Страницы
 
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
вторник, 16 сентября 2025 г.
ӘДӘБИЯТМЕ, ӘДӘБИ ОЯТМЫ?
             
                                                                          Чабатачы узып барган чакта,
                                                                          Лепердәүдән туктый юкәләр...
            Татарда  язучы бетте, ябырылып, йотлыгып укырдай әсәрләр тумый,   калмады, төкәнде, дип борчыла кайбер китап сөюче  танышлар...  Әдәби журналларда соңгы елларда нигездә КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, редакция урындыкларына  берегү,  яисә кайсы да булса әдәби басмада идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае тапкан тар даирә 	һәм шуларның варислары  “мәйдан тотуы” уңаеннан, халык хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан, үзе дә каләм тибрәткәләүче   әфәнденең, боларның “филләтина”сы тәмам   үтләтте, бер кабарлыкны да  калдырмады, журналларына бүтән язылмам ахры, дип борсалануы истән чыкмый..  Татар филология фәненең  чишмә башында торучы, юлбашчысы, төп юнәлешен билгеләүчесе булып  филология докторы Хатыйп  Госман санала, Ул 1953 нче елны Такташ поэзиясе турында диссертация яклаган. Ул һәм башка Такташ поэзиясе буенча дисссертация яклаучылар бар да  Такташның "Җир улллары трагедиясе"нә сыгына, аны күккә чөеп мактыйлар, әсәрдә Хак Тәгаләгә тел тидерүне кыюлык, бунтарьлык , дип бәялиләр...Минемчә алар ялгыша,  мәдрәсә белемен иярләгән яшь Такташ бу әсәре белән Байронның "Каин" мистериясенә ияреп, Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" әсәре персонажы шагыйрь  Иван Бездомный "батырлыгын" кабатлаган.  Хак Тәгаләгә тел тидерү ул чорда хакимият тарафыннан  хупланган һәм бу гамәл  кахарманлык та бунтарьлык та түгел., ә хаким партия  уздырган сәясәткә тугърылык үрнәге.. Кафедра мөдире Хатыйп Госманның, әтисе Арча НКВД сы подвалында атып үтерелгән Мөхәммәт Мәһдиевкә  докторлык диссертациясен якларга   мөмкинлек бирмәве дә ( бу талантлы галим һәм язучы Мөхәммәт ага истәлекләрендә  искәртеп үтелә)   тоткан  кыйбласыннан тайпылмавы  булып аңлашыла...
       ..Әдәби гәҗит– журналларның тиражы нүлгә тәкмәрләнүен, китапханәләргә тагып  кына асралуын, аларда да аларның укылмавын рәсми әдәби даирәләр дә тануы Интертат электрон газетасында чагылыш тапты. Телгә алынган факультетның   татар язучылары калыплавы кирәк шәй, әлбәттә , хәлбуки әдәбиятыбызның  бер генә чыганакка   карап калуы  аның офыкларын чикли,  фикер галәмен шул факультетныкы дәрәҗәсенә  каулый,  иксез - чиксез  киңлектә кайнарга тиешле иҗади эшчәнлек,  тора-бара, шартлы рәвештә әйткәндә, комлык мәйданчыгы шае кишәрлектә  казынулардан ерак китә алмый башлый... Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән  кечтеки мәйданчыкта  кыйммәтле асылташлар табу яки  мул уңыш үстерү мөмкин түгел...Җөмләдән, ветеринария тармагы галиме  Атилла Расихның  татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” романы, флотта хезмәт иткән, мәктәптә, аннары  университетта остазлык иткән Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар" романы,  табиб Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" драмасы, диңгезче Миргазиян Юныс истәлекләре сыман, тирән эчтәлекле, су асты агымнарына ия   әсәрләрне  “комлык мәйданчыгы хадиме” тудыра алмый... Мәгъсүм Насыйбуллин детективларын язар өчен дә, язучы талантыннан тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү , шул казанда кайнау лязем.... Фантастика, фәнни фантастика жанрлары юкка чыгуы, редакцияләрнең андый жанрларга әзерсезлекләре .аркасында дип уйлыйм.  Җөмләдән, минем "Кукуруз чәкәне" исемле фантастик хикәямне, баш мөхәррирнең, бастырабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз, дигән хатыннан соң, кемнеңдер әмерен үтәп, соң мәлдә уздырмадылар..."Гафу итегез"  атлысын да асрамадагы әдәби гәҗит журналларны иярләүчеләр кабул итмәде. Бу  әсәрләр белән шәхси блогым аша  (блог  рустема зарипова , дип  аңа мөрәҗәгать итүчеләргә кытлык юк, инде  160 меңнән артты) танышып була. Шулай ук интернет аша "Рөстәм Зарипов, "Казан утлары, Автор яңалыклары" , дип    кергән очракта анда эленгән өч әсәремнең берсе, "Үзгә юлда " исемле  фантастика жанрына караганын укып була. Хәер , күп кыенлыклар кичереп басылган "Милициянең йөз кызыллыгы" исемлесендә  дә фантастикага салулаган мизгелләр бар....
       Хәлбуки, теманы тәгаен белмичә, асылын аңышмыйча,  тегеннән - шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә әдәби әсәрләр мәтәштерүләрне  шомбайлык, дип кенә санарга рөхсәт итегез... Әлеге факультетка  музыкада, җырда, спортта, КВН ярышларында,  башка бәйгеләрдә җиңү яулаган,  лидерлык сыйфатларына ия иң –иң талантлылар,  вундеркиндлар кырыс конкурслар кичеп кабул ителгән очракта да әдәбиятыбызның  хәле ал дә гөл  була алмас иде . Чөнки, сыңар чыганактан  меңнәрчә төсләр уйнаулы  кайнап торган шаулы диңгез хасил була  алмый.  Ә агымы юк буа өстендә чирәм чәчәк атучан һәм аның мохиты  каз-үрдәк, чебен-черки , сөлек һәм бакалар өчен   хуш,   А.Толстойның "Буратино" әкиятендә чагылыш тапкан Дуремар кәсептәшләренә генә кулай. Кайбер елгырларның  дөм сәләтсез һәм бер өлкәдә дә нигезле белеме юк килеш, әллә ниткән темаларны иярләмәктә,  рольгә кереп, кирәкле кешеләрне мактап, нәсел ыруларына мәдхия язып,ә кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсы ишекләрдән үтеп, тырышып-тырмашып, ялап, ярап, дигәндәй әдәби мәйдан түренә тиенүләрен юмор белән  кабул итәргәдер бәлки?.. Ә менә галим-голәмә буларак, “фәнни” дигән тамга астында редакция хадим-хадимәләре тудырган әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң   мәкаләләрне укыгач,   фәнне кызганып , елап җибәрәсе килә... 
        Каләмхак фондын  һәртөрле "бәйге"ләр корыштырып,  үзләре, оядаш дәвамчылары, янә килеп   файдалары тиярдәй әшнәләре кесәләренә шудыру  нияте  алгысытмыймы, һәм хөкүмәт бүләкләре җыюда узышу  куәтләмиме исемле титуллы әдәбият бакчасын армый-талмый таптаучы кәсептәшләрне?...Бәгъзеләрнең, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровны интеллектуаль милкеннән читләштерерү омтылышында  гимн текстына 200 мең сум премия каралган конкурс игълан итеп, анда 182 шигырь катнашуы тетрәндергән иде... Рамазан аганың кызы әтисенең рухын рәнҗетүдән хәле кадәри яклый , хакын хаклый алуы "конкурс" оештыручыларның җиңүче булуы планлаштырылган    текстын аныкы, дип танырга мәҗбүр  итте дип  гөманлыйсы микән?  Википедиядә гимн турында язылган мәгълүмат , янә килеп, шагыйрь Николай Марянинның хакимияткә мөрәҗәгате һәм  социаль челтәрләрдә урын алган фикер алышулар төрле фаразларга урын калдыра.....Монда бит  200 мең сумга ия булу нияте  аерым ачык, һәм ул,  максатка омтылучылардан  бәйсез, Рамазан аганың кызы ризасызлыгы аркасында тормышка ашмаган...
        Яңаларга, ятларга  юл бирмәү,  оядаш түгелләрне үгисетү,  яшьләрне  үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә “обойма”дагылар һәм аларның шәкертләре  ялмап баруы, һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме  үз-үзләрен  “зыялы” дип белдерүче  “танылган”нарыбызның әхлакый портретларын?..
   ...  Интертат атлы электрон газетада Рузилә Мөхәммәтованың "Мәдәни җомга"ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк"  атлы  гыйбрәтле язмасы (1 декабрь, 2024 ел) әдәби  басмаларга хәтта һөнәри язучылар   үзләре дә язылмавын ачып салды. Ә  аларның саны  соңгы  съезда 301 дип тәгаенләнгән иде. Ә кемгә  кирәк соң алар, рас язучылар да үз итми икән?..  Укучысы юк басмаларда "бәйге" оештырдык дип, налог түләүче хисабына премияләр урнаштыручылар өчен генә түгелме?...Хокук сагында торучыларыбыз тора бара мондый гамәлләрдә мошенниклык билгеләре тапмагае, дигән шөһбәгә дә урын кала төсле.  Аерым авторларга өчәр премия бирү практикасы тагын кайда да булса бар микән? Яки бу феноменны бәлки Гинесс китабына тәкъдим итәседер? Айдар ага Хәлим,  “Кырык тартма” исемле 2014 елны Чаллыда басылып чыккан яңа китабында   җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия  шундый бер мөхтәрәмебезнең “Гамил Афзал исемендәге” район дәрәҗәсендәге премияне  дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә  бәян итә.  Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр,   премия хуҗасы  үзе исән чагында әлеге  лауреатны, автор раславына караганда, бөтенләй өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән дә кыенсыну кичермәгән, булып чыга  премияпәрвәр мәшһүр  әкәбез...  “Кырык тартма” гыйбрәтле китап, аерылып китеп  булмый укыла. Мәгариф даирәсеннән текә вазифалы  милләттәшләребездән берсенең  ”туган телне белмәвенә 55 ел”, ә икенчесенең “соңгы тапкыр татар китабын укуына 55 ел  тулу уңаеннан” уздырылачак чарага дәшеп,   президентка  адресланган  “молния” (хат) үзе генә дә ни тора... Аена ун мең сум  түләү каралган “халык язучысы” исемен булдыру аша  кемнәр  кайгыртылуы да онытылып калмаган...  Миңа калса халык язучысы титулына үз хисабына  кулга да тими тарала  торган китаплар чыгаручы авторлар гына  лаек ..Мисал өчен ,  Локман Закиров  һәм Айдар  Хәлим...  Зифа Кадыйрова да минем фикеремчә, халык язучысы, рас  үз хисабына чыгарган китапларын кулына да тиерми сатып алалар...
      Дәүләт химаясында тереклек итүче  әдәби басма хадимнәренә дә соңгы елларда тираж  , укучыларын арттыру кирәге калмады  бугай. Хәтта киресенчә түгелме икән?  Укучылар азайган саен ни - нәрсәләр чыгаруларын  абайлаучы, аңышучылар кими бара, ләбаса. Азлар хәбардарлыгыннан файдаланып,  лаеклыраклар хакында бөтенләй “онытып”, гелән үз тирәләрендәгеләрнең милли һәм сексуаль хафалар үрелешендәге “шедеврларын”  үз карамакларындагы әдәби басмаларга уздыру, хәтта шундыйларны кабат-кабат Тукай бүләгенә  тәкъдим итәргә  намусларына көч килмәве  шаһитләре дә булдык, ләбаса...Хәзерге заманда очы-кырые юк сүз боламыгыннан гыйбәрәт   әсәрләрне,   “авызы бер пешкән” акылы камил кеше укымас , ә укучы табыла калса, акыллы булуы шик астында кала. Шул исәп беләнме,  үзләре, иптәшләре калыплаган эшләнмәләрнең  ялыктыргыч  озын булуларын да хуп күрә сыман әдәбиятыбызны иярләүчеләр. ... Ирекле матбугатта ул өлкәдәге матавыкларны   яктырткан байтак язмалар басылып чыкты. Үземнең дә, тамчы тама тама ташны тишәр , дигән өмет белән языан һәм ирекле матбугатта дөнья күргән "Юлга чүпне кем аудара?", "Каеннан балан җыйганда",  "Гаделсез ярыш, мәгънәсез була", "Күрсәтә болар яшәп, алда гөл, артта чәчәк" , "Татар Левиафаны" кебек мәкаләләремдә   авторларның кемлегенә, штаттагы "тәнкыйтьчелщр» тарафыннан мәкаләләрендә исемлек белән мактап, тез йөгенеп, искә алынучыларны да аяп тормый , акның ак, караның кара  булуы тәгаенләнә  .. 
        Соңгы вакытта татар әдәбияты һәм журналистикасы ниндидер гайбәти кыйссаларны бәян итүгә генә кайтып кала башлады шикелле. Ә бәлкем әдәбиятчылар арасында иерархия булдырып түр яулаганнарга,  талантлы,  реаль белеме бар, чын , файдалы эшчәнлектә үзләрен азмы-күпме раслаган авторларга әдәби мәйдан бирү,  хакимият тарафыннан  исем –бүләкләр белән терәтелгән  абруйларын, димәк ки өстенлекләрен шик астында калдырадыр?... Хакыйкый талант иясе әсәрләре   уңайсыз фон тудырып, боларныкын  кыен хәлгә куядыр? Такташ, Гамил Афзал, башка кайбер классикларыбыз китаплары байтактан нәшер ителмәгән...  Хәсән Сарьян, Газиз Мөхәммәтшин, Саҗидә Сөләйманова, Фәннүр Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафин, Госман Садә кебек   талантлы  әдипләребезнең  нәни генә булса да китапчыклары кечкенә генә тиражларда  булса да татар укучысына ирешкәләп торса, хакыйкый иҗатның ниндилеген онытмаска  ару буласы кана... Ә аларга чират тими...
       Дәреслекләргә узуда, томнар, кырыкмаса кырык төрле китаплар чыгаруда   узышучы, әдәби басмалар түрен “ятларга” бирмәүне кайгыртучы тар даирәнең иҗади эшчәнлеген татар әдәбиятының бер өлеше  , дип түгел, ә   тулаем татар әдәбияты гәүдәләнешенә чыгарып, ә алардан тыш затлы өлешне,   кушымта, калдык, арбаларына тагылган дегет чиләге көненә калдыруга ризалашасы   килми...   Шушы иптәшләрнең һәм аларны тутый кош сыман кабатлаучы   сабакташ кордашларының Диас Вәлиев, Гүзәл Яхина кебек   укучысы, тамашачы бар  талантлы авторларгага кизәнүләре  кемлекләрен, ниндилекләрен тәгаенли.. Хәер, Тукаебыз, “зур ул , шагыйрь ул, әдип ул” , дип зурлаган халкыбызга карата “татар башын татар ашый”, дип, яманат тәкърарлап  тарату корылышындагы туң йөрәкләрдән тагын ни көтәсең?...   Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә ранжир тәртибендә , индуслар мантрасы (догасы) сыман кат- кат  телгә алынучы  каләмзатлар   бер- берсен,  авыз суы корытып үзара макташуда  азу яруы үзе бер әкәмәт ... Җөмләдән, халык язучысы статутлы Марсель Галиевнең Бөтендөнья Татар Конгрессы чыгарган “Халкым минем” газетасында  шагыйрь Ръкаил Зәйдулланың яланаяк Камал татры сәхнәсенә килеп чыгуына соклану белдереп  язган   күләмле чәчмә мәдхиясе, әлеге шаукымның таҗы, апофеозы булып аңлашылды. Аннан алда “Татарстан яшьләре”ндә басылган  шул ук шагыйрьгә багълы  мәдхиясен укыгач, ул сокланып мактаган кахарман якты дөнья белән хушлашмагандыр ич, дип хәвефләнүчеләр мин генә булмаганмындыр... Исән – имин,  шактый көр хәлдә очрагач , борчылуым  урынсызлыгын аңышып, ныкъ куандым...       
