Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ПИРАМИДАЛАР ИЛЕНДӘ


                                       

                                       ТУКМЫЙ  ,  ДИМӘК   ЯРА ТА.

         ... Дуамал ир-атка түзеп яшәүче хатын-кызга  юанырга һәм ышыкланырга  яраклы шундый шәп мәкале  бар урысның. Әлеге мантыйкка сыенганда , Русия атлы ватанның да  карынындагы халыкларны , бигрәк тә татарларны үлеп яратканлыгы аңлашылса кирәк.  Җәберләвен , алдашуларын  мәхәббәткә кайтарып калдырасың, һәм вәссәләм...  Фикер җебен дәвам итеп, ил халыклары күргәннәрен кәрван-кәрван тезәсе килә. Әмма ләкин, Казанда яшәүче А.Закиров атлы авторның “Суверенитет” атлы газетада (1992 нче ел,  13 октябрь  саны) басылган “Россия тарихының “караңгы почмаклары” дигән мәкаләсендә язылганнарны кабатлаудан артырып булмауны уйлап, тукталып калына. Ә  анда , Зур һәм Кече Совет Энциклопедияләренә таянып , кайсы халыкның кайчан яулап алынуы хакында эзлекле мәгълүмат бирелә. Шушы ук  мәкалә 1993 нче елны В.Ш.Имамов мөхәррирлегендә,  “КАМАЗ” гәҗит-журнал нәшриятында 250 мең тиражда басылып чыккан “Татары” дигән брошюрада да урын алган һәм биредә, яулап алынган ил-халыкларны санау  өлеше генә дә 7 биткә сузылган?!. Автор санау белән генә чикләнмичә, әлеге халыклар татыган җәбер-золымнар турында  ,  мәйдан рөхсәт иткән сыешлыкта кыска-кыска, бер йә ике җөмлә белән шәрехләү һәм искәрмәләр дә биреп уза ... .Менә шундый,  “мәхәббәт тарихы”,  “мәхәббәт кыйссалары мәҗмугасы” дип тел шартлатып  кулга алырлык хезмәт...  Закиров әфәндегә  әлеге йөз романга торырлык  кыйммәтле һәм һиммәтле мәкаләсен  тирәнәйтеп һәм киңәйтеп,  һич югы бер зур  китапка әйләндерерү хәстәрен күрү максатка ярашлы булыр иде дип уйлыйм... Чөнки артык тыгызланганны язылдыруның   гаебе юк. Әнә, бәгъзеләр, бер үк әсәрләрен төрле жанрга үтилләштереп, икенче кулланышта да  игелек күрә , әле.  Әлбәттә, романны сәхнәләштерү, олугъ авторларныкы булган очракта  изге эш дип  карала ала. Әмма киресенчә икән, трусиктан чалбар тегү сыманрак мәрәкә килеп чыга,  һәм бу очракта,  яңа әверелештә чор һавасы һәм чор сулышы микъдары, нибары тәрҗемә ителгән декорациягә бәрабәр булу сәбәпле, әсәр  геройлары курчакларга охшап кала...
           Шушы урында лирик чигенеш ясап , “Татарстан яшьләре” газетасы авторлары арасында   җөмләсе бәгъзеләрнең романын сугып ега торган авторлар барлыгын да әйтеп узасы килә. Мисалга Марс ага Ахуновның “ Гыйбадлыгыңны берничек  яшерә алмыйсың, авызыңны  ачуга чабатаң күренә” , дигәне  генә дә ни тора!  Җитмәсә бу искәртү гавәм сүгәргә яраткан хакимият кешеләрененә, депутатларга гына түгел, ә безнең агай-эне, ягъни каләм тибрәтүчеләргә дә кагыла...  “Татарстан яшьләре” авторлары арасында  куплеты  кайберәүләрнең  поэмасын чалкан төшерә торганнары булуын да әйтми узсак, Әхәт Гаффар әйтмешли, халык дөрес аңламас...   Мөслим районы Мәллә Тамак мәктәбендә укыткан пенсионер укытучы Мөхәммәтдин Закировтан бер өзек китереп узсак, шәт дәлил өчен шул җитеп торыр :
                                
                                     ... Иң  кабәхәт, олы юлга чыгып
                                      Кешеләрнең малын талаучы;
                                      Чын кабәхәт, симез түрәләрнең
                                      Майлы табакларын ялаучы.....
         
