Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 19 июля 2016 г.

Триллионер ниләр уйлый?



 

Мин дә әйтим әле, әфәнделәр,
Күккә чөеп ямьшек танауны:
Дингә өндәүчеләр хәттин ашты,
Тотучылар гына санаулы...
Дин темасына кереп, кемнәр генә акыл сатмый бүген. Ә бит бер хәдистә “диннең афәте – надан мөҗтәһидтер” диелгән. Мөҗтәһид – дингә өндәүче. Менә шундыйлардан бер агай, аш мәҗлесебездә сүз алып, акыллы кыяфәт чыгарып, хәйләкәр елмаеп: “Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә саналган йөз исеме арасында Тәңре дигәне дә, Ходай дигәне дә юк, сез моңа ничек карыйсыз, Аллаһ Тәгаләгә карата бу исемнәрне кулланырга ярыймы, гөнаһ булмыймы?” – дигән сөаль тәгәрәтте. Ул бу “табышмагын” аш саен эшкә җигә, һәм инде бер абыстай: «Элек Ходай дип гел әйтә идем, хәзер сезнең шушы соравыгыздан соң алай әйтергә курка башладым», – дигән. Сөальче агай фикеренчә, Тәңре дип “тучны әйтергә ярамый”, ә менә Ходай дип әйтүгә карата ул төпле генә бер фикергә килмәгән, алай да “на всякий случай” ул сүзне кулланмый. Шул рәвешле ул безне дә “туры юлга” кәшәләп, “ялгышуыбызга” чик куймакчы... Нияте яхшы сыман. Хәлбуки, тәмугка юл яхшы ниятләрдән түшәлгән, дигән мәкаль дә буш урында гына тумагандыр...
“Йә, Хода”, “йә, Тәңре”, “Ходайдан курку кирәк”, дип күпме буын ата-бабаларыбыз хаталанды, гөнаһка батты микәнни? Җөмһүриятебездәге рельеф үзенчәлегенә сылтап гасырлар буе дөрес саналган намаз вакытына мөфти фатихасы белән узган ел Татарстан биләмәсе өчен төзәтмә керде ләбаса, шулай булгач барысын да көтәргә була торгандыр. Мәҗлестәш агай гөманы дөрес булган очракта төрекләр – Тәңрем, фарсылар Ходай дип, гасырлар дәвамында ялгышканнар һәм ялгышуларын дәвам итәләр, Тукай да, “Ярлыкагыл, дип үземне, әткәм-әнкәмне, Ходам”, дип, хилафлык кылган булып чыга? Дин юлына кереп, дәгъвәтчылыкка бирелгән шул агайның фикерен кире кагарлык гыйлемем булмавы сәбәпле, икенче көнне ярдәм эстәп атаклы Җәлил хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Ул иң әүвәле: “Бар инде бездә баш юк килеш, сакал төзәтергә тотынучылар”, – дип куйды. Аннары, абруйлы чыганакларга сылтама ясап, ахыргы пәйгамбәр юлланганчы кешеләр, кавемнәр арасына йөз утыз меңнән артык пәйгамбәр җибәрелүен, шул сәбәпле, һәр милләттә Аллаһ Тәгаләнең шул телдә үз исеме кабул ителүен, димәк ки, Тәңре дип тә, Ходай дип тә әйтүдә һичбер хилафлык булмавын төшендерде...
Яшьлегендә, түш кесәсендә комсомол билеты йөрткән дәверендә дип истә калган, совет армиясендәге тәртипсезлекләр турында “Сто дней до приказа” исемле атаклы бәяны белән киң танылу алган рус язучысы Ю.М.Поляковка иярүчеләр төрле халык әдәбиятларында, шул исәптән безнекендә дә күзәтелде. Юрий Михайловичтан аермалы буларак, казарма күрмәгән, аягына чолгау урамаган каләмзатлар да чор өчен отышлы темага алынып, хәтта кайберләренең шул дулкында хөкүмәт бүләгенә лаек булды. Әнә шул Ю.М.Поляковның “Китап язучы язучы түгел, китабы укылучы – язучы” дигән ташка баскан бер сүзе бар. Якташ китапханәчеләр фикеренчә, андый критерийдан чыгып бакканда, бүген татарда исән-имин каләм ияләре арасында язучы дип, беренче чиратта, Зифа Кадыйрова саналуга лаек. “Литературная газета”ның бүгенге баш мөхәррире Ю.М.Поляков мантыйгы буенча, шулай килеп чыга. Күптән түгел милләттәшләребездән Русия күләмендә хакыйкый язучы дип берсүзсез Гүзәл Яхина танылуы шаһитлары булдык. Гүзәл Яхинаның атаклы романы интернетта эленгән булуына карамастан, шул исемдәге китабы ил дәрәҗәсендә һәм Татарстанда хутлы сатыла. Аны укыйлар. Илебездә ирешелгән уңыш, шул исәптән коммерциягә караганы, әсәрнең бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, бар дөньяга таралуына да матди җирлек тәэмин итте...
