Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
среда, 15 октября 2025 г.
ЯНӘ 4 ЮЛЛЫКЛАР
******
Яшь чакта бәхет эзлисең
Табасы килә аны
Ә картайгач сагынасың
Эзләнүле чакларны...
***
"Булдырабыз" , дип кылтаеп,
Көндез чыра яндырмыйк,
Якты киләчәгебезне
Кара көнгә калдырмыйк...
***
Яшьлектә хыяллар алгысыта
Йөрәгеңдә ялкын кабына
Үзең хыялланган очрамаса,
Ятлар хыялланган табыла...
***
Дөнья матур, яшәү кызык,
Тормыш -бүләк...
Һаман җитми.Булган саен
Кирәк күбрәк...
***
"Башта кияр нәрсә булмый,
Аннан барыр җир калмый..."
...Хатын-кызлар сукрануын
Тик хатын-кызлар аңлый...
***
Җилгә оча тырышлыклар,
Хыял, өмет, вәгъдәләр....
Спектакль тәмамлангач,
Төшерелә пәрдәләр...
***
Ачуланышкан чакларда
Кат-кат телем сөрлекте....
Кемнең кем икәнен әйтү
Ача үзең кемлекне...
***
Элек бар да әйбәт булган,
Хәзер хәлләр яман...
Шушы фикер бөтерелә
Һәр заманда, һаман...
***
Ахмакларны орышасы килә
Уңлап -сулап;
Ятлар ахмаклыгын тиз тоясың,
Үзеңнекен соңлап...
***
Сәяхәтнең бар кызыгы, яме -
Башка дөнья күрү.
Сәяхәтнең иң күңелле мәле-
Өйгә кайтып керү...
***
Киләчәкне бераз чамалыйбыз,
Чөнки ул бүгенгә тоташкан ...
Үткәннәр -табышмак. Тарихчылар
Үзгәртәләр аны тоташтан...
**
Хезмәт хакың җитсен дисәң ,
Көн- төн эшлә армый-талмый.
Шулай казгансаң, акчаны
Туздырырга вакыт калмый...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың;
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез! - дип әйтәсең....
Күтәрелдек, дип исәпли
Төптән өскә калкучылар,
Агым уңаены йөзеп,
Чырайлары балкучылар...
***
Ришвәт алмау бездә гаеп,
Булдыксызлык үрнәге.
Намуслы санала, алып,
Вәгъдәсен үтәгәне...
***
Ятлар хөкеме маңгайга ора,
Якыннарыңныкы бавырга
Ятларны гафу итүе ансат,
Ә якыннарыңны, авырдан....
***
Учак булып дөрли гомер,
Күз камаша;
Бәхетле мизгел– очкыннар
Күккә аша...
***
Хөрәсәнлек шундый нәрсә,
Очмый, бармый, шуышмый
Ялкаулыктан арганнарга
Бер нинди ял булышмый
***
Сөйләшәсең гүя автоматта,
Бер өзлексез җанны сагыш талкый
Шулкадәр тиз уза айлар, еллар
Ахры алар бездән кызык тапмый...
***
Кардәшләрне онытмыйбыз,
Һәм карамыйбыз кырын
Кунакка бармый да булмас,
Үзләре килмәс борын...
***
Маймыл улы үскәч маймыл була
Чучка - була дуңгыз,
Кеше улы җиде юл чатында -
Вариантлары чутсыз...
***
Текә түрәләр сүздә
Ятларга үчегәләр
Ә үзләре , нишләптер
Лондонга күченәләр....
***
Алыштыргысыз кадрны
Югары үстермиләр,
Үз урынынына таман,дип,
Бер кая күчермиләр...
***
Тыңлаучы колак табылса,
Авыз сүздән бушамый,
Барсы да сине яратса,
Бу күпләргә ошамый...
***
Көйсезләр көй көйләми
Текмәүче җөй җөйләми
Популяр язучыларны
Язучылар өнәми...
***
Күп сөйләшмә, юлдашыңның
Кем икәнен белмәсәң,
Ашаган чакта бигрәк тә,
Тончыгасың килмәсә...
***
Татар сәнгатен күтәрә
Милли мэтрлар.
Югарылыкны билгели
Миллиметрлар...
***
Депутатлар нәрсә карый,
Нишләп һаман кыймыйлар?
Акча кешеләрне боза,
Алар шуны тыймыйлар...
