Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
понедельник, 29 сентября 2025 г.
ФИКРӘШЧЕЛ МАКЕТЧЫЛЫК
Затлы әсәрләргә юлны яба
Асрама басмалардагы мөхәррият;
Әтрәк-әләм каләмзатка кирәк түгел
Төпле белем, камил акыл, изге ният...
Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” дигәне, затлы кешедән затлы, ә пүчтәгеннән җырның да шуның төслесе кала дигәнне дә тасдыйкълый сыман? .....Димәк, кешене, шул кешеләр берлеге булган халыкны бетемсезлеккә калдыру, җырын , җырларын очсызлау һәм Тукай, туплар да вата алмаган дип горурланган энҗе-җәүһәрләргә тиңләгән җырларыбызны чүпкә батыру , ә аның варислары –шагыйрьләребезне Парнасны Самасыр тавы белән бутау дәрәҗәсенә ирештерү аша хәл ителә булып чыга...
Рүзәл ага Йосыпов агымга куйган мәкаләләрендәге мисаллар да моңа куәт, мантыйксыз, имля кагыйдәләренә буйсынмаган татарча җөмләләр һәркайда , урамдагы элмә такталарда, газета – журнал битләрендә һәм бигрәк тә татар телен бусагасыннан уздыручы радио һәм телевидениедә тулып ята. Шундый дулкындагы, дәрәҗәле , вазифалы , шул исәптән мәдәниятебез өчен җаваплы ханым-әфәнделәремезнең интервьюләрендәге кайбер җөмләләрен туплап китап итеп бастырып чыгарылса, ул да , В.С. Черномырдин җөмләләрен туплаган китап сыман бестеллер булмас иде микән?.
...Үткен сүз яки тапкыр җөмлә икенче кулланышта ахмаклык буларак кабул ителә, дип язган атаклы француз әдибе. Гөл нурлары, күңел хушлыгы тараткан уңышлы әдәби образлар да кабат куллануда күңел кайтаргыч хәлгә төшә. Ә кат-кат куллануларның аларны туй күлмәге югарылыгыннан идән чүпрәге дәрәҗәсенә тәкмәрләтүе аңлашылса кирәк... “Гомер үза , кадерләрен белмибез”, “язмыш”, “ялгыш”, “сагыш”, “гүзәлем, өзелә үзәгем” , “яратам”, “җан атам” кебек сүзләрне, сүз тезмәләрен өзлексез, клише сыйфатында һәр “псснә” саен тәкърарлау, тәкәллефсезлектә Хак Тәгаләне телгә алу борыңгы, мөкәммәл үлчәмле затлы җырларыбызны да очсызлауны кайгырта... ....Төрле халык көйләре һәм төрле халык композиторлары “хит”лары умырыкларыннан теркәп , яки рус частушкалары , АКШ ның Луизиана штаты көтүчеләре тудырган кантри ысулында һәм җирлегендә , яисә һиндкә сыгынып, яки төреккә ияреп , татар мелизмы белән ашлап , яки ашлап тормый гына бүген генә туган, компьютер булышлыгы ярдәмендә җитештерелүче “кыйммәтләр” татарныкы сыйфатында сәхнәләр аша гына түгел( анысына үпкәләп булмый, тамашачы хәләл акчасын түләп, карый- тыңлый, зәвык эше), ә дәүләт тарафыннан "Бизнес -онлайн" газетасы тарафыннан миллиард ярым сум белән финансланган дип белдерелгән радио-телевидение мөмкинлекләрен эшкә җигеп өзми куймый милләт рухына куәтле басым астында иңдерелүен ни дип аңларга? “Татарстан яшьләре” газетасының даими авторы Марс Ахуновның “гыйбадлыгыңны берничек тә яшерә алмыйсың : авызыңны ачуга чабатаң күренә “ дигән мәшһүр җөмләсе бар. Хәлбуки, арада юк юк та , авызын ачуга “чабатасы” күренеп үк тормаган җырлар, тавышы матур , зәвык белән киенә белүче, репертуары талымлы башкаручылар да очраштыра. Ялгышлык белән китәме мондый тайпылу-салулаулар, тыңлаучы аудиторияне хөҗерләнеп изалау дәверен озайта төшү ниятеннәнме, очына чыгышлы түгел... Алай да иң тәэсирле күренеш, чүмәлә гәүдәле, зәвыксыз киенгән зат сәхнәгә чыгып корсагын тирбәлдереп җырлаганда, янәшәсендә ярым йорты киенгән биючеләрләрнең,очышлы хәрәкәтләр белән сикергәләүләре. Моны күргәч, милләтебезне башкаларга һәм үз үзенә шөкәтсез итеп таныту , шуңа инандыру асыл максатмы әллә дигән фараз да байтак күңелләрне бимазаламый калмыйдыр?... Ә татар телендәге тапшыруларның кызыксызлыгы, бушкуыклыгы белән нишләргә?...