Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

КУБАРЫЛСЫН ҖАННЫҢ ЮШКЫНЫ...


 КУБАРЫЛСЫН ҖАННЫҢ ЮШКЫНЫ....

Комнан бу ишү, ягъни буш сүз сөйләүдә кем беренчелекне тота, ир-атмы, әллә хатын –кызмы ? Әлбәттә гүзәл җенес дияргә мөмкин очсызлы юморескалар укып яки сәхнәдән тыңлап, шуңа мөкиббән китүчеләр. Ә чынлыкны аңлау өчен телевизор кабызу да җитә. Анда комнан бауны нигездә ир-атлар ишә һәм ниндиләре генә әле...
Элегрәк безнең якта булган хәл ,вакытында кайта белмәүче хәләлен юллап бер ханым аның эш урыны райкомга юнәлә. Төнге икенчеләр китүгә карамастан, фирка комитеты бинасы тәрәзәләренә ут эленгән була. Алай да бу кире борылмый, кыеп эчкә үтә. Баксаң , шунда эшләүче ир-ат, бүлек мөдирләре, инструкторлар мул табын корып, тамак чылата-чылата ниндидер мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышалар, ә кайсылары майка һәм трикодан калып шахматта көч сынаша . Ханым, чорның “намусы, акылы һәм вөҗданы” дип үзен тәкъдим итүче КПСС ның район бүлеге эшчәнлегенә карата телдән шактый кырыс бәһә бирә һәм ирен , көтүдән вакытында кайтмый тилмерткән кәҗәгә дә әйтми торган сүзләр белән керендереп, аркадашларыннан аерып алып кайтып китә . Шунысы гаҗәп, җирле марксизм-ленинизм тарафдарлары арасында ханым әйткәннәрне кире кагарлык контрдәлилләр китерүче табылмый...
Хәлбуки, ир-атлар гына җыелышкан мәҗлесләрдә , сүз баштарак уртак тема табылмау сәбәпле микән ,оешмый интектерә. Аннары оеша башлый, һәм тора-бара җанланып китә : ил-көнне, хәтта ки динне кайгыртулар модада бит әле соңгы араларда . Шәхсән үзем, тәмле әңгәмәгә юл яру максатында , кереш сүз сыйфатында каядыр бару хакында сүз башлыйм. Әйтик ,бистәдәшләр белән Болгарга сәяхәт хакында искә төшерергә яратам...
... Шәмәрдән газ куу идарәсенең иманлы җитәкчесе бистәнең абруйлы аксакаллары гозерен бер елны да аяк астында калдыруны яхшысынмый, тамгаланган автобус таң атканчы ук мәчет янына килеп туктый, ә сәяхәткә иртәнге намаздан соң кузгалабыз. Юллар шәп ,шуңа Идел ярына җәһәт барып җителә , ә паромда, ходаның хикмәте, нәкъ безгә дигән бер буш урын да калган.. Шул хакка соңарып безне көтә икән. Габдулла агабыз “ изге юлда йөрибез, бездән түләтү тиеш түгел” дип, йөзмә күпергә уздыручы билет сатучыларның башын әйләндереп карый. Әмма тегеләр күпне күргән, күңелләре йомшармый .
Идел кичеп, күпмедер ара узгач, изге Болгар җирләре башлана. Болгар каласы төзеклеген һәм йорт-биналарының катлылыгы ягын исәпкә алганда ,ул бистәбездән кайтыш авыл булып тоела. Авылның да Кукмара ягыныкы сыман күркәме түгел, ә Питрәч төбәгендәге “Чуча” һәм Теләче ягындагы “Ачы”ны хәтерләткәне. Әлбәттә Болгар каласы мәйданы буенча әлеге рус авылларыннан күп тапкырлар зур. Уртаклык та юк түгел шул, кайбер урамнарында кычытканнар һәм тигәнәкләр күкрәп үсеп утыра... Менә автобусыбыз музей-тыюлык каршындагы махсус мәйданга кереп туктый . Төркемебез белән тарихи һәйкәлләр биләмәсенә ашыгабыз. Анда билет алып керәсе икәнен белгәч, орден-медаль таккан бабайларыбыз ишек сагындагылар белән сөйләшүләр башлап җибәрә.
- Без әле килеп җитеп бер ни күрмәдек, инде автобус куйган өчен дип кенә дә ун сум акчабызны каердылар.
- Тагын күпмене кайларда сорарлар...
- Без бит изге юлда, дога укырга дип килдек,билетсыз гына кертеп булмыймы соң? Бик матур кешеләр күренәсез үзегез...
Тыюлык сагындагы марҗаларның йөрәге таш түгел, аларның әтиләре, бабалары яшендәге өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтәсе, яхшылык эшлиселәре килә .
- Сез шул кадәр оста юмалыйсыз, балалар ала торган билет бирсәк кенә инде. Анысының бәясе бөтенләй ташка үлчим....Ләкин бүтәннәргә бу хакта ләм-мим!
Ял көне иде ул . Истәлекле урыннарда туйганчы йөрдек. Вакыт кергәч, биек урыннан азан әйтеп, өйлә намазын борыңгы мәчет урынында укыдык. Аннары тамак ялгадык.Кайтырга дип чыксак, Идел кичүендәге биш чакрымга сузылган машина чиратын күреп өнсез калдык. Ул заман әле елга аша күпер төзелеп бетмәгән иде бит . Баксаң, якшәмбе көн гел шушы хәл икән биредә, ә шуны исәпкә алмый сәяхәткә дип кузгалганбыз. Нишләргә? Паромнан төшәсе машиналар өчен калдырылган аралык буш тора торуын.. Егетләребез, шоферны тәвәккәллеккә өнди һәм автобусыбыз шул тарлык буйлап алга томырыла. Як-яктан янап, сүгенеп кычкыралар , ә без бер нигә карамый алга барабыз һәм каршыга хәрәкәт башланды дигәндә генә шлагбаум төбенә борылып , сөрлегеп тукталабыз..
Менә бер заман паромнан төшүче машиналар яныбыздан чыж да выж узып бетә һәм шлагбаумны бер ача бер яба Казан ягына кайтучы транспорт чараларын үткәрү башлана . Алар бер-бер артлы йөзмә күпергә үрмәли .Ә безнең хәлләр хөрт, биләгән комырактан ни алга, ни кырыйга, ни борылып китү җае юк. Бәгъзеләр биредә көн вә төн уздырыр иде әлбәттә, әмма тәвәккәл Шәмәрдән кешеләре башкарак камырдан әвәләнгән. Иң әвәле мәчет карты Габдулла агай, “Без изге юлда, безне сез бушлай уздырырга тиеш, бу якка чыкканда да акча кыстыгыз, оялыр идегез ичмаса”, дип паромга хезмәт күрсәтүче марҗаларны кабат аптырата башлап, уяулыкларын җуйдырды.. Ул да булмый , ике таза егетебез шлагбаумны төбе -тамыры белән йолкып нигездән чыгаралар һәм аклы каралы киртәсен киреләй борып, паромга керергә укталган( редакция өчен:нацеленный дигән сүз) машиналарга юлны ябалар. Ә безнең автобусыбыз алдында киңлек ачыла. Шоферыбыз, көтелмәгән хәлдән каушап, машинасын кинәт йолкыта һәм моторны әздән генә тончыктырып сүндерми. Алай да үзен тиз кулга ала һәм пазигыбыз ажгырып паромга кереп китә...Баксаң йөзмә күпердә бүтән урын калмаган да икән инде...
Габдулла агайның һаман үз туксаны-туксан, һәм паромчы түтәйләр ризалашып кул селти. Тәки бер тиен түләми икенче ярга барып чыгабыз.
