Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 18 ноября 2018 г.

Ахыргы нокта якынлаша

      
     Соңгы вакытта пенсия турында матбугатта, интернетта фикер алышулар тынып тормый. Пенсиягә чыгу яшен арттыру турында Дума депутатлары тырышлыгы белән канун кабул ителү һәм шул уңайдан ил президенты әйткән фикерләр бик күпләрне битараф калдырмады. Әлеге теманың аерата актуаль булуып китүе минем күңелдә дә кайбер истәлекләрне яңартты.
...Мәгълүм ки, СССР исән чакта да пенсиягә чыгалар, ә аның күләме эшләгән чорыңдагы хезмәт хакына бәйле иде. Һәм хезмәт ияләре мәнфәгатен кайгырткан тагын бер шәп мөмкинлек онытылмый, ул да булса – соңгы, актыккы бер елда югары хезмәт хаклы эштә эшләп, пенсияң күләмен максимум дәрәҗәгә арттыру җае.
Институтны тәмамлап, Мөслимдә район юл төзү-ремонтлау оешмасында эшли башлагач, Галимҗан абый белән Оркыя апаларга фатир төштем, алар миңа әти белән әни булды, кунак сыенда һәм хөрмәтендә яшәттеләр. Өч ай эчендә шәхси фатирга тиенгәч тә араларыбыз өзелмәде. Инде алар бакыйлыкка күчте, гүрләре нур булсын. Балаларымның, Галимҗан абыйларга үз оныклары каладан кайткач, “нишләп безнең әби белән бабайга алар әби белән бабай ди” дип ризасызлык белдергәннәре онытылмый...
Мөслим торак коммуналь хуҗалыкта баш инженер булып эшләгән чорым, Галимҗан агайга 59 яшь тулып маташа. Ул район санэпедимстанциясенең баш табибын йөртүче шофер, “Москвич” машинасы йөртә, айлык хезмәт хакы нибары 120 сум. Шул эшендә азаккача калса, аена 60 сум пенсиягә өмет баглый ала. Мин аңа, үзем эшләгән оешма җитәкчесе Мохтар ага белән сөйләшенеп, коммуналь хуҗалыкка күчәргә һәм, “хуш исеннән курыкмаса”, ассенизация машинасында эшләргә тәкъдим иттем. Ул машинаның шоферы Әхмәтханов Данилга тиздән кайтачак өр-яңа газ ташу машинасына утыру мөмкинлеге турында әйттем һәм ул урынын бушатырга шатланып риза булды. Әмма мин аннан һәм Тукбаев фамилияле тагын бер шоферыбыздан Галимҗан агага һәрдаим ярдәм итүләренә ризалыкларын да алдым, чөнки җиңел машинадан махсус машинага күчкәч, өлкән яшьтәге кешегә яңага ияләнеп эшләп китү ансат булмаячак иде. Адым саен машинасы ватылса, көне шуны ремонтлап узса, юньле хезмәт хакы чыкмаячак һәм пенсиясе дә әлләкем булмаячак чөнки. Ә менә машина төзек хәлдә эшләсә һәм аена кимендә 240 сум акча алса, ул югары – 120 сум пенсиягә тиенә алачак.
Беренче эш атнасында машина яңа хуҗаны санга сукмый, көйгә килми тинтерәтте: әле бер җире килеп чыкты, әле икенче. Егетләребезгә рәхмәт, бөтен эшләрен куеп: “Ансат сиңа пенсия”, – дип көлә көлә, Галимҗан абыйга гел ярдәмгә ашыктылар. Һәм күп тә үтми, агайның машинасы сәгать кебек төгәл эшләп китте. Стимул җитди булгач, Галимҗан агай шимбә, якшәмбе көннәрне дә авырыксынмый эшләде, эш сәгате озынлыгыннан зарлануны белмәде. Һәм тырышлыгы бушка да китмәде.
Элек махсус пенсия фонды юк, хезмәт хакыннан алынган салым туп-туры, арадашчысыз, югалтуларсыз бюджетка күчә һәм бюджеттан пенсионерларга тиешле күләме күчереп барыла иде. Ә калган өлеше башка зарур тармакларга юнәлтелгән булса кирәк. Көннәрдән беркөнне Пенсия фонды дигән проект гамәлгә куелды. Ихтимал, максат изге, җыемнарны бары тик пенсионерларга тоту күздә тотылгандыр. Ләкин мәрхүм Виктор Черномырдинның “тагын да яхшы булсын дип теләгән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты” дигән сүзләренең тагын бер кат хаклыгына ышандык.
            Минем якын дустым, озак еллар БХСС инспекторы булып эшләгән Риф Фәйзрахман улы Хәбировның (инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) үзгәртеп кору чорында иң беренче чиратта хокук саклау органнарында спекуляциягә, ришвәтчелеккә һәм казна караклыгына каршы көрәшүче БХСС хезмәте бетерелгәч, хакимияткә спекулянтлар һәм караклар килде микәнни дип борчылганы һич истән чыкмый.