               Әдәби басмаларда ,  мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы расланмаган,  эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр,  аш-су  хакында  остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, галимә Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк,  дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә итүләргә дә  күнектек һәм күндек.. Белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала . Дәүләт химаясындагы әдәби мәйдан хадимнәренең моны  танырга җыенмавы  бик кызганыч... Белгечләр фикеренчә нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар  яши, эшли  ала, ә  менә пигмейлар  колониясендә нормаль кешегә  урын юк, ул анда кабул ителми..  Адлер Тимергалин, Айдар Хәлим, Локман Закир,Саҗидә Сөләйманова, Фәнзаман Баттал, кебек оригиналь иҗатчыларыбызның  олугълыгы рәсми рәвештә, әйтик Тукай бүләге, халык язучысы исеме биреп танылмавын , бәйгеләрдә җиңмәүләрен шундый күзлектән чыгып аңлыйсымы  әллә?...
          Әдәби кыйммәт билгеләүче   жюриларга, редакция идарәләренә, олы нәфесле каләмтотар тар даирә монополиясен чикләү  җәһәтеннән,  халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән  белемле,  абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш... Әйтик  табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, көч структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б.... Шулай булмаганда сүздән чачаклы- чуклы шалтырама җөмләләр  әтмәлләүдә маһирлар гына алгы планга чыгарыла, ә    мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга  “бусаганы узу” шансы  калдырылмый ...  Шәхсән үземә  төп әдәби  журналда, тираж елдан ел бетемсезлеккә тәгәрәгән, татарча язучы авторлар дистә еллар чират көткән  шартларда ( Әйтик, Нурислам Хәсәновның “Золым” романы ун ел чыкмый ятты),  русча язучы  милләттәш бер авторның әллә кайчан китап булып  басылып таралган, татар галәменә мөнәсәбәте чамалы детектив әсәрләрен тәрҗемә итеп, дәүләт химаясындагы төп әдәби журналда  туган телдә казганучы әдипләрнең төшенә дә кермәгән киңлектә һәм күләмдә мәйдан  бирү, ягъни милли әдәбиятны үстерү өчен бирелгән  сәмәнне шул максатка  юнәлтү зарурлыгы  аңлашылмады... Миргазиян ага Юнысның, бер мәкаләсендә русча әдәби журналларда  укымлыкларны түргә уздыру  практикасы юклыгын  искәртүе да шул уңайдан әйтелде бугай?....    Әдәбиятыбыз үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына  контрольлек  итү дәрәҗәсе дә күп кенә сорауларга урын  калдыра...  Аудиторлар тикшерүе нәтиҗәсендә әдәби мәйдан бүлүдә, әдәби бәйгеләр уздыруда  финансларның максаттан тайпылып әрәм -шәрәм ителүе аныклана икән,  вакытында кимчелекләргә чара күрү, кирәксә компетентлы оешмаларны  җәлеп итү һәм оештыру мәсъәләләре каралу тиештер ?..  Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу,  үз- үзен үзәктә калкытып язучылар тормышыннан  чираттагы  истәлекләр , “үзем турында үзем” нәр   асылда  реклама һәм үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып,  юл саныннан реклама хакы түләтү дә гадел  булыр иде... Әдәбиятне сәламәтләндерү  хакына, намуссыз реклама өчен  җавапчылыкны  ошбу даирә өчен дә  тергезергә күптән вакыт ...           
     
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
 
Комментариев нет:
Отправить комментарий