Алмаз Хәйруллинга багышлап язган “Сагыш” исемле әсәре яраткан газетабыз укучыларын битараф калдырмавына иманым камил...
“Тәрәзәмне карлы яңгыр шакый -
Адашкан бер мосафирмы әллә?.. Күңел җылы эзләп бәргәләнә Кара төндә. Шыксыз көзге мәлдә... Елый-елый, каен яфрак коя, Яфрак түгел, сары сагыш мәллә – Бер сәбәпсез күзләр тулып таша Сарыга коенган көзге мәлдә... Басуларда бары камыл гына, Тырналып җил җылый микән әллә?.. Кабер исе килә басулардан Салкыннан өшегән көзге мәлдә. Тәрәзәмне карлы яңгыр кага, Шомраеп көтәм мин кичләрен... Әллә җаным шулай тынгы тапмый, Барлап йөри микән дус-ишләрен?.. |
Кич җиттеме, килә карлы яңгыр,
Тәрәзәдән китә каберләргә... Кисәтә көз, кисеп бәгырьләрне: Исән чакта кирәк кадерләргә! Җанга ява көзге карлы яңгыр, Кемдер кирәк җанны юатырга. Бар иде, дип әйтә алу өчен, Өйрәнгәнбез ахры, югалтырга... Җылы эзләп килә карлы яңгыр - Үземнең дә җаным туңган чакта. Якыннарын җуйган күңел буп-буш, Мич суынган, тәрәзәмдә – такта... Җәй иде бит әле кайчан гына, Өмет сыман яшел иде җиһан! ...Ә алда – кыш, кәфенгә төренгән... Көзге сагышлардан туйдым, дисәң...” |
Беркөнне минем дә җанны ниндидер сагыш биләп алды. Бәлки улымның Казандагы эшен ташлап, Санкт-Петербургка барып урнашуы суккандыр. Кем беләндер сөйләшәсе килә. Сөйләшердәй, хәлне аңлардай кеше – Мөдәмил юк. Якты дөньядан китеп барды лабаса. Аптырагач, интернетка кереп, Мөдәмил Әхмәтов дип язсам, “Безнең мирас” журналының аңа багышлап урнаштырган альманахына юлыктым. Шундагы язмалар белән танышкач, күңел бераз тынычланды. Шунда Фәннүр Сафин, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин, Зиннур Насыйбуллин һәм башка шундый атылган йолдыздай балкып алган шагыйрьләребезнең иҗади үрнәкләрен дә чын шигъриятнең ни икәнен оныттырмау хакына “Һәфтияк Шәриф” калынлыгындагы китап шәкелендә булса да әдәби табынга чыгаргалап торасы иде дип уйлап куйдым.
Инде Мөдәмилнең язылып та, югалу сәбәпле, китабына керми калган ике хикәясе эчтәлеген сөйләмәкче булам. Ул аларны миңа укыган иде. Беренчесе менә мондыйрак булып истә калган.
“Мөслимнең Ык күпере башында машина көтеп торучылар арасында чуар күлмәк кигән, яулык япкан, бите кояшта янып каралган бер әби. Тик машиналар ул кул изәгәнгә түгел, ә чибәр кызлар катында туктый. Кызлар китә тора, ә ул кала бирә. Менә бер дәү йөк машинасы аны узып туктый һәм әбигә кул болгый. Әби, бу минем оныгым микән әллә, мөгаен, шулдыр дип, абына-сөртенә алга уктала. Баксаң, шофер егет әби артында торган туташка дип туктаган икән, “бетмәс монда әрсез алабайлар” дип сукранып, әбине кабинасы ишеге төбеннән читкә этә-төртә, сөйгән кызына кабинага менәргә булыша. Аннары, машинасын яман акыртып, тузан өермәсе куптарып кузгалып, күпергә барып керә. Һәм күпер җимерелә. Бөтенләй түгел, бер ара адымда гына.. Әле бу Ык күперенең агач чагы, имеш.
Урып-җыю чорында азга да юл өзелү түзеп тормаслык хәл, бу хакта хәбәр тиз арада район җитәкчелегенә барып ирешә. Озак та үтми урынга райбашкарма рәисе килеп җитә. Мөдәмил аны шул вазифадагы гайрәтле җитәкче Гариф Хафиз улы Хафизов гәүдәләнешендә күзаллыйм, дигән иде. Һәм җитәкче “ә” дигәнче эшне оештыра. Ул юл читендә моңаеп һәм бөкшәеп торган, бу якныкы түгеллеге кояшта янган чыраена чыккан әбине күреп ала, аның катына килә, хәлен сораша.
Әби Казахстанда, бала карарга китеп, байтак еллар кызында яшәгән. Оныклар үскәч, анда сыймый башлаган һәм туган ягына, төпчек улына кайтырга ниятләгән икән.
– Казахстанның кайсы өлкәсеннән? – дип кызыксына җитәкче.
– Анда сафхуз дигән җир бар, – дип җавап күндерә әби.
Әбинең йөрәк шаяргалый икән, валидолым бетә, нишләрмен дип куя якты йөз күрсәтүчегә. Гариф агабыз, борчылмагыз, “миндә бар” дип, машинасыннан алып, үзе өчен тоткан даруын аңа суза.
Җитәкче мосафирә карчыкның кайсы авылга юл тотканын ачыклый. Баксаң, ул аның салгаларга яратучы улын да, улының пырдымсызрак хатынын да белә икән. Авылда әбекәйгә көн булмаячагын Гариф агабыз чамалый һәм бер милиционерга аны Мухан авылындагы картлар йортына урнаштырырга куша. “Шунда яшәп тор, малаең белән киленең Башкортстанга кунакка киткәннәр иде, алар кайткач, үзем илтермен”, – дип тынычландыра. Исәбе әлеге гаиләгә ниндидер матди ярдәм күрсәтеп, әбинең гаиләгә кабул ителүен уңайлау...
Милиционерның прототибы Ильяс исемле участок инспекторы дигән иде Мөдәмил. Бар иде шундый үзешчән сәнгать йолдызы, һавадан “чирәм йолкып” бии, урында сикереп сальто ясый, йөзеннән елмаю китми торган погонлы ир-егет Мөслимдә... Картлар йортына урнаштыруның мәшәкате күп, медицина комиссиясе узу кирәк, вакытлы прописка алу, тагын әллә ниткән кәгазьләр... Ильяс бу киртәләрне ничек кирәк алай уза һәм әбине картлар йортына көнендә урнаштыра.
Аннары Мөдәмил картлар йортындагы тәртипләрне бәян итәргә керешә. Борынга нинди исләр бәрүеннән башлый, һәм персоналның үз карамакларындагы карт-корыга карата төксе мөнәсәбәтен җепкенли. Персоналны да аңлап була, баксаң, анда олы вә кече йомышын астына гына үтәп ята торган, яки акылы бик үк камил түгелләр дә бар һәм шикаять юлларга остарган бәлачеләре юк түгел, имеш...
Әбинең исә нык сагынган, төшләренә кереп йөдәткән үз авылына кайтасы килә. Ул аның кай тарафта икәнен дә аңыша, иртән җәяү чыгып китсәм, кич барып җитәрмен, дип исәпли. Китешли, картлар йорты биләмәсендәге кишер түтәленә кармак салып балык тотмакчы булып утыручы исәр карт белән шактый кызык һәм гыйбрәтле әңгәмә кора. Аннары, бисмилласын әйтеп, тәвәккәлләп авылына төбәп кузгала. “Балыкчы” карт бер мәл түтәлдә ялтыравыклы нәрсә күреп ала. Баксаң, карчык райбашкарма рәисе бүләк иткән даруын төшереп калдырган икән.
– Әһә, селәү (суалчан) салырга әйбәт булды әле бу, – дип исәр карт ихлас күңелдән куана... Тартманы ачып, дару төймәләрен түтәлгә сибә...”
Тагын бер хикәясе “Толым” дип исемләнгән иде.
“Чишмәләр типкән, таллар баскан мең кошлы сазлыклы үзәнендәге болынга кичләрен яшьләр уенга чыга торган була. Авылның иң гүзәл кызының йөрәген ике егет яуламакчы. Көрәштә дә, җыр-биюдә дә ярыша болар. Кыз, ниһаять, берсен сайлый. Икенчесе төнлә кыз йоклаган келәткә үтеп керә һәм аңа кагылмый-орынмый гына чәч толымын кисеп алып чыга. Шул толым киселү аркасында үзара сөешүчеләрнең арасы бозыла. Толымны кем, ничек кискәнен беркем белми. Ара төзәлергә өлгерми, гашыйк егетләрнең икесе дә сугышка китә. Икесе дә исән кайта. Кыз чит якка вербовка белән киткән, адресын беркем белми. Әсәр азагында, көндәшләрнең берсе үлем түшәгендә ятканда, хәл белергә кергән икенчесе аңа толымны тапшыра... Ә инде яшь чакларында болар кич чыккан болын юк, ул су астында калган, анда плотина корылган. Плотина коручы ПМК җитәкчесен Мөдәмил миңа охшатып тасвирлаган. Сулык зур, киң, иркен, анда вак балыклар сикерешә, эреләре чуптырдап куя, үрдәк-казлар йөзә, бөҗәкләр тыз-быз килә, акчарлаклар кыйгачлап оча. Карап торырга бар да соклангыч һәм әйбәт кебек, ә асылда берөзлексез җан кыеш бара”.
Шулай төгәлләнә иде хикәя...
Аны укыгач, мин “Империя” дигән шигырь яздым һәм ул “Әфлисун җиле” исемле китабыма да керде:
Карап торырга соклангыч.
Ирек кебек иркен зәңгәр киңлек. Диңгезмени. Акчарлаклар оча. Гаҗәп, гаҗәп сусаклагыч. Тик күмелеп калгандыр төптә Кайчандыр тау-таш ярган чишмәләр, Сандугачсыз, талсыз һәм кояшсыз, Алар исле су күләмен ишәйтәләр... |
Кем белә, бәлки Мөдәмилнең югалган хикәяләре табылыр. Яки берәр талантлы якташы аны мотивлары буенча кире торгыза алыр? Мин тырышып карадым, барып чыкмый... Мөслимчә уйлый һәм фикерли алу өчен шул төбәкне ярату гына җитми, анда туып үсү дә шарттыр, күрәсең...
Комментариев нет:
Отправить комментарий