Атаклы телерепортер һәм алып баручы, илкүләм танылган журналист, дүрт тапкыр Дума депутаты, бик күп китаплар авторы, В.Путинның ышанычлысы, Санкт-Петербург журналистлар союзы әгъзасы һәм Беренче телеканал генераль директоры советнигы Александр Невзоровның быел 25-28 апрельдә Санкт-Петербург китап форумы уңаеннан журналист С.Князевка биргән интервьюсын матур әдәбиятка һөҗүм дип атап булыр иде. Александр Глебович рус әдәбиятының аерым чорын гына түгел, хәтта классикасын да бүген тулаем укымаслык дип санап, аның дөньякүләм мәдәни күренеш буларак кулланылу срогы чыкты дип белдерде.
Невзоров фикеренчә, рус әдәбияты үтеп чыккысыз карагруһчылыктан, яки шуңа җавап буларак кына туган. Аныңча, рус әдәбияты – Петр, Елизавета, Павелныкымы, барыбер – теләсә-кайсы император Русиясенең абсолют тоталитарлыгы, кеше тормышына төкереп карау, мәрхәмәтсезлек, ялагайлык, тупаслык, гариплек ише боламыкка мөнәсәбәтле нәтиҗә.
КГБ генералының оныгы Александр Глеб улы фикеренчә, бүген Достоевскийның сәяси карашлары, үзенең кыргыйлыгы белән, безне цивилизациядән читләштерә, Лев Толстой әсәрләренә, тарихи күзлектән караганда, сайлык хас, ул тәкъдим иткән картина тарихи чынбарлыктан гына түгел, ә сыйфатлы фантазиядән дә ерак. Аныңча, дәүләт матур әдәбиятны күтәрү өчен күпме генә акча тотмасын, премияләр бирмәсен, ул инде юк. Балалар китап укымый дип вәс-вәсәгә бирелергә кирәкми, сабый авызыннан хакыйкать иңә, бала хаклы, укырлык нәрсә юк, ә искелеккә ябышып ятучы мәгариф чиновниклары Пушкин, Толстой, Достоевскийларны сабыйларның шәхси дошманнарына әйләндерә, дип саный Глебович.
Бу ниндидер бер мокытның җилгә чыгып сүгенүе түгел. Рас шактый югары дәрәҗәдән шундый фикер матбугатка тәгәрәтелә икән, моны матур әдәбиятка карата илкүләм үзгәрешләр алдыннан гавәм фикерен чамалый тору өчен сынау шары тәгәрәтү, булачак үзгәрешләргә күнектерә башлау дип тә фаразларга мөмкин.
Әлбәттә, аерым әсәрләр искерергә мөмкин. Әйтик, поезд астына ташланучы Анна Каренинаның кайгырулары бүгенге ханымнар өчен юк-бар булып аңлашылса ни гаҗәп? Л.Толстойның “Хаҗиморат”ы һәм “Балдан соң”ы бүген дә яшен утыдай ялтырап, җаннарны телеп вә тетрәтеп, сафландыру сәләтенә ия. Михаил Булгаков романнары аклы-каралы көннәребезгә дә төсләр иңдереп һәм хикмәт өстәп, яшисе килү хисен бермә-бер арттыра. Ә Астафьевның коточкыч афәт – сугышны киләчәк буынның, хәтта ветераннарның үзләренең дә миләрен кыегайтыр дәрәҗәдә геройлаштыруга каршы язган “Прокляты и убиты” романы?! Әсәр үзенең хакыйкате белән рәсми коткы вирусы йоктырылган һәр күзәнәгебезне өфләп дәвалый. Татарда да искергәнлек җитәрлек, мәрхүмнәрнең рухы рәнҗемәсен дип, андый әсәрләрне тәгаенләп тормыйк. Таң җиледәй сафлык бөркегән проза һәм поэзиядән дә дөм мәхрүм түгел матур әдәбиятыбыз. Фатих Хөсни, Гамил Афзал, Мөхәммәт Мәһдиев, Адлер Тимергалин, Миргазиян Юныс, Атилла Расих, Ибраһим Сәлахов, Хәсән Сарьян, Зөлфәт, Мөдәррис, Фәннур Сафин, Эдуард Мостафин, Зиннур Насыйбуллиннар бар иде әле кайчан гына. Локман агабыз Закиров әле дә бар. Ә Зөлфия Кадирның “Матрица”сы “шөпшә оясы”н ничек кузгатты! Әлбәттә, хакимият сөеклесе булып балда-майда йөзүче, мәдхия язып яраучы сарай каләмзатлары, сүздән боламык изеп, том-том макулатура үрчетүгә махсуслашкан, ятлар ысулына ияреп, оригинальлек эстәп маймылланып, үз ишләре тарафыннан макталучы бар, булды һәм булачак. Шуларга үч итеп, гомумән матур әдәбиятка нокта куярга мәтәләнү – беткә үч итеп тунны ягуга тиң.
Халкыбыз телендә һәр яңалык башта Татарстанда сыналу уза, аннары гына тулаем Русиягә күчереп арканлана дигән фараз әйләнештә йөри. Рус әдәбиятына карата алда искәртелгән хәвеф-хәтәр безнекенә карата әйтелеп кенә калмыйча, бәлки, ниндидер гамәлләрдә чагылыш та тапкандыр? Әйтик, гөрләп эшләп торган китап сәүдәсе системасы юк ителде. Шәхси китапханәләр тоту модасы бетте. Бауман урамындагы китап кибете подвалга күчте. Янә бер уй җанны талкый: елдан-ел тиражы сыза баручы әдәби журналларның әдәбиятка мөнәсәбәте калдымы әле? Калмаган очракта, бу хакта газеталарда мәрәсимме, некрологмы ник күренми? Әллә соң, андый хәбәр чагылыш табып, абайламый калдыкмы? Узган ел яраткан газетабыз «Т.Я.»ның 3 август санында Рәфыйк Юнысның “Фәйзуллин шартлаткан бомба” мәкаләсе мәгълүм дәрәҗәдә шуны шәрехләде түгел микән? Мәкаләдә элегрәк булган хәл – бер төркем яшь иҗатчылар тарафыннан сугыштан соңгы өлкән буын әдипләрнең утызлап китабын демонстратив төстә чүплеккә чыгарып яндырулары бәян ителә. Автор әлеге ритуаль чараны оештырган, бүген могтәбәр дип тәкъдим ителүче затларның яшьлектәге шул “шуклыкларын” рияданмы, ихластанмы мактый һәм аклый. Чүплектә башланган шул “уен” тора-бара гомумән татар әдәбиятыннан йөз чөерүгә юл башы булмады микән? Йөзләрчә мең тиражлы әдәби журналлар дәүләт асрамасында өч-дүрт меңгә калып, башлыча редакциядә эшләүче яки редколлегия әгъзалары калыплаганнарны гына чыгарып җан асрап ята икән, моны налог түләүчеләр хисабына дәүләт билгеләгән гонорар фондын “тиешенчә” урнаштыру мәшгульлеге сыйфатында гына аңлыйсы килми. Рауль Мирхәйдәровның рус телендә чыккан һәм татар тормышына мөнәсәбәте чамалы бер кәрван детективларына, яңа әсәрләренә түгел, ә китап булып элек басылганнарына татар телендә язучы бер әдипкә дә, хәтта иң-иңнәренә дә тәтемәгән күләмдә әдәби журналда мәйдан ары мәйдан бирелүнең ниндидер хикмәте булырга тиештер? Миңа калса, журналның һәр санының яртысы, иң киме 30 проценты өр-яңа авторларга әдәбиятка юл башы булып торырга тиеш.
Шәхсән үземә 2005 елны Язучылар берлегенә кабул ителгәннән бирле төп әдәби журналыбызда сыңар проза әсәре дә чыгару насыйп булганы юк. Тираж югалтуны куәтләүче, йөзләрчә битле бәяннар, романнар ташкыны ургылган шартларда җыйнак кына “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәяныма әллә кайчаннан бирле чират җитми. Хокук сагындагылар хезмәтенә вак шпаналарча караш өстенлек иткән әсәрләргә – яшел урам, ә мин фәкыйрьнең тәртип сагында торучыларның катлаулы язмышына ихтирам күрсәтеп язган әсәремә дәүләт химая иткән басмада мәйдан – түтү.
Даими авторлар даирәсенең укучылар өчен зарурсызлыгы, журналның елдан-ел тираж югалтып төпкелгә очуы кат-кат расланган шартларда мөхәррирләрнең алга кәшәләгән планнарына минем әсәрем хилафлык китермәскә тиеш иде сыман. Әллә соң даһи нәрсә тәпәләп аттым микән дип пошаманга төшәрсең, билләһи! Ягъни, ялгыша башлавың бик тиз.
Журнал тиражы нүлгә турылана бара икән, димәк, ул кызык түгел. Ә ни өчен кызык түгел? Жанрлар ярлылыгыннандыр, бәлки? Редакцияләр штатында төгәл фәннәрдән гыйлемле хезмәткәрләр булмау сәбәпле ахры, фантастика һәм фәнни фантастикага караган әсәрләр гомумән күренми. Ә бит акыллы халык – японнар, фантастикасы булмаса, әдәбиятның да, халыкның да киләчәге юк, дип исәпли. Ни хикмәт, рус журналларында үзәк урынны яулаган социаль-философик бәяннар да “К.У.”да урын тапмый.
...Мөслимдә торак-коммуналь хуҗалыкта баш инженер булып эшләгән чагымда, чүп төяүче булып хезмәт куючы, уен-көлке яратучы Шәех абыйның: “Менә сез укыган кеше инде, бер табышмак әйтсәм, түлке ачуланыштан булмасын, җавабын табарсыз микән?”– дигәне онытылмый. “Аягы юк, кулы юк, хатыннарны азаплый”, – ди бу. “Көянтә!” – минәйтәм. “Юк, белмәдегез”, – ди Шәех ага, кетер-кетер көлеп. Сизәм, бүтәннәр дә мыек астыннан елмаеша. “Ә нәрсә ?”– дип аптыравыма, йөзендәге һәр шадрасына елмаю оялаган агаем, озак кына ютәлләп алгач: “Беренче группы инбалит!” – дип әйтеп салмасынмы! Татарның төп әдәби журналында барлык жанрларга үсү форсаты юк икән, бу аны аңлы рәвештә Шәех абый табышмагындагы хәлдән дә яман, аяксыз-кулсыз гына түгел, ә башсыз да калдыруга алып бармый микән?
Дөньяви әдәби журнал “Казан утлары” үз тарихында әдәбияттан тайпылып, аптыраган үрдәк үрнәгендәдерме, дини фикер пространствосына ике тапкыр ыргым ясады дип беләм. Бәлки, салулады дигән билгеләмә дөресрәктер? Беренчесе популяр балалар язучысы Гариф Гобәйнең “Коръән серләре”н бастыру, ә икенчесе артист, режиссер, шоумен, әкиятче, драматург һәм язучы Батулланың “Коръән тәфсире”н ике ел дәвамында чыгарып яту булды. Гариф Гобәйнең тәҗрибәсенә карата анализлы тәнкыйди җитди хезмәт күренмәсә дә, сүгүгә, хәкарәтләүгә корылган язмалар җитәрлек күренде. Ул гына да түгел, Гариф аганың, тар әдәби даирә тырышлыгы белән булса кирәк, балалар өчен язган китаплары күренмәс булды. Гариф Гобәйне акларга да, хупларга да җыенмыйм, тик ул язган “Серләр”гә карата дәлилле, җитди тәнкыйть юк көенә, нигезләүләрсез төкерек чәчрәтүләргә мөнәсәбәтемне генә белдерәм. Хуш, үткән эшкә салават, бәндәнең гөнаһын кичерү-кичермәү Хак Тәгалә иркендә. Батулла әфәнде аның хакында бик җәфаланып җан бирүен тәфсилләп язды, шәт гаепләре шушы дөньяда җәза алуы аша ярлыкангандыр дип өметләник. Батулланың “Коръән тәфсире” ике ел дәвамында яңа әдәби әсәрләрне тоткарлау хисабына дөньяга чыгарылды. Әлеге тәфсирнең авторы, үзенең гарәп телен белмәвен һәм дини белеме юклыгын танып, төрекчә һәм татарча тәфсирләрдән файдаланып тәфсир тудыру аша аны әдәби телгә якынайту ихтыяҗы булуда дип аңлатты. Хәлбуки галим , “Звезда Поволжья” газетасының даими авторы Рафаэль Мөхәммәтдинов “Любителям открывать Америку в Коране” атлы мәкаләсендә әлеге хезмәттәге шәхси өстәмәләр хакында да искәртеп узды. Адлер ага Тимергалин “Мирас” журналында басылган тәнкыйди мәкаләсендә Батулла әфәнденең «Аллаһе яратты» дигәнне “яралтты” дип алмаштыруына катгый ризасызлык белдерде. Моңа кадәр татарча тәфсирләрдә барлык авторлар, барча дин белгечләре “Аллаһ яратты” дип язган икән. Тукайның да “Тәфтиләү” шигырендә “Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббесе” дип язуын искәртә мөхтәрәм әдип. “Яратты” – “сотворил”, ә “яралтты” – “зачал” була дип ассызыклый. Ислам дине “юктан бар итте” дип раслый икән, “яралтты” төшенчәсен куллану, иҗатны функциягә алмаштыру дин тәгълиматының нигезенә каршы чыга булып аңлашыла. Җомга намазларында кайбер имамнар, шушы хезмәт тәэсирендә, кайсы яратты, ә кайсы яралтты дип ычкындыра башлады. Әйтик, безнең Шәмәрдән мәчетендә бу хакта сүз чыкты. Саба мәчете имам-хатыйбы Илдар Яхъя фикеренчә, “яралту” фигыле нәсел үгезенә таман. Ә Аллаһы Тәгаләнең галәмнәрне, җир-күкләрне, барча тереклекне тиңдәше юк мөкәммәллектә юктан бар итүен «ярату» төшенчәсе генә сыйдыра ала.
Монополия бизнесны гына түгел, сүзне дә үтерә. Ирек ул – сайлау мөмкинлеге. “Т.Я.”, төрле авторлары күп булу сәбәпле, укучыларына әнә шул ирекне бирә. Ирек хакында әдәби журнал хадимнәренә дә уйлану зыян итмәс иде. Һаман бер кухня әзерләгән бер балык башын чәйнәргә теләүчеләр көннәрдән бер көнне төкәнергә мөмкин.
Язманы күңелсез нотада тәмамлыйсы килми. Миңа, ниһаять, тоннель азагында яктылык күренергә охшап тора. Баксаң, бүгенге тиражыннан чыгып бакканда яр кырына төртелгән төп әдәби журналда, ниһаять, баш мөхәррир алмашынган һәм яңасы, инде агачланган тәртиптән тайпылып, журналның тиражга чыгуын туктатырга, аны күтәрергә җыена дип ишеттем. Рәхмәт, мине кызыклы авторга санап, олы башын кече итеп дигәндәй, үзе элемтәгә чыкты, кайбер хикәяләремне һәм “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәянымны бастырырга сәгать сугуын хәбәр итте. Урыс әйтмешли, “сәлам аңа, әгәр шаяртмаса”.
Комментариев нет:
Отправить комментарий