- Нигә кыланасың, түлә , бар бит акча , -ди имам хәзрәт...
- Миңа кәҗәсе түгел, мәзәге кыйбат , -ди Габдулла агай.
Минем шушының ише хикәям төкәнде дигәндә , гадәттә сәүдә ноктасына юнәлтелгән дустыбыз төянеп кайтып җитә , өстәлгә матур-матур алъяпкычлы шешәләр, кабымлыклар тезелә һәм бераздан әңгәмә бөтенләй башка юнәлештә хут ала. Әлбәттә инде үзәк урынны хатын-кыз темасы били , ягъни мәхәббәт фронтындагы җиңү яки җиңелү , уңайсыз хәлләргә тару , мактанышу һәм бер-береңне макташу, һ.б.ш.и. хакында озайтыла башлый сүз. Җөмләдән,
- Ай-яй һуш китмәле иде синең ул асыл кошың, ничек ияләндерә алдың һәм ник дип кулдан ычкындырасы иттең син аны?- дип куя берсе.
- Вәт шул-шул. Үземә генә булмас бу бәхет дип шөлләп, вак җанлылык күрсәттем,-дип көрсенә икенчесе.- Гомерең буе кан калтырап сакларсың , ә бакчаңа “кәҗә” барыбер керер, мәйтәм. Кермәсә дә тормышыңны уяу каравылчы сыйфатында уздыру йөрәккә көчәнеш. Бабай әйтмешли, инфракыт алуың бик тиз.
- Турысын әйткәнгә ачуланма, син бит инде маймылдан бераз гына матур, ничек шулкадәр чибәр кызларны үзеңә каратасың ?
- Артык гүзәлләрдән күпләр өркә. Сәбәп төрле. Менә синең буй-сын җитешле, кыяфәт чибәр, беләкләр бастырык юанлыгы, кием –салым да ару. Әмма синдәй җегетләр, гадәттә тәккәберлекләренә зыян китерүдән котлары чыга . Тормышыгызда “юк!” дигәнне бер ишетеп гарьлек хисләре кичергәнсез дә, инде шуны мәңге оныта алмыйсыз, кире кагу кабатлануыннан куркасыз ,тагын уңышсызлыкка тарсагыз үз-үзегезгә ышанычыгыз тәмам төкәнеп , балтагызны суга төшерүегез дә ерак йөрми. Ә бит сылу кызларда да йөрәк бар. Аларның да нәкъ шул ук сәбәпләр арасында ялгызлык кичереп, гаҗизлектән нишләргә белми бәргәләнгән -тилмергән чаклары булмас дисезме?.. “Унга бар, уңганчы бар”, - ди чая хатыннар. Безгә дә шушы мәкальне чак кына төзәтеп, “йөз дә унга сүз куш, уңганчы куш” дип аңларга кирәк. Минем белән бер курста гаҗәп матур кыз укыды. Йөзе күркәм, гәүдәсен гүя кыру станогында ясаганнар . Ямьсез дан чыгармады , авызына тәмәке, сыра яки шәрап алмады.Аның матурлыгыннан да өректеләр. Шул исәптән мин дә. Ялгызлык яман нәрсә , чылт иткән гүзәл һәм уңган шул татар кызы күрексез генә әмма итагатьле бер урыс малае белән киноларга баргалап йөрде. Институт тәмамлаганда ниндидер , үзеннән өлкәнрәк бер инженерга , дөрес, үз татарыбызга кияүгә чыкты . Туенда аның белән бергә вальс бию насыйп булды.
- Яратып чыгасыңмы? –дип сорадым, бер әйләнешебездә
- Нинди ярату? –диде гүзәлкәй күзгә тутырып карап. – Вакыт җитте , лимит бетте -дип өстәде ...
Рус, татар язучылары әсәрләренең байтагында матур гына йөргән җирләреннән, кыз тота да йөргән егетен калдырып үзеннән өлкәнрәк берәүгә кияүгә чыгып куя. Сүз дә юк, була торган хәл, тормыштан алынып язылган дим мин мондый кыйссаларны. Ә автор ир-атлар , шәхси тәҗрибәләреннән чыгып булса кирәк, моны егетнең драмасы дип аңлыйлар һәм укучыга да шуны җиткерәләр. Ә алар аңлап җиткермәгән төп сәбәп халкыбыз җырындагы бер юлда бик тә төгәл әйтеп бирелә :
“Әллә чыгып калыйм микән,
Алучысы барында...”
Имеш бу шаян җыр. Булыр шаян. Күз яшьләре аша елмаерга азаплану яшерелгән монда. Бүген кулын сорауны кичектергән егетнең киләчәктә яныннан китеп бару ихтималын да бизмәнгә сала мәгъшука туташ. “Хатыннарның бөтен матурлыгы ана булуда” икәнен Такташ әйтеп биргән . Әнә шул матурлыкка чакыруы белән кайчак җиде ятлар җан сөйгәннәрдән өстен чыга да инде...
... Сүзебез ир-атлар мәҗлесе хакында иде ләбаса. Ул матур гына дәвам итә һәм тагын да кыза төшкәч, әңгәмә әлбәттә инде сәясәткә төртелә.
Шундый фикер алышуларның кайсындадыр бәгъзе дус авызыннан менә мондые да яңгыраганы булды сымак..Имеш, илнең Брежнев заманындагыча ары таба бара алмавын гади халык кына түгел, өстәгеләр дә һәм күпкә алданрак аңлаганнар. Дөресрәге алар, капитализмга кире кайту аша шәхси баюны да планлаштырып, бер дөрес сүз дә әйтергә ирек калдырмыйча башта гади халыкны коммунистик режимның шөкәтсезлегенә, яхшыртып булмаслыгына иман китерткәннәр. Оешманы банкротка чыгарып , милкен талау ысулы яңалык түгел , ул, иң әвәле ил өстендә үткәрелде... Милекне кануни җирлектә үзләштерү , цивилизацияле илләрнең моңа хәерхаһлы булуларын тәэмин итү , аларның банк системаларыннан ирекле файдалану өчен демократия кирәк була һәм аны вакытлыча рөхсәт итеп торырга, ә урнаштырасы маллар урнашып беткәч, кире авторитаризмны торгызырга ниятләнгән. Кып-кыска демократия чорында да шул иҗтимагый стройны яклардай урта сыйныф барлыкка килә башлый. Ә аны ныклап торып аягына басканчы юк итү зарурлыгыннан чыгып, дефолт оештырыла. Ни өчен демократияне җан тәслим кылу котылгысыз соң? Чөнки , демократия дәвам иткән очракта урлаганны кайчан да булса кире кайтарту куркынычы кала... Әйтик Гаага суды карары нигезендә .Вәт һәртөрле кире кайтулар булмасын дип, телевидение көн- төн “театр” күрсәтә , ягъни бәгъзеләр “Алтын бозау” фильмындагы зицпредседатель Фунт үрнәгендә, мәгълүм бер шәп хакка демократ битлеге киеп, илне төп талаучы, халыкны төп башына утыртучы ролен башкарганнар һәм гәвамда демократиягә карата нәфрәт дулкыны уятуга ирешкәннәр. Һәртөрле рэкитирларны “бәйдән ычкындыру” , гомумән җинаятьчелекне тышаусыз калдыру да халыкта “тәртип”не, “ныкъ кул”ны сагыну хисләрен тернәкләндереп, аны ихтыяҗ дәрәҗәсенә күтәрү максатын күздә тоткан... Кашпировскийны яңа төр оештыру коралы дип карарга кирәк. Әлеге ысулда эш итүче вазифалы агалар бүген инде аерым кешене түгел, ә илне савыктыру , һәммәбезне тулаем бәхетле итү хакында көн дә экранга чыгып , тел чарлап, баш әйләндерәләр....
Әдәби эшчәнлектән тәмам бизеп ,язудан бөтенләйгә туктыйм дип торган чорымда , “р” хәрефен әйтеп бетерә алмаучы бер шагыйрь дус бүксәмә төртеп ,
- Күгәсеңме бгат, синең күлмәкнең өченче төймәсе инде шактый алга омтылып тога, -дигән иде. Аннары башыма ымлап,
- Ә менә анда нинди пгоцесслар багганын син бит белмисең . Когоче говогя язылганда язып калыгга кигәк, - дип өстәгәне дә хәтердә. Телеэкран катында үзгә Кашпировскийларны тыңлаганда күз йомып, башыбызны, муенны эшкә җигеп әйләндереп утырмасак та аңлашылса кирәк, шул шагыйрь әйткәндәй миебездә нинди процесслар баруын чамаламыйбыз бит. Мәктәпләрдә милли компонентны бетерү әйдәре “Единая Россия” фиркасының сайлауларда җөмһүриятебез биләмәсендә җиңүе дә моңа куәт... Үзләрен демократлар дип танытучылар, булмаган партияләренең күреләтә җиңеләчәкләрен белә торып, күп акчалар түгеп, әле дә булса юкны барга чыгарып, көрәшкән атлы тыпырчынулары да тикмәгә түгел, ә баш әйләндерүгә кайтып кала .
Шулвакыт, әңгәмә башында ук мәмрәп йокыга талган бер дус уянып китеп ,
- Мин сезгә үзгәртеп кору башлангач ук әйттем! Агяһ булыгыз , 1937 нче ел бер кая да китмәде! Ул шушында гына. Кирәк тапсалар иртәгә үк кайтарып куялар 37 нче елны , дип кисәттем. Сез бит мине аңламадыгыз, -ди.
Сәясәт турында бәхәсләшеп аргач, һәм тагын да ныграк сыйлана төшкәч , билгеле инде, мәҗлес , татар дикторлары әйтмешли ,ахырына якынлаша , ягъни эш турында такылдый башлыйсың...
Күп еллар элек, дуслар белән шулай табын корып утырганда бара-бара райкомның беренче секретаре эшчәнлеген энә күзеннән үткәрергә керештек. Моның урып- җыю чорында урманда тырыс тотып гөмбә җыеп йөрүен районыбызның атказанган ялагайлары “интеллегентлык үрнәге” дип, соклану белдереп авыз суларын корыткан чор бу. Һәм әлеге фикергә иман китерүчеләр безнең арада да юк түгел .Авылдашым Госманны әлеге бәһә тәмам чыгырдан чыгарды,
- Мин монда бер нинди интеллегентлык күрмим. Авыл кешесеннән, игенчедән аһаһайлап көлү дип карыйм мин моны, -диде ул ярсып.
Мин дә авылдашны куәтләдем, “беренче”не “Грибоедов” дип тә тәгаенләдем шикелле. “Сельхозтехника» берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Фәннур дус мин кулланган кушамат вә метафораларны кабул итмәде ,
- Рөстәм, син не прав! Абзый гениальный! Бик тә акыллы, -дип кырт кисте.
Кунагыбыз, шагыйрь Наис Гамбәр җемиеп кенә елмаеп,
- Карасана. Боларның абзыйлары гиниәлни икән. Әле өстәвенә акыллы да икән, -дип куйды. Әз генә паузадан соң, шартлау сымак күмәк кешнәү яңгырады. Кырт кисүче дустыбыз, кызарынып үзенең хаклыгын дәлилләргә маташып карады , тик аудиториянең һичничек тыйлыга алмавын , аның дәлилләрен үтә саллы булган очракта да кабул итмәячәген аңлагач, өмет өзеп сул кулын алга селтәде һәм кесәсеннән ашыгып сигарет пачкасын тартып чыгарды...
...Фәкыйрегез ир-ат мәҗлесен үзе белгәнчә, Сабача шәкелдә тасвирларга тырышты. Бәлкем бүтән урыннарда сценарий бөтенләй дә башкадыр. Әйтик мин белгән һәм ифрат яраткан бер төбәктә, мәҗлес азагында , кем дә булса җиңен сызганып,
- Әйдәгез туганнар, башлыйк булмаса, -дип йодрыкларына ирек биргәне дә ничектер хәтергә тирән уелып калган...
Хәер, бер мөһим өлеш тәки онытылган бит. Без бит әле бер ара гармун тартып җырлап та алабыз мәҗлесебездә. Бигрәк тә Мишә буендагы тау битендә учак ягып ял иткән чакларда .. Мин язган җырларга да чират тия.
         Шәмәрдәннең статусы тумыштан поселок, Сабаныкы сала иде, шуңа да “поселковыйлар” район үзәгендә яшәүчеләргә “авыл” дип, өстән карап сөйләшергә ияләнгән. Һәм бер мәлне, Тукайның “Баскыч” шигырендәгечә рольләр алмашынып Саба –шәһәр, ә җиде мең кеше яшәгән , чуен юл станцияле ,Татарстанның юк-бар калаларына биргесез шәмдәлдәге шәмдәй балкып торган Шәмәрдән бистәсе –авыл җирлеге дип тәгаенләнде .
Әлеге яңалык күпләрнең касыгына бәрде. Эштә , урамда , бистә җыенында да бу хакта кайнар фикер алышулар барды. Гомуми мунчада да шушы үзгәреш уңаеннан катгый-катгый фикерләр яңгырады. Авыл булуның табиб һәм педогогларларыбызга файдасы, хезмәт хаклары артуы һәм гомумән Шәмәрдәндәге позитив үзгәрешләр хакында (ә алар бихисап :детсад балаларын махсус автобусларда боз сараена йөртеп, квалификацияле тренерлар хоккей уйнарга, фигуралы шуарга өйрәтә , каратэ, футбол буенча яшьләр илкүләм уңышларга ирешә, күптән түгел бистә мәдәният сараенда рәссам якташыбыз Мөнәвир Мингазовның иҗат күргәзмәсе узды, һәм, мәдәният дигәннән биредәге оешмалар арасында өченче ел КВН, узган ел концерт куеп сынашсалар, быел спектакльләр күрсәтү ярышы башланды һ.б.һ.б.) уңай фикер ычкындырган идем, мунчадашларга бу ошамады ,тәненә матур сүрәтләр шактый төшерелгән бер агай :
- Әле син крестоносецларны яклап торасыңмыни?-дип , күкерттәй кабынып китте. Аннары күзләрен хәтәр ялтыратып, -Кимедеме соң налог? Ә җылылык өчен түләү? Минем энекәштән гыйвар аена гына да 3700 сум умырганнар әнә, -дип өстәде
- Әз түлисең килсә йә замок , йә фазенда салдырасың инде агай-эне, -дип куйды кайсыдыры.
Адлер ага Тимергалинның “Миллият сүзлеге” исемле хезмәтеннән укып белдем, хәчтерүш дигән сүз , тәре йөртүчегә барып чыга, чөнки хач, төркиләр һәм әрмән телендә тәре дишәнне аңлата. Русның , әрмәннәргә карата “хачики” дигән атамасы да шушы эргәдә.
Түрәләребезне хәчтерүшлеккә чыгаручы даирәле мунчабызда сәнгатькә бәйле даими күргәзмә эшли дисәм дә хаталанмам кебек. Татуировкаларны күздә тотуым. Кайберәүләрнең күз кабакларында да язу шәйләнә хәтта.
Газ миче ягучы булып эшләүче Радик абый белән дуслашмый кая барасың, мунча ачылганчы ук эчкә уздырып, бер ялгызың рәхәтләнеп иркендә юыну чабыну мөмкинлеген аннан башка кем тудырсын.
Радик агай үзе дә барча туганнары кебек үк эре гәүдәле, куәтле-егәрле зат .Озак еллар шахтада күмер чапкан. Бер тапкыр үзенең тыңгысызлыгы аркасында әздән генә җир куенында кысылып үлми калган. Энесе Марсель абый дә мәһабәт гәүдәле кеше иде мәрхүм, Шәмәрдән урта мәктәбендә физкультурадан укытты. Шушы урында чигенеш ясап, аның кыйссасына да туктап узыйкчы , мөхтәрәм укучым. Мәгълүм ки, Шәмәрдән элек-электән үзенең бүрек фабрикасы белән дан тотты. Рәтле баш киемен әллә кемнәр әллә кайлардан килеп биредән юллый иде заманасында. Фабрикадан “селтәп” чыккан мех кисәкләрен теркәп өйләрдә дә тектеләр аны, ә әзер товарны станциядә туктаган поезд вагоннарына кереп урнаштыру –үсмерләр кәсебе. “Вагонга керәсең, сатып алучыны табасың, ул бүрекне киеп карый. Ошатса, сатулашып, бәясен килешәсең. Клиент, бүрекне башына кигән хәлдә акча саный. Шулчак поезд кузгала башлый. Һәм син, сәмәнне кабат тәфтишләп тормый кесәңә шудыргач ,тиз генә тегенең башыннан бүреген эләктерәсең дә ялт кына тамбурга томырыласың һәм вагон ишегенән аска, перронга сикерәсең. Бер бүрекне бишәр, алтышар тапкыр сата идек...Ә бер мәлне, инде диплом алып, Байлангар мәктәбенә укытучы булып билгеләнгәч, үтә дә уңайсыз хәлгә тардым . Ике бик чибәр укытучы кызны култыклап Казан урамыннан бара идем , бер агай артка төшеп ,
- Аһ, Шәмәрдән жулигы..Хәтерлисеңме, миңа ничек бүрек сатканыңны , -дип йөзне җыртты. Байтак ара ияреп барды бу . Туктап якасыннан бик җилтерәтәсе , кызлар бар. Җитмәсә алар,
- Сиңа эндәшә түгелме соң ул, -дип аптыраталар.
- Исерек ул! –дип кырт кисәм...”
Шулай сөйләгән иде , кыска гомерле агай... Аның энесе Гаффан шәп спортчы иде заманасында. Аңа да тәнгә сүрәт төшерә торган урынга барып кайту язган булган.
Хәер, Болгарга , зиярат кылырга барып , тәһарәт алырга Иделгә кергәч тә кайбер мөселманнарыбызның тәннәрендә әз-мәз булса да шундый , биографияләре белән бәйле штрихлар күзгә чалынгалады. Ял көне иде ул . Намазлар укып кайтырга чыккач, Идел кичүендәге биш чакрымга сузылган машина чираты күреп өнсез калдык. Ул заман әле Идел аша күпер төзелеп бетмәгән . Баксаң, якшәмбе көн гел шул хәл икән биредә, ә без моны исәпкә алмый сәяхәткә чыкканбыз. Нишләргә? Дүшәмбе - эш көтә. Паромнан төшәсе машиналар өчен калдырылган аралык буш тора торуын.. Егетләребез, шоферны тәвәккәллеккә өнди һәм автобусыбыз шул тарлык буйлап алга ыргыла. Як-яктан янап кычкыралар , ә без бер нигә карамый алга барып , каршыга хәрәкәт башланды дигәндә генә шлагбаум төбенә борылып, чүмәшәбез.
Менә бер заман паромнан төшкән машиналар яныбыздан узып бетә һәм шлагбаумны бер ача бер яба Казан ягына кайтучы машиналарны үткәрү башлана . Алар бер-бер артлы йөзмә күпергә төялә . Без биләгән мәйданнан исә ни алга, ни кырыйга, ни борылып китү җае юк. Бәгъзеләр биредә көн уздырыр иде әлбәттә, тик тәвәккәл Шәмәрдән егетләре башка камырдан әвәләнгән. Иң әвәле мәчет карты Габдулла агай, “Без изге юлда, безне сез бушлай уздырырга тиеш, чыкканда да акча кыстыгыз”, дип паромга хезмәт күрсәтүче марҗаларны аптырата башлады .
- Абый, сез мәңге паромга үтә алачак түгел, керсәгез түләмәссез, -дигән вәгъдә бирде паромчы гаярь марҗа түтәйләр .
Ул да булмый , ике таза егетебез шлагбаумны төбе -тамыры белән йолкып нигездән чыгаралар һәм аклы каралы киртәсен киреләй борып, паромга керергә укталган машиналарга юлны ябалар. Ягъни, безнең автобусыбызга хут ачыла. Шоферыбыз, көтелмәгән хәлдән каушап, машинасын кинәт йолкыта һәм моторны әздән генә тончыктырып сүндерми. Әмма үзен тиз кулга ала һәм паром хезмәткәрләре аңышканчы безнең пазик ажгыртып паромга кереп китә...Баксаң йөзмә күпердә бүтән урын да калмаган икән инде...
Габдулла агай да сүзеннән чигенми, паромчы түтәйләр кул селти һәм тәки бер тиен түләмичә икенче ярга чыгабыз...
Болгарга сабалылар да йөри. Имам булып киткән сыйныфташым да, махсус автобус алып, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән бергә Болгар якларын урап кайтканы булды. Тик ул бу сәяхәтне искә төшерергә яратмый, чөнки фронтовикларыбыз, кибет саен туктап, “матур” итеп барганнар һәм бик “матур” булып кайтканнар . Мин инде сыйныфташны ирештерәм, оештыручысы шәп булган , дим. Шәмәрдәнлеләр арасында да бар иде фронтовиклар... Имам хәзрәтебез Хәмит абый үзе дә утлар-сулар кичкән шәхес. Әмма , безнең төркемдә ислам дине кушканнардан тайпылырга теләүче булуы сизелмәде. Өлкәннәр , тизрәк кайтып җитү максатында кайбер намазларны казага калдыру ягын куәтләгән иде дә, яшьләр ризалашмады, намаз вакыты мәчетле авылда керәме , басуда яки болындамы, минутында туктап , азан әйтеп , кичектерүләрсез укыдык , Аллаһе Тәгалә разый булсын.
P . S . Шәмәрдәннәр генә түгел , сабалыларга да шәмәрдәннәрне үз итмәү хас. Әйтик, укуымны тәмамлагач, байтак еллар Мөслимдә эшләдем. Күпме дәвер узып та , шунда барып чыксам, “Кайчан кайттың?” дип сорап, үзләренекегә чыгаралар. Ә Сабада барыбер кем дә булса , “Шәмәрдәннәр нишләп йөри?” дигән сөәле белән гаҗиз итә...Дөрес , Сабаныкы санаучылар да юк түгел . Район мәдәният йорты методисты Рәйсә ханым Имамиева моннан байтак еллар элек мин язган шигырьнеме, җырнымы “Социалистик Татарстан” га юллаган, ә авторын “Рөстәм Сабалы” дип күрсәткән. Һәм ул шулай басылып та чыкты. Тик псевдоним ябышмады, аны хуплаучылар табылмады. Ә, Фәннүр атлы, шул чорда Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләгән дус, кесәсеннән каләм алып , “монда бер хата киткән ич”, дип “Л” хәрефен “К” га төзәтеп куйган иде , сабакы ...


Комментариев нет:

Отправить комментарий