Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ИСЕМНЕ ТӨЗӘТЕП, ЯЗМЫШНЫ ҮЗГӘРТЕП...


                       
                                                                                           Исемнәре Исмәгыйль
                                                                                            Минем ямаслы көннәрем,
                                                                                            Сайрама кош исмә җил...
                                                                                                        Халык җыры
             
              Исем –язмыш ул, дип язды “Т.Я” газетасы 2008 нче елның 20 нче март санында. Ул санда, “Куркыгыз” дигән баш астында эткә кушаматка да ярамаслык “татар исемнәре” дә басылган иде.... Рас исем язмышка тиңдәш , димәк беренчесенә тәэсир итеп , икенчесен алмашындыру  яки бозу мөмкинлеге дә бар булып аңлашыла....
            Борыңгы Кытай стратеглары нәрсәнедер бетерү өчен  аның исемен, мәгънәсеннән  яздыру  кулай дип язып калдырган. Моның ише сабакларны Русия империячеләре дә игътибарсыз калдырмаган,   әлбәттә. Үзләренең дә  шул жанрда  эзләнү-табышлары   булуына шик  юк, чөнки бер плансыз-проектсыз гына Җир шарының  алтыдан бер өлешен урысныкы итү акыл ирешмәслек  хәл... Ә Чыңгызхан ? Аның  үз һәм кул астына кергән халыкларның рухи һәм матди  тормышларын уртак максат- юнәлешкә турылаучы  “Ясу” дигән китабы булган...
              Исем дигәннән,  “без татармы, болгармы” дигән бәхәс ,  “болгар булып язылабыз” дип саташулар , “Татарстанны Болгарстанга үзгәртү кирәк”, дигән, беренче карашка гөнаһсыз сыман тоелган ашкынулар, матбугаттагы мәкаләләр, интернеттагы язышулардан күренгәнчә “татаристлар-булгаристлар тартышы” шәкелендә тарихчы-голямәләр һәм шуларга ияргән дилетантлар даирәсендә   исән, сүнми вә сүрелми дәвам итте һәм  уртак фикергә килү дә  көтелми  иде шикелле...  Әйдәгез, иң әвәле әлеге алмашыну шаукымына чүпрәнең, 1944 нче елны И.В.Сталин җитәкләгән дәүләт ихтыяры белән, “Идегәй” дастанын һәм Алтын Урда тарихын өйрәнүне тыю ышыгында салынуын  онытмыйк. Һәм  биредә хикмәт хакыйкатьне табуга гына  кайтып калмый. Җөмләдән,”без-болгар!” –дип күкрәк кагучыларны хаклы, дип гөманлыйк. Һәм,  көннәрдән беркөнне “халык теләген” искә алып татарны болгар дип үзгәртү ,  шул уңай белән Татарстан җөмһүриятен төкәндерү хакында  Указ чыкты дип фараз кылыйк. Ә Мәскәү абзыйга Татарстан урынына Болгарстан дигән җөмһүрият  оештыру турындагы чираттагы  Указны  юк-бар, ниндидер техник  сылтаулар белән тоткарларга һәм эшне сузарга кем комачаулый ала? Ә шул моментта “Норд Ост”, яки “Беслан трагедиясе”нә тартым бәла-каза  чыгып куйса? Озын сүзнең кыскасы, “тиешле”  Указ турында теш агарттырмау өчен саллы сәбәп  табу, җирлек оештыруның бер катлаулыгы да юк .    Вәт, йөр аннары “мин –болгар”, дип куанып- кукыраеп һәм  артыңнан “татарин” дип хихылдап көлеп калуларына  әрнеп-сыкрап. Хуш, Болгарстан  җөмһүрияте  кәгазьдә хәл дә ителергә мөмкин.  