Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 30 апреля 2026 г.

УЕННАН УЙМАК ЧЫКМАСА ЯРЫЙ ... ("БГ" 2026, май)

« Бар дөнья -театр, андагы барча кешеләр -актерлар», дип язган атаклы инглиз драматургы Вильям Шекспир( 1564-1616). Уналтынчы гасырдан бирле бу фикер чорлар сынавы кичеп, яши бирә, һәркем, тормышта биләгән урынына карап былбыллана, маймыллана,кәҗәләнә, һ.б.ш.и., ягъни үзенә таман амплуаларда образга кереп чапалана...Әйе,жанрлар алмашынып тора, комедиянең моңсу, яки очсызлы дигәнен тозлысы-тоссызы , аларын кырыкмаса кырык төрле драмалар , драмаларны тетрәндерегеч трагедияләр алмаштыра, фантастикага да урын табыла...Бар да уйный, балалар , ирләр , хатыннар , гади хезмәт ияләре , спортчылар, хәрбиләр, бигрәк тә генерал пагонлы туташлар һәм ханымнар килештерә , хокук сагында торучылар тырыша, галимнәр һәм иҗатчылар да кимен куймый...Әмма иң кызык итеп әлбәттә җитәкчеләр, аларның да эрерәкләре, текәләре уйный... Узган чорыбызда ул җәһәттән истә калырлык, күпләргә ошарлык итеп үз рольләрен В.С. Черномырдин һәм В.В.Жириновскийлар башкарды , дип саныйм... Хәер, илебез язмышына тәэсиреннән чыгып караганда М.С.Горбачевны кем дә уздыра алмагандыр... Әлбәттә, бу җәһәттән Б.Н. Ельцинны ким - хур санарга да җирлек юк... Хәлбуки, В.И.Ленин һәм И.В.Сталиннарның "уеннары" әлегә акыл ирешмәслек югарылыкта кала бирә... Дөрес, Н.С. Хрущев, Л.И. Брежневләр уеннарын сагынып искә алучылар да җитәрлек... ... Әмма, ирешелгәннәр чик түгел, бүген дә байтак илләрнең шәп , дәү шәхесләре шул юнәлештә үр арты үр яулау корылышында... Интернетта АКШ президентының чыгышлары эленеп , алмашынып тора. Ул, мөнбәрләрдән әледән әле капма каршы эчтәлекле чыгышлар ясый, пошлиналар билгеләве аркасында 70 ләп ил башлыгы минем янымда бии, артымны үбәргә омтылалар,мине вакытында тиешенчә бәяләмәгән Сәгуд Гәрабстаны принцы , ягъни әлеге илнең җитәкчесе дә инде артымны үбәргә мәхкүм , дип дә куык очыра...Күрәсең аның үз электоратына, аны ике тапкыр президент итеп сайлаган АКШ халкы күңеленә шундый әтәчләнүле чыгышлар май булып ягыла... Илебез телевидениесендә күптәннән сәяси тапшырулар алып баручы Киселев әфәнденең, бу уңайдан, Сәгуд Гәрәбстаны АКШ экономикасына 600 миллиард доллар инвестиция ясады, һәм шуннан чыгып бакканда кем кемнең кай төшенә иелергә тиештер әле, дип искәртеп узуыннан, алар мөгаен, бихабәрдер.. Ни аяныч, АКШ президенты белән әңгәмә коручы журналистларның берсе дә , гарәп принцының, биләгән постына ирешү хакына кемгә дә булса коерык болгамавын, иелмәвен, бөгелмәвен, чөнки ил белән идарә итү хокукын мирас буларак кабул итүен искә алып, аңа, үз карьерасы үсеше хакына, президент постына ирешкәнчегә кадәр кайчан, күпме һәм нинди артлар үбүе хакында сораулар бирми, кызыксынырга яхшысынмый, кыймый...Югыйсә арт шәрифләрне үбү тиешлекне табигый санаучы затның андыйга үзенең дә бай тәҗрибәсе булуы шик уятмый... Яшерен-батырын түгел, каръера хакына, текә , ипиле постлар, керемле кәнәфиләргә тиенү, хөкүмәт бүләкләре эләктерү хакына ялау-яраулар, урын-җир матавыклары кичүләр ватандашларыбыз өчен дә яңалык түгел. Шул уңайдан каләмемнән төшкән, һәркемгә, үзе лаеклы санаган шәхесне атау өчен буш урын да калдырылган ошбу дүртъюллыкны мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре, шәт, гаеп итмәстер... Күрче ....... агай ферзъ кебек. Мин хәтерлим аның пешка чагын, Нинди генә ярыкка кермәде... Һәм сабынсыз гына...Тагын, тагын... Милләттәшләребез арасында да үзләренең булдыклылыкларын ил - көнгә танытучыларга, шул дулкында көяәнүчеләргә кытлык булмады кебек .. Җитәкчеләр үзләренчә халык кайгыртучылыкта талпынса, рухи җитәкчелеккә дәгъва кылучы иҗатчылар, шул исәптән үзем дә әгъза булып торган Язучылар берлеге әһелләре, һәркайсы, хәлләре кадәри милләтпәрвәрлектә тилпенә, милләткә акыл өйрәтү корылышында чәбәләнә. Шушы уңайдан, шул төркемгә хас үзенчәлекле образга тасфир сыйфатында түбәндәге тезмәне тәкъдим итү артык булмас, бәлкем : Яшьлегендә махсус белемгә тиенгәч,арт ислектә анда-монда кайнаган ул;Сәхнә тирәсендә йөреп, рәт чыкмагач,язучы булып уйнауны сайлаган ул...Һәм шул образга турылап киенгән ул, маймыллана белүенә сөенгән ул, бердәнбер роленнән һич тә туймаган ул, көннән көн хискә бирелеп уйнаган ул... Бездә дә әдәбият «бармы бар», дип, әйтер өчен җитди шартлар тудырылган, шуңа күрә ул даирәдә штатлар калыпташлар белән шыплап тутырылган..Ул да җимле тагаракка борын төрткән, иелгән дә, бөгелгән дә , тез дә чүккән,төгәл үтәгән әмерне, күрсәтмәне, уңыш яуларга булышкан терсәкләре Әдәбият бакчасының кәҗәләре, яулый белә региональ дәрәҗәне.... Аның өчен дә шундыйлар булган үрнәк, нндыйларга булган саен кирәк күбрәк... Ул да әнә шул бакчада күптән утлый , инде үзен даһи саный, бөек чутлый, көне-төне нидер сырлый, аумый, түнми, ярсу иҗат омтылышы бер дә сүнми.. Балалар өчен дип әвәл язган такмак. зур иҗатка кереп киткән шуннан атлап... Аш-су төрләре турында да остарган, остазларын әйдәкләргә дә кысталган...Динне айкап, фәнгә кергән, сәясәткә, яңа тәэсоратлар тапкан сәяхәттә...Әкиятләр иҗат иткән, кыйссасы да, тарихи романнар язган, пьессасын да... Дәү түрәнең башмагына да баш орган, бәгъзе мәрхүм әдипләргә дә таш орган, сүз бирсәләр, колакларга токмач элгән.... Ул язганнар дәреслекләргә дә кергән....Ул Парнаска акбүз атка менеп җилә,исем, титул , бүләк сосу җаен белә...Аның иҗаты үрчемле һәм күпкырлы, Язганнары , кайсын алма, шырды-бырды... Ир хатынына, хатыны иренә, балаларына, кемдер дусларына, хезмәттәшләренә, кул астындагыларга , "әллә ычкындыгыз инде", дип сорау ташлавы табигый күренеш...Мондый пошаманга яки ачыргалануга күпләрнең тап булганы бардыр.. Ә Илфат Фәйзрахманов үзе җитәкләгән "Безнең гәҗит" битләреннән әледән әле «Дөнья акылдан шаша мәллә?" дигән сорау тәгәрәтә...Аның бу хафасы хаклыгы расланган очракта , без яшәгән 21 нче гасыр өчен В. Шекспирның ачышына нәни генә төзәтмә кертү кирәкми микән инде? Әйтик, "дөнья -курчак театры, ә кешеләр -курчаклар", дип...