Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 27 февраля 2018 г.

Кәҗә бистәсенә сәяхәт

          Михаил Львов тәхәллүсе белән рус шагыйре буларак танылган милләттәшебезнең, «татарны яратам, татарны сөям мин, башыма таҗ итеп түбәтәй киям мин» дигән юллары күңелемнән китми. Автор, руска сабышып, «олы абзый» исеменнән милләтебезгә мәхәббәт белдергән. Үзенчәлекле сарказммы бу,  аптыраган үрдәкнең күлгә чумуы дулкынындагы иҗатмы, аңламассың. Әллә нәрсәсенә, өченче юлда шагыйрь «тач», дип язып, мөхәррир каләме шуны «таҗ»га төзәтмәде микән, дигән шик тә тынгы бирми.
Шундый уйлар-гоманнар өермәсендә адашып торганда кесә телефоным чылтырый. «Казан утлары» журналыннан Камил әфәнде Кәримов: «Дустым, килүегез мәҗбүри», – дип, 2015нче елның 27нче ноябрь, җомга көн, көндез сәгать 1дә башланачак кыска бәяннар конкурсына йомгак ясау белән бәйле чарага чакыра. «Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәяным өч ел элек (2014), төп әдәби журналыбызның җиденче санында басылып чыккан иде. Яңа баш мөхәррир Илфак әфәнде Ибраһимов, дистә ел чамасы чират торуын да искә алып, ташлама йөзеннән микән, аны кыска бәяннар конкурсы кысасына турылаган булып чыкты. Изге хәдистә, «чакырган җиргә барыгыз», диелә. Һәм мин электр поездында Шәмәрдән бистәсеннән Казан каласына чыгып киттем.
Үзем яшәгән Шәмәрдән бистәсенә якын Бөрбаш авылының мәшһүр имамы Җәлил хәзрәт бер әңгәмәбездә, әйтәсе фикерен нигезләргә җирлек сыйфатында, көнбатыш классикасына караган әсәргә мөрәҗәгать итте. Анда егет кызга гыйшык тота. Ә анысы икенче берәүне сөя. Кыскасы, гадәти мәхәббәт өчпочмагы. Бер мәлне гашыйк егет көндәшенә кемнеңдер ук төбәп җәядән атарга җыенуын күрә һәм үз күкрәге белән каплап, көндәшен үлемнән аралый. Соңгы сулышларын алганда кыз аңардан: «Ни өчен алай эшләдең», – дип сорый. «Ул үлсә, син бәхетсез була идең», – була егетнең соңгы җөмләсе. Һәм хәзрәт, шушы романга таянып, кайбер популяр саналучы авторларыбызның тузга язмаган, сихер-михер ише юк-барлар, күрәләтә гайбәт, җенси мөнәсәбәтләрдә хөҗерләнү, талашу-ызгышулар тукылышыннан гыйбарәт дип санаган әсәрләр язуын телгә алып: «Ни өчен безнекеләрнең геройлары, кагыйдә буларак, киресенчә, бу яр башкага түгел, миңа гына булсын, дип чапалана икән?» – дип үртәлүен дә белдерде.
 – Затлы язучылар тудырган затлы әдәбият каһарманнары – затлы, ә әтрәк-әләм рухлыларның каһарманнары шулай ук үзләренә иш, башкача була алмый? – дип җавап күндердем шикелле…
Хуш, тантана җомга көн, көндезге 1дә башланачак….Хәлбуки, акылы камил мөселман кешесенә җомга көнне санга сукмау ярый торган эш түгел… Язучыларыбыз да иманнан язмагандыр, бераз гына соңарудан ука коелмас, дип, Кол Шәриф мәчетенә юнәлдем.
