Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ГҮНТЕКИН ИЛЕНДӘ


                                                       
                                                    (сәяхәтнамә)
                                                 АДАДАШЛАР ...
             Саба районындагы Түлешкә авылы артында мин уйнап үскән чирәмле калкулыклар  чылбырын   “атау”дип йөрткәннәре истә . Сүзлекләргә баксаң,  атау – аталыш һәм утрау дигән мәгънәләргә  ия  булуы беленә. Урыска бу  төшенчә  каяндыр “атолл” булып кереп,  шулай ук аталу дигән  татар сүзен хәтерләтсә,  төрекләр  утрауны “ада” диләр икән. География дәресендә  “Мәрмәр диңгезе”нә урнашкан“Принц утраулары” дип хәтергә бикләгән Төркия биләмәләре   Истанбулдан күренеп үк тора һәм   аларны  биредә ,  “Адалар”, ә иң зур мәйданлысын “Бююк Ада” дип тәгаенләгәннәр. Бөек дигәнендә В.И.Ленинның көрәштәше, Октябрь түнтәрелеше  башчыларының күренеклесе, Кызыл Армиягә нигез салучы  Лев Давидович Троцкий(Бронштейн)1929-1933 нче елларда  бер кая чыкмыйча  яшәүгә мәхкүм була. Сталин тарафыннан үзенә каршы оештырылган ау артык куркыныч төсмер ала башлагач ул  Мексикага  күченә.  Алай да гомерен өзәргә талпынышларның берсе , шулай әйтергә яраса, уңышлы төгәлләнә:  испан коммунисты Меркадер көчле сак астындагы биләмәгә үтеп кереп, инкыйлапчының баш капкачын альпинист кәйләсе белән чәрдәкли...
             Русияне кан- яшь дәрьяларына батырышкан ата коммунистны сыендырган һәм иминлеге кайгыртылган утрауда,  шактый ара   төрек әдибе  Решат Нури Гүнтекин дә яши . Дөньякүләм танылып, миллионнар йөрәген яулаган атаклы “Чалы кошы”романын  ул биредә иҗат итә һәм  әдәби героинясы әлеге  әсәр дәвамында ике тапкыр Бююкадага, Газиз җизнәсенә кунакка килә...Монда Фәридә үсмер чагында жизнәсе вилласы ихатасындагы биек агач очына  үрмәләп кунаклый һәм үзе гашыйк булган Кәмранның   тол хатын белән аулак урын дип , кич очрашып серләшкән мәлләрендә, югарыдан барлыгын белдереп, “ашларына таракан булып төшә”..  Ә  роман азагында нәкъ   шул утрауда  автор,  язмыш сынауларын кичкән Кәмран һәм Фәридәне  гомерлеккә кавыштыра. Бәгъзеләр балаларына  Фәридә, Ришат кебек күркәм исемнәрне шул дәвердә әлеге әсәр тәэсирендә кушканнар дип чамалыйм. Ә китап булып чыкканчы ихтимал ул әсәр заманында  татарның рухи галәмен  балкытучы “Совет әдәбияты” журналы битләрендә  дөнья  күргәндер... 
               Мәктәпне - мәдәниятнең генетик матрицасы диләр. Шул үзлек сагында без үскәндә мулла, ишан, хәлфә  нәселеннән чыккан, милли педагогикадан хәбардар  затлы нәсел дәвамчылары да булуы, дөресрәге андыйларның мәгарифтә орлыгы әле корымавы милли галәмебезне бушлыкка каулаудан коткара килгән ахры. Маңкортлаштыру сәясәтенә чарасыз иярүче,  кушылучы, милли аңнан бәйсез пидәгүкләр әрмиясе соңрак узынды.  Бүген ышануы да кыен, Татарстанда  мәгариф министры итеп чып-чын эрудит, күп телләрдә иркен аралашучы  ,зыялы һәм  нәзакатьле,  Парижның иң дәрәҗәле йортларында көтелгән кунак буларак кабул ителүгә лаек асыл милләтпәрвәр зат  куелган чор булга ләбаса...  Академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовны әйтүем ...
            Мәрхүмә әнием  дә романны дөньясын онытып  укыган булып чыкты, бу хакта  көндәлекләрендә  язгалап калдырган. Аның фикерләре белән танышу роман белән кызыксынуыма сәбәп булды. Бәхеткә, китапханәбездә  Ришат Нури Гүнтекин китабы бар икән, әлбәттә кулдан кулга күп йөрүдән шактый таушалган, кәгазе дә очсызлы, һәм ап-ак та түгел, әмма хикмәт анда мени...Рус телендә “Королек птица певчая” исеме астында дөнья күргән  бу әсәр, китаптагы билгеләргә, бүгенге хәләтенә караганда урыс  бистәдәшләр тарафыннан шулай ук яратып укылганлыгы бәхәскә урын калдырмый. Әниемнәр чорында  әлеге әсәргә каплану, төрекләр  хакында күбрәк беләсе килү, алар белән аралашуга сусау  тәэсир итүдәндәдер?  Берлин дивары җимерелгәч, Русия  - Төркия арасында ясалма рәвештә  барлыкка китерелгән упкын аша да күпер төткәзелде һәм  Октябрь түнтәрелеше өзгән багъланышлар кабат яңарды...( Кызыксынган укучыларга интернет ярдәмендә  Гүнтекин һәм Троцкий яшәгән йортлар белән  танышу  форсаты бар.)
            Яңа ел башындагы Раштуа яллары  ункөнлеге сәяхәтләр өчен ифрат та кулай. Гүзәлләрдән гүзәл Босфорны кабат күрәсе килү хисе  быел да “якадан алды”, һәм хәләлемне култыкка кыстырып дигәндәй,   ияләнгән маршрут  буенча  магнит сыман үзенә тарткан тарафка  сәфәр чыктым .Тукайның, капчыкларына татар тотеме –бүре башы салган кәҗә белән сарык сыман, нужа куганганнан түгел әлбәттә, ә кунакка, бары тик бер атнага... Миңа калса бу әкият бик тә моңлы һәм аның нигезендә татар мөһәҗҗирлере фаҗигасе дә ята кебек...  Илдән салкынлыгы  кырык градуска якын  кыш озатып калса,   анда 19 градуслы “җәй” каршы  алды.                  
                                  
                                    ЧЕЛТӘР   АША   КАРАШ

               Бөкегә эләкмәс өчен каланың киң проспектларыннан тайпылгалап, кәкре-бөкре әле түбәнгә, әле югарыга омтылыштагы тар урам һәм тыкрыкларын да кичеп , кырык чакрым араны “ә” дигәнче каплап,  кунак табыны  көткән фатирга кайтып ирештек. Очкыч тәрәзәсеннән бер төрле, урамнарын иңләгәндә икенчеләй күренгән калага инде фатир тәрәзәсе аша  күз салдым һәм имәнеп киттем.  Үрле-таулы урынга урнашкан иксез-чиксез каланың кыгач-кыйгач киң урамнарын  җепкә тезелеп  яктырткан утлар, хәттә ташкын булып алтышар рәттә хәрәкәт итүче кәттә машиналарның фаралары, яктылыкны тәреләндереп ташыта  иде!  Кая карама   эреле - ваклы кушу билгеләре! Әйтерсең бу  таулары да чукындыруларга мәхкүм Кырым...  Кырымда,  һәр күренекле калку урында , үрдә, кыяларга, хәтта юл читләренә хәрәкәтнең хәвефсезлеген тәэмин итүче билгеләр белән рәттән дә  тәреләр куелуга шаккатканым булды.. Ә бит биредә мөселманнар хуҗа... Мәгълүм ки,   Византияне тар-мар китерү төрекләрне Истанбуллы иткән ...  Әллә , минәйтәм,  православ Византиянең рухы әле дә исән булып, шундый чагылышта барлыгын тасдыйкълыймы  ?...   Уйлый торгач башка барып җитте, вак шакмаклы челтәр каулый  икән ләбаса яктылыкларны аркылы торкылылыкка . Урамга челтәр аша карау тудыра икән  хикмәтне. Челтәрләрне  кырыйга  тартуым булды, тәрәзәдә бер  тавык тәпие дә калмады...  Ихтимал, челтәр күзәнәге  алты кырлы булса яһүдләр багынган Давид йолдызын, биш кырлы икән, сәвитнекен күреп буладыр? ...Магнитофоннан төрек попсасы агыла...Җирлеге милли һәм профессиональ башкарылышта... Музыка һәр яктан мөкәммәл, башкаручылар виртуоз һәм уйнаган инструментларының да бер дигән булуына шөһбә юк.  Көен тиешле музыкаль белеме бар, бер колагына да аю басмаган  хакыйкый композитор иҗат иткәнлегенә  нәзәкатьле үрелеш-борылышлар һичбер шик калдырмый  , башкаручысының  тамагы һәм йөрәге дә юк түгеллеге,  кәттә уку йортында  тиешле сабаклар  алганлыгы тын алуыннан ук аңлашыла...  Ә бит попса дигән төшенчә җырларның тумыштан талантсыз эшләнмә булуын аңлатмый  , ул бары тик тыңларга  кабул итәргә очкалак-җиңеллекне  шәрехли дип беләм... Русларның да бу жанрда  аһ итеп тыңларлык әсәрләре әледән әле колакка чалынгалый...  Безнекеләрнең , ни хикмәт, тапкырлау таблицасы өлгесенә турыланып  такмакка куылганы да, ясалма  катлауландырылып, “бишенче тәгәмәч куеп”, кем әйтмешли “мудрить итеп” , тегеннән чирткән, моннан суккан умырыклар теркәүдән хасил ителгән корамаларны иҗат җимеше дип бәяләп булмый... “Йолдыз”ларыбызның, сабаларча әйтсәк, “тумыштан Хәсән булулары” тешкә тия, халкыбыз җанына яктылык илтергә мәтәләнгән “тәрәзәләре”  баштан ук “челтәрле” ләбаса.  Киенү һәм кыланышлар нинди бит,  әйтерсең  юл читләрендә клиент эстәүчеләрне , сәхнәдә дә эшләтәләр...  Яшьрәкләренең “иҗатын” күзәтеп утырырга була әле, әмма базар хатыннары рәвешлеләрнең кәнизәк вә “мамочка” киемендәге  кыланмышы, нинди генә дәрәҗәле исем йөртмәсеннәр,  көлке дә, кызганыч та..
                  Алга китеп әйтим, өйгә кайту белән беренче эшем, бистәбезнең төнге урамнарына тәрәзәмә эленгән челтәр аша күз салу булды. Баксаң бездә дә шул ук хәл икән ич.  Әллә соң  барча рухи чыганакларга да шундый челтәрләр  капланганга күрә , монысына , бер генә кат та булгач, игътибар  ителмәгән микән?... Кат-кат, кат-кат бит,  һәм арада ниләрдән генә үрелгәннәре юк ... Әйтик елга бер уза торган милли сабантуебызда чучка итеннән шашлык кыздыру чыгарган төтен һәм истән дә тукыла   андый челтәрләрнең  бер катламы..
                                                      
                                                        МАНТЫЙК     

             Истанбулдагы оныгым йөргән балалар бакчасы күңелемә хуш килде. Нарасыйлар бирегә килергә ашкынып торалар  һәм ни хикмәт , берсе дә әти-әнисеннән аерылганда акырып елап җибәрми. Һәр сабыйны үз тәрбиячесе  каршы алып,  кочып-сөеп алып кереп китә. Ике яшьлек оныгым Әмирханнның тәрбиячесе  , мин татарчага өйрәнеп бетәм бугай инде диде. Бер көнне  шул бәләкәч белән ишегаллары аша өйләренә кайтып барабыз. Малай ара-тирә  “пиҗу” дип куйгалый. Монда килеп чыккан берәр ватандаш сүгенергә өйрәткән ахры моны дип уйларга  өлгемим,  ул “Хонда” дип кычкырып җибәрә.
-                     Әллә улым “Пежо” дисеңме соң син? –дим мин ниһаять аның машиналар маркасын аеруына төшенеп.
-          Әйе бабай, Пеҗо, -ди бәләкәч , алдына карап тыныч кына атлаган көйгә.
Әтисенең машиналарга хирыслыгы, кайсының нинди үзенчәлеккә ия булуы хакында сәгатьләр буе авыз суларын кортытып сөйли алуы улында , шул яшендә чагылыш тапкан икән, хикмәти хода...
         Кичке ашны ашаганда барлык тәмләткечләр, тоз, борыч, тагын башкасы табындашларга  тик Әмирхан кулы аша үтеп эләгә. Әйтик,
      -  Улым,  борычны бир әле, -дим.
Һәм борыч савытын ул  минем тарафка тәгрәтә. Әмма  ашыма борыч сипкәч , савытны янәшәмдә утыручыга бирергә хакым юк, чөнки малай шыңшый башлаячак. Борыч бары тик кире кайтарылгач  , аның кулыннан яңа адресатка юлланыла.
        Бер кунагыбыз ,
-  Бу   бит  Мәскәүчә эш   йөртә. Мәскәү дә  регионнарның  үзара мөстәкыйль алыш-бирешенә юл куймый , ягъни, ике яшьлек сабый  логикасыннан китә алмый , -дип елмая...
                                                  
                                                       АШКЫН   ӘЗИ

               Бу килүемдә дә гүзәл Босфорны пароходта гизүне көн тәртибемә керттем. Солтанәхмәт, Сөләймания мәчетләренә керәсем, янә килеп Румелия маягына бару, андагы , диңгездән һөҗүмне кире кагу максатында корылган Византия чорыннан калган борыңгы таш корылмаларын күрү теләгем  дә бар иде.  Соңарып булса да танышу бәхетенә ирешкән роман авторы, аның геройлары яшәгән утрауны күрү турында да хыялландым. Янә килеп, Босфор ярындагы  Төркия империя булган чорда  булдырылган Мисыр вилаяте губернаторының иркен бакчалы  сараена урнашкан ресторанда сыйлану турында да уй юк түгел иде... Төбәк губернаторы резиденциясе  шәһәрнең муниципалитет милке икән, һәм биредәге ресторанда сыйлану “швед өстәле” ысулында булып, хәмернең бер төре дә тәкъдим ителмәве белән үзенчәлекле. Шәхси милек булса хәл үзгәчә булыр иде дә,  әмма муниципалитет  биләмәне дә, биналарны да бер хакка да  сатмый , һәм ансат  акча эшләүгә кызыкмыйча, солтан үзе сыйланган сарайга  кунакка килүчеләрнең акылларын хәмер парлары челтәре илә биләвенә юл куймый имеш.
            Быел Истанбул  Европаның мәдәни башкаласы дип тәгаенләнгән һәм тарихи биналарны төзекләндерү өчен Евросоюз тарафыннан акча да бүленгән икән. Иң мәһабәт һәм зиннәтле мәчетләр  төзекләндерү максатында кат-кат баскыч-басмалар  уралышында калган... Мәңгелек кала затлыланганнан затлылана бара... Бер караганда, иске йортларны төбе тамырынача ишеп, урынына тагын да шәп яңаларны калкыту күпкә отышлы кебек. Һәрхәлдә ватаныбызда шушы логика өстенлек итә кебек, ә биредә үтә зур саклык белән, бәясеннән тормыйча  барча борыңгы корылмаларны да җебен җепкә китереп реставрациялиләр...Танышларым әйтүенчә адаларда һәм Босфордагы йорт – виллаларның бәһәсе  биш  миллионнан алып ун миллион доллар арасында тирбәлә. Шуңа күрә андыйга ирешә алучылар күчемсез милекләрен өфләп, зиннәтле хәлдә тотулары бик тә табигый. Әмма Босфорга карап,  терәлеп торган  борыңгы затлы бер йортның хәрабә хәленә төшеп , янәшә тирәне шөкәтсезләп торуы аптырашта калдырды. Баксаң ул бина, һәм бина урнашкан биләмә, аяныч ки, ватаныбыз Русия милке булып чыкты....
            Төркиядә  яһүдләрнең “ашкенази” дип атала торган кавеме яши икән. Аларны бирегә, Испания шартларында үз асылларын сакларга омтылганнары өчен еретиклар дип гаепләнеп,  инквизиция учакларында яндырып  һаләк итүләр котырган чорда  төрек солтаны сыендырган .
“ Ашкенази “ яһүдләр  испан телләрен саклаганнар һәм Төркиянең  ихлас ватанпәрвәрләре да  икән... Ашкенази  татарчага ошаган . Ашкын әзи сымаграк яңгырый. Әзи дигәннән, Истанбулда, җирле татарлар оешмасының башчысы , нәсел очы Башкортстан җиренә ялганган Гөлтан ханымның ике катлы бакчалы йортында кунакка баргач,  мәҗлескә, ханымның  шушы эштәге элгәре , 150 килограм авырлыктагы аланаем мәһабәт гәүдәле Атиллә әфәнде килеп керде һәм  елмаеп-балкып үзенең мишәр кавеменнән,  булуын белдерде. Әмма әлеге ашкын әзинең  дә , башка табындаш кардәшләребезнең дә телләре төрекнекенә куылган ,  җиңел генә аңышырмын, төрекчә әйтсәк “кунышырмын” димә... Шәхсән үзем гомумән  әңгәмәбезнең асылына төшенмәдем, алай да, акыллы кыяфәт чыгарып баш каккалап утырган булдым инде.
           Гөлтан ханымның гармуннары һәм рояле булу ярап куйды, табында сыйланып утыра торгач сүздән җырга күчелде һәм татарның сихри  моңына мең рәхмәт,   күңелләребезне  уртак  дулкынга  турылады... 

Комментариев нет:

Отправить комментарий