Картлык пенсиясе – өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме түгел, ә гомерләре буенча үзләреннән алынган акчаларны өлешчә кире кайтару ул. Бик күпләр пенсиягә чыгып җитми, яки җитүгә үлеп китә, андыйларны “идеаль пенсионерлар” дип атыйлар. Әмма алардан алынган җыемнар ни өчендер варисларына тапшырылмый. Халык сайлап куйган депутатлар андый закон кабул итмәгәннәр чөнки. Минемчә, пенсияләр белән килеп чыккан мәрәкә өчен юридик һәм әхлакый җаваплылык иң беренче чиратта депутатлар җилкәсенә төшә. Ни өчен беренче чиратта хөкүмәткә түгел? Чөнки хөкүмәтне алар раслый, һәр министрны алар күз уңыннан уздыра. Эшли белмиләр яки тиешенчә эшләмиләр, чит илләргә байлыкларын озаталар икән, димәк, депутатлар боларны сайлап ялгышкан яки үзләренең, яисә уртак мәнфәгатләрне күздә тотып, аларны яклаган, раслаган булып чыга.
            Әлбәттә, пенсия мәсьәләсе зур проблеманың бер тармагы гына. Кайчан гына Болгарда “Хранительница” исемле шөкәтсез һәйкәл салдырырга маташу, тырышу, көчәнүләр шаһиты булган идек. Чит төбәкләрдә яшәүче мишәр кардәшләрнең актив ризасызлыгы аркасында бу котсыз проект барып чыкмады. Шәхсән үземә әлеге һәйкәл иблиснең бер гәүдәләнеше – “Бафомет”ны хәтерләтте. Әмма ул проектның башка яссылыктагы иштәшләре гамәлгә ашты түгелме? Тукай яшәгән йортны җимерү, Татарстанда миллион баш чучка асрау проекты... Димәк, кайчан да булса ул һәйкәлгә дә кабаттан әйләнеп кайтырлар дип чамалыйм. Ахыргы нокта сыйфатында.

пятница, 16 ноября 2018 г.

Су җитәме?



(Фантастик хикәя)

Бар иде кукурузның дан-дәрәҗәгә күмелгән чаклары... Кырлар патшасы дип зурлыйлар иде аны Хрущев тоткан чакларда. Сочи каласын чыгып, уңга каерылгач, ераклардан күренеп торган “Спутник” пансионатының төп бинасы да тикмәгә генә кукуруз чәкәнен хәтерләтми. Исеме дә гадәти “юлдаш” дигәнне аңлатмый аның, ә җир тирәли әйләнә торган иярченне күздә тота. Гагарин галәм гизеп кайткач, әлеге шифаханәдә баш-күз ал­ган һәм ихатасында истә­леккә агач та утырткан. Ул утырткан һималай эрбете ай үсәсен көн үскән, кәүсәсе юанайган, тармакланган ботаклары гигант кош канатларына охшап калган. Кәүсәсе әйләнәсендә тезелгән эскәмияләргә утырып ял итүчеләргә мул күләгәлек ясап торучы истәлек агачны хәтерләүчеләр күптер. Аяныч ки, бүген аның эзе дә калмаган.
Әлеге пансионаттан бераз югары күтәрелсәң, Сталинның кунак йортына барып чыгасың. Биек һәм калын диварлары куе яшел төстә булганга, агачлар ешлыгында ул тиз генә абайланмый, өстеңә ишелә язып, көтмәгәндә, капылт пәйда була. Дракула замогын хәтерләткән, Сталин дачасы дип тәгаенләнгән әлеге шомлы корылманы узып, тар сукмакка борылсаң, озак та үтми, бер кулына челемен тоткан генералиссимус үзе очрый. Баксаң, чытырманлык аланында “Иосиф янында” исемле кафе поскан һәм аның янында кунаклар каршылаучы сыйфатында юлбашчының агач сыны калкытылган икән. әллә нәрсәсенә аяк тартты димме, көн саен шул дәһшәтле тирәне урап кайтуны гадәт иттем. Аулак кафены хуш күрүчеләр байтак икән һәм арада милләттәшләр дә бар. Туган җирдән читтә татарча сөйләшү тансыклата, шул хис кавемдәшләрне уртак табынга җыеп, тора-бара без биредә, авылдашлар әйтмешли, “тузаннарыбызны кагыша” башладык...