…Көндезге сәгать 12дә намаз уку залы шыгрым тулды. Мөәзин азан яңгыратты, һәм көтмәгәндә залны ярып түргә узучы дүрт кешелек төркем пәйдә булды. Алдан атлаучысының алтын белән чигүле куе яшел чапаны итәкләре күн итекләренең кунычына пөхтәләп тыгылганга, ул үзенчәлекле униформа кигән атчабар сыман тоелды. Түшендә ниндидер түгәрәк металл эшләнмәләр дә эленгән. Ә озын, чал чәчле башында мех кырлы, кызыл өслегендәге бәллүр нигезгә ярымай беркетелгән баш киеме ниндидер таҗ төре булып аңлашылды.
Мөнбәргә күтәрелүченең йөзе таныш сыман. Голливудның кино йолдызы, «Джуманжи» фильмында баш рольдә уйнаган Робин Уильямс түгелме тагын? https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=6b56ce562b1bc0f0ed9abb11ffcb13cb&n=13Алай дияр идең, Робин Ульямс гакылына хилафлык килә башлагач, үз теләге белән алтмыш өч яшендә якты дөнья белән хушлашкан, дип укыган бар… Вәгазь әз-мәз, тәм кертү өчен генә рус сүзләре белән аралаштырып, татарча яңгырый башлагач, ахмак гоманым өчен ихластан оялып куйдым… Ходәвәндә, бу бит үзенчәлекле киенергә яратуы өчен президентыбыз Рөстәм әфәнде Миңнеханов «креатив» дип соклану белдергән мәшһүр мөфтиебез ләбаса!
Ә ул күңелгә хуш сүзләр яудыра. «Илебездә ислам дине көннән-көн куәтләнә, кыска гына вакыт эчендә җиде мең мәчетебез сафка баскан. Мәскәүдә тиздән фәлән гектар җир алынып, анда янә бер бик зур яңа мәчет салыначак, аның кырында фәлән мең квадрат метр сәүдә үзәге корылып, эшли башлаячак һәм шуннан алынган табыш хисабына авыл имамнарына аена 22 мең, каланыкыларга 50 мең, могътәсибләргә 70 мең сум эш хакы түләнәчәк…» «Авызыңа бал да май, дип хупларгамы әллә», – дип көяләнеп утырганда, янымдагы күршем телгә килеп: «Бу ният яңа түгел бит инде, фәлән мөфти дә Казанда кибет ачып, назәрәтне мантытабыз, дип куык очырып йөрде-йөрде дә, кибет салынгач, фикере үзгәрде дә куйды», – дип, җомга көн дип тә тормый гайбәт чәпчерәтте…
– Иншаллаһ, Тәлгать әфәнденеке үзгәрмәс, күңелеңне киң тот, – дидем мин моңа.
    Ике рәкагать фарыз намаз тәмамлануга, мәчеттән атылып чыгып, метро тарафына йөгердем. Анда, башына таҗ итеп, формасы кушкан ике япьле сәмругъ кош беркетелгән бүрекле полиция хезмәткәре минем артык каударлануымны күреп, уяулык күрсәтте рәхмәт яугыры, туктарга боерды, кая баруым белән кызыксынды.
 
– Кәҗәләр бистәсенә, – минәйтәм.
     Капылт бирелгән сораудан каушап, берлек сандагыны күплек санга аударганмын.
