Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

СТРАТЕГИЯ...


                                            

                                                                                                 Аллария-ләрия,
                                                                                                 Синең зифа буйларыңа
                                                                                                 Кемнәр булырлар ия?...
                                                                                                            Татар халык җыры
       “Үзгәртеп кору” елларында сәяси аренага милли азатлык хәрәкәте калкып, Казанда аның корылтайлары гөрләп үткән иде. Кайберләрендә  делегат сыйфатында мин фәкыйрьгә дә катнашу насыйп булды .Башкалар сөйләгәнне тыңлап , Гамил Афзал язганча, “ күтәр дигәч кулны күтәреп һәм төшер дигәч кулны төшереп” утыруым истә калган.
  Әгъдәс Борһанов , Әбрар Кәримуллин , Зәки Зәйнуллин кебек галим һәм фидакарь   милләтчеләр барда ,“атлар су эчкәндә тайлар боз ялый” дигән кагыйдәне тотмый кая барасың?  Алай да тормыш арбам һәм белем амбарымда азмы-күпме вузда һәм курсларда җыелганнардан чыгып, бер үзенчәлеккә гаҗәпләндем : максатлар, аңа ирешү юллары ачыктан ачык белдерелә  һәм  бар эшчәнлек тә үтә күренмәле ... Ихтимал, стратегия өлкәсеннән хәбәрдарраклар өчен “ике икең дүрт”  сыман гади нәрсәләр хакында тугълыймдыр ,әмма   милли хәрәкәтнең сүрелүе сәбәпләрен соңарып булса да аныклау хакына  мәсьәләгә төрле яклап   якын килми булмый. Мәгълүм ки,  асылына дошманың, я булмаса көндәшең төшенгәнче генә  синең стратегияң -  синеке  , акылы бар берәү  дә үзенекенең кабыгын төшереп , “менә күрегез , без шундый “, дип тормый . Киресенчә , яклар,   көндәшләре стратегиясе төшенә үтеп ,   анда бозым кертү,  таркалу орлыклары чәчү һәм  җимергеч вируслар урнаштыру , ә үзләренекен исә “кеше хокуклары” кебек фетишлар белән төрү-маскировкалау белән мәшгуль. Мисалга, Татарстан парламентындагы “сакаллылар”  үзләрен демократлар, демократик дәүләт төзүчеләр буларак танытып һәм халыкара кануннарга ышыкланып , асылда империя мәнъфәгатьләрен юридик кысаларда, татар халкының милли хокукларын санламау шартларында  алга сөрделәр. Максатлары милләт җанлы депутатларны ярсытып, Татарстанның канун чыгару җыенын талашу мәйданына әйләндереп калдыру да иде ,  әмма алары да “юкәдән тукылмаган” икән, мөнәсәбәтләрне ачыклауга вакыт әрәм итеп тормастан, боларның һәр корган юридик киртәләрен, тозакларын, үстергән чытырманнарын  зур сабырлык белән кичә-кичә мәгълүм нәтиҗәгә ирештеләр, ягъни шулай ук үз стратегик максатларыннан тайпылмадылар.  Сүз башым бит  Татар иҗтимагый үзәге Корылтайлары хакында иде .Берсендә ,Татарстан бәйсезлеге турындагы референдум уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать кабул иткәндә ,  кул күтәреп сүз алырга азаплануым онытылмый.  Әрсезләнә төшкәч һәм үҗәтлек күрсәткәч, авырыксынып булса да бер минут вакыт бирделәр һәм әлеге мөрәҗәгатьне, “референдум , кемнәрнең Татарстан  гражданины булырга теләвен,  ә кемнәрнең теләмәвен аныклаучы  тест  ролен дә үтәячәк”дигән искәрмә белән тулыландыру хакында тәкъдим керттем. Җыен, моны бертавыштан хуплады. Әмма секретариатка утыртылган,   татарчаны  сай сукалаучы ниндидер сылу егетләр аны кабул ителгән ахыргы текстан барыбер төшереп калдырганнар. Калган өлеш тә газеталарда    соңарып, урыс әйтмешли “после пожар”гына  дөнья күрде. Янә бер корылтайда ниндидер “саз татарлары” турында зарурлыгы аңлаешсыз эчпошыргыч  доклад тыңлау истә калган. Кыскасы, шул чордагы андый җыеннарны оештырган милли хәрәкәт җитәкчелегенең стратегик максаты, халыктагы азатлыкка омтылышны, аның ихтыярын конкрет кысаларда канализацияләү булды ахры дигән шик калды.