***
Кешеләр өере аяу белми,
Өергә каршы чыгучы сирәк,
Ә аны юнәлтә белер өчен
Көтү көтү тәҗрибәсе кирәк
***
Әллә ниләр колакка ирешә,
Ачу чыга кайчак, гел, һаман...
Нахагына әле түзеп була,
Хагын ишетүе бик яман...
* * *
Була оча торган балыклар да ,
Була очмый торган кошлар да,
Ихтирамга лаек дошманнар да,
Җанга хуш җилкуар дуслар да...
* * *
Хатын-кызны чишендереп,
Ясаганнар иде “мисс”,
- Чишендерү-минем эш, - дип,
Килеп җитте кризис.
Берәрсенең яңагына орсаң,
Икенче яңагына да кундыр,
Нәтиҗәдә күңелең, ә аның
Ияге урынына утырыр...
***
Бар да булыр, көтик, -ди-ди,
Үз үзеңне алдалыйсың,
Чират озынайган саен,
Әле бар да алда , дисең...
***
Һәркемгә дә ярый иде,
Аны күпләр таный иде
Ул күпләр теленә менде,
Очкылык тотудан үлде...
***
Якын дус -иш ир-атларга
Кайчак килә әйтәсе, -
Көнеңне әрәм уздырма,
Кичен өйгә кайтасы!...
***
Песи тик үз артын ялый,
Кешедән үрнәк алмый...
Эт өчен дә хуҗа гизиз,
Шуңа артыңнан калмый....
***
Учак булып дөрли тормыш,күз камаша;
Бәхетле мизгел– очкыннар күккә аша...
Ут булгач, төтенсез булмый, күзгә керә
Һәр кеше, үз көе белән гомер сөрә
***
Пенсияңә күп калдымы ?
Бар әле. Шактый...
Тормышлар ничегрәк соң?
Чебеннәр мактый...
***
Эшләргә яратучылар
Эшне табып тора,
Андыйларга төрле яктан
Гозер явып тора...
***
Ахмак үзен акыллыга саный,
Акыллыны чутлый җүләргә,
Авыз ачып торсаң ул чамалый
Колагыңа токмач эләргә...
***
Илдәшләр дә кичтән шәп сыйлангач
Иртән, көзгесендә маймыл күргән;
Ә инглиз Дарвин бер күрүгә,
Ачыш санап, патентка йөгергән..
***
Арып талгач ,киң сулыйсы килә
Иркен басуларда, кырларда
Бар акчаны эшләп табып булса,
Омтылмаслар иде урларга...
..
***
Җиңү шатлыгы кичерер өчен,
Җиңел кирәк түгел, читен кирәк.
Дөреслекне ахмаклар да әйтә,
Ә ялганлар өчен зиһен кирәк...
***
Кемнәр нинди генә әсәр өчен
Алмый бүген Тукай бүләген...
Жюридәгеләрне, мәҗбүр итеп,
Шуларны укыту, теләгем...
***
Йодрык селки, ора нәгърә,
Калыкканда мөнбәрләргә...
Кыланмышы мисле маймыл,
Акылы мантыйктан аймыл...
***
"Шедеврлар басыла" -дип,
Мөхәррирләр саташа,
Бишәр йөз битле романнар
Чүп сүз үрчетү аша...
***
Мул уңыш аласы килеп,
Һәркем бакчасын ашлый;
Тормышта төрлесе була,
Картайгач, булмый башлый...
***
Беркая да барып, җитәлмисең,
Тәвәккәлләп чыгып китмәсәң;
Ялкаулыкка да ирешеп булмый
Атаң-анаң ярдәм итмәсә...
***
Операция бәясен белгәч ,
Йөрәге ярсып типте....
Медицина мөмкинлекләре киң
Пациентныкы чикле...
***
Егетләр кызларны яулый,
Кыз егетне яр итә
Диванда ир -атлар ауный,
Хатын-кызлар ял итә....
***
Батыр ир хәләл җафетен
Курортка да озата;
Хәтта мөгезле булудан
Ул курыкмый пычак та...
*
***
Мәхәббәт һәм нәфрәт гел янәшә,
Алар бергә, чиктәш;
...Мәхәббәттә рия адым саен,
Нәфрәт һәрчак ихлас...
**
Түрә күрә, бер мәл астагылар
Этләр сыман аңа өрә башлый...
Бүтән юл юк, үзара өзешсен өчен
Ул аларга сөяк-фәлән ташлый...
***
Үлгәнче бит әле яшисе бар,
Яшисе бар әле, үлгәнче....
Үлгәч тә ансат котылулар юк,
Тәнеңне яралар, күмгәнче...
***
Клиникалар тирәсен мин еш урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым,
Инде "Акча эчәкләр", дип роман сырлыйм..
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады.
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
***
Гашыйк идем аңа,
Искә алам гелән...
Күп озаттым аны,
Күз карашым белән...
***
СССР да "Мәскәү" агы ( 2 сум 87тиен*),
300 грамм 2 сум 10 тиенлек колбаса ( 63 тиен*)...."
Мәрхүм дус сеңдергән телефон номеры (2-87– 63)
Искә төшеп, җанны моң баса..
***
Мин әйткән туташлар ник ошамый?
Берсе куркыныч, ә берсе җүләр...
Ягъни үзең куркак, зәвыгың юк...
...Алар бары үзенчәлеклеләр...
***
Шахмат,фигуралары йөреше
Кырыйга , алга һәм артка да
Ә пешкалар алга гына бара,
"Ашалу" янаган чакта да....
***
Үзләре чыгарган законнарны
Атлап узаргамы, абынусыз,
Алар каршысында нигә әле
«Халык хезмәтчесе" кагылгысыз.?..
***
Урна аша ирешәсе килә
Күңел куандыргыч мандатка...
Һәр өлкәдә, хәтта шигърияттә
Ул меңгерә, бугай ак атка...
***
Депутатлар нәрсә карый,
Нишләп һаман кыймыйлар
Акча кешеләрне боза,
Ник соң аны тыймыйлар?
***
Барып төртеләсең килми, икән,
Димәк, вакытында туктау кирәк...
Бәхетле булып күреним дисәң,
Иң киме-туйганчы йоклау кирәк;
***
Ярма тармасында шактый зур сан,
Әйтә ничә грамм икәненме?...
Тиеннәрдә бәясенме ача?
Әллә бөртекләре исәбенме?...
***
Шигырьләремне басарга
Тешләре үтәр микән?
Яки инде алар күптән
Төшеп беттеләр микән?...
***
Түрә күрә, бер мәл астагылар
Этләр сыман аңа өрә башлый...
Бүтән юл юк, үзара өзешсен өчен
Ул аларга сөяк ташлый...
***
Үлгәнче бит әле яшисе бар,
Яшисе бар әле, үлгәнче....
Үлгәч тә ансат котылулар юк,
Тәнеңне яралар, күмгәнче...
***
Хурлыгы да зурлыгы да ерак йөрми
Ә бәхет килә дә китә, сагыш китми
Дөньяңны оныттырырлык мизгелләрне
Күңелеңнән юдырырга гомер җитми...
***
Сәламәтлеккә зарарлы, дигән тамга
Хәмер , сигарет каплары капкачында...
Охшаш кисәтүләр әлегә очрамый
Торт, йә телевизор тартмасында..
***
Мәхәббәт һәм нәфрәт гел янәшә,
Алар һәрчак бергә, алар чиктәш;
...Мәхәббәттә рия адым саен,
Нәфрәт һәрчак ихлас...
***
Мине бер кая да сайламыйлар.
Үзем бертуктаусыз сайлыйм .
Сайлаучы булып сайландым микән?
Төбенәчә аңлый алмыйм....
***
Кеше һәрнәрсәгә күнегәчәк
Бкраз гына түзсә, әзрәк сабыр итсә.
Ә бит кышсыз калу да бик мөмкин,
Депутатлар шундый карар кабул итсә...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың;
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез, - дип әйтәсең....
***
Клиникалар тирәсен мин еш урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым,
Инде "Акча эчәкләр", дип роман сырлыйм..
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады.
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
***
Гашыйк идем аңа,
Искә алам гелән...
Күп озаттым аны,
Күз карашым белән...
***
СССР да "Мәскәү" агы ( 2 сум 87тиен*),
300 грамм 2 сум 10 тиенлек колбаса ( 63 тиен*)...."
Мәрхүм дус сеңдергән телефон номеры (2-87– 63)
Искә төшеп, җанны моң баса..
***
Мин әйткән туташлар ник ошамый?
Берсе куркыныч, ә берсе җүләр...
Ягъни үзең куркак, зәвыгың юк...
...Алар бары үзенчәлеклеләр...
Хатын-кыз иягенең дә урысчасы ,
"Подбородок" була-ягъни, сакал асты...
...Ә кемнәрдер камил туган телебезне сатып,
Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты....
***
«Дать батога!» , диләр, гаярь руслар,
"Батог" – русның тукмау чарасы...