Шуннан соң  Русиядә яшәүче ниндидер “болгарлар”  гаделсезлеккә ризасызлык белдереп, азмы-күпме милли хокуклар тәэмин ителешен  таләп итә башлады дип фараз кылыйк. Мәскәү моны ишетерме? Ишетсә  , мыегы селкенерме? Шаркылдап көлмәсме? Дөнья җәмәгатьчелегенең дә бу очракта ниндидер болгарларның Болгариядән читтә аңлаешсыз таләпләре гаҗәпкә калдырмасмы?...  Ә Татарстан җөмһүрияте,  дәүләт җитәкчесе В.И.Ленин Декреты нигезендә барлыкка китерелгән , кануный  танылган, биләмәсе тәгаенләнгән яхшымы-яманмы  тарихы бар дәүләтчелек. Янә килеп АКШта кабул ителгән “Изелгән халыклар турындагы Декларация”дә дә татар дигән исем  ярылып ята һәм татар халкының  азатлык өчен көрәше дөнья өчен аңлаешлы ; ягъни  ул хокуклары өчен көрәштә халыкара  теләктәшлеккә һәрчак  таяна һәм киләчәктә дә шундый хәерхаһлыкка өмет багълый ала...  АКШны әлеге  декларациясеннән баш тарттыра алмагач, изелгән халыкларның исемннәрен алмаштырып, җавапчылыктан тайпылу әмәленә керештеләр, ахры ? Русия империясе тумыштан, үз  карынындагы милләтләрне   үтилләштерүгә, ягъни руска чыгаруга  корылышлы һәм милли проблемаларның, исем алмаштыру белән  генә хәл ителми  түгел, ә кире нәтиҗәгә китерәчәге , урыс әйтмешли, “как пить дать”. Искә төшерик, милли  мәгарифтә җитешмәгән югары белем алу буынын , университет дәгъва итү, башлангыч һәм урта белем дәрәҗәсендәге булган буыннарның  ягъни татар мәктәбен генә түгел, татар телен предмет буларак укытуны да чикләүгә, юклыкка турылануына  китерде түгелме?  Моннан шундый сөземтә борынлый : татарлыгыбыз һәм Татарстаныбыз белән горурланып яшәү хәерлерәк... Ирексездән Сабаның юл бүлегендә озак еллар мастер булып эшләп , ашыгыбрак  бакыйлыкка күчкән  Мәҗит  дускайның : “Һавадагы торнага, кулъяулыгыңны чыгарып болгама” дигән сүзләре хәтердә яңара... Ә бәлкем Мәҗит кулъяулык урынына башка сүз әйткәндер, аның “киткәненә” инде байтак гомер узды, буталуым да бик мөмкин... Үзеңне болгар итеп хис итәсең икән итә бир, әмма  татардан болгарга күчү кебек бәхәсле таләпне бары тик азатлыкка ирешкәч кенә тәгәрәтү муафыйк...  Анда  да әле ул “кычытмаган җирне кашу”га бәрәбәр  матавыкның хәтәр яклары калуына иманым камил.
               Исем- фамилия, төбәк, елга-күл, тау атамаларыбызның рус теленә күчерү сәбәбендә имгәтелүе , ә бозылганны төзәтергә   үзбаш хокукыбыз булмавы шуны искәртә : исемнәребез, димәк ки язмышыбыз да“ышанычлы” кулларда...  Мәгълүм ки, “Алла” (улла)кушымчалы  , әйтик Асәдулла, Гатаулла кебек  күп кенә исемнәрдән фамилия ясаганда СССР чорында “союздаш” статуслы әзербайҗан һәм Урта Азия халыклары, русча  “фәләннеке” дигәнне аңлатучы “ов” , “ев” кебек  коерык тагылудан тайпыла алмасалар да,  “улла” дигән өлешне Асадуллаев, Абдуллаев һ.б.ш. шәкелдә боздырмый саклауга ирештеләр.  Ә икенче сорт җөмһүриятләрдәге, милли округтагы,  яки дөм статуссыз мөселман халыклары фамилияләре   Алласызландырырылды,  ягъни ,“ Алла” мәгънәле сүз бозылып, “уллин” га  , яки “улин”га ук кайтарып калдырылды...   Әле бит,  саф татарча хәрефләрне русчага “тәрҗемә” иткәндә дә  мәгънәне җимерү өчен  мөмкинлекләр чиксез..  Мисал өчен, Җәлил  дигән исемне   Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге дигән китаптан карасак ( авторлары К.З.Хәмзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин, 1965 нче ел)  аның зур,бөек, олы дәрәҗәле, кадерле,мәртәбәле, данлы шөһрәтле дигән мәгънәләр сыйдырганлыгын күрәбез. Ә шул исемнән  фамилия  Залилев дип  рәсмиләшә.  “Зәлил” сүзенең мәгънәсен янә шул ук китаптан табабыз : хурлыклы, түбән, кадерсез...  Шаһиев дигән фамилия Шаһтан  ясалса,  “Шагый”-фаш ителгән дигән сүз һәм  Шагиев дигәндә шул мәгънә өстенлек  ала да.  Ә Шакиев булса гомумән эш харап, чөнки Шакый –бәлагә таручы, бәхетсез дигән сүз.Җөмләдән, Шаһиәхмәт -Әхмәтләр шаһы дигәнне белдерсә, Шагиахмет- фаш ителгән Ахмет булып чыга... Инде Фәридә дигән исемгә тагын бер тукталыш ясыйк. Әлеге китапта аның мәгънәләре шактый гына 1) Тиңдәшсез, бердәнбер, охшашсыз; сирәк очрый торган, кыйммәтле. 2) Энҗе бөртеге. Һәм менә шундый исемгә ия мин белгән бер туташны   дус кызлары, үз итеп,  Фаридашка дип атап йөрттеләр. Нәтиҗә аяныч, кыйммәтле дигән мәгънә “безделушка”(бижутерия) га әйләнә дә  кала. Әлбәттә мондый аталышка риза булып йөргән Фәридәләр асыл исемнәренә лаеклы булып кала да алмыйдыр. Авылдашым Заһидуллин Нурулла Хәйрулла улы чит җирләрдә озак еллар шахтада эшләп кайтты.  Урнашып, эшкә башлауга  бригададаш  хезмәттәшләреннән бер-икесе , “безгә Нурулла дип әйтү кыен,  сине  Николай дип йөртик” , дигән тәкъдим ясыйлар.  Нурулла , сабалыларга хас үҗәт, милли горурлык хисеннән дә колак какмаган кеше буларак, әлбәттә тәкъдимне кире кага һәм үзенә яңа исем тагарга маташучыларны өч хәрефкә  юнәлтә.  Арада иң  озын һәм калын гәүдәле , бүтәннәрне дә үз кубызына биетү җаен тапкан  бөек милләт вәкиле мондый тәкәллефсезлекне күтәрә алмый билгеле, йодрыкларын төйнәп якташка ташлана. Безнең Нурулла  да төшеп калганнардан түгел, сабан туйларында  беләге яшьтән тимерләнгән , үзеннән ярты баш югары, центнерлы гәүдәле “интернационалистны” бер сугуда тынсыз  калдыра. Битләренә сулар сибеп аңга китергәннәр бахырны. Шул хәлдән соң  бар да моны Нурулла Иваныч дип зурлый башлый.  Нурулла   үзенчәлекле соклану һәм ихтирамнан  гаҗиз калып кул селтәгән һәм  Хәйруллыч дип әйттерергә инде тырышмаган да...Аңлашылса кирәк,  ачык иҗеккә тәмамланучы Нурулла  дигән сүз ,рус фонетикасы өчен ифрат та ятышлы. “Безгә Нурулла дип әйтү кыен” дип сылтаулау   ялганнан гыйбәрәт, шовинистик корылыштагы  милләт вәкилләре сөргән  сәясәт матавыгы гына.... Күренә ки, нигездә руслардан торган гади эшчеләр дә , араларындагы татарның исемне үзгәртергә мәтәләнә, ә ниятләре барып чыкмагач, Иваныч дип үз иткән, зурлаган атлы кыланып Нурулланы барыбер дә рус мәгънәләре пронстранствосына кәшәләп керткәннәр булып чыга...
                    Исемнәребезне гарипләп түбәнсетүләр җәһәтеннән мөхтәрәм язучыбыз һәм галимебез Хәсән ага Сәрьян, Татарстан радиосының “Тел күрке-сүз” тапшыруларының берсендә ясаган  әтрафлы чыгышында , Җәүһәр дигән гүзәл исемнең рәсми документларда рус транскрипцисендә “завгар” га үзгәртелеп тәгаенләнүе кебек үртәлдергеч байтак мисаллар китергән иде...Аның ул чыгышын “Казан утлары” журналы да  бастырып чыгарды дип истә калган.  Соңгы елларда Гадел дигән затлы исемнең дә русча фонетик яңгырашыннан куркып (“гад” дигән өлеше бар бит!)  русларга яраклашу сәбәбендә аңа алмашка Адель ( Аделя )исемнәре гамәлгә керде.  “Торма керәннән баллырак түгел”, ди,  рус мәкале ; ягъни  “ад” дигән өлеш тагын да хәттәррәк, алайга китсә. Татарда киң таралыш алган Алиянең  ( “Ал” дигән иҗекле бу сүзне төрлечә аңлап була, тик исем иясе файдасына  түгел)  төп чыгышы Галия ( бөек дигән мәгънә!) булса, Алинә (а) дигәненеке саф рус исеме –Галинага барып чыга.. Тагын бер популяр  “татар исеме” Кристинаның  мәгънәсе –чукынчык ! Һәрхәлдә  КДУ галиме Равил Һади моның шулайлыгын инанып тәкърарлый . Янә килеп  татарда күбәеп киткән Регинага аерым тукталу урынлы булыр дип саныйм. Христиан дәүләтләрендә чиркәү хәер- фатихасы  белән , патша тилергән яки үлгән, ә тәхет варисы ир бала артык яшь булган очракта галиҗанәп вазифаларын  вакытлыча үтәүне патша хатынына тапшыралар, ягъни королева регентша  буларак билгеләнә. Атама  чукынганлыкны  да априори эченә ала.  Ренат, Рафаэль,  Альберт, Альфред  һ.б.ш.и. белән дә охшаш  хәл... “Тәре тагылышлы” һәм ясалма исемнәр, аяныч ки, әле дә байтак кушыла татарда.  Газеталарда  җырчы Алсу һәм аның ире беренче балаларына Сафинә дигән ясалма исем бирүләре хакында укыгач, болар да шул сукмакка керделәр микәнни  дип гаҗиз калган идем, ялгышканмын, укучылар берүк гафил була күрмәсен,   Сафинә дигән исем,  академик Мирза Мәхмүтов агайлар чыгарган мәшһүр сүзлек- китапка күз салсак , олы көймә, кораб дигәнне аңлатуын күрербез. Нәрсә дим , зур корабка – олуг киңлекләрдә йөзүләр насыйп булсын .... "Домашний" телеканалында барган Төрек  солтаны Сөләйман чоры турында "Великолепный век" исемле сериалдан, гаремнарда хезмәт итүче евнухлар (печтерелгән ирләр) мөселман исемнәрен кырый калдырып, чәчәк сыман исемнәр ала икән.Француз әдәбиятыннан, көнбатыш илләрендәге фәхешханәдә хезмәт күрсәтүче туташлар да, чиркәү кушкан исемнәрен онытып торып, үзләренә ялтыравыклы исемнәр алуы хакында беләбез. Соңгы чорда татарда, ир балаларга евнухларга ятыш, кызларга  көнбатыш фәхишәләренә иш исемнәр кую модага керде...
         Шаһ- Иран патшасы, сүзләргә алдан кушылып, иң шәп, иң беренче дигән мәгънәне дә бирә . Димәк, Гали –бөек, ә Шаһгали –бөекләрнең шаһы булып чыга. Татар сатлыкҗанының шундый исем йөртүе мәзәк һәм сәер яңгырый... Янә килеп шул ук китапта Шах сүзенең мәгънәсе бирелгән, ә анысы ботак дигәнне белдерә икән. Рус транскрипциясендә бу исем Шахгали дип языла һәм  Ботакгали дигән мәгънәгә ирешә.... Ә монысы дөреслеккә таман гына , чөнки Шаһгали –Чыңгыз  нәселеннән, шул нәсел шәҗәресенең бер ботагы. Миңа   Шакалин фамилияле Түбән Новгород  урысы белән  эш  буенча аралашырга туры килгәне бар. Төсе-кыяфәте  тач татар моның. Үзе дә нәселемдә татарлар бар бугай ди. Ихтимал , фамилиясе Шаһгалиннән шулай азгандыр,  ә кем белә шәҗәрәсе  Шаһгалигә үк барып тоташадыр. Һәм, миңа калса , мондый метаморфоза, ягъни Шаһгали исеменең шулай шәкелләшеп тәгаенләнүе -  гадел чишелеш , Күкләр ихтыяры нәтиҗәсе булып аңлашыла.   Кырым ханлыгының соңгы ханы Шаһингәрәй исеме дә гыйбрәтле. Шаһин –аксыл төстәге лачын, ау лачыны диелгән әлеге  әтрафле сүзлектә. Кырымлы  Шаһингәрәй ханга бу исем шулай ук  туры килә. Әлеге шәхес Екатерина  II  оештырган “ау”да үз халкын  коллыкка төшерешкән “лачын”. 
             Исемнең ачык иҗеккә тәмамлануы рус фонетикасына тәңгәллеге хакында алдарак әйтелгән иде .  Шуны истә тоткан хәлдә , төбәк исемнәрен гарипләндерү уңаеннан да  мисал  китерик. Мәгълүм ки,  Кукмара атамасы да  рус теленә ифрат та  ятышлы. Аны Кукмор дип үзгәртү  урыс теленең фонетик  үзенчәлеге белән мотлак бәйле түгел. Бу - сәяси чишелеш, сәяси карар нәтиҗәсе. Сабаны  Сабы дип имгәтү, “Сарман”га “ово” дигән коерык тагу, “Арча” дагы “ча” кушымчасын “ск” , “Буа” дагы “а”ны “инск” дип   үзгәртүләрнең мантыйгы  бер генә - Татарстан милкен федераль милек  дип  хосусыйлаштыруга тартым, һәм алда телгә алынган шахтерлар талпынышына аваздаш мәрәкә бу. Мәгълүм ки, татарлардан “азат итү”,  андагы исемнәргә   грек төсмере “кайтару”  шигаре астында , Әби патша заманында Кырымга Таврида дигән исем тәгаенләнә. Татарлар гомер бакый ишле мал-туар асраучы халык бит инде. Мәктәптә тарихтан укыганны искә төшерик, борыңгы грек мифологиясендә ярым кеше- ярым үгез зат –Минотавр, ә ярым кеше- ярым ат - кентавр дип атала.  Ә бу , ике мифик затта уртаклык тәэмин итүче “тавр” дигән өлеш, татар туарының ятларча әйтелеше түгелме соң?... Ягъни, Таврида  дип атау да илне  исемдә татардан аеруны хәл итми булып чыга, һәм  кызыл империячеләр асыл исемне кире кайтаралар.... Кырым,  ярым, җаным, бәгърем кебек сүзләребез сыман   татарча саф һәм табигый яңгырый...
                Исем белән шаярулар ( манипуляция ) артында хезмәтне оештыру белән бәйле махсус фән дә тора . Җыештыручы (уборщица) вазифасын –техничка ,эштә хәвефсезлек кагыйдәләрен кайгыртучы, кадрлар бүлеге хадим- хадимәләрен  инженер дип атау, шул фәннең җимешләре булса кирәк.... Янә килеп бүгенге заманда фатирлар белән алыш биреш итүчене,  кибеттә әйберләрне шүрлеккә тезүчене, сатып алырга үгетләп оешмаларга,  өйдән өйләргә йөрүчеләрне  әллә ниткән, теш сындырышлы текә исемнәр белән бүләклиләр.. Каравылчыларның өлкәне, хәвефсезлек хезмәте башлыгы (начальник службы безопасности) дип атала... Вәт шундый хәлләр. Әлбәттә мондый ялтыравыклы атамалы вазифалар янәшәсендә ташчы, буяучы, балта остасы, ипи пешерүче, тимерче, игенче , сыер савучы кебек чын эш башкаручы хезмәт ияләре каушап та калырга мөмкин. Димәк, шәхеслекне тәэмин итми торган юк бар эшкә  җәлеп итү максатында кушыла  булып чыга  ялтыравыклы  исемнәр. Ә шәхессез милләт, микромилләткә, нәнүслеккә каулана дип чамалыйм...
         Шура...  Руслар Александр , яки Александра , Саша исемен йөртүче ир-ат һәм хатын кызларын үз итеп шулай дип тә атый. Әфганстанда совет кешеләрен шуравилар дип йөрткәннәр.  Мәгълүм ки, башкортлар һәм тывалыларның Югары Советларының тулаем үзләренчә исемнәре бар.  Безнеке ни ултара, ни пултара дигәндәй, беренче  сүзе татарчага күчерелгән, ә икенчесе -юк. Ихтимал, Югары Шура дип тәрҗемә итсәк, көлке яңгырар дип уйлаганнардыр... Югыйсә  бәгъзе өлкәннәр оештырган иҗтимагый оешма Аксакаллар Шурасы дип аталды  һәм берәү дә аннан көлми. Алай да,  шундый сүз тезмәсен ишеткәч, депутатларыбыз  күз алдына аксакалларга ниндидер хезмәт күрсәтүче таушалганрак Шура атлы марҗа күз алларына килмәде микән?...  Ягъни, депутатларыбыз стереотиптан тайпыла алмаган булулары мөмкин.... Канун чыгаручыларыбыз җыены, башкортлар үрнәгендә “корылтай” дип исемләнсә,  Чыңгыз хан империясен сагыну , ә “мәҗлес” дип тәгаенләнсә, төрекләргә сәлам бирү була дип шомландылармы әллә соң?  Русия демократик матбугатында репрессиягә эләккән ,”совок” ягъни “соскы” белән тәңгәлләштерүгә мәхкүм “совет” атамасының Татарстанда дәрәҗәдә калдырылуының хикмәте нәрсәдә ?  Җөмһүрият халкын шулай идентификацияләүме бу? Әллә әлеге исем үткәндәге шанлы дәрәҗәсен кабаттан яулар дигән өмет белән янамы бәгъзе әфәнделәремез? Әле бит үзебезнең, саф татарча  киңәш дигән сүзебез дә бар..  Югары Киңәш, яисә Югары Киңәшмәгә тиенсәк,  нәрсәсе яман иде? Яһүдләрнең Кнессетына аваздашрак дип өректеләрме соң  әллә?
           Үзгәртеп кору чорында  кайнар бәхәсләр аша  кабул ителгән кануннар, шул чакта ук  Михайлов, Хафизов, Штаниннар төркеме теләгән юнәлештә үзгәртелә. .. Кемгәдер  чыгарган законны кирегә саплап утыру еллар дәвамында башта бер, аннары икенче тарафка иләк белән су ташу кебек буш эш булып тоелырга һәм бездәгедәй ярым-йорты исем дә  шундый шөгыльле оешмага  төс булып тоелырга мөмкин. Алай  түгел әлбәттә, бүген үзгәртелүгә дучар кануннар , яшәгән кадәр дәвердә җөмһүрият файдасына хезмәт иттеләр дип аңлыйм.    Кануннар Русия төп законына турылап үзгәртелә , ә үзгәртүче җыен исеме һаман шул көе кала бирә. Иманым камил, әгәр , теге заманда “Шура” атамасы тавышка куелган булса, мөгаен ул үткән булыр иде...   Ә менә гербка тел-теш тиерерлек түгел. “Ак барс”- горур яңгырый. Дөрес, кемдер “Ак бүре” тамгасы да тәкъдим ителгән иде кебек. Әле дә рәхмәт, тавышка “Ак шакал” куелып,. саф татарча “ Ак шакаллар шурасы”на тиендермәгәннәр дип тә куанырга була куанасы килгән кешегә... Татарга тиңе юк золымнар китергән сәвит власте  инде үзе юк, ә исеме  Татарстанда булса да  яши... Яшәтелә... Хәер, шул сәвит чорындагы шактый иңле татар мәгънәләре пространствосы , ( тиражы йөз меңнәр белән исәпләнүче , СССР биләмәсендә таралучы  татар матбугатын, миллионлы аудиторияне колачлаучы , милли университетыбыз вазифасын үтәгән затлы Татарстан Радиосын күздә тотуым )  бүген шигрин күне сыман куырылган, кызганыч  хәлдә һәм  бәлкем ул сүзгә каныгуым урынсызрактыр... 
           Тимер дигән исем –ханнарга, әмирләргә, дөньяны дер селкетүчеләргә хас һәм төс.  Әле мин руслардагы Владимир дигән атны да Вәлитимердән ясалмады микән дип шикләнәм. Татарстан президентыныкы да хәтәр – Миңтимер! Рус фонетикасында  Минтимир булып яңгырый. Әмма хакимият тирәсендәге югары даирәдәгеләрнең күбесе, шул исәптән гуманитар өлкәләр өчен җаваплы шәхесләремез  ошбу шанлы исемне русча да татарча да бер төсле, рус фонетикасына турылап кына  яңгыратты. Кайсы Минтимир ди,  Миниттимир дип тә җиффәрүләр дә колакка чалынгалады. Шулар төчеләнүе һәм күтәкәйләнүе  аркасында интернетта, шовинистлар оялаган бәгъзе сайтларда “минет”сүзен кушып уйнатулар да булмады түгел... Бу да, татарга карата оештыру коралы куллану дип каралуга лаек, чөнки Татарстан Президенты халыкара нормалар нигезендә сайланып,  Татарстан байрагы сыман милли символ булып куйган иде шикелле ...
             Теге яки бу күренешкә, вакыйгага , гамәлгә    үзгә исем биреп, дөнья һәм ил җәмагатьчелеген бутаулар белән очрашып торабыз. Тарихчыларыбыз  тәгаенләвенчә, Гитлер Гераманиясе  илебезгә  ябырылды(“напал”), ә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты  Әфганстанга “кертелде”. “Керүчеләр” оккупантлар түгел, ә  яугир-интернационалистлар.
        “Корабка нинди исем бирсәң, ул шулай йөзәчәк”, дигән мәкаль бар. Димәк, исем  -язмыш.  Исем - мәдәниятлелек күрсәткече дә . Сабыйларга  халкың рухы җирлегендә мәгънәле исемнәр бирү лязым. Тик моның белән генә эш бетми, исемне  бит гомерең буе тап төшерми һәм боздырмый сакларга да кирәк “изге” Русия шартларында, юкса язмышыңны үзгәртәселәрен көт тә тор.... Тел дә исемнәрдән, фигыльләрдән тукыла... Димәк  туган телебезгә, аның имля язма графикасына тукынулар, катлаулы имля кагыйдәләре тагулар артында  бәгъзеләрнең язмышыбыз белән шаяру ихтыяҗы һәм ихтыяры ята булып чыга....                
          ... Рус классигы Н.С.Лесковның “Колыван ире” хикәясе( Гаяз Исхакый үзенең “Ул әле өйләнмәгән иде” исемле бәянын  шуның тәэсирендә язмады микән дип фараз кылам)  татарлар өчен бигрәк тә гыйбрәтле әсәр. Хикәя кахарманына үз кавеменнән булган беренче хатыны хыянәт итә һәм гаиләсе таркала,  рәтле эшкә урнаша алмый , әти-әниләре  хәерче булу сәбәпле ярдәм  итмиләр,  кыскасы тормышы бармый. Шул хәлендә ул Ригада  яшәүче немец кызына өйләнә.Немкасы янына күченер алдыннан моңа әтисе болай дип тукый : “Немецлар уңган  халык, ә барыбер дә православный түгел, сиңа никадәр генә яхшылык эшләсәләр дә куеныңда аларга карата кукиш йөрет, балаларыңны православ чиркәүдә чукындыр, урыс яса!”
         Немецләр белән туганлашкач , моның эшләр уңга китә,  зур дәрәҗәләргә ирешә. Хатыны да менә дигән : чибәр, тугъры, уңган, өй гөлт иткән, кайтуына  тәмледән тәмле ризыкълар пешеп тора... Бер генә проблема чыга,  ул да булса, урысыбыз күпме генә чапаланмасын, акырынмасын, истерикаларга бирелеп бәргәләнмәсен, хатыны өч баласының өчесен дә лютеран чиркәүдә чукындырып, аларга немецчә исемнәр куштыра. Ә бер мәлне, шушы хәлләргә үртәлеп шашар дәрәҗәгә җиткән  иргә хатынының туганы :
-                     Без, немецләр, һәр эшне ахырына җиткерергә күнеккән! Без бүгенге көн белән, әмма киләчәкне күздә тотып яшибез! – дип белдерә...
        Көнләшерлек үрнәк ич инде бу мазлум татар өчен. Бистәдәш танышым сөйли, аның ефәк кебек сылу, гыйффәтле  һәм уңган ,  күп акчалар түләп белем алып, яхшы профессиягә ирешкән кызы,  урыска чыга. Мәгълүм ки бар  чын егетләр, андыйлар үз туйларын үзләре ясый , бар иллегә иллеләр , бу очракта чыгымнарны яклар тигез күтәрешә, ә бар нүлләр, тулаем кыз ягына салынучылар. Әле минуслар да була. Менә шофер танышым  очракның шундыена тарган : туй да аның сыртыннан ясалган, калада яшәргә ният кылган яшь гаилә өчен малосемейканы да ул сатып алган, гелән-гелән булышкалап та тора икән...    Менә, вакыты җитеп, онык туа.  Кадерле кияү характер күрсәтә , исем  саф русча  булачак , дип кырт кисә.  Танышым, саф татарча исем турында  хыялланмаган да була әлбәттә,  кыз булса Камилла  куштырып Камилә дибрәк йөртергә, малай булса һич югы Рафаэль , Радик ишесенә өмет багълаган була... Ә хыяллар тормышка ашмый... Исем –язмыш ул, -дип язды иң күп укылышлы газетыбыз.   Әлбәттә шулай.  Баланы, Иван кушсаң бер,  Сөләйман исемле булып үссә башка язмыш көткәне Мәнди анасына да аңлашылса кирәк...                                                               
             Узган ел, “Т.Я” нең 20 нче март санында,  гамәлдә йөргән “Тузик” дәрәҗәсендәге  “татар исемнәре” исемлеге  дөнья күрде. Кешечә исемнәргә ирешү мәсъәләсе , аяныч ки, тәҗеллеген тиз генә җуймас төсле, шуңа күрә бу мәсьәләгә, классигыбызны төзәтеп әйтсәк,  кайтулар булыр әле. Дөрес, бүген мин яшәгән бистәдә   Гаскәр, Нәфисә, Әмир, Бәхтияр  кебек күркәм исемле балалар юк түгел . Әмма маргиналлык  та( ни татар, ни урыс, ни көнбатыш мәдәниятен үзләштерми  генә кылтаерга көчәнүче бушкуыклык күренеше, ягъни әтрәгәләмлек)  чабудан ныкъ тота . Җөмләдән, балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән хәләл җефетемә, хезмәттәшләренә, кайбер ата –ана, әби бабалардан,
“-  Минем кызыма Камилә дип дәшмәгез, ул –Камилла!”, - дип очынулар, янә килеп,
“-  Оныгыма Гөлнара димәгез, ул –Гульнара, -дип чәпчүләр белән йөзгә йөз очрашулар ерак йөрми ...
          Андыйларның хаталануын  татар теле ярдәмендә генә аңлата башласаң, тыңлап та тормауларын күздә тотып,  ярдәмгә гарәп һәм немец телләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. “Камилла” немец телендә ромашка  дигәнне аңлата. Татарчасы –акбаш. Ягъни теләсә кем  аны сабагыннан өзә, борынын төртеп исни, әле борын дигәненең танау булуы да ихтимал , һәм дә  таҗ яфракларының чатын чатка аера... Ә бит, кабатламый да булмый, исем-язмыш дигән идек .  Газизеңә шундый язмыш юрарга ярыймы?...Ә Камилә - бөтен яктан да күркәм, күрекле  дигәнне аңлата ...
          Инде  “Гульнара” дигәнен кояшка куйыйк. Немецча  Narr ( нарр) –ахмак дигән сүз. Фәния Хуҗәхмәт чыгарган дини календарьда  “гөл” дип башланган исемнәрне гүл димәскә киңәш ителә, чөнки гүл ( гуль) гарәпчә җен дигәнне аңлата икән. Шуңа күрә балаңа  “ахмак җен” дигән мәгънәдәге исем белән түгел, үзебезчә, Гөлнара дию хәерлерәк. Әле алай да хәтәр исем  ул, чөнки нарның фарсыча мәгънәсе- ут . Яшь чагымда   җете чибәр Гөлнара атлы бер кыз үз исеменең мәгънәсен “тәмугъ чәчәге”  дип аңлатып һушны алганы булды.. 
                Һәркем – үзе бер дөнья, ди шагыйрьләр. Амеба дәрәҗәсендәге исем бирелә икән,  димәк аның мохиты да шул тереклек иясенә хасрак, сөрсегән буа сымак булуын көт тә тор.  Хуш , “тузик”чыл исемнәр белән аңыштык та ди, әле бит менә дигән исемнәрне дә урынсыз кушулар очраштыра. Шофер булып эшләүче Гүзәл атлы ир-ат белән юллар кисеште  бер мәл. Үзен :
-           Гузал , -дип таныштырды бу.
          Әмма шунда кайсыдыр, арага кереп,
-          Бөгештермә,  Гузал түгел, Гүзәл син! - дип аны кызарынырга мәхкүм иткән иде...
           Тукайга багышланган шигырьләр китабында С.Есенинның “Тукай –гүзәл кеше” дигәнен укыганым бар . Шуны искә төшереп, димәк Гүзәл - Тукай кеше булып чыга  –дип, мин дә теш агартып алдым, җитмәгәненә...
          Ә менә Бәкер курортына баргач,  бер бүлмәгә Йолдыз атлы ир белән туры килдек. Ул КХТИ тәмамлаган, җылылык котельныйларына мөдир булып эшли икән һәм танышу белән, мондый тәкъдим  ясады:
-  Безгә яшь, сылубикәләр инде карамый. Ә картларының  кирәге юк . Шуңа күрә , әйдә кич саен бик шәп бер шешә шәраб алып сыйлануны  гадәткә кертәбез...  Бәкердән кайткач, шушы хакта хезмәттәшләремә сөйләгәндә, берсе, ышанмаган кыяфәт чыгарып, башын чайкаштырды  да,
- Рөстәм Зәетеч, ялгышмыйсызмы? Ул бүлмәдәшегез хатын –кыз түгел идеме, Йолдыз дип әйтәсез бит ?! – дип, фәкыйрегезне көлкегә күтәрде...

Комментариев нет:

Отправить комментарий