              Әйе, бар ышыклану  һәм бар стратегия. Әйтик , югары даирәләр вакыт-вакыт кемнәргәдер  хезмәт хакын һәм пенсиясен йөз дә фәлән тәңкәгә күтәрү хакында шау- шу тудырып ала. Һәм шуңа ышыкланып, товар һәм хезмәт күрсәтү бәяләре арттырыла, халыкның юка кесәсе тагын да кымтырыклана. Ягъни мондый “арттырулар”, халыкны талауның классик формасы булып китте . “Рок наркотикка каршы” акциясен алыйк. Акция авторларының  стратегик максаты һич тә наркоманияне авызлыклауга ошамаган, чөнки кайбер белгечләр фикеренчә рок үзе дә үзенчәлекле “наркотик”; аны тыңлаучы да тора бара “рок”ка бәйле булып китә. Яисә дәүләтнең  самогончылыкка каршы көрәшне халыкның сәламәтлеген кайгырту дип нигезләп, шул ук вакытта елдан ел аракы җитештерүне  һәм хәмер сату сәүдәсен киңәйтүе, стратегик максатның халыкны айныту түгел , ә сәрхүш хәлдә  тоту  булуын аңлата булса кирәк. (Һич югы бәгъзеләр тарафыннан табигый ресурсларны үзләштерүләр төкәнгәнче..) Җинаятьчелеккә каршы көрәш тә бик сәер бара. Әйтик сабый көчләүче маньяклар иреккә чыга да дистәләрчә сабыйны кабаттан көчли һәм үтерә .   Халыкны “контрольдә тоту “ өчен кирәкме шәхескә карата иң куркыныч җинаять кылучыларга карата “гуманлык”? Иң авыр җинаятьләрнең берсе –ришвәтчелек . Мондый җинаять өчен гаеплеләрне кайбер илләрдә халык алдында җәзалыйлар. Ислам дине бу гамәлне  тәмугка илтүче гөнаһ буларак тәгаенли. Инде килеп бәхет җимеше- балалар өчен 250 мең тәңкә ана капиталына кызыктыру-ымсындыру нәрсә ? Тиешле эш урыннары булдырылып, лаеклы хезмәт хакы түләнгән очракта , яшәргә куыш, алдагы көн өчен ышаныч сиземләнгәндә  әлеге алдавычның кирәге булмас та иде.. Укырга керү , анда зачет, имтиханнар “сатып алу”, армиядән яки төрмәдән котылып калу , нинди дә булса бизнес оештырулар өчен генә түгел, ә барча мөнәсәбәтләрне, хәтта кешенең якты дөньяга килүен дә  үзенчәлекле , дәүләти ришвәткә кайтарып көйләү артында нинди стратегик максат ятуыннан  ихтимал шайтан гына хәбардардыр?...Кемдер Европа илләрендә дә кулланыла мондый кызыксындыру чарасы дияр. Бәхәсләшмим. Әмма ләкин ул илләрдә бездәгедәй дәрәҗәдә котчыккыч социаль тигезсезлек юк һәм андый ташламалар гражданнары яшәеше өчен хәлиткеч фактор түгел , ә күңелле приз буларак  кына аңлашыла.  
