Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 8 августа 2017 г.



САЙРАМА  КОШ,  ИСМӘ   ҖИЛ ....

                                                              
                                                                  Кулымдагы йөзегемнең
                                                                  Исемнәре Исмәгыйль, -
                                                                  Быел ямаслы елларым,
                                                                  Сайрама кош, исмә  җил ...
                                                                                 Халык җыры

                Бер инглиз сәяхәтчесе Истанбул күреп кайткач, “без эштән бүленеп ял итәбез, ә төрекләр  ялдан бүленеп эшли икән”, дип язып калдырган... Хактан да төрекләр  ял итә белә, һәм  ял итә белүләре эшләре сыйфатына  бер дә кәкере сукмый...
            Хәер,   ял, ул бит  беренче чиратта сызлаган җанга ял һәм дәва табу, бәргәләнүенә тыңгы бирү, янә килеп  яңадан яңа гамәлләрдә  үзеңне кирәкле кишер яфрагы итеп тою, ә  корыны бушка аудару, диванда аунау, телефон белән уйнау, буш сүз такылдап вакыт сарыф итү түгел. Асылда бармакка бармак сукмый вакыт үтерү бәндәне алҗыта, вата, авырайта һәм теленә салындыра, башкаларны үзе белмәгәнгә, кайдадыр ишеткәннәре яки укыганнарының өзек-төтек нигезендә өйрәтүгә кора... Барып чыккан хөрәсәннәр кемгә дә булса булышу мәҗбүрияте алдында калганда , артыграк китә күрмәсен тагы, дип хафага  төшүчән һәм гавәм телендә, кемнең дә булса шундый  мәл кичерүе   “чүбен мыскалга салу”, дип бәяләнә... Иң текә ял –  җаның теләгән үзгә  шөгыльдә вакытны һәм дөньяңны оныту. Минем, мәсәлән, хезмәт юлымның  күп еллары, алган белемем нигезендә  төзелешкә бәйле хезмәттә узды. Эштән соң,  әдәбият һәм музыка белән шөгылләнү җае таптым. Публицистикада каләм сынау теләге дә уянды,  хәлбуки үз телебездәге  рәсми журналистика тудырган язмалардан җете кызыллык, икейөзлелек, куштанлык  һәм  тоташ ялган бәреп торуы байтак заман кулдан тотты.  Менә бер мәл ике телле   “Алтын Урда” ( баш мөхәррире Рафаэль Хаплехәмитов) һәм татарча «Аваз “гәҗите (анысының җитәкчесе Камил Сәгъдәтшин) ирекле, хөр татар фикере офыкларын көннән көн киңәйтә башлады... Элегрәк уйларга да ярамый торган фикерләрдән һәм фактлардан үрелгән язмалар дөнья  күрде ул басмаларда. Мин фәкыйрьнең  дә,  җөмһүрияттәге кадрлар сәясәтенә кагылышлы “Мырыкчылар  хакимияте”,  вазифалы затларыбызның, хәтта мәдәният һәм мәгърифәт тирәсендә урала торганнарының да корама теленә, сүз запаслары  ярлылыгына үртәлүле    “Фәһем шкаласы”, милли проблемаларга багышланган “Сасыкбаевлык зәхмәте”, “Ак күлмәк ,кара яка”, “Такта чырай, ачык чәй” , атаклы  театр артистыбыз Рәшит ага Шамкаевның театрдан китүенә әрнеп язылган “Бер Казанга  ике Шамкай башы сыярмы?” һәм башка исемле байтак публицистик мәкаләләрем дөнья күрде...
            Бәгъзеләремез  чагыштырулар сайлаганда чама хисен югалттымы, әллә ил милкен аерым шәхесләр бүлешүе тәмамланып, беркатлылар өчен  гаделлеккә имитация ясап торуның кирәге калмадымы,  артык кыю газеталар бердәнбер көнне  чыгудан  туктатылды... Алар ябылды, ә яза башлаган, редакцияләргә юлларга өлгермәгән  язмаларым калды... Чабып барган шәпкә кырт туктап та каласы килми. Һәм , ни булса, шул булыр дип озак кына икеләнүләрдән соң “Юләр кеше язмалары” дигән фельетонга тарткан мәкаләмне “Татарстан яшьләре” газетасына юлларга тәвәккәлләдем...  Икеләнүемнең сәбәбе шул , кайчандыр, Киев каласында Украинаның танылган  рәссамы Рафаэль Баһаветдинов  белән очрашуым, аның  кызыклы язмышы турында  “Идел “ журналына “Идел –Днепр арасы» дигән язма юллап, авызым пешкәне бар иде...Басылып чыккач, мәкаләмне  танымый торуым хәтердә. Иң әвәле аның  исмен “Идел -Үзи арасы”  үзгәрткәннәр. Аннары кыскартканнар. Һәм кыскарту хисабына өстәгәннәр,  кызып китеп микән, бер оядан чыккан байтак актив каләмзатларыбыз бер мәлне “бисмилла” урынына куллана башлаган “татар башын татар ашый” дигән  “фикер”не дә миннән  “әйттергәннәр”...         