Гади кешеләрнең кемнәрнеңдер ихтыярына буйсынып әтүтәгә биюләре бер хәл, танылган сәясмәннәр һәм, бер очтан Голливудның атаклы кино йолдызлары тарафыннан социаль челтәрләрдә өзми куймый ялганчылыкта, Эпштейн белән дуслыкта фаш ителүче, бандитлыкта гаепләнүче иң егәрле саналучы АКШ дигән илнең демократик юл белән сайланган президенты Дональд Трамп та кемнәрнеңдер ихтыярына буйсынучы курчак кына түгелме? Аның, Венесуэла дигән суверен илгә һөҗүм итеп, казалма байлыкларына ия булуы, җитәкчесен, гаиләсен кулга алып төрмәгә турылавы ниткән халыкара законнарга ышыклана ала? Социаль челтәрләрдә ышанычлы чыганакларга сылтама ясап, Трампның бер атна эчендә 49 тапкыр ялганлавы бәян ителүенә, алга киткән, демократик саналучы илләрнең дәрәҗәле шәхесләре тамчы да аптырамады , борчылмады,электоратының да артык исе китмәде шикелле......Аның курчак кына булуын танумы бу? Курчакны уйнатучының кемлеген белү, һәм шуны(шул акча капчыкларын) санга сугумы? Иранда яшәүче меңнәрче кешеләрнең , шул исәптән бер гөнаһсыз сабый балаларның гомерләре өзелүенә, ил-көннәре җимерелүенә АКШ президенты төкереп тә бирми, үзен тынычлык яугире, дип белдерә, тынычлык сакчысы буларак танылып Нобель премиясен дәгъвәли...Һәм шушы әфәнде барлык дәүләтләрнең үз кубызына биюен тели , АКШ уставына буйсынуларын таләп итә, атом бомбасы болгап яный, санкцияләр куллана.. Кеше хокуклары , дип лаф оручы европалылар, АКШ белән Иран арасында сөйләшүләр уңышлы баруы АКШ тарафыннан танылган шартларда, көтмәгәндә, Гөмәр Хәйям ватаны булган Иранга бомбалар яудыра башлауга, суверен дәүләтнең җитәкчелеген, нәсел нәсәбен, якыннарын юк итүгә, мәктәбе белән йөзләгән кыз балаларны үтерүләргә вәхшилек, дигәг бәя бирергә ашыкмыйлар...Үз ватаннарын кайгыртучы , үз илләре бөтенлеге өчен көрәшүче башка халыкларга, беренче чиратта мөселман өммәтеннән булганнарга, алар бит бик кырыс таләпләр тәгәрәтергә ярата...Ә биредә тынлык. Хәер , төрле материкларда яшәгән ничәмә ничә халыкларның, кавемнәрнең, ил йортларына юлбасарларча басып кереп, табигый байлыкларын үзләштереп, тормышларын, климатка бәйле табигый үсешләрен бозып, җимергеч һөҗүмнәре белән кан койган, золым күрсәткән, рәнҗеткән, көчләгән, чир таратып, ризыкъсыз калдырып кырган, аракы, наркотиклар белән агулаган , җенси бозыклыклар белән керендергән корбаннарын кыргый, ә үзләрен цивилицияле, дип ышанган, башкаларны шуңа ышандырыга, күндерергә көчәнгән "ак тәнле" эләгәрләренең варислары ич алар... Һәм алар үзләрен түгел, ә башкаларны, яшәү белән үлем арасында кылынган кайбер моментларга бәйләнеп, бинахак геноцидта фашлау, кеше хокукларын бозуда гаепләү корылышында ...Чордан чорга золым кылып йончыган, инде картайган шул каннибаллар, урт һәм казык тешләре череп төшеп, үзгә рационга күчүләре сәбәпле кеше хокуклары турындагы кануннар язып, шуларга ышыкланып , үзләренә тиеш җаваплылыктан тайпылу хәстәрендә.... Имеш ки алар тәти... Тик алар ул кануннарны да иленә карап, ике төрле стандартта куллана... Мисал өчен Франция президенты Макрон Әзербайҗанга бер төрле, ә Әрмәнстанга икенчеләй таләпләр тәгәрәтә... Иранга каршы золым , ул илдә атом төш коралын булдырмау , дигән сылтау артында, асылда әлеге илнең казылма байлыкларына, нефтьтенә хуҗа булу ниятенә кайтып калды. Хәер бу хакта Трамп ачыктан ачык , суверен илнең казылма байлыгын тартып алуга каршы чыгучы сәясмән илдәшләрен бер чыгышында "алар акмак кешеләр" , дип бәяләде.....Венесуэлага һөҗүм дә Россия һәм Кытай белән хезмәттәшлек иткән суверен дәүләтнең нефтьтен талап алу максатында ясалуы инде сер түгел... Үзеннән үзе Карл Марксның, 300 процент хакына капиалның бернинди җинаятьтән дә тайпылмаячагы турындагы кисәтүе хәтердә яңара...Ярый хуш, Трамп Гитлер образын күпмедер дәрәҗәдә кабатлап маташучы булсын да ди. Ә мактаулы демократияле АКШ, шул, имеш ки ирекле илнең сайлау хокукына ия халкын да курчаклар дип беликме? Картаеп беткән җәлладне икенче кат президент итеп сайлап куючылар алар ич...Сайлаганнары, уенга артык бирелеп китеп атом бомбасы куллануга ук барып җитмәсә ярый ла... Илебезнең атаклы сатиригы Задорнов, америкалыларга карата "тупые" дигән билгеләмәсе белән хаклы булды микәнни соң? Кайчандыр индеецлар, дип атап, тулы бер континент халыкларын кырып салган, төрле мәкерле ысуллар кулланып үлемгә дучар иткән, ә кара тәнле халыкларны илләрен басып алып, талап, үзләрен коллыкка төшереп, эш хайваннары дәрәҗәсенә куеп эксплуатацияләгән, Япония калаларына атом бомбалары ташлаган ил халкы бүген дә ватаннарының тискәре гамәлләрен аклый, хуплый, һәм үзләрен геноцид чыганагы, дип түгел, ә тынычлык, иминлек тәэмин итүчеләр, дип чутлый... ...Башкаларның, алар ташлаган бомбалар астында кырылуына алар каршы түгел, үз солдатлары гомерләре өзелүгә генә риядан гына микән, әз-мәз борчылалар сыман... СССР булмау чыгырларыннан чыгара бугай аларны ...СССР исән имин булса Кубага да янамаслар иде... Әлбәттә, мин фәкыйрь, ошбу фикерләрем белән бердәнбер дөреслеккә дәгъвә кылмыйм. Ялгыш тапсалар, бигайбә, чөнки ахыргы дөреслекне кем дә белми...Дөрес, дип хупласалар да бүксә кагу урынсыз, чөнки танылган казах әдибе Олжас Сөләймановның «Әгәр җүләр булса, дөресен әйтер», -дигән кисәтүе якадан тота...

понедельник, 20 апреля 2026 г.

ТУКАЙ КАЙТЫРМЫ?

(Безнең гәҗит,апрель 2026 ел) ( Казан, Бакчасарай, Истанбул... Истә булмый диме, истә ул... Айдар Хәлим) Герберт Уэльс дәрәҗәсендәге фантастик әсәрләре, тулы бер институт хезмәте саналырлык төрле өлкәләрне колачлаучы терминология сүзлекләре, “Миллият сүзлеге” һәм гыйбрәтле биографиясе белән Адлер Тимергалин образы иҗат әһелләре арасында биек таш кыя сыман аерым, ялгыз , һәм үтә калку күзаллана. Әйтсәм әйтим, техник белемле китап сөюче танышларыма, дусларыма төгәл фәннәрдән ерак торучы каләм ияләренең күпчелеге һаман-һаман бер үк әсәрнең вариантларын калыплыйлар төсле тоела. Алар, кайчандыр еллар дәвамында алдырган әдәби басмалардан бизүләрен, әсәрләрдә тормышка караш тик бер күзлектән сөрелә, геройларының фикерләү дәрәҗәләре, уйлау рәвешләре бер дулкында тирбәлә башлавына, тик исемнәре, яшәгән торак пункт атамалары, вазифалары гына үзгә булуына сылтап акланалар. Имеш бүгенге әдәбият каравыл өендә яки кич, капка төбендә сайрашкан кыйссаларны туры сөйләмгә каулап тәпәләнгән иншалар дәрәҗәсендә һәм иҗади эшчәнлек, “Алга!”-диде тиен, куласа эчендә, әй йөгерә тиен, иртә дә кичен дә”, дигән дүръюллыкта чагылыш таба... Кем белә, бәлкем алар хаклыдыр да... Мөхтәрәм Адлер ага Тимергалин иҗатына мөкиббәнлегем тәэсирендә, әле урта мәктәптә белем эстәгән чорымда минем дә хыялый әсәр язарга талпынганым булды. Ул чорда мәктәп диварларына В.И.Ленинның “Укырга, укырга һәм укырга” дигән сүзләре чигелә иде бит. Хәер, әле дә алар юкка чыкмады, дип чамалыйм Озын сүзнең кыскасы, язарга алынган әсәремдә төп кахарман ниндидер параллель яшәешебезгә адашып килеп чыга һәм барча ашханәләрне “Ашарга, ашарга һәм ашарга”, чәркәханәләрне “Эчәргә, әчәргә һәм эчәргә”, тавык фермаларын “Чукырга, чукырга һәм чукырга“, сыер торакларын “Саварга, саварга һәм саварга!” һәм башка рәсми биналарны да шундый рухтагыгы өндәмәләр бизәвенә юлыга...Бәдрәфханә диварлары да онытылып калмаган, ә иң биек мәһабәт рәсми дигәннәрендә “Өтәргә, өтәргә һәм өтәргә “, “Печәргә, печәргә һәм печәргә”, “Таларга, таларга һәм таларга” , “Утыртырга, утыртырга һәм утыртырга”, кебек эчтәлекле,алтын - көмеш белән үрелмәле эленмә такталар кояшта ялтырап җемелди... Шул тәүге хикәямне СССР язучылар берлеге әгъзасы Газиз ага Нәбиуллинга укыттым. Мәрхүмкәй, көлә-көлә, әйбәт, булдыргансың, дип бәяләде һәм, чишелеп китеп , үзенең дә кая да булса бастырырга бирергә ярамый торган шигырьләре булуын әйтте. Укыганнарыннан бер өчъюллыгы хәтергә дә уелып калган : “ ....к, дидем урыска, тәрҗемәсен белер өчен урыс китте курска...” Пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның “Барлык сәнгать төрләре арасында безнең өчен иң әһәмиятлесе кино”, дигән сүзләрен дә мәктәптә күңелгә сеңдерделәр ... Нәтиҗәсе дә күз алдында иде шул, тамашачы кинотеатрларга болыт булып агылды, билетларны чират торып ала идек .. Юк, кино сәнгате әле дә үз позициясен бирмәде, телеэкраннардан, яки компьютерлардан интернетка кереп үзебезнекеләрне генә түгел, чит илнекеләрнең, дөньяның иң атаклы режиссерлары төшергән фильмнарны карап хозурланабыз. Ни хәл итәсең, без белгәнне ятлар күптән киптереп элгән, байтак илләрдә кино индустриясе гөрләп чәчәк ата һәм татлы вә ачы җимешләрен бирә тора... АКШ та атаклы киноржиссер, бер үк вакытта артист, композитор һәм продюсер, иҗаты дөньякүләм мәгълүм Вуди Аллен төшергән гаҗәеп фильмнар саны йөздән дә ким түгелдер. “Тормыш һәм Үлем” атлысы рус классик әдәбиятына пародия... Әлбәттә , Кояшны да, таплары бар, дип тәнкыйть итеп була... Вуди Аллен исә бөек классикларның атаклы әсәрләрендә шундый таплар табып, ассызыклаган, калкыткан һәм иҗатларын гомумиләштереп, үзенчәлекле шаярткан...Кайчан да булса татар әдәбиятына вә шигъриятенә багълы да шундый сатирик әсәр туса һич тә артык булмас иде... Һәм җырларына карата... Ильф һәм Петровның атаклы “12 урындык” әсәрендә, аның буенча фильм да төшерелгән, “Эллочка людоедочка” атлы персонаж бар. Мумбо-Юмбо кабиләсе каннибалларының сүз запасы 300 булса , Эллочканыкы 30 гына имеш һәм аралашу өчен туташка шулар җитеп аша. Бүгенге, татар җырлары, дип тәкъдим ителә торган эшләнмә текстларын да әнә шундый Эллочкалар әтмәлли микән – кайсын тыңлама : сагыш, ялгыш, язмыш, яратам, җан атам... Көйләр дә күп кулланудан шәпи шикәренә әйләнгән бер үк музыкаль фразаларны әвеш-тәвеш китереп, урыннарын алмаштырып такмак калыбында корыштыруга кайтып кала шикелле. Укучыларым һәм мөхәррир берүк гафу итә күрсен, тагын мәрхүм дустым Мөдәмил Әхмәтов әйткәнгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аныңча,” татар халык җырлары татар иле хөр һәм иксез-чиксез биләмәле чорда туган. Шуңа да алардагы тирән моң киңлеккә, биеклеккә, чиксезлеккә омтыла. Ә хәзерге синтезатор калыбына бөкләп әтмәлләнгән эшләнмәләр тар коридордан, әле бер, әле икенче стенага җилкәләре белән бәрелә сугыла атлаучы исерекне хәтерләтә...” Вуди Аллен иҗаты димәк ки без татарлар өчен дә тәҗел булып чыга, исемен телгә алу да, әнә бит, әллә кайларга алып кереп китте. Әлеге режиссер төшергән фильмнардан шәхсән үзем рухташлык тоеп караганы “Төн уртасындагы Париж” , дип атала. Фильмдагы баш кахарман язучы булырга хыялланучы романтик егет. Ул төн уртасында Парижны гизгәндә, адашып төрле чорларга, үзгә дәверләргә барып чыга, Хэмингуэй, Сальвадор Дали һәм башка даһилар , аларның хәләл җефетләре, әшнәләре, сөяркәләре белән очраша, аралаша... Үзен шулар чорында бәхетнең җиденче катында итеп тоя...Әмма азактан, яңа танышларының да үз чиратларында борыңгырак заманны идеаллаштыруларын күреп, һәркем үз чорында бәхет табарга тиеш һәм таба ала дигән фикердә ныгый.... Истанбулда яшәп, Русиянең шунда урнашкан әһәмиятле бер оешмасында хезмәт куючы өлкән кызым Зилә фикеренчә, бу кино , Парижны иртән, көндез, кич һәм төнлә матур итеп , хисси кыйсса ышыгында , туристларны җәлеп итү максатында төшерелгән... Кызым чит илләрдә күп йөри, Парижны да күргәне, башка гүзәл шәһәрләрне гизгәнедә, әмма аның инануынча дөньяда иң гүзәл кала – Истанбул. Миргазиан ага Юнысның “Таңда Босфор аша” китабы да шуңа инандыра. Иртән дә, кич тә, төнлә дә, яңгыр койганда да Истанбул сихри нурлар төрелешендә ниндидер күтәрелештә сыман...Һәр бинасы музей экспонаты саналырлык борыңгы каланы гизгәндә Вуди Аллен төшергән фильм кахарманы кебек әллә кемнәр белән очрашырсың кебек тоела ... Истанбулның Әюп районындагы яңа паркта Габдулла Тукайга 125 еллыгы уңаеннан бронза һәйкәл салынган. Әлбәттә мәшһүр “Пар атны” гына түгел, ә “Китмибез”не дә язган Тукаебызның “солтан җирендә” һәйкәлен калкыту хәерле гамәл. Тик менә гәүдәләнеш кенә... Бу хакта интернетта да (Матбугат ру) төрле фикерләр яңгырады.Тап -тар кием кигән хәлсез һәм йончыган шактый карт чырайлы шагыйрь эскәмиядә утырта. Бер кулы белән , егылып китмәскә, дипме утыргычка таянган, ә терсәктән бөгелгән икенче кулында өскә караган әсбаб учланган. Аның пәке түгел, ә нәкъ менә каләм булуын искәртү өчен бәлки өстәмә язу кирәктер? Каләм икәне тәгаенләнсә дә сын шагыйрьдән бигрәк, бу минем шәхси фикерем, колхоз учетчигын, кыр бригадирын хәтерләтә...Ә бит һәйкәл Тукайныкы... Җитмәсә үзе “ул җирдә унбиш шпион” дип язган Төркиядә... Вера Мухинаның эшчене чүкеч, колхозчыны урак тоттырып ясаган үрнәккә иярүме әллә соң бу, шагыйрь кулына һөнәри эш коралы алдыру?.. Хуш, рәссамны пумала тоттырып мольберт хозурында шулай күрсәтү мантыйкка сыйсын да ди. Рәссамнарның иртән, яки көпә - көндез ачык һавада сүрәт төшерүләре була торган хәл. Шагыйрьләрне төнлә яза диләр... Һәрхәлдә Тукайның шушы рәвештә үзенең тылсымлы, утлы давыллы шигырьләрен вәзенләп һәм вәҗемләп язып утыруы, бик икеле... Һәйкәлгә шаккатып карап торганда, кемдер килеп җилкәңә орынса һәм ул Гаяз Исхакый булып чыкса?... Һәм бөек әдипнең кулында 2006 нчы елны Анкарада Тукайның чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре тупланган китабы булса? Ул китап миндә бар, тышлыгы бик затлы, Сөембикә манарасы фонында Тукайның искиткеч матур фотосы урын алган. Сүз башын Төрксой генераль директоры Полад Бөлбөлоглы (һәм Татарстанның ул чактагы премьер министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева) язган. Төрек һәм татар телләрендә Тукайның 100 шигыре 12 данә мәкаләсе басылмыш әсәр(татарчасы шулай язылган) , ягъни китап, Төрксой оешмасы һәм Татарстан Җөмһүрияте Мәдәният Министрлыгының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.Тукай әсәрләре татарча һәм төрек телендә янәшә бирелсә әлбәттә төрек укучысына татар шигъриятенең аһәнен аңлау бәлкем мөмкин дә булыр иде. Ни өчендер китап төзүчеләр башта барча әсәрләрне төрекчә, ә аннары уптым илаһи татарча урнаштырганнар һәм укучының, чагыштырып танышу мөмкинлеген чикләгәннәр. Җитмәсә төрекчәгә тәрҗемәне тәрҗемә үк, дип тә булмый, ул юлга юл әйләндерелешкә тарта. Истабулда мөһәҗҗирлектә яшәп, шунда җәсады күмелгән Гаяз агабыз телгә алынган шаукымлы фильмдагы сыман адашып безнең көннәргә килеп чыкса һәм “Бу ни бу?” дигән сөәлен турыласа ни дип җавап бирергә?... Рәхим итеп , мөхтәрәм укучылар, һәммәбез белгән “Туган тел” шигырен кирил хәрефләрендә төрекчә яңгырашта танышыгыз әле һәм нәтиҗәне үзегез ясагыз. АНАДИЛИМ Әй анадилим, әй гүзәл дил, ангамын, бабамын дили! Сенин саендадыр, дөньяда өгрәндегим һәр шәй, Бу дил илә әввәлә, аннәм нинни сөйләмеш, Сонлары, гечәләр буе нинәм масал анлатмыш. Әй анадилим!Һәр заман ярдамынла синин, Күчүклүктән бери хиссидерим севенчими, кәдереми Әй анадилим! Сенинлейди эттигем элек дуам : Аффет демиштим, бәни, аннәми вә бабамы Танрым. Милли моңнарыбыздан тукылган , җырлап торган шигырьләрнең төрекчәсе беткәнче шушы дәрәҗәдә. Әлбәттә мондый “кәлҗемә”ләр авторына куелган һәйкәлне төрекләр , бәлкем таман, дип тә санар?… Мин сынчы түгел, бәлки автор идеясен аңлап җиткермәгәнмедер , әмма Тукайга һәйкәл ниндилеген хәл итүне фәкыйрегезгә тапшырсалар, аны чапкан пар атта гәүдәләндерер һәм туган көнендә генә булса да (көн саен мәгълүм бер вакытта икән тагын дә әйбәт) ул сын хозурында Заһидулла Яруллинның “Тукай” маршы” яңгыратылуын хәл итәр идем. Бу фикер мине күптән, яшь чагымнан бирле алгысыта... Ни аяныч, кичә - бүген генә түгел, хәтта Тукай елы дип игълан ителгән дәвердә дә дәүләт , налог түләүче химаясындагы радио-телевидение (ТНВ) тарафыннан әлеге марш эфирда яңгыратылмады кебек. Язмасы чүплеккә озатылмаган булса ярый ла... Бүген Казан каласы да көннән көн гүзәлләнә һәм илкүләм туристлык үзәгенә әверелә бара. Димәк , Вуди Аллен ысулында Казанга бәйле фильм, һич югы спектакль иҗат ителсә һич кенә дә артык булмаячак. Әсәр кахарманы Сәйдәш, Тукай, Такташ, Җәлил, Хәсән Туфан һәм башка мәшһүрләр, аларның танышлары, дуслары, җан сөйгәннәре белән аралашса, сөйләшсә, кызык булыр төсле... Минемчә мондыйны саф хисле , яшь талант җигелеп тарта, өстери алыр иде , дип саныйм. Чөнки , кем әйтмешли, яшьләрнеке яшьләрчә йөгерек, тере, ялгышулы, үкенүле, юләр сатулы , ашкынулы –дәртле, киң алымлы амплитудалы, ә картларныкы картларча, арган, йончыган , былҗыган һәм сару кайнаткыч акыл сатулы килеп чыгарга мөмкин...... Rustem Zaripov вс, 25 мая 2025 г., 18:58 P S ТУКАЙ ИСТАНБУЛДА Истанбулда аны эзләп байтак йөрдем, Тукай һәйкәле ди торгач, таптым, күрдем : Постаментка менгезелгән икән сәке, Сәкедә бер карт утыра, тоткан пәке.... Карт бик боек, күзләренең дымы кипкән, Ә кулында пәке түгел, каләм икән... Эшче чүкеч , керәстиян урак тоткан Илебездән ошбу калып сәлам микән? Төркиядә сухта булган Мостафа, дип, Бәгъзе остаручылардан көлгән Шагыйрь, “Китмибез!” дигән утлы шигыре белән, Ватанпәрвәрлекне алга сөргән Шагыйрь, Төркиягә җилә ала тик пар атта, Йә бөркет булып талпынып, пар канатта.... Ник соң Тукай монда шундый мөшкел хәлдә? Йортын* ишкәч, бомж күк йөрүе мәллә?... Рамазан ага язганны үзгәртүче, Гимнга турылыйбыз, дип “төзәтүче” Затлар тагын үзләренчә тырышканмы? Яки киңәшләре белән “булышканмы”? Ошбу һәйкәлдән бит шулар рухы аңкый, Бу такымның “гаярьлеге” җанны талкый, Шулар бутый торгач кара белән акны, Асрамага калды татар матбугаты... Болар көчәнүе белән, тора-барып Культурабыз “көлтүрә”гә турыланды... Төрле төсләрдәге нурлар тоныкланып, Һәр төр иҗат бер дулкында сорыланды... Компьютер төзәткән тавыш - җырчылыкта, Музыкаль озатылышлар ят кырчынлыкта Әдәбияттан әдәп һәм мәгънә качты, Ни өчен? Чөнки пычаму патамышты... ...Минбеләмнәр экраннардан сата гайбәт, Тукайны да ыргыталар, кайчак чәйнәп, - Тәмәке пыскыткан имеш, качмый-посмый, Мәдрәсәләре һавасын ыслый-ыслый.... Аннан шәхси тормышына җитә чират, Тирәнгә кереп казына башлый ир-ат... Онытылмый өстендәге күлмәге дә, Төннәрен “хезмәт” күрсәткән чүлмәге дә... Татарның зыялылары сата гайбәт, Бар да гамьле, бар да ару, бар да әйбәт... Сөйләм камил, тәти күренәләр тыштан, Шагыйрь рухын рәнҗетәләр уздырыштан... ...Милләтнең иң моңлы җыры –Кара урман... Озын озак сузып-сузып җырлый торган... Олугъ кайгы- чыкканбыз, һай, Төрксойдан, Шул турыда бау ишәргә була комнан...