Авыл шаулый, авыл гөрли :
- Кино килгән, кино килгән!...
Гамил Афзал
..Өйдә, кырын ятып телевизордан фильм карау бер нәрсә, ә билет алып, “контролен” җырттырып кереп, шыгърым тулы залда үзең хисләнеп, башкаларның кичерешләрен тоеп, экрандагыны , авылдашларың белән бер сулышта җаныңнан уздыру – бу бөтенләй башка...Бәгъзеләр күз яшьләренә төелеп яки манчылып ук карый бит әле аны...
Иң беренче киноны туган авылым 25 хуҗалыклы Түлешкә авылында 4-5 яшемдә карадым шикелле. Авылның клубы булмау сәбәпле аны “кәнүшни” ишегалдындагы бурап эшләнгән , матчаларына дирбияләр, ягъни йөгәннәр, камытлар, дугалар эленеп сакланган, ә идәнендә өсле-өсле арба һәм чаналар тезелгән түшәмсез сарайда карадык. Иң башта тышта калган “движок” дигән нәмәкәйне кабызып җибәрделәр. Әнә шуннан тартылган чыбыклардан киноаппаратка электр тогы бара икән дә шул әйләндертә икән кинотасма уралган пар тәгәрмәчне.
Кабык түшәүле арба вә һәм чаналарга утырыштык шулай. Билгесезлек куркыта, әле янда ярый әни бар..Менә экранга кешеләр чыкты . Тыз-быз йөриләр . Арада бик кәмитләре дә күренә .Бар да әйбәт. Шулай матур гына утырганда өстебезгә ыжгырып паровоз килә башлагач, күпләр кычкырып ук җибәрде...Кайсыдыр дус малай, соңыннан,
- Ә мин тамчы да шөлләмәдем, -дип шапырган иде дә,
- Нәрсә бүрттерәсең , чалбарың төбе юешләнгәнен күргәннәр бит, -дип өлкәнрәкләр борыныннан аска тарттылар .
Кино күрсәтүчеләр мәдәният хезмәткәрләре санала һәм аларны олылыклап, киномеханиклар дип атыйлар иде. Бу вазифадагылар үзләре дә гүя экраннан төшкәннәр , үтүкләнгән киң балаклы чалбардан, тар бил каешлары чып-чын күн , ә шуның перәшкесе ялтырап тора ; күлмәк җиңнәре сызганулы, аякларында “палбатиңке”һәм әле җитмәсә “Кобровец” исемле матайда да җилдерәләр...Күбесе фотограф буларак та акча суга , “Зенит” исемле чия төстәге күн футлярлы фотоаппаратлары гел үзләре белән, каеш бауда җилкәләренә эленеп йөри. Ә исемнәре нинди диген! Мин белгән, һәм хезмәт җимешләренең игелеген күргән шәхесләр -Мичән авылыннан Роберт , Йосыф Аланда яшәүчесе - Ленц ! Болар бик итагатьле, әни әйтүенә караганда затлы кеше балалары, олыны олы, кечене кече итеп сөйләшәләр , кеше арасында дәрәҗә саклап , хәтта ки нәзәкаьле тоталар. Сатыш киномеханигының да исем ярыйсы гына, Фальван атлы , бәләкәй генә булса да тавышы олы , һәм чыгышына тугърылык саклаптыр күрәсең, сүзне бик үк сайлап тормый, юлына аркылы туры килгән бала-чаганы да өнәми, ягъни мәсәлән тиешле җитезлек күрсәтми калсаң күн итеге белән артыңа тибеп тизлек өстәргә дә күп сорамый....
Икенче класста укыганда, Юлбат авылында яшәгәндә киноны даими карый башладым, ник дисәгез бертуган апам 10 ны бетереп, клуб мөдире булып эшкә кереште һәм “закунлы рәвештә” бушлай карау хокукым барлыкка килде. Була шулай, малайлар белән дөньяңны онытып туп тибәсең. Һәм берсе каяндыр тынына буылып ,мышнап йөгереп килә дә авыз суларына тончыга-тончыга өзек-төтек җөмләләрен ирештерә:
- Кино килде! “ Белдерү, кешеләрне көлдерү” элделәр! Фальван абый сугыш турында диде. Безнекеләр җиңә!
Ә авылкүләм вакыйга ул әлбәттә инде ике серияле һинд киносы килүе. Аны карарга гавәм язгы ташкынга охшап кузгала. Кайчак фильмны районнан бер генә көнгә куярга рөхсәт итәләр һәм ул кичтә клубыбызга күрше авыллар да ябырыла. Әлбәттә утырырга урыннар җитми , әмма лента өзелү-ялгаулар белән ким дигәндә дүрт сәгатькә сузылган һинд киносын бик күпләр тыгызланышып баскан хәлдә тын да алмый карыйлар...Андый чакларда клубның, янгын очрагын күздә тотып ясалган арткы ишеге дә лента өзлелү тудырган беренче тәнәфескә чыкканда ачыла. Чыгасың тышка, карыйсың күккә. Анда йолдызлар һәм ай. Ир-атларның авызлары тирәсендә дә утлар җемелди, һәркайда махра исе аңный, ә ишекләрдән ургылып тышка пар чыга һәм югыры күтәрелә...
Янә килеп ике арада матай чаптырып бер юлы ике авылда да күрсәтә торганнар иде әле киноны.Ул заман күп кеше өстенә бушлат, “тиләгәрәй” (телогрейка), ә олы апалар , бигрәк тә әбиләр кара плюш жакет кия торган иде. Һиндләр күрсә, мөгаен без аларга кара каргаларны хәтерләтер идек . Ә үзләре бөтенләй башка “кошлар” ...Экранда аллы гөлле ефәктән киенгән һиндлеләр җырлыйлар бииләр, елыйлар, көләләр, ялваралар, рәхмәт укыйлар. Беләбез, без бәхетле ил балалары, ә алар бәхетсезләр. Әле бичаракайлар , наданлыклары аркасында дингә дә ышаналар , җитмәгәненә ..
Караган киноларыбызда кагыйдә буларак ,ярлылар, хәерчеләр әйбәт, ә байлар әшәке итеп күрсәтелә . Бер тапкыр Грибоедов турында шушы тәртиптән тайпылганы булды. Ярлы фарсылар акыра- бакыра Русия илчелегенә ябырылып килделәр һәм алар белән сөйләшергә дип чыккан бай киемле Грибодоевны харап итеп ташладылар. Зал тып-тын. Тынлыкны башлангыч класс укучысы Рәис бозды,
- Үтерделәр “фашизны”, -диде ул зур кәнагатьләнү белән.
Әле генә сагышка батып утырган авылдашлар киләчәктә мәшһүр табиб булып танылачак малайның шул белдерүеннән соң рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр..
Кино билетының бәһәсе зурлар өчен 20 , ә балалар өчен 5 тиен иде. Колхозчының бер хезмәт көне 5 тиен дип бәяләнгән заман бу. Әмма , кем әйтмешли сәнгать корбаннар сорый...Кемнәрдер һинд кинолары килгәндә генә клубка баруны үзенә рөхсәт итә, ә кайбер авылдаш киноманнар берсен бер калдырмый өй эчләре белән йөри... Юлбатта да бар иде андый гаилә. Шул гаилә әгъзасы Шәмсулла атлы егет такмазалар, шигырьләр чыгарырга бик һәвәс иде. Бер тапкыр кино экраны каршына чыгып үзе чыгарган шигырен укыды ул. Мәктәптә , туган тел дәресендә укытучылар кушып ятлаткан исәпсез шигырьләрнең берсе-бер истә калмаган, күрәсең дәреслекләргә юньле әсәрләр кертелми, дуслык, кода-кодагыйлык аша чүп-чар гына юл яра торгандыр , ә менә Шәмсулла шигыре ,ни хикмәт , онытылмаслык булып хәтердә уелып калган:
Җыен хәерче җыелып,
Чыгып киттек кинога;
Кайтып керсәк күкәй дә юк
Ашарга симияга...
Гаҗәп кызыклы кинолар карый идек заманасында. “Мәмлүкләр” дигәне тетрәндергән иде. Төркиләр, ягъни безнең кардәшләр турында булган икән ул. Аннары “Кодин” дигән бер хикмәтле кино истә калган. Шунда бер ана үз улын йоклаган чагында бугазына кызган май агызып үтерә. Янә бер фильмда ниндидер герой зур дәрьянымы, әллә диңгезне микән, кичмәкче булып бик озак йөзә, әмма ярга чыгарга хәле җитми.. Жан Марэ,Жерар Филипп кебек актерлар уйнаган француз , “Тын Дон” , “Күтәрелгән чирәм” ,”Чужая кровь” , Дело было в Пенькове” һ.б.,һ.б..кебек үзебезнең СССР фильмнарына да каплана идек .
...Кешегә сәяхәтләр, “тамырларыңны” вакытлыча өзеп кая да булса күченүләр, барып кайтулар мөһим. Башка илләр белән арага тимер пәрдә корып яшәгән ул заманда әлеге мөмкинлекне әнә шул һинд һәм француз кинолары бирә иде .. Рухи тынчулыктан шулар коткара, сулар һавабызны шулар сафландырып җибәрә иде..
Кайсыдыр авылда имеш, картмы, әллә карчыкмы,
- Без яшь чакта көтүдән маллар акырышып кайта торган иде, хәзер авызлары ачык, тавышлары чыкмый , -дигән имеш. Көлке килә, артыңнан куа килә. Мин фәкыйрьгә дә бүгенге кинолар, бигрәк тә үзебезнең илдә төшерелгәннәре, нәрсә дип кенә мактамасыннар, кызыктырмасыннар, дөм мәгънәсез тоела ....Хәер , Гаяз Исхакый әсәре буенча Празат ага Исәнбәт театрда күрсәткәннән соң Рамил әфәнде Төхфәтуллин төшергән “Зөләйха” фильмы күздән яшь чыгартты чыгартуын...
Комментариев нет:
Отправить комментарий