Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 31 августа 2016 г.

МАНТЫЙК - 2


          Һәркемнең үз мантыйгы үзе белән... Берәүләр үзләре хакында “утта янмый, суда батмый...” дигәнне мактауга юрап, кукраерга, ә кемнәрдер үпкәләргә мөмкиннәр... Берәрсе «ул шәп йөзә» дип татарча ычкындырса бер хәл, урысчалап, “оно не тонет” дип сыласа – үл дә кит...
СССР исән чакта Мәскәүдә, Кызыл мәйданда берәү халыкка шыпырт кына листовкалар тарата икән. Кемдер бу кәгазьне алып, аулакта укымакчы булган. Әмма, ни күрсен, анда берни дә язылмаган, имеш. Бу, буш листовкаларны тотып, теге бәндә янына килгән:
– Монда бит бер нәрсә дә язылмаган!
– Ә нәрсә язып торырга? Болай да барысы да аңлашыла лабаса! – дип, җавап иңдергән теге кеше.
Шушы мантыйк белән кораллансак, бүгенге гәҗит журналларны укып, радио яки телетапшыруларны тыңлап яки карап азаплануның кирәге калды микән? Бәлки, салам тәме дә тойдырмаучы, башы-азагы юк романнарны, мактанулы истәлекләр һәм тотанагы юк уйлануларны, “үзем турында үзем”нәр калыплаучы журналларны башланмаган блокнот яки гомуми дәфтәр, ә гайбәт чәчүче гәҗитләрне чиста кәгазь бите рәвешендә генә таратыргадыр? Ә радиодан «эт сөяккә бара» рухындагы җыр исеме астындагы примитив такмаклар һәм, диваналар кебек, телләренә нәрсә килсә шуны сөйләп утырулар урынына тынлык тыңлату, ә телеэкраннардан, сәхнәләрдән ямьсез тавышлы һәм бот күтәрүчеләр уралышындагы шөкәтсез җырчылар, тозсыз “юмористлар” урынына бушлык күрсәтү муафыйктыр?..
Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгат Фатих улы Фатиховның 1968 елда ук укучыларга һәм укытучыларга КПСС бетәчәк, СССР таралачак дип йөрүе, заманча татар җырларын өнәмәве, радиодан көн саен билгеле бер вакытта классик музыка тыңлавы хакында инде бер язган идем...
“Үзгәртеп кору” чоры иң гади таләпләрне дә бетереп ташлау аркасында талантсыз, вә ләкин әкәмәт әрсезләргә чиксез киң мөмкинлекләр ачты... Һәр эргәдә шомаларга җай чыкты. Җөмләдән, элек академиклар, фән докторлары, әдипләр, шагыйрьләр, атказанган, халык артистларыбыз берән-сәрән генә, бармак бөкләп кенә санарлык булса, бүген алар әкәмәт нык үрчеде. Мисал өчен, үзем тәмамлаган КИСИда (төзелеш институтында) әүвәл нибары ике фән докторы булса, бүген андый дәрәҗәдәгеләр саны алтмыштан артып киткән... Хак Тәгаләгә мең шөкер, төзелеш эшендә таләпләр әле дә кискен куела, нинди дә булса объект төзергә рөхсәт алганда дистәләрчә килештерүләр узасы, төрле экспертизалар үткән проект кирәк, төзергә алынучы оешманың һәр эш төре башкаруга сертификаты булуы шарт. Хәтта эшчеләр, мастер һәм прорабларның квалификациясе, эш тәҗрибәсе, стажы берәмтекләп исәпкә алына. Кызык, радио, телеэфирга һәм дә сәхнәгә чыгучылар өчен шундыйрак “иләк” бармы икән ул?.. Булмаса, нигә кануный тәртиптә кертелми? Соңгы чирек гасыр дәвамында бу җәһәттән берәр канун проекты каралганмы, әллә юкмы? Әйтергә дә уңайсыз, гавәм арасында татарча тапшыруларның сыйфат ягы мөшкеллеге уңаеннан гайбәт таралган: имеш ки, татарча радио-телеэфирга чыгучы хезмәткәрләр – бик түбән, символик хезмәт хакына ялланучылар. Шуңа да алардан әллә ниләр өмет итү урынсыз һәм күздә дә тотылмый. Аларга бу матавык – тамадалык өммәтендә акча эшләүгә алшарт кына, эфир йолдызы саналу пиар өчен генә зарур, янәмәсе... “Т.Я.” газетасында халыкка сатуга чыгарылган сөт продуктлары сыйфаты турында Рәфхәт Зариповның әтрафлы язмасы басылган иде. Көнкүреш мантыйгы буенча китсәк, инде ашау продуктына да мөнәсәбәт адәм тәганәсе икән, ни өчен әле рухи азыкка мөнәсәбәт үзгә булырга тиеш ди?..
Мәрхүм укытучыбыз Тәлгат ага Фатихов коммунист булу үзе генә дә халыкка хыянәт итү дигән фикердә тора иде... Үзгәртеп кору чоры килгәч, коммунизм турында авыз сулары корытып куык очыручы ата коммунист җитәкчеләрнең балалары һәм нәсел-ырулары белән буржуйлар, паразитлар дип бәяләнгән финанс капиталы әһелләре оясы ягына чыгып, Форбс китабына үрмәләүләре, әлеге укытучының бәясе һәрхәлдә җитәкче коммунистларга карата гадел булганлыгын раслады. Ә гадиләрнең алдануларын аклап буладыр кебек. Алар КПСС-ка гына түгел, МММга да ышанды лабаса. Төптән уйлаганда МММ да кешеләргә үзенә күрә коммунизм вәгъдә итте...
Беләсе иде, Ленин, аның көрәштәшләре хактан да коммунизмга ышанып, халыкларны бәхетле итәргә омтылды микән, әллә, коммунизм дигән җимгә алдап, халыкларны тозакка каптыру булдымы бу? Әллә чукчалар, җиккән этләре аша балык бәйләгән таяк сузып, аларны алгысыткан сыман, ничек чапканда да куып җитеп булмый торган стимул идеме әлеге нәрсә? Без күреп калган коммунизм төзү чорында картаеп бәлҗегән политбюро әгъзалары саналучы ил җитәкчеләре дә дөньядагы барча халыкларны социализм юлына керергә кодалый, коммунизмга кызыктыра иде әле. Ә шушылар, дөньякүләм бәхет вәгъдә итүче кешеләр, гражданнарына, колбасаны әйткән дә юк, ипи һәм сөт сатуны да җайга сала алмадылар... Арык түшләренә орден-медаль таккан әби-бабайларның ипи белән сөткә кысыла-сытыла сәгатьләр буе чират торулары күренеше, ни гомерләр узып та, һаман күз алдыннан юылмый...