             А.Закиров мәкаләсе басылганнан соң инде күп сулар акты, байтак халыклар алган азатлыкларын ныгыта да төште. Әмма, матбугаттан күреп торабыз, Русия  балтыйк буе илләрен дә, Украинаны да, башкаларны да күз уңыннан ычкындырмый,  аларның хәл-әхвәлләре  белән даими  кызыксына , андагы һәр үзгәрешкә үз мөнәсәбәтен белдерә. Бигрәк тә аны әлеге илләрдәге  рус теле  язмышы борчый. Ә  ул тел , әлеге “язык” ,(татар телендә “язык” –гөнаһ дигәнне белдерә һәм русның үз телендә дә бу сүз “язычник” шәкелендә тискәре мәгънәсен саклап калган) милләтебезне, гомумән  рус түгел халыкларны  буар елан каршындагы куян хәленә төшерү хәсиятенә ия  шикелле... Бер риваятьтә аждаһаны җиңүченең  үзе аждаһага әверелүе хакында  кисәтелә... Монысы бер хәл,  ә менә    җиңелүчеләрнең   балалары, оныклары  аждаһачыклар булып китү куркынычы белән нишлисе? Берәүгә дә сер түгел, рус теле аралашу чарасы гына  түгел ,ә  үзгә милләтләрне үз үзләре булып калудан яздыру , руслаштыру коралы буларак  та кулланыла.  Руска кардәш, охшаш телле украиннарның  да башка чыгу белән аннан бөтенләйгә арынырга  омтылулары ,   шул хасияттән курку  белән бәйле  түгел микән? Черногориядә дә , русныкына охшаш  телле каратаулы яшьләрнең рус теленнән тәмам  бизү, баш тартуларын, хәтта аэропортта вазифа башкаручыларының , күпчелек очкычлар Мәскәүгә укталуына да карамастан, аннан тайпылуларын үзем күреп, татып  кайттым . Балтыйк буе халыклары да әлеге мәсъәләдә тик ятмый һәм андагы вәзгыять Русиянең  күпне өмет итүче мәгълүм даирәләрен ярсыта, борчуга сала, сагышка батыра..   “Компонент”ка калдыруны да, бәлкем,  кайбер ятларның безгә теләктәшлегеннән көнләү нәтиҗәсе  дип аңлыйсыдыр?...   Эксватан хадимнәре ,Украинага кайтып егылган  кардәшләребез кырым татарлары язмышын да үз агымына калдырмый  :  телевидениесе аша да ,   матбугат чараларында битләрендә дә , үз йортлары һәм мөлкәтләре талап алынган, әмма кире кайтарылмаган халыкның ялан җирдә йорт торгызу  тырышлыгын, “закон бозып” җир эләктерергә  маташу , дип бәялиләр...  Моның ише “кайгыртуларны” бәгъзеләр, эчке эшләренә тыкшыну дип санап, үпкәләргә дә мөмкиннәр, әлбәттә. Тик  җырдагычарак килеп чыга : “Ә мәхәббәт, ә мәхәббәт дәвам итә, ярамыйга карамый , ка - ра -  мый!”
            
                                 БӘЙРӘМДӘ  КАЛДЫК  ХӘЙРАН ...
           
      Утыз көн уразаның бер гаете була диләр...Быел да изге рамазан ае ниһаять төкәнде.  Һәркемнең  бәйрәмдә үз көн тәртибе , минекендә,мәчеткә барып, бәйрәм намазын  укып кайткач , туганнар белән күрешү , зиратларны урау  һәм ашка бару  дигән пункт та  каралган иде. Кичен , өйдә ,телевизор кабызып , үзебезнең ТНВ каналына чыксам , “7 көн” дигән русча тапшыруга  тап булам. Белогорск каласында дәүләт химаясында проваслав балалар бакчасы ачканнар һәм ул инде ике ел дәүләт хисабына эшли имеш –шуны күрсәтәләр. (Казаннан торып, Татарстан Югары Советы депутатына да сүз биреп  Белогорскны гаепләү, бүрәнә аша бүре куу булып аңлашылды. Миңа калса, шушы фактка ышыкланып Татарстанда мөселман балалары бакчалары ачарга, һич югы андый учреждениедәге балаларны хәләл ризыкъка тиендерәсе иде . )Аннары Чаллы мәктәбендә 12 яшьлек кыз баланы, Раиса Исхаковна дигән ханымның оныгын, сыйныфташлары төркем белән ике сәгать ярым буе бөерләре изелгәнче, умыртка баганасы имгәнгәнче кыйнаганнар, төрлечә мәсхәрәләгәннәр  һәм җинаять җавапчылыгына тукмаучыларның берсе генә  эләгә, ә калганнары, яшьләре тулмау сәбәпле, котылып калалар имеш...Тапшыруны алып баручы гаепне, коерыгын тоттырмый торган Интернетка һәм тормыш төбенә   кауланучы профессия вәкилләре – укытучыларга  турылады. Ирексездән, АКШ та алтын бюстка лаек булган милләттәшебез Зөфәр Фаткутдиновның : “..Хокукый дәүләттә дәрәҗәсе югарырак булган саен , шәхеснең җавапчылыгы да арта, ә хокукый түгел дәүләттә иң зур җавапчылык иң түбән иҗтимагый баскычта торучылар җилкәсенә төшә, ә югарыдагылар  бер нәрсә өчен дә җавап бирми”, дигән әйтеме искә төште...  Телеэкранны сүндерәм һәм  күпмедер вакыттан соң кабызсам, шул ук тапшыруның шул ук телдә кабатлап күрсәтелүенә юлыгам...   Баланы тукмау турында сөйләгәндә, шундый эчтәлекле фильмнан тукмау һәм мәсхәрә итү эпизодлары да күрсәтелә...   Йә хода, бәйрәм көнне кат-кат шушындый нәрсәләр әйләндерүнең олугъ максаты нидән гыйбәрәт  соң? Башка мәктәпләр дә Чаллыныкыннан үрнәк алсын һәм  Белогорск тәҗрибәсе дә Татарстанда  таралсын өчен түгелдер ич?   Укытучылардан гаепле ясау, кырый калдыру  да  иске җыр  ич инде...  Гаепләүчеләрнең , гаепләнүчеләргә  караганда йөз тапкыр күбрәк “хезмәт хакы” алуын белә торып, мондый җимгә  чиртүчеләр табылыр дип уйлый микәнни замана пропагандистлары?  Имеш җинаятьче балаларны хөкем итәргә закон юк. Ә армиядә  “яшь солдатларны”ң “карт солдатлар” тарафыннан  мәгълүм бер чор дәвамында тукмау һәм мәсхәрәләү практикасы белән нишләргә ? Мәктәпләргә оя  корган бандитизм һәм  террорчылыкны хөкем итәргә закон юк икән,  армиядә тәртип урнаштыру өчен  кануннар җитәрлек, ләбаса.  Ә бәлки “ тукмый, димәк ярата” торган дәүләт гражданнары өчен мондый вәзгыять  һәр буында : армиядә, мәктәптә, балалар бакчасында һәм производствода да махсус , максатчан тудырыладыр? Планерка , җыелышларда кемнедер сүгү аша башкаларны өркетү һәм тәрбияләү практикасы, ягъни күмәкләшеп аерым шәхесне таптау,  адым саен ләбаса… КПСС хакимияте чорында райком бюроларында коммунист җитәкчеләр күмәкләшеп аерым бер иптәшләрен “мунча кертүләре” дә шул ысулда иде . Локман Закировның “Мостафа” атлы әсәрендә детдомда тәрбияләнүче яшь җинаятьчеләрнең коммунарлар саналып, базарга килгән авыл кешеләренә террор оештыруы бәянлана. Ә закон ,   талаган хәтта үтергән очракта да гаярь коммунарларны яклый…Әсәр финалында җинаятьчел өер башы булып йөрүче, сугыштан  орденнар тагып кайтып, эре җитәкче булып китә һәм башлаган эшен киңрәк колачта , милиция җитәкчесе буларак дәвам итә…
              Озын сүзнең кыскасы,   тәрбия учакларында туган вәзгыятьнең тамырлары  “югарыга”, “биеккә”, еракка  китә , туену чыганаклары да  байтак  булуы шәйләнә һәм шуларның  җиллерәге -әлбәттә телевидение , зәңгәр һәм төсле экран хадимнәре уздырган сәясәт дип аңларга да урын бар… Янә килеп бер-берсен таптау-изү вәзгыяте юк милли мәктәпләрне кысрыклау, затлы төрек лицейләрен ябу, төрек мөгаллимнәрен куу  да дәүләтнең кай якны кайгыртуын яктыртты шикелле. Ил буенча этенеп йөрүчеләрне бер казанга туплап гигант кала коруның асыл максаты да бәлки өер белән бер- берен тукмаучы “яңа кешеләр” буыны булдыруны күздә тоткандыр...       

                                     МАВЗОЛЕЙ  -   ҖИСМИ  ДӘЛИЛ

            Русиянең Җир шарына һәм андагы халыкларга карата мәхәббәте тарихы борыңгыдан килә.  “Казан утлары”  журналында ( 1992  ел, №1 сан), язучы Тәүъфыйк Әйди  шәрехләре белән Петр 1 нченең вәсыяте дөнья  күргән иде. Әлеге вәсыятьтә башка илләрне талау  кәсеп дип бәяләнә һәм рус халкына ничек итеп дөньяга хуҗа булу максатында Төркияне, Иранны, башка илләрне яулау тәртибе тәгаенләнә...1917 нче елда мәхәббәт дигәннәре яңа фазага керә:  коммунистлар кешелек өчен бу дөньяда оҗмах вәгъдә итәләр.    Ленин , Сталин, большевиклар халыкларны яртаканмы соң? Нәрсәгә омтылганнар алар? Бәхәтле киләчәк төзибез дигәннәре хакимияткә ирешү өчен, бүгенге депутатлар  алдашуы сыман, җим генә булганлыгы инде аңлашыла башлады.. Асылда ни теләгән алар? Миллионнарны  судсыз нисез атып үтереп, ачлыктан кырып ,подвалларда җәзалап,  ГУЛАГларда черетеп?! Тулы бер халыкларны терлек вагоннарына төяп алып китеп , юлда үлгәннәрен ташлап калдырып, җан асраганнарын ач далага бушатулар ни хакына кылынган гамәлләр соң? ..     Минемчә Ленин да, Сталин да   Аллаһе  тәхетен  дәгъвә кылган... Борыңгы заманда  империя башлыклары божий помазанник саналган. Болар , ансына гына риза булмыйча, фиргавенлеккә омтылган.  Кызыл мәйдандагы мавзолей да әлеге фикерне куәтләүче саллы дәлил. Шуңа күрә чиркәү-мәчет-синогогаларны ишкәннәр дә ! Мәгълүм ки, Аллалар өчен кешеләр –коллар. Ислам тәгълиматы буенча  Аллаһ колы булы  шәхеснең иреген  яклый,  бер кешенең икенче кешене кол итүенә киртә куя.   Бу хакта  риваять тә бар. Бер мөселман патшасы күп мәчетләр сала, динне ныгыта, әмма гел бәла арты бәлагә тарып кына тора. Бер намаздан соң ул Ходайдан инәлеп, нинди гаебем өчен җәзалыйсың дип сорый. Һәм  вәхи булып моңа җавап  ирешә : минем колларымны җәберлисең ди аңа Хак Тәгалә.... Димәк,  юридик яктан караганда  әлеге патша үзенеке булмаган милеккә кул суза һәм җәзага лаеклы  булып чыга...   Ислам  дөреслекне, ихласлыкны алга сөрсә, шул максатта вәгазьләсә, бәлшәвикләр үзгә   психотерапея   уздыра.  Муса пәйгамбәр г.с.  кавемен  40 ел адаштырып йөртеп азатлыкка алып чыкса, Ленин-Сталин фиркасы  адаштыруы  73 елга сузылды һәм боларның максаты   бер илдә  тернәкләндерелгән коллыкны  бөтен дөньяга тарату иде дип тәгаенли   большевизмның кайбер  тәнкыйтьчеләре. Шушы җәһәттән “Великая Эпоха” газетасының быелгы  14 нче санда элеккеге политбюро әгзасы, академик Александр Яковлевнең , “ Большевизм –социальная болезнь ХХ века” дигән мәкаләсеннән  өзекләр китереп узу артык булмас кебек:
“... В истории России в большевизме сплелись и вековые традиции беззакония и авторитаризма, и труднообъяснимая тяга к утопиям, и мерзость бытия, и смешение разных культурных эпох и экономических укладов на одном государственном пространстве, и зловещая череда кровавых «вождей», и многое другое…
«….  Сегодня мы видим поразительную по цинизму картину многоликости большевизма. Обновленцы и ортодоксы, национал-социалисты и шовинисты. Все они до нездорового блеска в глазах клянутся в верности демократии, паразитируют на ее процедурах...
«…Не могу удержаться от вопроса : неужели и впрямь нынешние продолжатели дела Джугашвили – Ленина умнее, прозорливее и ответственнее Бунина и Павлова, Вернадского и Бердяева, Короленко и Горького, сотен офицеров, убитых  в гражданскую, миллионов людей расстрелянных без суда и следствия…»
         Сугыш вакытында совет гаскәрләре ифрат күп кырылган. Сталин хакимияте, сугыштан файдаланып, максатчан  кырдырган дияргә дә нигез бар, чөнки гитлерчылар һөҗүменә кадәр дә халыкны ачлыктан, ГУЛАГ ларда миллионлап-миллионлап киметкәннәр ләбаса. Үз халкын кырдыруда да Совет Русиясе Гитлердан рәхәтләнеп файдаланганга охшап тора.
         Бүген цивилизация җимешләрен татучы Ауропа илләренең дә вәхшәт чоры булган. Америка индеецларына, Австралия аборигенарына геноцид уздыру, Африка хзалыкларын эшче хайван сыйфатында ( АКШ законнары аларны бер ара кеше дип тә танымаган) файдалану өчен әзерлек мәктәбен ауропалылар үз илләрендә үткәннәр. Теләсә нинди кабәхәтлекне, әшәкелекне, гөнаһны чиркәү, акча бәрәбәренә кичереп торуны җайга салган була. Һәм менә шундый , бернинди яктылык күренмәгән, үзара сугышлар, бозыклык, черү, таркалу котырган бер заманда Мартин Лютер атлы бер монах : “Меа  Kulpa”, минем гаебем, мин гаепле, җанымдагы явызлыкны җиңми торып бер ни булмаячак!” –дип белдерә. Карл Маркс әлеге белдерүне “монах миендәге революция” дип атый һәм Ауропага яңа чор туу сәбәпчесе дип саный.
              Бездә андый аңлы шәхес  әлегә шәйләнми. Бар да гаепне үз сыртыннан төшереп башкаларга, мескенрәкләргә  күчереп арканлау ягын  гына кайгырта...  Мескеннәрне тукмау , гафу итегез, ярату дәвам итә... Фиргавенлеккә омтылу да  юкка чыкмады шикелле, шулай булмаганда адым саен пирамидалар ( финансныкы дигәннәре дә баребер пирамида ләбаса!)коруга тартылмас  иде Русия гражданнары...             
     

Комментариев нет:

Отправить комментарий