Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 19 июля 2014 г.

Мөдәмил Әхмәтов шигырьләре һәм аның хакында истәлекләр







Мөдзмил Әхмәтов

***
Сагынмыйм мин сине. Уйлама
Моң белән күңелне күммәдең.
Зарыгып, бик ерак-ерактан
Сине бер күрим, дип, килмәдем.
Син түгел уемда, валлаһи,
Күзләрең сөйдереп йөдәтми.
Яратмыйм мин сине. Нишләтим,
Нишләтим тыңлаусыз йөрәкне?!
Яратмыйм мин сине. Төннәрен
Төшемә кергәнгә яратмыйм.
Исемең тилертеп, тилмертеп,
Йөрәктә йөргәнгә яратмыйм...

Бу як ярда


Газаплану, моңнар сагыш бетмәс
Бу җиһанда сөю барында:
Кичә бергә идек. Бүген менә
Без елганың ике ярында
Белеп торам бу як ярда синсез
Мин – канаты сынган кош кебек;
Күккә карыйм дисәм, күге ямьсез
Җир тормышы яман төш кебек.
Ярсуланып ташкыннарны ярдым –
Дулкыннары кабул итмәде,
Очып узалмадым бу мәхшәрне –
Сыңар канат. Көчем җитмәде...
Ялгыш елгасының ар ягында
Күпме моңлы җырлар сузгансың...
Чакыр мине – канатамны кайтар,
Ике гомер монда узмасын.
Тау елгасын буа алмагандай
Тыеп булмас барыбер йөрәкне.
Сизеп торам
Бу хыянәт өчен
Язмыш бирер минем кирәкне.

Тик сине сөям
Беребез кичке, беребез таңгы чыкмы,
Канатлары мәллә бер кошның?
Тилмерергэ туган баласымы
Безне үги иткән язмышның?
Хыял күкрәгенә башын салып
Синең белән көтәм таңнарны.
Чишмәләргә йөргән юлларыңнан
Сыйпый-сыйпый үтәм талларны.
Тик таң тагын моңнар алып килә,
Таллар сагышларны яңарта.
Тиңнәрем дә бардыр – нишлим инде
Йөрәк сине генә ярата...
Араларда упкын. Тик күңелгә
Ераклашкан саен якын син.
Минем өчен – хыял, ә берүгә
Никахлашкан гади хатын син...

***
Ә син тукта дисең...
Йөгәнеңне салма дисең –
Иркенгә очыйм әле,
Киң далаларда бер дулап,
Тауларны кочыйм әле.
Хәсрәт-михнәтен дөньяның
Күзгә-күз күрим әле.
Шатлыгымны күрсен җиһан,
Яңгыратып көлим әле.
Аяз күктәге кояшка
Туйганчы карыйм әле,
Дәрте күчсен йөрәгемә,
Җил, давыл ярыйм әле.
Тукта, уйла бераз дисең,
Вакыты бик тар әле.
Туган җирне гөлгә күмеп,
Үтәсе юл бар әле.
***
Үзем ялгыштым
Яшьлек бөресен ачкан чагында
Очраттым сине юллар чатында.
Юллар юл инде – чатлар булгалый,
Сөйгән-сөешкән чаклар булгалый,
Сөям, диешкән чаклар булгалый,
Юлда кавышкан чаклар булгалый...
Тормыш җырымда кушылган булдың,
Җитәкләшергә кул сузган булдың...
Юллар бәйләнде. Тик менә йөрәк...
Аралар якын, йөрәкләр ерак.
Язмышка ничек түзәргә кирәк.
Бер юлдан барып йөрәкләр ерак!
Юллар юлмыни теләп бармагач,
Сәфәр җырларын җырлап армагач?!
Эзләмә, ләкин җөен язмышның,
Юллар чатында үзең ялгышсаң,
Үзем ялгыштым, үзем ялгыштым–
Ни катнашы бар монда язмышның?!

***
Нишлим инде –
Син дип,
Ташка бәриммени башымны?!
Кем дә булса әгәр әйтсә сиңа:
-Ярата, дип...
Ялган!
Ышанма.
Гөлләр өздем,
Җырларымны бирдем,
Йөрәгемне бирдем –
Алмадың...
Туң йөрәкне җыр эретәмени?!
Кызганыч, тик –
Бик соң аңладым...

***
Сагыну
Көз хушлашмый гына китеп бара,
Камылларга сарылып сагыш кала.
Күзгә сыймый күкнең зәңгәрлеге –
Тәгәри дә тама, тәгәри дә тама.
Ак болытлар ак канатлар төсле,
Шундый тынлык
- Чиртсәң чатнар төсле.
Керфек очындагы зәңгәр тынлык
Өзелде дә төште, өзелде дә төште.
Зәп-зәңгәр күл, башын игән камыш.
Шундый тып-тын булыр икән сагыш!
Яфрак төшкән йөргән эзләреңә,
Шундый таныш алар, шундый таныш
Көз хушлашмый гына китеп бара,
Каеннарга сарылып сагыш кала.
Күз яшьләрен текәп зәңгәр күккә,
Соң яралган яран гөле яна.
Иң кадерле сүзне әйтү өчен
Безгә бары мизгел җитми кала.


Соңгы елларда язганнар

          Мөдәмил Әхмәтов
***
Чакырылганмы?
Әллә чакырылмаган?
Без озакка диеп
Килгән идек...
Капкалары
Каерып ачып куйган –
Сау бул, диләр миңа
Иртәгәдән, диләр...
Алда –
Ак кыш...
Кыштан куркам,
Җаным өшегәнгә...
Мин үлемнән куркам...
Куркам тагын
Менә шулай
Куркып яшәүдән дә...
Без озакка диеп
Килгән идек...
Капкаларны кемдер куйган ачып..
Тормыш матур...
Ләкин кемгә кирәк
Үлем белән яшәү бәхәсләшеп...
7 ноябрь, 2010 ел

***

Син табына идең гүзәллеккә,
Табышларыбызны уртак итеп.
Урман уртасында –
Яшел алан...
Исем бирдең ана
Безнең йорт дип...
Утка салды.
Аннан тартып алды
Хисләр өермәсе шул аланда.
Тезгеннәрен җуйган сөю җырын
Ул чак яккан учаклар сагына.
Хәзер менә киләм
Ялгыз гына...
Яшел йортта синең эзләр калган...
Алан уртасында
Җылытмыйча,
Сүнәр-сүнмәс кенә учак яна.
Җырларымны аттым
Шул учакка –
Элеккечә бер дөрләсен, дидем
Җырлар янды
Җылытып җиһанны,
Җанны җылытырга син юк идең...
Сүрелер дә,
Көле генә калыр.
Нигә салкын учак урыннары...
Көзге җилләр моңлы җырын суза.
Мин җыр тыңлыйм.
Синең турында җыр...
Бәлки әле син дә
Ялгыз гына
Учак урыннарын урарсың бер...
Мин җил булып сиңа җыр юллармын
Һәм ул булыр
Сөю турында җыр...
Икәү генә белгән учакларга
Табынырсың әле,
Табынырсың...
Йөрәккә ут яккан мәхәббәтне
Елар узгач син дә сагынырсын.
Сөю җырын
Өзелеп сагынырсын...
***

Килмә әле
Минем тәрәзәгә,
Башка тәрәзләргә бар әле.
Кагылма, көзге җил, сагышларга,
Кузгатма төзәлгән яраны...
Инде җаным тынды дигән чакта,
Шакыма син минем тәрәзгә...
Күптән көтмим инде берәүне дә,
Берәүдән дә көтмим хәбәр дә...
Карлы яңгыр булып
Килерсең дә,
Тәрәзәмне һаман кагарсың...
Сагыш булсаң әгәр,
Кер яныма –
Минем белән мәңге калырсың...
Хәер, кермә!
Бәлки сагышларсыз
Яши алырмын мин,
Кем белә...
Тәрәзәмә соңгы әрнү булып,
Соңгы сагыш булып
Җил килә...
Беренче кар
Яшь кәләшнең туй күлмәге кебек –
Гел җуелмас төсле
Тәүге сафлык.
Беренче кар гөнаһ тулы җирне
Һәм нәҗесне
Пакълек белән каплый...
Тапланмаган әле
Тапталмаган...
Ак күбәләк төшә генә әле...
Яшәргән һәм сафлыка төренгән
Карт җиһанның танталы мәле!
Ялгышасын,
Әй нәни күбәләк...
Таптарлар да сине,
Тапларлар да,
Гамәлләрен бу бөек әйләнеше,
Бу – яшәеш диеп акларлар да...
Беренче кар
Тәүге сөю кебек...
Ялгышкан күбәләк җиргә төшә...
Ялгышсак та, без түләргә әзер
Шул ялгышның һәр мизгеле өчен...
Ак сафлыкның бер мизгеле өчен...

***

Очкан кошның эзе калмый, диләр...
Кала икән –
Киткән торналар
Ыңгырашып, сәфәр кузгалганда
Озата барды
Урман-кырлары.
Яралыдыр берсе –
Каны тамган
Урыннарда урман дөрләде...
Камылларга сарылып
Сагыш калды...
Ничек түзә көзнең йөрәге...
Без кайтырбыз әле
Диярсез дә,
Күз яшьләрен сөртеп алырсыз...
Ыңгырашкан яралы торналар
Кай җирләрдә ятып калырсыз...
Чатнама көзге күк...
Җеп очында
Әрни-әрни очкан
Торна бар...
Бигрәк авыр сезнең саубуллашу
Кайтмаска дип киткән торналар
Торналар...
Торналар иңрәве ерагая...
Көзге күкне телә көрсенү.
Ә кайтаваз дәшә –
Үзең дә шул
Яралы кошларның берседер...
Озын юлда
Канатларын җуя
Кошлар гына түгел,
Кеше дә...
Сагынырдайларның
Сыктап тамган
Күз яшьләрен сакла учыңда...

***

Әллә урладылар,
Әллә үзе китте...
Буп-буш калды сәхнә
Һәм музыка
Бетте...
Залны тезләндерде
Әле, әле генә...
Тетрәнгән җанымның
Моң эзләгән мәле...
Тәрәзләрне бәреп,
Чыкты урамга ул...
Хәтта давылны да
Сизми калды авыл...
Моңны урладылар...
Җанда бушлык.
Залда басып торам,
Үпкә-нәфрәтләрне бергә кушып...
15 ноябрь, 2010 ел

***

Син кайларда идең?
Кайда йөрдең?
Төшләремә кабат килеп кердең...
Мин оныттым сине
Дигән идем
Син дә миңа
Сөймим дигән идең...
Менә тагын
Төшләремдә күрәм...
Һәм яраткан күзләреңнән үбәм...
Башка миннән китмә,
Китмә әле...
Соң бит инде диеп
Әйтмә әле...
Төшләремнән генә
Китмә әле...
Без янасы учак
Дөрли әле...
Бу сөюне
Беркем күрми әле...
Соң булса да
Син бар
Уң булсын дип,
Фатихасын биргән
Сөйгән ярым...
Син кайларда идең,
Кайда булдың...
Тормышымның язы,
Соңгы язым...
Син беренче идең...
Һәм соңгысы...
Тормыш бирми калды
Безгә назын...
Син беренче идең
Һәм соңгысы...
Беренче язым, син
Соңгы язым...

***

Без яшьлеккә бомба куеп иттек...
Үзебез ясаган хаталар
Самолеттан бүре аулагандай,
Бүген безне
Эзләп аталар...
Җеп очын югалттык,
Эз чуалттык...
Антка тугры диеп сөйләдек...
Тик буталып беткән эзләр аша
Кара сакал килә сөйрәлеп...
Бер капкалы футбол кыры кебек.
Җавап итеп кемгә атарга?
Стенага терәп
Җавап сорый
Узганда ясаган хаталар...


***

Бәхил бул,Мирзаһит...
Очрашканчы...
Без бу җирдә
Бары кунак кына...
Тормыш изсә безне,
Кыйнауларны
Кабул иттек
Бары уйнап кына...
Яшьти, дия идең...
Димәк, гомер
Җитеп килә
Финиш сызыгына...
Бу - үкенү түгел!
Яшәешне
Билгеләми гомер озынлыгы...
Җырларыбыз кала.
Ул җырларны
Бәлки кемдер җырлар,
Җырлар әле...
Бәлки Мөслим
Безне сагынганда
Ул җырларны да бер тыңлар әле...

***
Кайту
Балаларын көткән
Карт анадай,
Утын сүндермичә таңга кадәр,
Сак йокыга талган ятим авыл
Шылт иткәнгә
Сискәнергә әзер...
Чабылмыйча калган
Зират өсте,
Сызлана күк
Сынган өянкеләр...
Кайда, авыл, синең шат чакларың,
Таянычың –
Госсамнарың кайда?
Олы юлдан читтә...
Әйтерсең лә,
Бүген тормыш сине урап уза.
Тагын сүзсез каршыладың мине.
Йөрмә, дисең бугай, мазасызлап...
Китеп, озак йөргән улларыңның
Берсе бит мин,
Берсе, туган урам.
Туфрагыңа тезләним дип кайтсам,
Син җуйгансың инде башкаларын...
Саяхларың, Әгъләмнәрең киткән...
Инде менә җитми Илдусларың...
Чиләкләре чайпалудан куркып,
Зөләйхаң да чыкмый бу басмадан...
Сынган өянкеләр, әрни-әрни,
Салкын көздән кышка кереп бара.
Ятим авыл
Сынган өянкедәй
Сызлануларыннан өнсез калган..
***

Авыл урамы,
Ап-ак кар.
Эз дә төшмәгән әле.
Туп кадәр генә малайның
Тәпиләп киткән мәле...
Ап-ак кар
Беренче эзләр...
Тәүге абынган урын...
Сулыш алырга да куркып
Урам күзәтә улын.
Ак тынлыкны мәңгелек дип,
Ялгышасың, әй, бала!
Ялгыз эз ап-ак тынлыктан
Буранга кереп бара.
Тормышка кереп бара.
Алда юл озын, буының
Чыныгыр әле, ныгыр.
Тик абыныр җир аз булмас,
Каршы җиле дә чыгар...
Егылырсың, чыныгырсың,
Алга карап бар гына...
Абынсаң,
Егылган җирең
Булсын тик ак кар гына.
Йоп-йомшак кар гына.
Саташтырырлык бу аклык –
Әллә туй, әллә үлем...
Аклыкка уралган урам
Тәпи өйрәтә улын...
Илаһи,
Битараф аклык
Сулышсыз калган урам...
Ак тынлыкны нәрсәгәдер
Юрарга куркып торам...

***

Әйтмә әле әйтмә
Көз инде дип...
Китеп барган кошлар
Без инде дип...
Күрәсеңме,
Ничек яна урман!
Хисләр тезгеннәрен өзгән сыман...
Моңаеп карама көзге күккә...
Серләреңне җилгә генә сүт тә,
Югалыйк бер
Хыялларда эреп,
Дөрләп янган урманнарга кереп...
Мәңгелеккә түгел Безнең гомер...
Тик көз дә бит мәңгелеккә түгел!
Яшик әле яшьнәп,
Яшик янып...
Кышлардан соң яз килер дип тагын...
Әйтмә әле, әйтмә Көз инде дип...
Алда ымсындыргыч аклык бар бит...
Дөрләгән урманны буран сарыр...
Ап-ак карда
Безнең эзләр калыр...
Әйтмә әле, әйтмә...

***

...Йөрәге тибүдән туктады...
Туктамадың
Туктаттылар сине...
Чапкан атка аяк чалган кебек...
Кем яратсын сине
Ыргылганда
Тиңдәшләрең,
Көндәшләрең узып...

***

Карашыңда эреп,
Җан җылыңда
Соңгы кабат бер җылыныйм дисәм...
Мин бит күптән инде сине түгел,
Югалган сөюне эзлим икән...

Дуслар яза


Көзгегә бер кара
(язмадан өзек)
Мөслимдә юл бүлегендә баш инженер булып эшлим. Редакциядә бил бөгүче, шигырьләр язучы Мөдәмил Әхмәтов белән дуслашып киттек. Ул фатир алырга хыяллана, башкарма комитет рәисе Гариф ага Хафиз улының күзеннән яшь чыгарырлык гозер текстлары әзерли. Әмма Гариф ага таш кыя кебек, күңеле эреми.
Бу якта шагыйрь Рәдиф Гаташ укытучы булып эшләп алган һәм үзе эшләгән янәшә-тирә авыллардагы балаларга шигырь җенен кагылдырып киткән икән. Мөдәмил дә шундый корбан. Ул Мөслимдә иске бер баракта яши, караңгы коридорларның түрендәрәк аның дерматинланган ишегенә генә төртеләсең. Ишектә, пыяла рамда - М.Ахметов дигән язу. Башта бу пыяла­га лы күрсәткеч районның баш ветврач, чыгышы белән Казан артыннан булган Мәхмүт агай Әхмәтовныкы булгандыр, дип фаразлыйм...
Кыш кырысрак килгән елда атна-ун көнгә - Мөдәмилләр әби-бабайларында, Әминә апа белән Наҗар абыйларда яшәп торалар. Бер елны Казаннан Зөлфәт кайтып төште. Шул хөрмәткә Мөдәмилнең барактагы туң фатирын мичкә туктаусыз ягып торып җылытканыбыз хәтердә, һәм
без, өч бәндә, мич ялкыны хозурында Зөлфәтнең таң калдыргыч шигырьләрен тыңлап төн уздырдык...
Мөдәррискә багышланганы:
Их син, сэях дустым, нәни гигант,
Карлар төшми, карлар тик тора;
Тирбәнгәлэп өскә кцтэрелә
Безнең шушы иске йорт кына...
Әлбәттә, табыныбыз буш тугел. Ләкин безне ши­гырь исертә.
Ара-тирә Мөдәмил дә үзенекен укып куя. Менә монысы истә калган:
...Араларда упкын, тик күңелгә
Ераклашкан саен якын син;
Минем өчен хыял, э берәүнә
Никахлашкан гади хатын син...
Мөслимдә яшәүче бер укытучы ханым, газетада басылганнарыннан чыгып ахры: "Мөдәмилнең бар­лык шигырьләре дә "Ку­дым, тота алмадым, әх..." дигән эчтәлеккә кайтып кала", - дигән... Кем белә, ә бәлки мәхәббәт шигырьләре өчен бик кулай формуладыр ул.
Зөлфәт, Мөдәмил һәм мин кафеда тамак ялгыйбыз.. Зөлфәт һаман безне шигърият өлкәсендә агар­тудан туктамый. Дөньясын онытуыннан файдаланып, Мөдәмил моның чәенә тоз сала. Тамагы кипкәнен бетерәм дип чәй уртлаганда Зөлфәт тоз тәмен сизә, әмма сер бирми: чынаякка бер кашык май, ярты телем колбаса өстәп болгата һәм, ипи кабып:
- Менә, кыргызларның чәе шундый, - дип, шупы­рырга керешә.
Мөдәмилгә дә чәенә ак май, тоз һәм колбаса салып, Зөлфәт "батырлыгын" кабатлаудан гайре чара калмый...
* * *
Институт тәмамлаганга биш ел узган, юл бүлегендә җитәкче булып эшләп йө­рим. Казаннан Рөстәм Акъ­егет чылтырата: "Җәйгә берәр шабашка оештыр әле, матди як такырайды", — ди.
Кайтарып өелгән җыел­ма йорт бар иде. Таш, ком һәм цементка кытлык юк, ә суны чан белән китереп кую берни тормый. Боларга яшәп торыр өчен вагон да табылды. Саба СХТ бер­ләшмәсендә урынбасар ва­зифасындагы шигърияткә гашыйк Фәннүр атлы егет транспорт, автокран мәсьә­ләсен хәл итүне, үз өстенә алды. Фәннүр - авыл Сабан­туйларында батыр калгалаган егет, барча нәсел-ыру­лары атаклы көрәшчеләр. Шуңа да карамастан Наис моны кул көрәштерүдә җи­ңел җиңде... Уң кулы белән дә, сулы белән дә.
Янә Рөстәмнең җырлавы истә калган:
- Кагга, кагга, күзләгге каггга (Карга, карга, күз­ләре кара... Р.З.)
Бу юллар мин язган җырдан.
Мөслим егете Мөдәмил түзми:
- "Р" хәрефе кермәгән бүтән җыр юкмыни соң бер дә? — дип кадап ала.
Ә Рөстәм Акъегет аны ишетми, җекләрне сүс белән тутырып кагуын һәм шыңшуын белә:
- Кагга, кагга, күзләгге каггга...
Рөстәм Зарипов.

Иман китердек без...
(Шагыйрь Мөдәмил Әхмәтовка 50 яшь тулу уңаеннан)
Сүнгән көннәр һаман арта тора,
Кими бара алдагылары.
Туктатасы иде бу елларны,
Тышаулыйсы иде шуларны!
Яшисе дә гел яшисе килә! –
Яшәү ямьлегә бу бер дәлил.
Беләсеңме шуны,
Сизәсеңме,
Тоясыңмы икән, Мөдәммил?
Гаҗәп иде төнге шау бәхәсләр!
Без - үлемсез, диеп ышандык.
Мичтә янган ут күзенә карап,
"Сүтеп җыйдык" хәтта җиһанны!
Оча гына безгә насыйп көннәр!
Әллә инде еллар җиллегә?
Меңъеллыклар читтә торып торсын –
Без - мәдхия җырлыйк иллегә*!
Йа Илаһи гүзәл бу дөньяда
Яшиселәр генә килә гел...
Гүзәллеккә иман китердек без,
Шул иманны саклыйк,
Мөдәммил!
Гомеребезне иң кимендә өчкә
Тапкырлаган чаклы яшәсәк,
Сыкранмыйча,
Сукранмыйча яшәп
Ямьле булса күрер киләчәк.
Менә шушы җитеп торыр безгә,
Әгәр инде Алла бабабыз
Аңа тагын бераз өсти икән...
Бәй, күз күрер!..
Карап карарбыз!..
Зөлфәт.


Сабакташка
Мөдәмил Әхмәтовка
60 яшь тулу уңаеннан
Сабакташ та, якташ та син,
Фикердәш тә, яшьтәш тә.
Фәлсәфи уйларга чумган
Хыялый бер гәптәш тә.
Бәллүр каләм иясе син,
Журналист та, шагыйрь дә,
Дүрт өлкәне берләштергән
Генераль мөхәррир дә.
Үҗәт тә син, үзсүзле дә,
Тешлисең дә өзәсең.
Кемнәрнедер иркәлисең,
Кемнәрнедер сөзәсең.
Яшең алтмышка җитсә дә,
Хисләрең ташып тора.
Уйларың һәм хыялларың
Тормышка ашып тора.
Әти дә син, бабай да син,
Кадерле дә, кирәк тә.
Туган - тумачаларыңа,
Гаиләңә терәк тә.
Таң йолдызың - Венерадан
Нурлар аласыңдыр син.
Буй җитмәс биеклекләргә
Сукмак саласыңдыр син.
Лаеклы ялга чыккач та,
Юлларың уңсын иде.
Киләчәгең бүгенгедән
Бәхетле булсын иде.
МӨҖӘҺИТ ӘХМӘТҖАНОВ,
балалар шагыйре. 2009 нчы ел.

(“Ромашка” көенә )
Буйлы күлмәгеңне киясең,
Таң атуга эшкә киләсең.
Ашау-эчү, йокы онтыла,
Төнеңә дә шунда керәсең.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алтау шикелле.
Матбугатта тармаклар күп,
Җитешүе икеле.
Бер муенга ничә дилбегә –
Тарта торгач, бетмәсме көчең?
Алла каргаган шушы эшкә
Кемнәр тартты сине, ни өчен?
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алтау шикелле.
Кеше кими, эше арта,
Зарплат алу икеле.
Синнән түгел бу оптимальләшү,
Синнән түгел бу кыскартулар.
Шунысы бар: синнән универсальләшү,
Бары синнән бу остарулар.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...
Журналистлар бик чикле.
Шофер яза, главбух сөйли,
Кая йөри тихничке?
Куна-төнә шулай йөри торгач,
Гаилә дигән төшенчә бетте.
Балаларың күптән күргәнең юк,
Туган соңгы планга күчте.
Оныкларның исәбе юк –
Бишәү, алтау шикелле.
Юбилейга ике онык –
Олы бүләк ич инде.
Бер карасаң, бик кырыс та үзең –
Якын килеп булмас шикелле.
Бер карасаң, үзең болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү-
Шакып карыйм ишекне.
Директорга чират торам...
Керәлмәдем – кич җитте.
Бу көннәрдә артты ыгы-зыгы ­–
Әллә инде бер-бер бәйрәмме ?
Бар да директорны үбә-коча,
Чистый стрептизга әйләнде.
Директорга ничә дистә?
Бишәү, алтау шикелле.
Тик 60 ны биреп булмый –
Әле егет шикелле.
Матбугат үзәге.
2010 ел.

Үткәннәрдән бер ләүхә

(Мөдәмил Әхмәтовның юбилее уңаеннан)
Мөдәмилнең көтмәгәндә егетлек эшләп куя торган гадәте бар иде. Ул хәзер дә шу­лайдыр инде.
Башта кечкенә тарих. “Авыл утлары”нда бүлек мөдире булып эшләгәндә, көтмәгәндә дисәм дә ярый, районның ике түрәсе арасында барган коточкыч астыртын интригага тардым.
Көннәрдән беркөнне райком түрәсеннән Ык аръягындагы хуҗалыкка барып, чөген­дер эшкәртүнең “адәм гыйбрәте” икәнлеген ачып салырга дигән фәрман алдым. Пар­тия кушкач, үтибез инде. Ул чактагы гадәт буенча, рейд оештырдым, мәкалә шәп ки­леп чыкты - пешердем урындагы уңмаган җитәкчеләрне. Җаваплы сәркатип, мәкалә­не укыгач, мыек астыннан елмая төшеп:
- Яза беләсең инде, - диде. Аннан сы­нап, серле караш ташлагач, -Бастырасыңмы?- дип тә өстәде.
- Ничек инде?.. Райком заданиесе! Хуҗа­лыкта чыннан да эшләр хөрти бит.
- Үзеңә кара... - Илтифатсыз җавап ишетелде.
Мәкалә басылып чыккан иртәдә, бүлмәгә редакциянең "алтын баганасы’’ сана­лган кеше кереп, ярып салды:
- Сине, Факил, Башкарма комитетта көтәләр. Тиз килергә кушалар...
Күзләре, йөзе балкып тора үзенең. Мине Башкарма комитетка чакырган­га бу кадәрле нигә сөенергә инде. Фатир вәгъдә итебрәк йөриләр иде... Шуңа куана, шәп тә кеше инде, дигәнрәк уйлар йөгереш­те дөньяның күптин-күп катлы икәнен аңлап бетермәгән башымда.
Бардым. Сәркатип Олуг түрә бүлмәсе төбендә көтеп торырга кушты. Озак та үтмә­де, кабинеттан җилләнеп бер ханым килеп чыгып, кулындагы гәзитне борын төбендә уйнатып алды:
- Квартира көтмә, булмаячак, - диде ул ачы тавыш белән. - Бар, Фәлән Фәләнечкә күренеп чык!
Нигәдер шик төште. Ашыктырып монда китерүнең хикмәте бар ахрысы. Эчкә үттем.
- Тәк, ни йомыш? - диде астан карап, Олуг түрә. Тыныч, хәтта битараф караш ташлаган кебек булды. Сизеп торам, эчен­дәге ярсуын көчкә тыеп тора бу
- Газетага эшкә күчергәндә, бер ай эчендә фатир бирәбез дигәннәр иде райком бю­росында. Инде өч ай...
Сүземне әйтеп бетерә алмадым, Олуг түрә кызыл йөзен чытып, теш арасыннан гына әйтеп салды:
- Фамилияң... Сафинмы әле?.. Мәктәп директоры булып эшләдең бит?
Баш селке­гән булам. Олуг түрә өстәл өстендәге тупыл ма­мыгын өреп, ярып салды.
- Сиңа бу бишьеллыкта да, икенче би­шьеллыкта да фатир бирү каралмаган. Рай­комда сөйләрләр алар. Анда сөйли беләләр. Аларга ышанып, вакыт үткәреп йөрмә!
Аптыраулы халәттә редакциягә кайтып барганда, каршыга Мөдәмил очрады.
- Нәрсә, пешереп чыгардылармы әллә, - ди бу, хәлнең шәп булмавын чамалап.
- Фатир юк, булмаячак та, дип чыгарды әле Олуг түрә.
- Соң бу мәкаләң белән... - диде Мөдә­мил кыза төшеп, - редакциядә берсе дә аңлатып тормадымыни! Син бит районда тыелган зонага кереп, бөтен эчен актарып чыккансың.
- Ничек? - дидем гаҗәпләнеп.
- Менә шулай. Олуг түрәнең биләмәсе ул. Үзе төзегән хуҗалык. Аның рөхсәтеннән башка анда беркем дә аяк басмый. Райком­нан сине җибәргән кешенең кан дошманы ул. Синең кул белән Олуг түрәдән үч алган. Моны ныклап редакциядә аңлатырга ти­ешләр иде...
Мәдәмилгә ышанмый мөмкин түгел. Җитмешенче еллар дәвамында райондагы әдәби мохитны Мөдәмилдән башка күз ал­дына китереп булмый иде. Яшь каләм ияләренә Мөдәмилнең ярдәме зур булды. Ре­дакциянең авыл хуҗалыгы бүлегенә аның урынына килдем. Үзе тәкъдим итте. Иҗатны активлаштырырга шәп булыр дип уйлашкан идек. Ул чакта Мөдәмил лирик-романтик шигырьләре, фәлсәфи хикәяләре белән игътибар үзәгендә. Казанда, Язучылар бер­легенең әдәби остаханәсендә хикәяләрен Әмирхан Еники укып, җылы фикер әйткән өметле каләм иясе. Сирәкләргә тия торган бәхет. Әмма мин килгәндә редакциядә әлеге накал сүрелгән иде. Районның әдәби рухын тотып торучы Фоат абый Садриев Мәскәүгә укырга китеп барган, Мөдәмил үзе, аның белән кара-каршы утырган шәп егет Рамил Шәмсиев райкомга күчкәннәр иде. Яңа ре­дакторның әдәбиятка карашы очерк белән чикләнә. Очеркны ул әдәбиятның югары ноктасы дип таный иде. Ә җаваплы сәрка­тип бүлмәгә кереп утырырга өлгермәдем, ишекне киереп ачып, кистереп әйтеп куйды: “Монда Язучылар оешмасы да, мәктәп тә түгел!"
Артында кемдер хихылдап көлеп җибәрде...
...Ул көнне Мөдәмил үзенең эш бүлмәсенә алып кереп, редакциядә эшләүнең, район түрәләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең серләрен төшендерде. Озак кына миңа фатир эзләп тә йөрдек. Әмма рәт чыкмады. Гомер үткәреп йөрисе юклыгын аңлап, эштән китәргә гариза яздым. Алар - райкомга... Ул көннәрдә редакция бер атна дәвамында шаулап торды. Партиягә керергә вакыт җиткән иде, атна буе минем персонал эшне тикшерделәр. Ул чак өчен язмышка тиң нәрсә - алу-алмау мәсьәләсе көн тәртибендә иде. Позиция шул: гаризаны кире алсам - әгъза булам, алмасам - юк. Үз сүземдә нык тордым, тәки гаризаны кире алмадым, ахырда шау-шу астында партиягә килеп кердем. Дөресен әйтим, дөньялар үзгәргәч тә, партиядән чыкмый калдым, сүздә килешердәй нәрсәләре куп иде аның. Җит­мәсә, шул кадәр шаулап кер дә ди... Бөтен җыелышларда да райком вәкиле Медәмил Әхмәтов мине яклап, терәк булып утырды.
Әмма райком да кире чигенми. Эштән җибәрмәскә дигән фәрман килеп иреште. Озак уйлап, икеле-микеле йөри торган гадәт юк, бер карарга киләм икән, тиз тотам аны­сы. Алдаганны җенем сөйми. Китәм дигәч, китәм дип тартышам. Тик бер мәшәкать, нәкъ шул көннәрдә хатыным бәби алып кайтты. Чыгарга вакытлары җитте, бала тудыру йортыннан чыгармыйлар гына бит. Белешә торгач ачыкланды, мин гаризаны кире алмыйча, райкомнан әни белән бәбине чыгармаска кушканнар. “Берәр ничек җайла­саң гына инде, - дип андагы бер шәфкать туташы хәлгә керергә тырыша. - Болай озак яткырырга ярамый, ни булмас, котылу ча­расын тап, - дип өтәләнә. -Табиб райкомга каршы килә алмый...”
Бөтен районга киңәш сорап барырга бер кеше бар, ул - Мөдәмил. Хәлне аңла­тып бирдем. Бу кадәресен үк көтмәгән иде, телефоннан кем беләндер сөйләште дә, ашыгып хастаханәгә киттек. Мине ишек тө­бендә калдырып, эчкә кереп, табиб белән киңәш-табыш иттеләр. Чыккач:
- Якшәмбе көнне... Сәгать уннарда,
кеше күзенә күренми генә... - дип, Мөдәмил авызына сигарет капты. Аның кебек куе тө­тен чыгарып тәмәке тарткан кешене сирәк күрәм. Тәмен белә шул нәмәрсәнең.
Ял көнне хатыным белән нәни кызымны хастаханәдән урлап диярлек алып чыктым. Редакция машинасын бирергә курыктылар, бензовоз табып, авылга кайтып киттек.
Мөдәмилнең гомер бәйрәме җиткәнен ишеткәч, шундый истәлекләр кайнашып алды җанда. Мин аның үзенә хас холкы булган, бераз кылчыклырак, үз дөресен аргументлаштырырга яратучан, “өстәгеләр" белән эш итүнең рәтен белүче (әйбәт мәгънәдә), бер караганда - романтик рух­лы, икенче карасаң - бик прагматик, әмма игелекле егет дип беләм. Ул шулай булып калгандыр да. Юбилеең белән, яшьлек дус­тым! Озак яшә, бәхетле бул, сәламәт гомер ит! Син хастаханә тозагыннан коткарып кал­ган кызым бер ай элек кенә үзе бәби алып кайтты. Мин бу юлларны язганда хатыным, кызым, кияү шул сабый белән мәш киләләр әле. Минем котлауларга алар да кушыла.
Ихтирам белән: Факил САФИН, язучы, филология фәннәре канди­даты, фәнни-методик үзәк җитәкчесе.
Яр Чаллы.

Мөдәмил бүләкләре

Табигатем белән гыйсъянчы булсам да, үземә карата революция ясаганны өнәп бетермим. Хәер, күнегелгән тор­мыш, гадәтләнгән режимның кинәт үзгәрүен кем яратсын!
Редакция өчен инде онытылып беткән Мөдәмилнең башта Мөслим телевидениесендә, аннары газетада, хәтта типографиядә яңа тәртип урнаштыра башлавын, әлбәттә, биредә эшләүчеләр авыр кабул итте. Юкса, барыбыз да аңлыйбыз: патша заманы кебек үк, чәчәк аткан социа­лизм да әйләнеп кайтмаячак. Базар мөнәсәбәтләренә йом­шак керү чоры үтте. Шулай булгач, ниндидер яңача яшәү, яңача эшләү булачагы көн кебек ачык. Тик ничек булачак ул “яңача”? Моны беребез дә белми идек.
Менә шундый шартларда Мөдәмил Әхмәтовның, яңа Россия икътисадын шок те­рапиясе ярдәме белән дәва­ларга алынган Егор Гайдар шикелле (каберендә әйләнеп ятсын), беркайда күрелмәгән (һәрхәлдә безнең өчен), йом­шак әйткәндә, популярлыктан шактый ерак торган гамәлләре безнең башка күсәк белән китереп орды. Нәкъ менә күсәк белән. Нәкъ менә китереп орды. Моны башка сүз белән аңлатып та булмыйдыр.
Поповның беренче радиосын хәтерлисездер. Күмер порошогы тутырылган пробирка. Аңа чыбык чорналган. Чыбыкның бер очы - антенна. Яшен яшьнәгәндә чыбыкта ток барлыкка килә, күмер порошогында магнит кыры хасыйл була. Магнит металл чүкечне тартып ала. Магнит­ланган күмер порошогы инде яшен дулкынын тота алмый, ә чүкеч пробиркага китереп суккач, ул кабаттан радио- дулкыннарны тотарга сәләтле хәлгә кайта. Без дә шулай. Күсәк белән маңгайга ормыйча, яңа дулкынны кабул итә алмыйбыз.
Матбугат чарасын без, Ленин өйрәткәнчә, массаны тәрбияләү чарасы дип белә
идек. Андый вәкаләтне безгә кем биргәндер, Хо­дай белсен. Ләкин без аны бик рәхәтләнеп кабул иткәнбез, үзебезне әллә кемгә санап, бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, халыкка акыл өйрәтеп ята идек, менә сиңа мә - без бит фәкать мәгълүмат чыганагы “гына" икәнбез.
Ә мәгълүмат - бу инде, дускаем, егерме беренче гасырның иң каты валютасы. Әйтергә кирәк, “Авыл утлары” тере, мобиль, заман­ча мәгълүмат чыганагына әверелде һәм, шул ук вакытта, элеккеге җылылыгын да беркадәр саклап кала алды.
Язмага Поповның килеп керүе дә тикмәгә түгел Мөдәмил Гыйлемҗанович, иң беренче итеп, телевидениедә революция ясады, журна­листика кануннарына тәңгәл килердәй тапшырулар әзер­ләргә өйрәтте. Елата-елата
өйрәтте. Эшләр-эшләмәс шытыр-мытыр килгән чыбыклы радио урынына 100 FМ ешлыгында һәр көнне (!) эфирга өч сәгать Мөслим радиосы чыга башлады.
Егерме беренче гасыр ту­рында сүз кузгаткач, алда яз­ганнарның бөтенесен сызып ташлап, Интернет турында сөйләр­гә кирәктер бәлки. Менә кайда ул мобиль мәгълүмат! Мөслимнең рәсми-мәгълүмати сайты www.muslum.ru 24 сәгать дәвамында челтәр әһелләрен сөендереп утыра. Биредә инде сез яңалыкларны укый да, тыңлый да, карый да аласыз.
Хәзер иң кызыгы. Мөслим матбугат үзәгендә эшләүче яшьләр, нигездә, яңа технологияләрдә балык кебек йөзә. Әмма берәр компьютер­да яки компьютерның берәр программасында аңлашылмаучылык килеп чыкса, 60 яшьлек Мөдәмил абыйларына йөгерәләр.
Язганнарга тәфсир кирәкми кебек. Бу әйткәннәр - барысы да Мөдәмил Әхмәтовның уңышлары. Үзенең 60 яшьлек юбилеена әзерләгән бүләкләре. Үзенә дип, безгә инде, райондашларына. Рәхмәт, Мөдәмил, бәйрәмнәр белән сине!
Каләмдәшең, теләктәшең, дустың Әхмәт ДУСАЙЛЫ.

Ник белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне?

Мөслимдә мин үз кеше, алай-болай юл төшеп, кунакка барып чыксам: “Б... апай, син түгелме соң бу, кайчан кайттың?” - дип каршылыйлар. “Килдең” дип түгел, ә “кайттың" дип!
Бар да вуз тәмамлап, Фатыйх Мөхәммәт улы Гәрәев агай җитәкләгән юл бүлегенә баш инженер вазифасына юллануымнан башлан­ды. Эштә үз иттеләр, фатирга керткән Галимҗан абый белән Оркыя апа үз улларыдай якын күрде, райбашкарма җитәкчесе дә хәерхаһлы кыланып, өч ай үтмәстән аерым фатирга тиендерде. Каләм тибрәтү, музыка белән мавыгу өчен дә биредә җирлек җиткелекле икән, “Авыл утлары" гәҗите каршында әдәби-музыкаль берләшмә гөрләп эшли.
СССР зыялылары ул чорда “Литературная газета”га ничек капланса, җирле халык өчен биредә “Авыл утлары" шул дәрәҗәдә газиз иде. Ник дисәң, журналистлары талантлы, кыю һәм тәвәккәл, телләренә шайтан төкергән: фикерләре терекөмештәй йөгерек, җитәкчеләр­не дә һич куркып тормыйча, тетеп салалар, юмор-сатирага тәгаенләнгән дүртенче биттә дә портфельлеләрне аямыйлар һәм районның фәһемле вә зыялы җитәкчеләре (райкомның беренче сәркатибе ул чорда Рәис Хисамович Хәбибуллин иде) үзләренә дә туры һәм кыек атып тигән укларга, ни хикмәттер түзәләр. Нә­тиҗәдә, әйтәсе килгәнен, гомумән, һәм җирле матбугат аша да әйтә алучы хөр рухлы мөслимлеләр тормыштан мәгънә һәм ямь табып яшиләр, эшләре дә гөрләп бара.
Көннәрдән беркөнне Мөслимнең шәп газетасында бит тутырып җирле иҗатчыларның хи­кәяләре, шигырьләре, шул исәптән минекеләр дә дөнья күрде. Кул астымда техник булып эшләгән Энҗе ханым Корбангалиева, газета
битенә күз йөртеп чыкты да, “иң шәп шигырь Мөдәмилнеке”, дип бәһаладе. “Сезнекеләр дә ярыйсы инде, әмма миңа Әхмәтовныкы күбрәк ошады”, дип өстәде ул уңайсызланыбрак. Хактан да уңышлы чыккан иде шул “Уйлану” дип аталган шигырь. Эчтәлеген әле дә булса оны­тмадым. Менә ул:
Мин оныттым сине. Ә син, әрсез,
Төшләремә һаман керәсең.
Җанның теленгәнен беләсең бит,
Арадагы ярны күрәсең...
Телгәләнеп беткән йөрәгемне
Учка кысып тагын кабатлыйм,
- Уйларымнан, төшләремнән кит син,
Мин яратмыйм сине, яратмыйм...
Үлеп яратуыңны яратмыйм дип әйтү өчен шагыйрьлек күәсе булу шарттыр ул. Әмма һәр иҗатчы, үзенекен иң шәп санаучан, ә башкача булса, андый эшкә тотынасы да түгел. Энҗе ханымның үз якташын өстенрәк күрүе кытыкка тиде микән, мин әлеге әсәргә пародия сыр­лап ташладым:
Мин борылып яттым, ә син әрсез,
Куеныма һаман керәсең;
Җанның үртәлгәнен беләсең бит,
Яшь аермасын да беләсең...
Шәлперәйгән, шиңгән йөрәгемне
Учка кысып тагын кабатлыйм,
- Азаплама мине, кит янымнан,
Мин яратмыйм сине яратмыйм...
Шулай итеп, шигырь аша үземнән яше һәм никахы белән олырак Мөдәмил әфәнде белән дуслашып кителде. Ул да миңа атап, борынга чиртә торган эпиграммалар сырлады, мин дә бурычлы булып калмаска тырыштым.
Берсе болайрак:
Татарстан, әйтче, син соң мөдәм* (дәвамлы - Р.З.) илме?
Ник белмиләр беек шагыйрь Мөдәмилне?
Андый шагыйрь, кызганыч ки, аунап ятмый,
Ахры шуңа аны һичкем күрми, тапмый...
Кабинетына бер керүемдә райбашкарма
рәисе Гариф Хафиз улы, мине үз итептер, мө­гаен:
- Зарыйпов, син анда ул Ахметовлар белән бик якынайма, рәтлерәк дуслар тап, - дип киңәш бирде. Ихтирамга лаек җитәкче артык кыю кыланучы хөр рухлы журналистларны бик үк өнәп җиткерми, ахры, дип кабул иттем мин
ул чакта, теләктәшлек илә белдерелгән әлеге
искәртүне...
Мөслим ягы каләм тибрәтүчеләргә бай як, калалардан Зөлфәт, Фәрит Гыйльметдинов, Флүс Латыйфиләр кайтып йөри. Наис Гамбәр белән электәнрәк, студент чагымнан
ук таныш идем. Болар бар да Казан дәүләт
университетын тәмамлаган. Мөдәмил шуны
читтән торып тәмамлады. Бер тапкыр аңа
атаклы әдип Мөхәммәт ага Мәһдиевкә имтихан тапшыру насыйп булган. Билеттагы ике сорауны
көч-хәл ерып чыга бу, ә өченчесендә “йөзә” башлый; анысында “Хаҗи әфәнде өйләнә" әсәренә
анализ ясау таләп ителә икән.
Йә, нәрсә анда өченче сорауда?
“Хаҗи әфәнде өйләнә”.
Комедиядә ни хакында сүз бара?
Өйләнә инде.
Кем?
Хаҗи әфәнде...
Өйләнәме соң ул?
“Әһә, болайга киткәч, мантыйк буенча өйләнми булып чыга бу”, дип нәтиҗә ясый Мөдәмил, һәм :
- Өйләнеп үк бетми инде ул, - дип мөгри.
- Нишли соң? - дип тәфтишли сабыры төкәнә баручы остаз.
Студент уйга кала. Тәк... Әсәр - комедия.... Драматургиядә уртак сюжетка корылган әсәрләрнең чуты юк. Мәгъшукасы белән оч­рашырга килүче азгын ирләрне, үз хатыны белән кавыштырып, көлкегә күтәрү штампы да күп кулланышлы... Мөдәмил тәвәк­кәлләргә карар кыла:
- Аны, по-моему, үз хатыны белән кавыштыралар.
- Энем, син кайда эшлисең?
- Мөслимдә, редакциядә.
- Әйтәм, район гәҗитләре агач тел белән яза, синдәйләр инде анда... - ди мөхтәрәм язучы һәм киләчәктә журналистлар бәйгесендә “Бәллүр каләм”гә лаек булачак журналистның зачеткасына “өч”ле куеп чыга...
... Мөдәмилнең Кооператив урамы очында­гы ике катлы таш йортка урнашкан фатирын­нан чәйләп чыгып киләбез шулай, һәм безгә буш чиләкләр тоткан, пенсиягә кадәр асфальт заводында автотөягечтә эшләгән, шул йорт­ның беренче катында яшәүче Сәмигулла аб­зый очрый. Башындагы мутон бүрегенең бер колакчыны күтәрелгән, икенчесе төшкән. Ах­рысы йортка су бирү туктатылган һәм моның урамдагы колонкага барышы.
- Сугамы? - дип кызыксына Мөдәмил.
- Суга-а-а - дип сузыбрак җавап күндерә Сәмигулла агай.
Мөдәмил шып туктап, моны баштан аяк күз­дән кичерә, кызганган кыяфәт чыгарып ияген чайкый һәм:
- Минем хатын да кырыс холыклы, әмма әлегә сукмый, - ди һәм капылт ашыгып китеп бара. Сәмигулла агай исә, “нәрсә булды соң инде бу?” дигән кыяфәттә, аптырап, бәлкем бер мәл кая барганын да онытыптыр, урам чатында торып кала...
Хагында Мөдәмилнең хәләл җефете Гөл­ниса (кыска гомерле булды, авыр туфрагы җиңел булсын) ханым бер дә кырыс түгел, ә ягымлы һәм матур иде. Мөдәмил белән дуслык аркасында, Гөлнисаның әти-әнисе Әминә апа белән Наҗар агайларда кунакта да бу­лырга туры килгәләде. Берсендә Лениза атлы кызларының бәбәй алып кайткан чагы иде, шул уңайдан, Наҗар агай:
- Кияү, син шагыйрь кеше инде, Лениза исе­менә турырак килә торган, берәр чәчәк исеме белмисеңме? - дип кызыксынды.
- Чумиза, - диде Мөдәмил, ике дә уйлап тормастан. - Кытай тарысы дигән үсемлек, зәңгәр чәчәге дә була...
...Ял көне иде бугай, янә икебез, Мөслим урамыннан каядыр барганда, нәни улын җитәкләп килүче район газетасы мөхәррире Фоат Садриев очрады. Күрешәбез. Фоат абый Мөдәмилгә төртеп күрсәтеп, улына аңлата:
- Менә, улым, Мөдәмил шушы була инде ул, -ди.
Моны ишеткәч кечкенә малай, коты алынып, әтисе артына поса. Алар белән хушлашып бер ара киткәч, малайның ни өчен куркуы хакында кызыксынам.
Балаларны “Бүки килә, Бабай алып китә, - дип куркыталар бит... Кыскасы, бу үзенең ма­лаен, “Мөдәмил килә" дип куркытып өйрәткән", - дип аңлатма бирә дускай, авыр сулап һәм җөмләсен тагын бер, газетага язарга ярамый торган сүз белән җилемли.
Хәтерлим, Мөдәмил редакциядә ничәдер ел эшләп, укуын тәмамлагач, райкомга инструк­тор булып күчТе, аннары аны парткомиссия рәисе итеп күтәрделәр. Райком таралгач, пен­сия фонды башлыгы иттеләр. Менә районда җитәкчелек алмашына. Һәм аңа әлеге җылы урынны калдырырга боералар. Мөдәмил, ком­пьютерны үзләштереп, программист булып акча эшләү әмәлен тапты, ә аңарчы алыпса­тарлык белән дә шөгыльләнеп алды. Бер мәл моның кесәсенә миллионнар агып керә баш­лаган. Әмма, бизнеста уңыш алдын да, артын да күрсәтүчән. Бер заман бу гел югалтуларга дучар була башлый һәм шул чорда, яшәү өчен көч эстәп, нәни генә хикәя сырлый һәм район газетасында бастырып та чыгара. Хикәянең кыскача эчтәлеге болай:
Берәү башта байый. Аннары байлыгын югалта башлый. Берзаман бар кереме эреп бетә моның. “Зыян юк, - дип үз-үзен юата эшмәкәр. - Аның каравы мин бит мәхәббәттән уңдым”.
Моны хатыны калдырып китә. “Дүрт сан төзек әле, шөкер", - ди тол калучы. Моның аякларын-кулларын кисәләр. “Ничава, - ди инвалид, иң мөһиме, баш исән”. Моның башын чабып төшерәләр, һәм башы, тәгәрәп барыш­лый, аяксыз-кулсыз гәүдәсен күздә тотып:
- Бу ит түмәркәсеннән аерылып, нәрсә югалтам соң әле мин, - дип үзен юата....
Озын сүзнең кыскасы, Мөдәмил тормышка чытырдатып тотынып яшәүче зат, мин сырла­ган юк-бар шаяртуларны күтәрү генә түгел, тормышында булган җитди сынаулар да аны какшата алмады. Ул - яшьтән тормыш авыр­лыгын татып үскән егет. Битендә карга чукыр ит булмаса да, алтмыш килолы штанганы бер кулы белән эткәне хәтердә, самбо алымна­рыннан да хәбәрдарлыгын күргән булды. Бү­ген Мөдәмил, Мөслимдәге матбугат чарала­рының һәммәсе - газета, радио, телевидение эшен коручы, оештыручы җитәкче.
Фронтовик авылдашым Газиз агай, сугыш чорында әйләнештә йөргән бер шаяртуны исенә төшергәләргә ярата иде. Имеш, бер яһүд:
- Үзем Ташкентта булсам да, күңелем гел фронтта, - ди икән.
Шул яһүд сымак мин дә күңелем белән гел Мөслимдә. “Татарстан яшьләре” газетасын­да әледән-әле басылган язмаларымда да шул төбәкне искә алмый калган чагым сирәк, һәм моңа кайбер якташларның эчләре пошса да, гаҗәп түгел. Әле бит өч баламның ике­се Мөслимдә туды, барысы да Мөслимне үз итә. Мин, вуздан соң тиеш өч елымны эшләп китеп баргач, кабаттан әйләнеп кайтып, янә сигез ел гомеремне шунда уздырдым. Әле өченче тапкыр урарга да җай чыга язып кал­ды... Бер елны, җәйге ялым уртасында кад­рлар бүлегенә чакыртып алдылар да, эштән кыскартылачагымны белдергән кәгазь тот­тырдылар. Ике ай эчендә хезмәт биржасына теркәлергә тәкъдим ителгән иде кәгазьдә... Шөкер, текә урында утыручы, авыр чакта яр­дәм кулы сузардай дус вә танышлар бар үзе, әмма ярдәм эстәп артык югары урындагылар хозурына түгел, ә тиңдәшрәк дуслар янына сыгыну ансатрак. Басылып чыккан, әмма са­тылып бетмәгән китапларым бар иде, аларны туган яктагы әшнәләремә таратып, кесә ягымны бераз котайттым да, йөзләбен үзем белән алып, Мөслимгә укталдым. Биредә җирле эшмәкәрләр Фәндүс Галиев, Рөстәм Хәируллин китапларыңны үзебез сатып би­решәбез, диләр, ләкин мин Мөдәмилне иге­лек кылудан читләштерүне яхшысынмыйм, егетләргә рәхмәт әйтәм, икенче вакыт, дим. Ни аяныч, Аллаһы боерса димәгәнмен ахры, ул шәп егетләр юк инде бүген, бик иртә якты дөнья куйдылар... Мөдәмилнең ниндидер нәни генә кибет сыман нәрсәсе да бар икән, интеллектуаль малымны шунда бушаттым. Шул ук көнне ул мине район җитәкчесе хозу­рына да алып керде. Сөйләштек, таныштык. Чамаладым, Мөдәмилнең фикере монда кый­бат йөри икән, мактавын рас дип кабул итеп, район хуҗасы мин фәкыйрьгә үзе тирәсеннән урынбасар кәнәфиен тәкъдим итте?! Әлбәттә, яшь чак булса, шатланып ризалашасы идем. Әмма төзелеш буенча урынбасарлыкның ни дәрәҗәдә тынгысыз, башы-азагы күренми торган матавыклар чылбырыннан гыйбарәт икәнен күзаллыйм шул мин. Аннан килеп, олыгая төшкәч артык авырга, җитмәсә яңага җигеләсе дә бик килми, тартырсың тартырсың да җөгенүең тиз, шуңа күрә уйлап карармын дигән җавап бирдем. Ә, барыбер, зур рәхмәт ул җитәкчегә, күңелне күтәрде, аяк астымда каты җир барлыгын тою бик тә мөһим иде миңа ул дәвердә. Ахыр чиктә эш урыны ал­маштырырга, гомумән, туры килмәде - кыс­картмадылар...
Мөслимлеләр - ихлас. Күңелдәгене шарт­латып әйтеп бирүдән курыкмаучы матур халык яши бу төбәктә. Минем дуска карата да төрле кеше төрле караштадыр инде, һәм мин фә­кыйрьне, бу язмамны ошатмаучылар табылса, берүк гафу итсен. Мөслимдәге барча дуслар­га, хезмәттәшләргә, гаиләләренә күптин-күп сәламнәр юллыйм. Мөдәмилне юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Алишер Нәвоиның,
...Күршең сиңа йөз ел гомер теләдеме?
Ул күршең бит сине каргаган...
дигән юллары бар. Шуңа күрә еллар санын әйтми генә, сәламәтлек һәм бәхет теләп ка­лам аңа. Хәләл җефетенә, балаларына һәм дә оныкларына да ак бәхетләр яусын.
Рөстәм Зарипов.
“Татарстан яшьләре”

Ник белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне – 2


Мәгълүм ки, газета-журналларда язмалары басылган кешегә хуплап яки ризасызлык белдереп телефоннан да чыл­тыраталар, хатлар да язалар... Мин фәкыйрьнең язмаларын хуплаучылар арасында олугъларыбыз Фәнзаман Баттал һәм Айдар Хәлим агалар булуын горурлык, канәгатьлек хислә­ре кичереп хәбәр итәм. Хәлбу ки, элеп алып, селкеп салучылар да юк түгел. "Т.Я."да ба­сылган "Ник белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне?" дигән мәкаләм уңаеннан төрле-төр­ле фикерләр ишетергә туры килде. Мине генә түгел, мәка­ләне дөньяга чыгарган редак­цияне, редактор урынбасары Атлас Гафиятовны тинтерәтү­челәр булган.
Миңа чылтыраткан тынгы­сыз бер укучыбыз, үзенең КДУның татар бүлеген тәмамлавын искәртеп:
- Ничек инде Мөдәмил бөек шагыйрь булсын? Безгә Тукай, Такташ бөек дип өй­рәттеләр, - дип, һушны алды.
Шуңа охшаш сорауга Атлас әфәндебез:
- Сез мәкаләне укыдыгыз­мы соң? - дип, язмадагы фи­керләрнең уен-көлкегә коры­луын аңлатырга тырышып ка­раган, әмма уңышка ирешмә­гән...
Шактый танылган, ихти­рамга лаек бер шәхеснең шу­лай ук, тик бүтән җәһәттән әлеге мәкаләдән гаеп - кыек табып, ризасызлык белдерүе исә тамам хафага салды.
Күрәсең, хикмәт язмада гына түгел, ә язманың каһар­манында: бәгъзеләр аның ха­кында гомумән ишетергә дә, белергә дә теләмиләр ахры... Нәкъ менә шул хөрмәткә Мөс­лим медианеры (Мөслимнең "Татмедиа"га караган матбугат чаралары җитәкчесе, ягъни) Мөдәмил Әхмәтов хакында, ачыклык кертү максатында, тагын бер тапкыр язасым килә.
Мөдәмилнең 55 яшьлек юбилей кичәсенә иң кызыкны тостны танылган язучы, драматург, Тукай бүләге лауреаты Фоат ага Садриев әйтте. Сүзгә-сүз хәтерлим, болайрак сөй­ләде шикелле:
- Мөдәмилне әллә ниткән кара урманга, яки чыгар юлы юк, диварлары адәм менмәс­лек биек лабиринтка кертеп адаштырсаң, ул шуннан коты­лу әмәлен таба. Әгәр аны гап- гади паркка кертеп калдырсаң, ул "Болай китсәм, бик ансат була, тукта, бу якка барып карыйм, юк, болай да булырга тиеш түгел", - ди-ди, үзен тә­мам бутап, чарасыз калырга мөмкин", — дип сөйләгән иде...
Олпат язучының әлеге сүз­ләрен куәтләрлек бер очракны беләм. Мөдәмил КДУда чит­тән торып укыды һәм чиратта­гы имтиханнарына Казанга киткәндә аңа хәләл җефете Гөлниса ханым келәм алып кайтырга дип, акча тоттырып җибәрә. Келәм бәяләре түбән тәгәрәп, гавәм шул товарны котырынып ала башлаган чор бу... Көн арты көн узып, Мө­дәмил дус келәм сатыла торган барча кибетләрне иренмичә йөреп чыгып, кайда нинди хак булуын ачыклый. Үзенчә, тап­шырган имтиханнарны юу өчен күбрәк мөмкинлек калдырмакчы. Менә ул "иртәгә келәм алам" дип карар кыла һәм икенче көнне, ни күрсен, барча кибетләрдә, махсус ка­рар кабул ителеп, келәм бәя­ләрен 30-40 процентка күтә­реп куйганнар!.. Бер келәмлек акча була анда, әмма иске бәяне дә авырыксынып, 5-10 тәңкә булса да янга калдыруны кайгырткан акыл белән яңа бәягә келәм сатып алырлык егәрне каян, ничек табасың?.. Шәрикътәшләре белән имти­ханнарны шәпләп юалар. Юа торгач, кызып кителеп, моның бар акчасы, шул исәптән ке­ләмгә дигәне дә тотылып бе­тә... Ихтимал, дөньяны оныту өчен шагыйрьлек кирәктер.
Мөслим - җырлы моңлы як, шагыйрьләр оясы. Шигърияткә битараф түгеллегем арка­сында мин биредә үземне су­дагы балыктай тойдым һәм хәзерге көнгәчә Мөслим белән элемтәдә торуым да, ихтимал, шуннандыр.
Ир-ат дуслыгы турында сүз чыкса, сыраханә телгә керми кала алмый, минемчә. Әйбәтрәк сыра кайтканын ишет­сәк, тиз генә хәбәрләшәбез дә, шунда турылыйбыз. Бердән­бер көнне, Мөдәмилнең эш урынына сугылып, һаман да шул тарафка ашыкканда, юлы­бызны аның бер хезмәттәше бүлде. Сеңлесе кияүгә чыккан икән, фотоларын күрсәтергә тели:
- Күрче, Мөдәмил, ничек матур чыкканнар! - ди.
Мөдәмил, сул күзен кыса төшеп, сурәтләргә күз ташлады һәм:
- Ярый, исән-сау барып кайтсын инде, - дип көлемсерәде...
Шактый популяр җырчы ханым концертлар белән Мөслимгә килгән чак иде бу, афишасын сыраханәгә якын коймага да ябыштырганнар икән. Мөдәмил, шуны күреп, тәмләп, сыра чөмерә-чөмерә моның мәхәббәт өлкәсендәге талымсызлыгы хакында шактый чәнечкеле, усал һәм тозлы шигъри юллар укмаштырып атты.
Ул җырчы ханымны исә мин зур талантка исәплим, иҗатына мөкиббән һәм андый шәхесне ниндидер вак-төяк тайпылышлар өчен гаепләүне, гомумән, хуп күрмим, хәтта эчке киемнәрен Сабантуй колгасына меңгереп элсә дә, сүз әйтәчәк түгелмен. Менә шуңа күрә:
Халык талантын М.Әхмәт
Мыскыл итмәкче була кабахәт, - дип куярга мәҗбүр булдым.
Бу минем торак-коммуналь хуҗалыкта баш инженер бу- лып эшләгән заман, ә оешма­быздан эш таләп итүче вазифалы кеше, әкәмәт кырыс җитәкче, башкарма комитет рәисе Гариф Хафиз улы Хафизов... һәм Мөдәмил минем адреска "ә" дигәнче ошбу юл­ларны турылады:
М.Әхмәтне кабахәт дип, Р.Зариф,
Юкка көчеңне итмә син сарыф;
Урналарга чүп тулган, ди Гариф,
Чистартсаң икән шуларны барып...
..."Тагын шуның турында язган!" - дип үпкәләүчеләр та­былса, тәкрарлыйм: "Бу язма­да да, узганында да кемне дә булса мактау да, хурлау да юк, кадерле укучылар, ә бары тик искә алу, Мөслимне һәм берочтан яшьлекне сагыну гына аларда..."
Рөстәм Зарипов.
“Татарстан яшьләре” 13 ноябрь 2010 ел

Ник белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне-3

Җөмһүриятебез белән Г.И.Усманов җи­тәкчелек иткән чор дип истә калган, Татарс­танда яшәүче йөзләгән яшь милли иҗат­чыларны дәүләт хисабыннан Казанга өч көнгә семинарга чакырып, "Яшьләр үзә­ге”ндәге кунакханәгә урнаштырдылар. Аудиториядә кызыклы шәхесләр чыгыш ясый һәм җыен саф татар телендә бара... "Толерантлык" дигән нәрсә әле канат җәй­мәгән чор бу... Урыс телендә иҗат итүчеләр тарафыннан да ике-өч чыгыш булды ке­бек. Мөнбәргә күтәрелүчеләр арасында туган телен белмәүче берәр татар да бул­гандыр инде, анысы ук истә калмаган. Тәнәфестә әллә кемнәр белән очрашабыз, танышабыз, аралашабыз... Онытып торам, сый-хөрмәт — шундагы, ягъни "Яшьләр үзәге"ндәге ресторанда хәл ителгән... Кичен Казанның мәшһүр иҗатчылары безне үз итеп, очрашуларны дәвам итәргә шун­да туктала. Ниндидер бер егет өстәлебез ка­тында буш урын күреп, рөхсәт сорап килеп утырды һәм үзен Хөснетдинов дип таныш­тырды. Исеме истә калмаган, "Фәлән Хөс­ни дисәгез, минем күңелгә бигрәк тә хуш килер", - дип тә өстәде. Хикәяләр яза икән, ихтимал, шул жанр остасы атаклы язучы Фатих Хөснигә мөкиббән дә булгандыр.
- Ярар, - дип килеште Мөдәмил, бер күзен кыса төшеп. - Без сине Ху Сни дип кенә атарбыз.
Күрше өстәлдәге танышларыбыз да әңгәмәгә ихласларын салганнар булып чыкты, дәррәү көлеп җибәрделәр. Миндә андый чакларда үземне тезгендә тотып ка­лучылардан түгел... Ә менә Мөдәмил һәм кадерле табындашыбыз – талантлы шагыйрь Эдуард Мостафин җитдилекләрен әллә ни җуймадылар. Хозурыбызда урын­лашырга ниятләгән яңа танышыбыз, нин­дидер сәбәп табып, тизрәк табан ялтырату ягын кайгыртты...
...ВУЗ тәмамлагач, Мөслим юл бүле­гендә баш инженер вазифасында эшләп китүем хакында язган идем кебек. Ул иҗатчылар җыенына да Мөслим районы вәкиле буларак бардым. Ә Мөслим — шагыйрьләр оясы. Шәхсән үзем яратып ка­бул иткән автор - Мәллә Тамак авылы укы­тучысы Мөхәммәтдин ага Закиров. Аның бер дүртьюллыгын инде моңарчы "Т.Я." укучыларына бер мәкаләмдә җиткергән булсам да, кабатланам, хөрмәтле укучы­лар кичерә күрсен:
Иң кабахәт — олы юлга чыгып.
Кешеләрнең малын талаучы;
Чын кәбахәт — симез түрәләрнең
Майлы табакларын ялаучы...
Менә шул автор район газетасына төр­ле һәнәрләргә маһир авыл егете турында "уңган егет, булган егет бар эшне гөлт итеп башкара, өстәвенә, электр эшен дә белә" кебек мактаулар тезмәсеннән гыйбарәт шигырь юллаган. Мөдәмилнең моңа паро­диясе, хатын-кыз авызыннан дип искәртелеп, болайрак бәянлана:
... Бер кич шулай ут сүнде дә.
Аулакта калган идек;
Мин беркатлы, кызып китеп.
Күлмәкне салган идем...
Ә ул сикереп торды да,
Пробкага тотынды.
Чыннан да, уңган икән шул.
Ут юк иде — ут булды...
Ә икенче кичне кереп,
Эрәтләде үтүкне,
Плитә кыздырмый иде.
Анысын да ут итте.
Уңган егет, диләр аны.
Уңгандыр, аңлыйм инде...
Әмма аулакта калганда.
Күлмәкне салмыйм инде...
Анысы да монысы, Мөслимдә хатын-кыз сылу һәм чибәр. Бу хакта Мөслим ир-атлары бигрәк тә ятлар алдында шапырынгаларга ярата. Мин эшли башлаган юл бүлеге мастеры Сәлах агай исә бу хакта сүзне йомшак баритон тавышта башлап, җөмләсен бас белән төгәлләргә яратты. Бер мәҗлестәме, ниндидер җыенда микән, һаман да шул дулкында сүздән сүз чыгарып, ул, Мөслим хатын-кызларының гүзәллеге хакында искәрмә биреп алгач: "Без бәләкәй чакта чабатаны яулыкка кай­тарып, курчак ясап уйный торган идек, менә Актаныш катыннарында чырай шундыйрак инде", — дип арабыздагы күрше районныкыларның тез астына органы хәтердә калган. Хәлбуки, минем әти дә Ак­таныш ягы, Әҗәкүл авылы тумасы, әмма бу хакта һичкемнең хәбәре юк, бар да са- балы дип кенә таный һәм шул сәбәпле әлеге ирештерү уңаеннан әти якташлары гафу итә күрсен, бигайбә, миңа да шар­кылдарга туры килде инде... Ә тәгәрәтергә
азапланган фикерем болайрак - Мөслим­дә шагыйрьләр күплеккә җирле гүзәлкәйләр гаепле һәм Мөдәмилне дә шулар ка­ләмгә тотындырган бугай...
...Җилнең яллары кабарган.
Буран да буран гына,
Саташып көрсенеп куя
Кешесез урам гына:
Төн дими серләшә һаман
Бәхетле парлар гына;
Син юк, капка төбегезне
Күмгән ак карлар гына...
Хисләр уралышы — тукылышыннан ха­сил чын шигырь бернинди аңлатуларга да мохтаҗ түгел. Буран урамда гына түгел, ә сөйгәне белән кавышудан гаҗиз автор кү­ңелендә дә икәнен әйтеп тору артыктыр да...
...Юл эше - иң кирәкле һәм үзенә бөте­реп ала торган мәшәкатьләргә бай хезмәт ул, көннәрең узганы сизелми дә. Көз ае иде бугай, хәлемне белергә әни белән апам килеп төште. Мөслим халкы үтә дә илгәзәк, аларны фатирымача озатып куючылар та­былган. Икенче көнне Мөдәмил, аның хә­ләл җефете Гөлниса һәм мин әни белән апамны гүзәл Ык буен күрсәтергә алып чы­гып киттек. Ханымнар, табыныбыз буласы урынга полиэтилен салу, ризыкларны тезү, утырыр урыннарны көйләү, киезме, нәр­сәдер түшәү белән матавыкланганда, Мө­дәмил белән икәү шашлык куыру өчен учак ягарга дип, ботак-сатак хәстәренә кереш­тек. Ык ярын баскан куе таллык арасында андыйга кытлык юк, әмма безгә коры-сары кирәк, шундыйны эзлибез. Йөри торгач, уртасында сары төнбоеклар тирбәлгән ниндидер күлгә төртелдек.
- Сезнең Саба якларында төнбоеклар юк бит? - дип кызыксынды Мөдәмил.
- Очраткан булмады, — дидем.
Дускай тиз генә чишенеп, суга кереп китте. Төнбоек сабагы сыгылмалы көпшә шәкелендә төпкә таба сузыла икән, ул аларны өзә-өзә байтак азапланды. Күл ти­рәнгәдер, су ифрат суык, җитмәсә көзнең ул көне шактый сүрән иде, дускай ярга. күм-күмгәк булып килеп чыкты. Аннары, җылынырга теләп, утлы күмер өстендә сы­ман сикергәли-сикергәли киенде...
... Әнигә ипи, күмәч, чәй, лимон-әфлисун ише күчтәнәчләр алып кайткалаган бар ла ул, ә менә чәчәк бүләк итү турында уйга да кереп карамаган. Мөдәмил тап­шырган чәчәкләргә әни һәм апамнын дул­кынланулары, куанулары әле дә булса күз алдымда... Алар бу дөньяда юк инде, бер үк җәйдә бер-бер артлы киттеләр дә бар­дылар... Ә дуска мең рәхмәт, чөнки ул чә­чәкләр, минем дус тапшырганга күрә, өлешчә барыбер дә миннән дә сыманрак кабул ителде...
Мөдәмилнең әниләр турында язган бер шигырендә шундый юллар бар:
...Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,
Кереп югалалар каберләргә...
.... Бу язма тууга Фәнәвис Дәүләтбаевның "Мөдәмилне белә ил" шигыре сәбәп булды. Кем белә, "Т.Я." укучылары арасын­да шул авторны куәтләүчеләр тагын да та­былса, "Мөдәмилиаданы" алга таба да дә­вам итү насыйп булыр...
Рөстәм Зарипов.
“Татарстан яшьләре” 25 декабрь 2010 ел