Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 9 марта 2014 г.



КОЯШКА КАРШЫ ҺӨҖҮМ...

             
                                                           
                                                                  ...Егылдыңмы. димәк очасың син,
                                                                    Чоңгыл йотты, димәк йөзәсең..
                                                                                    Зөлфәт

                
                         “Кояш системасы” дигән төшенчә бар.  Ул системаның үзәге-төше -  Кояш үзе.  Димәк, әлеге системаны юк итүнең  иң туры юлы - Кояшка һөҗүм.  11нче  гасырда яшәгән бөек Шәрыкъ философы әл Газали фикеренчә иң югары  күрү сәлатенә күз түгел, чөнки ул предметларны тыштан гына иңли,   асылына үтми , ә акыл ия.   Ә Кеше акылы өчен Кояш , әл- Газали фикеренчә, Коръән.   Чорлар  дәвамында  ( рәхмәт, “Кургинян үзәге”нә, әл Гәзали фәһемләгән күзебезне дә ачкан өчен) безгә карата бертуктаусыз оештыру коралы да кулланылып,  оештыру сугышы   алып барылган , ләбаса... Тарих дәреслекләре дә шул “оештыру сугышы” арсеналындагы үтемле коралларның тәэсирлерәге булып чыга. (Әгәр Русиядә дөрес тарих укыту әлегә мөмкин түгел икән,  хакыйкый татар тарихы дәреслеген язып, татар яшәгән демократик илләрдә укыта башларга керешәседер бәлки?)
       ...Халкыбызны юк итү өчен иң әвәле әнә шул алда телгә алган Кояшны сүндерү мәсьәләсе куелган. Аны Иван Грозный башлаган , ә большевиклар, Лука Канашевичлардан да уздырып дәвам  иткән.   Шул максатта  милләтебезне гарәп хәрефләреннән аерганнар , мулла-мөэзинннәрне  юк иткәннәр, мәчет манаралары аударылган, мәдрәсәләре юк ителгән...
         Мәдрәсәләрне  дөньяви фән укытылмаудан этенеп, гаепләү модага кергән заман булган. Тукай чорында бу тәнкыйть аларның сыйфатын яхшыртуны күздә тотса, большевиклар , шул тәнкыйтьләргә таянып, милли мәгарифебезне төкәндерүне алга сөргән. Бүгенге “бәлшәвикләр”, элгәрләре башлаганны алга кәшәли, җаеисәп сылтавы белән  милләтне 139 га бүлгәләмәкче...
       Мәдрәсәләрдә нинди энҗе-мәрҗәнгә тиң гыйлемнәр укытылуына мисал итеп әл Газалидан русчадан үз тәрҗемәмдә  , математик  биремнәргә хаслап төзелгән сәйләннәрдән   берсен китерәм һәм   “солтан” сүзен чорыбызга
турылып,  җитәкче дип аңлап кабул итү мәслихәтлеген искәртәм :
             “ ...Бел һәм аңла солтан, гаделлек урнашу акылның тулылыгыннан. Ә тулы акылга ию булу – димәк әйберләрне ничек бар шулай күрү, асылына төшенү һәм тышкы кыяфәтенә алданып ялгышмау. Әйтик, әгәр син җирдәге тормышың хакына кешеләрне рәнҗетәсең икән,  яшәвең максаты нәрсә икәнен  аңларга тиешсең. Әгәр максатың тәмле ашау булса, бел, бу хайвани теләк, чөнки  ашау-эчүдәге чамасызлык аларга хас. Әгәр  максатың ефәк киемнәргә төренү икән, димәк син ир-ат кыяфәтендәге хатын-кыз, чөнки һәртөрле бизәнүләргә омтылу һәм җиңел акыллылык – аларга төс. Ә инде максатың бар ачуыңны дошманнарыңа  түгү булса, син кеше кыяфәтендәге ерткычсың. Әгәреңки  кешеләрне үзеңә хезмәт иттерергә ирешмәкче икәнсең, димәк син акыллы булып кыланучы ахмак, чөнки акылың булган очракта белер идең: сиңа хезмәт итүчеләр чынлыкта  үз теләкләре һәм корсакларының колы, һәм хакыйкатьтә аларның хезмәте һәм бил бөгүләре  һич тә сиңа түгел, ә үз үзләренә.  Шуңа да алар, синнән бүтән зат кулына хакимият күчүе хакында хәбәр ишетүгә үк, сиңа  арка  белән борылачак: алар динар һәм дирһәм китерүче  теләсә нәрсәгә хезмәт итүчеләр , һәм  мондый хезмәт –адәм көлкесе...”
           Мәктәпләребездә шушындый гыйлемнәр укытылса, милли мохит җан асраган авылны , аның халкын, укытучыларын  бүгенгедәй авыр хәлгә калдырмаска,  җитәкчеләребезнең зиһене – фәһеме җитәр ,  дуңгызпәрвәрлеккә  дә капланмаган булырлар иде дип чамалыйм...            Дингә кайту акрын бара диләр. Балта эшенә балта остасы, музыкага  музыка белгече, спортка спорт остасы өйрәтсә, шәкертләре уңышка ирешә. Дингә дә тирән белемле, иҗтиһатлы һәм абруйлы дин белгечләре өндәсә ,  әл Газали әйткән Кояшыбызны  шәт,  табарбыз.
       Әл Газали зиһене ирешкән  хикмәтләрдән  берсен булса да бәянлап китүне урынлы  саныйм. Кяфер  каберенә еланнар керә дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар күрми аптыраучылардан ул көлә. Аныңча гадәти, тышкы еланнарны  куалап чыгаруга өмет  булыр иде.  Тик еланнар   дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан бер дөньяда да  берничек тә котылу әмәле  юк... Тәмугъта да бер нинди дә ут янмый, анда килүче һәркем үз утын үз күңелендә үзе алып килә...  Шулай аңлата  Ауропа  Альгазал дип таныган  бөек  дин    белгече  атаклы суфи  әл Газали... 
        Күренә ки, хәлебез мөшкел, әмма өметсез  түгел... Чөнки, җаннарында тәмугъ уты йөртүче һәм агулы еланнар мыжлаганнар нинди генә кораллар куллансалар да,әл Газали тәгаенләгән Кояш  ничек  бар, шул хәлендә, хәрефе дә үзгәрмәгән... Аның яктысы һәм җылысына кабат тиенү өчен СССР да    үткәрелгән сукырайту  сәясәте нәтиҗәләреннән арынып, тернәкләнү , акылга  килү өчен бүген , киртәләр калкытылып торуга карамастан, мөмкинлекләр дә юк түгел ...
               Салам тәме дә тоемланмаган, зарурлыклары бәхәсле, Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” әсәрендәге буфетчы әйтмешли,  “ икенчел сафлыктагы” детектив, яки көнкүреш эчтәлекле  роман-бәян кәрваннары тузаны ышыгына  посып, ниһаять укылырлык бер нәрсә, М.Юнысның “Батып барган корабны кем, ничек коткара алыр” атлы әрнүләрдән тукылган  публицистик  мәкаләсе  дөнья күрде (Казан Утлары, 2009 ел, 8 сан.). Аны, штаттагы хезмәткәрләрнең бәдрәфтә , коридорларда тәмәке тартканда, үзара, еллар дәвамында чыш-пыш килеп саткан сафсаталарыннан әледән әле әвәләштереп чыгара килгән  “публицистика”лары белән берничек тә бутап булмый... Мәкаләдә күтәрелгән фикерләр тәҗел һәм мондый эчтәлекле язмалар  журналда сан саен  чыгып барса  да артык булмас иде .
         ...Кайда булса да, бары тик  бердәнбер  “дөрес” фикер үткәрелә башласа,   ул үтләтә, саруны кайната, тешкә тия башлый . Укучы өчен газета - журнал битләрендә  “бер капкага тибүчеләрнең” фикер алышуга пародияләре түгел, ә тормыш тәҗрибәләре төрле, азмы - күпме биографияләре  булган  затларның, фикерләр давылы кузгатырдай ихлас бәхәсләрен, әңгәмәләрен урнаштырылу  отышлы Җөмләдән, мөхтәрәм Миргазиан аганың һәр язган юлын сеңдереп баручымын, әмма бу  белдерү аның тәгәрәткән бер фикеренә ләббәйкә дип тору дигән сүз түгел.  Нәни  мисал,  телгә алынган мәкаләсендә “Большая книга” ярышында өченче урынны яулаган Рөстәм Рәхмәтуллинның, Мәскәүнең барлыкка килүен - көчәюен ике хәлиткеч көчкә, православиегә һәм абсолют монархиягә бәйләп аңлатуын ул кабул итми. Аныңча Мәскәүнең үсеп зураюы турыдан туры татар калалары җимерелүгә, шуннан агып кергән ганимәткә бәйле. Тик болар нәтиҗә , ә татар калалары җимерелүен, ганимәт малларының Мәскәү тарафына борылышын  Рәхмәтуллин әйткән шул ике көч тәэмин итә кебек? Күлләр корытып дингез шаулату идеясе чыганаклары шулар  ич...
          Бик хикмәтле бит  ул православие дигәннәре...Тарихи факт,  Византия императоры Василий II җәнапләре,  әсирлеккә төшкән   болгарларны  сукырайта. Җәмгысе 15 мең кешедән һәр йөзенчесенең бер, ә калганнарының ике күзен дә тишеп агыздырта.  Ни өчен һәр йөзенче аяла дип аптырарга кирәкми...  Дөм сукырларга илләренә кайтыр юлны табышсыннар өчен кылына мондый  “миһербанлылык”. Хикмәти хода,  шул чарадан соң  болгарларның “күзләре ачыла” : Византия тоткан мәзһәбнең хаклыгын тирәнтен аңлап, православие кабул итәләр, шуңа  җан-тәннәре белән тапшырылалар. Әле алай гынамы, Византия рухы белән өретелгән коммунист Тодор Живков , бәби тудыру йортына кергән илдәш төрек хатыннарын бүтән бәби тапмый торган итеп чыгаруны җайга салуы хакында да язган иде Тәүфыйк Әйди үзенең “Оҗмах утравы” дигән китабында .
                 Мәгълүм ки, немец фашистлары “Өченче рейх” дип шашынган, ә урыс   карагруһчылары  “Мәскәү - Өченче Рим, дүртенчесе булмаячак!” дип ярсыган. Шулай дип кабарынучылар бүген дә юк түгел. Ягъни, мәсьәләнең асылына төшенү өчен икенче Рим булган Византияне генә түгел, ә борыңгы асыл Римны да урап кайту  фарыз . Тарих китабында Рим – цивилизация учагы, ә аның тирәсендәге ил - халыкларның һәммәсе вәхшиләр дип тамгалана.  Рим, Траян атлы император хакимлеге чорында үзенә ясак түләп торган Дакия дәүләтенә басып керә һәм  бер кешесен дә исән калдырмый кырып бетереп,  йөзләрчә олау алтын көмеш, барча булган мал-туарын талап алып кайта. Һәм кылынган геноцид хөрмәтенә  Римда һәйкәл –колонна торгыза. Һәйкәлдә үтерү , талау күренешләре гәүдәләнә. Ә Юлий Цезарь, хәзерге Франция  төбәгенә яу чабып, җиңелгән галларның бер миллионын үтертә, ә бер миллионын кол итеп ала.  Мәскәүдә 2007 нче елны рус телендә нәшер ителгән Терри Джонс һәм Алан Эрейра язган “Вәхшиләр” (Варвары) дигән китапны укысаң,  Римның дөньядагы цивилизация учакларын туздырыручы беренче фашист дәүләт булуы аңлашыла. Боларның кылган  тиңдәшсез вәхшилекләре һәм Рим тирәсендәге ил халыкларның фәндә, кораблар төзүдә, архитектурада , төзелештә, башка күп кенә өлкәләрдәге алардан алдынгылыгы, авторлар тарафыннан,  тарихи , археологик истәлекләргә таянып,  җиткелекле дәлилләнгән.  Римнең көче –профессиональ армия тотуга гына кайтып кала, һәм биредә кеше үтерүне шоу –бизнес дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешәләр..  Ошбу явызлык империясеннән эстафетаны алда телгә алынган , Аллаһны каргарга җөрьәт иткән Константинополь кабул итә. Өченчелекне кемнәр дәгъвалавы инде искәртелде . Ни әйтим ? Суфичыл бер хикәяттәге тәкърарны гына кабатласаң инде : бу да үтәр...