Погонлы, урыннан купмаска боерды һәм кесәсеннән телефон тартып чыгарып, миңа күзенең агы белән карый-карый, кемнәндер, үзе эшләгән оешмадан, ахрысы, Кәҗә бистәсендә полиция бүлекчәсе бармы-юкмы, дип белеште… Тавышы чыңлап тора, аңа әйтелгән җавап та аерым-ачык ишетелә, Ходайның хикмәте. «Анда каләмзатлар», – дигән урысча җавап ишеткәч, йөзе яктырып китте һәм миңа, «китә аласың», дип ымлады…
       Кремль белән Кәҗә бистәсе тукталышы арасы якын, әмма барыбер соңардым. Залда җыелыш башланган, чакырылган каләмдәшләр, җомга намазы, дип һич хафаланмаганнар, урындыкларны әйтелгән вакытта иярләп, карашларын президиумга текәгәннәр. Иелә-сыгыла, журналист Рәфыйк Юныс кырындагы буш урынга укталам. Президиумдагы җитәкчеләр, галим-галимәләр сөйлиләр, аңлаталар, залдагылар – тыңлый, баш кага һәм арада сакал селкетүчеләр дә юк түгел. Баксаң, кыска бәяннар бәйгесендә егерме әсәр катнашкан, өч авторга, шул исәптән мин фәкыйрьгә дә кызыксындыру премиясе тәти икән. Аннары чират өченче урынны яулаган ике ханымга җитте. Беренчесе – Тукай бүләге лауреаты Нәбирә Гыйматдинова, ә икенчесе «Звезда Поволжья» газетасында, булачак татар тәнкыйтьчеләре мөгаллимәсе, дип телгә алынган Рифә ханым Рахман булып чыкты. Соңгысы, бүләкне кабул итеп алгач, өченче урын премиясе алуына рәхмәт йөзеннән биш студентына «Казан утлары» журналына яздыру максаты белән, баш мөхәрриргә, пакетка салынган акча сузды. Беренче урынны алсам, күбрәк шәкертләремне яздыртасы идем, дип тә белдерде. Баш мөхәррир, көн тәртибендә каралмаган матавыктан гаҗиз калып, гәүдәсе белән артка авышты, бухгалтериягә кереп, тиешле формада хәл итү мөмкинлеген төшендерергә тырышты. Хәлбуки, мөхтәрәм ханым, вакыты тарлыгын сәбәп итеп, пакетын журналның техник хезмәткәренә сонуга иреште…
Өченчесе сыман, беренче һәм икенче премияләр дә, ни хикмәт, яшьләргә һәм яңаларга да түгел, ә нәкъ халкыбызның «атлар су эчкәндә, тайлар боз ялый» дигән зирәк әйтемендәгечә, Тукай бүләге лауреатлары, мондый конкурсларда бүләкләрне һаман-һаман ала килүче Батулла һәм Зөлфәт Хәкимнәргә язган булып чыкты. Хәтерем алдамаса, соңгы «Татар пьесасы» (2014нче ел) бәйгесендә Зөлфәт Хәким берүзе өч номинациядә өч премиягә лаек булган иде… Бу җәһәттән Батулланы да төшеп калганнар рәтенә  кертеп булмый.Рабит Батулла: Ана телебезнең хәле мөшкел -
Ике гаеттән дә олы изге җомга көннәрендә, кире тәгәрәтеш матавыгына тармадыммы тагын, дип аптырабрак торганда, каршыма елның фасылына карамастан, һәрвакыт таҗ сыйфатында көяз каракүл бүрек йөртүче халык язучысы, Коръән тәфсире язып, дин әйдәре булып та мәшһүрлек казанган Батулла әфәнде килеп, уңышка ирешүем белән котлый. Тагын кемнәрдер дәшә, сәләмли. «Ә мин торам кулларымны сузып, аты туарылган арба кебек»… дигән, кемнеңдер шигъри юлы искә килә… Ул да булмый, рәссам Зөлфәт Хәйруллинга охшаган берәүсе яннан узып китә… Ул булса, күрешми калмас иде, ул түгел иде, ахры. Яшерен-батырын түгел, рәссам-карикатурачы Зәлфәт Хәйруллинның шаржларына битараф түгелмен. Каләмзатларны бигрәк тә коеп куя, егылып үлмәле. Бердәнбер җитешсезлеге – әдипләрнең кул чугына игътибары җитми. Бармак суыра-суыра яза торгач, каләмзат бармакларының тәмам җепкә генә калуын әлегәчә шәрехләгәне юк…
"Безнең гәҗит"