Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

КӘҖӘ КЕРТҮ


                            
                                                                              ...Сафлык бит ул намус өчен кирәк,
                                                                                Тормыш өчен кирәк, җыр өчен...
                                                                                                       Зиннур Насыйбуллин
             Марат Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестендә моңлы һәм матур җырлаучы  кыз  Казанга укырга килә һәм аңа кабул итү комиссиясендә утыручы атаклы артист , конкурстан  уздыру шарты итеп Фәлән Фәләнечкә сөяркә булырга тәкъдим ясый...  Әфәндегә саф кыз кирәк имеш.... Әсәрдә, шундыйга риза булучы   туташ укырга керә,  ә Гөлзилә -юк, диварга эленгән исемлектә аның исеме турында икеле билгесе балкый...  Ягъни  талантлы саф кызларга җырчылыкка, ә саф, чын, затлы, пакь моңга сәхнәгә юл ябык, моны “кәҗә тәкәләре” хәл итә булуы бәянлана әлеге  популяр автор повестендә . Күренекле татар язучысы Марсель Галиев , “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күргән, бөек җырчыбызга багълы  саллы мәкаләсендә  яһүд мәзәгеннән этенеп, бүгенге татар җырының  яман хәлен  бәянлады. (...Мәзәк мондый. Берәү гаиләсендәге даими гаугага, җитмәсә күршеләре белән тыныша алмау аркасындагы өзми-куймый дәвам итүче  җәнҗалларга аптыраганнан психиаторга мөрәҗәгать итә һәм шуның  киңәшенә колак салып, йортына кәҗә кертә. Инде моның тормышы тәмам мәхшәргә әверелә. Мәгълүм арадан соң, шул ук белгеч киңәшен тотып, кәҗәне өйдән кире чыгаргач, моның  дөньясы  яктырып куя.. ) Ягъни әлеге автор да, татар җырына “кәҗә кертелде” дигән уртак нәтиҗәгә килә, әмма аны кире чыгарып булыр дигән өметен җуймый шикелле.  Ләкин  , андый өметкә җирлек  калды микән соң? Әйтик, Филүс Каһиров кебек затлы җырчының тансык тавышын  көн дә ишетеп торсак та ару буласы , ә ул юк,байтактан экранда күренми , эфирда ишетелми .. Халык җырларын, чын композитор һәм чын шагыйрь тудырган әсәрләрне башкаручы бөекләребез Хәйдәр Бегичев, Таһир Якупов, Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов һәм башка асыл, чын җырчыларыбыз да бик сирәк  , әллә нигә бер генә экраннарда күзгә чалынып куялар. Андыйлар иҗаты халкыбызга   бик аз дозада гына җиткерелә. Радионы ачсаң да, телеэкраннарда да бер үк “йолдызбайлар” һәм “йолдызбикәләр” . Кемдер “Татар моңы” проектын искә төшерер... Әйе , проектны гамәлгә кую турында тапшырулар булды, әмма чын җырларга даими мәйдан пәйда булмады ләбаса..  Минем бер мәкаләмә җавап итеп, бәгъзе туташ, интернет аша “карыйсың килмәсә карама” дигән кыйммәтле киңәшен бирде. Әлбәттә ул хаклы. Һәм минем максатым  да андый “йолдызларны” сүндерү  түгел, ә чын сәнгатькә мәйдан, эфир вакыты эстәү...Ә хәл уңай якка һаман үзгәрми... “Кәҗә”гә регалияләр, исемнәр, бүләкләр, премияләр биреп, аны кергән мәдәният –сәнгать бакчасында мәңгегә төпләндерү, шул бакчада  яңа буын “кәҗәләр” үрчетеп, “кәҗә фермалары” булдырып,моңны тәмам җилгәрү аша милләтебезне бөтенләйгә, дөм кәҗә калдыру мәсьәләсе  хәл ителә кебек...Югыйсә, яшьләр арасында талантлар күренгәләп куя.  Тик, “кәҗәләр” мөгезләрен эшкә җигәме, андыйлар атылган йолдыздай, тиз югала... Хәер җыр ул соңгы чик,  дин өлкәсендә , журналистика , әдәбият , театрлар , закон чыгару органнарында ,  хакимиятне әйткән дә юк , ягъни һәр эргәдә   “сакал ияләре”нең  әллә кайчаннан бирле утлаулары күз алдыбызда.. Мондый гомумиләштерәләрдә бәлкем арттырып җибәрү дә бардыр, әмма шунысы бәхәссез, әйтик кем дә булса , урындагы кәҗә тәкәсеннән зарланып югарыга шикаять юлласа , әлеге хат , мәсъәләне урында хәл итү сылтавы белән шул кәҗә тәкәсе өстәленә кайтып төшә, чөнки югарыдагы кәҗә тәкәләре урындагыларга кардәш һәм  теләктәш...Сакалдаш, коерыкташ, мөгездәш...
