Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 8 мая 2013 г.

БАР ДА ЧАГЫШТЫРУДА БЕЛЕНӘ


                             
           Мәгълүм ки,  татар язучысы , отставкадагы полковник Зәки ага Зәйнуллинга карата  “Звезда Поволжья”  газетасында  басылып чыккан « Татар күзаллаган  Русия ” (Россия глазами татарина) мәкаләсе  өчен   җинаять эше кузгатылды.  Хәлбуки демократик Россия шартларында Татарстанда, инглиз әдибе Оруэллча әйткәндә “фикер җинаяте” өчен  эзәрлекләү   - беренче генә очрак  түгел.  “Мирас” журналында басылып чыккан “Борборосс инкыйразы” пьесасын тикшерүгә әдәби тәнкыйтьчеләр урынына  хокук сагындагыларны  җәлеп итү прецедентын   республиканың рәсми мәгълүмат чаралары яктыртуынча мәгълүм  татар әдипләре тудырышты  булып аңлашылды...  Зәки агайны матбугатта басылган мәкаләсе  өчен   хокук саклау органнарына мәшәкать арттыручылар да шулармы,  алар үрнәгенә  бүтән эргәдәгеләр иярдеме, бу юлы сәхнә артындагылар  әлегә матбугатта тәгаенләнмәде... Кайчандыр, 1990 да ук,  “Илгә Иблис ия булса”  атлы мәкалә басылгач  (авторы Фәүзия Бәйрәмова,) ,  суд карары нигезендә  “Алтын Урда” атлы газета чыгудан туктаган иде...  Янә килеп Ирек Мортазинны, язмаларын    “социаль төркем - хакимияткә карата нәфрәт уяту”да гаепләп җинаять җавапчылыгына тартылуы  тарихка кереп калды... Ягъни прецедентларга кытлык юк.  Кануный җирлектә гариза килеп кергәч, хокук органнарына  чара  күрми булмыйдыр... Ирексездән мәрхүм В.С.Черномырдинның, кычытмаган җирне кашымаска кирәк, дигәне хәтердә яңара... Хәлбуки, һәрнәрсә чагыштыруда беленә   диләр.  Ошбу фәлсәфи фикерне нигез итеп алсак , рус язучысы  Петухов Юрий Дмитриевич хезмәтләрендә, бигрәк тә аның Мәскәүдә, 2004 нче елда “Галактика” нәшриятында басылып чыккан шәп тышлыклы бүгенге тормышны утка тоткан  “Геноцид. Общество Истребления” атлы калын китабында яңгыраган  гаепләүләре  фонында Зәки ага мәкаләсе дә, телгә алынган бүтән милләттәш авторлар язганнар да дөм югалып  кала... Әле бит  Петухов Ю.Д. әфәнде илебез җитәкчеләрен Русия халыкларына  карата геноцид уздыруда! гаепләү  белән генә чикләнми,  алар адресына  (М.С.Горбачев, Б.Н.Ельцин, В.В. Путиннар хакында сүз бара) төрле мыскыллы кушаматлар да турылый..   Янә килеп ПЭН –үзәк тирәсенә тупланган рус телле каләмзатларга  карата да әлеге автор аяусыз , рус халкын, рус милләтен, рус әдәбиятын харап итүдә   олугъ  саналучы бәгъзе  танылган әдипләрне, исем-фамилияләрен  кат кат атап, орыша..  Һәм бу язучыга  карата ниндидер киртәләр кору, эзәрлекләүләр күзәтелгәне булмады шикелле... Дөрес, аны җавапка тартсалар, үзләрен рус патриотлары дип белдерүче бәгъзеләр бу гамәлне  хакыйкатьне ярып салучыдан, халык бәхете өчен көрәшүчедән  мәкерле  үч алу дип бәяләп шаулашулары мөмкин иде....Тик  крокодил күз яшьләре түгелүгә илнең рәсми даирәләрендәге фәһемле затлар дип чамаладым, җирлек  тудырмады.  Нәтиҗәдә бүген әлеге инде мәрхүм шәхесне белүчеләр аз, җитди авторга санаучылар юк дәрәҗәсендә...    Миңа калса Татарстанда да , эчтәлеге бәхәсле тәнкыйди язма авторларын түгел, ә чик - чама белми, җитәкчеләребезне дөньякүләм шәхесләр янәшәсенә куя-куя ,  хөҗерләнеп  тәлинкә тотуга махсуслашкан шома һәм астыртын публицистларны, рифмачларны  фашлау   тәҗел. Җөмләдән  Мәскәүдә чыккан  “Комерсантъ” газетасында “Тән ялану”  (Лизость Тела) атлы  баш астында түрәләргә ,Тукай әйтмешли “ сүздә түгел басмада” коерык болгаучылар даими рәвештә барлана.... Изге хәдистә дә “мактаучылар йөзенә туфрак белән бәрегез” диелә,  ләбаса...  Ә бездә  дәүләт химаясындагы басмаларда гына түгел,  хәтта  Рәшит әфәнде Әхмәтов чыгарган ирекле саналучы  “Звезда Поволжья” газетасы битләрендә дә мәдхиячел язмаларга  кытлык юк. Алай да бәйсез газетаның мөхтәрәм мөхәррире   бер санда, газетага эпиграф сыйфатында, “җитәкчене идиотка санасаң, аны даһи дәрәҗәсенә күтәреп  мактарга кирәк “ дигән афоризм  бастырып,  сару кайнаткыч    төчеләнүләрдән  гаҗизлеген, һәм мондый матавыкка шәхси мөнәсәбәтен  ачыктан ачык белдерде...
           Русча бассмаларда Петухов Ю.Д.  кебек  “дөреслекне чырайга чәпәүчеләр” шактый ишле... Ә инде Русиядә дөнья күргән китапларының гомуми тиражы миллионга тарткан Климов Григорий Петрович  (кызыксынучылар аның  әсәрләре белән  шулай ук  интернет аша  таныша ала) язганнар белән чагыштырганда,   Зәки ага Зәйнуллин мәкаләсенә  аерым  игътибар күрсәтү  гомумән аңлашылмый...  Климов Г.П. ( чын исеме Игорь Борисович Калмыков)  үз әсәрләрендә  тудырган тәгълиматын “Югары социология” дип тәгаенли.  Аның фикеренчә, хакимияткә психопатлар, дегенератлар ( генетик яктан токымы черекләр), җенси  бозыклыкларга укталышлы затлар омтыла, һәм  иң югары постларга бары тик шундыйлар  ирешә дә..
                      Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестендә Әркәшә Пермяков атлы тыңкыш  педучилище  шәкерте,  рәсем дәресе укытучысы Иван Георгиевичнең дворян нәселеннән чыкканлыгын белгәч, “череп таркалган  сыйныф” дигән диагноз  куя... Большевиклар хакимияте урнашкан Россиядә халыкны катлам-катлам юк итеп  генетик яклап “сәламәтләндерү”не  Климов Г.П. үзенең “Югары социология”  атлы “фән”енә таянып , аклый.. Аныңча Ленин  абыйсы Александр патшага кул күтәргәч тә, бу  гаиләне шунда ук төбе-тамыры белән йолкып  юк итәргә кирәк булган... Әлеге автор нәкъ тыңкыш Әркәшә Пермяков дулкынында,  аерым  катлам  – руханиларны, һәм  тулаем яһүд халкын  череп таркалучы сектага чыгара... Аныңча яһүдләр белән катнаш никахтан туганнар бар да дегенерат( адәм актыгы)...