Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 15 августа 2018 г.

Күктә йөзәләсеңме?

Картинки по запросу фото Баку
             Кайдадыр нәрсәләрдер төзиләр икән, ди­мәк, анда тормыш кайный, киләчәккә өмет белән яшиләр. Кем әйтмешли, кормыш бар җирдә, тормыш бар. Дө­рес, «кору» сүзенең төзелешкә бәйсез икенче бер, бетүне аңлаткан мәгънәсе дә юк түгел. Тө­зелеш туктаган шәһәр һәм авылларның хәлләре әнә шундыйга тарта. Төзелеш дигәннән, төптән уйлаганда һәр кеше үз язмышының проектчысы, архитекторы һәм төзүчесе. һәм әлбәттә, һәр төр төзелештә иң мөһиме — нигез ныклылыгы. 
          Дөньяда кайсы илнең экономикасы, иҗтимагый, дини, мәдәни тормышы, халкының матди хәле ничеклеген дә төзелешләре дә «сөйли». Аерым граж­дан­нарның хәлен дә алар баш­лаган һәм очына чыккан төзелешләр ассызыклый. Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә бүген нинди генә шәптин-шәп шәхси йортлар калыкмый, шаклар катып торасың. Йортлар, иң һәм буй белән генә түгел, ә биеклек белән дә алдыралар, узышалар. Биеклек димәктән, дөньяда һава тырнаучы йортлар (русча алар «небоскреб» дигән аталышта әйләнешкә кергән) алга киткән көнбатыш илләрендә, беренче чиратта, АКШта гына түгел, ә Кытайда, Төркиядә, бай гарәп илләрендә дә ишәйгәннән-ишәя бара.
Борынгы греклар, үзләре табынган Аллаларын Олимп тавында яшиләр дип күзаллап, аларны «не­божитель»­ләр (күктә яшәүчеләр) дип атаганнар. Болытларны узып күтәрелгән йортларда һәм биналарда яшәүчеләрне, эш йөртүчеләрне, асылда гомерләрен күктә кичерүчеләрне дә бүген шундыйларга санарга ярыйдыр бәлки.
Элек һава тырный торган биналар, йортлар төгәл геометрик формада, әйтик, пирамида, турыпочмаклык, цилиндр шәкелендә югарыга ашкындырылса, инде соңгы чорда ялкын телләре сыман бөгелмәле-сыгылмалары үсеп чыга. Андыйлар бай гарәп илләрендә байтак санда һәм бигрәк тә Дубай каласында тиз үрчи. Дөньяда бүген иң биек бина Согуд Гәрәбстанында, аның биеклеге 800 метрдан артык. Киләчәктә ул илдә 1300 метр биеклектәгесе төзеләчәк. Биек бина-йортлардагы катларга агачлар, чәчәкләр үстерелә торган скверлар, су транспорты портлары, очкыч төшү мәйданчыклары, юллар, ял парклары, ясалма күлләр, күперләр, стадионнар, кафе-рестораннар, театрлар, эскалаторлар, кирәкле коммуникацияләр челтәре һәм башкаларны урнаштыралар. Ирексездән Нух пәйгамбәр көймәсе кыйссасы искә төшә. Нух пәйгамбәр көймәсе суда йөзүгә көйләнгән булса, мондыйлар күктә урынлашу вариантларын хәл итә сыман. Дөрес, Италия архитекторы проекты нигезендә инде диңгез-океаннарны бат­мый иңләргә сәләтле йөзмә шәһәр проекты да тормышка ашырылып ята. Аның да үз стадионнары, мәдәният сарайлары, кибетләре, кафе-рестораннары булачак, кыскасы, гадәти шәһәрләрдә ни бар, ул шуларны күздә тотып проектланган. Халыкның «суда, суда, суда йө­зә­лә­сеңме» дигән юлларга ия җыры нигезендә «күктә, күктә, күктә йөзәләсеңме» кебегрәгенә туарга да ерак калмагандыр...
Әлеге озын керешне язуымның хикмәте шунда, быел миңа да искиткеч төзелеш могҗизалары күрү насыйп булды. Истанбулга туры маршрутлар кыйбат, ә Мәскәү аркылы барганда аэропорттан аэропортка күчешле мәшәкать куркытканга, быел хәләл җефетем белән анда кунакка баруны Баку аша тәвәккәлләдек. Бакуда Истанбулга барачак самолетны ун сәгать көтәргә туры килүе куркытмады, чөнки безне кызым һәм кия­вемнең сабакташы әлшән атлы азәрбәйҗанлы ир-егет каршы алып, машинасында төнге Бакуны гиздерде, аннары өенә алып кайтып, гаиләсе белән таныштырды, кунак итте. Бакуда өч бүлмәле фатирлар мин белгән, кайчандыр үзем яшәгән өч бүлмәле фатирдан иң киме өч тапкыр зуррак булып чыкты. һәм бәясе дә һушны ала торган түгел. әлшән кардәш әйтүенә караганда, илнең нефть сатып тапкан акчасы һәркайда, ә беренче чиратта, төзелешләрдә һәм фатирлар иркенлегендә чагылыш таба, һәм аның игелеген һәркем күрә. Ирексездән, Казанда ике миллион ярым сумга бер бүлмәле кысан фатирга тиенеп, гомерләре буе ипотека түләп көн күрүче яшь гаиләләр турында искә төшеп, көрсендерде. Бала чакта, кыш көне кар тавында патшалы уйный идек. Кемдер башкаларны этеп төшерә-төшерә иң югары ноктага менә һәм «мин күктә, сез чүптә» дип кычкырып, җиңүен тантана итә. Аннары аны тагын кемдер урыныннан этеп төшерә һәм инде ул «әтәч» булып кагына. Кыскасы, тулы демократия. Бездә әлегә тотрыклылык хөкем сөрә: үзләрен күктә санаучыларыбызны төртеп төшерүләр күзәтелми, алар югарыдагы урыннарында мәңге калу хакына күпчелекнең мәңге бакый чүптә калуларына мәмнүн бугай. РФ вице-премьеры Игорь Шуваловның Казанга ясаган визитында, 20 квадрат метрлы яшәү урыннары җәһәтеннән, «бу көлке тоела, әмма сатып алалар, андый торак бик популяр һәм торак базарында аның ныклы үз урыны бар» дигән сүзләре әле дә интернетта эленеп тора. Шунда ук әлеге чиновникның декларациясендә, Русиядәгеләреннән тыш, Бөекбританиянең Лондон каласында 483 квадрат метр торак мәйданына ия булуы чагылыш тапкан.
Озын сүзнең кыскасы, күктә яшәргә омтылу төрле илләрдә төрлечә үзенчә­лектә һәм яссылыкта чагылыш таба ахрысы.
Иртән янә Бакудагы могҗизаи биналарны, төзелешләрне хозурланып кү­зәтү бәхетенә ирештек. Биредә Дубайдагы сыман ялкын телләре шәкелендә һава тырнаучы йортлар төзелеп, алар мәшһүр каланың визит карточкасы санала башлаган. һәм анда һава тырнаучы йортлар инде байтак. Төзелеш фирмалары төрле илләрдән, әлбәттә, төрекләр дә читтә калмаган. Бакудагы әкияти оча торган тәлинкәне хәтерләткән аэропорт та бик күркәм, дөньяда андый проектта эшләнгән ише бәлки бүтән юктыр да, ул бердәнбергә охшаган. Аэропорт идәннәренә ковролин җә­елгән, ял итүчеләр өчен йомшак кәнәфи-утыргычлар җитәрлек санда, каплаулы ятаклар да шактый. Кайчан кайсы очкычка ничек утырыйм икән дип аптырыйсы юк, махсус хезмәткәр ир-атлар автобуска утырырга дәшеп, тиешле ноктага озатып куюны намус белән башкаралар. Мин вузда укыганда чит тел буларак француз телен өйрәнеп азапланган идем, ни хикмәт, кайбер сүзлә­рен әле дә хәтерлим. Мисал өчен «мерси, боку» дигән гыйбарә онытылмаган. «Мерси» дигәне — «рәх­мәт», ә «боку» – «бик зур» дигәнне аңлата. «Бик зур рәхмәт» килеп чыга инде кушылышта, ягъни мә­сә­лән. Баку каласы да бик зур. һәм аңа, искиткеч матурлыкка ирешкәне өчен, французчалап, бик зур рәхмәт әйтәсе килеп китте. һәм бик матур һәйкәлле мәйдан аша узышлый, машина тә­рәзәсеннән башымны чыгарып: «Мерси боку, Баку!» — дип кычкырмый түзә алмадым.
Казаннан Бакуга да, Бакудан Истанбулга да бер үк төрле өр-яңа «Боинг» лайнерында өч сәгать ярым чамасы очасы икән. Истанбулда да һава тырнаучы йортлар артканнан-арта бара. Тик анда мине таң калдырганы (әлбәттә, төзелеш тармагын күздә тотуым) Истанбулның Азия материгында урнашкан өлешенә якын өр-яңа аэропорт төзелеше булды. Тоннель дигәч, аны җир асты юлы дип күзаллыйсың. Биредә булачак тоннель җир өсте тигезлегендә, биш катлы йорт биеклегендәге тимер-бетон сегмент буларак калыккан. Икенче бер мәйданда, нәрсәләрдер төзүне күздә тотып, тау кисеп тигезлек булдыру бара. Бездәге шикелле, табигать биргән тигезлекләр анда мул түгел, төзелеш өчен мәйданны күп хезмәт түгеп әзерлисе. Тау кисүдән чыккан таш һәм балчык белән әлеге бетон сегментны күмәчәкләр һәм ул тоннель булып калачак. ә шул күмелгән тоннель өстенә бетон түшәп, яңа аэропорт өчен иркен очып китеш һәм куныш мәйданы булдырылачак.
Җирнең өстенә дә, астына да, андагы байлыкларга да гадел җәм­гыятьтә һәркемнең үз дәхеле бар. ә гаделлекне кайгырту барыбызның да намус эше. Тик аның өчен күңелләрнең хакыйкый очышка корылышы шарт шул.

Чыганак: ТЯ 19.07.2018
http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12350&file=100.htm