Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 9 сентября 2025 г.

СӨЯЛДЕМ СӨЯННӘРГӘ (Җанга бәрә торган хикәя)

«Машиналарга утырып, җәяү киттем ат белән, аерылыштык, лыштык-лыштык сөйләшербез хат белән» дигән җырдагычарак килеп чыкты. Иртән радиодан Камал театрында Моңзадә Сафина бенефисы узачак дип хәбәр итүләре булды, Нурлыгаян, кырык эшен кырык якка томырып дигәндәй, олы юлгача җәяү, аннан автобуста тирбәлеп, «Шәмәрдән» стансасына, анда электричкага эләгеп, туп-туры Казанга элдертте. Элдертүченең исемен авылда тутырып әйтүче юк: армиягә, дөресрәге — флотка алынганчы — Гаян иде, кайткач, Нурлы дип дәшә башладылар... ...Камал театрына җитәрәк, егет Габдулла Тукай исемендәге мәйдандагы җир асты юлына төшеп, янып торган чәчәк бәйләме сайлап алды, аерым хутлы кассага барып билет юнәтте. Инде театрның ишекләре ачыласын гына көтәсе калды һәм, Аллага шөкер, диик, сәгать тә үтмәстән, алары да ачылды. Тышта салкын, ачы җил иде, ә театр эче ышык, якты һәм җылы. Нурлы, буфетка барып, салкын тимәсенлек кенә тамак чылатты да, әле уты да эленмәгән тамаша залына үтеп, үз урынын эзләп тапты. ...Ахрысы, мәмрәп кителгән, егет кинәт купкан шау-шудан сискәнеп, күзләрен ачса, зал яп-якты, халык ишелеп керә башлаган. Менә бермәл дәү люстралардагы яктылык әкрен генә сүрелә барып, тамашачылар янә дөм караңгыда калдылар. Тик озакка түгел. Музыка уйнап җибәрде һәм, бәрхет пәрдә өскә күтәрелеп, алда аллы-гөлле утлар уйнап торган сәхнә пәйда булды... Шул сихри мәйданчыкны кыйгач кисеп, кәс-кәс атлап, тигез тешләреннән нур чәчрәтеп, итәге яннан ерыклы җемелдәвек күлмәк кигән гавам сөеклесе Моңзадә Сафина килеп чыкты. Аны күрүгә, тамашачылар урыннарыннан купты, котырып кул чабарга керештеләр... Кичә, җыр аралаш котлауларга үрелеп, матур гына бара. Сәхнәгә чәчкә таулары өелә. Ә Нурлы кулына кыскан бәйләмен һаман тапшырмый, үзе мөкиббән «Сөялдем сөяннәргә» дигән җырны көтә. Бәхетне юк дип кара син, инде өмет өзелде дигәндә, нәкъ шуны игълан иттеләр, һәм ул, сәхнәне тутырып, залга омтылды. Сөялдем сөяннәргә, тирбәлдем имәннәрдә, Бар шатлыгымны бирәем кадерем белгәннәргә... Җыр тәмамлангач, залдагы гавам беркавым һушына килә алмый, моң канатларына күтәрелгән халәтендә, тын торды. Аннары алкышлар, давыл булып кубып, фәкыйребез Нурлыны да йомычка сыман бөтереп алып, сәхнәгә менгереп ыргытты. Аның чәчәкләрне ничек тапшырганын, сөекле җырчыбызның ут капкан битенә тиереп ничек иреннәрен пешерүен сөйләп тормыйк. Нурлы авызын һич җыеп бетерә алмады, маңгаеннан туктаусыз тир акты, башын түшәмдә, ә үзен бәхетнең сигезенче катында итеп тойды. Гаҗәп җыр бит ул «Сөялдем сөяннәргә». Көе дә искиткеч, сүзләре дә! Нурлының бер танышы бар. Теләсә кайсы җырның җыртыгын табып көләргә аңа куш. Бу җырга да өлеш чыгарып азапланды... «Сөян... — дип тыңкышланды ул, — сөян — кабыгы туналган юкә бүрәнәсе. Багана утырып торса, бүрәнә ятып тора, тәгәрәп китүчән... Димәк, сөянгә сөялү өчен, җиргә ятарга, ә бәлкем аунарга кирәк! Тәк. Тирбәлдем имәннәрдә... Монда мәгънә тагын да тирән, төбенә төшеп җитешле түгел. Имәннең корычтай каты, чытырман ботакларына ничек урнашып була соң? Чөеп кундырсалар гына инде. Ә бөгелмәс каты имән ботакларының беришесе кабыргаларың аша үтү ихтималы да юк түгел... Имәннең тирбәлүе... Аны тирбәтү өчен, корыч арканнар белән бәйләп, «Комацу» тракторын эшкә җигәргә кирәк... Һәм шундый тирбәлүләрдән соң да шатлыгың калып, аны кадереңне белүчеләргә өләшүнең, әлбәттә, гаебе юк...» Танышының остаруын ошатмады Нурлы. «Кеше тормышында шундый гарасатлар була, сөяненә дә сөялдерә, имәнендә дә тирбәлдерә», — дип кырт кисте ул. ...