Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 25 октября 2016 г.

Сукса язмыш сәгате...


      Шәмәрдән сырхауханәсенең баш табибы Радик Әхмәт улы Борһанов эшләп йөргән җиреннән көтмәгәндә, 25 сентябрь көнне бакыйлыкка күчеп куйды. Үзе, хатыны, ике улы – барысы да абруйлы табиблар, дус-иш табиблары ни хәтле, киленнәре медицина өлкәсендә хезмәт куя, әмма әҗәлдән калулар юк. Гомере өзелгәндә барча якыннары янында булган. Озатырга халык күп җыелды, кояшлы матур көнне Радигыбызны Шәмәрдән зиратында калдырып кайттык.
Радик кебек затлар хакында урыслар “трудоголик”, ә татарлар “эш аты” диләр.Көнне төнгә ялгап, ары чабып, бире чабып, ал-ялны белми эшләде ул. Әле җитмәсә белемен үстерүгә дә вакыт табып, төп һөнәре – теш табиблыгына өстәп, Англиягә барып укып, остеопатлык һөнәрен дә үзләштерде. Эштән соң, кичләрен, яңа эш сменасына керешеп димме, кулы күтәрелми башлаганнарны – куллы, аягы тотмаганнарны аяклы итте.Аның, кала табиблары “бу очракта медицина көчсез” дип, урын өстендә генә ятуга хөкем иткән сабыйны ничәдер сеанстан соң култык таяклары белән йөри алу хәленә җиткерүен һәм әлеге кыз баланың Радик абыйсына ихлас рәхмәт йөзеннән самими, беркатлы, әмма тетрәндергеч шигырь язуын искә төшерми булмый.
          Ул узган ел Сабада мәдәният сараенда узган иҗат кичәмдә булды, сәхнәгә менеп, бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды. Аннарыбез бергәләп иҗат иткән “Яшәү хисе” исемле җырыбызны башкарды. Менә шул җырдан бер өземтә:
Дару алмый, дәва үтми,
Сукса язмыш сәгатең,
Алып калса калыр төсле
Тик тәүге мәхәббәтең.

Кеше күңеленә җылы сүз
Кирәк ич ул, әйт, бәгърем,
Ерак димә араларны,
Йөгерә-йөгерә кайт,
бәгърем...
       Аңарда яшәү хисе көчле иде. Ул Шәмәрдән сырхауханәсендә чирек гасыр теш табибы булып эшләп, иң югары квалификациягә иреште. Аңа теш куйдырырга әллә кайлардан күпләр, шул исәптән, яһүд милләтеннән булган коллегалары да килә иде. Сиксәннең өске ягындагы туганнан туган абыем, 2004 елда Радик куйган тешен унике елдан соң, әле быел гына яңартты. Бакыйлыкка күчәренә бер атна кала хәл-әхвәлен белешеп, Радикка телефоннан чылтыраттым. “Бар да әйбәт, Аллага шөкер”, – диде. Абыйның рәхмәтен җиткерергә әллә нишләп башка килмәгән.
Радик Әхмәт улы Борһанов баш табиб булып билгеләнгәч, Шәмәрдән участок сырхауханәсе янәшә-тирә өчен генә түгел, илкүләм танылган медицина үзәгенә әйләнде. Нарат урманы ышыгында, ихатасын чәчәкләр бизәгән, биш йолдызлы затлы кунакханәне хәтерләткән сырхауханә бинасында “Надежда” дәвалау үзәгеннән тыш, күзгә операция ясау, бөере эшләмәүчеләрнең каннарын чистарту үзәкләре, егерме төрле анализ ясаучы лаборатория бар, һәртөрле душлары, гидромассаж җиһазлары булган профилакторий эшли. Ветераннар өчен палаталар евро стилендә, саф һава даимилеге өчен кондиционерлар да онытылмаган.
Радикның илле яшьлек юбилеенда район җитәкчеләре генә түгел, медицина институты галимнәре, министрлык вәкилләре дә катнашты, аның турында әйтелгән җылы сүзләр бүгенгедәй хәтеремдә. Аны укуын тәмамлагач та, аннан соң да кат-кат гыйльми эшкә кодалаганнар, республикада һәм аннан читтә дәрәҗәле эш урыннары тәкъдим иткәннәр. Ул Шәмәрдәннән китәргә теләмәгән. Ижевск каласында үз клиникасын булдырган табиб якташыбыз Кәрим әфәнденең әлеге юбилейда: “Яхшы укыган студентлардан яхшы врач, начар укыганнарыннан баш врач чыга диләр иде бездә, бу – икесе дә булды”, – дигәне, ә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның: “Башкаларны куалап та эшләтүе кыен, моны туктатып булмый”, – дип “зарлануы” хәтердә уелып калган.
Мин бу шәхес хакында яраткан газетабызда 2007 елның 19 май санында, аның якынлашып килүче илле яшьлек юбилее уңаеннан, “Мәңге яшәр иде кеше...” исемле мәкалә бастырган идем. Шунда язылганнан үземә кагылышлы өзекне кыскартып кабатларга телим. Моннан байтак еллар элек, бәлагә тарып, умыртка баганамның ике буыны эчкә батты, бөгелсәм турая, турайсам иелә алмыйм. Сырхауханәдә бер атна ятудан мәгънә чыкмады. Радик, ул чакта теш табибы, хәлемне аңлап, бөтен эшен ташлап, машинам руле артына үзе утырып, мине арты утыргычка аркылы салып, дусты, вуздашы, Англиядә остеопатлык һөнәрен үзләштереп кайткан Зиятдинов Васыйл Билал улы хозурына, Зеленодол каласының Обсерватория дип халык теленә менгән, гарип балаларны дәвалау сырхауханәсенә алып чыгып китте. Иртән барып җитсәк, Васыйл әфәндебезне калага китте диделәр. Кесә телефоннары модада түгел чак бу. Кайчан кайтачагын белми көтәбез. Ниһаять, әбәд турында Васыйл әфәнде күренде һәм, өстәлгә сузып салып, ярты сәгать эчендә умырткамны тәртипкә китерде. Ике-өч көнгә соңарсам, инвалид каласы булганмын икән...
           Радик дус белән Мөслим һәм Сарман якларын да урап кайткалаганыбыз булды. Мине кунак итүче танышларым – язучы Фоат ага Садриев та, Сармандагы “Петровка” агрофирма җитәкчесе, Дума депутаты Сәлимхан әфәнде Әхмәтханов та аны бер күрүдә үз иттеләр. Фоат абый исә: “Сокланам мин синең дусларыңа, Рәстәм (ул исемемне шулай, Рәстәм дип әйтә). Үзең әллә кем дә кебек түгел югыйсә, каян табасың син шушы кадәр шәп дусларны”, – дип ихластан гаҗәпләнүен дә белдерде.
Радикның әтисе Борһан ага – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә кырыс немец теле укытучысы образының прототибы. Мөхәммәт ага ул остазының хәлен гел белешкәләп торган.
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә, җыры кала” дигән канатлы сүзе бар. Радиктан җырлар да, хезмәт җимешләре дә калды.Җырларын минем шушы блогка Клиплар-Клипы бүлегенә кереп тыңлап була.
         Авыр туфрагың җиңел, гүрең нурлы булсын, дускай. Ул киткәч, Шәмәрдәннең бер чите кителде гүя. Кояш та сүрелеп, яңгырлар китте...