Романнар остасы , язучы Фоат Садриев туган ягы Мөслимдә яшәп иҗат итә. Кайчак аның белән телефоннан сөйләшкәләп куябыз.
- Синең дус, Хәбиров абый мәрхүм булды бит әле, - диде Фоат ага соңгы сөйләшүебездә.
- Авария-фәләнгә юлыкмагандыр бит?
- Һаман да шул өч хәрефле чир диделәр...
Риф Хәбиров... Исем фамилиясе оперативник өчен бигрәк тә туры килеп тора. Риф-су асты кыясы дигәнне аңлата һәм бу кыяга туры килеп байтак хезмәт