           Милләт рухын җилгәрү өчен кулланышка кертелгән системаларны бүтән образлар ярдәмендә дә тасвирлау, аңлау һәм аңлату мөмкин анысы ...   Әйтик  “милләт бакчасына” “колорадо корты” җибәрү дип ... Колорадо корты да , “йолдызлар” сыман матур бит, алтынсу күлмәктән, җитмәсә канатлы һәм оча...
               М.Горький исемендәге элеккеге парк каршында үсеп чыккан мәһабәт бинаның исеме “Корстон”. Нәрсә дигән сүз бу? “Стон” дигән өлешне  татар “ил”, ә урыс “ыңгырашу” дип аңласынмы?  Ә “Кор” иҗеге нәмәкәй дигәнне белдерә ?  Төзелеш белән бәйле “кору” сүзеннәнме бу, әллә бүтән, кибү белән бәйле  мәгънә йөгеме анда?  Хак булса, яңарак кына шунда Русия сәясмәне Ирина Хакамада “мастер –класс” күрсәтеп киткән,  замана хатын-кызы нинди булырга кирәклеге хакында сабак биргән, вәгазь укыган. Ә шуны тыңларга хәтсез суммага билетлар алып, җөмһүриятебез байбикәләре җыелган имеш. Ошбу хакта  , “ул көн “Корстон” йөзләрчә текә машиналар  чолганышында калды”,- дип соклану белдереп язып чыкты мәшһүр журналистлар.  Башкалада узган әлеге кичәне дә,  Кремль , Кол Шәриф мәчете хозурында  үткән сыра сәүдәсе белән үрелешле, музыкаль чараларны да “кәҗә кертү”гә юрарга   мөмкин...  
         Һәр һөнәр кешесе мәгълүм срок узган саен аттестация уза. Имтиханда сынатсаң, эшеңнән чыгарулары да мөмкин. Бигрәк тә кризиз шартларында .Артык бөгелмәүче кадрлар белән  хушлашу өчен  администрациягә бер дигән мөмкинлек тә бирә әлеге матавык. Быел, үзем биргән җаваптагы  иң гади бер  җөмләне әйтеп узмакчымын. “Лицензия –   лицензия кагыйдәләрен төгәл үтәү шарты белән,  лицензияләнгән эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен  лицензияга дәгъва кылучы яки лицензиантка,   юридик затка яки аерым эшмәкәргә хокук бирүче, аның кануный мәнъфәгатьләре сагында торучы документ...”  Ә билетта биш өлкәдән биш төрле сорау...  Мондый иләк аша  эшчеләр дә елга бер тапкыр уза. Әгәр алар өчен сораулар гадирәктер дип уйласаң, ныкъ ялгышасың хөрмәтле укучым. Күптән түгел, оешмабызда эшләүче, үз профессиясенең остасы булган бер сантехникка  инфаркт булды. Күрәсең, имтиханны кичә алмамын дип артык ныкъ борчылган. Моннан  ун ел чамасы элек каравылчы булып эшләүче авылдашым Рәшит абый да шундый имтихан алдыннан ярдәм сорап миңа килде һәм:
-          Эңкәш, пропускысыз беркемне дә кертергә ярамаганын беләм , бер бер хәл булса, әйтик янгын чыкса җитәкчемә, аннары диспетчерга әйтәсе, кайларга шалтыратасы  да истә. Ә ул урычча имтихан су буе озынлыгындагы җөмләләрдән гыйбәрәт сораулары һәм җавапларын укыгач коелам да төшәм, берсе-бер башта тормый, динаһар ярдәм кулыңны суз, синең имтиханчыларга сүзең үтә , пенсиягә ярты ел калып бала, интектермәсеннәр, инде болай да ике ай була, ашаганым аш, йоклаганым йокы түгел! -диде
          Аллага шөкер , имтихан алучы юньле егетләр , сүземне аяк астына салмадылар, Рәшит абый пенсиясенә исән-имин чыга алды. “Аптыратыйммы, тинтерәтимме “ дулкындагы алда телгә алган рухтагы текстларны (   ә алар Дума депутатлары фәһеме югарылыгында  төзелгән) рус телендә сөйләргә кирәк! Урыска да авыр, аңлавымча максус катлауландырылган текстларны  татар кешесе өчен күңеленә сеңдерү һәм шуны аңлап, эзлекле рәвештә сөйләп бирү  уен-муен түгел.  Даими рәвештә шушындый сынаулар кичкән ата –ананың үз баласын рус мәктәбенә этә-төртә озатуын, үзе дә шундый иләктән иләнеп зык чигүчегә  аңлау кыен түгел...  Әгәр имтиханнар немец телендә узса күпкә җиңел булыр иде , чөнки  ул очракта кануннар математик формула кебек гади һәм төгәл яңгырар иде. Ә бай рус телендә бер үк нәрсәне төрле урында төрлечә төрләндерәсе...   