Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

ЯГЫБЫЗНЫҢ ЯКТЫ КЕШЕЛӘРЕ


                         
                                             Нурания  апа

        Шәмәрдән бистәсеннән Сабага төшәргә ниятләдек, әмма өйдән һич кенә җыенып чыгып китә алмый тинтерибез. Инде әбәт чоры  да узды, әле беребез, әле икенчебез, әле өченчебез мыштырдап, тоткарлык тудыра.
- Бүген соң түгелме соң инде? –дип куйдым мин ниһаять , һәммәбез дә чыгып китәргә әзерлек сызыгына тезелгәч . Тагын фикер алышулар китте , алай да , бераз бәхәсләшкәч, якташлар әйтмешли, ”чакка көчкә илләллаһ, алты җиде мулла белән” машинага төялеп   кузгалып китә алдык. Шәмәрдән чиген чыгып, чакрым  ярым ара уздыкмы-юкмы, юл читеннән  нәни генә гәүдәле бер хатынның ашыгып, яулык астыннан ташыган ак чәчләрен җилфердәтеп, бөкерәебрәк алга атлавын күреп, тизлекне киметә төшәм.  Һәм танып алам, бу бит кар- буран дими бер көн  калмый мәчеткә йөрүче Нурания апа.  Бер мәлне ул Шәмәрдән урманын кичеп чыгып, улларының Кырбаш басуы ягындагы  бәрәңге җиренә сабак урырга бара һәм кайтышлый урманда урагын төшереп калдыра. “Алтмыш тапкыр “Әлхәм” укысың, югалган әйберең табыла дип ишеткән бар иде, дога укый-укый кире урманга кердем дә, йөри торгач  югалткан урагымны тәки таптым”, -дип сөйләгән бу күрше-тирәсенә...
-          Утыр Нурания апа, кая барышың бик соңлап кына, -дим.
-                     Килдебәккә дип җилләнеп чыккан идем , машиналы таныш кеше очраса туктатыр   дигән өмет белән. Менә , Хак  Тәгалә ярдәменнән ташламагач,  сиңа юлыктым , Рөстәм энекәем -җаныкаем.
-                     Килдебәк ерак ләбаса, Нурания апа.  Без дә ул якка борылмыйбыз ,  ә туры китәбез дигән идек.
-  Сабага кадәр илткән өчен дә мең рәхмәт, энекәем - җаныкаем. Бер чыккач барып җителә, юлда игелекле кешеләр  очрап тора ул!
-          Ә нәрсә  бар соң ул  Килдебәктә?
-                     Кыш көне , шулар колхозына барып, базларыннан, өшегәненнән аралап бәрәңге чыгарышкан, чүпләп симәнәгә салышкан өчен җир һәм бәрәңге  биргәннәр иде.  Яз көне  утыртып кайттым,  ннде хәзер казып аласы гына калды.
-                     Ә казып алгач нишләтәсең?
-                     Капчыкларга тутырам да,  алып кайтам!
-                     Ә ничек алып кайтырга җыенасың?-дип сорыйм, шаккатып.
-                      Килдебәктән йөк машиналары Шәмәрдәнгә   гел йөреп  тора,  ничек тә  җай чыкмый калмас.  
-                     Кыш көне, шул кадәр ара  барып,  нужа чигеп, баздан бәрәңге  чүпләү кыен булгандыр, ләбаса?
-                     Һәй энекәем - җаныкаем. Базда кыш көне ни , җәй көне ни. Ә бәрәңге чүпләп кайткач, җылы өйләрдә  рәхәтләнеп намазлар укып, ял иттек без анда.
-                     Каядыр басуга барып бәрәңге утырту да  мәшәкать ич инде?
-                      Симәнене генә өч-дүрт чакрым арага бәби арбасында да җилтерәтеп илтеп була . Ә бәрәңгене бер утырткач,  үзе үсә  ул....
          Нурания апа Килдебәк юлы чатында безгә рәхмәтләр укып төшеп калгач,  юлыбызны сүзсез калып, дәвам итәбез. Бераздан Төркиядән  кунакка кайткан Зилә кызым пырхылдап көлеп җибәрә.
- Без , хөрәсәннәр, кулда машина була  торып, көндезге өчтә,  инде соңдыр  дип кунакка барырга куркып утырабыз. Ә бу апа  җәяүләп кырык чакрымлы  юлга чыккан.  Әле бит  нәрсәдер  майтарып, өенә кире әйләнеп кайтуны да планлаштыра бугай...Вәт яшәү көче моңарда ...
             
                                
                                           Солтан абый.
     
                    Шәмәрдән бистәсендәге хастаханәсендә шартлар  Кырым , Сочи  шифаханәләреннән ким түгел, илнең кай почмакларыннан гына килеп дәваланмыйлар. Хастаханәнең бер өлешендә ветераннар өчен профилакторий урнашкан. Ризыкъны шундагы ашханәдә рестораннардагыча зәвыклы һәм тәмле итеп пешерәләр. Бүлмәләрдә суыткычы, телевизоры, ваннасы , душы, туалеты  дигәндәй,  бар як  җитеш.  Мине мәктәптә  укыткан Солтан абый  монда ел да  карчыгын ияртеп килә.  Мәктәптә укыган чорыма кайтып ,  дәресеннән бер парча бәянләмичә укытучымның ниндилеген аңлата алмамдыр. Димәк, физика дәресе. Кыңгырау шалтырап та бетми, Солтан абыебыз атылып класска керә,  кара тактага ниндидер катлаулы электр схемасын ясый  башлый, һәм эшеннән бүленми генә дәреснең темасын әйтә , кайсыбызның   ашка барганы булуы белән кызыксына. Класста андыйлар  табыла.
-          Әһә, боларның әбиләре бар икән, -ди агаебыз һәм икенче соравын тәгәрәтә ,
-          Ашта нишлиләр?
Кемдер,
-Ашыйлар, -ди.
Көлешәбез. Юк, икән. Анда Коръән укыйлар,  аннары тәсбих та тарталар имеш.
-          Я , кайсыгыз белә , нәрсә дип төймәне тартасы?
           Арабызда  монысын  чамалаучылар да бар булып чыга.
       Солтан ага сызымны сызып бетерә дә үткән дәрестәгене хәтеребезгә бикләүне хәл итәргә керешә.
-                     Бер малай әбисенә ияреп ашка барган. Соңыннан әбиләр тәсбих тарта башлаган. Моңа да  дисбе тоттырганнар. Малай нәрсә дип әйтеп тартасын белми икән. Әмма ул  аптырап калмаган, “бусы бәләкәй, бусы бәләкәй” дип бара икән дә утыз өч төймәдән соң аергычка бармагы тигәч –“бусы зур”, дип куя икән. Аннары тагын шул хәл кабатлана. Менә малай, тарта-торгач тәсбихның өч катлы төймәдән гыйбәрәт мулласына барып чыккан һәм үзе дә сизмәстән,
-          Анаңны! Бусы аннан да зур!- дип кычкырып җибәргән. – Шуның сыман...
              Солтан абый тактадагы сызымына йөгереп китә һәм күрсәткеч таягын схеманың төрле урыннарына төртеп күрсәтеп, менә монда ток –бәләкәй, монда –зур, -ә менә монда –аннан да зур! –була ди. Әлбәттә болай аңлатканны хәтергә сеңдерми мөмкин түгел
                 Казанга, “Уйнагыз гармуннар” бәйрәменә  барып, инде ничә еллар алгы сызыкта атлавы бер хәл,  ул  биредә дә ял итүчеләргә концерт  куя. Җитмешен тутырса да укытуын ташламыйча, үзе яшәгән Тимершык авылында эш беткәч, күрше Мичән авылына йөреп эшләгән чагын хәтерлим.
            Башка авылга йөреп эшләүне бәгъзеләр “үлем белән бер”, дип зарланып шәрехләүчән була. Шуны истә тотып, ипләп кенә,
    -   Бик кыен түгелме соң, Солтан абый, олыгайган көнеңдә.. Бигрәк тә кышларын авырдыр –дп кызыксынам.
- Һи. Бернәрсәсе  юк, - ди Солтан ага елмаеп балкып.  Сыртка рюкзак асам, анда  әбәтемне урнаштырам, һәртөрле кирәк- ярак әсбапны тутырам . Аякка чаңгыны эләктерәм дә таяклар белән өч дүрт этенәм  һәм мин Кызырата ( “Хозыр Ата”дан үзгәргән дип сөйлиләр бу исемне) тавында. Анда инде бер каен үсеп утыра. Чаңгыларны салып, таяклары белән бергә шуңа сөяп куям. Ул арада Саба автобусы килеп җиткән була. Һәм , ун биш минут үтәме-юкмы мин инде Иске Мичәндә. Дәресләремне укытып чыксам, кайтырга маршрут автобусы көтеп тора. Ун биш минуттан мин тагын теге каен төбендә. Тиз генә чаңгыларны киям һәм ике этенүдә өйгә кайтып керәм. Чөнки бу юлы тау төшәсе ләбаса,ә  аска таба ике тапкыр  хутлырак  этенелә...
           Солтан абый  бар эшне дә шулай ансат сөйли.  Фәнен дә, ул бик ансат,  гап-гади итеп аңлата. Кемдер даһилык гадилектә дигән . Аның белән биш минут сөйләшеп торган кеше биш елга яшәрә диләр. Ә гармуннарда татар халык көйләрен өздереп уйный башласа гомумән дөньяңны онытасың... Аның хакта гел сорашып торам. Инде укытудан туктаган,  суы йомшак чишмәдән авылларына су китертү планы белән янып йөри имеш.
                      
                                     Миләшләре тернәкләнде.

           Миндель Гариф улы Вәлиуллин быел (2009) 73 нче яшендә мәрхүм булгач,  “Мәгърифәт”  гәҗитенең  4 апрель  санында Тәлгат Нәҗминең “Чабышкы алмачуар диярсең” атлы әтрафлы язмасы басылып чыкты.  Тәлгать әфәнде аның, районда һәм республикада гына түгел,ә Русиякүләм ярышларда катнашып 2003 елда Мәскәүдә - бронза, 2004 нче елны 400 метр арага йөгерүдә- алтын, шул ук вакытта 800 метрга йөгерештә -бронза, 2005 елда Адлер шәһәрендә биш километрга ярышып бронза медаль яулавын , укытучылыгына өстәмәгә ,бизәүче- рәссам, баянчы, нәкышчы, балта остасы булуын тасвирлый, атаклы профессиональ композиторлар Аллаһияр һәм Хөснулла , янә килеп атаклы баянчы Вилорик Вәлиуллиннарның туганы булуын искәртә. Газетада агаебызның йөгергән чагындагы фотосы да бирелгән һәм рәсеменнән чыгып аңа кая ди җитмеш яшь, утыз- утыз биштән артыкны биреп булмый. Шәмәрдәндә нинди генә  бәйрәм узса да ул аны оештыруда башлап йөрде. Сабан туе җитсә баян күтәреп бирнә җыярга ул чыга , Җиңү көнендә , җиңү парады башында бүген буялган кебек җемелдәп торган ГАЗ-69 маркалы машинасында  ул элдерә. Спорт ярышлары ансыз узмый,  йөгерешләрдә генә түгел, чаңгы ярышларын да беренчелекне бирми .
            Була шундый кешеләр-аларны һәркем ярата. Андыйны  күрүгә күңел үзеннән үзе канатлана.  Миндель ага  туганнан туган Фәрит абыемның хәләл җефете кардәше буларак, мине дә якын күрә, “без бит -туганнар” –дип күрешә, юлда  туры килешеп,  әйтик мин җәяү, ә  ул машинада булса, үз юлыннан бүленеп, кире борылып , ай-вайга карамый илтеп куя. Ә хатын-кыз янында ул инде чын кавалер.  Ягымлы елмаеп сөйләшә, юл, урын бирә, әйберен күтәрешә,  комплиментлар әйтә. Дилүс атлы  улы да  укытучы һәм ул узып киткәндә дә ханым-туташлар туктап , борылып карап куялар, имеш ки. Үзешчән сәнъгаттә улы да ут уйната. Бер концертта  аның  Марат Бәшәров , ә   нәфис гәүдәле  укытучы туташның –Навка булып, роликларда сәхнәгә чыкканнары  һәм  Дилүс әфәнде  шул  коллегасын,   уч төбендә югары күтәреп,  зыр-зыр әйләндергәне истә.
           Миндел ага 70 яшенә, йорты урнашкан урам буенча 70 төп миләш утыртып чыкты, “күптәнге хыялым иде, авыр булды,  тик  үз дигәнемне иттем”, дигән.
         Ул,  укытучы егет чагында бер укучы кызны яраткан. Әмма  кырыс заманда узып чыкмаслык киртәләр калкып, боларга кавышу насыйп булмаган. Бергә гомер иткән хәләл җефете вафат булып, бер ел узгач, ул шул мәгъшукасын эзләп тапкан , анысы да инде “ирекле”  булган.. Һәм ул, шартын китереп, туганнары белән бергә барып,  “кызның” кулын сорый. Тегесе ризалык бирә. Инде кавышу көне җитте дигәндә генә егетләр кебек йөргән агаебыз кинәт авырып китә. Һәм үз хәлен аңлап, яныннан китмәгән мәгъшукасының күзләренә карап ,”безгә кавышырга  язмаган икән” , ди. Баянын сорап алып бер көй уйный. Һәм якты дөньядан китеп бара.
           Быел да сабан туй алдыннан бирнә җыйдылар. Тик мин яшәгән иярчен бистә  “Шәмәрдән-2” гә быел бирнә җыярга килүче булмады. Миндел абый юк, чөнки. Аны биредә ,   табыннар ясап, шашлыклар куырып, көтеп ала идек бит ...Һәм ул кергән һәр ихатада үзеннән ниндидер яктылык калдырып китә иде. Ә  утырткан миләшләр тернәкләнде...

Комментариев нет:

Отправить комментарий