Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 24 марта 2024 г.

АК КӘГАЗЬНЕ КЕМ , КАЙЧАН , НИЧЕК КУЛЛАНА ?

Казанда«Болгар» кунакханәсе дип аталган, соңгы 7 ел гомерен уздырган, аның рухы яшәгән бинаны ишеп, сөекле шагыйребез шартлы рәвештә рухи бомж хәленә куелгач, инде аны тукмарга да озак калмагандыр, дип хәвефләнгән идем. Хәлбуки, Казан аэропортына исемен биреп, шартлы рәвештә пропискага тиендергәч, хөрти фаразлар бимазалавы беркадәр кими төште... Әмма, иҗтимагый, фәнни, сәяси дип тәкъдим ителүче "Казан утлары " журналында Ринат Мөхәммәдиевнең "Ак кәгазь нидән саргая?» исемле романы басылып чыгу һәм шул уңайдан әлеге әсәр турында фикер алышулар янә төн йокыларын качырды... Хакыйкый журналист Рузилә Мөхәммәтова, 2019 нчы елны басылган , Салават Камалетдинов фотолары белән сипләнгән "Татар башын татар ашар."Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турында әсәренә бәя бирде" исемле язмасына (http://kunelradio.ru/2019/10/08/tatar-bashyn-tatar-ashar-yazuchylar-rinat-mohemmedievnen-donoschy-nekis-turyndagy-eserene-beya-bird), " Татарстан Язучылар берлеге онытылыган традицияне яңартып, язучы әсәре буенча җыелыш җыйды", дип керешә һәм үгезне мөгезеннән эләктереп, әсәрнең геройлары конкрет шәхесләр – репрессия корбаннары булган фольклорчы галимнәр Җамал Вәлиди белән Нигъмәт Хәким һәм алар өстеннән донос язган Нәкис булуын, Нәкиснең прототибы кемлеге әйтелмәвен, искәртә. Чыгыш ясаучылар, Тукай премиясе лауреатлары , берлекнең тотанагы сыналган затлар, шартлы рәвештә Берлекнең генералитеты дияргәдер бәлки, аларның йөз-кыяфәтләре утыру рәвешләре фотоларда чагылыш таба, татар әдәбиятының аксакалы ( автор билгеләмәсе) Тәлгат Галиуллин, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов, халык шагыйре Ренат Харис, депутат Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов , халык язучысы Марсель Галиев, кайчандыр Язучылар Берлеге рәисе, ягъни җитәкчеләре булган роман авторы, Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев үзе, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов,.язучы галим Фәрит Яхин һәм әлеге даирәдә яңа кеше, башкалардан аермалы буларак татфак тәмамлап канат ярмаган, оядаш ук түгел, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова.. Журналист бәянында әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов әлеге утырышның инициаторы булса да, Нәкиснең прототибы турында фикер алышмау яклы...Җыелышның барышын, атмосферасын, асылын аңышыр өчен һәр чыгыш ясаучының язмада бәян ителгән 1-2 җөмләсен булса да искә алу урынлы булыр сыман: Халык язучысы, депутат Ркаил Зәйдулла: ...Бу нәфис әсәр генә булса, болай җыелып утырмас та идек, без аның прототибының кем икәнен беләбез. Ринат Мөхәммәдиев:  Язмый кала алмаганга яздым. Мин КГБ архивларын кирәк кадәр өйрәндем. Татар әдәбиятының аксакалы Тәлгат Галиуллин:  Ринат Сафиевичка олы шәхесләребезне күтәргән өчен рәхмәт... Карагыз ничек яза!... Ринат Сафиевич тормыш ваклыкларны фәлсәфи фикергә төреп бирә бара. Әсәрнең теле бик матур. Онытыла башлаган сүзләрне әйләнешкә кертеп җибәргән. Халык шагыйре Ренат Харис Ак кәгазь нидән саргая» — роман исемендә гаҗәеп зур, тирән метафора ята. Кәгазьне хәбәр белән тәңгәлләштерәбез. Саргаю – сары сагыш. ..Гений и злодейство совместимы. Район җитәкчеләрен алыгыз. Алар доктор наук та, кандидат наук. Берсе дә үзе язмаган. Плагиат темасы — бүгенге көннең чире. Роман безне шул яктан да кисәтә. Тукай премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов: ...«Кырын эш кырык елдан соң да беленә», дигән татар мәкале бар. Мин моны бик кыю әсәр дип саныйм. Бу әсәрне «Казан утлары»на бирүегез өчен рәхмәт. Баш мөхәрриребез яшь һәм кыю. Шулай да үзегездә булган документларны миңа да күрсәтсәгез иде. Әйдәгез, плагиталыкка шлагбаум куйыйк Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов: ... Безнең милли фаҗигане ача торган роман. Ринат абый шушы фаҗигане исбатлап һәм тасвирлап бирә алган. Милләтнең күзен ачкан өчен рәхмәт. Халык язучысы Марсель Галиев: Ренат Мөхәммәдиевның романын кызыксынып укып чыктым. Нигездә әйбәт фикер калды. ...