Кайбер кануннарның үтә дә катлаулы   булуында, аларны тудыруда  өлге итеп башка дәүләтләрнең кануннары алунуы сәбәп булу ихтималы да юк түгел. Бәлкем алар  тәрҗемә кәлҗемәсе булганга артык бормалы-сырмалы, бусагалыдыр. Аннары , Ауропа белән интеграция шартларында халыкара кануннар белән Русия кануннары, ике  төрле укылышка хут калдырмаслык дәрәҗәдә тәңгәл булырга тиеш... Янә бер сорау  җанны тырмаштыра : бу аттестация дигәннәре , профессиональ әзерлекне кайгырту сылтавы белән , куенда кәҗә тоягы уйнату  матавыгы гына түгел микән?
               Әвәле , хатын-кызга карата “чәче озын, акылы кыска” , дигән мәкаль хутта йөргән.  Бүген бәлкем акыл озынайгандыр да, әмма чәч  кыска, итәк тә кәҗә коерыгыннан зуррак ышык һәм күләгә хасил итми . Бәгъзе ир-атларның  үзләрен  тәмам кәҗә тәкәсе  сыман  тотуларын,  шундый  гүзәл җенес вәкилләре коткысына бәйләп тә аңларга буладыр  ... Бу җәһәттән, телгә иң күп менүчеләр –җитәкче ир-ат халкы.   Әмма һәр катламның үз “кәҗә тәкәләре” бар әлбәттә.  Әйтик ришвәт алучы, вуз укытучымы ул , ГИБДД хезмәткәреме, бүтән чинауникмы,  без аны күңелебездән, русчалап, “козел” дип “зурлыйбыз”. Ришвәтне алса –көлемсерәп, ә алмаса –ачу белән!  Машина йөртүчеләр дә бер-берен шул сүз белән сыйлаштыра...Кыскасы, адым саен әлеге “титул”белән  һәр тарафтан  һәм һәркемгә шундый “бүләкләнү” яный. Сорау туа : урыслашу-маңкортлашу белән параллель курста “кәҗәләшү” процессы да хутка җибәрелмәде микән?
               2009 нчы елның 28 сентябрендә кичке алты белән җиде арасында  365” атлы телеканалда Владимир Тарасовның большевизм теоретигы Н.В.Бухаринга багышланган  документаль фильмы күрсәтелде. Фильмда, большевизм җинаятьләренең зарурилыгына теоретик базаны Н.В.Бухарин әзерләгәнлеге тәкърарлана ...  Аның “капиталистик чордагы кеше материалыннан яңа җәмгыять кешесе барлыкка китерү”  турындагы тезисы халыкларга карата  үткәрелгән террор, талау һәм ачка үтерү кебек гамәлләрне аклауга хезмәт итә...  Шушы тапшыруда  НЭП турында да өр яңа фикер әйтелде. НЭП ны нигезләгәндә дөнья пролетариаты башлыгы В.И.Ленин , шушы юл белән Европа буржузиясен  телсез-чукракларга әйләндерү  хәл ителә дип язган имеш. Байлык эстәүгә күзе тонган Ауропа буржуазиясе , НЭПка алданып, Русия базары өчен ярыш башлап, кредитларын кызганмаячак һәм үз кредитлары хисабына  үзләрен юк итәчәк армия булдырачак дип язган була пролетариат  юлбашчысы, диелә әлеге фильмда һәм ул план Сталин кулына  төшә... Сталиннан гайре большевизм җитәкчеләре, һәм әлбәттә Н.В.Бухарин да НЭП ны “җитди һәм озакка” дип хаталана, чөнки алар Ленинның бу хактагы фикереннән хәбәрсез булалар... Әлеге версия Виктор Суворовның “Бозваткыч”  дигән китабында “сугышны СССР башлады” дигән раславына да җирлек тудыра...  Янә килеп фильм авторлары большевикларны хакимияткә китерүдә , ягъни Русиягә “кәҗә кертүдә” Германиянең роле ниндилеге хакында да , шулчактагы немец илчесе Мирбах хатына һәм шул хатка җавапка таянып , кайбер  тарихи фактларга ачыклык кертәләр. Бу җәһәттән,  күбрәк биләмәсе Антанта дәүләтләре тарафыннан оккупацияләнгән Германиянең союздашы  Төркиягә, Идел буе халыклары ачтан кырылган дәвердә Русиянең саллы һәм хәлиткеч ярдәме дә аңлашыла төшә. Әлеге тапшыруда Бухарин архивының АКШ та саклануы һәм шушы көнгәчә  “иң демократик илнең” аларны ачмавын әйтеп, үз үзен  юк итүгә көйләнгән Системаның Русиягә  ятлар тарафыннан тагылуына, АКШ проекты булуына да ишәрә ясалды .
        Әлбәттә мондый ишарәләр рус патриотларының йөрәгенә сары май булып ягылырга мөмкин. Әмма гаепне әле татарга, әле яһүдкә, әле Ауропага, әле АКШ ка аударуга махсуслашкан  политологлар артыграк тырышалар шикелле.  Ә менә рус халкының ихлас патриоты, талант иясе В. Астафьев бар гөнаһны башкаларга аударуны кабул итми һәм “ ә сез  ул чакта кайда идегез”, “ә без ул чакта кайда идек” кебек уңайсыз сораулары белән “куас патриотларының” кызган “кызыл” һәм “көрән” чырайларына  бозлы су сибеп керендерә... 
              Бер караганда классик рус әдәбияты да даими рәвештә  “кәҗә” мәсьәләсен” күтәрүе белән бөеклеккә ирешкән сыман... Совет әдәбияты осталары да әлеге проблеманы читләтеп узмады кебек. Астафьевның “Прокляты и убиты” бәяны исә “хәрби кәҗәләрне” элеп алып селкеп сала.... Солженицын китаплары да, үзебезнең Вил Мирзаяновның “Вызов” дигән шаккаткыч китабындагы мемуарлары да беренче чиратта вазифаи “кәҗә тәкәләре” хакында...Алайга китсә, барча сатира, юмор да шушы мәсьәләгә төртелә... Хәрби аналитиклар, политологлар әзерләүче югары уку йортлары да  тактика, стратегия дигән исем астында “кәҗә кертү” алымнарын өйрәтәләр ләбаса. Ә кризис дигәннәре , “кәҗә тәкәләре” тарафыннан  иң беренче чиратта эчке һәм тышкы  “телсез-чукракларны” чираттагы төп башына утыртуы түгелмени?... Антикоммунистлар Русия бакчасына кәҗә кертүне 1917 нче ел белән бәйли. Рус милләтпәрвәрләренең бәгъзеләре моны Романовлар династиясен хакимияткә китерү дип аңлый..  Татар милләтпәрвәрләребез татар бакчасына кәҗә кертүне иртәрәк  башланган дип исәпли ,  Шаһгалигә ишарали,  Идегәйне, Аксак Тимерне искә төшерүчеләр юк түгел. Казан ханлыгы җимерелгәч, татарларга тимер белән эш итү тыелып, авыл саен урыс тимерчесе юллау, шулай ук  кәҗә кертүнең классик мисалы булып тора...  Аңа , тегене-моны тыңлап, күз-колак булу, хәбәр биреп тору вазифасы да йөкләнгәндер, әлбәттә..Дөнья тарихына күз салсак, Рим чиркәве төрле- илләргә  башта миссионер монахларын юллаган, ә  алардан соң колонизаторлар рәхим иткән.  Николло  Макивеллиның атаклы “Галиҗанәп” китабы да шушы теманы ача һәм хаким затларның төп эше – “кәҗә кертү” , “кәҗә калдыру” булуын тарихи мисалларга таянып исбатлый. 1917 елгы түнтәрелеш аерым илне генә, ә соңгы елларда телләрдән төшмәгән глоболизм дигәннәре Җирне тулаем Кәҗәстанга әверелдерүне күздә тота  бугай... Ә моның чарасы бер ил тәҗрибәсендә кат-кат аныкланган –ул да булса хакимияткә әтрәгәмнәрне меңгерү..

Комментариев нет:

Отправить комментарий