һәм  нәсел дәвам итүләре СПИД таратуга тиң...  Автор Петр 1, Иван Грозныйларны  да психопатлар дип саный.  Мәгълүм ки, Иван Грозный  саф урыс түгел,  аның тамырларында  татар каны  да бар... Ә бәлки Климов Г.П.  әфәнде фәнен рус- татар каны катнашуы юнәлешендә  дә киңәйтәседер? Җөмләдән, татар каны катышкан  А.В.Суворов   Пугачев җитәкчелендәге халык   күтәрелешен аяусыз, мәрхәмәтсез рәвештә  бастыра.  Кавказны канга батыручы Ермолов та без татарларга  чыбык очы- тал башы.. Климов Г.П. , генетик яктан череп таркалуның бер күрсәткече итеп яһүдләр белән кардәшлектән тыш кылыйлык , кулның корганлыгы (Сталин мисалында),  тумыштан булган башка физик  кимчелекләрдә дә күрә.   Чордашлары тасвирлаган буй-сыны., төс кыяфәтеннән чыгып караганда Шаһгалинең дә   черек  җимеш ( Климов В.П. бәянында -выродок) булуы   ачык чагыла... Климов Г.П. әфәнде ,  Маркс, Ленин, Троцкий, Берия, Гитлер һәм башка коммунист һәм фашист лидерлары тормышындагы пикант  моментлар белән генә чикләнеп калмыйча Наполеонга , Лев Толстойга, җырчы Галина Вишневская  һәм  хәтта Владимир Высоцкийга да саллы өлешләр чыгара .. Атаклы философ  Жан Жак  Руссо  аның бәянында гаҗәеп акыллы китаплар язуы өстенә ,  “байлыгын” гавәмгә күрсәтеп йөрергә һәвәс  булган ... Климов Г. П., хатын арты хатын аерып картаеп беткәч тә үзеннән күпкә яшьрәк туташларга өйләнүләр артында да рухи череклек, яшерен гомосексуаль омтылышлар , басылып-күмелеп бәйдә яткан педофилия шаукымы һәм башка кабәхәтлекләр  күрә... Әлбәттә әлеге автор, үзе ирешкән мәгълүматларның чыганакларын күрсәтергә дә онытмый.. Сүз дә юк, кайчандыр НКВД хезмәткәре, аннары Германиядә разведчик булган, аннары иленә хыянәт итеп ЦРУ га хезмәт иткән  бу кеше күпне күргән һәм бик күпне беләдер...   Ә бәлкем әле ул канлы Сталин репрессияләренә нигез тудырган ниндидер яшерен  инструкцияләрне шәхси иҗаты сыйфатында дөнья  җәмәгатьчелегенә җиткерә торгандыр? Бик мөмкин, андый кулланмалар арасында  украин, татар, казах, башкорт, чечен һәм башка халыклар киләчәгенә карата да үзенчәлекле  теоретик нигезләмәләр эшләнгән булгандыр?...Әмма  ул ни өчендер тик яһүдләргә кагылышлысына чат ябышкан. Һәм әлеге  авторны  тәртипкә чакыручы  юк.  Югыйсә Израиль дәүләте    90 яшенә җитеп, үлем түшәгенә яткан  фашист җәлладларын  кайсы илдә тапса, шунда  җавапка тарттыруны җайга салган..  Ә Зәки агабыз кебек үк сиксәнен тутырган  бу әфәндегә  бер тарафтан да тел- теш, җил-яңгыр  тими... Шик юк, яһүдләр  үзләренә кулай булмаган  Идеяне белдерүчене җәзага тартуга караганда  шул Идеяне тар-мар китерүне мөһимрәк саныйлар булыр.   Идея авторын эзәрлекләү, кабатлануым өчен гафу үтенәм,   Идеянең тәэсир итү куәтен  арттырачагы да көн күк ачык ..
           Атаклы француз әдибе Александр Дюманың “Графиня Монсоро” романында  кардинал һәм яугир  герцог де Гиз авызыннан , котоликлар мәнфәгатен кайгыртып, король Генрих III кә әйттелгән фикере без татарлар өчен ифрат та  гыйбрәтле  һәм бүген дә тәҗел яңгырый кебек:
 -Галиҗанәп, безнең заманда корольләр, әгәр шулай дип әйтергә яраса,  рухи  һәм сәяси яссылыкта, ягъни кешеләр һәм идеяләр белән ике сугыш алып баруга мәхкүм .Кешеләр, күзгә күренүче , барлыкларын тойдыручы җан ияләре. Аларга орынып , һөҗүм итеп була. Аларны тар-мар китерү мөмкин. Аларны хөкемгә тарталар, һәм тагын да  кулайрагы, судсыз нисез асалар да. Ә менә идеяләр белән алай көрәшеп булмый. Алары күзгә күренми һәм  теләсә кая  шома гына  үтәләр;   тамырларын корытучылар күзенә чалынмауга җай- әмәл табалар. Кеше күңеле ышыгында алар тамыр җибәрә һәм  көн яктысына  үрелгән саксыз  үсентеләрен тырышып кискән саен,  күзгә күренмәс тамырлары тирәнәя һәм ныгый  бара. Идея, кәрлә-әзмәвер, аны күз уңыннан ычкындырыга һич ярамый, чөнки кичә   аягың астында буталса,  иртәгә  баш түбәң өстендә хәтәр ялтыраячак. Идея, Галиҗанәп, саламга ташланган очкын кебек...
          Хактан да кайчандыр Алтын Урда дәүләте шартларында аякланган провославие  тора- бара Московияне җир шарының алтыдан бер өлешенә хуҗа итә...Ә үзләрен дөньяның кендеге санаган үз Идеяләреннән тайпылган ә яңасына ирешүдә ярты юлда калган  татарлар аяк астында кала...
                       Г.П. Климов  әфәндегә  язганнары өчен зыян заүрәт салучы булмаса да, җавап юк түгел, миңа калса.   Байтак телетапшырулар, ә беренче урында Малахов уздырган  көндәлек “Пусть говорят”  дигәне  дегенератларның бүген асылда кемнәр булуын    даими  һәм максатчан тәгаенли түгелме ?..  Күптән түгел ул, тапшыруы җирлегендә  рус авылы тормышыннан үзенчәлекле сериал   гәүдәләндерде  :  бер чибәр туташ бар авыл егетләре белән дә диярлек йоклаган, игезәк балалар тапкан, тик аларның  кемнән икәнен төгәл  үзе дә белми. Туташ һәм аның әнисе  балаларны   армиядә хезмәт итеп кенә кайткан   егетнеке дип баралар... Уздырылган   генетик анализ   моны расламый. Кыз һәм аның әнисе үз сүзләреннән чигенмәгәч,  генетик тикшерүгә икенче  лаборотория җәлеп ителә. Нәтиҗә  шул ук. Ахыр чиктә берничә авылдаш ир-атка    генетик анализ уздырып  игезәкләрнең кемнеке  икәнлеге  аныклана...Шунысы кызык , тапшыруга чакырылган авыл кешеләре дә, үзара талашучы студия кунаклары да матур тәэсир калдырмый...  “Пусть говорят”ның икенче бер тапшыруы  үз ирен калдырып Франциядән башка ир   тапкан Илсөя атлы милләттәш ханымга багышланды... Нихәл итмәк кирәк, авызың кыек булгач, көзгегә үпкәләп булмый, татарны санга сугулары  өчен рәхмәт дияргәдер әле, бәлки ?..   Ә менә  автоавариягә тарып  урын өстенә калган урыс егетен тәрбияләүче төрек хатыны Гөлсем һәм  аңа булышучы   гаиләсе турындагы тапшыру мөселман динен тотучы төрек кардәшләрне  яшәргә лаек  чын, гүзәл табигатьле  кешеләр  сыйфатында ачты...Сүз дә юк, Малахов –талант иясе, һәр тапшыруы диярлек драма әсәренә тиң.  Хәер, телеәрҗәдән күрсәтелгән татарча тапшырулардан чыгып караганда без дә әлләкем түгел..
                   Инде, рус әйтмешли  “үзебезнең бәрәннәргә әйләнеп кайтыйк” .Бер совхоз җыелышында  район вәкиле сыйфатында катнашканым  һәм шунда  директорның әле бер әле икенче  белгеченә, урта буын җитәкчеләргә   кадалып- бәйләнеп, кызарынып-бүртенеп аты-юлы белән хәкарәтле  акырынулары истә калган. Янә килеп, район  хуҗасы саналучы райкомның беренче секретаре тарафыннан кайсыдыр колхоз рәисен райкомның актлар залында  узган җыелышта  бастырып “тәрбияләүне” күргәнем булды.  Тилерә –тилерә акырып сүгүче –“беренче” саналса,  шуңа түзүчесе  “беренче”леккә омтылучы  зат иде .  Ихтимал, үз адресына гавәм күз алдында яуган мыскыллауларны карусыз йотучы ул бәндә , авылына яки оешмасына кайткач, үзенә төягәнне  бушатып, үчне кинәнә-кинәнә, хөҗерләнеп  кул астындыгыларыннан  аладыр.....Яшерен –батырын түгел, кайбер җирле түрәләребез    хакында җөмһүриятебезнең төрле районнарында  төрле-төрле, чынлыгына ышануы кыен имеш-мимешләр, легенда- гайбәтләр әйләнештә йөри. Янәмәсе,  кайсыдыр җитәкче, туй мәҗлесенә бәреп кереп, кәләшне җитәкләп алып чыгып киткән... Кайсыдыр берсе    укучы  кыз баланы ирексезләгән.... Мөслим, Сарман якларында, мәсьәлән “гафу итегез,артка типтегез” дигән гыйбарәне чак кына башкачарак  та  әйтәләр һәм аның  килеп чыгышын бер  коммунист җитәкчегә  турылыйлар... Бу хакта язучы Фәрит Гыйльметдинов   үзгәртеп кору башланган чорда “Аргамак” журналында   хикәя дә бастырган  иде ... “Фәләнов шалашы” дип атала иде кебек үк , әсәр персонажының  фамилиясе    истә калмаган...
             Кыскасы, бәгъзе түрәләрнең  үз кул астында эшләүче хатын-кыздан җенси якынлык таләп яисә өмет итүләре, килгән кунакларга  интим хезмәт оештыру  матавыклары , һәм башка шуның ише  наянлыклар ,  өстәлгә менеп табын өстендә ризыкъ таптап биегәч,  яраннарыннан үзләрең  тугърылыкларын  тапталганнарны ашап дәлилләүләрен таләп итү кебек   әкәмәтләр  Г.П.Климов тәгълиматы буенча  хакимият формуласы –иблислек аша генетик череклеккә   барып тоташа ...  Түрәләргә аныңча садизм  (башкаларны җәзалаудан ләззәт табу), мазохизм ( үзен җәзалаудан рәхәт алу), үз үзен үтерүгә корылыш һәм башка  шундый сәерлекләр хас, янәмәсе...Ышанырга да ышанмаска да белмәссең...  Әлеге теманы язучы Факил Сафин  үзенең “Соңгы көз” һәм “Гөлҗиһан” әсәрләрендә, Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” , ә Нурислам Хәсәнов “ Золым” романнарында киңәйтеп, тирәнәйтеп,  шактый җиткелекле  яктырттылар...
          Миңа калса, җөмһүриятебездә  хокук сагында торучыларга  Ю.Д.Петухов, Г.П.Климов кебек авторларның әсәрләре белән дә танышу тәҗел.  Аларныкын фил дип алсалар, милләттәш авторлар язганнар фил хозурында чебен-черки нисбәтендә генә шәйләнер иде  һәм Зәки агабыз  олыгайган көнендә   өстенә ишелгән борчулардан  шәт араланыр иде дигән өметтә калам.