Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 8 октября 2025 г.

ТУЙДАН СОҢ ДӨМБЕРГӘ

( Тәнкыйть бетте бит инде ул, Син дә тизрәк тәнкыйтьтән кит!... Роберт Миңнуллин ) Күптән түгел, интернетта Р.Ф.Харрасова атлы галимәнең "Әдәби тәнкыйть нигезләре" исемле ,"фән буларак әдәби тәнкыйтьнең нигезләре","әдәби тәнкыйтьнең үзаңы һәм үсеш этаплары», «тәнкыйтьче осталыгы", "информация , пропаганда чаралары һәм әдәби тәнкыйть", "тәнкыйть жанрлары" атлы бүлекләрдән торган күләмле, минем исем фамилиям дә чагылыш тапкан хезмәтенә юлыктым. Бездә әдәби тәнкыйтьнең булмавы, шул сәбәпле әдәби басмаларга язылучылар саны юклыкка тәкмәрләве, асрама көненә калган әдәби гәҗит журналларның китапханәләргә тагу аша гына яши алуы, шундый басмаларда терсәк тырпайтып мәйдан тоткан оядаш каләмзатларның бер-берсен үзара макташулары, "үзем турында үзем" атамасы ышыгында резюме үрнәгендәге язмалары "әдәби тәнкыйть» дип кабул ителгән шартларда , мондый хезмәтнең зарурлыгы, практик әһәмияте нидән гыйбарәт булуы кызыксындырды. ...Автор төрле чорларга кагылышлы күп кенә чыганаклардан алган мәгълүматны үзе зарур санаган тәртиптә төрле темаларга турылап теркәп барышлый, вакыт - вакыт кайбер язучы, шагыйрь һәм башка әдәбият өлкәсендә казганучыларны мактап телгә ала һәм алар арасында, кагыйдә буларак Рифә Рахман дигән автор да чагылып куя Баксаң бу исем әлеге авторның үз тәхәллүсе икән ... Хезмәтнең практик әһәмияте авторның үз-үзен күтәрүдәге тапкыр алымына гына кайтып калмый, әлбәттә. Анда Гүзәл Яхинаны, аның Росссиянең иң югары өч әдәби премиясенә лаек булган, күп телләргә тәрҗемәдә кыйммәт хакка зур тиражларда сатылышы белән Форбс китабына кергән беренче романын гаепләү , төркем белән аңа ыжгырып ябырылган исемле титуллы танылган язучыларны хуплау һәм зурлау да күзгә ташлана... Тәнкыйтькә багълы саллы ошбу хезмәттә әдәби басмаларның укучылары төкәнүе искә алынмый... Ни аяныч, милли һәм сексуаль хафалардан тукылган, укучысы юк асрама көнендәге басмаларда бәйгеләр корыштырып, исем, титул, премияләр белән бүләкләнүләре җайга салган оядаш тар даирә эшләнмәләренең хакыйкый әдәбиятка мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә булуы да бизмәнгә салынмаган Ә иң кызыгы, әлеге 300 битле хезмәтнең 28-29 нчы битенләрендә мин фәкыйрнең 2005 елның 7 санында басылган язмасы тәнкыйть сәнәгенә эленгән һәм шул җирлектә минем белән беррәттән Айдар Хәлим белән А.С.Пушкин да өлешсез калмаган?!.. Ни өчен әллә кайчан язылган язмам филолог-галимәнең күзенә чалынган һәм дулкынландырган икән? Баксаң ул мәкалә урын алган журнал санында әлеге авторның «Чикерткә» исемле» хикәясе дә басылган . Шул хикәядә Клавдия атлы әби, йортында үзенә иптәш итеп тычкан асрый, аны Петя дип атап, шуның белән аралашудан тәм һәм җан тынычлыгы табып яши. Кызганычка каршы тычканны аның улы Костя үтерә...Менә шундый фаҗига ....Хикәяне укыгач, ирексездән Стивен Кинг романы буенча төшерелгән, 4 номинациядә Оскар премиясенә тәкъдим ителгән "Яшел миль» фильмы хәтердә яңара. Фильмда үлемгә хөкем ителгәннәрнең төрмәдәге авыр, кимсетелүле тормышы бәян ителә. Ә бер мәлне алар мохитында тычкан пәйда булып, төрле камераларга кереп йөри башлый. Шул тычкан теләсә кайсы мизгелдә үлем көткән затларның җан юанычына әйләнә. Хәлбуки, бер төрмә түрәкәе моны күреп, хәлне аңышып, башын күзен тондырып тычканны эзәрлекли һәм ахыр чиктә тоткыннарны шул юанычларыннан мәхрүм калдыра...Озын сүзнең кыскасы,татар укучысы өчен, иректә яшәгән , радио тыңлау, матбугат белән танышу, күршеләре, якыннары белән аралашу мөмкинлегенә ия Клавдия атлы карчык фаҗигасе тәҗеллеге, мин фәкыйрьгә аңлашылып бетмәде... Интертат атлы электрон газетада Рузилә Мөхәммәтованың "Мәдәни җомга"ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк"  атлы  гыйбрәтле язмасында (1 декабрь, 2024 ел)  "Татмедия" акционерлык җәмгыяте  , Милли китапханә, тел институты, филормония җитәкчеләре, танылган исемле титуллы шагыйрьләр, мөхәррирләрнең  әтрафлы әңгәмәсе   барышында  ""Мәдәни җомга" газетасы   проблемасы аңа  гына кагылмавы искәртелгән иде...Хәлбуки, бу проблема күптән яңа түгел.. 2004-2005 елларда, әдәби басмаларда тираж югалта баруны, ягъни укучыларны җуюны чикләргә яки тоткарларга тырышып микән, "Безнең заман герое" исеме астында "Казан утлары" журналы дискуссия оештырып, хакыйкый тәнкыйть мәкаләләренә ирек ачты. Һәм шул чорда минем өч мәкаләм, "Пегас кашына микән? , "Тозсызны күзсез дә күрә" "Төрле төрле уйласак та" дигәннәре дөнья күрә алды. Форсаттан файдаланып, иң дәрәҗәле, исемле титуллы авторларның әсәрләрендә үзем күргән каршылыкларны да ачыктан ачык бәян итәргә тырыштым.. Шул исәптән, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе булган, Югары Совет депутаты, бик күп премияләр лауреаты Туфан ага Миңнуллинның иң куп куелган "Кырларым, тугайларым" исемле сәхнә әсәрендәге уңай герой буларак тәкъдим ителгән, икмәк өчен көрәшүче колхоз рәисенең адәм актыгы булуын ( ул ике колхозчы малайга кул күтәрә, хатыны эчә, сулга йөри, ахыр чиктә асылынып үлә, ә ул хатыны белән "шаярган" ир-ат ихтыярына буйсынып, ул теләгән белешмәгә имза сала һ.б.), янә килеп, мактаулы "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясенең Энсон Хайнлайн романына аваздашлыгын , шул әсәр буенча төшерелгән "Знакомтесь, Джо Блэк" атлы фильмның интернетка эленгән булуын искәртүдән тыш, төп герой - туксанны узган картның намазлыкка басасы урында, урыс авылына барып эчеп кайтып, бакчада үлүен искәртүем истә калган... Инде шушы урында туктап, минем адреска яуган гаепләүләрнең асылын тәгаенләү максатында Р.Ф.Харрасова хезмәтенең , мәкаләмә нигезләгән өлешеннән өзек китерү артык булмас : "«Казан утлары»ның 2005 ел, 7 санында Рөстәм Зариповның «Төрле-төрле уйласак та» дигән язмасы чыккан иде. Автор аерым бер урыннарда, бик хаклы һәм нигезле рәвештә, Айдар Хәлимгә каршы төшә, аның Гаяз Исхакый язган «Ул әле өйләнмәгән иде» хикәясен дөрес аңламавын әсәрнең төп мотивын объектив билгеләү юлы белән ача, әмма үзе дә А. Хәлим тәнкыйтенә хас чатаклыклардан арына алмый. .. Гомумән, аның күпчелек тәнкыйть язмалары үтә субъективлык белән аерылып тора. Ул бу очракта, А. Хәлимнең «Сез беләмсез кая барганны?» мәкаләсендә танылган прозаигыбызның Кандалыйны Пушкиннан өстен куйганына эче пошып, «Сәхипҗамал» поэмасыннан натуралистик тасвирларны китерә... Р. Зариповның татар әдәбияты тарихында мәртәбәле урынга ирешкән Габделҗаббар Кандалыйны – мулланы һәм үз чорының танылган шәхесен «агай» дип түбәнсетергә омтылуы аны тәнкыйтьче буларак бизәми...... Р. Зариповның әдәбият тарихыннан, теоретик хезмәтләрдән хәбәрсезлеге күренә. Ул, бердән, купшы әдәбият, бигрәк тә поэзия фонында танылган мулла тарафыннан язылган кыю шигырьләрнең әдәби барышка ничек тәэсир итүен, шагыйрьнең гади халыкны үз әсәрләре аша әдәбиятка якынайтуын аңламый. Икенчедән, рус әдәбияты тарихында Пушкинның Кандалыйдан да «уздырган», хәтта порнография дип аталырга тиешле шигырьләре барлыгын белми..." Татар филологы мине аңламаучыга , белмәүчегә, хәбәрсезгә, Айдар Хәлимне чатакчыга , ә Пушкинны порнографлыкка турылаган.. Татар филологиясе дигән фән үзләштергән ханым, техник вуз һәм хезмәтенә кагылышлы югары курслар тәмамлаган, заманында халык хуҗалыгында җаваплы вазифалар башкарган мин фәкыйрьгә үз каланчасыннан торып түбәнсетүле бәяләмәләр ташлый... Татар филологиясе дигән гыйлем шундый мөмкинлекләр ача, күрәсең... Миңа калса фән булуның иң беренче шарты аның логикага, мантыйкка буйсынуы. Ә татар филологиясе логикага буйсынмый, чөнки үз - үзен татарча аңлата алмый.. Анда тоташтан чит телләрдән алынган аталышлар чытырманлыгы...Әлеге предметны уку университеттан Мәдәният институтына күчүе дә аның фәннилек дәрәҗәсен тәгаенли кебек? Ни дияргә дә белмәссең. Минем, татарча язмаларыма киртә куелгалый башлагач, рус телендә язган Мәскәүдә чыга торган 34 илгә таралышлы "Великая Эпоха" газетасында 8 мәкаләм, юллаганнарымның барсы да бер өтере дә төзәтелми басылган иде. "Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов та байтак язмаларымны, бер тапкыр да кул тыкмый, төзәтүләрсез бастырды, авыр туфрагы җиңел булсын... Аларда басылган кырыс эчтәлекле язмаларыма карата бер тарафтан да ниндидер мыскылларга азапланулар да күзәтелмәде. Татар телендә басылган язмалар белән хәл башкача...Мине ирештерергә корылышлы язмалар күренгәләде. "Бер шәм кабыз" исемлесенә "Бер шәм куллан", дип матбугат аша җавап биргәнем хәтердә ..."Нәзәкатьле юмор", "Синтезатор", Пьер Буль моделе» һәм башка исемлеләре шәхси блогыма да эленгән. Аларны интернет аша "блог рустема зарипова" дип кереп укып була. Ә блогыма мөрәҗәгать итүчеләр саны арта тора, инде 160 меңне узды . Ә Р.Ф. Харрасова гаепләүләре белән килешәсе килми. Беренчедән мин Айдар Хәлимне тәнкыйтьләмәдем, ә "Сез беләмсез кая барганны?" исемле мәкаләсен нигездә хуплавым барышында, кайбер бәхәсле, ялгыш тоелган моментларга тукталып, аларга карата шәхси фикеремне белдердем...Икенчедән, галимә ханымның порнографиядән хәбәрсезлегемне гаепләве, үзенең хәбардарлыгын белдерүе, шуның белән горурлануы чарасыз калдырды. ( Танымый булмый, ислам тәгълиматы тыйган нәрсәләрдән ерак торуны кулай саныйм...) Өченчедән, "агай" дип атауны мыскыллау, дип бәяләү дә гаҗәпләндерә. Мин бу аталышны мәкаләмдә үзем хөрмәт иткән әдип Айдар Хәлимгә карата да кулландым һәм аның моңа ризасызлык белдергәне булмады. Киресенчә , телгә алынган саллы мәкаләсенә карата кайбер тәнкыйть фикерләремә җавап итеп, ул иҗатыма бик югары бәя куйган "Кече юлның тузаны" исемле мәкаләсен Шәһри Казан газетасында бастырып чыгарды.. (мәкалә интернетка эленгән). Инде Айдар Хәлимгә, миңа һәм Пушкинга карата галимә ханым торгызган гаепләүләрнең хакмы, нахакмы булуын аныклау максатында язмамның, галимә ханымны хөкемдарлыкка этәргән өлешенә урын бирик : " Дискуссиябезнең жанланып китүенә Айдар Хәлимнең "Сез беләмсез кая барганны?” дигән язмасы сәбәп була алса, әңгәмәбез әле озак дәвам итәр, сүндерергә теләмәсәк, сан саен берәр тәнкыйть мәкаләсе чыгып баруы таман гына булыр. Минемчә дә Айдар Хәлим "ФИЛ”ләр(филологлар -Р.З.) турында шәп әйткән, галим-галимәләрнең, кайбер язучыларның “тәнкыйть” дип бастырган, тешкә тия торган сафсаталарына да урынлы эләккән. Университет эскәмиясе һәм редакция коридорыннан гайре бер ни күрмәгән, биографиясез, редакция кәнәфие югарылыгында калган язучылар да лаек бәя алган.... (Хактан да , Айдар Хәлимнең кырыс бәяләмәләре әлеге хезмәт авторына да , аның коллегаларына, оядаш каләмдәшләренә дә кәкере сугуын танымый булмый...-Р.З. )Айдар агай Мансур Баржылыны Вахит Имамовны мактауда чама югалтуын искәртә. "Тот та Нобель премиясе бир'".—дип тә шаярта Әмма үзе Габделжаббар Кандалыйны Пушкиннан югары куя, бөтен дөнья поэзиясендә сирәк шагыйрь, дип бәяли. Әйдәгез, әлеге шагыйрьнен Айдар агай мактап телгән алган шәп әсәре-Сәхибжамал абыстайга язганнарын—күздән кичерик (Габделжаббар Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар. 1988ел.Татарстан китап нәшрияты) : Килә белмәсәң и җаным Бәнемдик мелла гашыйкка. Барырсың к...е юмаган Надан бер кара мажикка. Суган, икмәк тоеп эчкә. Алыр сулышыны көчкә. Гүя тын йибәрер мичкә, У.. ыр. и абыстай ла. Егерме бишкә йәш йиткәч. Чырай һәм үзгәреп киткәч. Имиләр салынып беткәч. Кадерсез була кочагың Гашыйк Кандалый сөйгәнен “мина килмәсен каргыйм һәм тәмугка эләгәсем" дип, анда булачаклар белән өркетә: Зобанилар орыр чукмар. Күзеңдин күстәрер утлар. К... дин чыгарыр б.. лар. Әгер барсаң надан йарга ! Хуш. Кулны йөрәккә куеп уйлыйк, мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре, мулла Габделҗаббар Кандалыйның иң танылган ошбу поэмасы, ( этика, эстетика , ислам әхлагы киртәләре турында онытып торыйк) аны Пушкиннан өстен санауга бер кишәрлек булса да җирлек калдырамы?...Әле бит бу поэмадан печтеки генә өзек... Р.Ф.Харрасованың, Габделҗаббар Кандалыйны, Пушкин порнографик шигырьләр язган, дип аклавы да , әлеге хезмәтенең кыйммәтенә карата Айдар ага Хәлим искәрткән кискен бәяләмәгә турылый. А.С. Пушкинның китапханәләрдәге томнарында порнаграфия юк . Күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән Тәлгат Нәҗми әйтмешли "ә гәҗиттә нәрсә язмаслар"... Социаль челтәрләрдә дә кемнәр турында ни генә юк... Габделҗаббар Кандалыйның әлеге мактаулы поэмасын да явыз ниятле затлар каяндыр казып чыгарып социаль челтәргә элмәгәннәр, поэма урын алган китап дәүләт карамагындагы "Татарстан китап нәшрияте"ндә басылган... Сөекле Тукаебыз да Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам" дип язганда аның ниндидер порнографияләрен күздә тотмагандыр? Әллә соң, галимә ханым мантыйгына таянып, Тукайны да Пушкинның андый "иҗат" үрнәкләрен белмәве аны бизәми, дип гаеплисеме? ...Миңа калса, Польшаның азатлыгы өчен көрәшкән поляк шагыйре Мицкевичның, Пушкинны Россия империясе тарафдары буларак гаепләп, "патша көчеге", дип атавы да, аның иҗатының кыйммәтенә зыян-зәүрәт сала алмый.. Алар икесе ике ил патриотлары һәм һәркайсы үз атын үзенчә куган.. Милли әдәбиятыбызның аяныч хәлгә төшүе беренче чиратта тәнкыйтьнең, бәгъзе премияпәрвәр шома затлар тарафыннан, шәхси мәнфәгатьләре хакына һәртөрле сафсаталар ышыгында юлдан алып ташлануы аркасында, дип саныйм... Айдар Хәлим әйткән "Фил"ләр тырышлыгы, шул исәптән мәктәпләр өчен яраксыз, татар баласы күңеленә хуш килми торган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре "ярдәмен" онытып калдырмыйча. Әдәбиятны бетемсезлеккә чыгаруда алып узганнарның, шуларга терәк булучыларның , бар гаепне үз өсләреннән төшереп Гүзәл Яхинага күчереп арканларга маташулары күренешен картинада чагылдырырлык рәссамыбыз табылмасмы икән?

Комментариев нет:

Отправить комментарий