус, Хәбиров абый мәрхүм булды бит әле, - диде Фоат ага соңгы сөйләшүебездә.
-       Авария-фәләнгә юлыкмагандыр бит?
-       Һаман да шул өч хәрефле чир диделәр...       
                       Риф  Хәбиров... Исем фамилиясе оперативник өчен бигрәк тә туры килеп тора. Риф-су асты кыясы дигәнне аңлата һәм бу кыяга туры килеп байтак хезмәт


                  

ЧЫГЫП КИТТЕК КИНОГА...

Долгожданная премьера "Зулейхи" - Культура - Рубрики
                                                                    Авыл шаулый, авыл гөрли :
                                                                -  Кино килгән, кино килгән!...
                                                                                       Гамил  Афзал
       ..Өйдә, кырын ятып телевизордан фильм  карау бер нәрсә, ә билет  алып, “контролен” җырттырып кереп, шыгърым тулы залда үзең хисләнеп, башкаларның кичерешләрен тоеп, экрандагыны , авылдашларың белән бер сулышта җаныңнан уздыру – бу бөтенләй башка...Бәгъзеләр күз яшьләренә төелеп яки манчылып ук карый бит әле аны...
          Иң беренче киноны  туган авылым 25 хуҗалыклы Түлешкә авылында 4-5 яшемдә карадым шикелле. Авылның клубы булмау сәбәпле аны “кәнүшни” ишегалдындагы бурап эшләнгән , матчаларына дирбияләр, ягъни йөгәннәр, камытлар, дугалар эленеп сакланган, ә   идәнендә өсле-өсле арба һәм чаналар  тезелгән түшәмсез сарайда карадык. Иң башта тышта калган “движок” дигән нәмәкәйне кабызып җибәрделәр. Әнә шуннан тартылган чыбыклардан киноаппаратка электр тогы бара икән дә шул әйләндертә икән кинотасма уралган  пар тәгәрмәчне.
            Кабык түшәүле  арба вә һәм чаналарга утырыштык шулай. Билгесезлек куркыта, әле янда  ярый әни бар..Менә экранга кешеләр чыкты . Тыз-быз йөриләр . Арада бик кәмитләре дә күренә .Бар да әйбәт. Шулай матур гына утырганда өстебезгә ыжгырып паровоз килә башлагач, күпләр кычкырып ук җибәрде...Кайсыдыр дус малай, соңыннан,
-          Ә  мин тамчы да шөлләмәдем, -дип  шапырган иде дә,
-                     Нәрсә бүрттерәсең , чалбарың төбе юешләнгәнен күргәннәр бит, -дип өлкәнрәкләр борыныннан аска тарттылар .
            Кино күрсәтүчеләр мәдәният хезмәткәрләре санала һәм аларны олылыклап, киномеханиклар дип атыйлар иде. Бу вазифадагылар үзләре дә гүя  экраннан төшкәннәр , үтүкләнгән киң балаклы чалбардан, тар бил каешлары чып-чын күн , ә шуның  перәшкесе ялтырап тора ; күлмәк җиңнәре сызганулы, аякларында “палбатиңке”һәм әле  җитмәсә   “Кобровец” исемле матайда да җилдерәләр...Күбесе фотограф буларак та акча суга , “Зенит” исемле чия төстәге күн футлярлы фотоаппаратлары гел  үзләре белән, каеш бауда җилкәләренә эленеп йөри. Ә исемнәре нинди диген! Мин белгән, һәм  хезмәт җимешләренең игелеген  күргән шәхесләр -Мичән авылыннан Роберт , Йосыф Аланда яшәүчесе - Ленц  !  Болар бик итагатьле, әни әйтүенә караганда затлы кеше балалары, олыны олы, кечене кече итеп сөйләшәләр ,  кеше арасында дәрәҗә саклап , хәтта ки нәзәкаьле  тоталар. Сатыш киномеханигының да исем ярыйсы  гына, Фальван атлы  , бәләкәй генә булса да тавышы  олы ,  һәм чыгышына тугърылык саклаптыр күрәсең, сүзне бик үк сайлап тормый, юлына аркылы туры килгән бала-чаганы да өнәми, ягъни мәсәлән тиешле җитезлек күрсәтми калсаң  күн итеге белән артыңа тибеп тизлек өстәргә дә күп сорамый....
          Икенче класста укыганда, Юлбат авылында яшәгәндә киноны даими карый башладым, ник дисәгез бертуган апам 10 ны бетереп,   клуб мөдире булып эшкә кереште һәм “закунлы рәвештә” бушлай карау хокукым барлыкка килде. Була шулай, малайлар белән дөньяңны онытып туп тибәсең. Һәм  берсе каяндыр тынына буылып ,мышнап йөгереп килә дә  авыз суларына тончыга-тончыга өзек-төтек җөмләләрен ирештерә:
 - Кино килде! “ Белдерү, кешеләрне көлдерү”  элделәр! Фальван абый сугыш турында диде. Безнекеләр җиңә!
          Ә авылкүләм  вакыйга ул әлбәттә инде ике серияле һинд киносы килүе. Аны карарга гавәм язгы ташкынга охшап   кузгала. Кайчак фильмны районнан бер генә көнгә куярга рөхсәт итәләр  һәм ул кичтә клубыбызга күрше авыллар да ябырыла. Әлбәттә утырырга урыннар җитми , әмма лента өзелү-ялгаулар белән ким дигәндә дүрт сәгатькә сузылган һинд киносын бик күпләр тыгызланышып баскан хәлдә тын да алмый карыйлар...Андый чакларда клубның, янгын очрагын күздә тотып ясалган арткы ишеге дә лента өзлелү тудырган беренче тәнәфескә чыкканда ачыла. Чыгасың тышка, карыйсың күккә. Анда йолдызлар һәм ай. Ир-атларның авызлары тирәсендә дә утлар җемелди, һәркайда махра исе аңный, ә ишекләрдән  ургылып тышка пар чыга һәм югыры  күтәрелә...
          Янә килеп ике арада матай чаптырып бер юлы ике авылда да күрсәтә торганнар иде  әле киноны.Ул заман күп кеше өстенә бушлат, “тиләгәрәй” (телогрейка),  ә олы апалар , бигрәк тә әбиләр кара плюш жакет кия торган иде. Һиндләр күрсә, мөгаен без аларга кара каргаларны хәтерләтер идек . Ә үзләре бөтенләй башка “кошлар” ...Экранда аллы гөлле ефәктән киенгән һиндлеләр җырлыйлар бииләр, елыйлар, көләләр, ялваралар, рәхмәт укыйлар. Беләбез, без бәхетле ил балалары, ә алар бәхетсезләр. Әле бичаракайлар , наданлыклары аркасында дингә дә ышаналар , җитмәгәненә ..
              Караган киноларыбызда  кагыйдә буларак ,ярлылар, хәерчеләр әйбәт, ә байлар әшәке итеп күрсәтелә . Бер тапкыр Грибоедов турында  шушы тәртиптән тайпылганы булды. Ярлы фарсылар акыра- бакыра Русия илчелегенә ябырылып килделәр һәм алар белән сөйләшергә дип чыккан бай киемле Грибодоевны харап итеп ташладылар. Зал тып-тын.  Тынлыкны башлангыч класс укучысы Рәис бозды,
- Үтерделәр “фашизны”, -диде ул зур кәнагатьләнү белән.
         Әле генә сагышка батып утырган авылдашлар киләчәктә мәшһүр табиб булып танылачак  малайның шул белдерүеннән соң  рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр..
             Кино билетының бәһәсе зурлар өчен 20 , ә балалар өчен 5 тиен иде. Колхозчының бер хезмәт көне 5 тиен дип бәяләнгән  заман бу. Әмма , кем әйтмешли сәнгать корбаннар сорый...Кемнәрдер һинд кинолары килгәндә генә клубка баруны үзенә рөхсәт итә, ә кайбер авылдаш киноманнар берсен бер калдырмый өй эчләре белән йөри... Юлбатта да  бар иде  андый  гаилә. Шул гаилә әгъзасы Шәмсулла атлы егет такмазалар, шигырьләр чыгарырга бик һәвәс иде. Бер тапкыр кино экраны каршына чыгып үзе чыгарган шигырен  укыды  ул. Мәктәптә , туган тел дәресендә укытучылар кушып ятлаткан исәпсез шигырьләрнең берсе-бер истә калмаган, күрәсең дәреслекләргә юньле әсәрләр кертелми,  дуслык, кода-кодагыйлык  аша чүп-чар гына юл яра  торгандыр , ә менә Шәмсулла шигыре ,ни хикмәт , онытылмаслык булып хәтердә уелып калган:
               
                      Җыен хәерче җыелып,
                      Чыгып киттек кинога;
                       Кайтып керсәк күкәй дә юк
                       Ашарга симияга...
        
             Гаҗәп кызыклы кинолар карый идек заманасында. “Мәмлүкләр” дигәне тетрәндергән иде. Төркиләр, ягъни безнең кардәшләр турында булган икән ул. Аннары “Кодин” дигән бер хикмәтле кино истә калган. Шунда бер ана үз улын  йоклаган чагында бугазына кызган май агызып үтерә. Янә бер фильмда   ниндидер герой зур дәрьянымы, әллә диңгезне микән,  кичмәкче булып бик озак йөзә, әмма ярга чыгарга хәле җитми..  Жан Марэ,Жерар Филипп  кебек актерлар уйнаган француз , “Тын Дон” , “Күтәрелгән чирәм”  ,”Чужая кровь” , Дело было в Пенькове” һ.б.,һ.б..кебек үзебезнең СССР фильмнарына да каплана идек .
           ...Кешегә сәяхәтләр, “тамырларыңны”  вакытлыча өзеп кая да булса күченүләр, барып кайтулар мөһим. Башка илләр белән арага тимер пәрдә корып яшәгән  ул заманда әлеге мөмкинлекне  әнә шул һинд һәм француз кинолары бирә иде .. Рухи тынчулыктан   шулар коткара, сулар һавабызны шулар сафландырып җибәрә иде..
             Кайсыдыр авылда имеш, картмы, әллә  карчыкмы,
- Без яшь чакта көтүдән маллар акырышып кайта торган иде, хәзер авызлары ачык, тавышлары чыкмый , -дигән имеш.  Көлке килә, артыңнан куа килә. Мин фәкыйрьгә  дә бүгенге кинолар, бигрәк тә үзебезнең илдә төшерелгәннәре,  нәрсә дип кенә мактамасыннар, кызыктырмасыннар,  дөм мәгънәсез  тоела  ....Хәер ,  Гаяз Исхакый әсәре буенча Празат ага Исәнбәт театрда күрсәткәннән соң  Рамил әфәнде Төхфәтуллин  төшергән “Зөләйха” фильмы күздән яшь чыгартты чыгартуын...  

вторник, 7 июня 2011 г.

ШӘМӘРДӘН -ТАТАРСТАННЫҢ БАШКАЛАСЫ!


                  ШӘМӘРДӘН – ТАТАРСТАННЫҢ  БАШКАЛАСЫ      

      “Төркиягә йөз бала!” , дигән шигарь ташланган иде бер заман матбугат аша . Профессор Фәрит ага Йосыповка Төркиядәге танышлары : СССРның элеккеге төрки  республикалардан бик күп балалар бездә укый башлады , Сез ни карыйсыз,  ник татарлар килми ?- кебек  сораулар биргәннәр һәм ул шушы эшкә  шәхсән үзе алынырга булган.
            Мәрхүм  язучы Хәсән ага Сәрьянның, “ Бер ананың биш улы” исемле  повесть тәмамлавыма бер ел, ә шуны бастырмый үзәккә үтәләр, әле бит бу минем  матди чыганагым да”  , -дип татар язучысы язмышыннан сыктаудан башлап,   аннары Төркиядә булуы  , андагы язучыларның хәле турында бәян иткәне, кардәш халык яшәгән илне  һәр яклап мактаганы хәтердә. Янә килеп Миргазиян ага Юнысның  “Таңда Босфор аша” әсәре тәэсире дә  эзсез узмады ахры . Кыскасы, әлеге агымга мин дә эләктем .  Исәбем буенча барлыгы ундүрт кыз  һәм дүрт дистәдән артык ир бала белем эстәп чит илгә чыгып китте. Ататөрекнең көрәштәшләре арасында татарлар булу роль уйнаганмы ,Фәрит аганың абруе Төркия мәгарифе даирәләрендә бик югары идеме, кыз балаларны Истанбулның иң шәп “Нилүфәр” , ә ир-балаларны , Россия өчен Пушкиннарны укыткан Царское Селоныкына тиң атаклы “Фатих” лицеена укырга алганнар. Боларга эләгү өчен төрекнең үз балалары җиз иләктән иләнә,  кырыс конкурслар, имтиханнар уза... Без гомер бакый икенче урынга күнгән , дөресрәге күнектерелгән “автоном” халык, һәм безне гаҗәпләндерерлек хәл,  СССР дан азатлык алып башка чыккан элекке “союздаш” халыкларга да мондый кадер-хөрмәт тәтемәгән!... Русиядән үзгә буларак, Төркия фикеренчә   башка кардәшәребезгә караганда татар урыны түрдәрәк ахры ...   “Нилүфәр”гә килгәч тә, кызлардан кайсы төбәктән булуларын сорашканнар.  Берсе :мин Казаннан, икенчесе: Чаллыдан, өченчесе : Лаештан, кыскасы һәркем  үзенең яшәгән урынын атаган. Менә бер мәлне рәттән дүрт кыз “Шәмәрдәннән, Шәмәрдәннән, Шәмәрдәннән, Шәмәрдәннән димәсенме! Лицей хадимәсе аптырап,
-                     Әллә Шәмәрдән Татаристанның башкаласымы? –дип сорап куя.
           Хуш , алары алда , ә Төркиягә барып җитәсе бар бит әле....
           Безнең балалар белән бергә Балтачтан бер төркем укучы сабыйлар да Җәлил хәзрәт җитәкчелегендә юлга чыккан иде. Тик Казан аэропортында очкычны тоткарлап үзәккә үттеләр,  ахрысы Рәчәйнең вазифалы аерым шовинистлары үз белдеклекләре белән , ул чактагы ил сәясәтенә буйсынырга теләмичә , тәгәрмәчкә  күсәк тыгып азапланды. Менә бер заман Җәлил хәзрәтнең нәни шәкертләре, аэропорт залы идәненә намазлыклар җәеп, тезелешеп намаз укырга керешмәсенме?! . Ходайдан эшләребезнең уң булуын сорый болар. Гаҗәеп матур күренеш иде бу. Һәм   хикмәти Хода , озак та үтми очкычка утырырга чакыру яңгырады  !...
           ...Әлеге озатудан соң ярты ел чамасы вакыт узгач, Татарстан президентының Төркиягә визиты булды. Бу – Минтимер аганың чит илгә суверен Татарстан президенты сыйфатында беренче чыгуы иде һәм аны мөстәкыйль ил җитәкчесе дәрәҗәсендә каршы да алдылар .Делегация составында җөмһүриятнең танылган җитәкчеләре, галим – голямәләре, ә Язучылары берлегеннән Мөхәммәт ага Мәһдиев катнашты. Олугъ язучыбызның анда баруына ризасызлык белдереп , ярсулы хат язучы хөсетле бер эшлекле табылган икән , абыйсының улы Рөстәм Мәһдиев  ( Мөхәммәт ага Сабировның пресс-секретаре булып эшләгән чагы дип истә калган), әлеге хатны шаклар катып укыган һәм алган тәэсирләрен минем белән дә уртаклашты...
            Татарстан президентын Төркиядә каршылауда  балаларыбыз да катнашты һәм күрәсең , аларның биредә укуыннан рәсми даирәләрнең хәбәрсезлеге, аерым алганда Татарстан мәгариф министрлыгының гафиллеге Минтимер аганы гаҗәпләндергәндер. Бапалар сөйләвенчә, башта ул аларны Төркия татарлары балалары дип кабул иткән...Һәрхәлдә, шул визиттан соң мәгариф министрлыгы анда укучы балаларны үз химаясына алу белән беррәттән Фәрит аганы бу эштән читләштерү хәстәрен дә күрде. Әмма икенче елны, тиешле чаралар, килешүләр төзергә онытулары аркасында микән, яисә вәкилләренең Фәрит аганыкы кебек абруе һәм үткенлеге  булмауданмы, төгәл  әйтә алмыйм, әмма ир балалар Истанбулның “Фатих”ыннан  Зеленодольск шае “Искешәһәр” атлы каладагы “Ирторгул Гази” лицеена  күченделәр. Ә кызлар турында гомумән уйланылмаган, алар бер ел гомерләрен тел өйрәнүгә сарыф иткәннән соң кире кайтырга һәм күчми калучылар сыйфатында илдә укуларын дәвам итәргә мәхкүм булып чыкты...Министрлык , аларны  Казанга кире алып кайтырга да омтылыш ясап караган, әмма үзләрен “алмага” киләчәкләре хакында кисәтелергә өлгерүебез аркасында очрашу барып чыкмаган ...
           Әлбәттә , мондый переспектива белән килешәсебез килмәде, әле бит балаларны чит илгә укырга озату өчен матди чыгымнар тотылган һәм шактый мәшәкатьләр дә кичелгән һәм без, ата-аналар җыелып , беркетмә язып ,үзебезгә күрә Төркиядә укучы кыз балаларның мәнъфәгатьләрен кайгырту турында комитет төзеп,  шулар исеменнән эш йөртү уңаеннан вәкәләтләр мин фәкыйрьгә, Шәмәрдәннең элеккеге инглиз теле укытучысы Алсу Фазлыевна  һәм Сабада  яшәүче янә бер ханымга йөкләнде. Иң әвәле Татарстан президентының хәләл җефете  Сәкинә ханымга ярдәм сорап хат язып, яшәгән йортларына илттек; аннары шушы хакта  “Ватаным Татарстан”га да мәкалә юлланды.  Озак та үтми министрлык хадимнәре “пластинканы башкача уйната башлады”: имеш безнең балаларны кайтарырга һичкем җыенмый , алар да шунда укыячак. Бер ай уза, ике ай, ә балалар укуга башламыйлар . Инде министрга кермәкче булабыз, ә моның , ахрысы, безне бик күрәсе килеп тормый , секретарь туташ,” ул үзендә түгел” дип , юлга аркылы төшеп мәтәләнә. Таудай гәүдәле ,  ашкынучан  Алсу апаны шул чандыр  кыз гына туктата алмады билгеле.
-                     Кит әле юлдан, мать –героиняга аркылы төшеп торасың монда , -дип Алсу апа аны җиңел генә читкә этәреп, кабинетка юлны ачты.
-                      Алсу апа, син бит герой-ана түгел,  - дип пышылдыйм мин моның колагына, ике катлы ишек аша әбәләнеп эчкә үтешли.
-                     Дүртенче кызымны 40тан соң алып кайттым , шул геройлык инде, -дип кырт кисә  бистәдәшем, бәхәскә урын калдырмаслык итеп.
           Кабинетка үтәбез һәм министр безнең белән сөйләшергә әзер булып чыга. Дәгъвәбезне белдерәбез: Ягъни , без крепостнойлар түгел, Сездән  ярдәм сорамаган , вәкәләт тә бирмәгән көенчә ни  дип министрлык, безнең балаларның анда укуына тыкшына? Балаларыбызны кире кайтару максатында , аэропортка кадәр илтү хәстәренә керешүегезне ишеткәч , безнең рөхсәт белән алар  тору урыннарын үзгәртергә мәҗбүр булды һәм шуңа гына  ул чакта буш кул белән кайтып киттегез ... Инде  ата-аналар кара тавыш чыгаргач,” кызлар да кала, барысын да хәл итәбез” дип соңыннан биргән  вәгъдәгез дә үтәлми: балалар бит бүген  бер мәктәпнең караңгы спортзалында яши, икенче ай инде укымыйлар . Сез кайчанга кадәр аларны белем алудан мәхрүм итәргә җыенасыз?”
               Министр төшеп калганнардан түгел , “атна-ун көн эчендә бар да җайланыр” , дип тынычландыра. Без “комитет” төзелүе  һәм анда  кыз балаларның ата-аналары исеменнән һәм Татарстан һәм Төркия президентына кадәр мөрәҗәгать итүгә вәкәләтле булуыбыз  , кануни җирлектә ахыргача көрәшәчәгебез хакында  кисәтәбез.  Безнең планнар аның өчен яңалык түгел, “Ватаным Татарстан”га юллаган “ Мә , Гариф! Системасы” дигән  мәкаләм басылып чыкмаса да  министр аның белән дә  таныш булып чыкты?! Безнең карашка әлеге чаралар,  министрны гына түгел , ә  аңа басым ясарга махсуслашкан кайбер  вазифалы“унтер-пришебеевлар”ны айнытуны да күздә тотты . Чөнки Русиядә ул дәвердә дәүләт дәрәҗәсендә  татар-төрек багъланышларына  каршылык  юк иде һәм  тора бара Татарстанда , гомумән Русиядә татар-төрек  лицейлары ачылып, гөрләп эшләп китүе дә моңа дәлил.
( Ни аяныч, бүген вәзгыять үзгәрде , инде Русия дәүләте басымы астында Башкортстанда төрек лицейлары ябылды һәм чират Татарстанга төртелде һәм М.Ш.Шәймиевнең халыкара абруе гына  карагруһчыларга әлеге казанышыбызны туздырып тапшларга комачаулый ). Министр үзен гайрәтле һәм тыйнак  тота, Алсу апа белән елмаеп, аның хатын-кыз икәнен танып, ассызыклап һәм итагатьле тонда сөйләшә . Җайлап-җайлап ,  башка проблемалар турында да сүз кузгата торгач, әңгәмәне бөтенләй икенче яссылыкка күчерүгә  ирешә әфәндебез һәм мин моңа һичничек комачаулый алмыйм.
            Кабинеттан чыккач , юлдашымны шелтәлим:
-                      Алсу апа,  син бит безнең ник кергәнне оныттың түгелме анда?
-          Минем Вакифның бер боты чаклы гына үзе , ә ничек матур сайрый, чукынмыш...Беләсеңме нәрсә, ә бит мин хатын-кыз... Күп кенә ирләр безнең кемлекне  оныта... Хәер ,  үзебез дә хәтердән чыгарабыз ...
          Булмас дигән идем, ә министр сүзендә торды, озак та үтми, кыз-балаларны  Эгей диңгезе буендагы , элек греклар яшәгән гүзәл Измир каласына, Малхатун лицеена кабул иттеләр...
       Әлбәттә инде “Малхатун” (бизнес-леди) “ Нилүфәр” дәрәҗәсендә үк түгел. Тик зарланырга да урын аз,  лицей ихатасында мандариннар пешә , балаларның торыр җирләре уңайлы , ашаулары сыйфатлы, хәтта ки ризыкъны рестораннан китертәләр,  ә мөгаллимнәре исә менә дигән.
         ... Балалары бер сукмакта йөргән ата-аналарның аралашуы табигый. Без танышканда  Алсу апа пенсиядә , ә аның ире Вакыйф абыйга да лаеклы ялга санаулы көннәр калган  һәм алар берсенннән берсе чибәр һәм зиһенле кызлары белән бергә ике катлы котсыз гына панель йорттагы фатирда яшиләр иде. Һәм җитмәсә шул фатирда янгын чыгып , казалы булдылар.  Төркия белән танышу, болар тормышында кискен борылыш ясады, гаилә коммерция белән шөгыльләнүгә кереште , Шәмәрдәндә кибет ачып җибәрделәр һәм бистәбездәге иң текә “хан сарае”дай йорт –бүген аларныкы. Мәгълүм ки , күпчелек укытучының идеалы – сүз тыңлаучы һәм яхшы билгеләргә генә  укучы   тәти бала. Ә каршылыклы холыклыларны алар үзгәртергә ,”дөрес юл”га кертергә җан ата. Әмма чын шәхесләр , талант ияләре, мәшһүр җитәкчеләр һәм нигә яшереп торырга ,  җинаятьчеләрнең дә вак төяге түгел, ә “авторитетлар” дигәннәре  шундый каршылыклылардан чыга. Алсу ханым – оригиналь шәхес , гомере буе “тәртипсез” класслардан качмыйча, нәкъ менә шундый укучылар белән уртак тел табып, хезмәт куйган остаз . Нәтиҗәдә, криминалның иң котырган елларында да аларның ишеген - капкасын бер рэкитир да какмады , түрәләр дә этлекләр эшләп гаилә бизнесларына зарар  салмадылар..
            Алсу апа барлык идеяләрнең дә генераторы. Ә ире Вакыйф агайга  малга хирыслык , баерга омтылу   гомумән хас түгел.  ПМК хәлле , мөмкинлекләре чиксез вакытта да ул аннан кадак та алып кайта белмәде . Әлеге оешма йончып, акча түләми башлагач та аннан аерылмады, тырышып эшләвен дәвам итте
        Бер мәлне боларга хатыным белән ниндидер йомыш белән килдек. Озак та үтми шактый “матур” булып Вакыйф абый кайтып керде.