Яңа танышларым күпне күргән һәм кичергән халык. Бирегә килеп чыгуларын ияләнгән төрек, гарәп курортларына ул елны юл ябыла төшү, югарыдан хәвеф-хәтәр хакында кисәтә торып та, ватанпәрвәрлекләренә хилафлык китерү, кемнәрнеңдер дөрес аңламавы һәм күңелсез нәтиҗә ясавы мөмкинлеге белән аңлаттылар. Мин дә, тешне кысып булса да, алар җырын җырладым, үземне телевизор аша көне-төне “ил казанышы” дип рекламаланучы “Газпром”ның саллы бер оешмасы ишек катында каравылда торам дип таныштырдым. Инженер дип әйтсәм, миңа кырын карый башларлар, үз итмәсләр дип алдаштым. Каравылчы дигәч тә, яңа танышлардан бер-икесенең борыннары сизелер-сизелмәс җыерылды. Үзен, горур төстә “журналист, язучы һәм мөхәррир — бер флаконда” дип таныштырган Нәриман әфәнде (барлык исемнәр дә үзгәртелде) хәтта “илдә каравылчылар, шәхси шоферлар һәм секретарьшалар колорадо корты сыман үрчи” дип теш төбен суырып куйды. Эре сөякле, зур корсаклы Шакирҗан кордашның, Мәскәүдә “Газ­пром”­ның төп бинасында җыештыручы булып эш­ләүче туташның иномаркасыннан өч йөз мең доллар бәясендәге сумкасын чәлгәннәре хакында матбугатта булып алган шау-шуны искә төшереп:
— Каравылчыларны да рәнҗетмиләрдер әле сез­дә? — дип куюы борын җыеручыларның керфек очларына сагыш сөреме кундырды.
— Шөкер, төзелеш-ремонт эшләренә ялланучы фирмалар әледән-әле өлеш китергәләп тора. Кергәндә-чыкканда тентеп тинтерәтмәсәң, акмаса да тамгалый, кайсы йөз, кайсы йөз илле меңне ыргытып китә, төкерек инде бу алар өчен, — дип шыттыруымны дәвам иттем.
Шәраб парлары тамырларга үтеп, ихласлыкны арттыра, күңелләрне уртак дулкынга кәшәли, күз карашларына яктылык иңдерә. Бер белмәгән бәндәләр белән ачылып сөйләшү — җан рәхәте. Мәгъ­лүм ки, иң тирән хаталар таныш кешеләр белән аралашканда ясала. ә кеше дигән зат әледән-әле бушануларга мохтаҗ. Ихтимал, үзара такылдашулар да тикмәгә генә “эч бушату” дип аталмый торгандыр.
Ул кичне әз сүзле, үзалдына гел моңаеп йөргән, ниндидер проект оешмасында казганучы Рәүф кардәш тә тәмам чишелеп китеп, беркемгә дә әйтми йөргән эч серләре белән бүлеште.
— Кодаларга кунакка бардык. Көн уртасы әле бу, дүртпочмаклы җыйнак өстәл тирәли утырабыз шулай, — дип башлады ул медер-медер килеп. — Табында сый-хөрмәт куел­ган, минем урын түрдә, кода белән кара-каршы, бер якта хатын, икенче якта кодагый. Ниндидер мә­зәк сөйләгәндә хискә бирелеп китепме, кулны саксыз селтәп җибәргәнмен, күрәсең, кашыгым идәнгә төшеп китте. җитез генә чүгәләп, шуны алганда өс­тәл астында хатын белән коданың тезләре тезгә береккәнен шәйләдем.
— Өстәлне күтәреп капладыңмы соң? — дип калкынды Шакирҗан.
— Мин үз күзләремә ышанмадым, — диде Рә­үф, гаепле елмаеп. — Телефоннан чылтыратасым бар дип, урынымнан җә­һәт кенә торып, зал ишеге катына басып, башны борып, шыпырт кына өстәл астына күз ташладым: тегеләрнең тезләр тездә! Телефон аша сөйләшкән булып һәм эштә йомыш чыкканны сылтаулап, тизрәк бу өйдән чыгып ки­тәр­гә ашыктым. Буыла башладым чөнки. җәяү­ләп бара-бара бер паркка җиткәч, эскәмиягә утырып уйларга тотындым. Уйлыйм да уйлыйм. Кода оныкны мәктәпкә илтәм дип торган иде, ул киткәчрәк кайтырмын, минәйтәм. Бер-ике сәгатьтән кайтсам, ни күрим, теге мәлгунь оныкны озатуны центнер ярымлы кодагыйга йөкләгән. Төймәгә бас­кач, озак кына ишекне ач­мый тордылар (бәлки шулай гына тоел­гандыр да). “Кая югалып йөрисең? — дип шелтәләде хатын, йомшак кына. — Хәзер кайтам дип чыгып киткән кеше тәмам дө­ньясын онытты”. “Кайтышлый паркта туктап, ял итеп алдым”, — дим. “Ниләр күрдең инде анда?” “Эскәмия саен бәхетле парлар. Күзләре күздә, тезләре тездә...”
Тегеләрне гүя ток тотты. һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Шикле шикләнер, иске чикмәнен бөркәнер дигән сүз дә бар анысы. Ул да түгел, мыш-мыш килеп кодагый кайтып җитте.
“Тамагым кипте, кая, чәй куйдыгызмы?” — диде керә-керешкә.
Янә теге дүртпочмаклы өстәл артына утырыштык. Бу юлы күрәм, тегеләрнең тезләре бер-береннән ераклашкан, капма-каршы якка борылышкан, ә борын асларына канәгать елмаю кунаклаган...