...Кайберәүләр, Ленин дингә каршы көрәшеп ялгышкан, дип акыл сата. Имеш, алай эшләмәсә, коммунистик идеологияне дин белән яраклаштырса, бар да ал да гөл буласы булган... Хәлбуки, ислам дине коммунизм идеясен катгый кире кага. Ислам тәгълиматы буенча кеше хатадан хали түгел, ул камил җәмгыять төзи алмый. Коммунизм төзү идеологлары кешене бөек зат, ул барына да сәләтле дип белдерә һәм шуңа да бөек максатка аркылы яткан диннәрне юлдан алып ташлауны котылгысыз дип аңлаткан. Нәтиҗә аяныч: җирдә оҗмах урынына ачлык афәте аша мур кырылышы, ГУЛАГ, сугышлар нәүбәтләшә. Һәм тиңдәшсез әшәкелекне тәти күрсәтү өчен тормышыбыз сәхнәсенә Ялган Галиҗәнапләре чакырыла...
Коммунистик хакимият дәверендә ил тарихы дәреслекләрендә фактлар урынына әкият тәкъдим итүнең үз мантыйгы бар. Чагыштырмача булса да, тәти күренү өчен фон, ниндидер мифик Әшәкелеккә зарурлык туа һәм “татар изү”е дигән әкият тудырылып, дәүләт дәрәҗәсендә, дәреслекләр, “тарихи” китаплар, фильмнар аша аңнарга сеңдерелә. Бүген, вакытлар узу белән кизү дошман сыйфатында җитди кабул ителми башлавыбыз аркасындамы, дәүләт идеологиясе үзгәрүдәнме, тышкы дошманнар ишәю сәбәплеме, әлеге коммунистик чор мирасы Р“татар изүе” темасы дәреслекләрдән алынды. Бөтенләйгә тарих чүплегенә аткарылды дип өметләник...
Хәлбуки тормышыбыз сәхнәсендә лаеклы урын тотучы Ялган Галиҗәнапләре, әкияттәге күпбашлы аждаһа сыңары исән, бер башын кыеп төшереп кенә аны җиңеп булмый...
Интернет сайтларында һәм матбугатта , шул исәптән “Т.Я.” газетасы битләрендә рейхстагка асылда кемнәр беренче булып кызыл байрак элүе хакында бәян ителә, ә рәсми рәвештә һәм дәреслекләрдә байрак элүчеләр дип һаман да Егоров һәм Кантария кала бирә... 2015 елның июлендә Госархив сайтында “28 панфиловчы батырлыгы” турында документлар дөнья күрде. 28 панфиловчы батырлыгы турында язманың һәм шул “батырлык” турында 30 миллион сумга төшкән фильмның дөреслеккә туры килмәвен таныган хәлдә (ә аның дөрес түгеллеге хәрби прокурор Н.Афанасьевның 1948 елның 10 маенда биргән доклад-белешмәсе белән тәгаенләнә), шушы хакта мәгълүматы өчен Русия Дәүләт Архивы директоры Сергей Мироненконы (ул әлеге оешма белән 1992 елдан бирле җитәкчелек итә иде) Русия мәдәният министры боерыгы нигезендә эшеннән алдылар. Бу хакта сүз озайту, фаш итүләр яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә зарар китерә, имеш... Эштән алуны нигезләгән “архив материалларына бәя бирү архив хезмәткәрләренең эше түгел” ди-гән җөмләне, татарча гадиләштергәндә, “кычытмаган җирне кашыган өчен” булып аңлашыла...
Кем ул дәүләт? Мондый сорау куелса, кемнең күз алдына район җитәкчесе, кемнекенә куаклыкта посып, аучылыкта утыручы ГИБДД хезмәткәрләре, ә кемнең күз алдында балаларын чит илгә озатучы, миллиардларын чит ил экономикасына хезмәт иттерүче олигархлар, җитәкчеләр, депутатлар килә. Мондый шартларда илне яраттырып, бәгъзеләрнең шәп яшәвен дәвам иттерү өчен Ялган Галиҗәнапләре оста фокусчы сыман күз буып тегеләрне итәге белән каплый да, кире ачып җибәргәндә безнең күз алдыбызда маршал Жуков, Пушкин, Лермонтов, Александр Невский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Ломоносов, Циалковский, Тукай, Җәлил һәм башка шундыйларның образлары нур чәчеп тукыла... Ләкин шәп яшәргә теләүче үзгә төркемнәр, көндәшләрен, биләгән урыннарыннан өреп төшереп, үзләре шунда утыру хакына микән, аларны гына түгел, ә аларга калкан роленә мәхкүм ителгән шәхесләрне дә талкырга керешәләр... Атаклы публицистлар Александр Глебович Невзоров, Евгений Николаевич Панасенковларның интернетка эленгән әңгәмәләрендә, Александр Бушков, Виктор Суворов һәм башка авторларның тарихи әсәрләрендә байтак атаклы шәхесләр, документларга таянып, күктән җиргә төшереп бастырыла, галимнәр – наданга, батыр, намуслы дигәннәр адәм актыгына, каракка чыгарыла...
Атаклы тележурналист, элеккеге Дума депуты А.Г.Невзоров ил тормышында, тарих дәвамында бер генә горурланырлык факт та булмавы сәбәпле, тарих фәненә мораторий игълан итәргә чакыра. Шулай ук ул бөек рус әдәбиятының куллану срогы чыкты, дип тә белдерә... Мин, әлбәттә, рус эшлекләре алымына кереп, алар мантыйгын хупларга, яки әйткәннәре, язганнары белән килешмичә, үз версияләремне тәгәрәтергә җыенмыйм. Кем әйтмешли, үз кайгым үземә җиткән.
Аннан, артык тирәнгә кереп китсәм, минем мантыйк мәсәләсендәге фәлсәфәмне редакция барыбер кисеп калдырыр дип фаразлап (чөнки аның, ягъни редакциянең үз мантыйгы), сүземне шушы урында түгәрәкләп торам.

Мантыйк


"Паркны бетергән өчен Себергә
- урман кисәргән? Кайда монда мантыйк?!
    Мантыйк – фикер йөртүдәге эзлеклелекне аңлата. Эзлекле һәм дөрес фикер йөртү дип язмадым, чөнки һәркемнең дөреслеге үзе белән. Берәү бер төрле уйлый, икенче берәү икенче төрле. Байтак еллар элек, тормыштан күчереп, мондый шигырь язган идем:

Бер шоколад алып бүлгән
Идем улым һәм кызыма.
Апасы битемнән “пәп” иттерде,
Ә энесе тузына.
Тип-тигез бүленде ләбаса, – дим.
– Ник дулыйсың алай?
– Миңа тигез кирәк түгел
Иде, – дип лышкылдый малай...

Күренә ки, нәни улымның логикасы, ягъни мантыйгы минекенә тәңгәл килмәгән.
Төркия белән Русия арасында дуслык кимеп куйгач, ул илдән яшелчә кертелми башлаган иде. Нәтиҗәдә, Төркиянең үзендә яшелчә бәяләре арзанайды, ә бездә хәтәр күтәрелде. Шундый мантыйк.
Дөньяда нефть бәясе кими. Нефть чыгаручы илләрдә болай да арзан бензин хакы тагын да төшә. Бездә исә... Хәер, үзегез дә беләсез. Табигый байлыкларыбызны үзләренеке иткән хуҗалар логикасы “нипель системасы” буенча эшли, нефть бәясе артса да, кимесә дә, бәяләр күтәрелә...
Ашханәгә килеп керсәң, эчәргә – кипкән җимешләрдән кайнатылган компот кына. Югыйсә, яңа пешкән җиләк-җимеш белән базар тулы, бакчаларда агачлар сыгылып тора, алмалар череп ята, ә компотны яңа пешкән җимештән түгел, ә әллә кайчан каяндыр кайтартылган шикле запаслардан мәтәштерәләр...
Кайчандыр безнең кайбер авылдашлар “ысталавай ашап кайтабыз” дип, хезмәт хакы алган көнне район үзәген урыйлар иде. Максатка ирешү өчен шул тарафка юл тотучы машина әрҗәсендә җилтерәп барып, ашханәдә сыйланып чыккач, юл читенә басып, тузан йотып, узгынчы машина көтәргә, утыртканына эләгеп, кайтырга кирәк... “Беренче”гә әчегән кәбестә ашы - щи, аны бездә «эшти» диләр иде (ачуланышканда “эштиеңне китерәм” дигән гыйбарәнең чишмә башы әнә шул сыйлануларга барып чыга булса кирәк),“икенче”гә соус дигән кызгылт куерык белән сипләнгән суда пешкән бәрәңге боламыгы һәм ике кәтлит... Кәтлит дигәннәре дуңгыз ите фаршына мул гына итеп ипи вагы кушып әвәләнгән булгандыр инде. Кая монда мантыйк дисәгез, ул аш төрләндерү ихтыяҗына барып чыга.
Әле кайчан гына китап, гәҗит-журналларны егылып укыйлар, аларның тиражлары саллы иде. Әдәбиятта, журналистикада грамматика белгечләре генә түгел, берсеннән-берсе кызык һәм бай биографияле, һәртөрле белемнәргә һәм эш практикасына ия төрле һөнәр вәкилләре кайнашты һәм алар хакимияткә беркадәр кырын, ягъни оппозициядә торып, гади халыкны яклыйлар иде. Гади халык каләмзатларны яклаучыларыбыз дип таныганга, аларның әйткән һәм язган һәр сүзе кыйммәт йөрде. Бер мәлне әдәби офыкта, “тәнкыйть”кә ышыкланып, яңа буын пәйда булды. Өлкән буын язучыларның китапларын чүплеккә чыгарып яндырып үтте алар әдәби мәйдан түренә.Кайбер журналистлар мантыйгынча, алар – дөреслек, гаделлек, талантлы иҗат өчен көрәшкәннәр.
Китап яндыручыларның яшь чакларындагы мантыйгы -“яшь иҗатчыларга картлар юл бирергә тиеш!” булган, дияргә мөмкиннәр. Бүгенге күзлектән караганда, артык кырыс кыланганнар кебек. Өлкән язучылар ул чорда китап кибетенә кертмәслек, ягъни сату перспективасы юк әсәрләр язып, аларны турыдан-туры китапханәләргә уздыру аша кесә калынайтмаган.
Кайсыдыр бер шагыйребезнең ике япьле мантыйклыларны күздә тотып язган менә мондый гыйбарәсе хәтердән китми:

Үзебезне үзәк санап,
Без телибез яшәргә,
Кысылмагыз, дип картларга,
Кысмагыз, дип яшьләргә...

Яшь чактагы кредоларын онытып, “җитмеш – сиксәндәге “ат”лар тоз ялаганда, яшь “тай”лар боз ялый, дигән мантыйк белән күңелле генә яшәп яткан мәлләрендә кайбер могтәбәрләребезне үзләре белән чагыштырганда бала-чага яшендәге Гүзәл Яхина романының Русиянең иң югары премияләренә лаек булуы чыгырдан чыгарды, ярсытты, хәтта ки кайберләрен матбугатка чыгып, ризасызлык белдерүгә этәрде. Күрәсең, әлеге ханымның кешеләр егылып укырлык талантлы әсәр чыгаруы, аны илкүләм яратып кабул итүләре, боларның иҗатлары зарурсызлыгын ассызыклап, китапларын чүплеккә чыгарып яндыруга бәрабәр кабул ителде...
Төзүчеләр институтында укыган чагымда әдәбият белән кызыксынуым аркасында бөек язучы булабыз дип хыялланучы Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге студентлары һәм аларга остаз роленә дәгъвә кылучы каләмзатлар белән аралашырга туры килде. Аларның логикасы буенча, әдәбиятыбызга һәм журналистикабызга үсәргә цензура комачау итә идеЙ
Узды еллар, цензура бетерелде, ә аннан зарланучыларның багажлары шыр буш булып чыкты. Халык егылып, яратып укырдай әсәрләр әдәби табынга куелмады, сыйфатка таләп бетте һәм нәтиҗәдә тиражлар эреде...
Матбугат – ашыгыч мәгълүматларны түкми-чәчми һәм төзәтмәләр, шомартулар кертми тиз арада әбүнәчеләренә җиткерү чарасы. Ни аяныч, яраткан “Т.Я.” газетасы, почтаның бәяләрен даими артып торуы аркасында, атнага өч урынына бер тапкыр гына чыга башлады. Мондый шартларда хәбәрләрне “эссе хәлендә” җиткерү мөмкин түгел. Үз көннәрен үзләре күрүче бүтән ирекле гәҗитләр дә шул хәлдә...Ирекле милли матбугатны якларга тиеш вәкаләтле һәм гади язучыларыбыз авызларына су капкан... Күптән түгел булып узган, яңа рәис сайлаган язучылар берлеге җыеныбызда да (ә аның президиумында алдарак телгә алынган “шаулап-гөрләп килеп кергән буын” вәкилләре утырды) бу хакта кәррә дә сүз булмады.
Җөмһүриятебездә җитештерелгән мәдәни кыйммәтләр, әдәби әсәрләр һәм көне-төне эфирга дөңгечләнгән өч ноталы такмакчыл җырлардан чыгып караганда, безнең халкыбыз халык дип саналудан мәхрүм ителгән. Менә шундый мантыйк килеп чыга, җәмәгать...

суббота, 6 августа 2016 г.

Бөрбаш могҗизасы


Балтач районының Бөрбаш авылында 17 июльдә Җәлил хәзрәт Фазлыев оештырган мөселман балалары сабан туе тугызынчы тапкыр гөрләп узды. Быел аны күрергә Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килде.

Президент мәйдан уртасында ясаган чыгышында, халкыбыз, телебез, гореф-гадәтләребез турында сөйләшәбез, нәрсәләрдер эшлибез, әмма бай мирасыбызны балаларыбыз кабул итеп алмаса, аларга тапшыра белмәсәк, андый тырышлыклардан файда кечкенә, ә бу сабан туе нәкъ менә милләтне, традицияләрне саклауга, буыннар элемтәсе өзелмәвенә хезмәт итә дип ассызыклап, мондый чараны республиканың башка төбәкләрендә дә уздыруны кайгыртырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады...
Рөстәм Нургали улы мәйданнан чыккач, Балтач һөнәрчеләренең сатуга һәм күргәзмәгә алып чыккан берсеннән-берсе гаҗәп кул эшләре белән танышып йөрде.
Әлеге сабан туе Бөрбаш авылы ышыгында, инеш буендагы уйсулыкта уза. Як-яктагы таулар, калкулыклар тамаша карау өчен бик уңай. Ә аларны әле эскәмияләр белән дә иркен аралар калдырып җиһазлаганнар. Кая карама бала-чага карусельләрдә әйләнә, кабартылган биек таулардан шуып төшә, әллә ниткән батутларда сикеренә. Балаларның үзләрен бәхетле тоюы өлкәннәргә дә күчә, аларның йөзләрендә – елмаю. Ир-атлар түбәтәйдән, хатын кызлар яулык япкан. Менә шушы урында нәни генә лирик чигенеш ясарга рөхсәт итсәңче, мөхтәрәм укучым. Мөселман тамгасы астында башка чаралар да уза җөмһүриятебездә. Шул исәптән, мөселман кинофестивале дигән чара да. Ул бәйрәмгә Франция кинойолдызы Катрин Деневның да килгәне булды. Шул уңайдан минем “Без булдырабыз!” атлы шигырем “Казан утлары” журналында (2011 ел) басылып чыкты. Менә ул:

Алтын мөнбәр! Алтын мөнбәр!
Катрин Денев килгән безгә!
Мөселман тамгасы алган
Кинофестивалебезгә!

Бигрәк сылу, бигрәк затлы
Гүзәлкәе французның,
Керфекләре түбән карый:
Түш ябулы, итәк озын...

Безнекеләр бирмәде сер,
Кер кунмады имиджка,
Күлмәк үтә күренмәле,
Изү ачык, ими тышта...

Ягъни мәсәлән, мөхтәрәм укучыларыбызны әлеге бәйрәмдә киенү ягы ничек куелуы кызыксындырырга мөмкин. Быел бу мәсьәлә оригиналь ысулда да хәл ителгән, мөселманча киенгән берсеннән-берсе гүзәл туташлар яланбаш килгән ханымнарга яулык бүләк итеп йөрде. Алай да бер-ике урында яулык япкан, әмма шортиктан гына калган бер-ике гүзәлкәй дә күзгә чалынды. Ихтимал, киләсе бәйрәмдә андыйлар күлмәк өләшүгә өмет баглый бугай дип гөманлап куйдым.
Каяндыр чишмә агымына охшап, йомшак кына тавыш белән Коръән уку ишетелә. Тезелеп киткән затлы тирмәләрдә кибетләр гөрләп эшли, аш-су, сый-хөрмәт әзерләнә һәм тәкъдим ителә. Атаклы Мәкәрҗә, Ташаяк ярминкәләре дәвамы булып аңлашыла миңа бу җыен. Инешне туендыручы чишмәләр таштан койма-диварлар өеп, айлы манаралар күтәртеп, әкияти шәһәрчекләр рәвешенә китерелгән. Сабан туенда балалар берничә категориягә бүленеп көч сынаша. Хәтта иң-иң нәниләр, бакчага йөрү яшендәгеләр көрәшен дә абруйлы хөкемдарлар бригадасы тәртипләп алып бара. “Болар бәләкәч, ничек тә бата, әйдә, ярар” дип түгел, ә татар көрәше таләпләренең төгәл үтәлешен тәэмин итеп.
Сабантуйларының төрлесен күргән бар. Яшерен-батырын түгел, әгәренки бәйге үзагымына куелып, әтрәгәләмнәр ихтыярына калса, көрәшме ул, әдәби ярышмы, башкасымы – хәрәмләшү котылгысыз. Хәрәмләшү исә бәйрәм рухын, аның ямен сүндерә, аяк астында калдыра, очсызлый. Балтач якларында элек-электән, кай җәһәттән карасаң да, затлылык хөкем сөрә. Халык та әкәмәт уңган бу төбәктә, җитәкчеләренә дә күз генә тимәсен. Әлеге районны озак еллар җитәкләгән, бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Готуф улы Әхмәтов кебек татарчасы да, урысчасы да мөкәммәл, үзен искиткеч ипле һәм итагатьле тота алучы, чын интеллигент үзе генә дә ни тора... Әгәр бүтән министрлыкларыбыз да ул җитәкләгән тармак канаты астына керсә, мәктәпләрдә милли рух куәтләнер, радио-телевидениедән, сәхнәләрдән “татар җыры” дип тапшырыла торган эшләнмәләр чынлап та җыр һәм татарныкы булып китәр, ә “әдәбият” исеме астында басыла торган һәртөрле кәлҗемәләр әдәбият дәрәҗәсенә күтәрелер иде. Балтачта ул район җитәкчесе булып эшләгәндә, аның «уң кулы» Гариф Мөхәммәтшин аганың “Керик әле урманнарга” җыры белән татар халкының ихлас мәхәббәтен яулавын да онытмыйк.
Инде кабат Бөрбаш сабан туе мәйданына әйләнеп кайтмый булмый. Мәйданны җанландыручы нәни көрәшчеләр төрле районнардан җыелган, бар да оста һәм бик җитдиләр. Иң нәниләр төркемендә исә арада иң җыйнак гәүдәле Теләче районы малае батыр калды.
Көн уртасында ярышлар туктатылып, мәйдан уртасына түшәлгән келәмнәрдә мөфти хәзрәт ышыгында, Җәлил хәзрәтебез имам торып, өйлә намазы укылды.
Мәйдандагы тамашадан аерыла алмаучыларга җыйнак подносларга куелган тәлинкәләр белән бавырсак, кош теле һәм башка шундый милли ризыклар өләшеп йөрделәр. Мин аларын да авыз иттем, кунаклар өчен яшел түбәле тирмәдә әзерләнгән табында хәләл җефетем белән бергә сыйлану да насыйп булды.
Әлеге бәйрәмгә нигез салучы Җәлил хәзрәт – дөньяви һәм дини белемнәргә ия, кулыннан күп төрле эшләр килә, кайда да сүзе үтә торган, гадел, туры сүзле ир кеше. Абруе бәхәссез, һәр әйткәнен куанып, тиз, җиренә җиткереп, шатланып үтиләр. Биредә ат чабышы, йөгереш һәм башка күп төрле спорт уеннарыннан тыш, үзгәлекләр дә бар. Әйтик, нәни балалар мәйдан уртасында чират торып, дога укып күрсәтеп, бүләкләр ала. Оныкларым Сөләйман белән Наиләне дә шул эргәдә катнашканнары өчен уенчыклар биреп куандырдылар.
Әйбәт мисал да йогышлы икән. Җәлил хәзрәт нигез салган мөселман балалары сабан туе үрнәгендә, ураза гаете тәмамлангач, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә дә инде менә өченче тапкыр балалар өчен бәйрәм оештырылды.Оештыручылары, гаилә дусларыбыз Вакиф абый белән Алсу апаның кызлары, бүгенге көндә АКШта яшәп ятучы, кунакка кайткан Мәдинә ханым һәм аның үз җирлегебездә сәүдә бизнесында казганучы Энҗе һәм Фәридә апалары. Беренче тапкыр бәйрәмне ханымнар үз өйләре хозурында уздырдылар. Өй дигәч тә, нәни генә торак дип уйлый күрмәгез. Аларның йортлары, архитектура таләпләренә туры китереп, бизәп, бөгелешләр, уемнар ясап, чигешләр кулланып күтәрелгән (машиналар кереп-чыгып йөрешле аскы каты да бар) ике катлы мәһабәт таш бинадан гыйбарәт.
Узган ел алар бу бәйрәмне мәчет ихатасында үткәрделәр, быел исә Шәмәрдән мәдәният йорты биләмәсендә гөрләтүне тәвәккәлләгәннәр. Сабан туена хас һәртөрле бәйгеләрдә катнашучы балалар өчен бүләкләр, сый-хөрмәт мулдан булсын өчен теләсәгез катнаша аласыз дип, быел бистәбездәге эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Һәм җирле бизнесменнар уздырыштан үз өлешләре белән катнашырга ашыккан. Өч йөздән артык баланы ход-дог, пылау, тәмле сулар белән сыйлап, әллә ниткән уенчыклар белән “күмделәр”.
Америкадан кайткан Зифа “дога укый” дип игълан иткәннән соң бәйрәмне оештыручы Мәдинә ханымның нәни кызчыгы да, мәйданга чыгып, ”Бисмиллаһииррахман иррахим!” дип әйтте. Бары шулай дип кенә әйтте. Һәм кызчыкны чын күңелдән алкышладылар. Алкышламаслыкмыни, ул әйткән гыйбарә Аллаһ исеме белән башлыйм дигәнне аңлата ич. Кызчык тормышын иң дөрес сүздән башлый булып чыга...
Шунысы да мәгълүм булсын, әлеге бәйрәмне оештыручы кызларның әнисе, инглиз теле укытып лаеклы ялга чыккан, әмма ял итүне бертуктаусыз хезмәттә булу дип аңлаучы Алсу ханым Фазлый кызы Әпсәләмова, үзенең хезмәт биографиясен Бөрбаш авылында укытучы буларак башлаган. Ә ул укыткан сыйныфта иң тыңгысыз укучысы Җәлил хәзрәт булган...
Шушы урында янә бер лирик чигенеш ясап, әз генә мактанып алырга да рөхсәт итсәгезче. Бөрбашта узган бәйрәмгә быел мөхтәрәм Җәлил хәзрәт үзе, олы башын кече итеп, йортыма килеп чакырып китте. Аннан алдарак очрашуыбызда әлеге сабан туена һәм туган авылы Бөрбашка багышлап җыр язуымны үтенгән иде. Мин ул әйткәнне атна-ун көн эчендә үтәдем дә. Бәйрәм узган мәйданда Балтач үзешчәннәре шул ике җырны берничә тапкыр яңгыраттылар. Алдан ук, түләү турында авыз да ачасы түгел, рәхмәт өчен, Хак Тәгалә ризалыгы өчен язам, дип кисәткән идем. Әмма Җәлил хәзрәттән алай гына котылып булмый, ул мине затлыдан-затлы бүләкләре, күчтәнәчләре белән күмде. Инде тынычлангандыр дисәм, юк, мәйдан уртасына чыгып, мөфти хәзрәт кулыннан кыйммәтле бүләк алу насыйп булды. Ул гына да җитмәде, хәзрәт өстемә чапан кидерде. Кулга микрофон тоттыргач, рәхмәтемне әйтеп, Җәлил хәзрәт белән дуслашу аркасында сакал үстердем, инде менә чапан кию насыйп булды дигән идем, мөфти хәзрәт Камил әфәнде Сәмигуллин, алдагы көндә чалма кияргә язсын, дигән теләк белдерде...
Нәрсә дим, Бөрбаш мөселман балалар сабан туеның киләчәктә тагын да киңрәк алымда гөрләячәгенә шик юк. Инде болай да бәйрәмгә каян гына килмәгәннәр. Мин биредә тумышлары Мөслимнән булган театр артисты Зөфәр Харисов һәм язучы Ләбиб Лероннарны да очраттым. Шәмәрдән бистәсе халкы да башлаганнарын елдан-ел куәтләү ниятендә. Президент әйткәч, башка төбәкләрдә дә күркәм башлангычны күтәреп алачаклары аңлашылса кирәк...

Күңел нечкәргән минутларда...


