Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

КЕМГӘ ТӘҮБӘ ИТӘСЕ?


                                    
                Ни хикмәт, Татарстанда “ташка басылган”, ягъни дөнья күргән язма, әсәр, мәкалә яки китап өчен җавапка тартуны сорап хокук органнарына мөрәҗәгать итүләр, шул эшкә кодалаулар  модага керә башлады . Кем белә, бу бәлки бәгъзеләрнең  “иске моданы” кайтару омтылышыдыр? ”Звезда Поволжья” газетасының 17 июнь һәм 30 июль саннарында  Овчинников фамилияле тарих фәннәре кандидатының, Нурулла Гариф атлы язучыны балалар өчен язган тарих китабы өчен гаепләп Татарстан прокурорына юллаган хатлары урын алган. Беренче хатка  җөмһүрият баш прокурорының җавабы басылган һәм аның Н.Гариф китабында гаеп тапмавы бәян ителгән иде, әмма Овчинников әфәндегә баш прокурор белән хат язышу ошап киткән булса кирәк. Тора бара бу әфәнденең  Русия прокуратурасы җитәкчесенә язган хаты да дөнья күрде, һәм, ирексездән, “җылыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный” дигән мәкаль хәтердә яңарды... Хәер,   академиклар А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков авторлыгында чыгарылган 6 нчы сыйныф өчен “История Отечества” дәреслегендә татар халкын кеше ашаучылар дип бәянлауны кануный дип тапкан Русия Фемидасы, Нурулла Гарифның  , рус тарихчылары хезмәтләренә таянып язган китабын гаепләсә дә аптырамабыз... Ягъни, тарих фәннәре кандидатының  шикаятьләренә тора-бара рәсми хут бирелсә,  элегрәк рус авторлары тарафыннан чыккан татар-рус тарихына багълы, халкыбызның шөкәтсез образын калыплаган, кара нәфрәт саркыган китапларны үзенеке янәшәсенә куеп акланасы булыр микән инде Нурулла Гарифка?... Газета редакторы Рәшит Әхмәтов әлеге хатны ачыктан-ачык әләк (донос) дип шәрехләде. Шул ук газетаның әлеге шәрехләү урын алган 17 нче июнь санында икенче бер авторның Зөлфия Кадыйрны “Матрица” дигән мәкаләсе өчен җавапка тартуны сорап янә шул ук адресатка шикаять язуы хәбәр ителә һәм шикаятьне эченә алган мәкаләсе дә тәкъдим ителә. Әлеге гражданин Зөлфия Кадыйр тарафыннан, аракы эчү һәм чучка ите ашауның кеше организмына тәэсире турында мәкаләдә үткәрелгән фикерен, кулланучы буларак шәхсән үзен, мондый продуктларны ризыкъ итүче бик күп халыкларны, шул исәптән кытайларны, янә килеп дуңгызчылыкка җәлеп ителгән, гел татарлардан гына торган хезмәт коллективларын мәсхәрәли дип белдерә... Бик ихтимал, автор асылда гел татарлардан торган коллективларның дуңгызчылыкта казгануыннан үзенчәлекле итеп көләсе генә килгәндер? Шул максаттан чыгып кына рәнҗетелүче бишмәте бөркәнгәндер?Зөлфия Кадир мәкаләсендә яңгыраган фикерләр  академиклар Жданов һәм Углов , башка үзебезнең һәм чит ил  галимнәре хезмәтләренә нигезләнүенә ,  Кытай Халык Республикасы һәм татарлар эшләгән дуңгызчылык предприятиеләре мәкалә уңаеннан ризасызсык белдерелмәвенә дә карамастан  хокук органнары шушы җимгә чирткән очракта, авторга , мантыйк буенча, ”мөселман халкы булган татарларны  дуңгызчылык тармагында эшләтүгә мәхкүм итеп, аларның рухын  мәсхәрәләү-рәнҗетү-имгәтү сәясәте үткәрелә”, дип, шулай ук бәгъзеләр өстеннән судларга мөрәҗәгать итү  , халыкара оешмалардан ярдәм эстәүдән гайре юл калдырылмый булып аңлашыла...Әйтерең бармы, бәгъзеләр  конфликтны ифрат оста, соңыннан очы табылмаслык итеп оештыра сымак.. Тик матавыкның нәни генә бер кыенлыгы шунда, бүгенге милләттәш җитәкчеләребезнең байтагы, өресе , әгәр шулай дип әйтергә яраса элитасы, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы вузы тәмамлап  җөмһүриятебездә дуңгызчылыкны чәчәк атырудагы теге яки бу дәрәҗәдәге уңышлары нәтиҗәсендә  югары үрләгән шәхесләр  (хәтта авыл хуҗалыклары механиклары да шул исемлектә, чөнки чучка фермаларын җиһазлауны алар хәл кылды ) һәм аларга, зиннәтле кабинетлары түренә , баш очларына гел алмашынып торган дәү җитәкчеләрнекен түгел, ә “ОРТ”да барган “Тыныч йокы, нәниләр”атлы популяр тапшыруның иң сөйкемле  персонажы портретын элсәләр дә ул гамәл мантыйк киртәсеннән чыкмастыр дип фаразлыйм... Дуңгызчылыкны татар авылларына кертүнең тарихын әле язасы бар. Ачлыкларда рухы имгәнгән, колхозлашуларда яньчелгән, ГУЛАГ тегермәнендә тарттырылган ,сугышта туналган һәм максатчан аракы белән дуслаштырылудан рухы җимерелә төшкән  халкыбыз әлбәттә актив каршылык күрсәтә алмады... Кечкенә чактан хәтергә кереп калган, безнең “Искра” колхозында мәсәлән, дуңгыз фермасын , колхоз үзәге булган, мин үскән Юлбат авылында нигезләмәкче булдылар. Дуңгызчылыкта эшләүгә беркемне дә күндерә алмагач, аны борыңгы заманда атаклы көмешчеләре белән тарихка кергән  Тенеки авылына тактылар. Сабадан анда  райком вәкиле килеп йөри һәм вак калибрлы мылтыктан дуңгызлар арасында чабышкан күселәрне ата икән дип сөйлиләр иде...
            Хокук органнарына хатлар язып  , болганчык суда  балык тотудан (тоттырудан?)кем отадыр, белмим, әмма ыгы-зыгы хут ала... Кемдер әйтер, хәзер демократия заманасы, эшне суд аша йөртү  модада, дияр. Моңа җавабым : элек  тә бездә иң шәп демократия санала иде, хәзергесе дә зарланырлык түгел... Ә бит прокуратурага “эш бирү” белән мәшгуль үткен агайлардан Дума каралышына “дуңгызчылык турында тискәре фикер әйтү  Русия бөтенлегенә яный” дигән канун проекты юллауларын да көтәргә була. Шул сәбәпкә нигезләп, латин әлифбасын тыю барып чыкты ләбаса?  Тик мине болар түгел, ә мөхтәрәм мөхәррир ( Казан утлары, Татарстан журналларын җитәкләде)  танылган язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль ага Мостафинның  шундыйрак сукмакка авышуы тетрәндерә. Ул, “Ватаным Татарстан” гәҗитенең 24 нче июль санында “Яла” атлы язмасында Муса Җәлил турында пьеса язып, Мирас журналында бастырган авторларны, академик Әхмәт Сәхапов һәм драматург Эсфир Яһүдиннарны судка бирү зарурлыгын кайгырта...  Алданрак,  “Гайбәт өстенә гайбәт, ул кемгә кирәк?”  (“Т.Я”, 16 июнь, 2009 ел, 72 нче сан) атлы мәкаләсендә “Язылмаган роман” атлы китап авторы Фәния Хуҗахмәтне дә тәнкыйтьләү белән генә чикләнмичә, җинаять җаваплылыгына тарту мөмкинлеге хакында искәртеп, автор тарафыннан “рәнҗетелүчеләрнең” туганнарына шул эшкә  хәер-фатихасын биргән иде... Югыйсә,  агабыз,сталинчыл режимның , хокук органннарына гавәм яудырган шикаятьләр тукылышыннан үсә-үсә  миллионнар өчен кояшны капларлык хәлгә ирешүен  күпләрдән әйбәтрәк беләдер...
            Муса Җәлил темасы Рафаэль Мостафин тарафыннан хосусыйлаштырылмаган булса, ул темада үзен сынарга һәркем ирекле. Хәтерлим, Сабада яшәүче пенсионер укытучы Тәлгать Фатихов, Солтангаливне уңны-сулны онытып  күккә чөюләр артыкка киткәч, “Солтангалиев  милләт кахарманы түгел,  ә хыянәтчесе” дигән мәкаләсен Айдар Хәлим мөхәррирлек иткән“Аргамак”  журналында  бастырып чыгарды. Аннары аны “Татарстан яшьләре” дә күчереп басты дип истә калган. Ә Ринат Мөхәммәдиевкә  әлеге шәхескә багышланган “Сират күпере” романы өчен Төркия хәкүмәте бүләк тапшыргач, Тәлгать Фатихов шул ук “Аргамак” журналында Төркия премьер министры Тансу Чиллергә ачык хат белән чыкты. Хатта,  “төрекләр, азат  халык буларак үз хыянәтчеләре коммунист Мостафа Сөбхины җәзалау югарылыгына күтәрелә алды, ә татар халкы, коллыкта булуы сәбәпле үз хыянәтчеләренең исемнәрен мәйданнарга бирергә, аларга һәйкәлләр торгызырга мәхкүм”, “әгәр Татарстан, Мостафа Сөхбине мактап язган роман  өчен төрек язучысын бүләкләсә бу төрек халкын мыскыллау булыр иде, ә әлеге бүләкләү татарларны мәсхәрәләү булып аңлашыла” дигән юллар булуы истә калган. Тәлгать ага чыгышыннан соң, Мирсәет Солтангалиев турында язганда , әлеге теманы иңләп буйлаучы галим-голямәләребез  саграк эш итә, тоташ мактаудан тыйлыгып,  аңа карата булган кайбер тискәре мәгълүматларны да  яктыга чыгара башладылар. Шул ук Тәлгать ага , моннан дистә еллар элек,“ Муса Җәлил – социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы” сымаграк атлы мәкаләсен бәгъзе матбугат чараларына тәкъдим итеп караган иде.  Кайбер газеталарда авторны өметләндереп аның язмасын алып калгалаганнар. Әмма соңыннан, әлеге темага керүдән ни өчендер куркыпмы,  шыкаепмы, белмим, катгый төстә баш тартканнар. Мин танышкан ул мәкаләдә Муса Җәлилнең сугышкача язган әсәрләре анализлана һәм аларның социалистик реализм ысулындагы иҗат үрнәкләре булуы ассызыклана иде.  Рафаэль әфәнде үзе дә  герой-шагыйрь хакындагы эзләнүләрен шул ысул кысаларында бәянлады һәм һәр яклап, хәтта гаилә мәсьәләсендә дә Штирлицка тартым кахарман тудыруга иреште. Гәрчә шагыйрь адәм баласына хас кайбер хаталардан бигүк хали   булмаган булса да.
             Мөхтәрәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, Фәния ханым Хуҗахмәтне, яңа китабын дөньяга чыгарып тормышында юаныч тапкан мәлендә “ТЯ” битләренндә ялгыз “тәрбияләүне” зарур дип тапса, “Яла” атлы мәкаләсенә җитди кешеләрнең коллектив хаты үзенчәлекле терәү ролен үти.... Хәлбуки әлеге коллектив реплика
 әдәби тәнкыйть кысаларыннан чыкмаган. Редакция тарафыннан бирелгән шәрехләмәдә дә “гаеплеләрне” суд җаваплылыгына тартуны куәтләү юк.  ( Әмма ләкин ,тора бара Әхмәт Сәхаповны язучылар берленнән чыгару турында кабул ителгән карар гына аптырашта калдырды, һәм, ирексездән, КИСИ да узган шәриктәшләрем белән очрашуыбызда күмәкләшеп  башкарган җырыбызның “тихо, шифером шурша, крыша едет не спеша” дигән юлы искә төшеп куйды.
                Әхмәт Сәхапов һәм Эсфир Яһүдин язган әсәрне бәяләгәндә Рафаэль Мостафин профессиональ тәнкыйтьче булып кына каласы килми, ә башка статуска дәгъва итә. Бәлки моңа “Мирас” һәм “Татарстан” арасындагы конкуренция сәбәп тудырадыр?  Ә Фәния Хуҗахмәткә карата дәгъва уңаеннан  шуны гына әйтәсе килә, андый тыңгысыз шәхеснең дөньяда булуы гына да матбугат өлкәсендә бөтерелүче күп кенә эшем ияләренең тормышын җайсызлый, булдыксызлыгын ассызыклый, бушкуыклыгын фаш кыла. Ул аткан кайбер укларны, шактый гомерен мөхәррирлектә үткәргән шәхесебез  үз адресына  кабул иткән булуы да ихтимал. Миңа калса , дәүләт җименә капланып, “татарлар татарча газета –журналларга язылмый” дип милләт гаепләп,  административ ресурс хисабына булдырылган барлы-юклы тиражны да  гел җилгәрү юнәлешендәге эшчәнлекне тәнкыйтьләргә Фәния ханымның әхлакый хокукы бар. Ул нүлдән башлап нигез салышкан саллы дини календарь бүген 100 мең тираж җыя  һәм чыккан һәр елгы саны, алдыручылар тарафыннан кадерләп саклана.  Дини календарьны , ансат табышка өметләнеп бүтәннәр дә чыгарып азапланды, әмма уңышка  ирешмәделәр, чөнки талантлары, тырышлыклары һәм фидакарьлекләре җитенкерәмәде. Үз күкрәк көче белән хәләл тапканына яшәүче , әле шуннан дәүләткә ясак түләүче Фәния ханымның хакимият тарафыннан бәллиләнеп, тираж төкәндерү режимында , ул түләгән налоглар хисабына да көч түкми рәхәт гомер кичерүче матбугат әһелләрен сөймәве гаҗәп түгел ; салып суктырырга кыҗраса  да бер сүз әйтеп булмый .
        Рус телендә дә, конкрет шәхесләрнең тетмәләрен тетүче китаплар әледән әле дөнья  күреп тора . Ягъни ,милләттәш авторларны мөгез чыгару җәһәтеннән фашлау урынсыз. Мисалга, патриотик газеталарда олугъ язучы һәм философ дип тәкъдир ителүче Ю.Д.Петуховның  шәп тышлыклы “Геноцид. Общество истребления. Русский холокост” китабын алыйк. (Мәскәү, “Мегагалактика нәшрияты, 2004 ел). Президент В.В.Путинны китап авторы әле “герр Капутин”, әле “Перепутин” дип “зурлый” , рус әдәбияты һәм мәдәнияты даирәсендәге җитәкче ханымнарга карата “б” хәрефенә башланып йомшаклык билгесенә тәмамлана торган цензурага сыешмаган сүзне, алдына “вы” кушымчасы өстәп куллана . Б.Н. Ельцинның фамилиясе алдына  ул  әле “Уху”, әле “Оху” дигән керешләр тегә, ә Горбачевны , хыялындагы төрмәдә төрлечә хәкарәтли.   Георгий Жуковны, башка хәрби җитәкчкеләрне адәм актыгына чыгарып бәянлаган китаплар да дөнья күрә тора.  Ә   авторларны беркем дә судка бирмәде, судка бирү белән өркетүче, шундый эшкә кодалаучы , ыскытучылар, өер белән хөкем итүчеләр   табылмады... Мондый “гражданлык инициативаларының”  Татарстанда яралуы бер дә  күңелле хәл  түгел һәм җөмһүриятебезгә дәрәҗә өстәми...
              Мәкаләдән күренгәнчә, Фәния ханым  “вазифалы” авторларның иҗатына   кырыс бәя бирә ,бигрәк тә “Сөембикә” журналы  мөхәррире урынбасары ,  журналларда  әдәби әсәрләре еш күренүче Марат Әмирхановка  карата кискенлек күрсәтә .  Ә проблема өстә ята, һаман да шул Тәлгать Нәҗми мәзәгендәге “бер-берсен бастырышу”га кайтып кала. Ягъни,  журналларда эшләүчеләрнең үзара теләктәшлеге сыйфатка суга, алар бер-беренең чүп-чарын уздыра әдәбият табыны түренә.   Диңгез суының тәмен белү өчен, бер тамчысы да  җитә диләр .
        “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю –сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады...   Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады...”
          Бу милиция сержантының   вокзал бомжлары  яшәешен бәянлаган рапортыннан өзек түгел. Яңа туымны кайгыртучы зоопарк хадименең  хайваннар пары тормышын күзәтүләре теркәлгән көндәлектән дә түгел бу юллар. Биредә сүз урам этләре арасындагы матавык хакында да бармый. Язучы Марат Әмирханов шушындый “югарылыкта” татарның затлы аксөякләре , шул чорның күренекле дәүләт эшлеклеләре булган, ислам динендәге   никахлы ир вә хатын мөнәсәбәтен  “Гәүһәршад” атлы әдәби тарихи әсәр кысаларында  бәян итә. Гафу үтенәм, бәлкем , белгеч булмавым сәбәпле аңлап  җиткермимдер, әмма Рафаэль Мостафин күккә чөеп мактаган авторның бу әсәрендә ул санаган сыйфатларның берсен дә табу мөмкин түгел... Чүп-чар бастырып журналларның тиражын туздыру уңаеннан нинди кануни чаралар күрү мөмкинлеге бар соң?  Чалбар балакларын сызганып судка йөгерергәме? Прокуратурага хат юлларгамы? Татарның фикер галәмен  киңәйтү юнәлешендә мактауга лаек хезмәт куйган ханым, шуның тараюына өлеш кертүчеләр һәм юл куючылар (максатчанмы, булдыксызлыктанмы, йомшак холык аркасындамы-барыбер)  алдында тезләнеп гафу үтенсенме?           
           Килешәм, аерым шәхесләрне  хәкарәтләргә ярамый. Ә  тарихи шәхесләребезнең рухын рәнҗетү  һәм шул нисбәттә  милләт рухына  тукыну белән нишләргә? Шул ук Рафаэль агабыз Мостафинның үзе эшләгән журналда халкыбызның хөрмәтле улы, татар әдәбиятының аксакалы  Нәкый ага Исәнбәтне хурлык баганасына  чылбырлавын ни дип аңлыйк? Аһ, аңа Муса Җәлил кадерле , чөнки гомер бакый шул тема май ягулы күмәч ашаткан, ә Нәкый агай белән нишләсәң дә ярыймы? Әйтик мин үзем  аксакалыбызны пычратучы ул китергән документны фальшивка дип фаразлыйм. Ул шаукымлы чорда , әлеге хатны ,артка чигенергә юл калдырмыйча әйтеп торып яздырган булулары да ихтимал. Узган ел мин яшәгән бистәдә кеше үтерү уңаеннан тикшерү эше барды. Җинаять кылуда шикләнеп тоткарланган, Казаннарга алып китеп кайтарылган  ике бистәдәшем,  гаепсезлекләре ачыкланып азат ителгәч, озак та тормый үлеп киттеләр. Әйе, алар гаепләрен танымаганнар. Әмма , ниндидер компромисска барып үзләре хак санамаган кайбер күрсәтмәләрне имзалаган булулары да ихтимал бит... Һәм  шундыйга тартым документларны күп еллар узгач, чокып чыгарып кемнедер фаш итү , “хакыйкать”нең борынына чиертүме ? Ниткән максады әкъса җилкендергән икән Рафаэль Мостафинны Нәкый аганы тора салып “зурлауга”? Ә бәлкем, ”Мирас” журналында Муса Җәлил турында аны ярсытырдай әсәр бастыру,  тәнкыйтьчебезне яңа фаш итүләреннән туктату, кисәтү  өчен  кирәк дип табылгандыр? Авторның Шәфи  Алмас исеменә чәпәгән кәһәрле  штампы да, гәрчә  СССР чорында хупланган рәсми фикергә бәрабәр булса да миңа калса аксиома санала алмый.   Ни генә димәсеннәр, Гитлер, ул Сталинның өйрәнчеге  генә, һәм бу ике котырган этнең кайсына тугры хезмәт итү дә мактаныч түгел.  Ә  Муса агаебыз, “фон Гитлер”дан игелек күрмәгән булса, бәлкем ”фон Сталин”ның кайбер ташламаларына ирешкәндер?...
           Сәнагатькә кагылышлы берләшмәләрдә югарыдан расланган план буенча кайсы предприятиене киңәйтү, кайсын элеккечә калдыру, кайсын кечерәйтү, ә кайсын ябу да каралырга мөмкин.  Гадәттә ябыласы оешмаларга , кирәк нәрсәне бугаздан буып ала торган  үткен җитәкчеләрне түгел, ә ни кушсаң шуңа риза, үгез үлсә ит, арба ватылса утын дип йөри торган буынсызларны куялар, калҗаеп-былҗып беткән пенсионерларны да үлгәнче тоталар. Ә алар исә  алыштыргысыз булулары аркасында кәнәфи билибез, дип саташа. Татарның әдәбиятен дә, мәдәниятен дә , журналистикасын да  үстерү, соңгы вакытта мәктәпләрдән милли компонентны алып атулар да моны күрсәтте, әллә ни күздә тотылмый кебек. Шуңа күрә, Фәния ханымның тәнкыйтен урынсыз ук димәс идем.  Ул – тәҗел. Ә тырышканда таулар күчереп була. Һәм безгә , бигрәк тә тәнкыйтькә тарган  әһелләр даирәсендә  аягурә йоклап йөрүләр бик  кыйммәткә төшә . Хәлбуки, авыл хуҗалыгын  алга җибәрү өчен дә дәүләт бер кайчан да әллә ни җан атмады. Ә кайбер  талантлы җитәкчеләр кысыңкы шартларда да зур уңышларга иреште. Җөмләдән, Мөслим районында тәмам  бетәшкән , ни юлы, ни суы юк бер урыс авылы нигезендә Шуганка совхозы оешкан иде. Әхмәтханов Сәлимхан атлы шәхес җитәкчелегендә әлеге авыл татарлашты, дәрьядай күлләре булган, асфальт түшәүле урамлы, фонтан аткан бакчалы мәдәният йортлы, спорт сарайлы, заманча мәктәпле булган шәһәрчек кыяфәтенә керде. Фермаларда азык өләшү дә автоматлаштырылган иде анда. СССР чорында шаккатарлык хәл, совхозның байтак эшчесе шул заманда җиңел машина сатып ала алды. Кешеләр шәхси хуҗалыкларда күпме булдыра ала шул санда мал асрады, ә терлек азыгын ихатага К-700 тракторы белән кертеп өләшеп йөрү җайга салынган иде...Үз таланты белән башка  хуҗалык һәм  район башлыкларын уңайсыз хәлгә куючы әлеге шәхесне ахыр чиктә районнан сөрделәр. Сәлимхан әфәнде юкка чыкмады, эре бизнесмен булып китте, Дума депутаты булып сайланды. Ныкъ тырышты , уңганлыгы аркасында тез астына сугулар һәм басымнарны  күп кичерде. Бик кызганыч, мөслимлеләр аерата хөрмәт иткән  Сәлимхан Миңнехан улы инде мәрхүм. Аның , Мөслимнән кауланып киткәндә   болай дигәне  хәтердә калган :
-                            Ардым , Рөстәм. Совхоз директоры эше бик җаваплы вазифа бит ул. Их эшлисе иде берәр җавапсызрак эштә!
-                            Мәсәлән нинди эштә?- дип кызыксындым мин.
-                            Һич югы райкомның беренче секретаре булып. Бер нәрсәгә дә җавап бирми бит алар, бүтәннәрне генә утка тыгалар...
          Сәлимхан әфәнде инде Сарманга күчкәч, Фәния ханымга дини календарь чыгаруны башлауда матди ярдәм күрсәткән иде дип хәтерлим. Ягъни , булдырам дип йөрүчегә игелекле, үзе сыман эшлекле, рухташ кешеләр очрап куючан. Шунысы да бәхәссез, чын эш кешеләре бушкуыкларны, хөрәсәннәрне сөйми, адымыннан ук таный , түр башында түш киереп , кәперәеп утырулары аларның җеннәрен чыгара, һәм кайнаррак холыклылары мондыйларны  аяп тормаска , катырак әйтеп ташларга да мөмкиннәр...Бу урында укучы көлемсерәп куярга мөмкин, чөнки әлеге бизнесмен спирт һәм хәмер җитештерү белән алдырды. Әмма аны бу нәрсә борчыды, җае чыккан саен, “кемгә , күпме игелекләр эшләсәм дә минем урыным тәмугъта”, дип уфтанды. Моны ул , кемгәдер бүләк тапшыргач, үзенә  рәхмәт әйтүләренә җавап йөзеннән Тинчурин театры сәхнәсеннән дә ычкындырды...Инде  күпне күргән, күпне кичергән ул шәхеснең бакыйлыкка күчкәненә дә шактый гомер узды, авыр туфрагы җиңел булсын. Ә анда күчәргә аңа  ярыйсы гына   “булыштылар”...
           Мәкаләләрдә гафу үтенергә кыстау да яңгырый... Беренче карашка самими булып тоелган гафу сорарга өндәмә асылда беркатлы кешеләрне төп башына утырту өчен иң үтемле һәм мәкерле ысул.  “Рәнҗетелүчеләр” алдында гафу сорау белән, гафу үтенүчеләрнең гаепле булулары раслана . Һәм шуннан соң , үзен рәнҗетелүче санаучылар судка мөрәҗәгать иткән очракта, аларны хөкемгә тартуның бер катлаулылыгы да калмый.  “Гаепне тану” булмаганда кайсы суд мондый перспективасыз эшләргә алыныр икән?..   Башкаларны гафу сорарга өндәгәнче, бәлкем аңа  Нәкый ага Исәнбәт турында тискәре мәгълүмат таратуы өчен башта үзенә гафу үтенү, үрнәк күрсәтү урынлы булыр?.
           Рафаэль ага Мостафинны  Муса Җәлил турындагы эзләнүләре  белән генә түгел,ә  “Кабан күле серләре” китабы аша да беләбез.  Теләсә кайсы милиция сержанты Кабан күленә байлык ташлау турындагы легенданың авторы кемлеген чамалап әйтәчәк дип уйлыйм. Әлбәттә , Казан казнасының , Сөембикә белән бергә озаткан 12 көймәдән калган калдык өлешен үзләштерүче баскынчылар  чыгарган аны... Димәк ул өлеш Мәскәүгә кайтып җитмәгән .Ягъни, “Кабан күле серләре” хезмәте , инануымча, шул чор карак –мородерлары версиясен ныгытуга хезмәт итә булып чыга...Җәлилне аклауда иң зур фидакарьлек күрсәтүче зат  - Гази Кашшаф иде  бугай. Ә Рафаэль Мостафин, бу темага, отышлылыгы тәгаенләнгәч кенә алына кебек...  Фәния Хуҗахмәткә каршы мәкаләгә дә агаебыз тора салып кына тотынмагандыр дип фараз кылам...  Тукай яшәгән йортны җимерү, киң мәйданда Сөембикә -ханбикәбез һәйкәлен бастырасы урында  метро казу машинасына исемен биреп “түбән төшерү” , Кол Шәриф мәчете хозурында тонна тонна сыра сатулы кече йомышка кысталдырулы һәм бушандырулы бәйрәмнәр оештыру, танылган шәхесләребез турында  фаш итүле мәкаләләр бастыру – миңа калса , болар һәммәсе дә  уртак  чылбыр буыннары... Инде бу, татар һәм рус яугирләренең каны түгелгән урында, Церетелига заказ биреп,   озын сакалы тырпайган Борис Гребенщиков белән , ике тешен күрсәтеп елмаючы Макаревичка , гитараларын астырып, Минин һәм Пожарский рәвешендә һәйкәл генә торгызасы калды...
           Язманы Шамил Анак  шигырендәге (аныкы дип истә калган, ялгышсам автордан гафу үтенәм) сүзләр белән тәмамлыйсы килә : “  Үз фикерең өчен көрәш ,якла ;  ләкин аны бүтәннәргә бөти итеп такма!”

Комментариев нет:

Отправить комментарий