Безнеңчәдән дә тәрҗемәлиләр,
Тукмауга турылап мәгънәсен...
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Утта янмый , суда батмый, дип тә,
Төшерергә мөмкин күңелне,
"Экскремент", дигән төшенчәне
Шул сыйфатлар ача түгелме?...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
***
Тормыш итәр өчен якты кирәк ,
Йолдыз күрер өчен - караңгылык...
Юмарт булып яшәү күңеллерәк,
Тынычрак, яшәү саран булып....
***
Сайлау кичеп, урна аша,
Хыял тормышка аша;
Кем шәп урынга урнаша,
Урлаша да, урлаша...
***
Дөнья тарихы золымнан гаеп тапмый, -
Цивилизация юлы, дип исбатлый;
Аныңча, җиңелгән - кыргый, җиңгән - хаклы,
Ә кан койган яу башлары - бөек, затлы...
***
Ятып калганчы кал атып,,
Яшә тормыш ямен татып,
Йөрмә бушлай акыл сатып,
Беркайчан да һәм һәракыт!..
***
Камыт киерткәннәр икән
Инде авыр сулама,
Бәла ялгыз гына йөрми,
Чират -тәртә, дугада...
***
Эт сугарып йөрисең , дип
Хатын бүген "хуплады»,
Беразга «корыны бушка
Аудартудан» туктады...
***
Өскә күтәрелгәннәргә
Яный аска түнтәрелү,
Төпкә төшеп җиткәннәргә
Бердәнбер юл- күтәрелү...
***
Кеше- атомнар тукылышындагы
Молекуларның җыелмасы,
Ирешкән байлыклары да шундый,
Хыялына ничек кенә уелмасын...
***
Сайлау кичеп, урна аша,
Хыял тормышка аша;
Кем шәп урынга урнаша,
Шыпырт кына урлаша...
***
Дөнья тарихы золымнан гаеп тапмый, -
Цивилизация юлы, дип исбатлый;
Аныңча, җиңелгән - кыргый, җиңгән - хаклы,
Ә кан койган яу башлары - бөек, затлы...
***
Ятып калганчы кал атып,,
Яшә тормыш ямен татып,
Йөрмә бушлай акыл сатып,
Беркайчан да һәм һәракыт!..
***
Камыт киерткәннәр икән
Инде авыр сулама,
Бәла ялгыз гына йөрми,
Чират -тәртә, дугада...
***
Эт сугарып йөрисең , дип
Хатын бүген "хуплады»,
Беразга «корыны бушка
Аудартудан» туктады...
***
Өскә күтәрелгәннәргә
Яный аска түнтәрелү,
Төпкә төшеп җиткәннәргә
Бердәнбер юл- күтәрелү...
***
Әдәбиятны кауласа графоманнар,
Медицинаны кайгыртса шарлатаннар,
Фәндә түш һәм бүксә какса профаннар,
Түрдә тамыр җибәрәчәк ренегатлар..
***
Өч тиенлек вуз тәмамлап,
Үзен саный зыялы,
Урап узу җаен юллый
Хезмәт дигән кыяны.....
***
Зур уңышларга ирешү
Бик күпләрнең хыялы..
Хыялларны суга сала
Ялкаулык ихтыяры...
***
Редакцияләр катында
Язучылар урала,
Алар саны арта тора,
Ә тиражлар уала...
***
Эш эшләүчеләр нык кими,
Кая бакма -зыялы
Бавр да урап узмак була
Хезмәт дигән кыяны.....
***
Ялганнарын тоткаласаң,
Бүтән алдамыйлар...
Гел дәшми генә уздырсаң,
Дөрес аңламыйлар...
***
Текә түрәләр җай белән,
Рәхәт чигеп гомер итә....
Җәһәннәмдә дә аларны
Иң җылы урыннар көтә...
***
Бәхеткә тиенер өчен
Артык акыл кирәкми;
Акылсызлыкта да ямь аз,
Рас башың бар, кирәк ми...
***
- Һаман баш авырта дисең,
Табибка күрен, иркәм!
- Диңгезгә күренеп кайтсам,
Чирем чигенмәс микән?...
***
Аны ни сатып, ни тартып алып булмый,
Вакытны һәркем үзенчә сарыф итә,
Банк процентлары да аңа кунмый,
Ул туктап тын ала белми, уза-китә....
***
Затлы әсәрләргә юлны яба
Асрама басмалардагы мөхәррият
Әтрәк-әләм өчен мөһим түгел
Төпле белем, камил акыл, изге ният...
***
Клиникалар тирәсен мин еш урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян * яздым,
Инде "Акча эчәкләр", дип роман сырлыйм..
* "Татарстан яшьләре", №25(12347) 28 июнь 2018 ел,
"Медикләр һәм мидәкләр", Рөстәм Зарипов
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады.
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
(редакция өчен генә: Милиция полиция булып үзгәргәч, медиклар педиклар дип үзгәрмәгәе дип борчылуы күздә тотыла)
***
Чиновниклар үрчи һаман,
Җенси юл белән түгел,
Адаштыралар зиһенне,
Чуалттыралар җебен..
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Кайда соң без? Башта түгел,
Азакта түгел, уртада...
Үз көебезгә барабыз,
Вакыт җиткәнче туктарга...
***
Пальма маен ашарга ярый , дип
Раслый табиблар министрлыгы....
Хәмер, тәмәкегә, зарарлы, дип
Тамга суктыруы – горурлыгы...
Рөстәм Зарипов, Саба, Шәмәрдән
***
Гашыйк идем аңа,
Искә алам гелән...
Күп озаттым аны,
Күз карашым белән...
***
Кеше кош түгел түгелен,
Ул да оча вакыт- вакыт..
Әйтик, очып барып төшә,
Кошларның халәтен татып....
***
Каядыр барасың килсә,
Әвәл китәргә кирәк,
Барып җитеп, эш пешмәсә,
Кайтып китәргә кирәк....
***
"Бер "Мәскәүски" ак ( 2 сум 87тиен*), 300 грамм
2 сум 10 тиенлек колбаса ( 63 тиен*)...."
Мәрхүм дус аңлаткан телефон номеры (2-87– 63)
Искә төшеп, җанны моң баса..
(* СССР чоры бәяләре)
***
Әтрәк-әләм асыл затны
Пычрату корылышында...
Шулай язган Максим Горький
Гомере борылышында...
***
Мин әйткән туташлар ник ошамый?
Берсе куркыныч, ә икенчесе җүләр...
Ягъни үзең куркак, зәвыгың юк...
...Алар исә үзенчәлеклеләр...
***
Уттай яндым, ул боз иде,
Язмышыма күндем...
Мәгъшукам эри башлагач,
Сүрелдем дә сүндем....
***
Дәвалап бетереп булмый
Йөрәгеңнең ярасың,
Соңгы ноктаңа җиткәнче
Барасың да, барасың...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
**
Хатын-кыз иягенең дә урысчасы ,
"Подбородок" була-ягъни, сакал асты...
...Ә кемнәрдер камил туган телен сатып,
Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты....
***
«Дать батога!» , диләр, гаярь руслар,
"Батог" – русның тукмау чарасы...
Безнеңчәдән дә тәрҗемәлиләр,
Тукмауга турылап мәгънәсен...
***
Чорлар алмашынган саен
Итәк кыскара бара,
Юкка чыгуы да мөмкин,
Табылмаса бер чара....
***
Әдип актыклары сырлый роман...
Фанерачы җырчылар үзәкне өзә,
Күсе рухлы түрәләр типтереп яши,
Димәк безнең кораб әле йөзә...
***
Дүрт аяклы чорларына кеше
Кайтырга омтыла, күр әле...
Икәү йөк күтәрү, кочышулар
Шул фикерне раслау үрнәге ...
***
Хыяллар ирекле, белми чикне,
Өмет офыклары исә чикле;
Аска карап йөрү оныттыра
Кояшлы, айлы, йолдызлы күкне...
***
Хатынымның һәр әйткәне
Минем өчен закон;
Законнан тайпылган саен
Чара күрә хатын...
***
Әгәр хак дөресен ачып салсаң,
Кем борчылыр, кемдер көләчәк,
Ә кемнәрнеңдер ялагайлары
Урап алап, чәң-чәң өрәчәк...
***
Халык укымый , -ди каләмзатлар,
Ә укырлык әсәр язмыйлар ....
Холкымны авыр саныйлар, әмма
Алтынга тиңләргә базмыйлар...
***
Әни , ул гел күзләремнән күзен алмый,
Мине ярата бугай ул егет!
Бәлки башка карар җир тапмыйдыр?..
Кызым , ашавыңны бераз кимет....
***
Акыллы башка да ахмак уйлар
Сирәк-мирәк кереп чыккалый,
Күңелкәен акккан суга ташлап,
Дөрләп янган утка тыккалый...
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий