Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 28 августа 2025 г.

ТАГЫН ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР

*** Бар эч, бар баш китү, графоман Менә шундыйлыкка иш һәм куш.... Ул бар өлкәгә дә каләм тыга, Томнары күп . Һәм нүл укылыш.... *** Көчле булу – җаваплылык алу, Рухи биеклеккә талпыну... Тупаслык – көчсезнең көчәнүе, Көчле күренәм, дип калкыну... *** Галәм чиксез, безнең планета Чиксезлекнең нәни кисәге... Ә илен, халкын талаучы затның, Галәмне талауда исәбе... *** Ахмак алга омтылучан, Үзен күрсеннәр өчен, Акыллы ашыкмый. Дөрес Бәя бирсеннәр өчен.... *** Икеләнүне ни дип тә белми , Әйткәнне бер төшенә дә элми. Узен гел хаклы, дип саный, мокыт, Түрә булгач, тукмаучы юк, тотып.... *** Бәхәс оныттыра кемлегеңне, Югалттыра чама-чигеңне : Наданнар - ачуыңны чыгарып, Ә акыллы затлар - җенеңне... *** Гаделлек , дип утка-суга Ташлануны ташладык, Юкны барны күрми генә, Гомер итә башладык.... *** Әдәби басмалар – асрамада, Алларында җимле тагарак, Аларның кыйммәтен, дәрәҗәсен, Тиражлардан була чамалап... *** Хатыныңа, "ханбикәм", дип дәшсәң, Таҗдай балкыр башыңда кәпәч.. Әгәр, "сукыр тавык" , дип җикерсәң, Син лачын түгелсең, ә әтәч.... *** Акыллы үтәли күрә ахмакларны , Әмма ләкин көлми... Ул үзенең җүләрлеген белә, Ә ахмаклар -белми... *** Шома ялагайлар , түрәләрнең Якыннары белән эш йөртә, Үзләрен рәнҗетелгәнгә саный Кытыршыраклары кич – иртә...

Комментариев нет:

Отправить комментарий