Китаплары ил күләмендә укыла торган тагын бер милләттәш язучыбызны искә аласым килә. Анысы – Мәскәүдә яшәүче Шамил хәз-рәт Аляутдинов Әлеге авторның төп үзенчәлеге шунда, ул язган китапларны киң катлам укучылар (һәм иң куандырганы – яшьләр) йотлыгып укый һәм авторның интернеттагы сайтына кереп үз илебездән генә түгел, элек СССР составында булып мөстәкыйльлеккә ирешкән илләрдән дә төрле милләттән булган меңнәрчә укучылар аларга карата үз фикерләрен ирештерәләр. Әлеге язучының иң күп укыла торган китапларыннан “Триллионер тыңлый” (650 бит), “Көндәлек. Триллионер расписаниесе” (480 бит), “Триллионер уйлый” (368 бит) аерым игътибарга лаек дип саныйм. Автор Мисырда Әл Әзһәр университетын тәмамлаган һәм дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү, дөньяда булып торган фәнни казанышлар белән даими танышып баруны фәнни китапханәләргә даими йөреп, көндәлек эше дәрәҗәсенә меңгереп хәл итә. Хәзрәт белән язышучылар арасында кемнәр генә юк, шул исәптән галимлек юлын сайлаган җитди яшьләр дә, яшьлегендә җинаять кылып, хөкемгә тартылып, соңыннан дин юлына кереп, үз бизнесын булдырган, тормышта үз урынын тапкан “текә”ләр дә...
Халык китап укымый, татар китап укымый дип аклануларның ялган икәнен Гүзәл Яхина китабы фаш иткән иде инде. Яшьләр китап укымый дигәннәре дә хак түгел икән ләбаса. Шамил әфәнде үзенең китаплары аша дин тәгълиматын, фәнгә, аның иң соңгы казанышларына таянып куәтләп, яшьләрне тормышта уңышлы шәхес булуга рухландыра һәм юл күрсәтә. Кайбер шома каләм ияләре үз вакытында Юрий Поляковка ияреп, аның уңышлы темасын иярләп файда табучылар сыман, дин һәм фәнне үзләре аңлаган кимәлдә ансат кына катыштырып, ботка ясап, төбәк дәрәҗәсендәге Аляутдинов булырга омтылгалый башлады... Әмма андый “башлылар” өчен аерым редакцияләрнең административ ресурсы тәэмин иткән, «буада» чупырдау мөмкинлеге генә бар. Ә буа (бу сүздә буу фигыле дә ярылып ята), Буратино турындагы әкияттән чыгып бакканда, сөлекләр үрчүенә хуш һәм Дуремарлар өчен яшәү чыганагы... Чын әдәбият (бу хакта бер яздым да кебек), диңгезгә охшап, анда мең төрле тормыш кайнарга тиеш... Ә моның өчен әдәбиятка килүче чыганакларның бер-ике генә түгел, ә төрле һәм күп булуы зарур.
Мәгълүм ки, совет чоры атеистлары динне классик фән казанышларына таянып тәнкыйтьли һәм дингә таянырга җирлек калдырмауны кайгырта иде. Ә Шамил Аляутдинов ислам тәгълиматын, аның хаклыгын иң соңгы, иң катлаулы фәнни ачышларга таянып куәтли. Бер кечкенә мәкаләдә аның китапларының эчтәлеген бәян итү мөмкин түгел, шуңа күрә бер-ике мисалга гына туктап узам. Мисал өчен Аллаһ Тәгаләнең бер үк вакытта зур тирәлектәме, микроскопик үлчәмдәме, һәркайда була алуына. Ул һәркайда, русча әйтсәк – Вездесущий. Квант физикасы буенча микрокисәкчекләр бер үк вакытта ике һәм күбрәк урында була ала. Соңгы фәнни эксперимент бер кисәкчекнең бер үк вакытта 3000 урында була алуын аныклаган. Ш.Аляутдинов бу хакта авторлары Арнц У., Чейс Б. Һәм Висенте М. булган “Кролик оясы яки без үзебез һәм Галәм турында ни беләбез?” дигән хезмәткә таянып тәкрарлый. Шушы ук хезмәт нигезендә бер куб.сантиметр бушлык пространствосындагы энергия Галәмдәге барча мәгълүм материянекенә караганда күбрәк булуы бәян ителә... Дөресен әйтим, квант физикасы һәм нанобиология белән таныш булмавым сәбәпле, мондый белдерүләргә минем акылым ирешми... Ә Шамил Аляутдинов иҗаты күбрәк белергә өйрәтә, чакыра. Ул җиткерергә теләгән фикерләрен бик күп төрле әллә ниткән фәннәргә таянып дәлилли.
“Триллионер уйлый” дигән китабыннан янә бер өзек: “Барысы да, шул исәптән киләчәгебез дә, безнең ничек уйлавыбыздан, эчтән генә үз-үзебез, башка кешеләр һәм Аллаһы Тәгалә белән нинди әңгәмә коруыбыздан башлана. Бу китап дөрес һәм эзлекле фикер йөртергә, сәламәт эчке диалог (әңгәмә) корырга, үз тормышы өчен шедевр сценарий язып, аны тормышка ашыруда ялкауланмаячак затлар өчен”.
Шамил Аляутдинов белән язышучы укучылары мөселман яшьләренең рухи һәм матди яктан бай яшәп, киләчәктә Форбс китабында беренче урыннарны яулаячакларына ышаныч белдерәләр һәм мондый уңышка ирешүдә аның китапларының роле әйтеп бетергесез булуына басым ясыйлар. Шамил әфәнде үзенең санап үтелгән китапларында байлыкка ирешүне үзмаксат итүнең күңелсез якларын, триллионер була алсаң да, рухи хәерчелекнең, рухи банкротлыкның котылгысызлыгын үтемле мисалларга таянып кисәтә.
Озын сүзнең кыскасы, автор – ифрат белемле шәхес, язганнары кызык, аның белән килешергә, килешмәскә мөмкин, бәхәсләшәсең килсә, интернет аша сайтына керү мөмкинлеге калдырылган.

Комментариев нет:

Отправить комментарий