— Да, парин, чучкалар карыйм, хатын да шунда, ыштанын ямыйм дигән такмазага тартым икән синең хәлләр, — дип Рәүфнең тар аркасыннан какты Шакирҗан, тирән көрсенеп. — Их, Сталин заманы булса, кош теле хәтле хә­бәр юллар идең дә, ай күрде, кояш алды булыр иде каһәр суккыры кодаңны. Аннары хатыныңны да берәр яры урнаштыру җаен чыгарыр идең.
Әңгәмәгә ниндидер оешмада баш бухгалтер буларак тамыр җибәргән, өреп кабартылган сыман көпшәк гәүдәле Фәрих атлы кардәшебез кушылды.
— Шулай инде, — дип гөрелдәде ул, зәһәр кө­лемсерәп. — Бөтен хатыннар да шаяра, минеке генә тугры дип яши инде барыбыз да. Хатының күңеле белән хыянәт итә башласа ул бит тиз аңлашыла. әле андый нияте дә булмаска мөмкин, гаепләсәң чатакама киләчәк, ихластан рән­җүе дә ерак йөрми, аңнары аста, инстинктлары өстә чөнки, ә процесс башланган. Алар, русча әйтсәк, “самка” буларак, бер мәл яңа самец эзли башлыйлар. Дачаңдагы ызандаш ир белән ха-ха килеп, сүз югында сүз булсынга сайраша башлавы да моңа ишарә. Чит ир алдында сине чүпкә чыгара торган җөмлә ычкындырса, бетте диген, димәк, вакытында авызына сукмагансың, моментны ычкындыргансың.
— Ә син ычкындырмадыңмы? — дип кызыксынды Шакирҗан.
— Без аерылыштык. Бөтен туганнар мине гаепли, ата мәче дип орышалар.
— Сине?!
— Мин хатынны хыянәте өстендә тота ала идем. Теләмәдем. Ул очракта тиле калам чөнки һәм миннән көләчәкләр. Жәлләргә мөмкиннәр. Анысы тагын да яман. Салырга ярата торган хезмәттәш бер тол хатын белән спектакль күрсәттек. Хатын дулап, теләсә-нәрсә кычкыра башлавы булды, “гафу ит, иркәм, мин сине яратмый башлаганмын, артым бе­лән дә күрәсем килми” дидем дә, чыктым да киттем. Теге телсез калды. Аның уҗымга чыга башлавын абайлагач, туплаган запас ярап куйды тормышны яңадан башлап җибәрергә. Ә фатирны бүлештек.
— Маладис! Яңадан өйләндеңме?
— Язылышмыйча гына. Бер тапкыр авыз пешкәч, өреп кабасың икән. Алар бит барысы да бер чыбыктан сөрелгән.
— Ә минем белән менә болай булды, — дип әңгә­мәгә кушылды ит комбинатында мал табибы булып эшләүче Хөснетдин тамагын кыра-кыра. — Хатын классташлар белән очрашуга барам дип ашкына гына бит. Бер ел элек кенә шундыйга барып тәмам алмашынып кайткан иде, яшәреп киткән сыман тоелды ул миңа, тагын бармакчы. “Бармыйсың! Төнлә урманга барып, чучка итен­нән шашлык куырып, аракы эчә торган мәҗлескә бару турында сүз кузгатырга ничек телең әйләнә?!” — минәйтәм. Көннәрдән беркөнне үзәк урамда ике мужик туктатты, моның классташлары икән. “Нишләп хатыныңны очрашуга җибәрмисең?” — диләр. Күзләре тулы нәфрәт, ә кысылган иреннәренә түбәнсеткеч елмаю оялаган. Берсе якамны төзәткәндәй итте. Безнең аңлашуны комбинатның ит чабучысы Әк­рәм күреп алган икән, яныбызга ашыгып ул килеп басты. Брезент чалбардан, майкачан. Акай күзләре белән боларны баштан-аяк күздән кичерде. Бер кыек сүз ишетсә бала башыдай йодрыкларын хутка җибәрәчәк. “Сезгә ышанып хатын җибәрсәң”, — дип көлгәндәй иттем.
Янымда шкаф сыман әзмәвер пәйда булу тәэсир итте, боларның тавышлары гына түгел, бит төсләре дә үзгәреп куйды. “үзеңә карыйсың, бигайбә, гаеп итеш булмасын, безгә нәрсә”, — дия-дия яныбыздан тизрәк китү ягын карадылар.
Хөснетдингә теләктәш­лек белдерергә өлгермәдек, хәрби хезмәтен тәмам итеп, кителен салгач, Башкортстанда ниндидер пред­приятиегә баш булган Мөгътәсим әфәнденең Татарстанда хатын-кыз чибәр, шуңа узыналар дип “салам кыстыруы” Шакирҗан якташны кузгатып җибәрде.
— Ә син ишеттеңме соң әле безнең абзый сезгә кунакка килгәч ни булганын? — дип кызыксынды.
