Түрә йөртүче шоферларның үз аршыны һәм бизмәне. Укучыларга гыйбрәт булыр дигән уй белән шундый вазифадагы дус сөйләгәнне тәкъдим итәм.
Минем шеф сәнгатькә мөкиббән кеше, шуңа күрә телимме- юкмы һәртөрле мәдәни матавыклардан бик котылып булмый . Бәхәсләшмим, бездә мәдәният дигән нәрсәкәй юк түгелдер, әмма култура (редакция өчен: зинһар культура дип төзәтмәсәгез икән)дигәннәренең булуы бик икеле. Менә Ельцин, .Лужков һәм .Путин агайлар Казанга килгәч түбәтәйдән йөрделәр һәм моның белән алар татар җәмәгатьчелеге алдында үзләренең зыялылыкларын расладылар , мин, прастуй шофер, моны түлке шулай аңлыйм. Яки килеп, “Просто Мария” фильмында уйнап, миллион йөрәкләрне яулаган Виктория Руффоны ал, ул да Казанда мәчеткә ак яулык ябынып керде. Ә “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә рәхим иткән дөньякүләм кинойолдыз, француз гүзәле Катрин Денев? Бик мәгънәле хатын икән бит, безнекеләр сыман “ими виду” кыяфәттә түгел,ә тез - түшләр каплаулы күлмәктән йөрде ул.
Элегрәк булган хәл , нәчәлнекнең туган авылына мәчет ачу тантанасына кайттык шулай. Авыл халкы рәешкә дигән киемнәрдән әйтелгән вакытка мәчет каршында җыйналган ; ир-атлар , малай-шалай түбәтәй, ә хатын кыз , кыз балалар ак яулык япкан. Иң алда , сугышта бер аягын тубыктан өздергән, икенчесе бөгелү сәләтен җуйган , күкрәге тулы орден-медалле бер агай таягына таянып тора. Районнан төшкән җитәкчеләр һәм дин әһелләре үзләренә күрә президиум хасил итеп , мәчеткә арка , ә безгә йөз куеп тезелештеләр. Диндарлар чалмадан, түрәләр бар да яланбаш иде. Иртәдән бирле оештыру эшләре белән мәш килеп ,чәч туздырып чабулаган авыл советы рәисәсе дә кемнәрдер әйткәли торгач , вакыт табып яулык ябынды. Әмма акны түгел, марҗаларга хасын, караны...Ә тантананы һаман кичектерәләр, ниндидер кадерле кунаклар киләсе бар имеш. Ике сәгать чамасы көтә торгач , кадерлеләр төркеме дә күренде. Кемнәр булгандыр инде, танымадым, Камал театры әһелләре иде ахры , аларны да түргә уздырдык. Арада джинси кәчтүм-чалбар кигән нәчәлнек сымаграгының гына кыска итеп алынган ак чәчле зур башы каплаулы, ындыр табагы хәтле күләгәләгече хәтәр алга чыгып торган джинси бейсболка кигән иде ул. Башкалар исә яланбаш, йөзләрдә яңа гына кайнар пәрәмәч белән чәй эчкәндәгегә хас кәнагать алсулык.
Анда сөйләүчеләр байтак булды. Минем нәчәлнеккә дә , мәчет салуга керткән өлеше өчен рәхмәт яудырдылар. Ә Казаннан килгән мулла бөтенесеннән шәп сөйләде. Монафикълык турында сүз башлагач кына,
- Нишләп безгә карап сөйлисең хәзрәт, әнә артыңда торучыларга борылгала әзрәк, -дип чүттән кычкырып җибәрмәдем.
... Бер елны экскурсия белән Раиф күле янындагы чиркәүгә кергәч, баш киемемне салырга куштылар.. Баксаң, аларда тәртип шундый икән. Кабер янында да саласы икән кәпәчне урыста. Хикмәти хода, Казанда татар кешесенең җеназасында да ару гына кешеләребез шул моданы куа булып чыкты. Түбәтәй кимәгән, яулык япмаганнардан тәһарәтлелекне өмет тә итеп булмый торгандыр. Хәер, миллион баш чучка асраучы җөмһүриятнең элитасына мондый хәл таман гына, кем белә аларга әлләкем булу хакына патриарх Гундяевның кулын да үбү мәҗбүридер, бәлки...Һәй.. Кыз алып кайту, язылышу һәм туй уздыруның саф татарча камил тәртибе дә эшләнмәгән бит әле безнең, һаман да шул хәзерге заман җырлары сымак ни урычча , ни татарча килеп чыга . Хәер, аларына да түзәрсең ,сабантуйларны да күп җирдә әллә ниткән тозсыз өстәмәләр, әйтер идем бозым кертеп тәмам очсызлап бетерделәр. Әллә минәйтәм, марҗага өйләнүчеләрдән генә сөрдерәләрме соң безнең културабыз басуларын?
Марҗа дигәннән, әле күптән түгел шефның юбилеен уздырдык , анда миңа байтак чабуларга туры килде. Җиңел машинада шофер кырындагы урынны биләү, бәгъзе илләрдә кучер белән кузлада утыруга бәрәбәр диләр, ә бездә киресенчә ул түр чутында. Вәт шул “юбелигә” Казаннан туганнарын алып кайтырга тиеш идем . Үзәк ГАИ да эшләп отставкага чыккан, берәр бәлага тарсаң һәрчак ярдәм кулын сузарга торучы Сәгыйть абый йортын тиз табып, ишегалларына ук кереп туктадым. Аннары мединститутта укыта торган, микроблар буенча дацитмы, прафисырмы шунда нәчәлнекнең туганнан туган эңкәшенә юл тоттык . Артка Сәгыйть абый, аның хатыны Хәдичә апа һәм дацитның марҗа хатыны , минем кырга Сираҗи исемле дацит утырды һәм киттек туп-туры карап үзебезнең Саба якларына. Гөнаһ шомлыгы, кайсыдыр авыл аша үткәндә бер кәҗә очрап тора. Нәчәлнек энесе үзенең күреп калганын шул мизгелдә юлдашларга җиткерүне мөһим саный. Әмма артка борылып җиткәнче үк, авызы мин фәкыйрьнең колагы турында тигезләшкәч, кинәттән , ягъни колак барабанымны яру ихтималын ,янә килеп Сәгыйть абыйның Хәдичә апа белән корган тәмле әңгәмә җебен өзүе хакында да уйлап тормастан, шаркылдап көлеп җибәрә һәм тел шартлатып,
- Кәҗә дисәң дә кәҗә бу , -дип куя .
Көзгедән күренә :марҗа ханым битен пыялага терәп йокымсырап күзләрен йомган, һәм иренең дәртсенүенә аның тамчы да исе китми , ә Сәгыйть абый белән Хәдичә апа ни әйтергә җыена икән дип, кызыксынып голямәнең алтын тешле авызына текәлгәннәр..
Дациттның анекдоты сакаллы булып чыкты. Эчтәлек мондый: ГАИ хезмәткәре бер машинаны туктатып бәйләнә башлый. Машина хуҗасы : син юк белән маташасың , бер сотруднигыгыз фәләненче километрда үлеп ята , - ди. Гаишник шунда сыптырта. Барса ни күрсен , бер кәҗәне бәрдергәннәр һәм аның җаны тәслим имеш.. Кунак , үз мәзәген үтә дә кызыклы дип табып, янә хихылдарга керешә. Бераз юангач, үзенә кушылучы табылмавын тоеп, аптырабрак кала.
- Дорогой, ты про сотрудника ГАИ чтоли? –дип куя марҗасы.
- Да, -ди дацит , маңгаен җыера төшеп.
- Ты аудиторию перепутал , профессор. Сагит абы кажется всю свою жизнь в милиции прослужил. Так что, извинись, пока не поздно...
- Туктагыз әле, мин бит ни , начар ният белән түгел, -дип мыгырдана дацит, урынында боргаланып- Сәгыйть абый, пажылыста әбижатсә итмә, я не хотел...
- Ярый-ярый , бер күзәнәкле амебалар белән эш итә-итә үзең дә шулар төсле булып беткәнсең, сездәйләргә үпкәләмим мин , -ди Сәгыйть агай һәм минем җилкәгә учын сала:
- Берәр матур җыр куеп җибәр әле ,Зөфәр . Исең китмәсен бу голямәгә, рамазан аенда шуңа кунакка баргач , табынга чучка салосы турап, аракы да чыгарып кыстап маташты әле. Мин уразада бит дигәч, монда бит бер кем дә күрми, -дип тора тагы, ата каз боравы .
Үзебезнең якташ Таһир Якупов кассетасы бар иде, шуны куйдым.
Дацит тагын нәрсәдер такылдамакчы , аклануын дәвам итмәкче иде, Сәгыйть ага аны бүлдерүне зарур дип тапты:
- Рәсүл Гамзатов җырга комачаулаучының артына тибәргә ярый дигән!- диде ул, чын милициячә кискен итеп. Һәм галимебез шул мизгелдә гап-гади гражданин булды да калды.
Хуҗаның өенә вакытында кайтып кердек, әле кунаклар утырышмаган, ишегалдында тәмәке тартып, гапьләшеп торалар иде. Мин алып кайтканнарын кочаклап каршы алдылар, ике куллап күрешеп чыктык. Аннары, безнең аркада бүленгән гапь яңарып, иске эзенә төште ахры, берәү хастаханәгә кергәндә бахил кияргә мәҗбүр итүләреннән зарлана, ике сум илле тиенне чуталар, -ди. Икенчесе, явымлы, пычрак көннәрдә район администрациясенә үткәндә дә бахил киясе икәнен тәкърарлый. Өченчесе, бахил шомлы яңгырый, бәхилләшү сымак аңлашыла, татар халык җырындагы “керсәм чыга алмам инде” дигән юлы искә төшә, -ди. Тагын кайсыдыры,
- Элек аякка кия торган резин аслы чүпрәк башмакны да “прощай” дип атыйлар иде, димәк бәхилне тәрҗемә иткән булганнар , -дип тел шартлата. Физика укытучысы Мөбәрәк агай тарихка тирәнрәк кереп китә, борыңгы мифлар турында сүз чыгара, Зевс тарафыннан Прометейне , кешеләргә ут биргәне өчен кыяга чылбырлап, аның бавырын көн дә бөркет чукырга килүен сөйли һәм бүгенгегә китереп бәйли. Имеш тарихчы галимнәр бөгештерә, аларның “ут” дигәне аракы булырга тиеш, ә Прометей кешеләргә китергән казасына бәрабәр җәзага тартылган ! Тыңлаучылар рәхәтләнеп көлешәләр. Дацитның да әңгәмәгә катышасы килә икән,
- Мин дә бер нәрсә сөйлим әле, җәмәгать, -ди.
- Әйдүк-әйдүк , белемлерәк кеше ни әйтер икән, тыңлап карыйк, -диешәләр
Һәм агаебыз үзе караган ниндидер киноның исемен атый, караганыгыз бармы, дип сорый. Берәү дә карамаган икән. Шуннан бу ниндидер Козлов дигәнме, бүтәнме, шуның китабы хакында сүз кузгата. Әмма ,кызганычка каршы ул авторны да белүчеләр юк булып чыга. Галимебез аптырамый, ишеттерергә теләгән “кызык” аңлашылсын өчен әйткән киносынмы, әллә романның эчтәлеген микән, дәртләнеп , көр тавыш белән сөйләргә тотына. Бер заман әңгәмәдәшләрнең карашларына үлем сагышы сара башлавын чамалап , һәм кемнәрнеңдер авызны киң ачып иски башлауларын күреп , каударлана, кайбер сүзләрне йота башлый һәм күп тырыша торгач, ахыргы җөмләсенә өндәү куеп, туктап, тынып кала. Җиңүчән кыяфәттә “аңладыгызмы инде?!” дигән сыман , әле бер, әле икенче кунак тарафына инәлеп карый һәм елмая. Башкалар да, тагын алып биреп китмәсен тагын бу, дигән шөһбәдән, “аңладык” дигән кыяфәт чыгарып, шулай ук елмаялар... Үз әңгәмәләре инде кабат яңармый. Әлеге “киңлектә” гамьле әңгәмәнең гомумән урынсызлыгын да кунаклар бөтен тирәнлегендә төшенәләр.. Ә минем исә бер колак һаман зыңлый , ә аңымны , “чукрак кына калмасам ярар иде”, дигән хәсрәт эт урынына талый...Һәм бәхеткә, шул мәлдә,
- Әйдәгез кунаклар, табынга рәхим итегез , -дип өйгә дәшәләр.
Керәбез, утырышабыз. Хатыным да монда һәм урыныбыз үзем алып кайткан кунаклар тирәсендә икән. Сул колакны да “чукындырмаса” гына ярар иде дип куркып кына утырам . Табын мул, бер- бер арты сыйлар чыгып тора. Тост арты тост яңгырый. Ә теге кунак исеребрәк китте ахры, башкалар чиратына да кереп ул да тостлар әйтә. Менә бер мәлне ул авылларында ашларда Корьән укып йөргән , нәчелнекнең инде вафат әбисе Гыйлменисәттәй абыстайны ядь итеп эчеп куярга чакыру ташлый. Кызып алган кунакларга нәрсә, каплыйлар да куялар. Сәгыйть абый , каудар гына кырына килеп, колагына нидер әйтеп киткәч , ул тынычланыбрак калды. Дөрес урыныннан әледән әле торгалавыннан туктамады , янәшә-тирәдәгеләргә күз атты, кемнәргәдер ниндидер яхшылык эшлисе килде шикелле. Әмма башкаларда аның кайгысы юклыгын абайлагач, бүлтерек юан хатынына борылып :
- Маша! Аша син, -дип моның тәлинкәсенә колбасадыр, каз итедер, төрле тәмнүшкәләрне тутырды. Тегесе карусыз, рәттән урып бара. Бу ,әзрәк утыргач, тагын урыныннан куба, янә башын як-якка боргалый , тагын кемгәдер яхшылык эшләргә ниятли . Шулай эзләнеп торганда, күптән түгел тутырган тәлинкәнең “ ялтыратылганын” күреп ала һәм, янә,
Маша, син аша! –дип , хәләлен кайгыртырга керешә...
Хатынга мәҗлестә хөрмәт күрсәтү дә мәдәниятлелек һәм културалылыктыр да...Әле ярый мәйтәм ,марҗалар бар безнең ир-атка әзме күпме култура йоктырырга...
Менә бер мәлне биергә чыгабыз. Татарча биюләр китә. Иң хутлы җирендә кинәт музыка өзелә. Баксаң теге голәмә фонограмма белән эш итүчегә нәрсәдер аңлата. Ул арада бу микрофонны эләктереп белдерү ясый.
-Цыганочка с выходом, -ди.
Кепкесенә кай арада чәчәк тә беркетеп куйган икән, мөгаен юбиляр каршындагы вазадан эләктергәндер инде , китте бу биеп. Куллары киң җәеп бераз болгап йөрде, аннары ботларын, корсакларын чабаклагач, хатын каршына очынып килеп басты һәм,
- Давай Маша, нашу коронную , -дип кычкырып җибәрде.
- Даю Сереженка , дорогой! -дип җаваплады хатын.
Юан булса да ярыйсы гына җитез икән тагы үзе, “иих, иих” дип кычкыра кычкыра шактый хутлы сиптерә .. Бераздан марҗа түти арый төште , кулын сузып ире белән әйләнеп , туктарга җыена. Ә Сираҗи, моның камыр сыман юан кулыннан качып тайпыла да китә, тайпыла да китә. Сөзәргә җыенган кәҗә тәкәсе сыман әллә кайларга йөгереп китеп урап килә башлады берзаман. Ә берсендә аягы ишегалдына түшәлгән ташның чыгыбрак торганына туры килде ахры, абынып , гөрселдәп алга таба ауды.
- Ах, -дип куйды күпләр. Йөзе җимерелде инде дибез. Бәхеткә чырае катыга түгел, ә сыердан “төшеп” калган “коймак”ка туры килгән икән. Тиз генә чиләк белән су, сөлге алып чыкты нәчәлнек .Мин су салып тордым, юындырдык. Бер ике сыдырылган эзне чутламаганда, пычак та булмаган зыялыбызга...
Комментариев нет:
Отправить комментарий