            Акылы камил һәркем  нарасыен яхшыга өйрәтүне  хуплый, начарлык сеңдерүләренә  риза –бәхил түгел . Җенси тәрбия дәресләре дигән сылтау ышыгында балалар күңелендә бозыклыкларга  сәламәт булмаган кызыксыну уяту уңаеннан төрле һәм бигрәк тә  рус патриотлары матбугатында ярсулы язмалар дөнья күргәне булды.  Инде менә соңгы вакытта, телгә алган әлеге “ярсу”лар  кул чабып каршылаган карар, православие динен мәктәпләрдә  укыту  гамәлгә куела . Байтак өлкәләрдәге мәктәпләрдә  православие нигезләре предмет буларак инде берничә ел укытыла һәм аны өйрәнүгә әлеге өлкәләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре , шул исәптән, аяныч ки, татар балалары да  мәхкүм ителә. Православие дәгъватчылары әлеге уңышларын  Татарстанда да җәелдерүгә  каршы түгел һәм Чаллы бала тудыру йортында  бер попның ” су бөркеп”  йөрү кыйссасы   дәүләтнең шул рухландыргыч карары шаукымы- галәмәте буларак аңлашылды.
            “Казан утлары” журналына, укучылары алдында Коръән серләре китабын бастыруы өчен тәубә итәсе бар әле.. “Коръән серләре” китабына карата бәгъзе фәһемсезләребезнең сүгү -сүгенүләр яңгыратуларыннан тайпылып, галим-голямә тәнкыйтьчегә сүз биру тиеш иде. Журнал андый заказ бирмәде, ә ансат кына Батулла язган тәсфирне бастырып чыгару юлын сайлады.. Ә бит Казан утлары –“Азан утлары” түгел... Житмәсә ул тәсфиргә карата  олпатыбыз Адлер ага Тимергалинның саллы мәкаләседә җитди җитешсезлекләргә басым ясала...Илаһияттан хәбәрсез хәлдә һәм гарәп телен белмәгән көенә шундый эшкә тотыну гаҗәп тә сәер дә.  Кардәшрәк халыкларның аш-су китапларыннан  татарга якынайтып, яки төрекчә  математика, физика дәреслекләреннән яки сексопатология өлкәсен иңләгән хезмәтләрне уртакка каулап, кем дә булса үз фамилиясен куеп , татарча китап чыгарса, моны ни дип юрарлар иде микән?.. Миңа калса, Коръән тәсфирләре белән дә алай шаяру ярый торган эш түгел... Ягъни журнал кылган гаебен әлегәчә юып төшермәде генә түгел, ә авырайта тоште.. Ә бит Гариф Гобэй язган хезмәтне  бәяләу һәм аңлау өчен  француз Лео Таксильнең( чын исеме Габриель-Антуан Жоган-Пажес)  рус телендә чыккан китапларына мөрәҗәгать иту   мәхкуль булыр иде.. Гариф Гобәй әсәре шушы автор хезмәтләренең мескенрәк  төрдәше буларак аңлашылды мин фәкыйрьгә...  Бу теманы ерып чыгу өчен , Коръән тәсфирләреннән тыш, Библиянең беренче бишлеген,  Бытие, Исход, Левит, Числа, Второзаконие китапларын, янә тагын христианнар изге санаган Иисус Навин, Иона , Иова, Даниил, Иезекель , Иудифь, Товит, Маккавеи һ.б.  китапларын укыган белгечкә  сүз биру кирәк иде.. 1989 нчы елны “Литературная учеба” журналында чыккан, кануный дип саналучы  дүрт Инҗил белән танышу мөмкинлеге бар.  Немец философы Фридрих Ницшеның  христиан динен “кешелеккә бозым”, дип раслаучы “Антихрист”ын укырга теләүчегә китапханә  ишекләре ачык. Моннан тыш СССР чорында   басылган  атеистик әдәбият аша да әзме-күпме мәгълүмат эстәргә  мөмкин. Ягъни , редакция , галимнәргә эш биреп, барлы-юклы  гонарар фондын читкә озатудан  авырыксына икән, үз кадрларын да юнәлеш биреп эшләтә ала иде....  Бигрәк тә биш яшеннән монастырьдә тәрбияләнгән, дин тәгълиматын тирәнтен үзләштергән, Ватиканда, иң зур дәрәҗәле динчеләр арасында ихтирам казанган һәм соңыннан шуларның бәддогасына тарган француз язучысы, телгә алган  Лео Таксильнең (1854-1907) Мәскәүдә , Сәяси Әдәбият Нәшрияте рус телендә  чыгарган “Забавное Еванглие ”(1965), “Забавная  Библия”(1976) китапларын булса да укырга тәкъдим итү  момкин иде. Мондый мәкалә зарур, чөнки  иртәме-соңмы Татарстанда да  мөселман балаларыбыз, оныкларыбызның  башына ишеләчәк , миләренә сеңдереләчәк  тәреле тәгълиматтан Мәскәүне сүгеп мәкалә бастыру, яки берәр мөнбәргә менеп әтәч булып кычкырып кына котылып булмаячак.
             Санап үтелгән төр әдәбиятны укып-укып  та, шуны үзеңчә шәрехләгәндә, дөреслектән тайпылып, гөнаһлы булуың   тиз. Димәк, бу эштә үтә дә саклык кирәк   һәм   изге китаплардагы һәркемне сискәндерерлек  өзекләрен ,  хакыйкатькә укучы  юлны үзе табарлык эзлеклелектә  аның үз  хөкеменә тапшыру иң кулае .  Күпмедер казгангач,  күңелне бер уй кимерә башлады : “ә бәлки  кем дә булса бу теманы инде миңа кадәр үк әйләндереп каплагандыр?”  Тик кемнән көтәргә була  соң андый “этлекне”? Каләмзатларыбызның үземчә бәһаләгән мөмкинлекләрен берәм-берәм хәтер иләге аша уздыра торгач  язучы Фәнзаман Батталга  тукталам.  Барам китапханәгә , күтәрәм  аның яңа, 2008 нче елда “ИДЕЛ –ПРЕСС” нәшрияты чыгарган “Менә шулай яшә” атлы  китабын... Рәттән укыйм язганнарын, кызык, аерылышлы түгел. Килеп җитәм “Җилләнү” дигән хикәягә. Анда мин фәкыйрь 2004 нче елны Татарстан китап нәшиятында чыгарган  “Тамчы гөл” исемле китабымда  “Тотынырга салам бармы ?”  (Җүләр кеше язмалары)  дигән  әсәремдә  телгә алынган вакыйга ( бу язмам 2002 нче елда иң әвәле “Т.Я.” дә дә басылган иде )  ,  чит түтигә кызыккан  ирнең  ике җиңе аша швабра таягы уздырылып,  урамга аткарылуы хикәяләнә. Әмма аның  кахарманы  минекенә ошамаган, икесе ике дөнья кешеләре һәм финал да  бүтәнчәрәк хәл ителгән..  Алай да автор белән рухташлык та юк түгел икән, рас уртак сукмакка керелгән, дип, эзләнүемне үҗәтләнеп дәвам итәм, һәм эстәгәнем табыла :  “Кемнәр куркырга тиеш?” дигән хезмәткә төртеләм.  Йа, хода, мин керешкән һәм әйтергә  теләгән нәрсәләрнең байтагын  Фәнзаман агабыз инде коеп та куйган...  Җитмәсә гап-гади, камил вә үткен тел белән , баганага да аңлаешлы итеп...  Иисусның ничек тууы,  кунакларны судан хәмер ясап, сыйлавы , гавәмне  хезмәттән баш тартырга, хөрәсәнлеккә өндәве ,  әнисе Мариянең  Иосифка кияүгә йөкле булып чыгуы, аның Рим солдаты Пандир белән шаяруы турындагы  гайбәт  (Зур Совет Энциклопедиясенә таянып), “тәнемне ашагыз, канымны  эчегез”, дип табында белдерүе , ир-атларга битараф булмавы( Бу хакта Лео Таксиль дә апостол Иоанның чибәр малай булуын һәм Иисустан аерылмавын, аның күкрәгендә йокларга яратуын әйтеп уза, һәм җиңел холыклы ханымнарның да Иисуска мөкиббәнлегенә тукталып, аңа мал-мөлкәтләре белән хезмәт итүләрен искәртә, ә Пандир мәсьәләсен, Талмудка мөрәҗәгать итеп тәгаенли), чисталыкка карата үзенчәлекле мөнәсәбәте һ.б.,  берсе дә калмаган. Әле  Фәнзаман әфәнде әлеге хезмәтендә христиан диненең Русь  тарафыннан башта кире кагылуы һәм соңра ни хакка  , нинди шәхес тарафыннан кабул иттерелүен , һәм тагын бик күп, мин фәкыйрь дә кадәри хәл шәрехләргә  алынган вакыйгаларны кояш  яктысына турылый . Их, ул язганны, сүрәтле аерым китап итеп чыгарып, һәр татар баласына бушлай өләшергә! Татарстанда гына түгел, Русиянең барча өлкәләрендә , БТК ны да эшкә җигеп...
            Озын сүзнең кыскасы, Фәнзаман агабыз Лев Толстой, ә Лео Таксиль Вольтер фикерләренә таянып,  христианннарның изге китапларын көлкегә күтәргәннәр. Мин фәкыйрь,  бу китаплардан көләрлек көчне үземдә  таба алмадым, чөнки  язылганнар күңелемә башкачарак  тәэсир итте, шомландырды һәм хәтта куркытты да.  Әйе, андагы бәяннар ,хакмы-түгелме, мантыйк яки әхлак киртәләренә сыямы-сыймыймы , христиан дине бар һәм ул   миллионнарның аңын били. Христиан динле дәүләтләр – үз дәүләтләрен  цивилизацияле дип тамгалый, өстен саный. Ә әлеге китаплар, чамалавымча,  акыллы азчылыкны түгел, ә мокыт күпчелекне җәлеп итү куәтенә ия булуы белән көчле . Ахыр чиктә сан сыйфатка күчә бит.. 
          ...Уң яңагыңа  чапсалар сулын куй, - дип тукый  Иисус. Гел яхшылыкка  өнди. Ә каян килә соң  христиан халыкларына явызлык? Тәре походчылары кылган вәхшилекләр? Шул исәптән Казанны алгандагы хәлләр?  Баксаң, Иисус вакыт-вакыт башкача да фикер йөрткән икән...
      “... На другой день , когда они  вышли из Вифании, он взалкал. И увидев издалека смоковницу, прикрытую листьями, пошел, не найдет ли чего на ней,; но придя к ней , ничего не нашел, кроме листьев; ибо еще не время собирания смокв. И сказал ей Иисус : от ныне да не вкушает никто от тебя плода вовек». (Марк, гл.11  ст. 12-14).
      Матфей язган Инҗилдә бу кыйсса болайрак тәмамлана:
      “ ...И смоковница тотчас засохла» . (Матфей, гл.21 ст. 19).
            Агач , җимешне елның  көз фасылында   бирә торган итеп яратылган...  Француз атеисты Лео Таксиль шушы уңайдан ,  “нигә соң ул , бер гаепсез агачны җәзалаганчы, табигый булмаган көчкә  ия булуыннан файдаланып , аны җимешле генә  итмәгән”, дип,  көлә... Мин аңа кушыла алмыйм, чөнки, мөселманнар өчен Иисус - Гайсә пәйгамбәр. Ә христианнар  аны өченче әверелештәге Бог дип таный. Ә барлыгы аларча  өчәү  (троица) дип тәгаенләнә :  Бог-  Рух, Бог-Ата һәм  шуның Улы  Бог- Иисус. Иудаизм, христиан һәм мөселман диннәренең тамыры уртак, әмма төп аерма шунда ки, яһүдләр Яхвене һәм мөселманнар Аллаһе Тәгаләне бар һәм бер дип таныса, христианнар аны өч рәвешле дип чатакама килә. Югыйсә Библия беренче булып яһүдләргә иңгән һәм алар анда бернинди өчлекне  күрмәгәннәр һәм хәзер дә күрмиләр. ..  Ислам диненә килсәк тә, һәр намазда кат-кат укыла торган “Ихлас” сүрәсендә “ “Колһу Аллаһе әхәд, Аллаһе самад” дигән юллар бар, һәм  “әхәд” –бердәнберлекне, ә “самад” абсолют бербөтенлекне тасдыйкълый. Ягъни өчлек-троицаны кире кага. Византия патриархлары әлеге доганы үзгәртеп, “самад” дигән сүзне “чүкелгән” дип ялганлап тәрҗемә итәләр һәм чүкелгән булгач ул пот , идол була дигән нәтиҗә чыгарып, Аллаһе Тәгаләгә анафема (бәддога) белдерәләр.   Шушы җәһәттән Түбән Новгород каласында нәшер ителгән  «Медина  аль Ислам» гәҗитенең 2008 нче елның 1-8 февралендә  5(54) санында  басылган “Христианнар һәм мөселманнар бер Ходага табынамы, кем “бөтенлектә чүкелгән” богны уйлап чыгарган?”, дигән мәкалә  үтә дә кызыклы. Язма авторы, мөселман дине кабул иткән урыс милләте вәкиле Али Вячаслав Полосин, мәкаләсе азагында болай яза:
             “... Византия императоры Мануил Комнин гыйлемле кеше була һәм иерархларын галәм җүләрләре дип атап ,әлеге юньсезлекне юкка чыгаруларын таләп итә. Иерархлар аны өлешчә тыңлыйлар, 1180 елгы Соборларында Аллаһка бәддоганы  гыйбәдәтләреннән алып ташлыйлар. Әмма бәддогаларын Мөхәммәт г.с. гә, аның тәгълиматына һәм барча аңа иярүчеләргә күчереп арканлыйлар... Ә менә  мөселман кешесенең динен христианныкына алмаштыру тәртибендә “чүкеп ясалган Хода” дигән гыйбәрә качырып калдырыла.  (Бу хикмәтле җөмләне татарча әйтеп бирү кыенлыгыннан чыгып , рус телендә, оригиналда китерәм) :
         «Орицааешилися всех льстивых и хульных учителей турецких, и всех богохульных и бл…ивых басней Мухаммедовых, и по нем бывших всех, яже суть о боге некоем всекованном… и яко богомерзка проклинаеши ли их?»
          ( Менә шушы сорауга чукындырылучы татар уңай җавап бирергә тиеш була. Хет элек, хет хәзер - Р.З.).
           Ислам диненә мөнәсәбәт Көнбатыш илләрендә дә әллә ни җылылыгы белән  аерылып тормый.  Әмма ләкин 1965 елны II нче Ватикан соборында кабул ителгән  “Nostra aetate” декларациясендә христианнар һәм мөселманнарның бер Хак Тәгаләгә табынулары тәгаенләнә.   
            Заманча фильмнарда , укымлык саналучы китапларда , гавәмне җәлеп итү максатында үтереш, сугышу, җенси мөнәсәбәтләр, хыянәт вә интригалар, һәртөрле бозыклыкларга киң мәйдан бирелә.  Христианнарның борынгы изге китапларын язучылар да моны күз уңында тотканнар микән әллә? Һәртөрле әшәкелекләрнең җирдән югалмыйча буыннан буынга тапшырылуын кайгыртканнармы ? Кем белә, мокытрак, психик яктан тотрыксызрак  кешеләрнең  күңелләрен вәсвәсәләндереп, алар моңа чордан чорга ирешә дә килгәннәрдер? Ницше  хаклы булып, алар кешелеккә бозым кертүне кайгыртканнардыр? Татар тотып карамыйча ышанмый диләр, әйдәгез, изге китапларны иңләп- буйлап сәйран кылуыбызны дәвам итик:
           “ Дина ( дүрт яшьлек сабый - Р.З), дочь Лии, которую она родила Иакову, вышла посмотреть на дочерей земли той. И увидел ее Синхем, сын Еммора евеянина, князя земли той, и взял ее, и спал с нею, и сделал ей насилие. (Бытие, гл.34, ст.1-4).
         ... Менә кайда  икән бит педофилиянең чишмә башы...
             “..И сказал Иуда Онону : войди к жене брата твоего, женись на ней, как деверь, и восстанови семя брату твоему»….Онан знал, что семя будет не ему, и потому, когда входил к жене брата своего, изливал (семя) на землю, чтобы не дать семени брату своему…(Бытие, гл.38, ст 8, 9-10).
            Менә каян чыккан икән “онанизм” дигән төшенчә. Җенси бозыклыкның бу төренә нигез салучы да Библия герое булып чыга..  
             Гиви каласында 700 ир-атның бер кәнизәкне алмаш-тилмәш көчләве турында “Хөкемдарлар” китабында бәянланган кыйсса  да  бәгъзеләрнең авыз суларын корытуга корылышлы.  Төн дәвамында көчләнгән кәнизәк таң аткач, хуҗасының өенә кайтып, бусагада үлә. Һәм хуҗасы нишли димсез?   “..он взял нож, и взяв наложницу свою, разрезал ее по членам ее на двенадцать частей и послал во все пределы израилевы.  (Суд.,гл.19, ст.22-29).
              Төркем белән көчләүләр борыңгылардан калган гадәт булып чыга...
 ...И он сказал ему: от чего ты худееш с каждым днем, сын царев, - не открешь ли мне? И сказал ему Амнон : Фамарь , Авессалома,   брата  моего , люблю я. И сказал ему Ионадав: ложись в постель твою..» ( 2 Царств, гл.13, ст.1-5.)  Ахыр чиктә ,Амнон, ир туганы киңәшен тотып кыз туганы Фомарьны алдап үз янына китертә һәм көчли, соңыннан мәсхәрәләп куып озата... 
        ...Менә нинди  “батырлыкларны” бәянләп , яшь күңелләргә оеткы сала  икән “изге” китаплар...Адым саен очрап торган мондый “ мүк җиләкле” кыйссаларны куеп торып, хәрби темага күчик ...                               
            “ А жен мадиамских и детей их сыны израилевы взяли в плен, и весь скот их, и все стада их и все имение их взяли в добычу; и все города их во владениях их и все селения их сожгли огнем» (Числа, гл.31, ст.9-10).  Моисей моны азсына һәм сугыштан кайткан  җитәкчеләргә болай ди : ( для чего) вы оставили в живых всех женщин?.. Итак, убейте всех детей мужского пола, и всех женщин, познавших мужа на мужском ложе,убейте; а всех детей женского пола, которые не познали мужского ложа, оставьте в живых для себя” (Числа..гл.31, ст.14-15, 17-18).
            Без татарлар Явыз Иванның  вәхшилекләренә исебез китә. Аның үзен һәм яугирләрен  баксаң, изге китаплар  рухландырган икән  ...
            Иисус Навинның Иерихон каласын яулавы уңаеннан бирелгән менә бу мәгълүмат та игътибарга лаек:  “А город и все, что в нем, сожгли огнем; только серебро и золото и сосуды медные и железные отдали в сокровищницу господня.”( Иисус Навин, гл.6, ст.23).Иисус Навин 31 патшалыкны тар-мар итә һәм берәүне дә аямый.” Коням их перерезал жилы и колесницы их сожег огнем. В то же время,  возвратившись Иисус взял Асор и царя его убил мечом; и побили все дышащее, что было на нем, мечом, предав заклятии, и  не осталось ни одной души; а Асор сожег он огнем.»
            Иисус Навин барысын да  юк итәргә боера : ирләрне һәм хатын-кызларны, балаларны һәм картларны, һәм хәтта үгезләрне, сарыкларны һәм ишәкләрне. Димәк  кешеләрне яндыру да бәгъзеләрнең күптәнге традициясе , ә фашистлар кылган гамәлләр  – данлы үткәннең бер чагылышы...  Җан өшеткеч кыйссаларга биредә кытлык юк.. Баксаң,  Византиянең православ  патшасы,  әсирлеккә төшкән, әле христиан дине кабул итмәгән болгарларның һәр йөзенчесенең бер , ә калганнарының ике күзен чыгартып илләренә озатуында  оригиналлек юк икән, ул нибары плагиатор , тәкълидче генә  булганлыгы ачыклана...  
           Геноцид дисәләр иң әвәле Европа христианнары Америка  индеецларын кыруы , башка континентларда узынулары һәм берочтан үзебезнең язмыш та искә төшә. Баксаң халыкларга геноцид оештыруның чишмә башын да әллә каян эзлисе түгел...  Библия кахарманнары Саул патша белән Давид патша да аяусызлыкта Иисус Навиннан калышмыйлар. Юдифь китабында  да гөнаһсыз меңнәрне сую  хуплана. Тагын шунысы кызык, христианнарның изге китапларында бихисап күп пророклар телгә алына. Әмма алар, ни өчендер , берсе дә күңелдә җылы хисләр уятмый... Әйтик,  Изге Елисей турында язылган  китапта  шул исемдәге пророкны  сабыйлар үртиләр, артыннан “пеләш”, “пеләш” дип кычкыралар. Бу балаларны  каргый ( җөмләдән ислам дине каргауны хупламый). Нәтиҗәдә урманнан ике ана аю чыгып  кырык бер баланы ерткалап ташлый..  Әле бит Йезекель атлы пророк булган һәм ул кеше нәҗесе белән тукланган...“Ешь , как ячменные лепешки, и пеки их... на человеческом кале”,  (Иезекель, гл.4, ст.12) .  Русия төрмәләрендә һәм армиясендә гадәткә кергән бер-берен мәсхәрә итүләрнең мондыен да мәхбүсләр һәм солдатлар эч пошканнан уйлап чыгармаган булып чыга...  Шунысын да онытмыйк, изге дип  телгә алынган китаптагы сүзләрнең һәммәсе бог сүзе, господь сүзе дип тәгаенләнә...
        Инде хәзер фәһемләп карыйк, ник кирәк булды әле сабыйларыбызның башын шушындый нәрсәләр белән бутау? Мондый “агарту” зарурлыгы каян туды? Инануымча,  империя шовинистлары татарларны ассимиляцияләштерү юлында  кылган гамәлләре бихисап,    алар ,кызыл террор чорында , диннән гомумән баш тарткан атлы кыланып, исламны юлдан алып ташлау максатында православиегә вакытлыча маска,  кызыл битлек кигезгәнгә охшап торалар.. Искә төшерик,   христиан дине , Инҗилдә Иисус  сүзләре аша “ нищие духом войдут в царство свободы” һәм “ и последние станут первыми”дип өйрәтсә, коммунистлар да әтрәгәләм пролетариатка табына , һәм  нәкъ алар  бу дөньяда  Коммунизмга ирешә дип өйрәтә. Күренә ки , “бог” ны өчкә таркаткан динчеләргә,   оҗмахны  ике чагылышта (ипостась) тасдыйклау ике тиен бер акча..  Һәм җөмһүриятебездә дә әтрәгәләмнәрнең хакимияткә чакырылышы , Мирза Мәхмүтов, Мөхәммәт Мәһдиев, Рөстәм Яхин кебек затлыларыбызның зарурсызлыгы шушы яссылыкта  да  хәл ителә..
        Маскалар салынды һәм балаларыбызга кабаттан православиене мәктәпләрдә уку предметы буларак кертүне җайлау процессы дәвам итә.   Христиан дәүләтләре борын заманнарда тәре походлары чыккан, яулап алынган кавемнәргә геноцид оештыру –алар казанышы һәм коммунизм белән фашизм афәтләре дә шул илләр карынында яралган...  Соңгы икәүне  әлеге диннең  төрдәшләре -ипостасьләре дияргә үк базмыйм, әмма  уртак таянышу нокталары булуын инкарь  итәргә дә таянырлык кишәрлек тапмыйм ...

                                    БЕЗ   ӘЛЕ  КАЙДА   ЯШИБЕЗ ?
                                       
                                                                      Бәхетеңне керпе үпсә
                                                                      Керерсең төрмәләргә;
                                                                      Чапкан ристаннар шикелле
                                                                       Бет йөрер бөрмәләрдә...
                                                                          Татар халык иҗаты                                  
   
       ... Шәхсән үзем татар балаларына ислам дине дәресләрен кичекмәстән укыта башлауны ашыктыру ягында. Әмма бу сузыла, әйтерсең бәгъзе җитәкчелегебез  Кирилл атакайның кулын үбеп кайтканнар да  Мәскәү әллә кайчан хәл иткән шушы мәсьәлә тирәсендә акыллы чырай төзеп,  ләчтит саталар... Югыйсә Русиянең 60 өлкәсендә православие, ә Кавказ җөмһүриятләрендә ислам дине укытыла башлаганга бишбылтыр  һәм артка юл юк...
           Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә, белмим, Балтач районына чиктәшлектәнме бу,  сәбәп бүтәнме,  бәгъзеләр  “ң” хәрефен кулланып мәшәкатьләнми. Җөмләдән, берәр гүзәл ханым “нишләп алай сунул?” , ди икән, моны, рус фонетикасына салуламый гына, “нишләп алай соң ул? “ дип  кенә аңларга кирәк.   Татарстанда “татар оялмаслык итеп” уздырылган бәйрәмнәргә дә “нишләп алай сун ул?”, дип  аптырарга  кирәкми. Ике теллелек  гамәлгә кермәве уңаеннан   “конституциябез гарантына “ үпкә белдерүләрне дә бала-чагалык ,  юләр сату дип кенә бәһаләргә ярый, миңа калса... Проблеманың асылына төшенү өчен  , иң әвәле Ленин бабакайның “Рәчәй –халыклар төрмәсе” дигән диагнозын искә төшерик.  (Беренче булып ошбу ачышны  Герцен ясаган бугай...)   Әлеге белдерү,  патша  хөкүмәтен гаепләү җәһәтеннән булмыйча, рус дәүләтчелегенә хас үзенчәлекне шәрехләү, фирканың колагына шуны киртләү, һәм киләчәккә аны шигарь итү ихтыяҗыннан чыгып яңгырагандыр бәлки  ? Ә  ГУЛАГ – шул шигарьне даими күз уңында тоту, тормышка ашыру  нәтиҗәседер ? Хәлбуки, милләт, тел,  киләчәгебез турында нәрсәдер әйткәнче,  безгә иң әвәле нинди дәүләттә, нинди иҗтимагый корылышта яшәвебезне аныклау зарур. Әгәр Ленинның Рәчәйгә биргән шул билгеләмәсен  дөрес  дип кабул итсәк, ә аны кире кагулар булмаган, юк шикелле, халкыбыз Рәчәй  ихтыярында, “зэк” шәкелендә  ярты мең елдан артык срок ураган булып чыга. Үктәбр түнтәрелешеннән соң канун бозып  хакимияткә ирешкән большевиклар  хакимияте дә  дәүләтчелекнең  төп асылын үзгәртмәде  ,  бары тик  режим , диннәрне тыю нәтиҗәсендә   күпкә катылана, ерткычлана гына төште дигән фикерне ныгыта Авторханов,   Солженицын ,  Шаламов  һәм Астафьевларның җан тетрәткеч бәяннары... 
              1552 елдан бирле байтак сулар акты , ә безгә карата   һаман гаепләр тагу , ниндидер амнистиягә өметне дөм  калдырмый . Төрмә шартларында зэклар  жаргоны, блатнойлар теле өстенлеге дә бәхәссез һәм  кануннарга таянып кына туган телне бәгъзе шартларда яклануына өмет багълауны, һич тә акылга муафыйк талпыныш  дип булмый.  Русия  дәүләтчелеге – рус рухы, рус акылы  җимеше һәм анда  пахан теле  генә ихтирам ителүе, бүтән телләрнең “компонент” дигән кликухага таруы  табигый . СССР дан азат булып  башка чыгучы илләрне  рус теле  җәтмәсеннән ычкындырмаска  мәтәләнүләр дә  тикмәгә  түгел, ә кабат мәхбүслеккә төшерүне күздә тоту мәрәкәсе буларак аңлашыла. Чөнки бу тел,  һич кенә дә тел генә түгел, ә урыс үзе әйтмешли,  аннан зуррак нәмәрсәкәй . Телнең русчасы - язык ,  бу сүз татар телендә гөнаһ дигәнне аңлата һәм русның үз телендә дә “язычник” шәкелендә аның тискәре мәгънәсе сакланып калган. Телдә  –халыкның рухы , коды. Әлеге  лөгать ияләре, гасырлар дәвамында ничәмә- ничә халыкның ил-көнен яулап, талап-көчләп , үтереп кенә  түгел , ә шушы тел ярдәмендә  алдап-йолдап та  аларны,  коллыкта яшәүләрен дә   аңышмаслык хәлгә төшереп, коллыкта яшәтәләр... Һәм  бу тел  магиясе теләсә кайсы халыкның рухын параличлап, язмышына битарафлыкка кәшәләп кенә калмый, ә шуңа зарурият тә тудыра бугай. Искә төшерик, 1945 нче елдан алып үзгәртеп кору чорына кадәр арада гына  ГДР дәүләтендә рус теле  өйрәнделәр.  Андагы немецлар, рус рухы белән, безнең белән чагыштырганда   аз сугарылды.  Алай да Берлин дивары җимерелеп , кавышу сәгате суккач,  шулар кабат  чын немецлыкка кайта алмый  иза чиккән имеш... Казахстаннан Германиягә киткән немецләрнең дә СССР гражданнары, руска хас менталитетларын югалтасылары, ташлыйсылары  килмәве хакында, массакүләм-информация чараларыннан Рәчәй корреспонтентларының куанычлы рапортлары яңгыраштырды..
            Ирексезлек шартларында ниндидер кануный гаделлеккә өмет багълап,   смотрящий вазифасына куелучыга ( сайлап кую хокукыбыз бетерелгәч, шулай дими хәл юк, бигайбә ) “ конституция гаранты” дип олылыклап  үпкәләр  белдерү , миңа калса, арттырып җибәрү.  Демократик илләр тәртипләренең Рәчәйдә урнашуына өметләнү шәп хыял әлбәттә, бирсен Ходай , әмма андый көн инде килде дип куану иртәрәк . Күп гасырларга сузылган рухи коргаксыту шартларында җан асраган  халкыбызга азат халыкларга хас таләпләр кую, алардан үрнәк алмауда гаепләү мантыйк киртәсенә сыймый. .. Югыйсә, азатлык алган тәкъдирдә дә озак дәвер ирексез яшәүнең  закымы, утырып кайткан аерым кешеләрнең табигате бозылу да моны куәтли,  милләтебезнең киләчәк  язмышында озак  кына чагылыш табачак дип фараз кылам. Янә килеп, СССР чорында халыкларны сортларга, әйтик  шестеркаларга (союздаш статусына ия республикалы халыклар), работягаларга (автономияле җөмһүриятле милләтләр) , һәм түбәнсетелгәннәргә (округ , яки ил биләмәсендә бөтенләй казыгы кагылмаган кавемнәр) бүленү принцибы да   “төрмә дәүләтчелеге” дигән версияне куәтли.  Ә ил дәрәҗәсендә миллионлы телеаудитория каршында нәни халык - чукчаларны идиотлар дип аһаһайлап армый-талмый мәсхәрәләү төрмә дәүләтчелеге шартларында яшәвебезгә  шулай ук  саллы дәлил ... Ә чал тарихка күз салсак борыңгырак дәлилләр, чиркәү нигезенә мөселман кабер ташларын салып калдыру, тәре чаты аша мөселманлык символы ярымайны уздырып, чиркәү гөмбәзенә  күтәрү кебек , зеклар “төшерү”ена хас гамәлләр күрербез. 
            Оруэллның “1984 “ һәм.  “Скотный Двор” әсәрләре  СССР га сатира дип кабул ителә..  Хактан да CCCР дагы  тәртипләр  әсәрләрдә бәянлаган хәлләргә аваздаш. Иң ныкъ сискәндергәне, Сталин чорында халыктан “артык” икмәкне алу һәм  колхозларга каулау турындагы күрсәтмәләрнең фельдъегер хезмәте ярдәмендә урыннарга җиткерелүе һәм  нәтиҗәдә канлы бәрелешләр килеп чыгып, крестьяннарга каршы танклар куллануга кадәр барып җиткәч ,  хакимиятнең, документларны  шул хезмәте ярдәмендә бөртекләп кире җыйнап алынуы һәм элек кабул ителгән карарларның үзгәртелеп редакцияләнүе игътибарга лаек. Димәк, җинаятьнең очын яшерү ысулы да Оруэлл язганча... Әсәрдә тәкъдир ителгән “яңа тел”дә  сүзләр капма каршы мәгънәне белдерә , әйтик , үсеш –төпкелгә тәгәрәү, тынычлык өчен көрәш - сугышка әзерләнү , дөреслек- ялган , төгәллек –хоасны аңлата.  Ягъни, без яшәгән илдә “1984” һәм “Скотный двор” әсәрләрендәге   хәлләр бергә бер , хәтта арттырып та кабатлана. ( Әйтик Әфганстанны оккупацияләү – “интернациональ  ярдәм күрсәтү максатында чикләнгән хәрби контенгент кертү”, дип тәгаенләнде.) Ә нишләп әле  авыз кыеклыгы өчен көзгегә үпкәләмәскә,  мондый вәзгыятьнең чишмә башын  әйтик татар “иго”сына сылтамаска, ә аңа ябышмаган  очракта, бүтән дошманнар этлегенә кайтарып калдырмаска? Әлеге әсәрләрне дә, ниндидер проектның СССР җирлегендә тормышка ашырылуын  теркәүнең  шәкеле дип чатакама килмәскә?! Язык тел мондый мөмкинлекне тәэмин итә. Язык телдә суверенитет сүзенең мәгънәсен дә “ Русия составында” дигән өстәмә ярдәмендә, капма- каршыга, коллыкка әйләндереп каплаганнар иде шикелле...
               Тарихта дөньяга баш булырга омтылышлар  борыңгыдан билгеле . Мондый гөнаһка  греклар, римлылар , фарсылар, төркиләр, монголлар, гарәпләр,  инглизләр, французлар, немецләр тарган һәм   башка ауропа халыклары да хатадан хали булмаган... Шул юнәлештә мәгълүм уңышларга ирешкән полководецлар бөек дип санала. Милләттәшләре алар белән горурлана.  Русия дәүләте мәктәпләрендә руслар экспанциясе хуплана , данлана, СССР гимнында да “сплотила навеки великая Русь” дип изгеләштереп тәгаенләнә иде. Дәүләт тота белүе генә түгел, үз дәүләтчелегенә теге яки бу дәрәҗәдә кимлек китерүче көчләргә каршы куәтле оборона  оештырырга һәм шуннан этенеп җиңү арты җиңү яуларга , башка дәүләтчелекләрне төкәндереп, үзенекен һаман ныгытырга , биләмәсен даими киңәйтергә, һәм  кулына эләккән колонияләрне ычуындырмавы белән бердәнберлеккә дәгъвә итәрдәй  бер ил бар, ул Русия...  Нинди генә хаким килсә дә, нинди генә иҗтимагый строй урнашса да үз юлыннан тайпылмаучы әлеге дәүләтнең  адашмавын , төп сыйфатын җуймавын тәэмин итүче нәрсәседер  бар  бугай һәм мин аны тәхет китабы  ахры дип гөманлыйм...  Алтынланган тәхет залындә, тышлыгы әллә ниткән асылташлар белән бизәлгән шул китап –алтын шүрлектә тора һәм аны уку, хакимияткә килүченең миен лашпырдатып әйләндереп каплау сәләтенә ия булса ни хәл итәрсең. Миңа калса, китап Константинопольдә, ә бәлкем Римдә үк иҗат ителгән. Кем белә, Мәскәү заказчыларына бәгъзеләр шул империяләрнең ниндидер нәмәгълүм борыңгы чыганакларга таянып әтмәлләгән булулары да ихтимал  аны. М.Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” китабында Воланд ( Шайтан ) кешегә дөнья    белән идарә итү өчен  һич югы мең елны күздә тоткан план кирәк , ди. Әлеге Китап та мең ел чамасы элек  иҗат ителгәнгә охшап  тора.  Ихтимал , анда  империяне саклау һәм киңәйтү алымнары тәгаенләнгәндер ?  Әйдәгез, “тәхет китабы”н бар дип саныйк. Анда, янә килеп, дөньяга хуҗа булу планы  урын алган имеш...Ихтимал текстны сихер, магия белән эш итүче, провослав дәүләтнең киңәюен кайгыртучы иерархлар агулы кара белән язганнардыр...  Әйтик , тәхет иясе, француз романнарындагыча бармагын төкерекләп  китап битләрен ачканда шовинизм агуы авызына эләгеп , башта канына, аннары миенә барып ирешә дип фаразлыйк... Бүтән илбашларын әйткән дә юк, хәтта чын демократ Горбачев чорында Вильнюс каласында литвалыларны БТРлар таптады, әзербайҗаннарны Бакуда танклар изде, грузиннарны Тбилисида сапер көрәкләре белән кыйнадылар. Демократ Ельцин заманында Чеченстанны  бастырдылар, серб вәхшилекләрен хупладылар... Фаразымча, шул китапны уку аркасында русның кан кардәше украиннарның азат дәүләткә ирешүе дә хупланылмый ,  ә безнең мәктәпләрдә татарча уку буыла , латин хәрефенә күчү тыела...    Башта җүләрлек дип инанып әйткән  туган телләрне җан тәслим кылу идеясен җүләрләрчә тискәрелек белән канунга әверелдереп, тормышка ашырылуны да тагын ни дип аңлау мөмкин? Милләтпәвәр язучыбыз Нурихан Фәттах Фест дисбесен  , ә Олжас Сөләйманов русларның “Слово о полку Игорове”ләрен төркичә укып биргән иде. Менә шулар ысулына таянып,   Русиянең дөньяга  хуҗа булу планы бәянланган  тәхет китабының кайбер сәхифәләрен булса да  фаразлап укып карыйсы иде.. Әлбәттә Босфорларны яулау , Иранга хуҗа булуны күздә тоткан, “Казан утлары” журналы бастырып чыгарган  Петр 1 вәсыяте дә ихтимал шушы китап белән рухланудан тугандыр , ә бәлкем шуннан өзектер?

                       “КҮКЕ  ОЯСЫ”    БОЗВАТКЫЧЛАРЫ                                      
                                                                                                                                                                                                     
                                                                 ...Кем өчендер монда   чирәм үсә ,
                                                                   Безнең өчен монда –тоташ кан...
                                                                                           Җәүдәт Дәрзаман      
                                            ( “Казан    Кремле янында уйлану” дигән шигыреннән)

             Айдар Хәлимнең “Убить Империю” китабында  Казан , Кырым татарлары һәм чеченнар язмышы аша Русия үздырган сәясәт бөтен матурлыгында тасвирланган. А.Авторханов  эзләнүләрендә Сталин тарафыннан милләтләрне үтерү сәясәте чагылыш тапкан.
          Виктор Суворовның егерме җиде телдә йөз мәртәбәдән артык басылып чыккан,теләсә кайсы район үзәге , бистә китапханәләрендә дә табарга мөмкин “Бозваткыч” атлы китабында икенче бөтендөнья  сугышын СССР башлаганлыгы тәкърарлана.. Виктор Суворов –псевдоним, авторның чын исеме Владимир Богданович Резун, ул - профессиональ разведчик, 1978 нче елны Бөекбританиягә кача һәм СССР суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә.   Автор бәянында, совет иле җитәкчеләре Гитлерны , әле хакимияткә килгәнче үк Революция Бозваткычы дигән исем белән атаганнар , аңа хакимияткә килергә булышалар. Демократияле илләрне Гитлердан сөрдереп чыгаргач, Сталин аларны “азат” итеп,   Европада тулаем коммунистик режим урнаштыруны планлаштыра. Ул очракта “өченче дөнья” илләре дә бер кая китә алмавы аңлашылса кирәк. Әйтик Балтыйк буе дәүләтләренә төрле дәрәҗәдәге җитәкчелек алдан әзерләнә,  халыкның күпме өлешен Себергә озату да хәл ителгән була. Шул ук хәлләр Көнбатыш Белоруссия, Көнбатыш  Украинада, Буковина һәм Бессарабиядә кабатлана. Финляндия , тулаем “азат” ителгән очракта анда кемнәр җитәкчелек итәчәге дә аныкланган була. Әлеге сугыш нәтиҗәсендә , автор раславынча,Сталинның планнары өлешчә тормышка аша . Тулаем җиңү булмагач, ирекле илләр белән  ярышта СССР һәм аның сателлитлары оттыра һәм бу оттыру ахыр чиктә СССР ның таркалуына китерә...
            Китапта сугыш алдыннан СССРның танклары һәм самолетлары Германиянекененә караганда берничә тапкыр күбрәк булуы, аларның , Гитлер белән  Европаны бүлешә башлап Польшаны уртаклашудан хасил булган яңа чикләрдә, бәреп керү өчен тезелеп куелганлыгы бәян ителә. “Сталин сугышка әзерләнгәнгә күрә безнең авылда  барча каешларны, күн итекләрне,  якындагы сыек урмандагы барча имән чикләвекләрен ашап бетерделәр, бер хатын ачлыктан үз баласын ашады”, кебек юллар да бар әлеге китапта... Сталин илне, хәтта  яшүсмерләрне дә ФЗӨ ләр аша һөнәргә өйрәтеп, 14 сәгатьле эш көне белән тәэмин итеп, сугыш режимына көйли, эшкә 5 минут соңаручыга илдән 5 минут  хезмәтне урлаучы сыйфатында хөкем ителү яный  , хакимияткә карата нәни генә ризасызлык белдерү өчен дә 10 елданда ким булмаган срокларга ГУЛАГ ларга аткару, илне ач үлемгә дучар итә итә-итә күпләп сугыш техникасын җитештерү, миллион кешене парашют спортына җәлеп итүне  җайга сала... Автор фикеренче Сталин сугышны 6 июльдә башларга җыена. Гитлер, күп кенә илләр белән сугыш хәлендә булган Германия чигендә үзе өчен котычкыч куркыныч көчләр туплануыннан чыгып,  СССР белән сугышка әзер булмаган килеш аны башлый һәм чик буендагы  канатка канат тезелгән самолетларны аэродромнарында чакта юк итә, танкларны шулай ук экипажлар тарафыннан “иярләнмәгән” шартларда сафтан чыгара.. СССР үзе һөҗүм итәргә җыенуы сәбәпле барча оборона корылмаларын ашыгыч рәвештә  сүткән, күперләрен миналардан арындырган булуы аркасында тиз арада иксез-чиксез биләмәләрен югалта дип яза автор..Виктор Суворов фикеренчә СССР сугышка алданрак һәм җитдирәк әзерләнгән була, шуңа күрә дә,  беренче көннәрдәге котычкыч зур югалтуларына да карамастан, тулаем сугышка көйләнгән экономикасына,  союзниклар ярдәменә дә таянып, һәм чагыштыргысыз дәрәҗәдә  корбаннар биреп,  барыбер дә җиңүгә ирешә..
                   Бу язмада максатым әлеге китапның, Суворовның башка китаплары эчтәлеген бәянлау һәм аның фикерен куәтләү  түгел..Сугыш хакында  алга сөрелгән рәсми версияне дә яклау теләгем юк. Бу эш белән маршаллар, генераллар , башка хәрбиләр, хәрби тарихчылар шөгылләнә һәм игелеген дә күрә.. Безнең татарлардан – армия генералы Мәхмүт ага Гәрәев арада иң тырышканы.. Минем максатым - “бозваткыч” атлы проектның  бер дә яңа түгел, ә плагиат булуын ачып салу..
           Мәгълүм ки байтак  дәверләр Ауроазиянең иксез-чиксез биләмәләре татар җирләре буларак тәгаенләнә. 1994 нче алны Англиянең Сотби аукционыннан 20 мең фунт –стерлингка Русия хөкүмәте тарафыннан сатып алынган картада, ә ул карта Локман Закировның “Күке оясы” китабының тышлыгына да төшерелгән, бүгенге Русия җирләре Татария дә тәгаенләнгән.  Мәскәү кнәзлеге анда бик нәни, “күке оясы” кадәрле  генә. Һәм шул  “күке оясы” тора-бара барча җирләргә ия булуы шаккаткыч хәл.  Ничек итеп? Ихтимал, әлеге максатны күздә тоткан ниндидер проектны эзлекле рәвештә тормышка ашыру нәтиҗәсендә дип уйларга нигез бар.  Беләбез, төрки дәүләтләрне , Төркияне, Алтын Урданы,  төрки “бөек моголлар” хакимиятле Һиндстанны   бозваткыч сыйфатында  Аксак Тимер кат-кат җимереп чыга . Аксак Тимер үз ихтыяры белән илен бозваткыч иткәнме, бәгъзеләр ( андый тарихи версияләр дә бар) аның походларын финанслаганмы , анысы караңгы ...Мәскәү кнәзлеге тернәкләнгәч , шул сыйфатта Касыйм ханлыгы файдаланыла, Казанны алуда атлы гаскәр сыйфатында үзебезнең әзиләр актив катнаша. Казан ханлыгы егылгач,   татар халкын тулаем бозваткыч ролендә файдалануга чират җитә.Шаһгалине башкомандующий итеп билгелиләр һәм татарларыбыз  Русиянең көнбатыштагы чикләрен киңәйтү хакына  башлар сала һәм  каннар түгә  Мәгълүм ки, үктәбер түнтәрелешеннән соң, Урта Азияне кулдан ычкындырмау максатында , большевиклар, милли азатлык көрәшенә күтәрелгән җирле халыкларга каршы бозваткыч сыйфатында татар гаскәрләрен, Татбригаданы файдалана... Аннан алданрак, Патша Россиясе чорында казах-кыргызларның дәүләтен җимерүдә бозваткыч сыйфатыда калмыклар ярап куя.... Большевиклар хакимияткә килү өчен бозваткыч ролен, мәгълүм ки,  пролетариат үтәде. Ә ул “бозваткычка” профессиональ революционерлардан торган Ленин гвардиясе капитанлык итте. Тикмәгә генә “Партия-наш рулевой!” дигән шигарь әйләнешкә кертелмәгән әлбәттә. Авыл юксыллары  ихтыяры белән, чиратка салып, башта алпавытлар, аннары кулаклар дип тамгалап крестьянның аңлы өлеше, мие юк ителә. Бүген авыл үзе дә бетү чигендә. Каладагы пролетариат исә әң әвәле аксөякләрнең тамырын корыта, аннары сәнагать белән идарә итәргә сәләтле,  аякка басып килүче  буржуазиянең тамырын корыта,  сәүдәгәрләрнең эштиен китерә. Аннары инде  халыктан көтү ясауның асылына төшенүче аңлы, талантлы интеллегенция юк ителә, эзәрлекләнә, нәсел ыруы корытыла.  (Хәзер дә затлы нәселдән чыкканыңны белеп алсалар Шомбай һәм Балда оныклары көн күрсәтми.) Җир шарында социализмның тулы җиңүен тәэмин итәчәк бозваткыч кою-булдыру хакына  гумусы юк ителгән әрлән балчык сыйфатындагы  әтрәгәләм-масса- армия  барлыкка китерелә...
               “Ленин” атлы атом бозваткычының рәсемен открыткаларда күргән бар. Андыйның “Бөек Петр” атлысы да бар бугай. Әлбәттә боларны төзүнең максаты төньяк боз океанында  навигация чорын озайту өчен генә түгел дип уйламыйм... Ихтимал, әлеге бозваткычлар  ил чиге артындагы , файдалы казылмаларга бай бозлы киңлекләрне , Арктиканы үзләштерүләрне дә күздә тотканга   булдырылгандыр ...   Миңа калса, Гитлерның  “бозваткыч” дигән атама алуын да әлеге исем бирү традициясе дә , соңарып булса да раслый кебек...
              “Бозваткыч” проекты универсаль һәм ул    сугыш бармаган шартлар өчен дә чакырылышлы. Зур атом бомбасы белән рәттән бәләкәе дә булган шикелле ,  “бозваткычлар”ның төрле модификацияләрен  куллансалар гаҗәпмени?. Әйтик татарлар яшәгән район үзәкләрендәге мәктәпләрдә бозваткыч сыйфатында рус класслары булдырылды. Мин тәмамлаган Саба урта мәктәбендә дә  алтының берсе генә иде алар. Һәм аларда түрәлеккә кандидат түрә балалары укыды..Нәтиҗәдә, тора бара мәктәпләр тулаем рус мәктәпләренә әйләнеп калды. Бөек төзелешләр сылтавы белән илкүләм әтрәк-әләмнәрне җыйнап интернациналь калалар төзү, шуларны эшче көч белән тәэмин итү сылтавы белән милли җөмһүриятләр биләмәләрендә төрмә тибындагы учреждениеләр үрчетү , болар һәммәсе- милли мохитны һәм милли рухны җимерү өчен хут бирелгән бозваткычлар флотилиясе  дип саныйм.  Халыкара сәясәттә дә әлеге проект әле дә булса ярап тора шикелле. Әйтик, Украина белән  хәлләр катлаулы . Кырымдагы флот һәм анда татарларга җәбер-золым күрсәтә-күрсәтә китереп төпләндерелгән урыс халкы Украинаның нинди булырга тиешлелеген үз каланчаларыннан торып алга сөрә торган “бозваткыч” булса,. Украина бәйсезлек яулаганда , бозваткыч сыйфатын көнбатыш украиналылыларга таянган “Рух” милли хәрәкәте башкарып чыкты... Ягъни, кая  бакма  - “бозваткыч”ларга юлыгыла…Эстониядә  совет солдатының урынын күчерү вакытында җирле рус теллеләр катнашында ыгы-зыгы булып алды һәм анда Русиянең зурмы-бәләкәйме “бозваткычы” барлыгы беленде.
            Алдарак, рус сүзләрен татар фонетикасына турылап әйттермәү өчен  әлифбабызга артык, кирәкмәгән хәрефләр өстәтү  хакыда искәрткән идек. Ягъни, татар телен  , аның аһәнен җимерү өчен артык хәрефләр шәкелендәге “бозваткыч”чыклар хутка җибәрелгән икән... Муса Җәлил исемендәге татар опера- балет театрында татар авторлары әсәрләре татар телендә-көендә бармый.  Г.Камал исемендәге театр да шул сукмакка борылмагае , моның өчен бозваткычларны хутка җибәрү ике тиен бер акча, татарча белми торган баш режиссер,  үз милләтенә битараф ярдәмче  театр белгечен штатка куйсаң , вәссәлам , Сталин  әйтмешли, кадрлар барысын да хәл итәчәк...
           Мәскәүдән килгән Антоненко атлы ханым сүз эквилибристикасы җәһәтеннән Татарстан җитәкчеләренә, тулаем  халкына мастер-класс күрсәтеп китте. Русия мәгариф министрлыгы юллаган бу төркемгә дә үзенә күрә бозваткыч миссиясен үтәү йөкләнгәнлеге аңлашылды.. Рәхмәт,  сүз магиясе  ярдәмендә адәм аңламаслык тел белән язылган кануный документның  асылын  җепкә җеп төшендереп бирергә Рәшит Әхмәтов чыгарган “Звезда Поволжья” газетасының фәһеме җитте. Ә болай, әлегеге  канунда  туган телебезне юк итү  хакында сүз баруын ни укып, ни ишетеп тотып алу һич мөмкин түгел! Сүзләрдән үрмәкүчнекедәй җәтмә тукып була икән ләбаса.  Кемгә ничектер, мин фәкыйрьгә әлеге десантка каршы торырга тиеш вазифалы  агайларыбызның һәм түтәйләребезнең рәсми сөйләшүләре, телеэкран аша биргән интервьюләре, Чарльз Диккенсның Пиквик клубы турындагы романындагы Джингль такылдавын хәтерләтә. Җиңел, ансат, кыска- кыска җөмлә өемнәре хәрәкәткә килә; сүзнең темасы бар, әмма анык фикер укмаштыру хәлдән килми, аерым җөмләләр   ни грамматик  , ни мантыйкый яктан мөкәммәллеккә ирешми . “Әйтте -өзде” дип сокландырырлык  чыгышларны күптән ишеткән юк  һәм мондый фәһемлелектә  якага үрелүче мәскәүләр белән сатулашу гомумән өметсез... Якага ябышучылар, бугазга үрелүчеләр белән  сөйләшү өчен Миркасыйм Госмановныкыдай корыч логика, Рафаэль Хәкимгә хас такт, Фәндәс Сафиуллинныкыдай аналитик акыл,  Айдар Хәлимгә хас кыюлык,  яшендәй кабынуларга сәләтле  талант , киек сизгерлеге , интуиция   һәм халкыңны  ихлас ярату кирәк... Ә безгә “майсызландырылган коры сөт заводы” дигән атамага аваздаш, нурсызландырылган караш, фикерсезләндерелгән сүз, моңсызландырылган шалтыравык көй базарын тәкъдим итә , татар теленә дә хут биргәләүче массакүләм мәгълүмат чараларыбызның күпчелеге...  Дөрес, үткәннәр белән чагыштырып караганда,  Джингль сыман сөйләшү дә алга китеш, хәтта ки казаныш булып аңлашылырга мөмкин.
       ...Утызынчы елларда бер авылда җыелыш бара, колхозга алуны сорап язган гаризалар карала, укылган берсен тавышка куеп  уңай хәл итә торалар. Менә бермәлне колхоз рәисе,
- Ә Сәләхине алмаска тәкъдим итәм, чөнки инде ул өч кереп өч чыкты, колхозның дәрәҗәсен генә төшерә, -  дип белдерә. Бар да “алмаска!” дип шаулашалар. Шунда кемдер торып Сәләхине якларга алына:
- Ул бит тере хәерче, колхозга кертмәсәк, балалары ачтан үләчәк , -дип авылдашларының күңелләрен йомшартмакчы була.
-Катсыннар! Алмаска!Ничу! –дип, аяк тибә-тибә  акыра гавәм.
      Менә  Бөке Ахун кушаматлы берәү  урыныннан тора һәм залда тынычлык урнашканын көтеп ала да,  әкрен генә,
-Алабыз Сәләхине, нишләп алмаска , -дип куя.
        Залда тагын тавыш куба, тузан чыга :
  -   Алмыйбыз! Алмаска ! –дип гүли халык.
        Бу янә залның тынычлануын сабыр гына көтеп ала да,  бер  җөмлә әйтә. Һәм  кайчан гына  Сәләхине изеп ташларга әзер авылдашларның фикере 180 градуска үзгәрә. Бар да “алырга!” –дип үкерә башлый.
    Баксаң  Бөке Ахун :
- Алабыз Сәләхине, ул да фәлән ителсен, -дип ычкындырган  була, аты - юлы белән.
          Әлеге кыйсса уңаеннан , бәгъзеләр : “Менә күрдеңме татарыңның кемлеген! –дип тырпаерга мөмкин.  Ә хикмәт бу очракта да татарның милли сыйфатында   түгел. Бу бит әртәгәләмнәр җыены. Затлылар биредә катнашмый. Юк ителгән, читкә сөрелгән, төрмәләргә, лагерьларга аткарылган . Озатылмый калган затлыраклар - хокуклардан мәхрүм ителгән... Озын сүзнең кыскасы , татарны ,“татар башын татар ашый” дигән “иман”га  дүндерү , татарның затлы өлеше төкәнгәнлеген, ул тулаем әтрәгәләмләшкән булуын  тану  ул .
          Бер мәлне  Ельцин ,Черномырдин, Лужков , Путин кебек  күренекле шәхесләребез Казанга кунакка килеп , очрашуларда, бәйрәмнәрендә түбәтәй киеп йөрделәр.”Просто Мария”сериалында миллионнар йөрәген яулаган  Виктория Руффо да    мәчеткә мөселманча киенеп, ак яулык ябынып кереп шаккатырды. Казанга мөселман кинофестиваленә рәхим иткән Катрин Деневның  да каплаулырак күлмәк кияргә зиһене җитте. Бу аларның затлы , мәнле кешеләр булуын күрсәтте. Ә менә безнең  ханым әфәнделәр шул ук мөселман фестиваленә “ими виду” рухындагы күлмәктән йөрде  ! Һәм без, моны күреп, алга таба “кендек виду” га ук барып җитеп куандырырлар дигән өметтә калдык ! Ни генә димәсеннәр ,мондый нәрсәләр безнең өчен , татар авылларында дуңгыз асрату дәрәҗәсендәге “казаныш”... Янә килеп текә түрәләремезнең  хакыйкый олуг милләттәш шәхесләребез җеназасында руслар үрнәгендә яланбаш йөрүләре дә игътибарга лаек.... .
              Тагын бер гыйбрәтле  мисалга туктап  узыйк , булмаса. 2008 нче елда бугай , бер төркем татар, шул исәптән  театр әһелләре чартер рейсында хаҗ сәфәренә юлга кузгала. Мәккәгә кадәр тукталыш ясалган илдә, бәлкем бәгъзеләр тарафыннан махсус шулай планлаштырылгангадыр, анысы караңгы, боларны ниндидер сылтау табып тоткарлыйлар . Очасы очкычлары китеп бара, ә яңасына эләгү мөмкинлеге  күренеп тормый. Әлеге илдәге сәүдә вәкиллегендә эшләүче  бер милләттәшләре  турыдан – туры түрәсе белән киңәшләшеп тормастан, үз белдеге белән шул илнең кемнәрендер борчый һәм булачак хаҗи-хаҗияләрне  көн төнгә авышты дигәндә озатуга ирешә . Сәфәрчеләр, соңармый барып җиткән шатлыктан “югарыга” , ярдәм итүчене мактап рәхмәт хаты юллыйлар. Ялгышмасам, хатны театр эшлеклесе Юныс Сафиулла яза бугай. Гаилә елында яңа гына әти булган әлеге хезмәткәр, чабатасы түргә эленгән татар түрәсе карары белән  шунда ук эшеннән азат ителә, аның урынына кемнеңдер тән сакчысының туганы юллана. Менә шундый җәһәтлекләр ,әлбәттә  үткәрелгән кадрлар сәясәтенең  әтрәгәләмлекне куәтләвен тагын бер  кат  раслый.
             
                                ТӘХЕТ  КИТАБЫНДА  НИЛӘР  БАР?
                                                   
                                                                                Алай түгел, болай ул,
                                                                                Арпа түгел, бодай ул...
                                                                                  Балачак такмазасы
         
             Мин фәкыйрьне Төзүче инженерлар институтында укый башлап проектның ни икәнен төшенгәч  ,Алтын Урда дәүләтенең һәлакәте артында да кемнеңдер проекты ятмыймы, Казан , Әстерхан, Кырым ханлыкларының юк ителүе шул проектның ахыргы пунктлары түгелме” кебек сораулар бимазалый башлаган иде. Габдрахман Авторханов,  “Хакимият технологиясе” дигән хезмәтендә төрки халыкларга Сталин чорында ничек итеп латин, аннары  кирилицаны тагылуын тасвирлый. Ә бүген, Путин чорында латин әлфбасына кайтуны тыю һәм мәктәпләрдән “милли компонент”ны алып ташлау, ягъни туган телдә укуны тыю , Русиядәге хакимияттә кем утырса да һәм иҗтимагый корылыш ничек аталса да  татарны юк итү сәясәте үзгәрмәве хакында сөйли. Әйе, миңа калса, борыңгы заманнарда иҗат ителгән һәм расланган проект бар, ә бәлки ул фараздагы  “тәхет китабының” төп өлешедер, һәм Русия хакимиятенә килүчеләр аннан бер карыш та  тайпыла алмыйдыр? Татарстанның 3 миллиард тонна нефтьте табигатен пычратып суырып алыну татар халкына ни бирде?  Җыелган налогларның 70-80 % ын үзәккә озатылу тәҗрибәсе тарихта кайсы колонизаторның төшенә кергән? Ил язмышы хәл ителгән сугышларда пушка ите сыйфатында  файдалану бер хәл, Чиләбе өлкәсендәге милләттәшләребезне атом афәтенә юлыктырып һәлакатка дучар итү һәм исән калган зыян күрүчеләргә тишек тиеннәргә ирешү өчен дә судта көрәшүләр кирәк булуны ни дип юрарга? Туган телдә белем алудан  , туган тарихыбызны өйрәнүдән тыю, чын белем бирергә дип килгән төрек кардәшләребезне йортыбыздан кууга куанасымы?  Һәм шундый шартларда, әллә кайчан,   Алтын Урда чорында илдәге һәркемгә тигез салынган 10 % ясакны “ иго”  дип улаулар, дәреслекләр аша халкыбызны кеше ашаучы, тәмуг кисәве итеп тасвирлауларны без ничек кабул итәргә тиеш? Әле бит Татар Илен  Алтын Урда дип ялагайланып атаучылар үкерә “иго” дип...  Һәм шундый җәмгыяттә безне киләчәктә нәрсә көтә ? Хуш, туган телебезне тыю турында фашистик канунны ачыктан ачык кабул иттеләр. Моннан чыгып, безгә карата  нинди яшерен карарлар кабул ителгәнен фаразларга гына кала... Димәк, алдагыны  чамалар өчен , безгә турыдан туры кагылышлы проект белән танышу, шуны эченә алган “Тәхет Китабы”н уку, Ленин бабакайчарак әйтсәк,  архимөһим. Ә Тәхет Китабын уку өчен ачкыч бармы соң?  Ул бар һәм аяк астында гына ята дип уйлыйм.    Адольф  Һитлерның “Минем көрәшем”  атлы хезмәтендә һәм   кайбер рус патриотлары язган бүгенге  ( иң гайрәтлесе  мөгаен Юрий  Дмитриевич Петуховның, 2004 нче елны Мәскәүнең “Мегагалактика” нәшрияты бастырып чыгарган “ Геноцид. Общество Истребления” дигән китабындадыр)  яһүдләр дөньякүләм җинаятьләрдә гаепләнә.   Петухов әфәнде Палестина җирләренең әвәлдән урысныкы булуын дәгъвәли.  Аның раславынча , борын-борын заманда урысларны шуннан сөйләшә дә белмәгән яһүдләр куган имеш. Ягъни татар  “игәүләвенә”  кадәр рус халкына әле яһүдләр холокост оештырган булып чыга.   Яһүдләрне “талантлы булмауда” , “башкалар хезмәтен үзләштерү  аша” гына уңышка ирешүчәнлектә  дә  фашлый әлеге ике автор. Ә борыңгы халыкны  “чиста суга чыгаруда” иң саллы нигез итеп  1911 нче елны С.Нилус тарафыннан Изге  Троицк Сергиев Лавры типографиясендә басылган “Сион акыл ияләре беркетмәләре “ (Протоколы Сионских Мудрецов)  санала. Гавәм арасында киң таратылган әлеге “халыкны агарту чарасында мондый юлларга да тарабыз : “Китапның тышлыгындагы фотоны яхшылабрак күздән кичерергә чакырабыз. Тоташ яһүдләрдән, террористлар өереннән торган хакимиятчеләрнең ( Ленин хөкүмәте)кыяфәтләре аларның кемлеген ачып сала. Шушы  явыз шайканың 1917 нче елны  150 миллионлы рус халкы өстеннән деспотчыл хакимият урнаштыра алуының сере , яһүдчелекнең һәрвакыт үз сион программасы булуында. Һәм  шул кеше күрәлмәүчел программа , тимер ихтыяр белән, бер нәрсә каршында да тукталып тормастан, катгыян утәлә һәм үтәлеп килә...”
           Бүген Фәләстыйнда  дәвам иткән кан-коешлар фонында, “Майн кампф” һәм  әлеге беркетмәләр, янә рус патриотларының бүгенге фаш итүле иҗатлары (Петуховның Общество Истребления се дә шул җөмләдән) белән танышкач, яһүдләрнең кешелеккә каршы дошман булуларына ышанырга да күп калмый. Әмма  шушы урында безгә “Ә син татар  үзең кем соң ?” дигән сорауга да җавап  табу фарыз. Урыс чыганаклары ,тарихи романнар, фильмнар, дәреслекләрдә, хәтта балалар өчен чыгарылган китапларда без – явызлык эквиваленты,   сабый балаларны ашаучы каннибаллар, чәчәк аткан Русьне  300 ел буе “иго”  чиктергән, талаган , изгән, кәһәрләгән затлар буларак танытылабыз... Көндәлек матбугат, кайсы фирканыкы булуына карамастан уртак сыйфатка ия, адым саен “коммунистические орды”, “фашистские орды”, “демократические орды”, “бюрократические орды” кебек төшенчәләр аша татарофобиягә, татарны күрәлмәүгә юлыгылабыз. “Халыклар дуслыгы” турында сафсата тудыручы һәм куертылучы бу илдә бер безне генә “зурламыйлар” анысы, чеченнар- бандит, прибалтлар-фашист,  кавказлылар – каралар, урта азиялеләр- чуркалар, японнар –япошкалар, америкалылар –пиндослар, кытайлар –китаезалар, һәм башка шуның ише билгеләмәләр табигый, шулай тиеш сыман кабул ителә.  Хуш, яһүдләргә ташланган гаепләүне йоттык ди. Әмма ләкин , татарларны пантюркизмда һәм бер үк вакытта панисламизмда гаепләгәндәге капма - каршылык сыман, биредә дә мантыйкый мәгънәсезлеккә тап булабыз түгелме?   Әгәр , “башкалар хезмәтен үзләштерүдә маһирлар” дигән гаепләү белән килешсәк, бу  “беркетмәләр”  ниндидер даһи оригиналга нигезләнеп тудырылган булып чыга. Ә даһи оригиналны кем тудырган ? Кайсы бөек халык?  Ә ул оригинал без  эчтәлеген белергә теләгән “Тәхет Китабы” түгелме? Шунысы да сер түгел ,  яһүдләр инде ничә еллар нәни генә биләмәдә тыныч тормышлы тотрыклы дәүләт кора алмый иза чигә, ничә мең ел казганып оештырган дәүләтләре язмышы , туктаусыз дәвам иткән сугыш шартларында, кыл өстендә .  Бөтен дөньяга  баш булганга кадәр  яһүдләргә, әнә  шул бик нәни  биләмәдә үз- үзләрен дәүләт тотарга сәләтле халык булуларын исбатларга  кирәк әле.  Беренче чиратта –үз-үзләренә. Ә менә руслар дәүләт тота белә. Аларның империяләре кабыгын алмаштыра алмаштыра ,  яши бирә... Ә бәлкем башка шундыйлар таралган шартларда, бу империянең саклануы “Тәхет Китабына” тугърылыгы  нәтиҗәседер?
                 Детективлардан, разведка эшчәнлеге турындагы ишле әсәрләрдән укып беләбез , разведчикның уңганы үз эшчәнлеге нәтиҗәләрен башкаларга сылап, аларны бәлагә тардырып котылу җаен кайгырта. Ул легенда ярдәмендә дошман арасына үтеп керә һәм шулай ук катлаулы чаралар үткәреп,  аннан “чыга”. Әйтик Үктәбр түнтәрелеше вакытында патша хөкүмәтенең  дөнья яулау юнәлешен алга сөрүче әһелләре, әлеге җинаятьчел китапларын, план-проектларын революция белән җитәкчелек итүчеләр токымына, яһүдләргә   ябарга тырышса гаҗәпмени? Башка халыкларның дөньяны яулау нияте табигый саналып, яһүдләрнең шундый  омтылышларын  гайре табигый явыз ният итеп шәрехләү, аларны дөнья  әшәкеләре итеп танытырга омтылу тенденциясе яши. Гаепләүчеләр –  шул ук максатлар белән янучы конкурентлар булса кирәк. Ә “беркетмәләр” яһүдләрне деспотия тарафдарлары итеп фашлый.   Димәк, фальшивканы ашыгыбрак  әтмәлләгәннәр дип уйларга  нигез бар, чөнки яһүдләр  теләсә кайсы иҗтимагый корылышта да  югалып калмый торган кавем, ә самодержавие алар өчен иң сөйкемсез, дөресрәге иң мокыт чишелеш.  Гитлер  яһүдләрне теләсә нинди дискриминацияле кануннар чыгарып кысрыклаган очракта да  немецлардан өстен чыгачакларына инанганга , үзенең раса теориясен чәлпәрәмә китермәүне күздә тотып “холокост”ка  керешә. “Холокост” – яһүдкә каршы оештырыламы, татарга яки чеченгамы – без бөек дип кабарынучыларның кимлек кәсафәте  җимеше. Ә менә русларның дөнья күләм уңышлары иң котырган  деспотия чорлары белән  бәйле.  Империя Явыз Иван һәм аның канлы опричинасы шартларында ярала. Үз халкын чебен урынына кырган Петр 1  заманында ныгый, канат яра, киңәя. Бөек рус әдәбияты   илнең күпчелек халкы крестьяннар крепостной  кол булган яшәгән  заманда  миллионнарча күңелләрне яулый. Сукадан космик корабкача сикереш, Сталин оештырган колхоз, ГУЛАГ коллыгы һәм ачлык муры шартларында ясала.  Шуңа күрә әйдәгез,  самодержавиене данлавы белән шикле “беркетмәләр” ярдәмендә  Тәхет Китабының кайбер сәхифәләрен укырга тырышып карыйк...  Беркетмәләрдәге ак җеп белән тегелгән  өстәмәләрне танып кыркысак,  кибәген очыртсак, төп текстка якынаербыз, шәт. Текста “гой” дигән билгеләмә бар, һәм ул яһүд түгел халыкларның уртак атамасы .Шул атаманы “татар” дип алмаштыру  “беркетмәләрдәге” мәгънәгә хилафлык китермәстер...
               Бер мәкаләдә “тәхет китабын”  тулаем  торгыза алырмын дип өметләнмим. Бәлки галимлек сәләте булган, һөнәри әзерлекле милләттәшләрем бу эшне ахырынача башкарып чыгара алыр? Алай да, хәл кадәренчә тырышып карыйк әле,  ә “гой” дигән гомуми билгеләмәне “татар” дип тарайту максатка ярашлы булыр :
  


Сион Акыл Ияләре  Беркетмәләре.  С.Нилусның  1911 нче елны Изге Троицк  Сергиев Лавры типографиясендә басылган дип тәкъдим ителгән, интернеттан алынган текст. Сайланма маддәләр  оригиналда бирелә.
Шәхси  фаразларыма турыланган искәрмә һәм шәрехләр

Каждый человек стремится к власти, каждому хотелось бы сделаться диктатором  , если только он мог; но при этом, редкий не был бы готов жертвовать благами всех, ради достижения своих.
Что сдерживало хищных животных, которых зовут людьми? Что им руководило до сего времени? В начале общественного строя они подчинялись грубой и слепой силе, потом закону, который есть та же сила, только замаскированная. Вывожу заключение, что по закону естества, право –в силе

Политика не имеет ничего общего с моралью. Правитель, руководствующийся моралью, не политичен, а потому непрочен на своем троне.
Кто хочет править , должен прибегать и к хитрости, и к лицемерию.
Великие народные качества- откровенность и честность – суть пороки в политике, потому что они свергают с престолов лучше и вернее сильнейшего врага
Эти качества должны быть атрибутами гоевских царств,мы же, отнюдь не должны руководствоваться ими.

Наше право – в силе. Слово»право» есть отвлеченная, ничем не доказанная мысль.
Слово это означает не более, как : «Дайте мне то, чего я хочу, чтобы я, тем самым, получил доказательство, что я сильнее вас»





Только у Самодержавного лица планы могут выработаться обширно ясными,  в порядке, распределяющем все в механизме государственной машины; из чего нужно заключить, что, целесообразное для пользы страны, управление должно сосредоточиться в руках одного ответственного лица.

Без абсолютного деспотизма не может существовать цивилизация, проводимая не массами, а руководителем, кто бы им не был.

Народы гоев одурманены спиртными напитками, а молодеж их одурела от клацссицизма и раннего разврата, на которе ее подбивала наша агентура –....наши женщины в местах гоевскихувеселений.


…Аристократия, пользовавшаяся, по праву, трудом рабочих, была заинтересовано в том, чтобы рабочие были сыты, здоровы и крепки.
Мы же, заинтересованы в обратном- в вырождении гоев.





Наша власть – в хроническом недоедании и слабости рабочего, потому что, он не найдет ни сил, ни энергии для противодействия ей.
Голод создает права капитала на рабочего вернее, чем аристократии давала это право законная Царская власть
Нужда в насущном хлебе, заставляет гоев молчать и быть нашими покорными слугами.


«Сила есть, ума ненадо» мәкаленә шәрехләмә













Бу кагыйдәләр “Явыз Иван”, Петр 1, Сталин чорында тулы куәтенә эшләде













Эчтәлеге  алда китерелгән мәкальгә
кайтып кала

Мәскәү,регионнар белән шушы тәртиптә эш йөртә







Хакимияткә ирешкән  бүгенге бюрократия  өчен  алтын кагыйдә







Русиядә хакимияткә килүче һәркем өчен бу аксиома



Биредә сүз рус патшасы хозурына хезмәткә киткән хан нәселе вәкилләре, морза балалары хакында бара  дип аңлыйм.




Татар аристократиясенең милләте нинди булуга карамастан  тигез, 10 %  ясак түләүче эшче көчләргә мөнәсәбәте турында







Ясалма оештырылган ачлыккның  буйсындыру тәэсире, татар ханнары биргән ярлыкка караганда куәтлерәк булуы күздә тотыла.





















                      “Беркетмәләрдә” маддәләр шактый, әмма диңгез суының тәмен аңлар өчен аны тулаем эчеп бетерү  мәҗбүри булмаган кебек,  китерелгәннәре дә иң кирәген аңлар өчен җитеп ашкан дип торыйк. Мин биредә куүрәләтә яһүдкә  төртеп күрсәтә торган, “ак җепләр белән тегелгән”  маддәләрне игътибарымны юнәлтмәдем, ягъни ул җим  кызыксындырмады һәм мин “чиртмәдем”.. Ә китерелгән кадәреләре әлеге “беркетмәләрнең” иҗатчысы яһүд булуына шик калдыра.  Иҗатчы яһүд булган очракта  да заказчысы кемдер бит ? Инде килеп С.А.Нилус хаклы булган очракта , әлеге беркетмәләр, “Тәхет Китабы  җирлегендә , аны үтилләштереп тудырылган икенчел продукт  булуы , шәхсән минем өчен  ачык...
                           
                              ЧЕМБЕРЛЕНГА   БЕЗДӘН      ҖАВАП                                     
                                                                           
                                                                Чемберлинның сатыйм анасын,
                                                                Тупка тоткан Мәккә каласын..
                                                                                  Һади  Такташ.
                     
             Инде килеп , янә дә яһүдләрне фаш итүче тагын бер документ - “Катехезис еврея в СССР” дигән кулланманың бәгъзе маддәләрен   “гой”  яки урыс урынына  юри генә  “татар” , нацменга , ә яһүдне руска , антисемитизмны милләтчелеккә алмаштырып,  укып карыйк, нәрсә килеп чыгар икән?
....Нацмены (  татары) не способны глубоко мыслить, анализировать и делать глубокие выводы. Они воспринимают все явления слишком поверхностно, слишком конкретно, они не видят факты в их последовательности, в их связях, они не способны думать, обобщать и абстрагироваться.

...Когда двое нацменов (татар)  дерутся, выигрывает  наш человек ....

.            ..Нацмены ( татары) глупы и грубы.Свою глупость и грубость они именуют честностью.,  порядочностью и принципами.
Из-за пустых принципов, они кончали жизнь самоубийством. Пусть они продолжают  делать это!
             
       Постоянно помните о пределах, которые ставят себе татары, их мышление- закорузло в этих пределах. Они не способны выйти из них.
                     
Говорите и поступайте так, как этого не допускает их мораль, как этого не допускает их понятия.
              
           Обвиняйте в национализме   тех, кто пытается разоблачить вас.
         
      Клейте им ярлык националистов  и вы увидите, с каким удовольствием остальные нацмены (татары)  подхватят эту версию.
                  
         Вообще то все нацмены ( татары) - националисты , но, вы как только приклеите ярлык одному – он становится беззащитным, ибо все остальные кидают его нам в жертву и уничтожают своими руками.
                   
             Не разрушайте открыто памятников нацменовской (татарской) старины, но и не восстанавливайте их. Пройдут годы, и они сами разхрушаться. Делайте вид, что не замечаете этого, будучи заняты решением больших народнохозяйственных задач.

           Народ без истории, как ребенок без родителей и из него можно вылепить все, что необходимо, вложить в него свое миропонимание, свой образ мыслей.
             
         Таким способом могут быть обезличены целые народы; с начала они лишатся истории и традиций, а затем, мы формируем их по своему образу и подобию.
                      
           Вынуждайте их жениться на русских  женщинах и только после этого, открывайте им “зеленую улицу”
       
            Не бойтесь, их дети, все равно будут нашими, чей бы бычок не скакал, теленочек будет наш.
                    
             Ради своих детей, они потеряют свои “национальные” ( заменено слово “гражданские” ) права, чувства и ум, во всяком случаи, не смогуть быть  националистами.
             
             Сожительство с русской женщиной – это один из способов вовлечения талантливых нацменов (татар)  в сферу нашего влияния, наших интересов.
                       
              Берите себе в жены красивых и здоровых татарских женщин, пусть они принесут вам здоровое потомство, пусть улучшат нашу породу.
Итак, каждому перспективному нацмену (татарину) – русскую подружку или друга.
               
            Главное обвинить. Пусть они оправдываются. Тот, кто оправдывается – уже наполовину виноват.
        
              Мы должны действовать решительно и быстро, ставя их всегда перед свершимшимся фактом.
                
         Пусть они,после этого, ведут долгие, бесплодные дискуссии, против наших методов у них нет оружия.
                    
        Пусть их сопротивление будет нам необходимым стимулом, но не тормозом.

                Әгәр бу “катехезис” безгә карата “иҗат”тан плагиат булмаган очракта да,,  безгә карата  тулы куәтенә эшләве акылы камил бер генә милләттәшебездә дә шик уятмыйдыр...Һәм монысының да тамырлары  фаразымдагы “Тәхет китабына” ялгана шикелле. Катехезисның Израильдә дөнья күрүеннән  бер ни дә үзгәрми, әлеге  документны  шундый эшләнештә матбугатта чыгару,  Рәчәйнең бәгъзе көчләренә ,  рус түгел халыкларга карата эшләнгән  яшерен документларыннан хәбардар булуларын үзенчәлекле белгертүләре , ирештерү дип тә гөманлап була...
            Хуш , кайбер сорауларга өлешчә җавап табылды дип исәплик. Ә нәрсә эшләргә соң ?
                 Хак Тәгалә “сакланганны саклармын” дигән...Ә безнең  йомшак ягыбыз – “оборона” дигән төшенчәнең асылын аңышып бетермәвебездә кебек. Телебездә ул сүзнең төгәл тиңдәше юклыгы да тикмәгә түгелдер .  Рәсәй хәрби уку йортларында, тактика дәресләрендә оборона тотуны саклану әмәле генә  түгел,  ә көч туплап,  әзерләнеп , дошманны тар-мар китерү чарасы дип укыталар. Үткән сугыштагы оборона –  кеше һәм бигрәк тә техника узардай тигезлекләрне рәт-рәт мина кырлары, дот, дзотлар  урнаштыру , окоплар  казып җиргә иңүне күздә тотса, элек, борынгы чорларда  руслар урманда үскән агачларны мәгълүм биеклектә кисеп аударып, “засека”лар ( бездә окоп кына түгел, бу сүз дә юк) ясаган һәм мондый үтеп чыккысыз аударылышларның тирәнлеге калын массивларда кайчак  алтмыш чакрымнаргача сузылган. Бары сазлыкларга кереп батар өчен юллар уңайланган..Моннан төш капкыннар, алдавыч чокырлар, поскыннар, “алтын бишек”ләр ясалган һәм баскынлык нияте яисә җавап явы белән килүчеләрне  вак-вак отрядлар , даими талкып  егәрләрен киметкән, көтелмәгән һөҗүм өстенлегеннән мәхрүм иткән. Яулану янаган Казанга коткару,ярдәм эстәп кая да булса юнәлергә ниятләгән  илдәшләребез  төркемнәре юлына  шундыйлар аркылы төшкән. Казанга ярдәмгә атлыгучы кырым татарлары кардәшләребезне шундый обороначылар башта туктаткан, аннары чигенергә мәҗбүр иткән. Безне азат итү нияте белән кузгалган төрекләрне дә ихтимал, шундый тоткарлыклар “суындыргандыр”...Әлеге дә баягы тактика дәресләре  : һөҗүм өчен гаскәр күп кирәк, ә оборона өчен аз, өч тапкыр кимрәк булса да җитә дип өйрәтә.
           Казанны алу максатында  мәскәүләр иң әвәле  ныгытмалар, саклану корылмалары торгыза . Иң хәллесе – татар авылы урнашкан Зөя ярында калка  һәм  тора бара Свияжск каласы булып аза. Казан аугач, баскынчылар Казан Кремленең җимерелгән диварларын  мәңге алынмаслык итеп  кабаттан ныгыту белән генә чикләнмичә ,  Тәтештә, Лаешта , бүтән юнәлешләрдә уннан артык кирмән торгызалар...   “Смута” дип тарихка кергән, 16 гасыр башында поляк баскыннары Рәчәйгә ия булган заманда  Мәскәү  Казан ягын  “онытып” торырга мәҗбүр була. Әмма оборона корылмалары ныкъ, безнекеләрга бер югалтканны кабат кайтарулар  насыйп булмый. Әле аннан алда Кырым ханы Мәскәүне алып яндыра һәм талый. Әмма  ул җиңү дә казанлыларга ирек китерми.    
               Рухи һөҗүмнәргә каршы да оборонаны кайгырту зарур... “Татар  игосы” дип “данланган” дәвердә руслар үзләренең рухи оборонсын ныгыталар, ягъни православие чиркәүләрен, монастырьларын күпме кирәк шулай үрчетәләр.. Аларга каршы  бернинди тукынулар булмый.  Шул рухи учакларда  рус халкының рухи куәте  артканнан арта барып, Җир шарының алтыдан берен үзенеке итәрлек кодрәт туплана.
         Явыз Иван Казанны алгач , Алтын Урда биләмәләрендә яшәп килгән диннәргә карата хәерхаһлы мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Татарларны  физик юк итүләр, бетмәс-төкәнмәс сугышларда пушка ите урынына файдаланулар, лашманчылыкта имгәтүләр өстенә, рухи җимерү, мәчет-мәдрәсәләрне, китапханәләрне туздыру , китапларны яндыру , һәм көчләп чукындыру сәясәте үткәрелә . Бабаларыбыз баш күтәргәләгән, рухи оборонаны ныгытуны шулай ук алга сөргән , ата-баба йоласын ташламаган ,мөмкинлек туу белән  мәчетләр төзегән , үз мәгарифен тергезгән. Совет чорында исә дәһриләндерү, милли милексез калдыру һәм әлифбаны төкәндерү аша милләткә каршы һөҗүм яңа  көч-куәт ала . Брежнев заманында  милли төбәкләргә интернациональ калалар калкытып, бөтенсоюз дәрәҗәсендә төрмә-колонияләр торгызып һәм әтрәк-әләмнәр ташкынына хут ачып, аларны җирләштереп милли рухны җилгәрү кайгыртыла.Ә бүген шул шаукымлы афәт , мәктәпләрдән милли компонентны алып ташлау, православие  турында дәресләр тагу һәм тарих китапларына безгә карата яңа ялалар ягуда чагылыш таба...Чигенәбез дә чигенәбез... Ә оборона турында әз булса да кайгыртабызмы соң? Сабантуйларны “бөтен кеше белгән телдә”, миллилектән ерак өстәмәләр белән “бизәп” бетерүебез дә  һич тә безнең файдага түгел ләбаса... “Звезда Поволжья” газетасында (28.01 -3.02.2010 ел,  3(502) нче сан) профессор Мидхата Фарукшин,  “Хакимият алышыну –кыйбла үзгәрү” дигән мәкаләсендә, Роскомстат мәгълүматларына таянып,  нефть чыгаручы Татарстанның, пенсия күләме  буенча Русиядә 53 нче, уртача эш хакы буенча 35 нче урынны биләвен яза. Нигездә татарлар яшәгән авыл кешеләре өчен бу саннар да буй җитмәслек хыял... Ә татар мәгънәләре басуы, пространствосы белән хәлләр тагын да мөшкел. Әйдәгез, М.Ш.Шәймиев хакимиятне кабул иткәндәге кайбер саннарны, президентлыктан киткәндәгеләре белән чагыштырып карыйк. “Чаян” журналының гомуми тиражы элек ярты миллион ,  «Азат хатын»ныкы 300 меңнән артык ,  “Татарстан яшьләре” неке чирек миллионнан артык,  “Ватаным Татарстанныкы (“Социалистик Татарстан”) 200 меңгә якын, “Казан утлары” журналыкы йөз меңнән артык булса, бүгенге тиражлар хакында әйтү дә уңайсыз... Ирексездән “без булдырабыз!” дигән шигарь искә төшеп куя... Күренә ки, милли матбугатны, милли радионы, милли телевидениене кайгырту, төкәндерү юнәлешендә.. Ихтимал, “милли микробларга”  микро-журналистика, микро-сәнгать , микро-әдәбият та җитеп ашкан ,  аларның дөньясы өчен  шундый масштаб кулай булгандыр .  Профессор М.Фарукшин мәкаләсен , яңа җитәкчегә ышаныч белдереп, җөмһүрияттәге хәлләрне уңайлау юнәлешендә уңышлар теләп тәмамлый.                   
               Безне, “җирдә коны калмасын” дип кайгыртучы аяусыз көчнең тамырлары кая ялганганын һәркем аңлый, дөресен әйтеп салырга яхшысынмыйбыз гына..  Димәк оборона тоту өчен юл бер генә, ул -  Исламга кайту. Ансыз гына дәүләтчелеккә ирешсәк тә безнең тамырны хәмер, төрле бозыклыклар корытачак. Исламга кайтсак, дәүләтчелекне кайтара алмаган тәкъдирдә дә  исән калачакбыз.  Динне торгызу өчен бәгъзеләргә  кайбер батыр адымнар ясау кирәк. Бу адым күкрәк белән амбразура каплау ише генә түгел, ә Данконың йөрәген күкрәгеннән умырып алып, факел итеп кешеләрне яктылыкка алып чыгуына тиң гамәл. Без –Алтын Урда халкы дәвамчылары,  хәрби тәртипләргә буйсыну, субординация саклау-  каныбызда.  Әйтик район башлыгы мәчеткә йөри башласа, шундый үрнәк күрсәтсә , шул  төбәктә аңа иярүчеләр, рияданмы, ихластанмы күбәер иде. Әмма, уңыш мулдан булсын өчен  бу адымны, Русия президенты В.В.Путиннан үрнәк алып, ә ул чиркәүләрне урап узмый,  иң мөхтәрәм зат  -  җөмһүриятебез президенты ясаса,  җомгага йөри башласа халкыбыз кыргыйлыктан чыгып, мәдәниятлелеккә зур алгарыш кичерәчәк... Янә килеп, президентыбыз җөмһүрияттебезне матди яктан алгарышка алып чыгуны күздә тоткан экономик модельне җирләштерү аша әтрәгәләмлек мирасыннан арыну чараларыны ныкълап кереште. Татар кояшы баемас , иншалла. Мөхтәрәм  якташыбыз, илкүләм атаклы урманчы Нургали ага Миңнеханов әйтмешли, “бөтен нәрсәгә дә ирешеп була, эшне дөрес итеп оештырыга  гына кирәк”... 

 

вторник, 7 июня 2011 г.

ПИРАМИДЫ И КОМПРАЧИКОСЫ


                           
                Какой ум и волю нужно иметь, чтобы лукавить беспрестанно, выдерживая некую цельную цепь , удерживая канву , упорно выдавая черное за белое  на протяжении  веков. В знаменитом романе Булгакова упоминается  некая секретарша Лапшенникова, у которой глаза от постоянного вранья перекошены.  Интересно, запомнили ли телезрители  какими были очи  у официального лица РТ, при объяснении на теле-экране причины сноса дома, где жил и творил Тукай? Есть такой, набивший оскомину  девиз: « Через тернии,  к звездам». А что за девиз толкает нас дальше и глубже  в болоте лжи ?  Моя версия : «  через опускание, к  авось».  История России – на мой взгляд, это хронология опусканий как русского , так и других народов оказавшихся по воле судьбы как внутри России, так и  на ее “Особой Пути”. Виктор Гюго, в своем романе «Человек который смеется» пишет о компрачикосах. В средние века в Европе зародилось странное ремесло, некоторые люди стали покупать детей у нищих  и   придав их телам причудливые формы путем применения ортопедии наизнанку, выращивали и продавали их королям и вельможам, в качестве шутов-уродов. Мир знает и иных компрачикосов, которые работали уже по  «корректировке»  не тела , а духа, причем не только отдельных людей, а целых  народов. Первыми подопытными оказались татары : это насильственная христианизация, русификация, отчуждение от родного языка и культуры, обезбоживание, насильственная замена алфавита, запрет на удобный алфавит, опускание под землю землеройных машин дав им названия царственных особ татарского народа «Сююмбике» и «Алтынчеч», устройство  праздников пива,  со сниманием трусиков , а также рок-фестиваля на подножье главной мечети столицы татар , где погибли   в 1552году  их предки  за свободу своей Родины, снос здания где жил и творил Тукай ... Но оказывается и под самого Тукая  подкоп идет во всю, и снос здания –это всего лишь пролог... В журнале “Идель” А.Ахунов  провел идентификацию великого татарского поэта и вывел, что он является подпольным человеком , поставил знак равенство между Тукаем и отвратительнейшим героем Достоевского ...       
               В статье «Слово тартарина» («ЗП» № 40, 16-22 октября 2008 г.) я уже писал,  как первый православный князь Руси, святой №1 русской православной церкви  страдал «будановским» комплексом. Первый православный царь Иван Грозный также был не отягащен  даже бытовой моралью, убил собственного сына, жен,  нападал на  вотчины  бояр ,насиловал  их жен и дочерей в открытую.  И черт знает когда был запущен механизм опущения  народа собственными силами , который работает  до сих пор, особенно ярко это происходит в нашей  доблестной армии и как ни странно  часть солдат все ещё кончают жизнь самоубийством, не принимая  душой неотъемлемые «ценности» родной цивилизации . Да и на гражданке с унижениями и уничижениями все в порядке  . Скажем ,на стройплощадках Казани,  где трудятся  турецкие строители , нет место ругани. Они любую работу начинают с молитвы и этим завершают. Мы  же не способны уже забить даже гвоздь без мата.  Любой объект, построенный и введенный в эксплуатацию, любой товар созданный нашими руками напичкан матом.  Лично видел, как на совещаниях актива района первый секретарь райкома   буквально топтал, вытирал сапоги о души уважаемых руководителей хозяйств и предприятий. Посчастливилось однажды присутствовать даже  на оперативном совещании, каторую  проводил довольно большая шишка России. Этот человек без мата двух слов связать не мог, в чем и состоит, видимо его востребованность на эту должность. Ну, а те, кто попадает под «горячую руку», публичным   поркам, терпят безропотно, даже с умилением.  И  поступают аналогично уже со своими подчиненными, на них упражняются, и извините за выражение, испражняются..
               После Ивана Грозного, вторым номером за заслуги перед Отечеством видимо идет Петр Великий, который превратил собственный народ в абсолютных рабов путем введения крепостного право. И Екатерина II также преуспела в обуздании русского народа и инородцев.  Это она казнила казака Емельяна Пугачева и его сподвижников  за попытку   государственного переворота насильственным путем .  Официальные же историки  бубнят  о  неудачном крестьянском выступлении, что  является  конечно же ложью. А что если это было национально освободительным интернациональным движением народов России против чуждого москальско - немецкого засилья во власти?  Дворянина, выступавшего на стороне обездоленных  великий Пушкин в своей «Капитанской дочке» наградил фамилией  «Швабрин». Но на самом деле элита русского народа- дворянство,  будучи производным от лакейства, то бишь,  от швабры,   не оказалась на высоте и не сумела возглавить движение за достойную жизнь , за демократию, в тот  удобный исторический момент, с чем их  род и  поздравили потом октябрем  1917 года…
               Русская литература 19 века описала  существование при “ особой пути” , во всей красе и деталях.  Солженицын, приняв эстафету  у великих  предшественников, осветил историю опускания народов  после свержения временного правительства . Да, в феврале 1917 года произошла революция. А, то что и в октябре случилась революция –это бред сивой кобылы. Случилась самая настоящая контрреволюция, которая и восстановила  статус-кво, то есть присущее России рабство,  заменив  православие  большевизмом. В элите очутились  снова «подлые люди» , как уже случалось.. при Иване Грозном , с возвышением опричников, и  при Петре 1,  который произвел в дворянство  лакеев и прислугу.   Величие Ленина  и Сталина также обеспечена заменой  князей на грязь, способной на все .   Повальное сексотство, искусственный голодомор в Поволжье и на Украине,  депортация крымских татар, и мусульманских народов Кавказа, искусственный ядерный смерч в Тоцком полигоне унесший тысячи солдатских жизней собственной страны , оставление татарских деревень на зараженной радиацией местности  в Челябинской области на вымирание после использования жителей в качестве ликвидаторов атомной аварии в станции «Маяк»,  лишив даже мизерных компенсаций – это все «золотые страницы» летописи ,свидетельствующие непрерывность путеводной, исконно  русской нити, по Особому Пути при поводырях - Шариковых..…Сюда же можно отнести оказание «интернациональных помощей» на разных точках земного шара. А  Виктор Суворов в своей книге «Ледокол» изложил историю покушения данной цивилизации вкупе с Гитлером,   на опущение Европы и что из этого вышло.
               Запрет на алфавит, низведение народов в «компоненты», навязывание в школьную программу «Божьего Закона», наплевав на собственную Конституцию - это все продолжение той генеральной линии, шедший с первого святого Владимира Красного Солнца. А чем же цементируется пирамида государственности такой уникальной цивилизации.  Это – ложь. Ложь, с большой буквы. Ложь, что проникла не только в  Конституцию , в слова Президента, где он говорил , «запрещать родные языки –это полная дурь», а заполонила все поры общества аж на молекулярном уровне. В Стамбуле, к примеру, воздух пропитан, словно озоном, азаном  , и там легко  дышать  , а у нас ложью , что душит .  Это наверное почувствовал и редактор нашей любимой «ЗП» во время своей рабочей поездки. Ведь врут все, кругом  и везде. Даже там, где вроде бы ее и не должно было бы быть…
            Мир боится времени, а время боится пирамид», гласит арабская пословица. Все же интересно, что же хотели довести древние египтяне до потомков, через эти каменные свои «письма». Пирамида-символ иерархии и может быть в нее заложен смысл, о том, что без достижения правильной иерархии человечеству  грозит гибель. Но как соорудить правильную пирамиду человечества, если индивид слаб, не застрахован от ошибок, если верхние места достаются не по уму и таланту  а, как правило,  тем, у кого стальные локти, кто не отягощен такими понятиями как честь, достоинство, совесть, справедливость, принципы. Обычно серенькие, подленькие, стайные людишки и затаптывают  тех, кто достоин высот. И если достойный и взмывает орлом, он хорошо виден  с  низу и его удобно подстрелить…Видимо, поэтому  зияющих вершин достигают, как правило, вовсе не крылатые, а пресмыкающиеся... А может быть в России, властная пирамида априори не может обрести присущую форму? Из-за  безвозвратной утери аристократии? Из-за непрерывной ротации грязи в князья, чем вызвано чрезмерная популяция бюрократии?  А может, она  у нас перевернута, и вся тяжесть пирамиды направлена, чтобы давить личность?  А может попытка Горбачева построить демократическое общество провалилась, поскольку он, приступая  к своей затее, не имел ясного  представления   о  геометрической составляющей государственности страны. Какая же она? Неужели сегодня это всего лишь  черта-вертикаль, с нулевым основанием? Быть такого не может!  Хотя, чем черт не шутит… В редакторской колонке «ЗП» за ноябрь месяц была высказана довольно рискованная, но смелая мысль, о том, что  построение капитализма на православной морали невозможен.  На ту же  точку зрения  выводит, кажется   и геометрия…