Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ҺӘЙКӘЛ ТИРӘСЕНДӘ АЙКАЛУ ,,,


                                                                 
                                                                         ...В одной системе координат
                                                                          Собака машет хвостом;
                                                                          В другой системе координат
                                                                          Хвост машет собакой...
                                                                                        А.Вознесенский
      
         Эстониянең башкаласы Таллин уртасындагы каберлекне һәм азат итүче солдатка cалынган һәйкәлне урыныннан кузгату җирлегендә җәнҗал чыккан иде. Андагы урыс теллеләрнең  протестын Русия телевидениесе  күрсәтте : рөхсәтсез чара уздырганнары өчен үзләрен кысрыклаучы тәртип саклаучыларны алар, әлбәттә ил хакимияте  гәүдәләнеше буларак кабул итеп,
-                     Фашистлар! Фашистлар! –дип “сәламләде”.  Каберлек күчерү исә “вәхшилек” дип тәгаенләнде. Думада утыручы депутатлар да бу уңайдан катгый-катгый фикерләр ычкындырдылар, ә кайбер кайнар башлар Эстония белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзәргә дә чакырды Ә бәлкем алар артык салкын акыллыдыр, мәсләкләре Русияне , рус мәнфәгатьләрен кайнар яклаучы сыйфатында аңа зарар салудадыр. Армияне яклаган атлы  кыланып, патриот битлеге астында андагы тәртипсезлекләрне бәян иткән журналистларны сүгеп, асылда вәзгыятьне уңайлатмау, ил киләчәге яшь буынны  физик  яктан гарипләү , үтерү, һәм рухи тар мар-итүләрне киләчәктә дә туктатмау өчен  тартышулар күз алдыбызда ләбаса. (Хәлбуки,  Великая Эпоха газетасының 2010 елгы янә бер санында армиягә багышланган “Кара китап” нәшер ителүе хакында да  хәбәр күзгә чалынды...)
         Татар матбугаты да Эстониядәге хәлләргә битараф калмады, тискәре мөнәсәбәтен кискен белдерде. Җитмәсә демонстрантлар арасында  яраланучы берәү  медицина ярдәм күрсәтелмәве, андый мөмкинлек бирелмәве аркасында һәлак булган.
         Бик кызганыч хәл, әмма берәү үлми берәү көн күрми дигәндәй, чираттагы “дошман” күләгәсендә штаттагы кизү дошман - татар бераз онытылып торды... Югыйсә , фашистлар турында язсалар, фашистские орды, демократларны сүксәләр, демократические орды , бюрократларны карогасалар, бюрократические орды дип һәрвакыт татар милләтен күз уңында тотуларыннан, татардан әшәкелек эквиваленты буларак файдаланып үзәккә үтүләрдән тәмам гарык.  Сугыш чоры истәлеге, Виктор Суворов раславынча Сталин заказы белән 1941 нче елның язында иҗат ителгән , “Вставай страна огромная, вставай на смертный бой, с фашистской силой темную, проклятую ордой” дигән җырда да татарлар беренче, ә гитлерчылар икенче планда...  Безнең, ягъни балалар бакчалары, мәктәп дәресләреннән башлап гомер бакый вәхшиләр буларак танытылучыларның  эстоннарны вәхшилектә гаепләрлегебез бар микән?..  Әле бит эстоннар бераз булса да безгә турыланган нәфрәтне  өлешчә берара үзләренә кабул итеп, җиңеллек китерделәр, әзрәк тын алырга хут ачтылар ... Янә килеп Верка Сердючкага да мерси ,аннан да , “Раша, гуд бай!” дип җырлаганы өчен   милли дошман ясау матавыгы булып алды. Ичмасам президент В.В. Путинга рәхмәт, Самарадагы  очрашуда, русны кыргычлагач татар чыгуын әйтеп ,печтеки генә булса да күңелне күтәрде...       Кулиководагы “җиңү”не илкүләм зурлап уздыруның зарурсызлыгы турында  әйткәненә дә мең рәхмәт, әгәр шаяртмаган булса.. Ник дигәндә, әлеге чараны оештыручылар илбашы сүзен колакларына  да элмәделәр... Башкаларга кләймә сукканчы бәлкем  безгә үз борын астыбызны тикшерәседер? Уфада татар гимназиясен җимереп ташлагач ,ни өчендер бу факт    рәсми дәрәҗәдә вәхшилек дип бәяләнмәде. Болгарда, мөселман кабер ташлары өстендә дә чиркәүнең вәхшилеккә һәйкәл булуы рәсми дәрәҗәдә танылмый... Бер телетапшыруда кырым татарларына ,  зиратлары өстендә корып куелган базарны аннан алдыруны таләп итеп, болай да катлаулы вәзгыятьне тагын да катлауландыруларулары өчен үпкә белдергәннәре дә булды.... Сугыш беткәнгә 62 ел узып, әле һаман бик күпләрнең кабергә күмелми ятулары да сер түгел. ( Әйтик “вәхши” Чыңгыз һәм Батый  заманнарында яу кырында һәлак булучыларны күмми калдыру ихтималы булмаган...) Кырымда, Форос бистәсендә шул төбәк өчен сугышып башын салган яугирләргә салынган һәйкәлне дә ансат кына күчереп куйганнар һәм бу уңайдан тавыш-тын чыкмаган. Ә күпме зиратлар өстенә йортлар, корылмалар, юллар салынган, ә күпмеләре су астында калдырылган. Шул исәптән Татарстанда да. Сарман мәдәният йортының зират өстенә корылуы хакында матбугатта чаң сукканары булды. Мөслимдә, Катмыш авылы янәшәсендә кеше биеклегендәге язулы ташлары булган  борыңгы каберлек бар иде. Шул тирәгә җәйләү оештырылгач , сыерлар кашынып- ышкынып гарәпчә язулы ташларны аударып, нәҗесләп бетерделәр. Ахыр килеп, кадерсез яткан истәлекләрне әрмән шабашчылары шул тирәдә төзелгән терлек тораклары фундаментына салып калдыралар... Әле дә ярый шагыйрь Наис Гамбәр , мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, могҗиза белән исән калган  бер ташны  үзе төзегән музейга алып кайтырга өлгерә  алган...
         Кремль биләмәсендә татар һәм рус архитекторларына куелган һәйкәлгә карата   төрле фикерләр яңгырады. 1552 нче елны Казан яулап алынганнан соң әле бит сугышлар дәвам итә һәм Кремль ул чорда яулап алучыларның төп блок-посты була, дип язды “Звезда Поволжья” газетасының бер- авторы һәм ул чорда мондый хезмәттәшлектә татар ягыннан катнашырга мөмкин персонажның кем булуы ихтималын да тәгаенләп, әлеге һәйкәлне шәһит киткән бабаларыбыз рухын рәнҗетү, мәсхәрә итү чарасы дип бәһәләде.  
         Бәгъзеләр ул торган урында чиркәү кыңгыравы манарасы ( колоколня) үз хәленә кайтарылырга тиеш дип тә дәгъвәли... Бик ихтимал, алар максатларына  ирешер дә, берочтан “торлерант”, “толерант” дигән саен тигәнәк буе сикерүче милли Митрофаннарымыз  “Раки” сыраханәсен музей кыяфәтендә  кабат торгызырга , янә килеп , сыра бәйрәмендә мәчет алдында, Кремль дивары буйлата трусик төшереп торган батыр кызларга ,  “Дөнья яратылышы“ исеме астында , Ватаныбыз азатлыгын яклап шәһит киткән бабаларыбыз рухын кызган табага салып үрле-кырлы сикерткеч рок фестивальләр хөрмәтенә , Минин һәм Пожарскийларныкына ошатыбрак, гитараларын  астырып, ике тешен күрсәтеп елмаючы Макаревич  белән   күрекле  сакаллы Гребенщиковларга һәйкәл торгызырлар...   Ул очракта әлбәттә инде милләтпәрвәрләребез дәгъвәләгән, Казанны саклаучыларга һәйкәл зарурлыгы  үзеннән үзе көн тәртибеннән төшеп калачак.....
           Һәйкәл ул асылда конкрет шәхеснең рухын генә түгел, ә шуны калкытучыларның  рухи халәтен дә гәүдәләндерә... Бу җәһәттән халкыбыз сөеклесе Салих Сәйдәшев хөрмәтенә күтәрелгән иҗат җимеше аерата гыйбрәтле.  Гарип гәүдәле таш сыннан  дәртле Сәйдәш моңнары  түгел, ә  үзәгенә үткән сызланулары  саркый сымак... 
           Ә  Эстониядәге  һәйкәл   яңа урында да мәһабәт , әмма дәһшәтле түгел инде...

Комментариев нет:

Отправить комментарий