“Ихлас” нәшрияты Мөдәмил Әхмәтовның “Кайту” исемле китабын чыгарып, әдәби табынга куйды. Мөдәмил дусның иҗади үрнәкләре бик нәни тиражлы (100 данә) китап аша булса да дөньяга чыгуы барыбер дә куанычлы хәл. Язганнарының сыйфатын, таланты ниндилеген укучылар аңышсын өчен бер шигырен мисал итеп китерү кирәк, дип уйлыйм. Мөслим район газетасында баш мөхәррир булып эшләгән, яшьләй арабыздан китеп барган
Алмаз Хәйруллинга багышлап язган “Сагыш” исемле әсәре яраткан газетабыз укучыларын битараф калдырмавына иманым камил...

“Тәрәзәмне карлы яңгыр шакый -
Адашкан бер мосафирмы әллә?..
Күңел җылы эзләп бәргәләнә
Кара төндә. Шыксыз көзге мәлдә...

Елый-елый, каен яфрак коя,
Яфрак түгел, сары сагыш мәллә –
Бер сәбәпсез күзләр тулып таша
Сарыга коенган көзге мәлдә...

Басуларда бары камыл гына,
Тырналып җил җылый микән әллә?..
Кабер исе килә басулардан
Салкыннан өшегән көзге мәлдә.

Тәрәзәмне карлы яңгыр кага,
Шомраеп көтәм мин кичләрен...
Әллә җаным шулай тынгы тапмый,
Барлап йөри микән дус-ишләрен?..
Кич җиттеме, килә карлы яңгыр,
Тәрәзәдән китә каберләргә...
Кисәтә көз, кисеп бәгырьләрне:
Исән чакта кирәк кадерләргә!

Җанга ява көзге карлы яңгыр,
Кемдер кирәк җанны юатырга.
Бар иде, дип әйтә алу өчен,
Өйрәнгәнбез ахры, югалтырга...

Җылы эзләп килә карлы яңгыр -
Үземнең дә җаным туңган чакта.
Якыннарын җуйган күңел буп-буш,
Мич суынган, тәрәзәмдә – такта...

Җәй иде бит әле кайчан гына,
Өмет сыман яшел иде җиһан!
...Ә алда – кыш, кәфенгә төренгән...
Көзге сагышлардан туйдым, дисәң...”