Кара каршы утырып, яки тезелеп басып күмәк такылдашу корылышыннан чыга алмау... Кызыклы, татарга гына хас яңа , үткен, тәҗел тапшырулар тудыруга , сценарийлар язуга һөнәри язучылар, драматурглар җәлеп ителмәвен, радио-телевидениенең Татарстан Язучылар Берлеге белән берлектә эшчәнлек булмавын ни дип аңларга? Гонорар түлисе , миллиард ярым финанслауның тиеннәрен дә читкә сарыф итәсе килмәүдәнме? Әллә язучылар белән хисаплашмауның башка сәбәпләре дә бармы? Әллә соң сугыш арты елларының бай биографияле олпат әдипләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур , Зәки Нури, Галимҗан Латыйп, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман, Гамил Афзал, һәм башка олугъларыбыз вәкарь саклап иҗат иткән чорда әдәбиятыбызга шаулап -гөрләп килеп кергән, хәзерге “тәнкыйть” мәкаләләренең һәркайсында кагыйдә буларак берничә урында катгый ранжир буенча исемләп һәм хуплап телгә алынучылар иҗат эшен баганалы юлыннан яздырдылармы, югыйсә?
. Айдар Хәлимнең “Татар балалар шигърияте һәм “орчык-малай”Биктырыш”, дигән китабында бәгъзе классикларыбызның классиклыгы шик астына алына. Академик М.Сахаповның “Хакыйкатьнең йөзе” һәм башка кайбер китапларында тере классиклар буларак танытылучы бәгъзе исемле титуллы замандашларыбыз иҗатының алай ук түгеллеге бәян ителгән... Ә аның китапларына сүз башын хезмәтен югары бәяләп "Төрексой" җитәкчесе Полад Бөл Бөл оглы, академик Мансур Хәсәнов һәм башка абруйлы шәхесләр язган. Болай тәсфилләп торуымның сәбәбе шул, бәгъзе каләмзатлар гадәттә үзләренә кәкре суккан фикерләрне кире кагар өчен, фәһем җитмәүдәнме, җан ваклыгыннанмы, һәр икесе тәэсирендәме, контрдәлилләр эзләп мәшәкать чикми, ә чапырыш фикер әйтүчене, яки ул мактап телгә алган шәхесне мыскыллау , түбәнсетү аша әйтелгәннәрне очсызларга һәм уңайсыз хакыйкатьне томаларга омтыла. Нәрсәдән бу? Мәктәптә төгәл фәннәрне рәтләп аңыша алмаганга аутсайдерлыклары хакында укытучылар тарафыннан ун ел дәвамында колаклары китләнүеннәнме? КДУ ның иҗтимагый тормышында тыйнак урын биләгән, (бүген ул мәдәният институтына күчкән бугай) факультетта биш ел дәвамында бик үк тугъры булмаган тарих, матдәчелек философиясе һәм чит-ят терминнарга баткан, ягъни үз телендә үз үзен аңлата алмаучы татар филологиясе атлы предмет үзләштерү тәэсиреме? Диплом алгач, редакциягә эшкә алыну сәбәпле язучылыкка ирешеп, Тәлгат Нәҗми мәзәгендә әйтелгән "берсен берсе бастырышып ятулары" турылаганмы үзенчәлекле корылышка? Редакциядә бик озак утыру, еллар дәвамында ми аша чүп-чар сөзү дә эзсез узмыйдыр: бар булган фәһемен тәмам юдырып чыгарса да ни гаҗәп? Зур, әйтик утыз ел стажлы, бәгъзе мөхәррирләрнең публицистикасы , миңа калса, былтыргы “А” дан башланып утыз бер ел элеккеге “А” га кадәр “ара” уза.... Һәм әдәбият язмышы шундыйлар кулында тыпырчына түгелме?...
Моннан ничәдер ел элек булган хәл, күренекле бер шагыйребезнең радио аша ясаган чыгышы хәтеремнән китми җанны бимазалый. Ул, чордаш иҗатташ дуслары даирәсендә өлкән буын әдипләренең тезмә әсәрләренә шырпы кабы ыргытып уйнауларын сөйләде. Кап төшкән мәйданчыклардан фикер эзләп, аңа ишарә дә таба алмаулары сәбәпле , көлешүләрен , тирән бер кәнәгатьлек хисе кичереп искә алды ... Хактан да бу төркем әһелләренең язганнары, кем әйтмешли фикер белән баскан һәм изгән.. Гөлҗиһан”, “Биек тауның башларында,” “Соңгы көз” кебек тетрәндергеч әсәрләре белән куандырган талант, язучы Факил Сафин үзенең “Шәүлә” атлы бәянында шундый бер мөхәрриргә тикмәгә генә “Фикрәш” дигән исем куймаган, әлбәттә. Тикмәгә генә ул әсәрне "Казан утлары" журналы бастырып чыгарырга теләмәгәндер, үзтәнкыйтькә ирешү, аннан курыкмау өчен затлылык һәм фәһемле булу шарт... Әмма фикрәшләр иҗаты күп очракта йөрәккә сугылып тормый.... Әлбәттә, “фикрәшләр” белән беррәттән татар шигъриятенә Саҗидә Сөләйманова, Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Наис Гамбәр, Нияз Акмал, Ләйсән Мөгътәсимова, Ильдус Гыйләҗевлар килде. Әмма әдәбият язмышы хәл ителгән форпостларда, ягъни әдәби редакцияләрдә оядаш "фикрәшләр" һәм шуларга алмаш рухташлар монополиясе урнашуы дип уйлыйм, хакыйкый әдәби тәнкыйтьтне төкәндереп, һәр жанрны, макетчылыкка укталдырды. Мисалны үземә кагылганыннан башлыйм.Идел журналы мөхәррияте әсәреңне басабыз дип, биографиямне соратып алгач, соң моментта "Кукуруз чәкәне " дигән хикәямне кемнеңдер әмерен үтәп бастырмый калдырды. Ә элегрәк “Казан утлары” журналында “Кояшка каршы һөҗүм” атлы әсәрем бераз кыскартылган хәлдә басылып чыккан иде. Ни бары бер озын абзац алып ташланган. Боламыкпәрвәр, өчәр санга җәелешле йөзләрчә битле әсәрләр тәпәләүче даими авторлар өчен бу чебен тешләве сымак кына нәрсәдер бәлкем, чөнки боламыкны киметүдән аның үзлегенә хилафлык килми....Ә менә әллә нигә бер нәни әдәби мәйданга тиенүче, иҗатына җитди караучы зат моңа риза-бәхил була алмый. Минем карашка, язмам макетка куып кыскартылды... Гүяки ясаган сәгать яки ниндидер приборның эчке механизмыннан бер тәгәрмәченнән арындырып ,витринага чыгардылар... Кыскасы оядаш түгел авторга яки аркылы төшәләр, яки язганына бозым кертәләр., дигән караш җанны талкый... Казан утлары журналында 10 ел чират көтеп, филологлар оядашы түгел Мөхәммәт Мирза баш мөхәррир булып килгәч басылган «Милициянең йөз кызыллыгы" исемле бәянымны иң әвәле «Идел» журналына юллаган идем. Ул чорда анда баш мөхәррир Нәбирә ханым Гыйматдинова, бүлек мөхәррире Ркаил Зәйдулла һәм гамәли хезмәткәр Искәндәр Сираҗи иде дип истә калды. Җыйнак кына бәянымны , миңа кисәтеп тормый гына печеп, 3( өч!) биткә калдырып бастырып чыгардылар...Ризасызлык белдерүемә җавап итеп," Ватаным Татарстан" гәҗитендә Искәндәр Сираҗиның "Бер шәм кабыз" исемле язмасы басылып чыкты.. Имеш, Конфуций шулай, дип әйткән. Миңа, бәяныма карата тискәре фикерләр, һәм нинди булырга кирәклегем турында тау башынннан торып, акыл өйрәтүле пасквиль белән килешмичә "Бер шәм куллан" атлы шигъри җавабымда шундый юллар бар иде: "Төнне сүккәнче фонарьга ут эл", Кун Фу цзының шушы сүзләре төрле халыкларга барып җиткән, рухларына ятыш үзгәреп...