              “Татарстан яшьләре” газетасына юллаган  зур күләмле  язмам һичбер үзгәртүләрсез  озак  көттерми басылып   чыкты...  “Татарстан яшьләре”нең хөр фикергә юл бирүдән курыкмый торган  ихласлык тарафдарлыгы минем өчен көтелмәгән ачыш булды. Эш белән  Казанга бер баруымда,  газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевкә сугылып чыктым. Таныштык, ун-ун биш минут  сөйләшеп утырдык, кабинет хуҗасы кофе китертте...Шуны аңладым, бу минем сыман бер эштә  җан талкуын, башка шөгыльгә күчеп басмый, анысы ялкыткач баштагысына кайтып юанып тигезлек сакламый,  ипи таба торган эше дә иҗаты да шушы кабинетта, вакыт белән хисаплашмый уза икән... Редакторлык вазифасы аны тәмам , һәр күзәнәгенәчә биләгән, башкаларныкын укып, төзәтә торгач үземә язарга  вакыт калмый, ди. Чын редактор яза да алмый торгандыр, -дип өсти.  Мин аңа , Мөслим район газетасында баш мөхәррир  булып эшләгән Фоат Садриевның  нәкъ шул сәбәпле  эштән китүе кыйссасын сөйлим.Штамп-клишеләр рухны буйсындыра, шартлы итеп әйткәндә әсәрләремә “КПСС ның фәләненче съездын лаеклы каршылап”  дип керешәсе килә башлау гариза язарга  мәҗбүр итте, -дигән иде  Фоат ага. “Әмма ләкин, бәгъзе  редакторлар эһ тә итми том арты томнар, калын-калын китаплар  чыгара”, дигәнемә  “андыйлар вазифаларын шундагы “малайларга”(ягъни әдәби хезмәткәрләргә) ыргыткан һәм бар  вакытларын китап язуга һәм шуларны чыгарту артыннан йөрүгә  салган, редакторлык алар өчен әсәрләрен әллә кайларда бастыру чарасы гына, мондый хәлдән андыйлар үзләре дә риза, “малайлары” да отышта ”, дип җавап күндерде... Баксаң, Исмәгыйль әфәнде татар җыры һәм әдәбиятының мөшкеллеккә авышкан хәле өчен миннән күп тапкыр артык борчыла һәм үртәлә булып чыкты... Байтак мәсьәләләргә карата фикерләр уртаклыгы язмаларыма “яшел ут кабызды”. Мәрхүм Тәлгат Нәҗми, китапханәдәме икән, кайсыдыр бер очрашуда “иске” сүзләрне күп куллануыма  басым ясап,  һәм “Татарстан яшьләре”ндә мәкаләләрем ифрат еш  күренүен   күздә тотып, “аның язганнарын Исмәгыйль генә аңлый”, дип төрттергәне  булды... Дөрес сүзгә җавап юк, күп сүзең аңлашылмый, дип  күзгә  бәреп  әйткәннәре булгалады,   андый  хәлдән үзем дә  гаҗиз, хәлбуки “гәҗит теле”   тешкә тия, уйлаганнарымны мәгънәви һәм юридик яктан төп-төгәл җиткерү  хакына үзем дә сизмәстән әледән әле  сирәк кулланыла торган  сүзләргә мөрәҗәгать  итүгә мәхкүм... Юридик яктан якын килгәндә, бер сүз урынына  икенче охшашын куллану мәгънәне капма-каршыга үзгәртергә мөмкин...Аннары гавәм теле (просторечие) белән генә язу  чыры юк кысыр аш тәэсире  калдыра. Миңа шулай   тоела...
         Исмәгыйль әфәндене заманча татар җырлары, дип тәкъдим ителә торган эшләнмәләрнең  беренче чиратта текст өлеше борчый икән.  Ул сөйләгәннән бер ләүхә ”....Уртак коридорлы,  уртак кухнялы  вә уртак  бәдрәфле коммуналь торакта  күршеләр белән шау-гөр килеп яшәгән  чаклар бар иде.  Бер мәлне  көн иткән биләмәбездә тычканнар шул дәрәҗәдә азды ки ,  кич – иртә аяк астында  буталгалый башладылар. Көннәрдән беркөнне түзмәдем, моңарчы үземдә тоймаган җитезлек күрсәтеп бер тычканны  эләктереп алдым һәм лакандагы суга  томырдым. Икенче көнне    бу казанышымны кабатлауга ирештем. Ә өченче көнне  бер юлы ике тычканны эләктердем...Ау комары күңелне әкрен-әкрен били бара күрәсең ,  берзаман  шау-шулы шартларда ,  йокларга , ягъни пушкадан атсалар да ишетмәү сәләтемне җуймаган  хәлдә, тычкан кыштырдаса уяна торган булып киттем... Юк, болай ярамый , дип көч—хәл әлеге  ксәфәттән айныдым.. Алмаш табылды, тычканнар кыштырдавы онытылып, мантыйксыз, имля кагыйдәләренә буйсынмаган татарча җөмләләр, мәгънәсез җыр текстлары   җанны бимазалый башлады...
         Шул керешенә өстәп, бу хакта син яза аласың , дип, үзе туплаган,  ТНВ телеканалында яңгыраган  үрнәкләр җыелмасы тапшырды. Әлеге “мәҗмуга”дан, татарчага  тәрҗемә  ителгән фильмнарга караганыннан нәни генә бер өземтә китереп узам:
“- Минем арттан күзәттегезме?
- Йорт шул ук әни, ләкин ул бушаган.
- Ярый, мин йоклыйм.
- Виктория мин шундый борчылдым, Аллага шөкер. Сезнең белән барысы да яхшыдыр бит?
- Сезне Аллаһе Тәгалә сакласын һәм якласын.
- Виктория , син мине аңларга тырыш.
-Мин шулай эшләргә тырышам да, ләкин...
-Мин сине кечкенәдән тәрбияләдем. Син минем өчен барысы да булдың.
-Мин үземә тиеш булмаган урынны биләп торам.
- Син бит минем әнием! Үзеңнең генә калуыңны теләмим.
- Бәхетсезлек очрагы була шул.
-Ышанмассыз да шул, аның башына аттылар. Аның  хәле мөшкел. Телисез икән , Херия белән сөйләшә аласыз. Без аны аңа җиткерербез.
- Юлда барганда аның турында ниләр сөйлиләр без сезгә хәбәр итәрбез.
- Минем әни ни дип әйтте сиңа?
-Син әниеңне, әбиеңне беләсең бит инде һәрвакытта кешене рәнҗетергә сәләтлеләр.”
           Исмәгыйль әфәнде теләге белән  “Татарстан яшьләре” газетасының чираттагы юбилеена  багышланган  кичә өчен “Алга, Татарстан яшьләре” дигән җырга  көй  язарга алынганым булды. Сүзләре Флюра Низамованыкы иде. Текә залда узган кичәдә   аны күңелгә хуш килерлек  дәрәҗәдә  башкардылар. Газета уздырган конкурста  урын алган “Җиктереп Тулпар, Кырымга...” дигән язмам өчен  бүләк тә тапшырдылар. Котладылар.  Һәм, иң кызыгы, Туфан ага Миңнуллин да кулны кысты...   Монысына бераз гаҗәпләндем, чөнки “Казан утлары”нда басылган әдәби тәнкыйть рубрикасы астында чыккан мәкаләләремдә аның кайбер әсәрләрен телгә алган идем... Ул чорда җаваплы сәркатип булып,  фәнни фантастика жанрын да иярли һәм вакытлыча тергезә дә алган үзенчәлекле әдип Флүс Латыйфи эшләгән “Казан утлары» журналы  “әдәби тәнкыйть» жанрын торгызу проектын гамәлгә  куйды  һәм минем “Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?”, “Пегас кашынамы икән”, “Төрле-төрле уйласак та” исемле мәкаләләремне бастырып чыгарды. Якташым, язучы Гөлчәчәк Галиева сөйләде, ниндидер мәҗлестә табындашы Туфан ага Миңнуллин, сүздән сүз чыгып минем шул язмаларда әйтелгән кайбер фикерләргә үртәлүен белдергән. Әмма Гөлчәчәк ханым, икеләнергә урын калдырмаслык итеп, “анда  бар да дөрес  ич инде”, дип, елмаеп-балкып, язганнарымны куәтләгән... “Күрәсең Гөлчәчәк ханымның абруе,  инандыру куәте танылган драматургның икеләнүләрен юдыра алган”, -дип шәрехләмә биргән иде Исмәгыйль әфәнде, бу уңайдан......
