Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ВАТАН САКЧЫСЫ


           ...Татарга ошаган урыслар, урыска ошаган татарлар була. Һәм андыйлар күбәя тора кебек . Бу хәл ашауга да бәйледер әле.  Шулай, бервакыт, сәбәп чыгып, гәүдә төзелеше , кыяфәте, үз-үзен тотышы белән хатыны чеп-чи марҗага , ә үзе урыска тарткан, алай да татарчалары камил  милләттәшләребез фатирына  кунакка барылды  . Өстәлгә  “ак “ чыгып кунаклады ,ханым мул итеп ысланган чучка салосы һәм тозлы кыяр турады ,  тәлинкәләргә әчегән кәбестә штиен чөмәкәйләп бүлде һәм “хәзинәдә барыннан җитешергә” кыстады. Мондый ризыкъның кунаклары тамагыннан үтәсенә аларда һичбер шик юк иде.  Ә менә, җөмләдән урыс кардәш, таныш яки дус-иш йортына барып чыгылса , ни гаҗәп татарлыгың , өммәтең искә алына. Әйтик, гаиләм белән Минзәлә ягына, Саша Яновка кунакка килгәч , беренче көнне табынга тутырган тавык һәм кыздырылган Ык балыгы чыкты. Икенче көнне исә,”юк ,бүген китмисез әле” дип , мөселманча, кыйблага каратып сарык суйдыру өчен  ул, күрше авылдан сугымчы татар танышын чакырып китерде.
         Ә теге, үзебезнең  татарлар табынында , әлеге ханымның ире,  ягъни хуҗа кеше, ничектер машина хакында сүз чыкты да,    шаяртмакчы  булып микән:  “Машина карасаң йөри , ә хатыннар киресенчә”, дип ычкындырды . Гороскоп буенча  фәкыйрегез чаян йолдызлыгында тугангамы , чагудан һич тәкать тотар хәл юк,
-                     Шәхси тәҗрибәдән чыгып әйттеңме син моны? -дип ычкындырганымны сизми дә калдым.
Кыек аткан ук туры тиде ахры, аралашулар төкәнде..
         ...Сочи , Адлер калалары аша Абхазиягә сәяхәтемдә автобуска утыручылар арасында күпчелек руслар булып,  берсе бигрәк тә әнә  шул якташка ошаган иде. Ул әле кичәге сыйланудан айнып ук бетмәгән һәм башы”төзәтелмәгән”гә ошый, автобуста  аралык уртасында ике аягын аерып баскан һәм пассажирларның  урыннарына утыруын тоткарлавын, юлларын бүлүен аңышмый. Гид , милләте буенча абхазлы Нона ханым елмая-елмая аңа утыру кирәклеген кат-кат аңлата торгач, ниһаять тегеңә  “барып җитте”,  бер кавым күз тондырып гидка, аннары юлдашлары - безләргә карап торды- торды да, нәрсәдер мыгырданып  , якындагы урынга ишелде.Янәшәсендә хатынымы, монда юлыккан мәгъшукасымы микән  , үзе сыман эре сөякле ханым гәҗитне җилпәзә ясап, хәле мөшкел агайга үзенчә ярдәм итәргә кереште. 
            Өскә ишеләм-ишеләм дип торган текә һәм ифрат биек кыялар арасыннан бара торгач ярларын куаклык баскан сулык янында ялга тутадык. Теге агай кыю рәвештә , гәүдәсен туры тотып , куаклыкка танк сыман кереп китте. Без фотога төшәргә керештек. Кыяга басып, суга кереп , күпер култыксасына тотынып, кем ничек кылана ала... Ул арада кузгалыр вакыт та җиткән икән .   Теге агай  биредә калуны планлаштырмаганга ошап тора , автобуска ашыга-  кабалана алданрак керергә мәтәләнә. Менә ул кереп җитте һәм  янә аралыкка басып , юлыбызны япты.  Автобус шоферы , рәхмәт төшкере ,арт ишекне  дә ачык калдырган икән , агайны кузгатмый да төялү җае табылды .Дөрес ,  аңа җикеренүче берәү-икәү табылган иде, тик  көткән  нәтиҗә генә чыкмады,
-                     Ты чего орешь? Ты один штоли здесь, фәләнеңне төгән  -дип, ризасызлык белдерүчеләрнең үзләрен коралсызландырды әлеге зат...
          Моның гәүдә зур, тулы  һәм калын, эш якалашуга китсә кайсы якның җиңәчәге анык кына күренеп тормый иде , урынында егылса да юл томаланачак,  күтәреп чыгару өчен исә таза өч –дүрт ир-атсыз да булырлык түгел...Һәм курач гәүдәле турист ир атлар, аларның бегемотны хәтерләткән , гүзәл җенескә караган юлдашлары, әлеге агай белән салгалашуның мәгънәсезлеген  аңлап, тынычлануны кулайрак күрделәр....
           Ниһаять Рица  күле янындагы кафега туктап тамак ялгыйбыз. Биредә кукурыз оны боламыгы –мамалыга , чучка итеннән  шашлык , парланып пешкән  форель, һәм өй шартларында ясалган шәраблар һәм коньяклар белән сыйлыйлар икән.
- Шашлык нинди иттән, -дип кызыксынуыма , сатучы, җирле абхазлыга кияүгә чыккан чибәр марҗа кызы , теше сызлаган сыман үкенгән кыяфәт чыгарып,үз шәхесен аерымлап,
-          Боларның монда гел чучка ите , -дип белдерде.
           Ә теге абзыйга мач килде , ике стакан коньякның берсен шашлыккача, икенчесен шашлыктан соң каплап куйды.
          Сәяхәтебез барышында гид “Ирләр күз яше” дигән кыядан төшүче шарлавык белән таныштырган иде.
-                     Бу елау түгел , ә истерикага ошый , -дип искәртүемә каршы гид ханым, август аенда кыя ирләрчә, саран “елый” , ә хәзерге айларда  су күп төшә шул, дип акланды. Теге агайның да теле ачылып, бер мәлне әлеге шарлавык сыман ул да гөрләргә кереште . Башта гид ярдәмчесе абхазлы Давидка һәм янәшә-тирәдәгеләргә русларның бөек халык икәнлеге хакында тукыды, аларның яхшылыкларына яхшылык белән җавап бирү зарурлыгын сеңдерергә кереште. Ул утырган өстәл белән янәшә туры килүем сәбәпле, ул “шулай бит , друг”, -дип миңа да эндәшкәләде. Бер мәлне агаебыз Чеченстаның президенты Рамзан Кадыйровны сүгә, «это же безграмотный человек!» дип фашлый башлады. Һәм әлеге фикерен ни өчендер янә миннән  җөпләтәсе  килде.
            Элекке әйткәннәрендә баш каккалап купаерга ирек  куйсам һәм “кулга ияләштерсәм” , бу юлы Василий Шукшинның “Срезал” хикәясе герое Глеб Капустин сыман  кыйланып, тәртәне зиректән бөгәсе иттем,
-                     Ничек  сезнең, гомумхалык сайлап куйган президентны шулай гаепләргә телегез әйләнә? Сезгә кем андый вәкәләт бирде? –дип җавап кайтардым моңа кырыс кына  һәм татарчага күчеп янәшәмдәге ташчы булып эшләүче якташым  Рәшиттән нәрсәдер сорап куйдым.
                  Агай җитдиләнде, тавышы салмакланды:
-          Я имею право. Я там воевал , три войны прошел , -ди бу.
-           Руки – ноги целы кажись? 
-          Бог миловал.
-          А  что  делал  в Чечне, честно  сможешь рассказать?
-          Я , Российский офицер . Я там Родину защищал!
              Агай миңа һәм Рәшиткә тонган караш ташлап алды . Аннары,
-   Извините, дама ждет , -дип , юл читендә күлгә,  байдаркаларда йөзүчеләргә игътибарын салган  мәгъшукасымы , хатынымы янына ашыкты. Аның күлмәгенең аскы сәдәфләре каптырылмаганга симез йонлач корсагы  ачылып тора иде...Хәер , моны гаеп итеп тә булмый, кендек күрсәтеп йөрү хәзер модада ләбаса...
                   Татарда эч китү дигән гыйбарә бар.  “Ми китү” дигәнен дә булдыру кирәк.  Бертуктаусыз, мәгънәсезгә өзлексез такылдауны аңлату өчен кирәк ул.
Әлеге әфисәр дә юл буе гаңгылдап кайтты.
                 ..Маршрутта “Яңа Афон” дигән монастырьга зиярат кылу да каралган иде. Ул бездәге Раифныкын хәтерләтә һәм биредә дә “изге су” чыга икән... Асылда “Раиф” та, “Яңа Афон” да  колонизаторлар тарафыннан  яулап алынучылар йөрәгенә турылып каккан казык. “Яңа Афон” диңгез буендагы таулыкта утыра, ерактан ук балкып матур булып күренә. Аның хәтта патша заманында корылган үз ГЭС ы бар. Якын баргач , төзексезлекләр, җимерекләр, касмакланган штукатурка буявы күзгә ташлана  һәм храмга илтүче юл читендә православ гыйбадәтханәләренә  хас күренеш  , славян чырайлы ир-ат һәм хатын-кызлар хәер теләнү белән мәшгуль. Хәмерсөярлекләре  исә чырайларга чыккан... Хач һәм кылыч тотып, кан-яшь түгеп  яулап алынган Казанда ханлыгы һәм Абхазия җирләрендә “изге” чишмәле  монастырьлар калкытып,  православ дин башчылары  нәрсәгә омтылды  соң? Тиңдәшсез Кәгъбә  һәм  зәм-зәм чишмәсеннән гыйбарәт күкләрдән иңгән идеяне җирләштерергә азапланумы , плагиатмы бу? Әллә пародия дип аңларга микән ? 
Таш юлдан югары күтәреләбез. Баксаң әлеге ташларны зиярат кылучы гөнаһлылар китергән. Имеш  гөнаһлының гөнаһысы, китергән ташы барәбәренә ярлыкана. Ъткен поплар шулай дип таш мәсьәләсен ансат хәл иткәннәр, ташка кытлык төкәнгән.
                 Ә Абхазиянең иң-иң шаккатыргыч хикмәтләре җир астында  ..Җир асты мәгарәләрен гизгәндә, берсенең мөһәҗирлеккә багышланганлыгы әйтелде.  Гид “мухаджирство” , ягъни абхаз халкы дучар булган мөһәҗирлек турында сөйләргә кереште. Бүгенге рус туристларыннан гафу сорагандай ” кызганычка каршы патша Россиясе абхазларга карата  да колониаль сәясәт уздырды, ярты миллионнан артык милләттәшебез (халыкның күпчелек өлеше-Р.З.)Төркия, Сирия, һәм Мисырга китәргә мәҗбүр ителде” дип башлады ул сүзен.
            Баксаң анда киткән абхазлар хак  мөселман, монда калганнары нибары алтмыш мең – бар да христианнар... Керәшенлеккә чыкканнар булып аңлашыла. Әле бит болар ватанында руслардан тыш 100 мең әрмән яши... Без электән, борыңгыдан христиан дип аклана гидыбыз Нона ханым. Минем әни ягым –мөселманнарга тоташа дип тә өсти. Борыңгыдан ук христиан булу хакындагы фикер безнең керәшеннәр арасында да тәҗел ... Гид сөйли- дә сөйли. Ара тирә аны теге “Ватан сакчысы” урынсыз шаяртулары белән бүлдерергә, ялгыштырыга маташа, хихылдап көлеп  куя. Ул инде тәмам җебегән , лыч булган, чиертсәң кан чыгарлык йөзендә  тилемсә (блаженный дигән мәгънәдә ) нур уйный.
             Армиядә командирны солдатка ата дип тиңләү бар. Шундый аталарны берсе, хозурымызда . Явыз Иван һәм Петр 1 яугирләренең  варисы инде бу...Ватан сакчысы...
-          Бог миловал, -дип тора .
            Әле бик күпләрнең  газизләренә “ата”  булачак , әлеге җиңүчән яугир...     

Комментариев нет:

Отправить комментарий