Кайсыдыр җырдан соң сәхнәгә бер көлтә чәчәк күтәргән Төркия кунагы килеп чыкты, һәм «чок гүзәл җырлардан мәмнүн» булуын белдерде. Зифа буйлы, ыспай киемле, чем-кара мыеклы, затлы-зыялы чит ил иренең ягымлы сүзләре артисткабызның болай да тулышкан күңелен тәмам ташытты, аның да үз чиратында кунакны куандырасы килде һәм ханымыбыз рәхмәтен төрек телендә әйтте! Дөресрәге, төрекчә әйтәм дип уйлап, үзбәкчә ябыштырды. Рәхмәт әйтүнең гаебе юк, әмма Нурлы янәшәсендә, кичә дәвамында тачточ сагыз чәйнәп, мыш-мыш килеп утырган юан хатын, аның янтыгына терсәге белән төртеп: — Нәрсә күр ди ул? — дип, эре тешләрен ыржайтты. Мәгълүм ки, төрекләр, Тукай заманындагы безнең бабайлар кебек үк, рәхмәт урынына «тәшәккүр», ә үзбәкләр, бу сүзне чак кына үзгәртеп, «ә» хәрефләре урынына «а» куеп әйтәләр. Аерма тик шунда. Шатлыктан сәрхуш сөекле җырчыбыз, төрек кунагына әлеге рәхмәт сүзен, үзбәкчәләп, кат-кат, баш ия-ия кабатлады. Бенефис төн уртасында төкәнде. Театр бинасыннан чыккач, Нурлы тирән итеп бер сулап күккә карап алды да вокзалга таба атлады. Вокзал халык белән шыгрым иде, аңа байтак гомер көтү залы дигән бүлмәдә аркасы белән стена сөяп торырга туры килде. ...Кинәт кайчандыр, әле бала вакытында, әнисе белән икәүләп Таҗикстанга кунакка барулары исенә төште. Ташкент вокзалында сигез сәгать поезд көткән иде алар. Тамак ялгап, үзара сөйләшеп утырганда яннарына яшь кенә, матур гына бер хатын килеп сүз кушты. Ул биредә үзбәк егетенә кияүгә чыккан һәмТашкент кешесенә әйләнгән, әмма туган ягын бик сагына, якташлары очрамасмы дип, көн дә вокзал тирәсен бер урый, имеш. — Их, үзебезнең Ык буйкайлары! Җәяүләп кайтып китәсе килгән көннәрем күп, — ди ул. Нурлыгаянның әнисе исә: — Бер кияүгә чыккач торырга кирәк, ияләнерсең әле, — дип, үгет бирә. — Ичмасам, телләрен беләсеңме? — дип сораштыра. — Әй, беләм инде, — ди якташ апа. Нурлыгаян да сүзгә катышасы итте. — Үзбәкчә рәхмәт ничек була? — дип кызыксынды. Теге хатын әз генә уйланып торды да, исенә төште, ахры, катгый итеп, аты-юлы белән «фәлән күр!» дип ярып салмасынмы?! «Фәлән»нең каты «к» белән башланганын ычкындырды бу. Нурлыгаянның әнисе мулла нәселеннән чыккан укытучы, авылларының интеллигенты, андый сүздән коты очып өнсез калды һәм, бераз сулу алгач кына, «юк, юк, алай түгелдер» дип әйтә алды. — Һәй, апа! — диде теге хатын, әрнү катыш ачы елмаеп. — Боларның шулай монда! — Һәм җәлт кенә вокзал диварындагы сәгатькә күз төшереп алды да, саубуллашып та тормастан, яныбыздан китеп барды. Әмма икеме-өчме адым атлауга, борылып: — Апа, фәлән күр түгел, ә төгән күр икән, — дип, тәшәккүр сүзенең үзбәкчә вариантын яңгыратты. Аннары, кинәт кенә сул кулын алга селтәп, урысчалатып: — Один фәлән инде, — дип өстәп, юлын дәвам итте... ...Нурлы инде поездда җилдерә. Бүген ул авылына ук кайтып җитә алмастыр. Шәмәрдәндәге апаларына кереп кунарга туры килмәгәе. Хәер, кайтып җитүдән ни мәгънә? Яхшымы-яманмы хатыны да, елакмы-көләчме баласы да юк аның. Ялгыз өендә зарыгып, ялгызлыгы гына көтәдер. Дөрес, өйләнгәне булды. Хәрби хезмәткә озатып калган һәм көтеп каршы алган яры белән кавышкан иде. Ике атна торгач, пары китеп барды. Аннары аның флотта, су асты көймәсендә хезмәт иткән чакта нурланыш алуы хакында сүз таралды. Ягъни Нурлы үзе дә, җырдагыча, сөялгән һәм тибәлгән кеше ул. Поезд ашыга-ашыга алга чаба. Тәгәрмәчләр, бертуктаусыз үзбәкчәләп, рәхмәт дип тәкрарлыйлар төсле.

Комментариев нет:

Отправить комментарий