            ...Башкортстандагы хәлләр уңаеннан  матбугатта дөнья күргән язмалар бар да уртак эчтәлеккә кайтып кала: “татарны тәпәлиләр һәм тәпәләтәләр...” Бәлкем,  президент Мортаза Рәхимовның стратегик максаты нидән гыйбәрәт булуын чамалап карыйсыдыр?  Ул Татарстанны “тоткан”  толерант җитәкчеләргә  бик үк ошамаган. Аңлавымча  милли җанлы кеше һәм  шушы хәвефле, болгавыр еллардан башкорт милләтен исән-имин, санын-сыйфатын арттырып-яхшыртып алып чыгу белән мәшгуль. Хак булса Башкортстанда  каләмзатлар өчен каләм хакы да күпкә ару түләнә. Ягъни милләтенең рухи ягын , мәгънәләре пространствосын кайгыртуын да инкарь итә алмыйсың...Татар эстрадасы дигән нәмәкәй дә Башкортстанда иләнгән онның көрпәсе генә түгел микән?  Ә инде андагы татарны башкортлаштыруга килсәк... , анысын рус шовинистлары гамәленә тәкълид дип аңларга мөмкин.  Җитәкчеләре милли хистән мәхрүм, таркау халыкларны  урысларга гына үзләштерү  ярый дигән катгый закон  юк  бит...
           Сталин тудырган номенклатура  дигән катламның яшәүчәнлеге колорадо кортыныкыннан һич ким түгел. Шуның бер вәкиле җинаять эшлиме ул, кабәхәт гамәлләр кыламы –гафу ителә , әмма турыдан-туры түрәсенә караганда акыллырак булуын гавәм алдында фашлавы –юк, “организм” әлеге “ ят элемент”тан иртәме-соңны арына. Матбугатта шау- шу тудырган бер отставка да ( президент киңәшчесе Рафаэль Хәкимов) моңа куәт. Татар  милли хәрәкәтнең яшәүгә сәлате зәгыйфь  булып чыкты. Хәрәкәтне сүрелдерүнең төп сәбәпчеләреннән кайбер, саф күңелле  әфәнделәр  үзләренең  “вирус” булуларын аңламый да калды кебек.. Татар әдәбиятен, шигъриятен, сәнъгатен һәм журналистикасын читен хәлдә калдыруда да  шундый аңламаучыларның  роле шактый.   
             Еллар имин торсын , КПРФ  рупоры “Советская  Россия”гә хас, “бүгенге пенсияләр-пенсионерлар өчен үлем карары” кебек белдерүләр  демократик матбугатта , аерым алганда Татарстанда шактый популярлык казанган “Звезда Поволжья” газетасында да  чагылыш тапкан . Быелның (2010)14 санында Рафаэль Мөхәммәтдиновның “Яңарыш мөмкин?” дигән гаҗәеп бай эчтәлекле күләмле язмасында бар мондый белдерү. Автор илдәге һәләкәткә илтүче социаль тигезсезлекләрне җепкә тезеп,  шулар нәтиҗәсендә 2013 нче елда Россия һичшиксез  таркалачак дип фаразлый. Галимнең дәлилләре шовинистларның күңеленә шом сала , киләчәккә ышанычларын, өметләрен кисә һәм  какшата торган...Ихтимал, аның стратегик максаты да дошманның тезе астына сугудан гыйбарәттер. Ә пенсия хакында  ул болай фикерли. 3500 сум пенсиянең 1500 ен  коммуналь чыгымнарга , 500 ен  даруга , транспортка куя , киемне искә алып тормый һәм 1500 ен  ашарга дип тәгаенли. Бер-ике ел дәвамында мондый туклану нәтиҗәсендә  кешедә аз канлылык, анемея, чирләр  кузгала һәм ул үлемгә мәхкүм, ди автор. Галим , Россиядә үлем җәзасы көчендә , 60 яшеңне тутыру –шушы җәзага  лаек җинаять , дип тасдыйкълый.
            Хәлбуки,андый төр “үлем карарлары”на безнең илдә гомер бакый кытлык булмаган. Әйтик мазлум авыл халкыннан болай да очсыз хакка сатып алынган сөтнең бәһәсен тагын да кечерәйтү карары (2010) да шул эргәгә карый түгелмени?...Ә  тарихка күз салсак, тулаем милләтебезгә карата андый карар беренче тапкыр ХV нче гасырда ук гамәлгә кергән. Аннары  һәр патша  аны яңарткалап (пролонгация уздырып) торган, ягъни алда әйтелгән моң-зарлар чорга хас өстәмә һәм төзәтмәләр генә...1917 елны , хакимият тамырдан үзгәргәч  тә  карар көчендә кала, 21 нче елгы ачлык –шуны радикаль рәвештә ашыгыч җиренә җиткерү ыргымы...Чиләбедәге “Маяк” станциясе, Тоцк  атом коралы сынау полигоны тирәсендәге татар авыллары язмышы шул кысадан  чыкмый ....
                ..Ир- егетләре уртак ватан өчен  яу кырында фашистлар белән сугышкан чакта, уптым илаһи , әби-бабасын, бала-чагасын да кертеп Кавказның мөселман халыкларын, кырым татарларын ватан сатуда , хаинлектә  гаепле ясап,  туфракларыннан кубарып , терлек вагоннарында Себергә  һәм Урта Азиягә җинаятьчеләр сыйфатында  озату һәм зона шартларында җан асрауга мәхкүм итү  өчен бик күп палачлар кирәк булган һәм алар табылган . Юлда һаләк булган меңнәрнең  ничек “кадерләп күмелүләре” хакында искә төшермик...Янә килеп сөрелүчеләрнең  торак йортларын, мал мөлкәтен үзләштерүчеләрнең намусы турында  да сүз озайту артык. Алар үзләренең кемлекләрен , кабат илләренә кайткан кардәшләребезгә бүген дә әледән әле танытып торалар...Нәселләре  дәвамчылары да стратегик максаттан карыш та тайпылмый...
              “Завтра” газетасының быелгы 15 санында Евгений Ростиков дигән автор бастырган  “Элемтәдә Минск” атлы мәкалә үтә дә гыйбрәтле. Ул ( тәрҗемә-авторныкы.- Р.З.)болай дип яза .
          “   ...1943 нче елның 22 мартында Минсктан 40 чакрым читтә партизаннар җиңел машинага каршы  ут ачалар.Ә анда полиция батальоны командиры, Берлин олимпиадасы чемпионы ,фюрер үз иткән гаупман Ганс Вельке була.. Шушы югалтуга җавап итеп җәзачылар   Хатынь   авылын урап алалар һәм кешеләрен зур сарайга тутырып,  диварларына салам түшәп , ут төртәләр, яна торгач, авып төшкән ишектән тышка ыргылучыларны автоматтан кыралар. Әлеге җинаятьне   Дирлевангерның җәза отрядындагы немецлар кылган дип санау кабул ителгән. Бу хакта китаплар язылган, фильмнар төшерелгән. Арада иң  мәшһүре белорус Алесь Адамович сценарие буенча режиссёр Элем Климов тудырган “ Иди и смотри” дигәне. Ә бит шул чакта ук   , әлеге җинаятьне Киев каласында иреклеләрдән оешкан 118 нче батальондагы үзебезнең украин туганнарыбыз  кылганлыгы   мәгълүм иде...Ул заман  “бердәм, тугандаш гаилә” булып яшәүче совет кешеләренә  бу хакыйкатьне әйтергә ярамаган.  
            80нче елларда КГБ,  Хатыньның баш палачы,118 нче полиция батальоны штаб җитәкчесе Георгий Васюра эзенә төшә... 1986 нчы елны аны Белоруссия хәрби округы трибуналы атарга хөкем итә...”
             Менә бит ничек...Империя бюрократиясе стратегик максатлардан чыгып эш итә. Кайчан кайсы халыкны ни дип гаепләү аның  ихтыярында. Бүген шартлар үзгә. Украина  президенты Виктор Ющенко 1930 еллардагы ачлыкны украин халкына карата махсус оештырылды дип белдерде һәм киләчәктә дөнья , халыкара кануннарга таянып компенсация мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин. Балтыйк буе илләренең СССР дәвамчысы Русиягә охшаш дәгъвалары әзерләнә кебек. Димәк   куенда йөретелгән кайбер ташларны  тагын “чәчәр”сәгать  суккан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий