Русияне 19 нчы гасырдан бирле ике сорау бимазалый : “Кем гаепле ?” һәм “Нәрсә эшләргә?” Җавапларга да кытлык юк ..Әлбәттә инде теләсә кайсы дәвер өчен беренче номерлы гаепле тәгаенләнгән , ул –татар. Икенче урында –яһүд. Өченче урында –төрлеләр, чорына карап патша һәм алпавытлар, дворяннар, кулаклар, руханилар, корткычлар, космополитлар, фашистлар, коммунистлар, демократлар, кавказ чырайлылар һ.б.һ.б.
Нәрсә эшләргә?- дигән сорауга да җавап чорына карап төрләнә :таларга һәм бүләргә, коммунизм төзергә, ныкъ үскән социализмда ныгырга, үзгәртеп корырга, демократик дәүләт корыштырырга, кабат социализмга кайтырга, 5 нче империя төзергә һ.б.һ.б.ш.и.
“Рус фашизмы немецныкыннан куркынычрак” дигән иде Русиянең элеккеге мәдәният министры Швыдкой. Миңа калса Русиядә татарга карата даими тискәре мөнәсәбәткә сәбәп фашизм да , шовинизм да түгел, ә бәгъзеләрнең аның үткәндәге тиңдәшсез олугълыгын оныта һәм шул чор мирасы булган бүгенге киң күңеллеген гафу итә алмыйча мәңге төкәнмәс кимлек касәфәте кичерүендә...Латин хәрефенә каныгу, уенчык суверенлыкка да түзә алмау –шуннан...
Халкыбызның олугълыгын дөньяның иң дәрәҗәләре илләрендә ачыктан-ачык һәм ихласлык белән , ә Русиядә исә тешне кысып булса да барыбер дә таныйлар һәм бу президентыбызга карата күрсәтелгән мөнәсәбәттә дә чагыла.
Әлбәттә телгә алынган ике сорауга җавапны татарның (фикер ияләре үк дияргә базмыйм) каләм ияләре дә эзләштерә. Һәм “Кем гаепле?” –дигән сорауга менә мондый нәтиҗәләргә киленә:
- Явыз Иван;
- Урыслар.
- Татар халкы үзе
- Шәймиев
Нәрсә эшләргә? –дигән сорауга анык кына җавап яңгыраганы юк. Алай да, татар матбугатында дөнья күргән күп кенә ярсу мәкаләләрдән аңлашылганча, азатлыкны Шәймиев һәм аның командасы казанып , авызын киң итеп тотып торган капчыкларыбызга өләшеп чыгарга тиеш дигәнрәк караш алга сөрелә...
“Идел” журналы хезмәткәре , талантлы шагыйрь Ркаил Зәйдулла да “Ватаным Татарстан” гәҗитендә басылган “Коллыктан калган холык” дигән мәкаләсендә шактый кыю кылана , татар халкына да кирәген ишеттерә, президентны да аямый, җитәкчеләрне дә пыр туздыра...”Шагыйрь, кыршылган пәлтә киеп Ирек мәйданында азатлык яулап йөргән, ә бәгъзеләр шулай яуланган суверенлык җимешләрен үзләренә генә йомганнар һәм милләтнең киләчәге өчен кыл да кыймылдатмыйлар икән...”
Минем карашча, ниндидер бина төзү өчен дә башта җентекләп эшләнгән, экспертизалар аша үткән проект, аннары шуны финанслаучы бәйсез чыганак (чыганаклар), янә килеп әлеге проектны тормышка ашырырга сәләтле, лицензияләре булган оешма , һәм мең төрле күп кенә киртәләр аша узу сорала. Белүемчә, тиешле кәгазьләр туплау өчен генә дә ике ел вакыт кирәк. Аннары төзелеш барышында авторлык һәм техник күзәтүләр, һәртөрле контрольлек чаралары мәҗбүри...Хәтта шушы шартларда да, проектта хата китү , яисә төзелеш барышында ниндидер җитешсезлек, тайпылышлар аркасында планлаштырган эш ярты юлда җимерелергә , кемнәрдер һәлак булырга мөмкин. Азат Татарстан төзү ниндидер бина гына калкыту түел. Мәйданда кыршылган пәлтә киеп кычкырып йөрү дә зарур гамәл, әмма азат ил төзү өчен ул гына аз..
Урысның ,”һәркем үз чумаданын ташырга тиеш”, дигән мәкале бар . Әлбәттә , президентның да эшендә кимчелекләре юк түгелдер. Ә менә мәкалә авторы хезмәт иткән “Идел” журналы бу җәһәттән ниләр майтара соң? Кайчандыр әлеге басма ифрат зур тиражга ия иде.Ә бүген “Идел”нең инде “акканы” да сизелми . Милләтебез азатлыгы өчен күпләр тырышлыгы һәм җөмһүрият җитәкчелеге хәер-фатихасы белән барлыкка китерелгән биек мөнбәребезнең шушы хәлгә төшүенә гаеплене бәлкем авторның үз тирәсеннәнрәк эзләргәдер? Илбашының мөстәкыйллеккә омтылышы һәм юнәлеше ул барлык милләттәшләребез омтылышы суммасыннан туа түгелме? Дәүләт дотациясен ягъни алларына салынган җимне әдәби журналларда эшләүче авторлар “ яшь яки “чит”ләр белән бүлешәсе килмәгәннән, язганнарын чыгармыйча, яки артык озак “тозлап” яткырып, яисә кыскартулар аша бозып, асылын җилгәрүләре аркасында югалмады микән кайбер мөнбәрләребезнең популярлыгы һәм зарурлыгы? Ягъни милли әдәбиятыбызның үсешен төп төкәндерүче көч булып шушы басмалар үзләре хезмәт итмиме? Азатлыкка укталдырырдай яңа сүзгә, идеяләргә бәлки нәкъ менә алар аркылы ятадыр?
Күптәнге дустым, Фоат ага Садриев үз әсәрләренең журналларда яртылаш кыскартылып басылуына сыкрана. Кайчандыр, әлеге теманы Миргазиян ага Юныс та күтәргән иде. Бөтенләй дә калмаслык булып кыскартылырга лаек әсәрләр хәрефе дә төшерелми басылган шартларда бит бу хәл.
Әдәби журнал битләрен популяр детектив укымлыкларга сарыф итү практикасы илдә юк нәрсә. Гәҗиттә кайчандыр басылган һәм шул чордагы көн кадагына суккан рус телендә татар язган мәкаләләрне тәрҗемәләп ,кабаттан бастырып чыгарганнары да юк шикелле . Бу җәһәттән журналчылар гәҗитчеләребез борынына чиертә бугай. Әйтик, Рауль Мирхәйдәровның үзгәртеп кору чоры алды өчен зарур булуы ихтимал, әмма бүгенге тәҗеллеге бәхәсле , татар галәменә бәйләнеше дә сизелмәгән бер кәрван романнарын еллар дәвамында хәрефкә-хәреф әдәби табынга куюны ни дип аңларга?...
Әдәби журналларда дөнья күрүгә ирешкән күпчелек проза әсәрләрендә уртак кимчелек күзгә ташлана. Геройларның юлы юк... Коэльлли язган “Алхимик” романы бик гади нәрсә кебек, әмма аның герое үз юлыннан баручы... Журналлар хут биргән әсәрләрнең геройлары котлаванда... Алар анда хәрәкәт итеп ниндидер аралыклар да уза. Әмма ул аралыклар –юл түгел! Хәер, югары уку йорты эскәмиясеннән редакция өстәле артына кадәр генә “ара ” үткән каләмзатлардан башкасын көтү бәлкем урынсыздыр да...
Юл дигәннән, хәзерге заман татар каләм иясенең тәүге адымы татар мәктәбеннән башлана бит инде. Татар теле һәм әдәбиятыннан калган барча дәреслекләр русчадан тәрҗемә... Ә калган икесе –кәлҗемә...Дәреслек язган мөтәгалимнәр татарның имля кагыйдәләрен татар теле ярдәмендә аңлата алудан ерак. Әдәбият фәне белән хәл тагын да мөшкел... Миңа калса татар мәктәбенә кызыктыру анда инлиз телендә тирәнрәк белем бирү мөмкинлеге белән генә түгел, ә, әйтик, Гетеләрне, Есениннарны таң калдырган Газали, Хафиз, Сәгъди, Җами, Руми, Нәвоиларның нәзәкатьле һәм тылсымлы сүз сәнъгате белән күңелләрен баету һәм көнчыгышта яралган серле суфичылык фәлсәфәсе белән таныштырулар аша да барсын иде.. ( Без, татар совет әдәбияты укып үскән буын, суфи атамасы йөртүчене сукыр һәм хәерче затның мескенлектә саташулы яшәеше дип аңлауга мәхкүм... Баксаң, дөньяның һәм илебезнең суфичылыкны өйрәнүче галимнәре Лев Толстойны да суфи юлы узучыга чыгара ...) Муса Бигиев хезмәтләренә якынаю мөмкинлеге дә нурлар иде мәктәпләребезне. Әлбәттә, минем фикерләрем бәхәследер, бәлкем мәктәбебезнең татарлык үзлеге башкача да тәэмин ителә аладыр. Һәрхәлдә, рас мәктәп икән, аның үз юлы булуы шарт! Ә үз юлы юк уку йорты мәктәп дип атала алмый.
Ауропа илләрендә булып кайтучылар , язма- сәяхәтнамәләрендә андагы тәртип-низамны, шәхескә мөнәсәбәтне, тәрбиялелекне , чисталыкны ,пенсионерларның, калган гомерләрен илдән-илгә сәяхәттә уздыру мөмкинлегенә ирешүләрен, эш кешесенең хезмәте югары бәяләнүен, барлык милләтләргә туган телләрен һәм мәдәниятләрен яшәтү мөмкинлеге бирелүен , һ.б.һ.б.ш. и. авыз суларын корытып бәянлыйлар. Нәтиҗәдә , боларны укыгач, язучы Мөхәммәт Мәһдиевның бер герое сыман : “Болай да баш июле иде, инде шуышып кына йөрисе калды”, - дияргә кала...
Ярый, хуш, Ауропада бар да ал да гөл булсын ди. Алар тумыштан бәхетлеләрме, әллә эт к..... көн күргән чаклары , “Кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзләгән чаклары да булганмы?
Булган билгеле. Хакимияткә, байлыкка ирешүчеләр гади халыкны хөҗерләнеп таптау-изүләре хакында аларның әдәбиятында, тарих китапларында мәгълүмат җитәрлек. Америка индеецларына, Австралия аборигеннарынна геноцид уздыру , Африка халыкларын эшче хайван сыйфатында файдалану өчен әзерлек мәктәбен ауропалылар үз илләрендә үткәннәр. Теләсә нинди кабәхәтлекне, эшәкелекне, гөнаһны чиркәү , акча алу(индульгенция) бәрабәренә кичереп торуны җайга салган булган. Яшәү өчен бер нинди яктылык күренми, үзара өзлексез сугышлар, бозыклык,черү, таркалу котырган бер заманда, ягъни 16 нчы гасырда бәхәсләр җәелеп китә : берәүләр бөтен юньсезлекне попларга сылтый, аларны утка атарга өнди ,бәгъзеләр кара халыкны гаепли, попларны юк итсәк, кара халык арасыннан тагын да комсызрак поплар рекрутланачак диләр. Менә шунда Мартин Лютер атлы монах “меа kulpa” , “минем гаебем, мин гаепле, җанымдагы явызлыкны, нәфесне җиңми торып берни дә булмаячак!”, -дип белдерә. Карл Маркс әлеге белдерүне “монах миендәге революция” дип бәһәли һәм Ауропага яңа чор тууының сәбәпчесе дип саный.
Безнең милләтне аякка бастыру зарурлыгы хакында да язмалар дөнья күрүен барыбер дә уңай күренеш дип бәялик. Әйе, без дә “Кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзлибез. Бәгъзеләр хакимиятне гаепли, байларны сүгә яки милләтчеләрне каргый, динчеләребезне дә буш калдырмыйлар, бөтен җаваплылыкны президентка сыларга тырышулар да юк түгел. “ Бөтенесенә татар үзе гаепле, татар анасын сатар” кебек ,кемдер, алларында, графоманлыкларын күздә тотып, махсус төшереп калдырган “фикер”не үзләренеке сыйфатында ничәмә еллар инде гәҗит-журналлар аша әтрәгәләм каләмзатларыбыз, халкыбызның туган телен җуймаган өлешенә йоттыруларына да күнектек.
Кем гаепле? Ни аяныч, арабызда Мартин Лютер кебек , “мин гаепле” диюче табылганы юк. Ә бит милләтнең бүгенге хәле өчен “мин гаепле” дип теләсә кайсыбыз әйтә ала һәм хаклы булачак.
Комментариев нет:
Отправить комментарий