— Нәмә булган тагын?
— Табынга утырышыр алдыннан җилкәсенә чи­гүле сөлге салган зифа буйлы чибәр башкорт кызы комганнан безнекенең кулына су агыза икән. “һу йетәме?” — дип сорап та куйган. “Су җитәме?” була инде татарчасы. Безнең абзый күрәсең башкача аңлаган: “Шулайрак икән шул монда хәлләр”, — дип җавап биргән...
Пырхылдап көлеп җибәрдек. Мөгътәсим кардәш кенә карасына ко­елды.
— Бөтенегезнең дә хәле башкорт кызы әйткәнчә ләбаса, нәрсә авызыгызны җәясез? Әле дә Башкортстан бар, иң шәп җырчыларыгыз, иң шәп язучыларыгыз безнең яктан, — дип ярсыды ул үртәлүен яшереп торуны кирәк санамастан.
— Әй, барыбыз да бер иш, — дип кул селтәде, Нәриман. — җырчылар “фа­не­ра”га капланды, язу­чылар дәүләт карамагындагы әдәби журналга карап тора, өч-дүрт санга җәелешле романга күчте хәзер барысы да.
— Элек мин укыштыра идем журналыгызны. Хәзер әллә нәрсәсенә бизелде. Кул җитми. Укучыларыгыз калдымы соң әле? — дип кызыксынды Шакирҗан. — Хәзерге тизлек заманында нүжәли ми черетеп озын-озын романнар укып була?
— Үзебез язабыз, үзебез укыйбыз, бәя бирәбез, хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәбез һәм алабыз да, — диде Нәриман кет-кет көлеп. — Рәхмәт, өстәгеләр укып азапланмый гына хакыбызны хаклыйлар иде әле моңарчы. Томнарыбыз да табадан төшеп тора.
— Ул томнарыгызны сатып алалармы?
— Кем алсын?! Кибеткә кертми генә китапханә­ләргә урнаштыру җаен чыгарды каләмзат депутатларыбыз, рәхмәт төшкерләре. Яшьрәкләр быжгыштыра инде, һаман-һаман бабай-әбиләр нәфесен тыя белмәде дип. Нишлисең, атлар су эчкәндә тайлар боз ялый. Ул шулай куелган. Чиратлары җитәр, алар да алыр тиешлесен, сабыр төбе сары алтын.
— Роман язу бик катлаулы матавыктыр инде ул?
— Бернәрсә дә юк, хи-хи-хи, — дип кеткелдәде Нәриман. — Гәҗитләр бик кызык чыга бит хәзер. Кайсын алма, Гаптелбөкенең истәлекләренә, Мәч­түрәнең өшкерелгәннә­ренә тап буласың. Бет­мәс-төкән­мәс чимал бу әдәби продукция җитештү кәсебенә алынганнар өчен. Халык китап укымый дип юкка зарланабыз, чынлыкта укымаулары мең хәерлерәк.
— Ә хатын-кыз мәсьә­ләсе ничек? Хәзер бит һәр оешма килгән кунаклар өчен дип штатта сылубикәләр тота. “Яулыклар” дип атыйлар бугай аларны.
— Ул мәсьәлә гүпчем проблема түгел. “Басылганнар басыла” дигән кагыйдәне без уйлап чыгармаган. Аңлаганнар аңлый. Кайбер хатын-кыз авторлар, “әгәр басылса нәсер, мин барына да әзер”, “чыгарсагыз “эссе”мне, таратырмын эссемне” дип, колакка пышылдап китә, прәме, җан рәхәте, әйе.
— Шәп яшисез икән, — дип тел шартлатты Шакирҗан.
— Ашка таракан булып төшүчеләр дә бар. “Татар китабын эт тә укымаслык итәләр” дип хат юллаган иде берсе. “Сталинист татар әдәбиятына ясин чык­макчы” дигән мәкалә бе­лән утлы табага бастырдык. Аннары, “фикер алышу” оештырып, төркем белән, кай җире кычыта, эре иләктә иләдек...
— Дөрес эшләгәнсез, — дип хуплады Шакирҗан. — Минем өстән дә күп язды җыен ыртык-шыртык. Имеш, кибеттә сөтнең бәясе кыйбат, мин очсызга җыям. Базар экономикасы шулай куша дигәнне рәзве аңлатып була аларга.
Ниндидер берләшмәдә озак еллар әйдәп баручы инженер вазыйфасында казганган Мидхәт Сәлим­гәрәев, тик томалдан, ат дагалаганда бака ботын кыстыра дигәндәй, каударланып, болар сайрашуы дулкынына дөм ятышсыз үз хәсрәтен тәгәрәтте.
— Бүтән җирдә зур тү­рә­ләр күз өстендә каш, ә бездә... фәләнбаш төсле! — дип белдерде, өстәлгә йодрыгы белән тондырып. — Инде өченче малакасусны баш инженерлыкка тыгалар оешмабызга. Аннары нәчәлник ясыйлар. ә йөкне безгә, эш атларына тартасы. Менә шундый роман, Нәриман әфәнде. Тормышны белмисез... Документка кулны без куябыз, акчаны алар урлый, бер-бер хәл чыкса, кул куючыны җавапка тарталар. Менә минем шефны гына алыйк. Ялагайның ялагае. Башкортстанда кулын юган әнә теге дәү түрәбез әйткән моңа бер тапкыр, симереп киттең әле син ди­гән. Бу икенче көнне үк махсус клиникага барып, корсагындагы маен суырт­тырып кайткан. Бассейнда су коенып ята идек, килеп керде күзен акайтып. Маен алгач, корсагы тиресе алъяпкыч сыман оят җирен каплап тора. Үзем дә сизми, шаркылдап көлеп җибәргәнмен. Башкалар түзде, сабакылар, көлмәделәр. Тотынды бу хәзер миңа бәйләнергә. Ай саен сәбәп табып премияне ки­сә. Шикаять язудан файда юк. Нибуч, Сталин бабай заманын сагынмас җирдән сагынырсың.
...Юк-бар сөйләшеп вакытның узганы сизелмә­гән, төнге сәгать унике дә тулып киткән икән. Тышта яңгыр ява башлаган, ки­нәт кенә яшен яшьнәп, чатырдатып күк күкрәп һәм­мә­безне сискәндереп җибәрде. Бала чагыбызда безнең ил кебек иркен һавалы бүтән ил дөньяда юк һәм була да алмый дигән эч­тәлекле җырны җырлап һәм ишетеп үстек бит инде. Ә биредә шуның нәкъ киресен туглаучы, “тиранны зурлаучы илне күрсәтегез!” дип башлана торган “Глобус” атлы җыр яң­гырый башлады. Һәм аны җырның авторы Игорь Тальков үзе башкара! үзе! Ничек алай соң әле бу, инәңнең койрыгы?! Ул бит үлде, аны бит туксанынчы елларда аттылар! Менә җанны тетрәндергеч моң белән сугарылган җыр тәмамланды һәм шомлы тынлык урнашты. Уйламаганда, шул тынлыкны бү­леп, йомшак тавышлы бе­рәү: “Исәнмесез, иптәш­ләр”, — дип сәлам бирде. Ни күрик, зал тү­рендәге уртак табын ясап тезелеп киткән өстәлләр башында Сталин һәм аның яраннары утырышкан! Йә, Хода, безне көн дә каршылаучы сын терелгән, челеме кулында, өстендә фильмнарда кү­реп ияләнгән хәрби киеме, түшендә сыңар йолдыз да җемелди.
— Бу шоу-тамаша ахрысы, — дип тел шартлатты Фәрих.
— Кино төшерәләр, — дип фаразлады Рәүф.
— Ишек-тәрәзәгә күз салыгыз, агай-энекәйләр, аннары әйтерсез сүзегезне, — дип пышылдады Шакирҗан күзләрен ялт-йолт китереп.
Ни күрик, ябык чырайларыннан, карашларыннан иман нуры качкан винтовкалы кызыл армияче гаскәриләр ишек һәм тәрәзәләргә сакка баскан. Тәрәзә пыяласы аша агарып уңган шинелле хәрбиләрнең кафебызны тыштан кат-кат уратып алуларын абайладык.
Ул да түгел, өч-дүрт официант йөгереп килеп, яныбызда әйләнә-тулгана башлады. Өстәлебез тү­ренә затлы гөрҗи шәрабы тулы самавыр борынлы кечтеки имән мичкә менеп кунаклады. “ә” дигәнче гадәти өлеш тә­линкә­ләребез фарфордан ясал­ганына, кашык-чә­нечке­ләребез көмештән коелганына алмаштырылды, бер­сеннән-берсе затлы ризыклар китерелде. һәм ни дияргә дә белгән юк: өстәлебезне, урындыкларыбыз белән үзебезне җиңел генә күтәреп уртак табынга ялгап куйдылар.
— Без мондый заказ бирмәгән идек! — дип шыңшыды Рәүфебез, көтелмәгән муллыктан коты алынып һәм сыгылып төшеп.
— Бүген сез миндә ку­накта, — дип белдерде терелгән сын табын тү­рен­нән. — Сез минем кафемны үз итәсез, үзем­не әле­дән-әле искә аласыз. Чакырасыз кебек аңлашыла. Чакырган җиргә барыгыз ди­ләр түгелме соң?
— Иосиф Виссарионович, иптәш Сталин, бу чыннан да Сезме? — дип кычкырып җибәрде чырае аклы-күкле булган Шакирҗан, урыныннан сикереп торып һәм чүгәли төшеп. — Исәннәрмесез!
— Сез ялгышмадыгыз, Шакирҗан иптәш.
— Ә нинди җилләр ташлады, Иосиф Виссарионович? — дип кызыксынуын дәвам итте тавышы яшелле-мөшеллеләнгән Шакирҗан.
— Мине һаман-һаман сагынасыз, искә аласыз бит. Менә килеп чыгасы иттем..
— Теге дөньядан да кайтып буламыни?
— Коммунистлар ала алмаган ныгытма юк ул, иптәш Шакирҗан, — диде әлеге зат, аталарча елмаеп. — Алай да ничек бирегә эләгүемне үзем дә аңышмый торам. Бәлкем берәр галим аңлата алыр? Бармы арагызда белемле кеше?
— Бар-бар, Иосиф Виссарионович. әдһәм әкрәмеч Шәймәрдәнов — фән докторы! — дип белдерде Нәриман күзләрен очкынландырып.
— Күрик докторыгызны, — дип, Сталинны хәтерләтүче зат кәс-кәс атлап яныбызга килде. — Ниндиерәк кош икән?
Әдһәм урыныннан торып, чәчен артка сыпырды һәм артык дулкынлануыннан калтыравыклык иңгән саңгырау тавыш белән:
— Фәндә андый феномен бар, — дип белдерде. һәм тончыгып китеп, ютәлләргә кереште.
— Йә, йә, тынычланы­гыз, — дип, Сталинны гәү­дәләндерүче зат үз итеп аны аркасыннан каккалады. — Беркем дә сине ГУЛАГка озатырга җыенмый.
Әдһәм әкрәмеч, кулъ­яулык тартып чыгарып, быргы кычкырткан сыман борынын тазартты, тамак кырды һәм янә телгә килде:
— Какшамас абруегызга тукынган Никита Хрущев салдырткан кукуруз чәкәне төсле бина бар бит инде. Шуның белән Сезнең дача корылмалары арасында күзгә кү­рен­мәс вакыт җепселләренә рухи давыл уралып яши, ә каты яшен яшьнәгәндә, арада һава ертылып, кайбер җепләр өзелә дә, вакытлар бутала һәм Сез шушы өермә дулкынында, рухташларыгыз белән бергә, исемегез телдән төшмәгән кафега килеп юлыккансыз булса кирәк. Мондый феномен дөньяның төрле калаларында күзәтеләдер дип фаразлыйм. Татар һәм урыс рухлы корылмалары булган Казанда да үзен сиздергәләп куйса гаҗәп түгел. Богауланган давылның иң куәтлесе Истанбулда, Солтанәхмәт мәйданында яшәргә тиеш. әвәл чиркәү булган Айя Суфия һәм Солтанәхмәт мәчете арасында. Хәлбуки, төрекләр Айя Суфия тирәли дүрт айлы манара калкытып, аның давыл чыгару егәрен җирләштерү әмә­лен тапканнар...
— Андый давылларның иң хәтәре Ир һәм Хатын арасында да туарга мөмкин! — дип куйды серле зат. — әйтик, Солтанәхмәттәй ир һәм Айя Суфиядәй хатын арасында.
— Ә без нәкъ менә шул хакта гапьләшә идек тә!
— Әйе, беләм, кич буе хатыннарыгыздан зарланып утырдыгыз.
Без, ихластан уңайсызланып, башларны түбән идек, гәүдәләребез куырылды, кайберләребезнең колаклары да кызарып чыкты бугай.
— Ләкин хаклы түгелсез. Хатыннар китмәгән, үзегез аларны китәргә этәргәнсез. Нигә баш чайкыйсыз, Рәүф иптәш, минем белән килешмисезме әллә?
— Килешмим, — диде Рәүф бөтен батырлыгын учына җыеп. — Татарның зур шагыйре Хәсән Туфан сезнең ГУЛАГ тегермәнегезгә эләккәч, хатыны Луиза Салигаскәрова донор булып киткән, саткан каны хисабына иренә ризыклар җибәреп торган. Аннары якты дөньядан китеп барган. Хәсән агай кайткан, ә ул юк. Киткән, көтмәгән...
— Дөрес уйламыйсыз, иптәш. Аларның рухлары бу дөньяда да, теге дөньяда мәңге бергә, мин моны тәгаен беләм, — диде әлеге зат һәм: — әй­дәгез, иң яхшысы, изге хатын-кызлар хөрмәтенә берәрне күтәреп куйыйк, — дип өстәде.
Җитез официант күз ачып йомган арада көмеш подноста аңа янып торган кызыл шәраб салынган бәллүр бокал китерде. Безнең куллар кан куерыгына охшаган сыеклыклардан мөлдерәмә бокалларга үрелде.
— Минем хатын китте бит, иптәш Сталин, — дип куйды мал табибы Хөснетдин, үз өлешен йотып куйганнан соң, еламсырап. — Беләм, юньле ирне хатыны калдырып китми...
— Әгәр хатын-кыз чынлап та китә икән, аны берничек тә туктатып һәм кире кайтарып булмый! Беркем дә туктата һәм кире кайтара алмый!
— Хәтта Сез дәме?
— Мин дә...
Ул ничектер кечерәеп, ябыгып калды. Трубкасын да онытты кебек.
— Хәлләрегез шәптән түгел бугай, — дип куйдым мин, үзем дә сизмәстән. — Сез тирән сагышта ахрысы. Хәләл җефетегезне сагынасыз булыр?
— Бар бераз. Ахырзаман җиткәч, җавап тотасы барлыгы да тынгы бирми. Ә бит мине гаепләргә атлыгучылар — миллионнар. Дөрес, яклаучылар да җитәрлек. Тик аларның очынулары гаепләү базасын киңәйтергә генә ярый.
— Яклаучыларыгызның да, гаепләүчеләрегезнең хаталары уртак, минемчә.
— Нинди?!
— Алар Сезне дөрес юлдан барган илне, беркем аяк басмаган яңа сукмакка алып кереп китеп, адаштырып, халыкларны бәлагә батыручыларның күренеклесе дип саный.
— Без дөньяда күрелмәгән яңа юл салдык та!
— Салмадыгыз. Сез сокланган Иван Грозный, мәгълүм ки, халкының затлы катламын әтрәк-әләм опричникларга алмаштырган һәм илен мөс­тәкыйльлеккә ирештереп, киңәйткән, зурайткан, ныгыткан. Петр Беренче, еллар дәвамында опричниклардан азып канат ярган боярларының сакалларын бүкәндә чаптырып хәкарәтлә­гән, ә сарай хезмәтчелә­реннән, аларны дворҗан-дворяннар дип атап, үз югары катламын булдырган. Һәм илне, шулай ук, әтрәк-әләм вертикале көч­ләве аша империя дәрә­җәсенә җиткергән. Сез дә ил кодын билгеләгән тискәре сайланыш аша кулай нәтиҗәгә ирешүне дәвам итүче уңышлы менеджер, бары шул гына. Ә ул юл белән уңышка ирешүнең төп һәм бердәнбер шарты — каты кул. Нәрсәне өстә йөзә һәм батмый диләр? Мәгълүм шартларда һәр урында тик шундыйлар өскә калка. Тискәре сайланыш юлы сайлаган ил каты кулдан баш тарта икән, агым туктый, кәнәфиләрдә “мәңге кичәгеләр” утыра башлагач, һәр эргәдә минбеләмлек, шарлатанлык, дилетантлык канат җәя, караклык, бозыклык һәм ришвәтчелек яшәү рәвешенә әйләнә, бәйге, конкурс, тендер, һәртөрле сайлаулардан гаделлек җәяүләп кача. Хәтта акушерлар булдыксызлыгы норма булып кабул ителә башлап, илдә гарип балалар ишәя. Ирләр ирлекләрен югалта һәм сәламәт нәсел калдыруга корылышлы хатын-кызлар бәхетләрен читтән эзләргә керешә, үзгә милләт вәкиле белән гаилә коруны кайгырта, яки шул хакта хыяллана. Сез котайткан дәүләтнең таралуга йөз тотуы, эре коммунист җитәкчеләрнең дәү­ләт милкеннән күселәрчә өлеш эләктереп Форбс китабына үрмәләүләре тискәре сайланышның күсәктән башка эшләмәвенә дәлил. Нишлисең, нәкъ Сез әйткәнчә килеп чыкты: материя — беренчел, ә аң — икенчел, һәм акчаның идеягезне җиңүе табигый чишелеш...
Кинәт, тәрәзәләрне хәтәр яктыртып, яшен яшьнәп, күк күкрәде. һәм икенче мизгелдә әлеге зат та, аның кунаклары да, сакка баскан солдатлар да юып алгандай капылт юкка чыктылар. Без сүзсез генә урыннарыбыздан торып, кафедан чыгып киттек. Күктә тулган ай йөзә, таң җиле йомшак кына битләребездән сыйпый. Беребез бер сүз дәшми. Икенче көнне дә бу хакта теш агартмадык. һәм гаҗәп тә түгел, авызыңны чамалап ачмасаң, җүләргә, ялганчыга чыгаруларын көт тә тор. Ару гына “төчкерткәнбез”, монда язганнарым төш кенә булды бугай. Күрше номердагы таныш урыс та, кичке аштан кайтышлый: “Кичә, кафе ябылгач, Сталин һәйкәле янында ни дип кычкырыша идегез? үзегезчә талаштыгыз ахрысы, бер сүзегезне дә аңлашылмады”, — дип мыгырданды. Шулай да аның әйткәне күңелдә кайнаган шик-шөбһәләрне ахыргача юып төшерә алмады. Телефонымның экранына баксам, күрәм, хатын чылтыраткан. Җавап булмагач, смс юллаган. “Ничек анда Сочи? Су җитәме?” дип кызыксынган. “Бар да тәртип, Хрущев зәвыгында салынган кукуруз чәкәнен хәтерләткән бина таң атканда, нурлар кайтарылышында күккә омтылган сыман тоела” дип җавап яздым. Ә күңелне сагыш биләп алды. Кем белә, Гагарин эрбете сыман, икенче килгәндә ул “чәкән”нең дә булмавы бик мөмкин...