Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

Шигырьләр

Казлар да казларча гаңгылдаша ... Гаилә -ул  дәүләт,бер кем тыймый Анда үз телеңдә  сөйләшүне... Дус-иш, туган тумачалар белән Сабыйларың белән  гөрләшүне.. Ник бәгъзеләр кыймый? Тоймый оят? Туган тел бит гүя изге бөят... Шул бөяттән ваз кичүме ният? Бу җан сату, бу бит хаиният..... Казлар да казларча гаңгылдаша ... Эт тә  бүре булып уламый... ...Кеше туган телсез яши ала, Милли рухы  гына суламый......             Шул төше бар... Гомер уза, тузан туза, Ә син гүя автобуста, Туктый-туктый  алга барыш Кайчак җанны били сагыш... Якыннарың төшеп кала... Урыннарын ятлар ала  Серләшер бер дус  табылмый, Күп яшәсәң, тора-бара...      ДӘВА   -  ЧАРА ? Татар әдәбиятына хуҗа булды Татфак тәмамлаган даһилар, Асрамага мәхкүм басмаларда Алар  көн кадагы ясыйлар ...  Иркен сулый анда рәзилият*,  Будалалык**  мышный, батыйльлек***  Калҗа ыргыткалый хакимият,  Юмарт бәяләнә җаһиллек.. Оядашлар бер мәл сүз берләшә; "Каләмдәшләр болай килешик,  Бер-беребезне  тәнкыйтьләү бетсен,  Гүзәл Яхинаны орышыйк!" Хикәя, дип  тәкъдим итә кайсы, Нидер укып язган иншасын, Нәсергә  турылый мәкаләсен , Балта,  дип    тамгалый шөшләсен... Рефератын бәян , дип  исемли, Озынгарак китсә -роман,ди Тукай  бүләген дәгъвалый башлый, Ник бирмисез  шуны һаман, ди... ...Асрамага мәхкүм басмаларга Оядаш әдипләр сарылган.... Үзгә, үги талантлар кертелми, Капка, бастырыклап ябылган...  Кемдер  әйтер: "Әдәбиятсызлык...  Килеп җитте   ахры милләткә...."  Ә бу бит гамәли оятсызлык,  Чара күрү  кирәк, әлбәттә!...    *     рәзиллек – хурлык, оят.(гарәп)чәдән    * *    батыйль -бозык                (гарәпчәдән)   * * *     будала : буталган ( төрекчәдән)                       ЮЛДА                                  Шатлык чишмәләре бәреп чыга,            Син атлаган юлга             Кайгы -хәсрәттән буалар  тула            Уңда-сулда...                      Син дөнья куасың  оча-куна,                      Дөнья сине куа...                      Күз яшьләрең биттә тая-шуа                      Күңелеңне    юа...                               КАЙЧАН  НИЧЕК?          Кайчак  күләгә  яба йөзеңне,          Авызлыклый әйтер сүзеңне...          Керфекләрең каплый күзләреңне,          Мин шаккатам. Син бик түземле!          Кайгылы чакларда син үзеңме?          Бәхетле чакта  да  үзеңме?        ЯЛАГАЙ  ЗАРЫ  Гел баш иеп кенә йөрсәң,  Кәкерәя   муен  Горур булу ансатрак.,.  Тәти булу кыен....         БҮЛЕШӘСЕ   КИЛМИ Ямаслы хәлемдә  күрсәң, Сөртенмә , абынма; Як-якка каранмый гына Үт тә кит , таныма... Юк-бар сорау биреп, зинһар, Казынма җанымда ... Кул селтәп, бар дөньясыннан Ваз кичәр чагымда... Андый мәлдә бер кем белән Күрешәсе килми,  Кайгы  бит ул шатлык түгел Бүлешәсе килми... Кайгы   көн дә килми,дөрес, Ул  тансык  та түгел.. Тормыш  яме җетеләнә  Тыпырчынса күңел...            ЮК  – БАР   АРАСЫНДА Кемгәдер дөнья артык киң Кемнәрдер тар  дип елый Бәхетле "бар" дип куана Бәхетсез  "юк", дип улый, Һәркем үзенчә сукалый, Ә сәгать тек-тек итә Юк-бар хакында кайгырып, Гомер үтә дә китә...
    
                         *  *  *
Динозаврлар, мамонтлар берәм-берәм китеп барган,
Зурлар   урынын гомер бакый ваграклар били барган...
Шул  тәртиптә чыккан юкка, Борыңгы Рим, Алтын Урда,
 Кәрләләр гел җиңә торган, һәр дәвердә, һәрбер чорда...
          Кәрлә гамьсез  яши ала гадәтиләр арасында,
          Аңа җил  тими утырса әзмәверләр арбасына...
          Кәрләләр җәмгыятендә, нормаль  затка түзүләр юк...
         Асыл максаты ваклыкның   зурлыкка киертү камыт...
Тукай бүләге бирмәскә тырыштылар Мәһдиевкә,
Адлер ага Тимергалин  ул хөрмәттән калды читтә,
Шул дулкында күзәтелде Гүзәл Яхинага өрү,
Шул сәбәпле  гел сузыла Локман Закировны “күрү”....
           Кәрләләр басты сәхнәне,  яуладылар мөнбәрләрне,
           Яңалары килә тора, китә белми элгәрләре.
            Гомумваклык шартларында олугъларга җитми һава,
ӨНЕММЕ, ТӨШЕММЕ? Мин төш күрдем, имеш бер советник, Гади халык белән очраша, Без авыз ачып тыңлыйбыз, ә ул Киңәшләрен бушлай өләшә: “Кеше булыйм дисәң, коерык болга, Ялагайлан газиз түрәңә, Биш артына , биш алдына төшеп, Иел, бөгел, булма бүрәнә.... Заманалар авыр, еллар ябык, Шуңа күрә зинһар тартынма, Хуҗаң тели икән, җебеп торма, Үбеп ал битен дә, артын да. Аңла, шунсыз кеше булып булмый! Депутатлык төшми күкләрдән... Чәчең белән себер баскан эзен, Вакытыңны зая үткәрмә... Талант, сәләттән кем файда күргән, Белмәсәң дә ярый эш рәтен, Әлләкемнәр булып була бүген, Әзрәк җибәрсәләр күтәртеп.... Космос белән җитәкчелек итсәң, Ракеталар төшәр, кадалып, Әдәбият –сәнгать иярләсәң, Талантсызлар йөрер ат алып... Җитмешкәчә депутатлык кулай, “Савытник” итәрләр аннары... Айлы кичләр дәртләндерер гелән, Алсуланып атар таңнарың... Савытник дигән текә вазифа Тәлиңкә тотуга ишарә , Минем киңәшләрне тотмасагыз Тотып калачаксыз шишара... Шул мәл татлы йокымны бүлдереп Кесә телефоным шалтырый , Түрәм шалтырата булып чыкты, Нихәл итим, тезләр калтырый...
            Яшәр өчен актык терәк - үткәнне сагыну кала....

                     *    *    *
     Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,
     Затлы әдәби  басмага шуны юллаган идем,
     Хикәягезне     ошаттык!- дип ,   мине  зурладылар,
     Апрель  аенда“ чыга”, -дип  мәктүб тә юлладылар.
                  Соң мәлдә  баш мөхәррирдән  үзгә хәбәр саркыды,
                  Кемдер, һәр хәрефен укып,  аңа төшкән аркылы...
                   Кем ул, кайсы, закон бозып  хикәяне тыючы?
                 -  Без түгел, - ди медианерлар , -  әсәреңне суючы...   
...Редакция  кабул иткән, имеш, мөстәкыйль карар...
   Беләсе килә,  кем  салды  миңа әхлакый зарар?  
   “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек; 
  ..Шуңарчы памперс киеп  йөри  торсын тирес бит...                                        


Көрәш (“ Әфлисун җиле” китабы ,2008 ел, ТКН)

Кояш һәркемгә елмая,
Ул – гаделлек өлгесе;
Гадел җиңүчегә генә
Тәкә - кояш билгесе.
        Бүләккә кояш билгесе,
        Борыңгы чордан сәлам;
        Сөлге җилферди колгада,
        Сабан туена әләм...
Бабайлар баш булган чордада
Ауропа җирләренә,
Көрәш кураж  булып күчкән
Шул кыйтга телләренә.
        Уйнап кына җиңгән татар
        Ятларның батырларын,
        Болыннарын ямьләгәндә
        Зиннәтле чатырлары...
Татар рухына ят булган
Егылганны типкәләү;
Сырт төшкәннәр кабат торган,
Җиңүчегә үпкәләп...
         Хөсетлерәкләр баш ваткан,
          Бәхәсләшкән, киңәшкән,
          Хәрам һәм хыянәт керткән
          Чиста, гадел көрәшкә...
Бер егылу чүп кенә күк
Меңне еккае татарга;
Форсат бирмәгәннәр аңа
Кабат торып басарга...
          Башкаена төшкән күсәк,
          Типкәннәр касыгына,
           Ыңгырашу киртә түгел
           Җәлладлар ярсуына
Тарихны утка атканнар
Һәм язганнар яңартып,
Татарларга дегет сылап,
 Ә үзләрен агартып.
            Курчак  суверенлыктан да
            Котлары төште ботка,
            Ут йоттырда вәгшиләрне
             Без теләгән әлифба.
Торырга ирек бирмиләр,
 Типкәлиләр бүген дә.
Тик өмет йолдызы исән,
Исән татар күгендә!
                ...Сабан туенда ак сөлге
                Җилферди әләм булып;
                Кайтыр азатлык халкыма

                Ходайдан сәлам булып....

ТАР  ДАИРӘ  “БӨЕК”   ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ   КЫСКАЧА БИОГРАФИЯСЕ

                 Мәктәптә өчкә-көчкә уку..
                “Казан –кала”га    юл тоту…   
                 Имтихан–конкурс  кичми генә
                  Югары  уку йортына үтү...
                 Үз -үзен татарча  аңлата алмаучы
                “Татар филологиясе”, дигән “фән”не йоту…
                 Татар әдәбияты басуында
                 Терсәкне киң  җәеп шыту…
                 “Милләт  өчен көрәшәм”, дип  хушлану..
                  Югары белем алуга  ышану...
                  Диплом тоттыруларына   канатлану... 
                  Редакция урындыгына  атлану.
                   Күкләргә  укталу!
                   Кояштан  ут алу!..
                   Журналист – “урна”листлыкта  тилпенү,
                   Язучы-азучылыкта  җилпенү,  
                    “Басылам!”,  -дип шатлану,
                   “Көнләшәләр!” –дип аклану...
                   Мөхәррирлеккә  ашу!
                   Башны һәм түшне кашу...
                  “Ары ”  бару,“ бире” чабу,
                   Талантларга юлны ябу;
                    Бүләккә алдану,
                   Титул, дип ялману... 
                   Мандатка үрелү,
                   Ихласлык сүрелү...
                   Ялганга   уралу,
                   Танылган” чутлану...
                   Түрәләр аягы астында буталу,
                   Аларга мәдхия яудырып  мутлану..,
                    Башмакларын үбү,
                   Гүзәл Яхинаны сүгү....
                   Тагын ни?  Тәмәке көйрәтү, 
                   Милләтне яшәргә өйрәтү...
                   Өч тиенлек фикерләргә кысталу,
                   Тиражсыз басмаларда остару...
                    Мәскәүне орышу,
                   Такмакташ  туташларга  сырышу...
                   Янә килеп, кем әйтмешли, эт сугару,
                   Ягъни халык акчасына һичкемгә зарурсыз томнар  чыгару...
                   Аларны китапханәләргә урнаштыру,
                   “Халык китап укымый”, дип мырлаштыру…
                   Язган чүп-чарны дәреслекләргә уздыру,
                   Ягъни , хәл кадәри, туган  телебезне
                 Моңыннан яздыру, биздерү...
                 Оядашларга   терәк булу,
                 Бүләк бүлешкәндә (чүп-чар мактар өчен) кирәк булу...
                 Салган баштан “мин-бөек ”, дип очыну,
                 Үлгәч, һәйкәл салырлар , -дип, кычыну..
                 Милләтпәрвәр булып егетләнү,  
                “Кемлекне сизмәсләр”, - дип   өметләнү...  

       *    *    *
Синең хакта гайбәт сөйләсәләр 
Төшә күңел .
Ә бер дә сөйләмәсәләр
Егыл да үл...          
  
         *   *   *

 Чыгарып ташлыйсы нәрсәләр күп....
 Тик җәл.  Кемдер алып, кулланыр күк...


                   *    *    *

 Налог  түлә , налогы  түләнгәнгән,
 Хезмәт хакың белән өй салсаң да ,
 Кыркылган   хезмәт хакыңны җыеп,
  Машина –фәлән сатып алсаң да....
            
                Налог каералар,  ил өчен, дип,
                Таякка эшләгән  өлкәннән дә,
                 Әллә ничә налог сыртка менгән,
                 Муенга атланган, җилкәңә дә...

  Үлсәң дә котылулар юк ,кесәң киң тот,
  Паталогоанатом   бүксәң  яра,
  Ярган өчен акча ала, өстәп,
  Йөрәк,  бавырыңны  пәчеп кала...


                                *  *  *

                Җылы кирәксә бул каудар,
                Кара урманга үзең бар,
                Кисеп аудар агачларны ,
                Төяп алып кайт,   тура, яр!
               
                 Әрдәнәләп өй ,  куй каплап,
                 Җилләп кипсен, җуеп  сутын;
                 Җылыначаксың син  кат – кат,
                 Шулай әзерләнсә утын...
              
                                     *  *  *
                  Дус –ишләрең йөзе якты
                  Үрләгәндә   югарыга.
                  Кемлекләрен абайлыйсың 
                  Аска таба юл алуга..
                        
ИКЕ ТӨР


Гүя милләт арт шәрифендә бабасыр,
Кем ул кыптырдый җылыда чирек гасыр?
Мөнбәрдән мөнбәргә менеп, кунып, басып,
Яклап милләтне , авызын бик зур ачып...
Такылдаганын туплап, дәүләт хисабына,
Китап арты китап чыгара, чыда гына,
Ялагайланып мәдхия, мадригал яза,
Намус нүл, җан рәзил, йөз итләч, арт таза...
Ә бар милләт хакын хаклаучы чын кешеләр,
Нуриәхмәт ага Галишан ишеләр
Алар хаинияткә тез йөгенми,
Хакыйкатьтән карыш та чигенми....
Беренче төр “яклаучыларга” ява байлык,
Югары бәяләнә шамакайлык....
Икенче төрдәгеләр күрә каза,
Хәтта хәләл пенсиясеннән яза...
Әйе, бар “штатный” пәрвәрләр,
Түрәләр артында мышнап көн күрәләр...
Мандат , исем, титул, премия алып,
Бете-бете такылдашып, арып-талып.
Нуриәхмәт Галишан кебекләр сирәк...
Ә милләткә шундый фидакарьләр кирәк!
Бүген аңа сиксән тулган, котлыйк үзен,
Ишетик хак сүзен, күрик якты йөзен!

     
*  *   *

,
Әдип,үзе язганнары мактап
 Аһылдамасын
Җырчы, сәхнәдә, төп эшен онытып,

                              Такылдамасын
  
              Т А Т А Р Л Ы К

        Без сулыйбыз газлар кушылмасын,
        Һәм ул һава, диеп атала;
        Хаклык, яхшылык һәм бердәнберлек,
        Менә шул шартларда    саклана...
                         Без яшибез урыс  мохитында,
                         Һәм ул  Ватан диеп атала...
                         Телебез, җырыбыз  һәм моңыбыз,
                          Катлаулы шартларда  сафлана...
            ... Без яшибез..    Гәрчә ничә гасыр,
                Баш очында  балта айкала..
                Яралардан гына торган күңел

                Бер нигә карамый   бай кала…  
     
      
ТУГАН  ТЕЛ

Синдә сандугач Һәм чишмә,
Синдә кыя, упкын, лачын
Һәм  һәркемгә җитешле моң,
Телә - ела, телә - ачын!

Телә - елмай Җәлилләрдәй,
Йә Дәрдмәндтәй сагышлан,
Йә ян, дөрлә Тукай булып,
Халкыңа берек, багышлан.

Кайсы телне алып бакма,
Үткәнен һәм бүгенгесен -
Җир белән күк аермасы,
Калса калган бер-ике сүз...

Синең сүзләргә тутык юк!
Синең сүзләр - саф энҗеләр!
Ничә гасыр гомер кичеп,
Бүгенгедәй җемелдиләр.

Ә " Мин -бай!" дип, "Мин - гүзәл" дип,
"Мин - бөек!" дип шапырмыйсың,
Каядыр китәсең дә күк, 
Тик дәшмисең, чакырмыйсың...

Син китәсең, халкың кала,
Өсте бөтен, тамагы тук,
Бабалары зиратында
Дуңгыз йөри актарынып...

"И туган тел, и матур тел",
Берүк ташлап китмә безне,
Сакла моңны, сакла рухны ,

Сакла кешелегебезне...


 2008  ел, "Әфлисун җиле" киттабыннан

             *  *  *

Урыс "кутерьма" дигәннең

Чишмә башы -"күт өрмә";

Тюрьма дигән төшенчәнең

Асыл мәгънәсе -төрмә.

        "Кремль" дигәннәренең,         Татарчасы -"керемле"        Ул корылмадагы затлар        Триллионерлар бит инде.Исемендә  үк кисәтүАлма, атлы җимешнең, "Яблоко"ның  төп чыгышыЯбулык , -дип ишеттем.







          Оҗмахта булмый шул калып,
          Алма дигәнне алып,

          Ялгыштырганмы милләтне
          Иблис үзе атланып?
    Татарны куу-каулаулар
    Җирдә дә кабатланган
 ...Алмалы туган телебез,
      Баребер дә сакланган…                  
                                                  

        ТУҢ   ТОМНАР   КӘСАФӘТЕ

Татар телле  басмаларда мөхәррият,
 Уптым илаһи  һәммәсе – тафакфиләт*,
-Милләт! Милләт!- дип чәпчиләр, сузып ияк,
 Төпкә тарта   алар тәкъдим иткән бөят...

Телебездән, җырыбыздан  югала моң,
Сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә  шом,
 Әдипләребез артыннан коела ком,
 Күрче,  чыгарып яталар   ... том арты том...

Томнардан саркый батыйллык,  рәзилият...
 Укымлык та түгел,   хәтта укырлык та...
Мәдхияләреннән мәмнүн хакимият,
 Бюджеттан  өлеш  чыгара   бу хурлыкка...

Укшытмалар өчен   ява титул,  бүләк...
Юмарт бәяләнә рухи хаиният;
Томнар гына  кибет киштәләрен күрми,
Аларда ни язылганын беркем белми...

...Китапханәләр шул  малдан шыплап тулган,
    Чекерәеп тора алар уңнан, сулдан.
   Бу  тәртипне  кем  кануный уңайлады?
   Бар, исән,яши милләтнең   шомбайлары...

Татфакфиләт* -  КДУ (Казан дәүләт университеты)ның татар филологиясе факультеты тәмамлаган , мөхәррирләр, каләмзатлар. Алар башка уку йортларында белем алучыларның иҗатларын санга сукмауга, үз оядашлары белән макташуга корылышлы булулары белән үзенчәлекле. Алар фән дип өйрәнгән   татар филологиясе  логикага буйсынмый, үз үзен татар сүзләре белән аңлата алмый, алфавитында  татар теле яңгырашына  хас хәрефләр җитешми һәм читтән кергән алынмаларны, үз фонетикасын буйсындырмый, ятларча яңгырату хакында татар теле өчен зарурсыз хәрефләр асрала һәм ошбу хәл әлеге белгечлеккә укучыларны бер дә борчымый, татар филологиясе галимнәре саналучылар проблеманы   бик  җиңел хәл итеп була торган Ельцин чорында да үзгәртергә  талпынмадылар,ә латинга күчүне , кирәкмәгән бәхәсләр оештырып  ун елга сузып,  андый форсат кулдан ычкынды...




           *   *    *
Башкорт “йәшлек” диеп яза,
Ул йәшлек, булып укыла;
 Татар “яшьлек”  дип сырлагач,
 Йәшлек   ёшьлёккә   сыпыла

“Къазан  къала”  дип язылмый,
Ә языла “Казан –кала”,
Һәм татарның башкаласы
Нәҗес савыт булып къала

 
   “Сука” сүзен укыйсың да
   Күңелләрне сагыш баса...
   Язын бакча эшкәртергә
   Ана эт  җикмибез,   ләса....

 Аһ, татфилфак  галимнәре,
 Кандидатлары духтыры ,
Шушымы безнең алфавит,
Инәгезне корт чаккыры!



ТЕКӘ     МИЛЛӘТТӘШКӘ   ТЕЛӘК
      
  Мин ул затка йөз ел гомер телим,
  Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен, 
  Илне талаганын рәхәтләнеп,
   Кикеренеп,  мең ел ашасын!        
                Меңәр ел сыптырсын балалары,
                Оныклары  мең ел күшәсен.
                Алар  ялмасыннар бер утыруда,
                 Кәҗә, сарык, сыер түшкәсен...
       Андый “уңышлыларның”  артыгы- 
       Ул бит  мазлумнарның  актыгы.
      ...Еллар уза  , һаман өскә чыга
       Тукай дөреслеге, хаклыгы ....
                  Мин ул затка йөз ел гомер телим.
                  Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен!
                  Күбенгәнче  эчсен, мескеннәрнең 
                  Күз яшьләре тулы кәсасен...  

    *   *   *
Алар алтын, дип торганда
Шарландырып күзне,
Бакырны бакыр, дип атыйм ,
Җиз, дип саныйм, җизне…

Алар хуплый булып чыкты
Йөз суы түгүне,
Коерык болгап, бил бөгүне,
Һәм тез йөгенүне…

Бүләк, исем алыр өчен,
Терсәк тырпайтуны,
Чын талантка ырылдауны,
Бәбәк акайтуны…

Үзгә камырдан дип санап,
Бик талантлы кызны*~*
Бәгъзе каләмдәшләр аны
Хөҗерләнеп сөзде…

Тоймый оят, рәзиллек*, гарь,
Саклап вәкарь* , кибәр*
Бөек ачыш ясагандай
Күрче, нәрсә диләр :

“Татар башын татар ашый!”,
Көл, йә елап җибәр…
Шундый иман кәлимәсе
Болар тоткан шигарь…

Батыйллык* һәм будалалык*
Болар җилгән пар ат…
Үзара макташулары
Хикмәт, бер дә харап…

Ә асылда бахырларның
Язган китаплары —
Минбеләмлектән бүселгән
Миләр титаклавы

Тәнкыйть –кирәкле шәй, әйе,
Тукай шулай дигән,
Әдәбият үсен өчен
Тәнкыйть кулай дигән…

Әдәбиятны ботлаган
Чүп – чарчы шәп аңлый,
Тәнкыйть – гаепләүнең башы,
Аннан чара яный….

…Һәлакәт алдыбызда ич,
Сыгылдырмый тезне,
Хакыйкать күзенә карап
Әйтик ихлас сүзне!

*~* Гүзәл Яхина күздә тотыла
* рәзил –хур, түбән
* вәкарь – олпатлык
* кибәр –тәккәберлек
* батыйл – бозык
* будала –ахмак, буталган (төрекчәдән)
Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге , татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре. Татарстан китап нәшрияты. Казан — 1965 ел, авторлары К.З.Хамзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш.Сәйфуллин.( 1979 һәм 1993 елларда кабат нәшер ителгән)
***

Бу графоман бәндәгә китерә дан
 Гавәм  күзенә чалыну.  Плавкичан;
 Шул форсатны тәэмин итә  күмәк йөзеш,
  Кайсы ки милләтне берләштерә имеш ...
                Такмак “шакмаклау”чы рухи  тәләкәләр,
                Агым уңаена  йөзгән кәләкәләр,
                Берләшәләр, гамьле  әйдәрләре  барга,
                Ымсынып оча боларга  күктә карга...



          * * *
  Туган телебезне прокурорлар,
               Мәктәпләргә килеп тыйганда,
               Милләтпәрвәр битлеге кигәннәр
                 Буш сүз сөйләп гөнаһ җыйганда,
                                    Әләксей әфәнде Венидиктов
                                     Туган телебезне зурлады, -
                                      Фәлән абзыйлар ни  әйтерләр, дип,
                                      Дер калтырап  куркып тормады!
                       Кемнең дус, кемнең  дошман булуы
                      Иң авыр чакларда беленә.
                      “Мәскәү кайтавазы” сулыш ачты,
                        Көтмәгәндә,  татар теленә....



*   *   *
  Кем ул анда әкият сата  ярсый-ярсый:
 “Татар көнче, татар башын татар ашый...”
Ихлас наданмы ул,   кабих риялымы,
Әтрәк-әләмме соң, яки  зыялымы?

Тукай халкыбызны сөйгән, күккә чөйгән,
Ул зур , дигән, шагыйрь, дигән, әдип, дигән,
Бүгенге әдипләр, күрче   “җирбит” диләр,
Әрмән, яһүд төсле бул, дип үгетлиләр...

Ә бит әрмән, яһүд төсле булыр өчен,
Алар кичергәнне исән  үтү  кирәк,
Мең ел алар динен тоту җитми,
 Рибачылыкны үз итү  кирәк...

Яһүд халкы дөньяда бер, маллы халык,
Һәм бердәнбер бу дөньяда әрмәннәр дә;
Башканың нөхсәсе булу шәпмени соң,
Үзебез генә булып калыйкмы соң  мәллә?


Һәр халыкның үз менталитеты,
Җыры, моңы, теле, рухы үзгә!
Асылыбыздан ерак китү түгел,
Асылыбызга кире кайту кирәк безгә.

Милләтебез күңеле саф, йөзе якты,
Һәм атлый ул киләчәккә өмет белән;
Ару гына затларыбыз шул өметне
Шыпан-шыпан сылап йөри дегет белән... 

             
                            ФОРСАТ  
   
                        Төн уртасы, йоклый алмыйм,
                                Бетә , дип СССР.
                                Радиоалгыч  тыңлаштырам, -
                                 Анда  шытыр-пытыр...                                                         
                                              Бер дулкынга тарам ,кемдер
                                              Саф татарча   сөйли,
                                              Җепкә тезеп , бәйнә-бәйнә
                                               Нәрсәнедер “төйи” :                 
                         “Суверенитет! – дип, тыштан,
                           Кылтаерга  ярый,
                           “Азатлык!” һәм “Бәйсезлек!”-   дип,                                                 
                             Тырпаерга  ярый;                                                                   
                                          Кыйбатлатып  сату аша,
                                          Сосар өчен күпне,
                                          Авылдан кысу мәслихәт  ,
                                          Арзан хакка, сөтне...
                         Төбәгеңдә  миллионнан                       
                          Ашса  чучка саны,
                          Чишмә суына тәм  өстәр,
                           Каты борын каны...
                                          Химия сәнәгатеннән
                                          Файда тап  һәр  чатта,
                                           Азу ярачак, әлбәттә,
                                           Рак  чире, як - якта ...
                          Һава бозып акча эшләү
                          Тапкырлыкка үрнәк;
                          Сулышны акча киңәйтә
                           Булган саен күбрәк...                      
                                          Фиргавен кабере төсле
                                          Кәефханә  корсаң,
                                          Туташлар,  “мисс” булабыз, дип,
                                           Калыр бикиничан...                    
                            Шәһитләр каны  түгелгән
                            Изге  чирәмлектә 
                            Рок –музыка, җан өчен,- диң-
                             Сихәт кирәклектән...  
                                              Сыра бәйрәмнәре кызык ,
                                              Эчеп күбенешле,
                                              Сәрхүш кызлар, арт күрсәтеп
                                              Рәткә  тезелешле...
                                                        Мәчет дивары катында!
                                                       Әйтелгәндә  азан!
                                                        Дөрләп янган чакта   учак,
                                                        Кайнаганда  Казан…
                               Катнаш никахта җиңде, дип,
                               Җиңү паркын ямьләп,
                               Марҗа  сыны  торып  басса,
                               Булырсың  толерант!           
                                        

           Әдәбиятта,  сәнъгаттә                                                                                    

                                                          

            Чүп-чар китсен хутка,



             Будалалыкка   юллар ач,



              Батыйллыкны котла...

                                       

                                   Рәзил –ТВ, рәзил –FM,

                                  

                                   Рәзил  гәҗит-журнал...

                                 

                                   Татарның  рухи әләмен

                               

                                   Җилфердәтсен   шулар...

                                

                                                    Синең өчен  иң  кулае, -

                                                 Милләт торсын,  бәйдә.

                                                 Катыга утырт син аны,

                                                 Йомшак итеп  җәй дә ...                                                                          

                                  Бауман урамында, янә

                                   Казансу  ярында

                                   Гөрли  татар басмалары

                                   Затлы  биналарда...

                                                  Татар ашлары йорты да,

                                                 Нинди гүзәл, бакчы...

                                                  Хосусыйлаштыр  һәммәсен,

                                                   Акчасына батчы...
                                                                  
                                                             Татар гәҗит  журналларын
                                                       Берәр яры аткар,
                                                      “Тар-мар” дигән әсәр язмас,
                                                       "Әппәр" итәр  татар....
                                       Милләт аңын бутар өчен,
                                   Тел җуйдыру аздыр,
                                   Җырын чүп-чарга батырып,
                                   Моңыннан да   языр...
                                                       Явыз Иван ныгытмасын
                                                        Төзекләндер,  балкыт,
                                                         Безнең урамда бәйрәм, дип,
                                                         Канатлансын  маңкорт...  
                              Бафамет   сыны калыксын,
                               Сакчы  сыйфатында,
                               Аптырап торганда милләт
                               Җиде юл чатында…
                                                    Зурла, иҗатчы санында
                                                     Йөргән йөзе юкны ,
                                         Утта янмый, суда батмый                                                 
                                                      Өстә йөзгән  ...” чук”ны,   
                                      Ул баш    ияр ,  тез йөгенер,
                                   Кушсаң,  җырлар, биер,    
                                   Ирек мәйданында сиңа
                                   “ Һәйкәл тиеш”, -диер,-
                                                    “Ленинныкын сүтеп аткач,
                                                     Шул урында! Атта!”
                                                     И,  иснәнер , и,  ялманыр,
                                                     Форсат көтеп, артта...
                                Тән сакчыңның күзе төшсә,
                                 Кемнеңдер ур(ы)нына,
                                  Берәр туганына төбәп, 
                                   Яисә угълына,
                                                     Ул, кемдер  яшь  әти булса,
                                                     Гаилә елында,
                                                      Ку син  аны ,селкетмичә
                                                        Кашыңның  кылын  да.
                                   Телен озайтса кем, сиңа,
                                    Әйтмәсәм дә   әйтим,
                                     Ирек ирегеннән язсын,- 
                                      Хәкимлектән    хәким...        
                                                       Күңелкәеңә  килсә хуш,
                                                        Әгәр  шундый  кереш,
                                                         “Килешәм”, дип аваз  сал да,
                                                          Вазифаңа кереш!”
                                       Җиде төн урталарында,
                                       Байтак еллар элек,
                                        Радиодулкын  шундый “вәхи”
                                         Китте җанга  элеп.
                                                            “Риза!” дип кычкырды гүя
                                                              Кемнәрдер, шар  ярып...
                                                              Ычкынды кулымнан шул мәл
                                                              Гүя  алтын балык...
                                        Аннан янә шытыр-пытыр,
                                         Элемтә югалды,
                                          Әллә тапшыру ноктасы
                                          Тәмугка юл алды?
                                                                     Спектакль идеме ул,
                                                                     Усал шаяртумы,
                                                                      Бүгенгәчә сагышланам,
                                                                      Аңлый алмый  шуны....
                                           Колак кактыммы, үтүдән
                                           Форбс китабына,
                                           Нәсел-нәсәбне ияртеп,
                                            Кәс-кәс атлап кына...
                                                                     2018 ел

P.S.  Бу шигырьне,  ачык һавада, халык каршында, биек сәхнәдән мөхтәрәм артист Рәшит ага Шамкаев укуын күз уңында  тотып яздым.


                               

               БЕЗНЕ    КӨТӘЛӘР ...



Кешеләр көтү булган ди, борын заман,

Як-якка бак, әле һич ни үзгәрмәгән.

Без -  көтү, безне көттеләр һәм көтәләр,

Кешечә җәмгыять кору хыял һаман.

         Рәчәй – колхоз. Эчендәге гөбернә дә,

         Каласы да. саласы да колхоз инде.

         Полиция, армия, уку йортлары,

         Һәр берәмлек, һәр күзәнәк колхоз имди.

Язучылар  колхозының үз рәисе,

Колхозчы бездә артист та, журналист та,

Сталин калдырган мирас –Системадан

Тайпыла алмабыз ахры бер карыш та.

           Әтрәк-әләм каләм әһле яза чүп-чар,

           Сәхнә тулды әтрәк-әләм җырчы илә.

           Ат брачы дипломына кем ия, шул

            Бөек халкыбызны каулый, сава, җигә...

Һәр рәис  калыплый бары шундый “шәхес”,
Кушканны дәшми үтәүче мокыт-сәрхүш.
Мокытлыкка, сәрхүшлеккә кем күнмәде,
Онга тартты системаның тегермәне...
           “Берләшик!” – дип аваз салды милләтпәрвәр,
            Сарык хәлдә берләшүдән ни мәгънә бар?
            Матди, рухи мая зарур, ныклы бәдән,
            Дәүләт тумас берләште дип әтрәк-әләм.
Татарның затлы катламын барлыйк әле,
Аңа лаек урын бары югарыда.
Табып, арчып “әрлән балчык” кочагыннан
Күптән вакыт аны өскә чыгарырга.
            Үз урынын тапса гына затлы катлам,
            Кешечә яшәүгә таба хет бер атлам
            Кузгалырбыз. Ә әлегә хәлләр яман ,
            Татар - көтү. Алга каулый безне чабан...
     



                                                                    2017

                                      Бүген безнең туган телебездән
                                       Прокурорлар тапты криминал,
                                       Киләчәктә аны көтә   ахры
                                       Кыр суды, йә  хәрби трибунал?...
                                                    
                                      Барлык фәннәр  рус теленда, юкса,
                                     Тик бер комрык -  татар теленә,
                                      Ул да күпсенелә икән   инде,
                                      Минем газиз туган  илемдә...
                               
                                     Әтием дә , минем,  әнием дә,
                                     Кичкән  Бөек Ватан сугышын,
                                     Ә шул  Ватан бүген телебезне
                                     Чабарга  дип  селти кылычын....
                                    
                                      Туган телебезгә,   төкерек чәчеп,
                                       Әлләкемнәр бүген калкына,
                                        Нинди бетмәс үч саклый соң алар
                                        Ватанпәрвәр татар халкына?
                                      
                                       Башкалардан гаеп эзләгәндә,
                                       Көзгегә карагыз иң элек;
                                      Үзегезгә  әйләнеп кайтмасын,
                                      Татарларга   кылган “игелек”....
                                
                                       ЧӘМӘТ*   ШӘКЕРТЛӘРЕ
    
                              Алар, ат ите ашыйлар, хап-хап ,
                               Башка элеп  түбәтәй  вә  калфак....
                                Югарыга, кайчак,   юллыйлар  хат,
                                Мазлум туган телебезне яклап....
                                                       Алар   үз ишләрен  сөеп  мактый,                                                                 
                                                       Күрәләтә чүп-чарларын   “ шәп”, ди,
                                                      Талантлыны үги санап  таплый,
                                                      Хөҗерләнеп, өер белән таптый.
                                 Яхшыны начар, нахакны хак, ди,
                                 Акны кара, ә караны ак, ди...
                              ... Бу кавемне  калыплаган татфак,
                                  Очты беркөн , гүя көзге яфрак….
          Чәмәт*   - Хәсән Сәрьянның “Нокталы өтер” бәяны кахарманы, филолог, кафедра мөдире.                                                     
                         *   *   *
          Акыллы  булу эт итә,
         Акмаклыкларга ни җитә,
          Вәкарь саклау ныкъ йончыта,
          Пыр-тузу җанны җилкетә.
                       Син акыллы, мин акыллы,
                       Турайттыралар такылны.
                       Син дә ахмак, мин дә ахмак, -
                       Тәгәрәтәбезме, шакмак?...



МЕТАМОРФОЗА ( КИСКЕН  ҮЗГӘРЕШ)    

Бул минеке генә , юкса бетәм!
Үлә - бетә сине генә көтәм!
Сине сөям,  сине генә телим!
Үлсәм  үләм,   башкаларга бирмим !
            Сине  генә даулый  минем күңел,
           Синнән башка мин бит беркем түгел,
            Сине генә  аулый минем күңел,        
             Ки дә камыт, арбабызга җигел....
                      Әтрәгәләм шагыйрь   шулай  сырлый...
                      Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...
                      Рухи  хәерчеләр эчтән елый ,
                      Шундый  чүп-чарларны тыңлый-тыңлый...
Ә бит  ихлас гашыйк андый булмый!
Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...
Аңа шартлар һәм  таләпләр куймый ,
Тик аның хакын  хаклауны уйлый...
      ... Онытылмый  бер борыңгы кыйсса  ,
           Ахыры тетрәтә, чыкмый истән.
           Гадәти бер  сөю өчпочмагы :
           Сылу кыз һәм  ике егет   тагын...
                 ...Сөйгәнем, дип   берсе  төшә суга,
                  Бергенәм , дип керә янган утка,
                  Үз күкрәген  куя  ахыр чутта
                  Көндәшенә кемдер аткан укка...
Кыз  иңрәвенә каршы шул  егет,
Соңгы сулышында   телгә килеп:
 -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -
Дип әйтә дә, тынып кала, җансыз......
                   Замандаш әдипләр  иҗатында,
                    Кытлык,  адәм рәтле ир затына ...
                    Геройлары үзләре күк  мүкләк,
                    Укыса кем, интегәчәк, үтләп..



                     12 нче октябрь көнне Чаллыда олугъ шагыйрь, ялкынлы публицист, кабатланмас прозаик Айдар ага Хәлимнең 75 яшьлек юбилее   зурлап билгеләп үтелде. Үзем бара алмадым, ә юбиляргә багышлап язган түбәндәге шигыремне адресатка  тапшырылуыннан хәбәр килде.  
            *    *    *
Милләтнең  гаярь  яугире ,
Ялкын йөрәкле    шагыйре ,
Данкосы һәм Прометее,-
 Айдар   Хәлим!               
                Син  һәрчак  канатлы атта,
                Милләтеңне якламакта,
                 Мескенлекне каргамакта,-
                 Сиңа саулык-сәламәтлек телим!
...“Аргамак”ны  иткәч вәйран,
   Без җиңдек!” -дип итте  бәйрәм,
   Ычкыналар язып бәйдән,
   Атсыз каләмзатлар,
             “Аргамак”   чапкан тугайдан
              Киртәләп ясагач  “Мәйдан”,
              Кикереште   мәйдән,  майдан,
               Затсыз каләмзатлар...
Милләтнең  гаярь  яугире ,
Ялкын йөрәкле    шагыйре ,  
                                                     Сиңа дәшәм, -
-Тукай да кушылыр иде  “ Без исән! “, дигән җырыңа.  
                                                                                                    Яшәң!



                     ИМТИХАН
    Ярты миллионлы Чаллы шәһәрендә быел тик бер бала татар әдәбияты предметыннан ЕГЭ  имтиханы тапшырырга  тәвәккәлләгән (2017 ел)

Нәрсә булды сиңа,   Чаллы -кала?
Рухың  корган, моңың  кипкәнме?
Куеныңнан   нибары бер   бала,
Татарлык сынавын үткәнме?...
             
Ул имтихан тоткан. Бер ялгызы.
Үзебезчә. Нинди  кыюлык!!!
Туган телебезгә койма корып,
Ясап маташканда  тыюлык....

  Гафиулла Газиз улы Булат,
   Кире каккан, диләр   коллыкны..
   Ул  үскән оя     оазис  мәллә,
   Уртасында  үле комлыкның?...

 P.S.      .... Ачсам, әдәбият дәреслеген,
                   Әлләкемнәр  булган классик ,
                   Алгы рәтне  депутаклар  били,
                    Бүген безнең кулда блач, дип....


             *   *    *
Куган чакта, алга  барып,
Кумаганда артка калып,
Комнан бау ишеп ятабыз,
Янып-пешеп,арып-талып...

             *    *    *
Ялкауның,планнар   зурдан,
Ниятли  кайчак, әллә ни....
Тик гамәл кылу кичегә,
Йә“ иртәгә”, йә “соңрак”, ди...

               *    *    *
Эшле кеше  тик кирәген  сөйли,
Сүзен әйтә өзеп;
Хөрәсән такылдый берөзлексез,
Кызып-кызып...

               ВӘЗГЫЯТЬ
         
        Былбылларга белдерелгән отставка,
         Миллион баш чучка чиный, туган якта,
        Күпләп җитештерә торгач химикатлар,
        Өч хәрефле чир узына, кая бакма...

Әтрәк-әләм, һава бозып  акча эшли,
Әтрәк-әләм,  телне, моңны, рухны көчли;
Бар затлыга, талантлыга алар үчле,
Көлешәләр, вакыт-вакыт, кешни-кешни...




                       *   *   *
         Әвәл    ясадылар гимн,
         Мәшһүр җырны бозып тегеп;
         Ә аннары  “Шәһәр көне”н,
         “Җөмһүрият көнен с...ыгып ...
                      Үзе сасытканын  сизми,
                      Зәңгәр күлне, чүрәкәйләр,
                       Милләт сатып байлык  эсти
                       Рәзил* рухлы түрәкәйләр....

                     1963 елны чыккан тулы гарәп-рус сүзлегендә, гарәп хәрефләре белән бирелгән Рзил – “подлый”, ягъни әшәке, хур, начар дип тәрҗемә ителгән. Минск каласында 2000 елны чыккан русча-төрекчә, төрекчә-русча сүзлектә резил – позорный, резиллек – позор дип бирелгән. Истанбулда “Мерчек” нәшрияты мәктәпләр өчен чыгарган сүзлектә дә шундый ук тәрҗемә.  1979 елда басылган (авторлары К.Хәмзин, М.Мәхмүтов, Г.Сәйфуллин) гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлегендә дә бу шулай.
                       
                                         *   *    *
                     Полиэтелин пакетлар
                     Чүп-чардан кабарып бүсә.
                      Өемнәре, кая бакма,
                     Каф тауларын узып үсә
                            Кениядә андый пакет,
                            Ясау, куллану тыелган,
                            Егерме сигез мең доллар,
                            Штраф, дип язып куелган
                    Африкада шундый кызу,
                    Һәм халыкны шундый кысу...
                    Ә без  чүплекләр  гизмәктә,
                     Диңгезләрендә йөзмәктә...



*    *     *

Кырым татарларын үгетләргә
Мырык татарлары бармыш,
Миллион баш дуңгыз, чиный-чиный,
Коерык болгап  калмыш...

Көмешкә көмештән хут алган күк,
Җим сүзеннән  җимеш,
Хөрлек  тамырында  “хрю”  ята,
 Димеш, болар, имеш...

Искәрмәләр:
Татарстанда дуңгыз үстерү белән шөгыльләнүче ике йөз утыздан артык хуҗалык бар. Шуларның унсигезендә дуңгызлар саны биш мең баштан артык исәпләнә! Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­трлыгыннан алынган мәгълү­матларга караганда бүгенге көндә төрле хуҗалыкларда асралучы дуңгызларның баш саны сигез йөз меңнән артып китүен исәпкә алсак, түләмә чиренең Татарстанга никадәрле бәла-каза алып килергә мөмкин булуын күз алдына китерүе кыен түгел.
Камил Сәгъдәтшин
Ватаным Татарстан, 09.03.2011

* Кырымга килеп очрашулар үткәргән Татарстан төркемендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Валиев, Роберт Миңнуллин, депутат Рафил Нугуманов, эшкуар, конгресс әгъзасы Ринат Абдуллин бар иде. Март 02.2014, Азатлык радиосы сайты


ЯЛГЫЗ КАЛСАҢ...

Ялгыз калсаң, очрашасың үзең белән,
Аның зарларын тыңлыйсың түзем белән.
Ялгышларын искәртәсең, җимереп кашың,
Һәм ул таный хаталарын, иеп башын...

Орышасың бахыркайны, чырай сытып:
“Их, син, ахмак, сантый, җүләр,
тинтәк, мокыт!..”
Гүя ки уклар атасың, җәя белән,
Ул килешә син чыгарган бәя белән.

Кешегә бит ялгыз калу да бик кирәк,
Дөрес, артык күпкә түгел, сирәк-мирәк...
Юкса онытуың мөмкин үз-үзеңне,
Әйтә алмас булуың бар үз сүзеңне...

...Ялгыз калсаң, үзең белән кавышасың...
Дөреслеккә түзү кыен, карышасың.
Бата башласаң, саламга ябышасың...
Әңгәмә озакка китсә, авышасың...




  
               

               ҖЫР   ЯЗМЫШЫ – ИЛ   ЯЗМЫШЫ

                   

                                                       

                               (  сайлаучы  һәм мандатлы әңгәмәсенә  бер фараз) 

                                                 I .

                      

                         1.

                             

                             Мәскәү каласында –Дума,

                             Казанда – Дәүсовет.            

                             Тулырмы берәр чак  безнең

                             Сабыр дигән савыт;

                                      Дума – боярлардан  мирас,

                                       Ул –мантыйкый   дәвам;

                                       Совет сүзен совок(соскы)белән

                                        Буташтыра гавәм...

                           Мәҗлес , йә Корылтай түгел,

                           Киңәш түгел, хәтта...

                           ..Советка ябышкан булдык,

                           Таңы сүнгән чакта.

                                      ...Милли галәмебез ул чор

                                        Чиксез иде кебек,

                                        Талантларга  юллар ачык,

                                        Биксез  иде кебек...

           Гәҗит-журналлар тиражы

                             Йөзләрчә мең иде,

                             “Суверенитет” алуга,

                              Алар  капылт шиңде...

                                          Татарча җырлар татарча,

                                          Һәм алар җыр   иде,

                                          Өч ноталы такмакчылык

                                          Белмим, каян  иңде..

                             Графоманнар армый-талмый

                             Үрчетәләр роман,

                             Биографиясе  юклар

                             Сырлый мемуарлар...

                                              Сыер калдырган “коймак”ны

                                              Торт дип булмый сатып,

                                               Ник  рухи галәмебезгә

                                               Чүп – чар  ургый ташып?  

                              Әллә гимн матавыгы

                              Булды “эш”нең  башы?    

                              Болай дисәк, киерелмәсме

                              Депутатлар  кашы?...

                 

                                                2.

 

                   ... Утлар-сулар кичкәнгәме,

                     Яклап, газиз  халкын,

                     Ул шагыйрьнең шигырьләре   -

                      Җырга күчкән ялкын...

                                   Рөстәм Яхин  көйләгәне

                                 “Туган ягым” атлы,

                                   Ренат Ибраһимов  аны                              

                                   Илгә яңгыратты...

                   Кызык,    җырдан текст  бунау

                   Ампутацияме?

                   Ур(ы)нына яңасын тегү

                    Имплантацияме?  

                                      Ә нишләргә , җыр җәсаде

                                     “Яңа”дан баш тартса?

                                       Яки, алмашынудан соң

                                       Асылын  югалтса?
                  ....Күмәкләшеп җырлаганда
                      Канатлана күңел ,
                      Гимнның җыр булуы шарт,
                      Киресенчә түгел...
       
                                      3
    
                              ....Рөстәм әкә алды “Ока” ,
                                  Ул  рәсми зурланды
                                   Ә  Рамазан Байтимеров
                                    Бер кырыйда   калды...      
                       Композитор агаебыз  
                       Күчкәч бакыйлыкка,
                       Яңа текст өчен  бәйге
                       Кузгалды бар хутка...
                                                 Әҗер  ике йөз мең  тәңкә, -
                                                 Гимн өчен , димәк,
                                                 Татар әдибенә мондый
                                                 Форсат тәти сирәк...
                         Йөз дә сиксән ике шигырь
                         Сынашты ярышта,
                          Утыртканчы авторларны    
                          Вәзгыять, галушка...
                                                  Шагыйрь  кызы  әтисенең
                                                  Рухын яклый алды,
                                                   Автор буларак хокукын,
                                                   Хакын хаклый алды.
                              Нәтиҗәдә бәйгечеләр
                              Төштеләр сагышка,
                              Гимн өчен яңа текст
                              Куелды тавышка ...
                                                       Анысын кем язды, илнең
                                                       Былбыл кошларымы?
                                                        Әллә бәйге рәисенең
                                                        Якын дусларымы?
                                Яңа сүзләр  музыкага
                                Юлдаш булырлыкмы?
                                 Җаннарны уртак дулкынга
                                 Көйләп  корырлыкмы?
                                                       Әҗер барып җитте микән,
                                                        Адресатка туры,
                                                        Өлеш йолкып калмадымы
                                                        Рәзил җаннар кулы?
                                   Ошбу хакта кызыксынсак
                                   Дәүсоветка язып,     
                                   Авыртмаган башыбызга
                                   Төшмәс микән казык?..
 
                                                                 4.

                                                         Җәбер, золым изгән җанны
                                                         Моң дәвалый бары,
                                                         Татар яши алмаячак
                                                         Җырларыннан   ары..
                                     Татар яши алмаячак,
                                      Моңнарыннан язса,
                                      Юкны-барны җыр, дип белеп,
                                      Ялгышса,  саташса...
                                                          Сораулар күп ,  җавабын тик
                                                           Вакыт әйтеп бирер,
                                                         ..Милләтебез   әле   беркөн
                                                           Акбүз атта җилер ...               
                                       Акбүз атта җырлап килер
                                      “Туган ягым” җырын  ,
                                        Киләчәккә илтеп безнең
                                        Күңелләрнең нурын...
                                         
                                                              II 
 Мандатлы :
                                         Парламентта парландык,
                                         Гимн юк дип  зарландык,
                                        Чирек гасыр дәвамында
                                        Шәп җырыннан  Рамазанның *
                                        Кулай  текст  чарладык...
                                        Нәтиҗәсе шул булды,
                                         Гонорары мул булды
                                                   Бердәм Рәчәй фиркасе,
                                                   Булдык  шуның  иркәсе,
                                                   309 нчы закон,
                                                   Кабул итте безнең такым,
                                                   Хәерлегә юрадык.
                                                   Кырымын   да  урадык..
                                                  (Коелса да комыбыз,
                                                   Ел да чыга томыбыз)
                                       Состык   бүләк, исем, ат, 
                                       Бүртте  чырай, үсте  арт..
                                        Парламентта тамырлангач,,
                                        Эш  урыныбызны иттек  мирас,
-                                        Рас кәрт төшеп  тора мач...
                                       ( Бала газиз, куансын,
                                        Блач тоеп, юансын!  )                                   
                                                     Яшәү рәхәт, күңелле,
                                                     Әллә шулай түгелме?
                                                     Ниемә   моң татарга,
                                                     Аны  кырып атарга!
                                                     Милләткә кирәк такмак,
                                                     Тыпырдый бирсен,  ахмак...    
                                                   ( Ә без ашыйк   күрәгә,
                                                     Баш орып  дәү түрәгә...)


Интернеттан  кайбер искәрмәләр :     

 

Гимн Татарстана — Википедия

https://ru.wikipedia.org/wiki/Гимн_Татарстана

Материал из Википедиисвободной энциклопедии ... Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны, Tatarstan Cömhüriyäte däwlät gimnı) — один из символов ...

               
      

 




      БЕЗ    БУЛДЫРАБЫЗ!

Алтын мөнбәр! Алтын мөнбәр!
Катрин Денев килгән безгә!
Мөселман тамгасы алган
Кинофестивалебезгә!

Бигрәк сылу, бигрәк затлы
                                                   Гүзәлкәе французның,
                                                  Керфекләре түбән карый,
                                                  Түш ябулы, итәк озын...

                                                   Безнекеләр бирмәде сер,
                                                   Кер кунмады имиджка,
                                                   Күлмәк үтә күренмәле,
                                                   Изү ачык, ими тышта...
                              2011 елны "КУ" журналында басылып чыкты.

Мәрсия

(Мөхтәрәм Шамил Зиннур улының якты истәлегенә)
Халкым дип яшәде, утлар йотты,
Гөлләр шытты йөргән юлларында,
Камал театрын ничә еллар
Атлант сыман тотты кулларында.

Йөзе якты иде, теле татлы,
Була белде кайчак таштан каты;
Ул ярата иде талантларны,
Һәм яклый да белде, талатмады...

Безнең татар театрга гашыйк,
Гүя шунда куя күккә ашып.
Ихлас күңелле ул, нечкә хисле
Саф йөрәкле Шамилләре төсле...

Театрда кеше канатлана,
Сүзе, уе, хисе, фаразлары...
Боегышып бага бу арада
«Камал» театры тәрәзәләре.
    




         Язучылар җыеныннан президиумдагы мөхтәрәм кунак күзенә 
карый-карый , ул килмәве сәбәпле ясалмый калган бер чыгыш.  

...Алларыңа чыгып , тезләнеп, лә,
  Артларыңа төшеп, иснәнеп, 
  Татар әдипләре исеменнән 
  Меморандум укыйм, хисләнеп. 
          Хәрабәгә калган Тукай йорты,
          Җимертелде , беркөн, ниһаять,
          Барлыгын да хәтта онытканнар 
         Сөрән салды , бу дип –җинаять!
  Бүләк алмаганнар тавышланды,
  Алганнары торды шым гына, 
   Зыялыларыбыз артларыннан
  Шыбырдап коелды ком гына...
               Гаҗизлектән ярсып, фөрьяд итмим,
               Җөръәт итеп тик сүз кыстырам :
               Бомж бүләгенә калдыруда
               Шәхсән күрмим һичбер ыстырам,
 Йорты беткән икән, чурту матыр,
 Кабере урыны да сатылсын, 
 Ә бүләге, мул табыныгыздан
 Бер калҗадай, миңа атылсын… 
Безгә атылсын... Атылсын!.. (Озакка сузылган көчле кул чабулар)

                     *   *    *
Әдәби ярышта Тукай алыплары, -
Әле Кәҗә җиңү яулый, әле Сарык.
Романга, бәянга уртак калыплары,
Пьесасын да тәпәлиләр шуңа салып...

Кәҗә әйтә :"Микикики, Микикики,
Капчыкта томнарым саны бит уники".
Сарык әйтә :Күрче, һәр әсәрем көчле,
Икешәр бәйгедә җиңә берсе-берсе..."

Шулай итеп, болар яза көне-төне,
Хуплап тора жюридәге җиде бүре;
Ел да уңыш,аннан шуны шәпләп юыш,
Кәнагатьлек хисе тоеп , артны уыш..

                          2015 ел. ноябрь   *    *   *
                      Иң дөресен  әйтәм, һәм иң хакны,
                      Илфак тәмамламаган  филфакны;
                      Аңлашылмый, филфак остазларын
                      Ник ярата икән ул шул чаклы?
                                    Фәйзуллин язганнар уңаеннан
                                    Дисертация якланган имеш,
                                    Ул да шундыйга өметләр  багълап,
                                    Көтә мәллә шул тарафтан җимеш?
                      Шигъри канатлы атка  атланып,
                      Чабулары рәхәт селтәп кылыч;
                       Тукай бүләген алышкан дуслар
                       Таләп итә мәллә инде  бурыч?
                                    Бәйгеләрдә алгы урыннарда
                                    Зөлфәт вә Батулла , алмаш-тилмәш,
                                    Әллә мәсьәләне хәл итәме
                                    Зөлфәт авылдашы биргән киңәш?
                       Графоманнар килә  дөбер-шатыр ,
                       Әдәбият  гөлбакчасы -   такыр,
                       Әтрәгәләм шутлар   азу яра,
                       Мескен  милләтебез түзә,факыр...



               ТӘКЪЛИДЛӘР (  И Я Р Ү Л Ә РҮ)
                 
                                            *   *  *
 

                         Шагыйрьләр   аз яшәгәннәр  элек,
                         Без озак яшәтә белдек;
                         Маразмга бирелделәр. Күндек. 
                         Көлдек...
                         Чүттән  чишелмәде  кендек...
                                                        
                            
                                      


                              *     *      *

              Печәнлектән әнкәй төшеп килә,
              Сыңар күкәй учлап кулына,
              Шул күкәйне төреп, күчтәнәчкә,
              Юллар микән шагыйрь  улына?....

         *   *   *

Әңкәйләре  табып алып кайткан,
 Кайсын Ыктан,  кайсын  Мишәдән ,    
 Идел, Чулман,  Зөя, Үшнәдән
 Инештән, коедан, чишмәдән....
            Йөзә дә беләләр, сикерә дә!
            Пеләшләре бар, бар  чаллары...
            Бүләк-фәлән биреп, аннары
             Кабартып  уйныйлар аларны...

 

Бармы җаныгыз?

Авылдашлар сөйли: «Фидель эчә,
Маркс кәҗә урлап тотылган.
Ригел җиңеләйгән, ә Идеал
Асылынып үлгән тупылга.

Хаҗ кылмакчы, имеш, Кристина,
Киллер булган икән Револьвер,
Катып үлгән бер көн Декабрина,
Ә Ревонер булган сутенер...»

«Татарстан яшьләре»ндә чыкты
Егерменче мартта, узган ел
«Татар исемнәре исемлеге» –
Хет хурлыкка түзми егылып үл.

Айлы манаралар аударылгач,
Тоныклангач кыйбла күңелдә,
Бет, кибәктәй баскан милләт рухын
Коммунистик яңа исемнәр.

Ягъни зәхмәт безгә узган гасыр,
Унҗиденче елда кагылган.
Шул гомердән бирле сеңгән керне
Кырып юасы бар, сабынлап.

Эмма, Карл, Дофак, Гелий, Ампер,
Сентябрина, Маузер, Дәварис,
Финзур, Финат, Эльзат, Коминтерн,
Әлфис, Гөлдария, Фидарис,

Робин, Марлен, Ибен, Департамент,
Дахьян, Дофак, Бермуд, Изотоп... –
Мондый вәхшәт өчен яру фарыз,
Җиргә сузып салып, чинатып.

Абзан, Абрек, Роберт, Аделина,
Блюхер, Кедр, Глобус, Аверрос –
Татар исемнәре болар дисәк,
Кайсыгызның күңле булыр хуш?

Рәхит, Илмаз, Эльба, Идалия,
Раймон, Маштаб, Камаз, Спартак...
Ничә олау чүп-чар чыгар икән
Исем бакчабызны чистартсак?

Тел сынарлык гыйбрәт бу исемне
Газиз баласына кем кушкан?
Телсез, динсез, рухсыз адәмнәрме?
Әллә урыслашкан бер куштан?

Әллә нинди сәер атамалар,
Кеше исемнәре түгел бу!
Мутантлашу галәмәте ләса –
Мондый исемнәргә күнегү.

Фәхешханә псевдонимына иш,
  Евнухларга лаек «исем»нәр
Тора-бара фигыль булып яки
Гыйбрәт булып күчкән җисемгә.

Кирәк безгә бүген Мөхәммәтләр,
Әмирханнар кирәк, Саттарлар...
...Баласына милли исем куша
Иманына тугры татарлар.

 


            *    *    *
Түзмәсләр  дип  азга да
Түлим суга,  газга да,
Чүпкә  дә һәм  утка да,
Пенсионный фондка да.
        Онытмыйм кредитны
        Телефон, интернетны;
        Синнән өлеш   - халыкка,
         Дип кысалар   налук та.
 Подъезда  алмаштырганнар,
 Домофон һәм чүтчикне,
Эш хакымны  йолкыштыргач,
 Аларга да чут чыкты;
            Их, балалар бакчасы ла,
            Түләтә  шул акчасын
            Аннан чират мәктәпкә,лә
            Ул да талар , әлбәттә...
  ...Суларга төшим микән,
     Утларга керим микән,
     Тагын бер ай түзим микән,

      Түлим дә үлим микән?... 

        ВӘЗГЫЯТЬ
(Журналист дустыма)
Атланып карт алашага,
Иярләп ишәк, йә качыр,
Селтәп мунчала кылычны
Кая ашкынабыз, бахыр?

Радиодулкыннарга кунып,
Әбиләр “сайрап”, саташа,
Фанера попсачылар
Ярымшәрә хәлдә шаша...

Рок-концертлар калтырата
“Кол Шәриф”кәй
манарасын.
Сыра чөмереп бушана
Гузелькасы, Тамарасы...

Җир өстендә пәри туе, –
Шул затлар итә тантана,
“Сөембикә” вә “Алтынчәч”
Җир астында җир актара

Берәү сөйли каударланып,
Кыстырганнармы нашатыр:
– Авыл халкын кайгыртмасаң,
Кала халкын кем ашатыр?

Авыл халкы? Аның белән
Кирәкме тору санлашып?
Күпме кирәк, шулай кайта
Сөт ясый торган порошок...

Дус-дошманга эч пошканнан бер сүз....

 Дошман, искәрсә дә  сулышыңны,
 Кайчан нишләреңне тоймасын ;
 Елыйсы килсә,  тыелып калсын,
 Көләсе килгәндә,  кыймасын.
           Җилең җилфердәтсен  дошман җанын,
           Типмә артына, тез астына,
           Борыныннан кысып  тартсаң, ярый,
           Йодрык  турыламый касыгына...
 Алагаем   түбәсенә орма,
 Җан тәслим  кылу бар ,  белмәссең,
 Нәфрәт шәмең сүнеп , көтмәгәндә,
  Караңгыда  калсаң, нишләрсең?
           Дошманнар бар чакта – син  ак атта,
            Каның кызган, әмма  җан тыныч,
            Аларсыз калу –  бушлыкка тару ,-
             Бушлык шомлы,   анда  куркыныч....     
                  ... Кирәк чакта табылмасалар да,
                      Көч бирә дусларың булуы,
                      Син  алардан уңу  әле бер хәл,
                      Аларның да кирәк уңуы....
       Дус-ишләрең  тойсын барлыгыңны,
       Кайда, нишләвеңне белсеннәр,
       Әйткән сүзләреңне санга сугып,
       Берәр төшләренә элсеннәр...
               Дусларың шәплеген сәбәп итеп,
               Саилче  шикелле сузма кул ;
                Көчләп ачтырган күздә   нур булмый ,
               Ихлассыз игелек – бәла ул...
       Дусларыңны җаның белән җылыт,
       Җырың белән  юат, белмәссең,
       Гомер шәмең сүнеп, киткән чакта,
       Озатырга килер  берәрсе...
                       Тулы канлы тормыш көткән чакта
                      Дошманы да газиз, дусты да,
                     Әле алар  һич тә көтмәгәндә
                     Урын алмаштыра еш кына....


     КӘҖӘ    МОНОЛОГЫ

Авылда чакта да сер бирмәдек,
Ягъни күз өстендә каш идем,
Урын һәрча түрдә, алда булды, -
Сарык көтүенә баш идем...

Көнләштеләр, чәйнәделәр гайбәт,
Имеш бакчаларда урлаштым;
Авыл халкы кадерне белмәгәч,
Башкалага барып урнаштым.

Койрык ягы дан түгел, түгелен,
Әмма мөгезләр бит күрекле,
Ит комбинатында эш табылды,
Вазифама җәһәт күнектем.

Авыл сарыкларын каршы алам,
Алар мине танып, тагыла,
Сугым залларына аяк баскач,
Арттан шартлап капка ябыла...

Яшерен ишектән чыгып таям,
Ә сарыклар кала, нишлисең,
Миңа дигән тагаракта печән,
Чәчәк-җиләкле, хуш ислесе...

Үземне мин сәясмәнгә чутлыйм
Алар да бит миндәй  калыккан,
Алар да бит, күпме зарыкмасын,
Рәхмәт ишетмиләр халыктан...



                   ПАРАДОКС?
      
        Сүздә - зурлау, изү чишеп,
        Сызганып ике җиңне:
      ...Ә гамәлдә  танымыйлар
         Үз итмиләр Җәлилне!
                    Үз театры сәхнәсенә*
                    "Алтынчәч"е меналмый!
                     Алтын чәчләр  моң җиленнән,
                    Тарала- сибелалмый...
    .... “Камал” театрында да,
         Вәзгыять уртак ,  ләса, -
         Анда да пачутта түгел
          Галиәсгәр язган әсәр...

·         -Муса Җәлил исемендәге татар опера-балет театры күздә тотыла...
  
                         ТАТАРЧА   ИНКВИЗИЦИЯ

                                                    (Рәфыйкъ Юнысның 3.08.2013 ел, “Т.Я” газетасында                                                               " Фәйзуллин шартлаткан бомба” мәкаләсен укыгач язылды)

 Эпиграф урынына :
   Исемеңне мулла дөрес кушкан.
     Язмышыңны алдан белгәндер: 
          Гарәп сүзе - Фәрит, татарчасы – 
               «Һич тиңдәшсез» була, «Бердәнбер». 
                  Рәзил Вәлиев ( мәдхия  берничә куплеттан тора һәм һәркайсында                             рефрен           булып  , бердәнберлек  сыйфаты тәкърарлана.)
             Авызыннан килгән кара кан
             Симәнә ташыгын үрдәндер,
             Онытма Кешелек, ул минем
              Әнием иде бит- Бердәнбер....
                Мөдәррис Әгъләмов, “Бердәнбер кыз турында  баллада”сыннан,          биредә дә рефрен булып шул ук сыйфат кат-кат кабатлана.

Исемнәрен мулла,  дөрес кушкан,
 Язмышкаен алдан тойгандыр,
 Җиде тапкыр уйлап, бер кат кисеп,
 Мөһер  шикеллесен  уйгандыр?

Сугыш  яралары   төзәлгән чор ,
Шигырь шигырь  әле ,җыр да җыр!
Өлкән әдипләрне  чүпкә санап,
Абруй эсти ниткән хурдан хур?

 Китапларын утка яга-яга?...
Бу нинди эш? Ниткән ритуал?
Теләктәшлек итә шырдан шырлар,
 Ялкын якыннанмы битләр ал...

Беркем дә хатадан хали түгел,
Тормыш сыный уңнан, сулдандыр,
Арттырып та җибәрелә кайчак,
Буласы килгәндә зурдан зур....

Бәлкем  кушылганны үтәгәндер,
Кемдер җеп тарткалап торгандыр?.
Соңра    киләчәген кайгырткандыр,
Бүләк арты  бүләк сонгандыр?...

 “Бердәнбер кыз турында баллада!”-
Кырыкка ярылыр кылдандыр,
Моңнан тукылган гөл  нурларыннан,
Гөлләрдән  үрелгән моңнандыр....


Мөдәррис әкәнең шул әсәрен,
Кулай үрнәк санап йөргәндер?..
 Түрәсенең җанын эретердәй
Мәдхия язасы килгәндер?...


Бәгъзе  затлар өчен түрә    газиз,-
 Бердәнбер! - дип тибә   йөрәге...
Туры  гына  яшәү –  рәхәт тә бит,
Төрләндерә дөнья кирәге....




Көрәш

Кояш һәркемгә елмая,
Ул гаделлек өлгесе;
Гадел җиңүчегә генә
Тәкә – кояш билгесе

Бүләккә – кояш билгесе,
Борыңгы чордан сәлам;
Сөлге җилферди колгада,
Сабан туена әләм...

Бабайлар баш булган чорда
Ауропа җирләренә,
Көрәш кураж булып күчкән
Шул кыйтга телләренә.

Уйнап кына җиңгән татар,
Ятларның батырларын,
Болыннарын ямьләгәндә
Зиннәтле чатырлары...
Татар рухына ят булган
Егылганны типкәләү;
Сырт төшкәннәр кабат торган,
Җиңүчегә үпкәләп...

Хөсетлерәкләр баш ваткан,
Бәхәсләшкән, киңәшкән,
Хәрам һәм хыянәт керткән
Чиста, гадел көрәшкә...

Бер егылу чүп кенә күк,
Меңне еккан татарга;
Форсат бирмәгәннәр аңа,
Кабат торып басарга...

Тарихны утка атканнар,
Һәм язганнар яңартып:
Татарларга дегет сылап,
Ә үзләрен агарт

... Сабан туенда ак сөлге
Җилферди әләм булып;
Кайтыр азатлык халкыма, –
Ходайдан сәлам булып!

(такмаза)  

Хатын алдым...


Хатыным Мичәнбаштан
Сөйлимче исәр баштан...

Хатын алдым Сабадан
Авызы киң табадан.

Хатын алдым Апастан
Авызы зур лапастан.

Хатын ягы Аксубай
Кызыл эчми, ак сорай.

Хатын алдым Нурлаттан
Күп гармунчы җырлаткан.

Хатын каласы – Чистай
Һаман ятыйк дип кыстай.

Хатын алдым Мөслимнән
Йөри юньсез өстемнән.

Хатын Түбән Камадан
Борыны еш канаган.

Хатыным Мамадыштан
Тасма тел, шома, куштан.

Хатын алдым Әтнәдән
Туйдырды бер атнадан.

Хатыным ягы Сарман
Миңа килгәнче арган.
Хатын алдым Балтачтан
Үтерер ахры ачтан.

Хатыным Актаныштан
Кидереп булмый ыштан.

Хатыным торган Әлмәттә
Күпне күргән, әлбәттә.

Хатыным ягы Буа
Төн дә төшләнеп буа.

Хатыным ягы Арча
Бер сүз белми татарча.

Хатын ягы – Кукмара
Ир-ат күрсә бутала.

Хатыным ягы – Чаллы
Яшьлек еллары данлы.

Хатын алдым Казаннан
Ул шунда дан казанган.

Хатыным Кайбычныкы
Тавышы байгышныкы.

Хатын ягы Теләче
Үбәсе дә үләсе!

Пародияләр

... Шәһәр урамы.
Төн уртасы.
Басып торам,
Галстугым белән сөртеп күз яшем...

Рөстәм АКЪЕГЕТ.

Галстугым белән сөртәм күзләремне
Авыз читләремне, борынны.
Ботинкамны ышкып ялтыратам,
Урталайга бөкләп сынымны...

***
... Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...

Марсель ГАЛИЕВ.

Мамык керә аның авызына
Төкеренә кортка, сүгенә...
“Ансы аның проза”, – дип, шагыйрь,
Кертми хакыйкатьне шигъренә...
***
Ачыгыз тәрәзәгезне,
Тәрәзәгез булса!

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ.

Ачыгыз авызыгызны,
Тешләрегез булса.
Ябыгыз авызыгызны,
Акылыгыз булса.

Ябыгыз төннегегезне,
Төннәр салкын торса.
Ачыгыз кендегегезне,
Оятыгыз корса.

Тасырайтыгыз күзләрне,
Күзләрегез күрсә,
Миндәй шигырь иярләгез,
Сүзләрегез йөрсә!..

”УМЫРЗАЯ” ҖЫРЫН ТЫҢЛАГАЧ...

Умыру фигыле һич ябышмый,
Яз сәламе булган чәчәккә;
Шөкәтсез исемне кемнәр таккан,
Ни заманда, кайсы сәгатьтә?!

Халкым – шагыйрь, хисләр тукылышы
Бездә һәр атама, һәрбер сүз;
Авыл исемнәрен генә алыйк:
Чия – Түбә, Чулпыч, Исәнсеф...
Исем-атаманы гарипләп тә,
Төшерергә мөмкин базарны;
Ерак йөрми “Казаново” итү
Кануни җирлектә Казанны...

“Ово” дигән койрык чәнчи Сарман,
Саба – Сабы, Питрәч – Пестрецы,
Күн – Конь, Шөн – Шуни, Кукмара – Кукмор,
Арча – Арск, Чыпчык – Чепчуги...
Исем-атамага каныгулар,
Тия тешкә, төшә бәгырьгә;
... Беләсе иде, ГОМЕРЗАЯ исемен,
Кем имгәткән, кайсы дәвердә?..


Артист зары




Мәдәният – халыкка!

Режиcсер – әтәч, димәк ки,

Аккош роле –тавыкта...

Шәп режиcсер, гомере уртасында
Яшь туташта таба мәрхалә*;
Сакау сөйләм, күзне чепиләтү,
Кыланчыклык менә сәхнәгә.

Бу сыйфатлар анда тамырлана,
Чәчәк ата, бирә җимешен;
...Әтәч дәрәҗәсе ала беркөн,
Шул абзыйның көзге чебеше...

Мәрхалә* – тукталыш (гарәп).

Йөрәгем кычытканга


Маһитап җиңгинең Халит абзый колагына ирештергәннәреннән

Синең суга бармау миңа суга,
Зинһар, бүген генә барчы суга.
Ә мин, бәгърем, китәм кычытканга,
Чәүчәләк йөрәгем кычытканга.

“Майтап, май тап!” – дисең, бәгърем, Халит,
Син ир кеше, майны үзең хәл ит!
Өстәлдә алма бар; аны алма,
Казанда салма бар, аны салма,
Юкса ач калырлар балалар дим,
Кемгә – әрем, безгә бал алар дим.

Көзләр җитәр, кырда башак тулыр,
Картаербыз без дә, баш ак булыр,
Утын эзләп чыгып китәрбезме,
Йөрәк утын сарыф итәрбезме?
Ботак кирәк!-дисәм, аңларсыңмы?
-Бот?! Ак?!- диеп чыгып чапмассыңмы?....

               *    *   *
Ак болытларга карыйм да,
Нигәдер моңаела;
Алар тормышны көйләгән
Бары җил уңаена...
* * *
Ишегенә барсам, ишек бикле,
Тәрәзәгә барсам, челтәрле...
Муса Җәлил.

Телевизор ачсам, күт тә күт,
Радиодан “сөзә” мүкләклек;
Туган көнне “гомер бәйрәме” дип
Төчеләнүләр дә үтләтте...
Сандугачлар сайрый “чүт-чүт” дип,
Эфирны тутыра чүп-чүп дип...

* * *
– “Рәчәйбаш”лыкка лаек тик
Ике башлы!
– Ике башлы, таяк ич ул,
Инәң башы...
– Димәк, без фәкыйрьләр өчен
Кулай – таяк,
– Шаять, бар да әйбәт булыр,
Бар да наять...
* * *
Чын ир заты кайтып керсә – тансык кунак,
Өстәлендә сөйгән ашы бу чыгара;
Мәхлук ирдән – чытык чырай, җимерек каш,
Оча-куна сорау ала бусагада...

                
                                       *   *   *
Ми ышанычсыз, бүксәгә
Бер сүз дә юк, күпсә дә;
Бүксә бүксәлеген итә
Президент үпсә дә...
* * *
Ботыннан селкиләр, җырлаганда,
До-ре түгел, дура коела,
Шул кыз концертына билетлар бар,
Барабызмы бака туена?
* * *
Аллы-гөлле кофта кигән егет,
Җырлый, чыга кәҗә тавышы;
Татарстан җирен күмәр ахры
Кәҗә тавышлылар сагышы...
* * *
Еллар уза, гомеркәйләр сыза,
Төс югалтып бара буяулар да;
Өреп кабартылган шар шикелле
Очмый әбәләнә хыяллар да...























             *  *   *
Кияүгә чыга алмаганнар – елый,
Барганнары улый...
Бәхетле парлар да очраштыра.
Алар да улаштыра...


* * *
Балта суга төшү – кайгы,
Очар кош тоту – шатлык...
... Халык җәүһәрләренә дә
Тирән сеңгән гыйбатлык...
* * *
Түрә булсам, мин дә җикерәсе
Өстәл төя-төя, халыкка;
... Таракандай яшәп ятыш әле,
Валчык ташыштырып ярыкка...


                   

 

Татар-башкорт көрәше

Нинди мәгънәсез атама –
“Татар-башкорт көрәше”;
Бертуганнар, агай-эне
Бер-беренә көндәшме?

Большевиклар мирасы ул
“Татар-башкорт көрәше”;
Бу шаукымның нигезендә

       Хыянәт һәм үчләшү...

         Байтак гомер дәвам итә
         Дошманнар таккан “ көрәш”,
         Татар мәктәбен җимереп
          Уңышка  казана кардәш....






ЕЛЛАР   УЗГАЧ...

Истә, адымымны саташтырган,
Иңгә канат куйган карашың,
Син бит мондый түгел идең, бәгърем,
Мондый түгел идең, җанашым?

Очраштык та, тагын аерылыштык,
Сагыш бөреп алды күңелне;
Тәмам аптырадым: минме соң бу?
Минме соң бу, әллә түгелме?




                           ***
Карьера дип кар ералар
Бәгъзе туташ-ханымнар,
Саунада  арка чабудан
Башлана тәү адымнар...

Хакимият мөнбәренә
Баскычлар текә, киртләч –
Сафлык тү-тү, вөҗдан тү-тү,
Арт калын һәм йөз итләч...

            *   *    *
Кабинет зур, машина шәп,
Гаме юк һичбер эштә;
“Зам. по зәм-зәм” дип йөртәләр,
Килгән кунакларны сыйлап,
Озату аның өстә.
* * *
Күтәренке күлмәк, ачык кендек,
Төшеп бара ыштан дигәннәре.
Сигарет аралаш, сыра имеп,
Кыю атлый милләт чибәрләре...
* * *
Кеше хакын басып калучы,
Нәҗесен мыскалга салучы,
Игелек кылучы саналды
Хәйрияче дигән дан алды,
Даны еракларга таралды...


* * *
Тормыш атлы гаҗәп сәяхәттә,
Михнәте дә таныш, бәрәкәт тә;
Омтылабыз данга, шәрәфәткә...
...Без әйбәт тә, бераз кәбәхәт тә...




* * *
“...!” – дидем урыска.
Тәрҗемәсен белер өчен
Урыс китте курска.
                        Газиз Нәбиуллин.
Ак белән кызылны бутасак та,
Бутамадык Ак һәм Караны,
Сагынамын сине, Газиз агай,
Син – газизе идең Сабаның!




“Единая Россия” партиясенең актив әгъзасы язучы якташым Тәлгать Нәҗмиевка.

Әйтә дә ул: “Мә, партия, мине вәҗми!”
Фиркадан фиркага куна Тәлгать Нәҗми...



* * *
Ямьсез күргән кешең сиңа бер көн
Кылса игелек, йә шәфәгать,
Матурая. Төзәтмәсен кертә
 Һәр нәрсәгә, шәхси мәнфәгать...
* * *
Тәкълидче*ләр бүләк ала,
Ала исем, мандат;
Дәү түрә катында болар,
Мәңге “яшел” солдат...
Сиксән булсын, туксан булсын,
Хисле алар, дәртле;
Попугай озак яши шул,
Йөз иллегә хәтле...

*тәкълидче – ияреп язучы.
      * * *
Сүз эзләп кесәгә керми,
Акча эзләп керә,
Артык яки ким җире юк,
Гап-гади бер түрә...

Атланып каулый законны,
Авызлыклап җигә;
Дөньяның арт шәрифенә
Кушаяклап тибә!..
   
            *   *   *
– Төлке хәле көлке, шул мәхлукны
Һич тә гадел түгел табалау:
Карга мактаганга – бер кабым сыр?
Ә кайда соң монда алдалау?
– Хикмәт шунда иптәш-сабакташ,
Крылов каргага канатташ...

                                   БЕР ШӘМ КУЛЛАН

                      "Төнне сүккәнче фонарьга ут эл",
                       Кун Фу цзының шушы сүзләре
                       Төрле халыкларга барып җиткән
                       Рухларына ятыш үзгәреп...
                             "Төнне орышканчы бер шәм кабыз!"
                              Фонарь үги, шәм үз урыска,
                              Ә мазлум татарга чырагъ тиеш,
                              Урыска кермәсә бурычка...
                       Бәгъзе каләмдәшләр Конфуций ди
                       Шул әйткән дип ора нәгърәне,
                       Күз төпләре фонарь сорый юкса,
                       Ә бер шәм кабыз,дип дәгъвәли...
                              Шәмәрдәндә шәм кабызыйм дисәң,
                              Бер нәни чиркәү бар барлыкка...
                             Татарның шәмпәрәст әдипләрен
                              И, ходаем үзең ярлыка...
                       Парта арасы, татфак скәмиясе
                       Редакциядәге урындык,
                      Татар әдибенең гомер юлын
                      Тәгаенли шушы маршрут.
                             Арты тигән шул яссылыкларда
                             Башыннан кичкәндер күпме уй ;
                           ..Көчәнүле иҗат - котылгысыз
                             Ильһамчысы булгач геморрой...
   

                 ( ТЕКӘ   АВЫЗЫННАН )

Иң җитез толпар-шушы дип,
Мин кәнәфигә атландым,
Халык-сарык, без -һушлы, дип,
Хәрам малларга капландым,
Әй, калтайдым, әй , якландым,
-Мин-уңышлы! - дип мактандым,
-Янәшәмдә хөсетлеләр
Көнләшәләр! - дип акландым...
Хәлем көннән-көн шәпләнде,
Тик гомеркәй сызып бара,
Вөҗдан гомумән какланды,
Калебем исә кап-кара...
Кыйбладан тайпылганнарга
Юнәлеш -тәмугъка туры,
Шәһри Казаннан казанга
Ара якын, корт чаккыры...

МЕМУАРЧЫ МОНОЛОГЫ
   

    Алга барган чакта арттан коелса да комнар,
    Танау җимле тагаракта, шөкер итәм шуңар...
    Бәдрәфче кысса көмешең һәр йомышың өчен,
    Мөхәррирләр минем хакка хәл итә киресен...
    Базар чоры,намус-товар, тәүбә итү-казус,
    Ахмак кына язадыр ул үз үзенә донос...
    Мунчала пәке белән дә кылмыйм харакири,
    Ни тәүбә юк, ни үкенү, ни ары , ни бире...
    Әләм чакта уңылды дип аклангандай чүпрәк,
    Еллар сөзешеп узды дип мактангандай мүкләк,
    Әдәбият, кулын сузып торган чакта чатта,
    Данлап язам үз-үземне, меңгереп ак атка...
    Аллар итсә КПСС, гөлләр итә ЕР
    Былбыл булып, оча-куна сайрап уза гомер...

БҮРЕ

 Урманга карый дип гаеплиләр,
Бүректәге бүре баласын,
Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый
Нарасыйның йөрәк ярасын.
        Адәм исе сеңгән йонлач бүрек
        Җәнлек тунап теккән киемдер,
        Бүре балакайга  аның эче
        Кичерегез, җәннәт түгелдер
Ә бүреккә аны аучы салган,
Атып алгач газиз әңкәсен;
Бәйгә күнектереп , бәләкәйдән,
Эткә әйләндерү максаты....
           Урманга карый дип гаеплиләр,
           Бүректәге нәни бүрене;
           Ә бит ул тумыштан ватанпәрвәр,
           Шуңа илен барлый үрелеп...

БИЕКТАУ

Көтә һәм озата Биектау,
Рельсләрдә йөрәк кагышы,
Кемнеңдер еракка китеше,
Кемнеңдер ерактан кайтышы....
         Тимер юл буенда чәчкәләр
          Сарылалар йомры тезләргә,
          Салават күпере балкышы
         Чылангач, елмайган күзләрдә...
Узган гомеркәйләр-аккан су,
Ярга ташлап булмый сагышны,
Үзәкләрне өзә таңнарда
Соңарган поездның чабышы....
          Көтә һәм озата Биектау,
          Рельсләрдә йөрәк тибеше,
         Үзе бер моңды җыр хушлаәу,
         Үзе бер матур җыр – күрешү...

С А Б А

Саба җилләре аралый
Тау битендә артышны
Тауга мендем, таудан төштем,
Баса алмадым сагышны ...
       Олы Мишә куенына
       Кечесе агып төшә
      Әйдә дустып, барасыңмы,
      Сулар кавышкан төшкә...
Безнең Мишә якларында
Кызларның бите алсу,
Шул гүзәлләр арасында
Ник син генә ямансу...

Й О С Ы Ф    А Л А Н

Тирә ягың бөдрә урман, Йосыф Алан,
Урамыңда урман шавы җил искәндә,
Акбүз атларга атланып синең  якка оча идем,
Оча идем айлы кичләрдә...
         Күрше авыл Йосыф Алан,Йосыф Алан,
         Синдә гашыйк булган идем мин бер кызга,
         Тын күлеңдә  йөзеп аңа, өзгән идем төнбоеклар,
         Күктә янган чакта йолдызлар....
Сиңа кайттым Йосыф Алан, еллар урап,
Озак йөргәч чит җирләрдә каңгырып;
Кая китте, кая китте, ал яулыклы ул гүзәл кыз,
Нигә китте сине калдырып...

ДУСЛАР  ҖЫЕЛГАН

Бүген күңелем шатлыктан ташый,
Май чәчкә аткан алмагачлардай,
Дуслар җыелган, минем якыннар,
Сандугачлардай, карлыгачлардай...
        Күңелләрдә яз, хисләр тышаусыз,
        Ничек яшәлгән, аерым, дусларсыз?
        Җырлап туелмый, сөйләп туелмый,
        Сәгать туктаган, вакыт тоелмый...
Ал таңнар ата, уйный аҗаган,
Тургай чөелә зәңгәр күкләрдә;
Без дуслар белән яшьлеккә кайттык,
Яшеннәр аткан дәртле үткәнгә...


                 *     *      *
Хөрәсәннең   чырай    сытык,  караш тонык,

Кул кушырып тик утыру йончыта ныкъ;

Алай-болай язмыш куйса бүләк сонып,

Ычкындырмас, әмма  мырлар, гаеп  табып...

                                              

                                               *     *     *

 Тормышыңның тоташ сорылыгын

 Танымаслык итә  маҗара :

                                        Басып торган җирең  китә йөзеп ,

 Күңел  түрең    айкый аҗаган...



                  *     *     *



Бәхетне  тән рәхәте  дип  танып,

Нәсел үгезеннән   үрнәк  алып  ,

Гүзәлләрне   телка  -тана    санап,

“Элита” узына, бердә харап...               

                                          

                                                            *     *     *

                                            Һава торышы шикелле

                                            Үзгәреп тора хәлләр...

                                            Мәңге бакый онытылмый

                                            Кот ботка төшкән мәлләр....



                                                           *      *       *     

Бүләк-фәләнгә ымсынып

Алгысыма күңел;

Медальне эткә тагалар,

Ә бүрегә түгел....







         *    *    *

           Бәхет кошы  -  югарыда,

                                                Нужа   баса  җилкәңә,

                                                Тилпен, талпын, очасың дип,

                                                Өмет   тия теңкәңә.            

                          Ракетадай кузгалуның                   

                          Шарты   шартлап бушану;

                          Күпләрне хурлыкка каулый

                          Очарына ышану...

         

          ШАУКЫМ



Үнәрсезләрнең    эш хутта, коерык сыртта,

Көне -төне язышалар  интернетта,

(Эштә: кача - поса кесә телефоны  азаплап),

Сынаша  “ белгечләр”  экспертлыкта...

Дингә “керәләр”,   фәнгә,  сәнгатькә,

Спортка  рәхим  итәләр ,   сәясәткә...

Без  - монгол-татар дип  тә остаралар,

Болгарлыкка  авышып  та кысталалар...

 Тәнкыйть  уклары  очыргач  Салаватка,

Арып-талып ишеләләр караватка.

...Кем эләгә  ятлар фикере пәрәвезенә ,

                                      Андыйга төс  чебендәй безелдәү генә;

Кабучы  интернет  атлы кармакка,

Әйләнә   төймә  капшаучы   бармакка...


 ЯҢА    ГАСЫР                                                  
                                      
                          Иярлисең карт алаша,
                          Яки ишәк,  яки качыр...
                          Ник аргамакта җилмисең,
                          “Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”?...
              “Мин-шәп”,-дип кукраючыдан
              Фәһеме бар ерак качыр;
               Син тыйнаклыктан үлмәссең,
             “Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”...
                      Татарчалыгыннан ни ямь
                      Сериалларың тәре таккан ,
                      “Көлкеханә” –рустан калька,
                       Аннан суккан, моннан тарткан...
                                  Агымын гел буып торсаң,
                                  Милләт рухы тынчып, сасыр;
                                  Ни татар, ни  рус түгелсең
                                  “Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”...
                   Карт корылар кара-каршы,
                   Сата гайбәт ,  сата акыл.
                   Ә ник юк фикерле  бәхәс,
                 “Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”?
                              “Монетный двор” -  ул нәмә?
                              “Вак-төяк фәлсәфә” - нимә ?..
                                “Ир-ат эше”,- дигәнең дә
                                Эчкә тия, тешкә тия...
              Фанерачы  попсачылар ,
              Ярымшәрә  хәлдә шашыр...
               Син шуларны  күтәрәсең
              “Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”...
                                  Радиодулкыныңа чыгып,
                                   Әбиләр “сайрап”, саташыр;
                                   Сәлам юллап акча эшләү
                                   Төшемлеме, “Яңа гасыр”?
              Милләтпәрвәр   ихлас  затка
              Кайчан, кемең   ишек ачыр?
               Хак сүзгә   хут бирмисең һич
              “Яңа гасыр”, “Яңа  гасыр...
                                    Эфирны тутырган чүп-чар,
                                    Гүяки  җанга бабасыр...
                                    Затлылыкны тансыкладык
                                   “Яңа гасыр”, “Яңа гасыр”
                 “Татар моңы” өчен рәхмәт,
                   Ә ник  юк мантыйкый дәвам?
                   Моңлы җыр тапшырыр өчен
                   Таләп итәсеңме сәмән?
                                  Хоккей, футбол карар өчен
                                  Бар ич инде махсус канал...
                                  Аһ итәрлек    нәрсәң бар, йә,
                                  Салып сөйләш, чыгарып сал.
                      Өмет өзеп, беркөн милләт
                       Әйтсә : “Әнә, юлың такыр...”  
                       Кайда сыену табарсың   
                      “Яңа Гасыр”, “Яңа Гасыр”...
                                       Көн килер дә, Хак Тәгалә
                                       Күк капусын ачар безгә ;
                                       Яңа Гасыр, Яңа Гасыр,
                                       Юл читендә кала күрмә...

МИЛЛӘТПӘРВӘР ДЕПУТАТ

Хөкүмәттән “милләткә!” дип акча даулап,
Яулаган һәр сум , тиенне  куя ялмап....
 Бөтенебезгә газиз  шул шәхси кесә,
 Кем каян булдыра инде, шуннан печә....

  
  КИТАПХАНӘДӘ

Исемнәр алтынлап төшерелгән,
Хәтфә ахры тышлык –“туннары”...
Шүрлек-киштәләрне нур балкытып,
Тезелешкән кемнең томнары?
       Безнекеләр! Үзебезнекеләр!
       Бар да әдип, бар да депутат,
       Нинди генә бүләк алмаганнар,
       Өстәвенә кат-кат лауреат
Әллә ничә кеше караш ата,
“Чалы кош”сыз калган киштәгә,
Ә ул “кулда икән”, ярар диләр,
Сугылып карарбыз иртәгә...
        Чиртми халык теге китапларга,
         Уелса да исем алтыннан...
         Тукай китаплары өши сыман
         Шулардан саркыган салкыннан...
*Чалы кошы” – төрек әдибе Ришат Нури Гөлтекиннең атаклы романы
            

 ТРАМВАЙДА     ТӨШ
( яшь әдип авызыннан)
 Ишек шакып кердем,
-Әйбәтме сез? –дидем.
  Мөхәррир елмая,
- Ни апкилдең , кая ?
                   Үсмәсме дип, бәям,
-               Китердем, -дим,-бәян.
                                                   -Пүч , бәян , пүч , нәсер,
                                                    Итәбез , -ди, - нәшер.
                                           Янә , җитеп сәүис,
                                         - Яздым , - мәйтәм, - пауис;
                                         - Романга күч , дус , -ди , -
                                            Пока бездә пус , -ди...
                                                     - Гәҗит –журналларда
                                                     Көн аралаш сүген,
                                                     Кичә бастылармы?
                                                     Янә  басыл бүген...
                                          Форсат кулда чакта
                                           Томнарың чыгарт , -ди,
                                           Авыз ачып торма,
                                           Син бит депутат , -ди...
                                                     - Ким дигәндә ун том!
                                                     Дускай , булма үшән,
                                                      Су язып май чыгар,
                                                      Кәкерәй һәм көчән...
                                          Язганнарың бардыр
                                          Бәләкәй чагыңда,
                                          Кош тизәге туплау,
                                          Көл җыю хакында ,
                                                          Чит телләрдә чыксын
                                                      Һәрбер сүзең ,юлың,
                                                      Сөз , байлыкны мулдан,
                                                      Кулда чакта  җылым...
                                        Милләт хәлен уйлап,
                                        Йөрмә чырай сытып,
                                        Бәхет кошың – мандат,
                                        Рәхәтен күр, мокыт!...
                                                      Куйдырт оперетто,
                                                      Төшерт , киносын да,
                                                      Сәламәтлек барда ,
                                                      Төкер, дөньясына...
                                        Батма кайгыларга,
                                        Катнаш , бәйгеләргә,
                                        Приз, бүләк таптыр,
                                        Гел үзеңә тарттр...
                                                       Мин –надан , - дип торма,
                                                       Фәндә селтә кылыч,
                                                       Әкәдимик исмен,
                                                       Ләктерергә тырыш...
                                       Аһ, бу кондукторны,
                                       Нинди төшне бүлде;
                                       Депутат булмагач,
                                       Билет алам инде...
                  
                                      *         *          *

                             Ак болытларга карыйм да,
                             Нигәдер моңаела;
                             Алар тормышны көйләгән
                             Бары җил уңаена...

    П  У Ш К И Н

Яндыра да , өшетә дә
Мәхәббәт ялкыны,
Бәгырь тамырына төшә
Көнләшү шаукымы.
           Пушкинның нияте мәгълүм,
          “Үтерәм” , дип барган,
           Икесе дә яраланган,
           Дантес исән калган..
Хак Тәгалә рәхмәте киң,
Шагыйрьне яклаган!
Җан кыюдан аралаган,
Исемен пакъләгән...
            Башка азак көтсә, бәлкем,
            Пушкин... тумас иде...
            Туса да Тукай зурларлык
            Бөек булмас иде...       
Шулай дип чәпчегән булдым,
Ә бит хагын беләм,
Ул аңарчы  дуэльләрдән
Исән чыккан  гелән..
         Ниһаять шулай төкәнгән
         Йөрәге давылы
         Пушкинга нәүбәт җиткергән
         Зур саннар кануны...
       

ЯҢАРТЫЛГАН   МӘКАЛЛӘР, ӘЙТЕМНӘР
                 ( Равил  Шәрәфи өчен)
                           *    *     * 
               “ ЯҢА  ГАСЫР “ үзен мактар...
         *        *        *
Хаклык сүзе кыска : “юк” , йә “бар”,
Депутатлар  исә  “кар!” да “кар!”...
      *        *        *
Күл сасыса  балык кими,
Россиядә халык кими...
              *     *   *
Үләксә күп җирдә
                                  карга котыра,
Бездә бюрократлар
                                  арта отыры…            

                                      КИТМИБЕЗ !
                                                            ...Тәнкыйть бетте бит инде ул,
                                                               Син дә тәнкыйтьтән тизрәк кит!
                                                                           Роберт Миңнуллин
                                     
                                     Хак журналистлык төкәнсә,
                               Баш калкыта агитатор
                               Хәләл ит , дип , мактый-мактый
                               Үләксәсен  сатып ятыр...
                                             Җан тәслим кылса чын җырлар,
                                             Моң тамыры корытылыр ;
                                             Хәйдәр , Ильһам аһәңнәре
                                             Чүп астында онытылыр...
                                 Шигырь  төкәнгәнен күреп ,
                                 Китәргәме шигърияттән?
                                 Йә агаргамы сайгача
                                 Хакимият аткан бөяттә ?...
                                                 Тәнкыйть бетсә,  иҗат  бетә,
                                                  Иҗатчыга калмый кадер,
                                                  Җырга, моңга , шигърияткә
                                                  Ихлассызлык казый кабер.
                                 ..Бик ачык бар бер җаваптыр :
                                  Чучкага энҗе сипмибез,
                                  Шайтаннан иман көтмибез,
                                  Тәнкыйть  жанрыннан китмибез!
                                       Китмибез!    

                            *    *     *

 Нәрсә куйса да әпәләп, 
Әкият, драма , роман,
Ул булып чыга мәкалә,
 Мәкалә төре (макалатура дисәң дә ярый)  туа һаман...
           Әлләкемнәр булып бакты,
            Мөнбәрләрдән акыл сатты;
            Сарайлар  салмакчы булып,
            Күп  жанрда  казык какты...
Остаз аталды бу әкә,
 Корыштырганы -тәләкә;
Чөнки кирпечләре –саман,
Ягъни тизәк плүс салам...
                     Кирпечләре саман, әмма,
                    Томнары кирпечтән калын;
                 ...Әдәбият шабашчысы
                    Бертуктаусыз эсти калым....
                                                                      
                                          К Р И З И С
                                                        
                       ... Министрлар  һәм дә  депутатлар,
                      Өстәмә эш эшләп, ризыкъ таба,
                      Рекламалый  тортлар, сөт һәм сыра,
                      Кайсы  бөтерелә стриптиз-барда...
                                 Кайсы туалетка  билет сата,
                                 Кәгазь биреп тора, теләүчегә;
                                 Яшьрәкләр  юл чатына чыккан, -
                                  Утырып китәләр , түләүчегә...
                    Аннан алар тишек тиеннәрен
                    Юл читенә чыгып санап торыр...
                     Кризис турында җыру чыкса
                     Шундыйрак клип ярап торыр ;
                                 ....Ә хагында кризис авторлары
                                     Гаҗиз бүген, бар да  аптырашта;
                                     Су язып күп май чыгарды алар,
                                      Кайсы салдый, кайсы аек баштан...
                 ...Бу да исләнде дип, чүрәкәй кош,
                    Ташлый имеш чираттагы күлен;
                    Үзе сасытканын аңламыйча
                     Сафлык эзли имеш көне-төне...
                                 Түрәкәйләр дә шул чүрәкәй күк,
                                 Илне батырдылар кризиска ;
                                 Ярый ла тончыгып үлмәсәләр,
                                 Үзләре чыгарган хәсис искә...
                                                               
                           *    *     *
            Хатын-кызны чишендереп,
            Ясаганнар  иде  “мисс”,
           - Һәммәгезгә җитешәм, - дип,
            Килеп җитте кризис.

                             *      *      *
              Президентым –гүзәлем,
              “Дефолт” иде сүзләрең,
              Инде хәзер “кризис”, дип
              Өзелә  бит  үзәгең...
                         *       *       *
              - Әти, минем тамак ачты,
                Бир әле миңа колбаса!
               - Илдә кризис бит улым,
                Суган суыр , кишер аша.
                            

АДАШКАН   ҖАННАРГА  БӨЯТ
                    
           (“Язылмаган роман” авторы Шәехҗан Фәния  Хуҗәхмәткә)
            Бисмилла әйтеп башлана,
            Һәр  якты уй,  изге  ният;
            Бары ихлас, хак сүз генә
            Адашкан җаннарга бөят ...
                         Ыргытсыннар гына “сөяк”,
                         Сизми хурлык, тоймый оят
                          Милләтне төпкә батыра
                          Әтрәгәләм хакимият...
          Күктә йөзә кара   болыт,
          Төшә фәрман, ява  әмер :
       “ - Татар яшәгән җирләрдә
            Дәрья булып аксын хәмер!   
                           -   Милли рухны печәргә ,
                           -   Тукай  яшәгән йортны ишәргә!
                            - “Сөембикә”не җир астына!
                            -  “Сара-сандугачны” чүплек башына!          
        - Күктә  балкый ничә йолдыз,
        Шул санда үрчесен дуңгыз!”
      “- Без һәрвакыт әзер!” – ди, ди,
       Түрәләр чабыша тыз-быз...
                                    Берсе  бакыра, кашына-кашына :
-          Пәри туйларын мәчет каршына!
Торгызырга, Явыз Иванның форпостын,
Каян ки башланган Татар Холокосты...
Сарай әдипләре исә
Өстәгеләргә бөгә бил,
“Ярхәмикалла” дип тора,
Кайсы чыгарып куйса җил...
                                      ...Иманлылар фөръяд итә,,
                                         Өмет өзми    кыла  дога;
                                         Дини календарьлар  төяп,
                                         Дәгъвәт юлларына чыга...
      ....”Язылмаган роман”   -  кызык ,
            Укый, бәхәсләшә  гавәм;
             Эт өрә, кәрван йөрә дип,
             Көтеп калам аңа дәвам!       
     
                                    



             *  *   *
Кияүгә чыга алмаганнар – елый,
Барганнары улый...
Бәхетле парлар да очраштыра.
Алар да улаштыра...

* * *
Тормыш белә ничек сыныйсын,
Җанны, рухны ничек туныйсын,
Елый-елый көлгән чаклар байтак,
Кайчак көлә-көлә елыйсың...
* * *
Балта суга төшү – кайгы,
Очар кош тоту – шатлык...
... Халык җәүһәрләренә дә
Тирән сеңгән гыйбатлык...
* * *
Түрә булсам, мин дә җикерәсе
Өстәл төя-төя, халыкка;
... Таракандай яшәп ятыш әле,
Валчык ташыштырып ярыкка...
* * *
“Яшьлегем, кайт, кайт кире” – дип,
Тумас борын картайганнар
И җырлыйлар әсәреп...
И мөгриләр көчәнеп...
Яшьлек кадерен белүчеләр
Йөзгә якынлашканда да
Яши яшьнәп, яшәреп...

                                 

                                      КЕМНӘР   АЛАР ?

Алда үтәлмәслек томан  –томаналык,

          Ишкәкләре –батыйллык* һәм будалалык**,

       Мин-минлеге  -  хәтәр киерелгән җилкән,
   
   Фикерләре  чыга арттан, саркый үттән,

    Әдәбият  сайлыгында   йөзә   күптән....
           
              Томнары күп ,   иҗаты чүп,      ул кем микән?

                               Салы акмый, бүрәнәләр тәмам бүрткән,

                               Мидәге сырларын ахры вакыт сөрткән,

                                          Мин - мин !-  диеп шапырынып  йөргән  чоры,

                                   Күптән  үткән  , үзе шуны белми микән?...

                                  Болганчыкта балык тоту , ахры  кулай ...

                              Исем , бүләк  алу  өчен  шулай уңай ...

                Инде Сократ,  Хәйям   булып кыйланалар,

Тарихта калу хакында уйланалар
                
                  Армый-талмый банкетларда сыйланалар, 


        Тел беткәндә китап санап  юаналар...

                Йә, әйтегез,  тарих өчен  кемнәр алар?

                  Графоманнар? Аңгыралар? Диваналар?


(*Батыйл -   бозык ,

 будала**-   ахмак, буталган)