        Бер тапкыр мин аңа, бушлай диспансеризация дигәч, табиблар хозурында барып йөреп, чиргә сабыша язып, кырларына бүтән бармасам ярар иде, дип  кайтуымны, сөйләдем.  Шул хакта илебезнең  шактый дәрәҗәле фирмасында эшләүче  кызыма  да зарланган идем.  Кызым   миңа :
-                     Әти, үзең уйлап кара, табибларга  пенсионерларны озак яшәтергә дигән бурыч куеламы, әллә  башкача микән?– дип, риторик сорау белән җавап бирде...
          Исмәгыйль  әфәнде,  сөйләгәннәремне куәтләп, үзе дә  узган ел  табибларга мөрәҗәгать  итүен һәм тегеләр аны ярты ел дәвамында акча түктереп, анализдан анализга, тикшерүнүдән тикшеренүгә  йөртүләрен, әле бер, әле икенче табибка юнәлтеп, тәмам  хәлдән тайдыргач, иң азактан “Сезгә   сакланырга кирәк” дигән  “фикер” ишеттерүләрен бәян итте... “Бүтән алар тирәсенә бармыйм да йөрмим дә,”- дип, кырт кисеп төгәлләгән иде кыйссасын...  Янә  бер елдан соң, телефон аша әңгәмәбездә    үзендә җитди чир табылуын  хәбәр итте...
 “-Шәмәрдәндәге ябыктыру үзәгенә килмисеңме, соң?”- дигән соравыма, -“Мин инде ябыктым”, - дип җавап күндерде.  “Төркиягә, операциягә бар, анда шул ук Тель –Авивның оста табиблары арзанрак хакка операция ясый, дип, адрес, телефон номеры юлладым.  Барырга да җыенган иде,  китәсе көнне кан басымы нык күтәрелеп, аэропортка бара алмый калды.  Телефон аша сирәк-мирәк сөйләшкәләп тордык. “Шалтыратканга гадәттә җавап бирмим, чөнки хәлең ничек?” –дип сорыйлар , дигәне күңелгә уелып калды. Академик Неумывакинның ул тарган чиргә карата    тәкъдимнәрен, видеороликлары адресларын юллап маташтым... Терелер, дип өметләндем ...
          Табиблардан зарланучылар күп хәзер. Тел сөяксез,ни генә сөйләмиләр. Соңыннан сүзе булмасын, ник алдан әйтмәдегез, дип бәләләмәсеннәр өчен, балаларга булмаган, булырга мөмкин  чирләрне дә өстәп язгалыйлар, дип сөйләгәннәрен дә ишетергә туры килде...  Хастаханә юлында йөргән  бер бистәдәш  әйтүенә араганда,  операция алдыннан табиб биш бармагын күрсәтсә, ул биш мең сум дигәнне аңлата имеш...  Монысына да әллә ни ышанасы  килми... Авылдашым Фәхрибану апа,  шундыйрак хәлләр  турында ишетсә,
-                     Юктыр, юктыр, булмас, булмас, -дип тезгәч, тавышын нечкәртеп,ишетелер ишетелмәс кенә калдырып,  -  белмим тагын, -- дип өстәп куя торган иде...
           Карап торырга җыйнак гәүдәле Исмәгыйль кордаш, интелект  белән алдыруы бер хәл,  физик яктан  да ныкъ  , сикерүчәнлеге ифрат  югары булып, яшьрәк чагында урам хулиганнарын  акылга утыртканы турында да ишеткәнем бар... Үзеннән сорагач, елмаеп кына куйды. Чандыр гына кешедән җитди каршылык көтмәү аркасында бәйләнүчеләр тәмам югалып калганнар, күрәсең... 
           Көтмәгәндә китеп  барды ихлас һәм талантлы баш мөхәррир.. Җибәрәсе килмәгән иде  дә, алып калып булмады.  Авыр туфрагы  җиңел, гүре нур булсын, күңеле нурлары белән  елларо дәвамында тукылган газетасы мәңге яшәсен  ....