Ринат доносчының исемен дә яшергән инде. Ләкин ул…ачык күренеп тора. Язучы галим Фәрит Яхин: Бездә бер-беребезне юкка чыгарып кемдер булырга теләү омтылышы бар.… Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: ...Ашыгып язылган. Монда әле роман юк ....Нәкис тарихы артыннан ашыгып барырга кирәкми. ... Сез бай архив материалы дисез. Мин ул материалны бер новеллада да күрмәдем.... Озын сүзнең кыскасы, бер-берсенә лауреатлыкка ирешүдә терәк булган, каләмдәш, фикердәш, һәм бер гыйлем учагыннан белем алу, аннары еллар дәвамында дәүләт асрамасындагы бер әдәби казанда кайнап аралашу сәбәпле, бу минем фикер,иҗатлары күпмедер дәрәҗәдә уртак алгоритмга турыланган әдипләрнең фикерләре "үз кеше" Ринат Мөхәммәдиев әсәрен нигездә хуплауга кайтып кала... Әдәби тәнкыйть! исеме астында чыккан , бер-берсен мактауда узышучы мәкаләләрен байтак укыган кеше буларак, бу мине гаҗәпләндермәде...Үпкәләштән булмасын, әлеге лауреатларның нинди әсәрләре кемнәрне таң калдыруы, кызганыч ки, мәкалә авторы да искәртмәде,миңа мәгълүм түгел . Аларның иҗат җимешләре чит илләрдә дә, Русия киңлекләрендә шау-шу тудырмады ... Дәүләт , ягъни налог түләүче хисабына, китапханәләргә яздырып җан асраучы аз тиражлы журналда басылган әсәр өчен нинди нигезләмә аша Тукай премиясен бирүләре мин фәкыйрьгә аңлашылмый. Төп кретерий нәрсәдә соң?Тукай бүләгенә элегрәк лаек булган " Сөембикә" романында атаклы татар ханы, үткәндәге илебез җитәкчесе Сафагәрәй хан, Сөембикә ханбикәнең булачак ире, Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы хакында укыгач, гафу итегез, бүләк билгеләүче жюридә сексуаль хафадагылар утырмыйдыр бит, дип шомлаган идем. Янә килеп, "Звезда Поволжья" газетасының 2016 ел 16 декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның “Чак Гузель Яхина” исемле мәкаләсендә , тузга язмаган әсәргә, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе һәм башка шундый әкәмәтләр* тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерүе турында укыгач, бүләккә омтылучылар белән аларны кәнәгатьләндерүчеләр нигездә оядашлар ахры, дип тә аптырадым...Янә килеп Сафагәрәй хан турында шулай тирәнгә кереп язгач, чират республика җитәкчеләренә дә җитмәгәе, дип борчылган идем, анысы кысыр хәсрәт булып чыкты, алар, аларның нәсел ыруы турында язылган әсәрләр мәдхиячел булып, әле бер җитәкче шәхесебезне ак атка атландырып Ленин бабайныкы урынына һәйкәлле итү идеясе дә кайсыдыр танылган авторыбыз язмасында яңгырады... Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинованың ошбу даирәнекенә карата капма-каршы фикер уздыруы гаҗәпләндерде һәм, дөресен әйтим, сокландырды да... Социаль челтәрдә " Шау-шуны әдәбият белгече КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова чыгарды" , дип башланган язмага юлыкканым булды. Анда Миләүшә ханым "Казан утлары"нда басылып чыккан "Хәл бу ки" исемле әсәрдә Русияне Пидороссия дип "зурлауга" ризасызлык белдерә.Хәзер чит ил агенты дип кабул ителгән Азатлык Радиосы сайтында ( 30 январь 2020 ел) басылган интевьюсендә ул әлеге әсәрне телгә алып ни өчен каршы булуын аңлата, авторныж дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә."Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз"....Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова. Миләүшә ханымның ризасызлык белдерүенә "җимле тагарак"ка тиенгән даирә аптырамый, авторны яклый, шундый "кыю" язма бастырган баш мөхәрриргә дә тел тидерми. Нәрсә бу? Яшлек хатасымы, әллә провокацияме? Инде Нәкый Исәнбәтне, татарның бөек шәхесен түбәнсетергә азаплану өчен дә баш мөхәррирне мактыйлар?... Кушканны эшләү, дип аңлыймы моны? Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова 2019 нчы елның 4 декабрендә иртәнге 7:00 сәгатьтә Рәмис Латыйповка бирән интервьюсендә «Нәкый Исәнбәтне донос язуда, бурлыкта гаепләргә нигез, репрессияләр чорында татар язучыларын утыртуга бернинди дә катнашы юклыгы хакында тәсфилле җаваплар бирде. (Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/mil-sh-h-betdinova-n-kyy-is-nb-tne-donos-yazuda-burlykta-gaepl-rg-nigez-yuk-5696744) Аның бу интервьюсе гадәти әңгәмә генә түгел, ә тирән фәннни эзләнүләр нәтиҗәсе. Ни хакында ничек сүз барганы чамалансын өчен берничз өзек китерми булмастыр : ..."Мин аңа кадәр Җамал Вәлидинең допросын Рафаэль Мостафин интерпретациясендә укыдым. Минем өчен Рафаэль Мостафин, НКВД архивында эшләгән кеше буларак, чын хакыйкать булды. Хәзер инде икенче тапкыр Рафаэль Мостафинны фальсификациядә тоттым. Кызганыч, Рафаэль Мостафин исән түгел, ни өчен алай эшләгәнен аннан сорый алмыйм.".... ..."Ринат Мөхәммәдиев ни өчен Нәкый Исәнбәтне гаепләп яза?Бу чыганак татар язучылары арасында 1990 елларда нәрсә булганын күрсәтә. Беләбез бит инде «Идегәй» басылып чыга, аның өчен суд була, үзенең авторлык хокуклары өчен Нәкый Исәнбәт көрәшә. Судның икенче ягында — Ринат Мөхәммәдиев (китап нәшрияты), Ринат Харис (Язучылар союзы була, «Казан утлары» журналы). Казанда җиңә алмагач, Нәкый Исәнбәт Мәскәүгә Верховный Судка мөрәҗәгать итә. Мәскәүдә Н.Исәнбәт җиңә һәм аның автор хокуклары бозылуы эше Самарага күчерелә — Самарский областной суд — өченче инстанциядәге суд. Ләкин Н.Исәнбәт үлә һәм эш тукталып кала.Минем Нәкый Исәнбәтнең судка нинди гариза язганын бик укыйсым килә. Минем фараз бар. «Идегәй”не хәзер дастан кебек кенә чыгаралар. Анда тәрҗемәченең мәкаләсе бар, Нәкый Исәнбәтнең исеме күрсәтелмәгән. Ләкин беренче тапкыр бастырганда, Нәкый Исәнбәтнең «Идегәе» 17 чыганак белән басыла. Ягъни ул кайсы чыганактан нинди җөмлә алганын күрсәткән. Хәзер мин уйлыйм: Нәкый Исәнбәт шуның өчен тавышланмаган микән. ".. Бәлки мин моны ачыклармын." ..."Ринат Мөхәммәдиев әсәре турында әләкчеләрне фаш итәбез дип әйтәләр. ... Һәм Ренат Харис бу әдәбията яңалык диде. Ә мин әйтәм — яңалык түгел. Безнең әдәбиятта мондый фаш итү булды инде. " ..."Мин бу әсәрне чыгарганга дәгъва белдерәм. Бу романның рецензентлары кем булган дип сорыйм. Нәкый Исәнбәткә кул күтәргән кешеләр тарихка кереп калсын. Үзләренең кем икәнен яшермәсеннәр." ..."Нәкый Исәнбәт «әдәби бур» дип әйтә алмыйм, чөнки ул бик белемле кеше булган. Ул энциклопедик белемле белгеч. Бер кешенең дә чыганакларын ул урламаган. «Татар халык мәкальләре"ндә чыганаклар күрсәтелгән. Монда Җамал Вәлиди генә түгел бит, анда кем генә юк. Березин, Радлов, Иванов, Кукляшов, Мәхмүтова, Яхъя Халитов, Шәриф Хөсәеновлар — кем генә юк. Бурлык түгел бу. «Идегәй”не бастырып чыгарганда 34 чыганактан 17 не файдаландым дип күрсәтә Нәкый Исәнбәт. Бу — текстолог хезмәт." Мин фәкыйрь дә язучыларның кемне дә булса күмәкләшеп дөмбәсләүләрен ризасызлык белдерүлә мәкаләләр язганым булды. Диас Вәлиев(аның " Чужой" исемле бәянында кемнәрнең нинди золым эшләгәне исемнәр әйтеп тәгаенләнә) Миңнәхмәт Сәхапов( аңа ташланган гаепләрнең нигезсезлеге Фәнзаман Батталның "Мирас" журналында, бәгъзе әдипләр тырышлыгы белән яшәүдән туктатылганчы чыгып өлгергән «Хакыйкать кадерлерәк" исемле мәкаләсендә бәян ителә) ,Гүзәл Яхина , теге яки бу дәрәҗәдә әнә шундый казага тардылар. Үз көнен үзе күрүче "Татарстан яшьләре" газетасыныңа 2019 елның 14 ноябрендә Нәкый ага Исәнбәт атлы мәшһүр шәхесебезне түбәнсетергә маташуга ризалашмыйча " Ак кәгазьне кем саргайта? дигән мәкалә язып,проблемага үз тәҗрибәмнән чыгып, үз каланчамнан торып якын килгән идем.Рәхмәт, Миләүшә ханымга, шактый нәрсәләргә ачыклык кертте һәм киләчәктә бу теманы тулысынча ачар, дигән өмет уятты...Чөнки , Нәкый Исәнбәт кебек шәхесләребезне яклый алмасак, дөбәсләү чиратының Тукайга җитүенә әллә ни ерак калмагандыр кебек.... "Безнең гәҗит" 2023 ел.