Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

КӨЗГЕГӘ БЕР КАРА...


        
            Яшь чакта тиз дуслашыла.  Булачак шагыйрьләр Наис Гамбәр  һәм Рөстәм Акъегет     –     КДУ  студентлары , мин КИСИ да укыйм, җәйге каникул чорында шабашка тәртибендә           кайсыдыр СМУ карамагында  баганалар утыртып , чәнечкеле чыбыклар тарттырып ,төрмә коймасы коябыз , ә исәп-хисапны атнадан атнага ясап баралар.
           Дистә еллар узгач Наис дустыбызга шундый койманың төзелеп беткәне белән  “күрешергә” язган булып чыкты .  Икенче хатыны белән чыккан низагъны  хулиганлык дип квалификацияләү аша  барып эләкте  ул анда . Һәр күңелсез нәрсәнең дә уңай ягы чыгучан , Мөслимгә, беренче мәхәббәтенә кире кайту юлы шулай  урау булган  икән.
          Шәп егет иде Наис мәрхүм. . Кулыннан бөтен эш  килә, КИСИда укыган булса менә дигән  төзелеш оешмасының бер дигән уңган җитәкчесе чыгар иде .  Бахыркай, шигырьгә алданып, КДУның татар бүлегенә килгән  һәм гомере буе шигырьдән аерылмый яшәде. “Таныш койма күреп кайткач”,  ул  Мөслимдә бушлай диярлек хакка , үзе сыман шигъри җанлы рәссам егет Рәйхан Хантимеров  белән  бергә , бина ремонтлап һәм җиһазлап, музей оештырды.
              Наиснең шагыйрь икәнен раслаучы бер генә юлын китерәм :
                      Күтәрелде кошлар иле белән,
                     
              Зөлфәт тә аны чын шагыйрьгә саный иде. Тикмәгә генә ,
                         Безнең бәхет бары Мөслимдәдер...
                         Кайтыйк әле Наис , Мөслимгә бер...
дип , аңа атап  шигыръ багышламагандыр... 
           Мөслимдә юл бүлегендә баш инженер  булып эшлим , редакция хезмәткәре , шигырьләр язучы Мөдәмил Әхмәтов белән дуслашып киттек. Ул  фатир алырга хыяллана, башкарма комитет рәисе Гариф ага Хафиз улының күзеннән яшь чыгарырлык  гозер текстлары әзерли . Әмма Гариф ага таш кыя кебек,  күңеле эреми. Алай гына да түгел , ул аны өнәми дә ахры  , миңа, дустанә кыяфәттә киңәшен бирә ,
- Зарыйпыф. Син ул Ахметовлар белән бик уралышма әле, җүнлерәк дуслар тап , -ди.    
                 Бу якта шагыйрь Рәдиф Гаташ укытучы булып эшләп алган һәм үзе эшләгән янәшә тирә авыллардагы балаларга шигырь җенен  кагылдырып киткән икән. Мөдәмил дә шундый корбан. Ул Мөслимдә иске бер  баракта яши , караңгы коридорның түрендәрәк – аның дермантинланган  ишегенә төртеләсең. Ишектә , пыяла рамда М. Ахметов дигән язу тора.  Башта бу пыялалы күрсәткеч  районның баш ветврачы , чыгышы белән Казан артыннан булган  Мәхмүт агай Әхмәтовның кабинетыныкы булгандыр , калайга чүкеп ясалганын куйгач, арткан һәм Мөдәмил күзенә чалынган дип фаразлыйм.
                  Кыш кырысрак килгән елда атна ун көнгә  Мөдәмилләр  әби-бабайларда, Әминә апа белән Наҗар абыйларда яшәп тора. Бер елны Казаннан Зөлфәт кайтып төште ,һәм аның барактагы ул туң фатирын мичкә туктаусыз ягып торып җылытканыбыз хәтердә. Һәм без,  өч  бәндә  , мич ялкыны хозурында Зөлфәтнең таң калдыргыч  шигырьләрен тыңлып , төн уздырдык...
                           Мөдәррискә багышланган :
              Их син сәях дустым , нәни гигант,
              Карлар төшми, карлар тик тора ;
              Тирбәнгәләп өскә күтәрелә
               Безнең шушы иске йорт кына  , - дигән юлларын йотлыгып тыңлыйбыз. Аннары аның “Сак-Сок” дигән хикмәтле шигыренә мөкиббән  китәбез...
           Әлбәттә  табыныбыз    буш  түгел. Ләкин безне шигырь исертә.
           Ара-тирә Мөдәмил дә үзенекен укып куя. Менә монысы истә калган:
                       ...Араларда упкын, тик күңелгә
                           Ераклашкан саен якын син;
                           Минем өчен хыял, ә берәүгә
                           Никахлашкан гади хатын син...
         
            Мөслимдә яшәүче  бер укытучы ханым , газетада басылганнарыннан чыгып ахры, Мөдәмилнең барлык шигырьләре дә  “ Кудым, тота алмадым , әх..” дигән эчтәлеккә кайтып кала , -дигән...Кем белә, ә бәлкем мәхәббәт шигырьләре өчен бик кулай формуладыр ул. 
         Зөлфәт , Мөдәмил һәм мин кафеда тамак ялгыйбыз. Зөлфәт һаман безне шигърият өлкәсендә агартудан туктамый. Дөньясын онытуыннан файдаланып, Мөдәмил моның чәенә тоз сала.  Тамагы кипкәнен бетерәм дип чәй уртлаганда Зөлфәт тоз тәмен сизә, әмма сер бирми, чынаякка бер калак ак  май,  ярты телем колбаса өстәп болгата һәм, ипи кабып,
-                                                    Менә кыргызларның чәе шундый, -дип шупырырга керешә.
          Мөдәмилгә  дә үз чәенә ак май, тоз һәм колбаса кыерчыгы салып , Зөлфәт “кыргыз чәе” эчүдән гайре чара калмый.... 

         *Институт тәмамлаганга биш ел узган , юл бүлегендә җитәкче булып эшләп йөрим , Казанннан Рөстәм Акъегет шалтырата: җәйгә берәр шабашка оештыр әле , матди як  такырайды , -ди.  
           Кайтартып өелгән җыелма йорт бар иде, таш , ком һәм цементка кытлык юк, ә суны чан белән китереп кую бер ни тормый. Бу өч дуска  яшәп торыр өчен вагон да табылды. Саба  СХТ берләшмәсендә урынбасар вазифасындагы шигърияткә гашыйк Фәннур атлы егет транспорт,  автокран мәсьәләсен хәл итүне  өстенә алды. Фәннүр авыл сабантуйларында батыр калгалаган егет, барча нәсел ырулары атаклы көрәшчеләр . Шуңа карамастан  Наис моны кул көрәштерүдә җиңел  җиңде...Уң кулы белән дә, сулы белән дә.
       Янә Рөстәмнең   җырлавы истә калган.
                    Кагга, кагга , күзләгге кагга...
          Бу юллар мин язган җырдан
          Мөдәмил түзми:
-                                                    “Р” хәрефе кермәгән бүтән җыр юкмыни соң бердә? –дип кадап ала.
         Ә Рөстәм Акъегет аны ишетми, җекләрне сүс белән тутырып  кагуын  һәм шыңшуын белә
                     -  Кагга, кагга, күзләгге кагга... 
               Егетләр эшне вакытында төгәлләде, араны көнендә өздек  Әле  Наисның, рәхмәт йөзеннән   язган әдәби әсәрләремне китап сүрәтендә дөньяга чыгарышырга теләге дә  уянып калган икән һәм ул аны тормышка  ашыра да  язып калды.
          Алты-җиде ел гомер узгач булды бу хәл. Наисның кабат нәшриятта эшли башлаган чоры. Әлмәт ягы каләм ияләренең коллектив җыентыгын чыгаруга мөхәррир булып тәгаенләнгән икән. Заманында шул якта эшләгәнемне күздә тотып, Сабага кире кайтуымны белмәмешкә салышып , әлеге китапка байтак хикәяләремне урнаштырмакчы булган. Булачак китапның исеме дә минем бер хикәядән , “Очасы килә” дип аталачак имеш. Авылыбызда яшәгән Миңзифа апа сөйли иде, имеш хәерченең алъяпкычына бер соскы җылы борчак салсалар, ул хисләнеп китә һәм бер физиологик фактор аркасында борчагы чәчелеп китә, имеш. Минем белән дә охшаш хәл килеп чыкты :  дөньялар үзгәреп куеп, безгә дигән финансны башка кирәклерәк авторларга юнәлттеләрме, яисә финанслауга вәгъдә бирүче нефть оешмасы банкротлыкка чыкты,  изге ниятеннән кире кайттымы , төгәлен әйтә алмыйм , кыскасы “Очасы килә”не   “очыртмадылар”.
           Әле китапны чыгарам  дип  очынып йөргәндә Наис әйткән иде,
-                            Хикәяләреңне укыдым, ошады, нишләп соң берәр журналга биреп карамадың?
-                                                    Миннән эш калмады,  чыгаручы юк, -бит дим.
-                                                    Әйдә киттек Ләис Зөлкәрнәйгә , үзем сөйләшәм.
          “Идел” журналы  мөхәррире Ләис Зөлкәрнәй кабинетына  үтәбез.
-    Менә бу егет оста хикәяче , бер хәрефен дә төзәтәсе юк, үзем укып чыктым , -диде Наис. - Кирәк икән ун хикәя  калдыра. Син минем редакторлыкны шәт шик астына алырга җыенмассыңдыр...
-                                                    Берәрне  чыгарып торыйк, башта, - ди Ләис.
-                                                    Алайса “Әләметдин”не , милиция тормышыннан , гиниәлни.
               Шулай итеп, Наис ярдәме белән “Идел”дә шактый күләмле хикәям басылып чыкты. Әмма  бу факт мине әллә ни шартландырмады ,  киресенчә гарьләндерде. Баксаң, дус-ишсез монда кысылып булмый икән , ләбаса... Ә мин ахмак, тагын да әйбәтрәк язасыдыр, сыйфатына китерә алмыймдыр  ,-дип изаланам. –язудан туктыйсы булыр ахры , -дигән карарда ныгып маташам ...
             Рәхмәт мөхәрриргә, хикәяне, эшкәртү сылтавы белән  үзгәрмичә , шунда эшләүчеләр  зәвыгына турыланган калыпка куып шомартуларга дучар итми генә тиз арада  бастырып чыгарды....
              **  Танышларыма минем дә игелек эшлисем килә. Наисның “Меңнәр арасында син бердәндер”, Рөстәм Акъегетнең “Урамнарда буран дулый иде”, Эдуард Мостафинның “ Юлчы”, Зиннур Насыйбуллинның “Туган тел” , Зөлфәтнең “Әгәр”  шигырьләренә көй язып ыргыттым . “Юлчы”ны Салават  , ә “Туган тел”не  Фердинант Сәләхов  башкара.  Ходай кушса бәлкем калганнарына да башкаручы табылыр әле...
             Кем ничектер , шәхсән үзем Рөстәм Акъегетне шулай ук чын шагыйрьләр исемлегендә дип саныйм. Менә ул язганнан бер үрнәк :
                      Үз-үзеңне булмый алдалап,
                       Үз-үзеңә булмый ялганлап.
                        Көзгегә бер кара –
                        челпәрәмә китер,
                        кисәкләрен җыйма яңадан...
             “Тамчы гөл” дигән җырымны ( сүзе , көе, чуаш әйтмешли, үсепеснеке )беренче тапкыр телевидениедә якташларым бертуган Фәннүр һәм Фларис  Хамматовлар һәм аларга кушылып Сабаның кызлар ансамбле башкарды. Җырны яздыргач, шул чорга хас гадәт буенча без бераз кунак та булдык ахры, “юдык” ягъни мәсәлән ,һәм икенче көнне, табигый ки , сыраханә эзләп кителгән. Ә ул чорда  Казан сыраханәләре янында кот чыкмалы чират була торган иде, якын килешле түгел. Һәм шундый чираттан , кулына ике кружка сыра сатып алу бәхетенә ирешкән Мөдәррис Әгъләм кысыла-кысыла чыгып килә. Безне, кыяфәтебезне күрде дә , әлеге мөлкәтен берсүзсез кулларыбызга тоттырып , кабат катлы-катлы чират эченә кереп йомылды. Һәм биш минут  үттеме юкмы, янә өч кружка сыра алып чыкмасынмы? Безгә бу бер тылсымлы гамәл булып тоелды. Никадәр сусаган булсак та , ул кабат күренми торып тансык эчемлек тамактан үтмәгән иде.  Үгез гәүдәле көрәшче дусларым шакката, без  мондый чираттан үтеп , шушы вакыт аралыгында  үлсәк тә өч бокал сыра алып чыга алачак түгел бит, -дип тел шартлаталар.
          Мөдәррисне  кунакка чакырабыз. Ул риза була.
          Шулай итеп , бер мәлне Мөдәррис  миңа , Юлбат авылына кайтып төшә. Ул көн дә гөмбәгә йөрде.  Кич, мин эштән кайткач дуслар белән бергә җыелып күңел ачабыз һәм рәхәтләнеп Мөдәррисне тыңлыйбыз:
   ...Бабай җире диеп кычкыралар,
      Чынлап шулаймы соң ,чынлап шулаймы соң?
  
  ...Тукай гүре туфрагында
     Дошманнарым юк минем...

  ...   Өрегез, әйдә өрегез ,
        Казанымның этләре ...

        Бер атна чамасы торгач ул китәргә булды һәм кыяр-кыймас кына тирес белән булышуымны үтенде. Колхоз рәисе Мәннаф абый шагыйрь өчен ат тиресен төятергә рөхсәт бирде, әшләгән оешмамнан төягеч , Фәннүрдән самосвал чакырттым һәм бер машина чүмәләкәй тирес төягән машинага утырып  шагыйребез үтә дә бәхетле кыяфәттә Казанына кайтып китте. Туктатсалар дип кулына  боерык (накладной) һәм кассага акча керүе хакында квитанция дә тоттырырга да онытылмады.
           Очраган саен  ул гел шул тиресне искә төшерде, ә мин хәл мөшкел чакта сыра белән сыйлау әмәле тапканы өчен аңа рәхмәт укыдым . Асылда  без  Мөдәррисне шигырьләре  , ә ул безне шигырьләрен аңлаучы һәм яратканыбыз өчен якын иткәндер дип чамалыйм. Бәйрәм ашы кара-каршы диптер , ул да мине кунакка чакырды.  Казанда ниндидер кичәдән соң бергәләп таксида аларга кайттык. Анысында , Мөдәрриснең хатыны , безгә сый-хөрмәт күрсәткән Нәҗибә ханым Сафинаның  шигырьләренә өстенлек бирдек дип истә калган.
              Үгез мөгезендәге чебен әйтмешли “ Без дә җир сөрдек...” Көннәрдән бер көнне мин фәкыйрьнең дә “Тамчы гөл” атлы китабы дөнья күрде. Анда  шигырьләр генә түгел, башка жанрга караган әсәрләр  дә урын алган . Бер очраганда , Мөдәррис кулны кысып,
-                                                    Китабыңны укыдым, риза –бәхил диде.
          Кайчандыр “Тамчы гөл” җыры өчен мәрхүм Фасил агай Әхмәтов шулай купайткан иде. Үзең хөрмәт иткән шәхесләрнең  бәһәсе  иҗат дип яшәүчегә канат куя бит ул ...
       Ә гомере буе радиода редактор булып эшләгән , атаклы “Тел күрке – сүз” тапшыруына нигез салган   Рөстәм Акъегеттән ,  язганнарым белән танышкан очракта ике генә бәя куя, йә  “багмый!” дип кырт кисә, яки “бага!”, - ди.  Ул “бага” дигәнне кем генә тискәре бәяләсә дә  көчәнүе юкка,  “шикаятьләр һәм тәкъдимнәр” инде  фәкыйрегез тарафыннан кабул ителми.. .
      
    ***.Минем “Татарстан яшьләре”ндә басылган “Татар китабын укыргамы?” дигән мәкаләм уңаеннан аңлашылмаучылык чыкты. Әлеге мәкалә герое фикерен авторныкына турылап , ягъни минекенә чыгарып ,икенче бер гәҗиттә фәкыйрегездән татар китабы дошманы образы әвәләүгә омтылышлар ясалды. Һәм , мин фәкыйрьгә бәйләп ,  республикабызның бер күренекле шәхесенә турыланган “китап укымасак та  югалмадык әле” дигәнрәк эчтәлектәге, урыс гәҗитләрендә чәйнәлеп төкерелгән гайбәтне кабат күтәреп алып , аны үзгәртеп, татар китабына кайтарып калдырып, халык хәтерен “яңарту”ны да  кирәк дип  тапты бер мөәлиф... 
         Хәлбуки, 18 нче гасырдагы кебек хатлар язып, хатлар укудан ләззәт алып, озын –озын романнар , поэмалар укып рәхәтлек кичерү чорлары артта калды. Телевидение - интернетлы чор китапка булган мөнәсәбәткә үз төзәтмәләрен кертә. Ә табигый үзгәрешләр өчен конкрет гаепле эзләп, аңа үпкәләп маташу әлбәттә  сәер.
          Күңелдәгесен әйтсәк, бөек рус әдәбияты  ул шәхеснең , хәтта Русия составына килеп капкан милләтләрнең аңын үзгәртеп калыплау сәләтенә ия фактор. Әйе, Пушкин, Лермонтов, Чехов, Толстой, Достоевский һәм башка байтак олуг затлар бар да даһи , һәм даһилыклары белән хәтәр дә.
         Әйтик Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”сындагы уңай образ – Раскольников фактта эш сөймәс хөрәсән ялкауы бит . Лев Толстой геройлары гүзәл кешеләр ,бик матур сөйләшеп, акыллы сүзләр сөйлиләр, балларда күңел ачалар. Әмма тарих аларның сукыр һәм аңсызлыгы аркасында Русиянең ГУЛАГка килеп чыгуын хәбәр итә түгелме соң?...
         Мондый , асылда кешелекле әмма хезмәтне танымаучы, урап узучы  даһи әсәрләрне тирәнтен өйрәнеп аңы формалашкан кешедән уңышлы менеджер –бизнесмен чыга алмыйдыр дип чамалыйм. (Әйтик Наисны әдәбият “харап иткәнен” язып уздым .)Ә рәтле ил җитәкчесе булу турында хыялланасы да юк...
         Совет чоры әдәбияты да шәхесне, милләтләрне үзгәртеп калыплауны алга сөрде. Бүгенге , кеше үтерү, көчләү, секс , сихер-михер ише нәрсәләрне пропагандалау, халыкка туктаусыз кара энергия сеңдерү – шулай ук кемнәрнеңдер ниндидер мәсьәләләрне хәл итүенә кайтып кала бугай. Аерма шунда, бәгъзеләр ни эшләгәннәрен аңлап , ә кайберәүләр сукырларча ияреп яза...
          Кыскасы китапны укыргамы-юкмы дигәндә кайсын һәм кайчан икәнен аныклау фарыз. Яһүдләрдә мәсәлән  яһүдкә кайсы яшьтә  нинди китап уку зарурлыгын раввиннармы, кемнәрдер хәл итә бугай. Әлбәттә теләсә нинди чүп-чар уку шәхескә дә милләткә дә файда китерми. Мин, цензураны кабат торгызу зарурлыгы хакында әйтмим. Әдәбиятнең әртәгәләмлеккә батуын тәнкыйтьнең юклыгыннан бигрәк, аның оятсызсларча мактауга әверелүе тәэмин итә. Кемнеңдер язганын  тәнкыйтьли башласаң , моны милләткә һөҗүм сыйфатында күрсәтергә омтылалар , Мөдәррис, Зәлфәт кебек талантларны калкан итә башлыйлар.
              Чын талантлы әсәрләргә юл ачылсын өчен реаль тәнкыйтьнең терелүе – бердәнбер юл..Әмма мөмкин  хәл микән соң ул  үлгәнне терелтү...
                             



Комментариев нет:

Отправить комментарий