         Алсу апаның моңа әлбәттә кәефе кырылды, әммә сиздермәскә тырышты, хәтта көлеп җибәрергә көч тапты һәм җиңелчә генә  шелтә белдереп,
-  Эх , пьемка...,- дип көрсенде генә, ягъни ире эшләгән  ПМК оешмасындагы вәзгыятьне шул рәвешле шәрехләү белән чикләнде...
           Төркиягә барып, анда адым саен “Вакиф-банк” дигән күрсәткечле вакыф банклары  очратып кайткач, “менә кайда икән безнең Вакифның акчалары, -дип тә шаяртканы  хәтердә . Инде аннан соң күп сулар акты. Бер кызлары кияүгә чыгып, оныклары Төркиянең премьер министры исемен йөртә . Таңсу  бик сылу кыз булып җитеп килә бүген.. Төркиядә укыган  Мәдинәләренә белем эстәү ошап китте ахры , алар бертуган сеңлесе белән бергә  Германиядә  укуларын дәвам итәләр. Алсу апа белән Вакыйф абый тәмам яшәрделәр, кайчан карама хәрәкәттә , эштә .  Алсу ханымга хәтта  “эшсез тору” чутланган вакытында бер ничә түбәтәйне чигеп кую да бер ни тормый.  , ә аш-суны исә телеңне йотарлык итеп әзерли. Кызганыч димме, Казанда да йорт сатып алдылар һәм анда  китеп торгалаулары сәбәпле  күрешүләребез сирәгәйде.
           Язмамны  дүрт-биш ел элек булган бер кыйсса  белән йомгакламакчымын. Бер төндә, Алсу апаның йортына туган тиешле энесе килеп керә һәм,
-                     Әле генә гаишниклар каптырды , әзрәк сыра йоткан идем, биреп тор мең тәңкә, праваны алып калдылар, -ди.
          Ханым берсүзсез акчаны чыгарып тоттыра. Энекәш китә, вакыт соң,кызлар йокларга яткан.  Бу, уйлана торгач, бер карарга килеп ,  ике кызын уята.
            Фотоаппарат һәм магнитофон алып, теге “гаишникларны” эзләп китә болар. Ерак та түгел икән үзләре, элеватор чатында гына “эшләп яталар”.
Алсу апа  болар янына килеп туктый һәм егетләр авыз ачарга өлгергәнче һөҗүмгә  күчә:
-                     Тәк , егетләр, хәзер сезнең белән рәсми тонда сөйләшәбез! –  Фотомодельдәй сылу, затлы киенгән кызларына борылып, берсеннән,
-                      Магнитофонны кабыздыңмы? – дип сорый
ә икенчесенә ,
- Фотога ал үзләрен , -дип боера.
              Форма кигән егетләр тәмам хәвефкә кала . Фотоаапарат чыртлый, ә гөлт итеп ут та кабынмый югыйсә, әмма болар, каушаудан анысын инде аңышмыйлар.
-                      Яле таныклыкларыгызны күрсәтегез!
Егетләр берсүзсез буйсына. Ханым боларның кулындагы таныклыкларын йолкып алып , каян килүләрен ачыклый.
- Кукмарадан килеп сез нишлисез  безнең Шәмәрдәндә? Кем рөхсәт итте? Юлламагыз бармы? Юкмыни? Яхшы. ГАИ хезмәткәрләре дә түгел икәнсез , ә берегез таныклыгының срогы  чыккан. Нишлибез егетләр? Әзрәк сизәсезме үзегезнең нинди бәлагә тарганыгызны?
           Кырыс прокурорны хәтерләткән ханым боларга тын алырга да бирми.
- Без бит тәртип саклыйбыз, -дип ык-мык килә берсе.
- Беләм мин сезнең тәртипне ничек саклаганыгызны. Әле генә минем энекәштән мең тәңкә акчасын сыктыгыз . Ну-ка , кайсыгыз алды ,чыгарыгыз  акчаны, яхшы чакта.
         Акчаны кире кайтара болар. Аннары берсе, уңайсызланып кына , китү ягына борылган Алсу ханымга эндәшә.
- Апа, акчаны бирдек бит ,  фотопленканы яктыртсагыз икән..
- Ә анда пленка юк, -ди Алсу ханым. Һәм фотоаппарат белән коралланган кызына мөрәҗәгать итә,- күрсәт үзләренә пленка юклыгын! Ә кемлегемне белеп калыгыз, Шәмәрдәндә Алсу Фазлыевна  диләр миңа.