"Төнне орышканчы бер шәм кабыз!" Фонарь үги, шәм үз урыска Ә мазлум татарга чырагъ тиеш, урыска кермәсә бурычка...Бәгъзе каләмдәшләр Конфуций ди,шул әйткән дип ора нәгърәне, күз төпләре фонарь сорый юкса, ә бер шәм кабыз,дип дәгъвәли... Шәмәрдәндә шәм кабызыйм дисәң,Бер нәни чиркәү бар барлыкка, татарның шәмпәрәст әдипләрен и Ходаем үзең ярлыка...Һ.б...»
"Ватаным Татарстан" гәзетасының ул чактагы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, минем әлеге матбугат аша «тәрбияләү» омтылышана ризасызлык белдеремә, бу язманы баш мөхәррир үзе алып килгәч, каршы килмәдем, дип аңлатма бирде...
Озын сүзнең кыскасы, тәкәллефсез мөхәррирләр ысулы миңа яхшы таныш.. Рус телендә басылган мәкаләләремә кул тыкмыйлар, өтеренә дә тимиләр,ә татар редакцияләрендә утыручы "даһи"лар язганыңны кыскартырга да, өстәп куярга үзләрен хаклы санаулары тешкә тия...
…Югары белемне төзүче инженерлар институтында эстәгәнгә һәм гомерем төзелеш белән бәйле хезмәттә узганга күрә, үз эргәмдә казанган багажга таянып фәһемләргә тырышып карыйк. Күз алдына китерик : бар архитектура үрнәкләре, ә бар шуларның макетлары. Иҗат җимешенә җан, рух иңгән була, ә макетлар шома , аларга рухи эчтәлекнең кирәге шуның хәтле генә... Әйтик, очкыч ясаучы конструкторлык бюролары бар, һәм бар авиамодельләштерү түгәрәкләре... Модельләштерү белән мавыгу , конструкторлыкка илтүче беренче баскыч. Янә килеп бар биналарны проектлау, бар шуларны кору, ә бар корылмаларның макетларын эшләү. Кайбер илләрдә, шул исәптән Төркиядә дөньякүләм мәшһүр тарихи архитектура истәлекләренең кечерәйтелгән үрнәкләре тупланган парклар бар. Әмма Эйфель яки Сөембикә манарасын кабаттан кору, яки шуларны үзгәртебрәк , яисә кечерәйтеп калкыту иҗади казаныш дип санала алмый, ләбаса?.. Элегрәк әдәби басмаларда тәҗрибә сыйфатында күренгәләгән , инде, чын тәнкыйть жанрын юлдан алып ташлагач тоташ ташкын төсмере алаган өчәр санга җәелешле макет- роман, макет-бәян , макет –мәкалә , макет –робагыйларга , макет афоризмнарга гадел бәя бирелмәү мең еллык әдәбиятле халкыбызны уңайсыз хәлдә калдыра , ләбаса. Кыскасы, әдәбиятыбыз очраклы рәвештәме,"Нокталы өтер" әсәрендә Хәсән Сарьян кисәткән, Тукайны төзәтү корылышындагы филолог Чәмәт. һәм аның шәкертләре эшчәнрлеге сәбәплеме, берәр проект нәтиҗәсендәме, чөнки мондый җитештерү укучысы юк басмаларда ниндидер "конкурс"лар исеме астында, саллы премияләр ташкыны белән ныгытыла, макетчылык дигән шаукымга тарды кебек. ..Макетчылык.... Макетчылык кәсафәте иҗатчы саналучы, титуллар, регалияләр, һәртөрле бүләкләр белән терәтелгән бәгъзеләрне һәм рухташ шәкертләрен яңа категориягә( үлчәмгә), апломбчылыкка ук турыламадымы?
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий