Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

НӘКЫЯ


                                                 
           Казалы булдым ,  халык теленә “Нәкыя” дип менгән маркалы кесә телефонымны җуйдым. Кайда югалтканны да чамалыйм : Кумарадан кайтышлый , машинага бензин өстәргә дип кызыл кипечтән салынган офислы заправкага туктаган идем. Шунда, кесәдән тып итеп  нәрсәдер шуып төшкәнен  тойдым да сымак  , тик  ул мәлдә тыпылдауның нидәнлеген аңышмаганмын. Очсызлы һәм гади,   бетон идәнгә  төшеп  тә ватылмаучы ул телефон инде дүрт ел игелек күрсәткән иде  һәм аның югалуын, яңаны алуга бер сәбәп дип,  хәерлегә генә юрыйсы иде кана...    Юк, бит, шайтан котыртты. Дөресрәге хатын сүзе белән милициягә югалтуым хакында телефон аша хәбәр бирдем. Имеш хәзер анда югалган телефоннарны ансат таба башлаганнар... Бүлекчәгә кереп чыгуымны үтенделәр. Кердем кизү бүлегенә. Хәлне аңлаттым, табылса  гаризамны рәсмиләштерерсез, табылмаса бер зарым да юк, телефон үзе түгел, аның банкындагы номерлары  җәл булуын төшендерергә азапландым . Ризалашмыйча, гариза яздырдылар. Ә   кичке сәгатъ тугызлар тирәсендә капкамны участковый килеп  какты. Гариза регистрациягә алыну сәбәбендә  участковыйга «старт» бирелгән, һәм ул мәсъәләне өч көндә хәл итәргә тиеш икән... 
              Ихтимал ул мөлкәтемне машина таптагандыр, йә  кем дә булса тибеп очыргандыр инде, хәерле каза булсын. Һәм бер җуйганыңның табылмавы да һич  гаҗәп түгел.  Сискәндергәне шул булды, участок инспекторы , прокуратурага барып,  телефонымны хактан да югалтуымны , ә урлау факты юклыгын  тасдыйкълавымны  үтенде.   Баксаң, андагылар милиция хезмәткәрләренә ышанмый , аларны кат-кат тикшереп, гражданнарның,  ягъни минем дә мәнъфәгатьләремне кайгырталар икән...  Казан каласында эшләүче таныш юрист, бу хакта фикерен белешеп элемтәгә кергәч, барып йөрмәскә киңәш итте...  Аның әйтүенчә, күптән түгел районара прокуратуралар төзелгән һәм район үзәкләрендәгеләренә  эш кимегән , ә мин фәкыйрьне  рәсми кәгазъсез генә дәшүләре , “эш югында эш булсын, ата казыгыз күкәй саламы” дигән бер матавык кына имеш .  ...  Участок инспекторыбыз гозерен аяк астына салырга базмадым, иртәгә үк аңа йомышың төшүе  бар чөнки, эштән рөхсәт алдым да, егерме чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә юл тоттым. Барып җиттем. Кердем прокуратурага, карадым як-якка. Минем белән очрашырга теләүче тикшерүче бүлмәсендә кемдер бар иде, чыкканын көтеп алдым. Иң әвәле участок инспекторы  тикшерүче янына үзе үтеп килүемне хәбәр итте , аннары мине шул кабинеткача озатты да,  кабинет хуҗасы белән бергә-бер калдыру җаен карады.
-          Исәнмесез, -дип сәлам бирдем,  керә-керешкә.
Ислам тәгълиматы биргән сәламне алырга куша, “ни дәрәҗәдә матур әйтелсә, аннан да күркәмрәк җаваплау хәерле”, - дип өйрәтә. Әмма тикшерүчем ислам мәдәниятеннән  хәбәрсез иде ахры,  миңа төксе  караш ташлап, кырыс кына,
-          Нәрсә анда синең? –дигән  аваз чыгарды.
-          Минем бар да әйбәт, -дидем мин , йөземдәге елмаюымны сүрелдерергә өлгермичә.
-                     Нәрсәгә килдең соң алайса?- дип җикерде бу,  безнең якташлар әйтмешли, кәҗә тизәгедәй чәчелә башлап. 
            Ярсу, ачуны тышка чыгару көчсезлектән  дип өйрәтә шәрыкъ фәлсәфәсе.
    -    Участок инспекторы аша үзегез чакырдыгыз  түгелме соң? –дидем , салмак кына.
    -     Нәрсәгә чакырганны белгәч, нәрсә төртелеп торасың соң ?!
                Аңлашыла, бу мине бөҗәккә саный , яки бөҗәкләштермәк булып мәтәләнә...
-          Ә Сез ни өчен минем белән болай сөйләшәсез?
-          Ничек сөйләшәм?- диде  тикшерүчем, гасабиланып
-           Кергәч утырырга урын да тәкъдим  итмәдегез...
-          Ә нәрсәгә  сиңа урын? Мин монда синең белән үбешергә тиеш  штоли?!
            Мин дәшмәдем.  Сизеп торам, әңгәмәдәшемнең ачулы кәефе мине дә шул дулкынга кора , битем кызыша,  танау җимерү хыялы аныкын гына түгел, ә минем җанны да били бара .. Әйтик заманында Сәйдәшкә һәйкәл салдыру өчен халыктан акча җыйдылар...300 мең чамасы җыелган иде дип язды “Шәһри Казан”...Шул акчаны кемнәрдер сеңдерде, ә хокук сагындагыларны Сәйдәшебезне мәрхүм булгач талау факты, күрәләтә мородерлык, бөтенләй кызыксындырмады... Инде ЖКХ салган түләүләрне дә күздән кичерәсе килмәүләре дә гаҗәп... Югыйсә , Казандагы фатирга түләү белән чагыштырганда, мин яшәгән авылдагы түләү бермэ-бер артык...Тикшерүченең вакыты тар иде ахры, тавышын күтәрә төшеп югалган телефоным турында кызыксынуын белдерде.
-               Анда мин биргән аңлатмада бар да язылган, -дидем мин.
-               Нәрсәгә кирәк миңа синең аңлатмаң?!   -дип акырды  хокугым сагында торучы..         
          Әле дә ярый, Сталин заманасы түгел, бу миңа кыслаларның кайда кышлаганын җәһәт күрсәткән булыр иде... Шул чор хокук сакчыларыннан калган , “сезнең иректә йөрүегез ул сезнең казаныш түгел, ә безнең эшләп җиткермәү” дигән “шаярту” да халык хәтеренә тирән уелган... Менә бит аяк астыннан чыккан бәла... Гомер бакый хокук  өлкәсендәге эшчәнлек   белән аксөякләр, затлы нәсел вәкилләре шөгыльләнгән. Үктәбр түнтәрелешенә кадәр Русиядә дә бу шулай булган. Ихтимал “бик түбәннән күтәрелү”ләр һәр даирәдә шәхесне түбәнсетү корылышына китереп чыгарадыр...
-               Ә нәрсә кирәк соң Сезгә, мин бер ни төшенмим, -дидем  мин , туң тавыш белән.
-                  Участковыйлар аңлатмага ни язмаслар,  йомып калдыруларга үзегезнең дә тарганыгыз булгандыр андый матавыкка, мин бит шулар эшчәнлеген тикшерәм -диде бу ,  изге омтылышына теләктәшлек табылмауга ачынып.
-                     Шушы көнгәчә бер кайчан да андый хәлгә  юлыкканым булмады , -дидем мин , көлемсерәргә   көчәнеп.
              Тикшерүче дә елмайгандай итеп авызын кыйшайтты. Аннары  кабинеты ишеген ачып   участок  инспекторына  эндәште һәм аңа миннән ,прокурор исеменә  тагын бер аңлатма яздырып  калырга кушты.
                 Коридордагы өстәл артына утырып , шул аңлатманы сырлаганда  Шытсу мәктәбенең ветеран укытучысы Гәрәпша агай турында шунда эшләп алган бертуган апам сөйләгән кыйсса кылт исемә төште. Әлеге агай, мәктәптән кайтырга чыккан малайлар төркемен туктатып, әле берсеннән, әле икенчесеннән,
-          Энем , син кем малае ? -дип сорый икән.
Бар да матур һәм тулы  җавап биреп бара. Әммә арада бер юньсезе  үзенә чират җиткәч, аты –юлы белән, тутырып,
-          Фәлән малае, -дип җавап  турылаган.
            Гәрапша агай  тынсыз калган. Аннары үз-үзен кулга алып,
- Менә рәхмәт . Бик зур рәхмәт энем. Пычагымамы миңа сорашасы иде .Рәхмәт , яме энем, -дип  тискәре малайның аркасыннан кагып, үз юлына  китеп барган...
               “Әллә миңа да рәхмәт әйтәсеме соң?  , - дигән уй баштан узды. Тик тикшерүче бүлмәсенә кабат керү форсаты чыкмады ,  яңа аңлатмамны участковыйга тоттыргач,  бурычым өстән төшкән булып чыкты.... 

Комментариев нет:

Отправить комментарий