Беркөнне минем дә җанны ниндидер сагыш биләп алды. Бәлки улымның Казандагы эшен ташлап, Санкт-Петербургка барып урнашуы суккандыр. Кем беләндер сөйләшәсе килә. Сөйләшердәй, хәлне аңлардай кеше – Мөдәмил юк. Якты дөньядан китеп барды лабаса. Аптырагач, интернетка кереп, Мөдәмил Әхмәтов дип язсам, “Безнең мирас” журналының аңа багышлап урнаштырган альманахына юлыктым. Шундагы язмалар белән танышкач, күңел бераз тынычланды. Шунда Фәннүр Сафин, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин, Зиннур Насыйбуллин һәм башка шундый атылган йолдыздай балкып алган шагыйрьләребезнең иҗади үрнәкләрен дә чын шигъриятнең ни икәнен оныттырмау хакына “Һәфтияк Шәриф” калынлыгындагы китап шәкелендә булса да әдәби табынга чыгаргалап торасы иде дип уйлап куйдым.
Инде Мөдәмилнең язылып та, югалу сәбәпле, китабына керми калган ике хикәясе эчтәлеген сөйләмәкче булам. Ул аларны миңа укыган иде. Беренчесе менә мондыйрак булып истә калган.
“Мөслимнең Ык күпере башында машина көтеп торучылар арасында чуар күлмәк кигән, яулык япкан, бите кояшта янып каралган бер әби. Тик машиналар ул кул изәгәнгә түгел, ә чибәр кызлар катында туктый. Кызлар китә тора, ә ул кала бирә. Менә бер дәү йөк машинасы аны узып туктый һәм әбигә кул болгый. Әби, бу минем оныгым микән әллә, мөгаен, шулдыр дип, абына-сөртенә алга уктала. Баксаң, шофер егет әби артында торган туташка дип туктаган икән, “бетмәс монда әрсез алабайлар” дип сукранып, әбине кабинасы ишеге төбеннән читкә этә-төртә, сөйгән кызына кабинага менәргә булыша. Аннары, машинасын яман акыртып, тузан өермәсе куптарып кузгалып, күпергә барып керә. Һәм күпер җимерелә. Бөтенләй түгел, бер ара адымда гына.. Әле бу Ык күперенең агач чагы, имеш.
Урып-җыю чорында азга да юл өзелү түзеп тормаслык хәл, бу хакта хәбәр тиз арада район җитәкчелегенә барып ирешә. Озак та үтми урынга райбашкарма рәисе килеп җитә. Мөдәмил аны шул вазифадагы гайрәтле җитәкче Гариф Хафиз улы Хафизов гәүдәләнешендә күзаллыйм, дигән иде. Һәм җитәкче “ә” дигәнче эшне оештыра. Ул юл читендә моңаеп һәм бөкшәеп торган, бу якныкы түгеллеге кояшта янган чыраена чыккан әбине күреп ала, аның катына килә, хәлен сораша.
Әби Казахстанда, бала карарга китеп, байтак еллар кызында яшәгән. Оныклар үскәч, анда сыймый башлаган һәм туган ягына, төпчек улына кайтырга ниятләгән икән.
– Казахстанның кайсы өлкәсеннән? – дип кызыксына җитәкче.
– Анда сафхуз дигән җир бар, – дип җавап күндерә әби.
Әбинең йөрәк шаяргалый икән, валидолым бетә, нишләрмен дип куя якты йөз күрсәтүчегә. Гариф агабыз, борчылмагыз, “миндә бар” дип, машинасыннан алып, үзе өчен тоткан даруын аңа суза.
Җитәкче мосафирә карчыкның кайсы авылга юл тотканын ачыклый. Баксаң, ул аның салгаларга яратучы улын да, улының пырдымсызрак хатынын да белә икән. Авылда әбекәйгә көн булмаячагын Гариф агабыз чамалый һәм бер милиционерга аны Мухан авылындагы картлар йортына урнаштырырга куша. “Шунда яшәп тор, малаең белән киленең Башкортстанга кунакка киткәннәр иде, алар кайткач, үзем илтермен”, – дип тынычландыра. Исәбе әлеге гаиләгә ниндидер матди ярдәм күрсәтеп, әбинең гаиләгә кабул ителүен уңайлау...
Милиционерның прототибы Ильяс исемле участок инспекторы дигән иде Мөдәмил. Бар иде шундый үзешчән сәнгать йолдызы, һавадан “чирәм йолкып” бии, урында сикереп сальто ясый, йөзеннән елмаю китми торган погонлы ир-егет Мөслимдә... Картлар йортына урнаштыруның мәшәкате күп, медицина комиссиясе узу кирәк, вакытлы прописка алу, тагын әллә ниткән кәгазьләр... Ильяс бу киртәләрне ничек кирәк алай уза һәм әбине картлар йортына көнендә урнаштыра.
Аннары Мөдәмил картлар йортындагы тәртипләрне бәян итәргә керешә. Борынга нинди исләр бәрүеннән башлый, һәм персоналның үз карамакларындагы карт-корыга карата төксе мөнәсәбәтен җепкенли. Персоналны да аңлап була, баксаң, анда олы вә кече йомышын астына гына үтәп ята торган, яки акылы бик үк камил түгелләр дә бар һәм шикаять юлларга остарган бәлачеләре юк түгел, имеш...
Әбинең исә нык сагынган, төшләренә кереп йөдәткән үз авылына кайтасы килә. Ул аның кай тарафта икәнен дә аңыша, иртән җәяү чыгып китсәм, кич барып җитәрмен, дип исәпли. Китешли, картлар йорты биләмәсендәге кишер түтәленә кармак салып балык тотмакчы булып утыручы исәр карт белән шактый кызык һәм гыйбрәтле әңгәмә кора. Аннары, бисмилласын әйтеп, тәвәккәлләп авылына төбәп кузгала. “Балыкчы” карт бер мәл түтәлдә ялтыравыклы нәрсә күреп ала. Баксаң, карчык райбашкарма рәисе бүләк иткән даруын төшереп калдырган икән.
– Әһә, селәү (суалчан) салырга әйбәт булды әле бу, – дип исәр карт ихлас күңелдән куана... Тартманы ачып, дару төймәләрен түтәлгә сибә...”
Тагын бер хикәясе “Толым” дип исемләнгән иде.
“Чишмәләр типкән, таллар баскан мең кошлы сазлыклы үзәнендәге болынга кичләрен яшьләр уенга чыга торган була. Авылның иң гүзәл кызының йөрәген ике егет яуламакчы. Көрәштә дә, җыр-биюдә дә ярыша болар. Кыз, ниһаять, берсен сайлый. Икенчесе төнлә кыз йоклаган келәткә үтеп керә һәм аңа кагылмый-орынмый гына чәч толымын кисеп алып чыга. Шул толым киселү аркасында үзара сөешүчеләрнең арасы бозыла. Толымны кем, ничек кискәнен беркем белми. Ара төзәлергә өлгерми, гашыйк егетләрнең икесе дә сугышка китә. Икесе дә исән кайта. Кыз чит якка вербовка белән киткән, адресын беркем белми. Әсәр азагында, көндәшләрнең берсе үлем түшәгендә ятканда, хәл белергә кергән икенчесе аңа толымны тапшыра... Ә инде яшь чакларында болар кич чыккан болын юк, ул су астында калган, анда плотина корылган. Плотина коручы ПМК җитәкчесен Мөдәмил миңа охшатып тасвирлаган. Сулык зур, киң, иркен, анда вак балыклар сикерешә, эреләре чуптырдап куя, үрдәк-казлар йөзә, бөҗәкләр тыз-быз килә, акчарлаклар кыйгачлап оча. Карап торырга бар да соклангыч һәм әйбәт кебек, ә асылда берөзлексез җан кыеш бара”.
Шулай төгәлләнә иде хикәя...
Аны укыгач, мин “Империя” дигән шигырь яздым һәм ул “Әфлисун җиле” исемле китабыма да керде:

Карап торырга соклангыч.
Ирек кебек иркен зәңгәр киңлек.
Диңгезмени. Акчарлаклар оча.
Гаҗәп, гаҗәп сусаклагыч.

Тик күмелеп калгандыр төптә
Кайчандыр тау-таш ярган чишмәләр,
Сандугачсыз, талсыз һәм кояшсыз,
Алар исле су күләмен ишәйтәләр...

Кем белә, бәлки Мөдәмилнең югалган хикәяләре табылыр. Яки берәр талантлы якташы аны мотивлары буенча кире торгыза алыр? Мин тырышып карадым, барып чыкмый... Мөслимчә уйлый һәм фикерли алу өчен шул төбәкне ярату гына җитми, анда туып үсү дә шарттыр, күрәсең...